Логотип Казан Утлары
Очерк

ИКЕ ЗАМАН —ИКЕ ТОРМЫШ 3. БИКҮЛЕ АВЫЛЫНДА

1 Нигә ул Бикүле дип аталган? Бу исем безне шактый кызыксындырды. Аның нигә шулай аталуын белүчеләр юкмы икән дип, картлардан сораштыргаладык. Ләкин безне канәгатьләндерерлек җавап бирүчеләр булмады. Кайберәүләр болай диделәр: имеш, кайчандыр, моннан берничә йөз ел элек, Кәкре-Атау авылында Биби исемле бер карчык булган. Ул, ни өчендер үз авылында торырга теләмичә, хәзер Бикүле авылы уртасында калган күл буена килеп утырган, шунда йорт корып җибәргән. Биби карчыкның ялгыз йорты янына берәм-сәрәм башкалар да килеп утыра башлаганнар. Аларныбу урынның матурлыгы, күлнең сафлыгы, зурлыгы, балыгының күплеге, аннан да бигрәк, җирнең кара туфраклылыгы, очсызкырыйсыз иркенлеге тарткан. Шулай итеп, бу тирәгә Кәкре-Атау авылыннан шактый кеше күчкән. Биби карчык килеп утырган урын озакламыйча авыл булып әверелгән. Имеш, аны Биби карчыкның исеме белән бәйләп, «Биби күле» дип атап йөртә башлаганнар. Аннары тора-бара, буыннан-буын- га күчә-күчә, бу исем кыскарган, җыйнакланган, «Бикүле» булып, кына калган. Мондый риваяне ишеткәч, безнең күңелдә күп кенә сораулар туды. Нигә Биби карчык, үзенең тора торган авылын ташлап, башка урынга, авылыннан дүрт-биш чакрым ераклыктагы күл буена барып утырган? Гадәттә карчыклар бер урыннан икенче урынга күчеп утырмыйлар, үзләренең соңгы гомерләрен тыныч кына, әкрен генә иске урыннарында уздыруны яхшырак саныйлар. Чөнки бер урыннан икенче урынга күчеп утыру, йорт кору, бигрәк тә бөтенләй икенче җиргә, авылдан еракка күчеп китү, карчыклар өчен генә түгел, хәтта таза ирләр өчен дә зур мәшәкатьле эш. Шуңа күрә бу ривая безгә дөреслектән ерак шикелле тоелды. Аннары Бикүле белән Кәкре-Атау авыллары кайчандыр икесе бер авыл саналып, Габдрахман авылы дип аталганын да сөйлиләр. Имеш. XIX йөзнең башларына чаклы мулла метрикаларында шулай аталып йөртелгән икән. Бусы белән без ул кадәр кызыксынмадык. Безне барыннан да бигрәк Бикүле исеме кызыксындырды. Бикүле кайчандыр, ике аерым сүздән гыйбарәт булып, «Би күле» дип аталмадымы икән? Ягъни хәзер Бикүле авылының уртасында яткан, кайчандыр бик зур булган, озынлыгы берничә километрга сузылган бу күл бик борынгы заманда берәр бинең, ягъни татар феодалының хосусый милке булмадымы икән? 1 Ахыры. Башы 3 лче санда. 75 Бу тирәдә бик һәм би исеме белән бәйләнешле авыллар шактый очрый. Мәсәлән, шундыйлардан: Биләр, Биләр Озеро һәм Биккол авыллары һ. б. Кайчандыр яшәгән, хәзер инде исеме тарихта гына калган Биләр шәһәре дә күрше районнарның берсендә булган. Татар халык мәкальләре арасында «би» сүзен төрлечә телгә алган мәкальләр бар. Мәсәлән: «Комы юк су булмас, бие юк ил булмас; якасы юк тун булмас, законы юк йорт булмас», «Даланың бие булганчы, каланың эте бул», «Колга кол дисәң, өлгесе килер, бигә кол дисәң, көлкесе килер», «Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган», «Яхшы булса — бидән, яман булса — колдан» һ. б. Бу мәкальләр, билгеле, бик борынгыдан килгән һәм татар халкының шул замандагы социаль катлауларын чагылдырган мәкальләр. Бу мәкальләрдән чыгып хөкем иткәндә генә дә без борынгы татарлар арасында биләрнең — зур җир хуҗаларының һәм колларның булганлыгын беләбез. Шулай итеп, Бикүле авылы уртасындагы күлнең борынгы заманда коллар хуҗасы булган берәр бинең хосусый милке булуы һәм авылның исеме дә шуннан килүе бик ихтимал. К. Лаврский китабында исемнәре телгә алынган ярлыларның нәселләрен табарга ансат булсын өчен без Бикүле авылында да картларны җыйдык. Китапның кирәкле урыннарын аларга укып күрсәттек. — Авылыгызда Габделвәли Мәһдиев дигән бер теләнче булган икән. Аның нәселеннән хәзер кем дә булса юкмы?—дип сорадык. Картлар уйга калдылар. Берничә минут вакыт үтте. «Кем булыр икән ул?»—дип, үзара киңәшеп, пышылдашып алдылар. Авылда кайчандыр яшәгән, хәзер инде үлгән берничә Габделвәли телгә алынды, ләкин аларның берсе дә без сораган кеше булып чыкмады. Ниһаять, минем журналист иптәшем мәсьәләне ачыкларга тырышып карады: — Ничек инде белмисез! Теләнчеләр ул кадәр күп булмагандыр бит? — диде. Картларның берничәсе, моңа җавап итеп, дусларча пырхылдап көлеп җибәрде. — Күп булмагандыр, дисезме? Кая ул күп булмаган! Теләнчеләрнең исәбе юк иде бездә,— диде берсе. — Кәкре-Атаулар безне «җитмеш- җиде теләнче авылы» дип мыскыллыйлар иде. Дөрес, җитмеш җиде үк булуын булмагандыр, әмма шулай да аз түгел иде. Шундый ук сүзләрне без Кәкре-Атау картларыннан да ишеткән идек. Алар да безгә теләнчеләренең күп булганлыгын сөйләгәннәр иде. Картлар теләнче Габделвәлине исләренә төшерә алмадылар. Без, аның нәселен ничек тә табарга тырышып, Лаврский язып калдырган кайбер билгеләрен әйттек: — Балчыктан кораштырган өйдә торган. Үзе дөм сукыр булган. Хәтта егерме өч яшендәге улы белән килене дә сукыраеп бара торган булганнар. Юк, бу сыйфатларны әйткәч тә, исләренә төшерә алмадылар. — Бәлки, Гайнулла Хәбибуллинны хәтерли торгансыз? Кызлары күп булган. Хатыны сукыр. Моны тиз исләренә төшерделәр. Оныкларыннан Исмәгыйль, Миңлегалим Гайнуллиннар моннан утыз еллар элек Чишмә поселогына күчеп киткәннәр, хәзер шундагы колхоз членнары икәи. Белүчеләрнең әйтүләренә караганда, тормышлары яхшы булса кирәк. Без Чишмәгә барырга теләмәдек. Шуңа күрә бу кешене дә исемлектән сыздык. — Миңлегали Фәхретдинов дигән бик таза бер ярлы кеше булган. Тарантас читәннәре үргән. Аның нәселеннән кем дә булса юкмы? Картлар уйланып тордылар да әйттеләр: 76 — Бар иде, бар иде андый кеше, — диделәр. — Әзмәвер гәүдәле кеше иде, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын. Авылда оныгы бар. Вәли- мөхәммәт исемле. Леспромхозда эшли. Без Вәлимөхәммәт Галимовны күрергә булдык. — Гомәр Әбүбәкеревне белмисезме? Иортсыз-җирсез кеше. Ике кызы, ике улы булган. Хатыны сукыр. — Патша заманында үлеп беттеләр, -- дигән сүзләрне ишеттек без. Шулай ук Фәхретдин Сарытов дигән сукыр картның, нәселеннән килүчеләрне дә таба алмадылар. Алар да ачлык елларның, берсендә үлеп беткәннәр иде. — Бәлки, Хәмитова фамилияле хатынны хәтерли торгансыз? Иреннән дүрт бала белән калган. Буйга җиткән бер улы, ике кызы сукыр булган. Картлар уйга чумдылар. — Ул хатынның исеме ничек соң?—диде картларның берсе. — Бәлки, исеме белән хәтерләрбез. Лаврский аның исемен язмаган иде. Бу хатынның да нәсел-нәсәбен таба алмадык. Үлеп беткәннәрдер дигән фикергә килдек. Шул заманда яшәгән башка кешеләрнең исем-фамилияләрен эзләп, кәгазьләребезне актарырга керештек, ләкин безне бүлдерделәр. Бүлмә эчендә утырырга урын җитмәгәнлектән, ишек төбендә өелешеп басып торган яшьләрнең берсе, безгә мөрәҗәгать итеп: — Карагыз әле, абыйлар, сез сорашкан кешеләр арасында нигә ул- кадәр сукырлар, гарипләр күп?— диде. — Сез моны шаяртып әйтмисезме? Әллә чыннан да, сез әйткән галим шулай язып калдырганмы? Өстендәге киеменә караганда, я шофер, я тракторист булган бу егет безне мондый соравы белән башта берникадәр аптырашта калдырды. Башка яшьләр дә нигәдер гөрләшеп алдылар. Тик картлар гына, вәкарьлекләрен саклап, җитди төс белән тын гына утыралар иде. — Юк, нигә шаяртып сөйлик. Лаврский ничек язган булса, шулай укыйбыз, — дидек без. — Арттырмыйбыз да, киметмибез дә. Сезнең авылда ул заманда булган сукырларның яисә башка шуның кебек гарипләрнең барысын да әйтеп бетермәдек әле. Мәсәлән, сездә Габделфәттах Хәйруллин дигән бер сукыр булган. Үзе генә түгел, хатыны да сукыр булган аның. Теләнеп йөргәннәр. Лаврский шулай яза. Аннары Әһли Вәлиуллина дигән тол хатынның кече улы телсез булган. Яисә менә Миңлеҗамал Ярмөхәмитова дигән теләнче хатынны алып карыйк. Лаврский язып алган вакытта аның 11 яшендәге малае белән 15 яшендәге кызы булган. Менә шулар өчесе дә бума зәхмәте белән газап чиккәннәр. Хәтта ире дә шуның белән авырып үлгән. Фән телендә эпилепсия диләр аны. Халык арасында «үз чире тота» дип тә йөртәләр. Сездә сукырлар, телсезләр генә түгел, шундый авырулар белән газапланучылар да булган. Бу юлы инде егет аптырашта калды. Аның күзләре зур булып ачылган, ә үзе гаҗәпләнүеннән бернәрсә дә әйтә алмыйча тора иде. Бүлмәдә берникадәр вакыт тынлык хөкем сөрде. Яшьләр әле генә ишеткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр иде булса кирәк. Күз карашлары, бөтен торышлары шуны сөйли иде. Ахырда, картларның берсе, бу тынлыкны бозып, ыңгырашкансыман тирән көрсенеп куйды: — Әйе, сукырлар да, телсезләр дә, үз чирлеләр дә күп иде бездә, — диде. — Ул кеше дөрес язган. Рәхмәт аңа. Берсен дә ялганламаган. Габделфәттах бабайны яхшы хәтерлим мин. Бик ярлы иде. Өе дә юк иде, мескеннең. Кешедә тора иде. Житмәсә, бала-чагалары күп иде. Үзе исән чагында йортлы-җирле булганын белмим. Оныклары хәзер Чишмә поселогында. Колхозда. Берсе Нурмөхәммәт исемле, икенчесе Таһир... Ул заманда бездә Чирле Мөхетдин дигән бер телсез бар иде. Аны да үз 77 чире тота иде, мескенне. Кайвакытларда урамнан матур гына барганда кинәт егыла иде. Аңын югалтып, аунап ята иде. Бик ярлы иде ул да. Аның турында язмаган, күрәсең, — диде карт һәм сораулы күзләре белән безгә карады. Без исемлекне баштан алып ахырына хәтле тикшереп чыктык. Анда: «Мөхетдин Хисаметдинов, 60 та, телсез, үз чире тота», — дип язып куелган берәү бар иде. — Фамилиясе Хисаметдинов түгелме? — дидек. Нәкъ үзе, — диде карт. — Кара син, аны да язган икән, рәхмәт яугыры! Калдырмаган. Шакирҗан Гатинның бабасы була инде ул. — Карт, нәрсәдер әйтергә теләп, бераз уйланып торды. Аннары сүзендә дәвам итте: — Нигә бездә сукырлар, телсезләр күп булмасын. Духтыр дигән нәрсәне белми идек без. Бөтен волостьта бер филшер бар иде. Ул да Егорхинода иде. Анда хәтле ничек барасың. Атың юк, арбаң юк. Ә кышка керсәң, өстеңә юк... Хәзер генә ул берәр кеше авырый калса, — зурмы ул, кечкенәме, барыбер, — хәзер филшер йөгереп килеп җитә. Авыл саен филшер хәзер. Даруын-мазарын бирә. Кирәк икән, районга, бульнискә алып китәләр. Ә каты авырсаң, духтыр үзе килеп җитә. Менә бит хәзер ничек!.. Әлеге шоферсымак егет һаман ышанып бетми иде булса кирәк. — Чыннан да, сукырлар шулкадәр күп булганмыни? — дип кайтарып сорады. Без. «Татар ярлылары» китабыннан укып, сукырлар турында язылган урыннарны үз сүзебез белән сөйләп бирдек. 1883 елда Бикүле белән КәкреАтау авылында барлыгы 73 сукыр булган. Шуларның 37-се дөм сукыр, калганнары я тәмам сукырая баручылар, я, күзләре авыру булып, сукыраеп килүчеләр. Егетем, ул заманда тумавына шатланып булса кирәк, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды: —Ташка үлчим, бездә хәзер андый сукырлар да, гарипләр дә юк, — диде. Без исемлекне тикшерүебездә дәвам иттек. — Сезнең авылда Әхмәт Җәләлетдинов дигән берәү булган. Аны хәтерләмисезме? — Бездә Җәләлетдиновлар күп иде. Ниндирәк кеше булган сон ул?—диде берсе. Без аның турында язылган урынны укып күрсәттек. «Әхмәт Җәләлетдинов — 55 яшендә. Хатыны — 45 тә. Җиде баласы бар. Зур улы 19 яшендә, авыру, — эче дә, йөрәге дә сызлый. Башка малайлары: 13, 6, 4 һәм ярты яшендә. Кызлары: 16 һәм 11 яшендә. Өе черек, карындык тәрәзәле. Терлек-туары юк. «Ел саен я ат, я сыер алам,—диде Җәләлетдинов,— ләкин берсе дә тормый, үлә; шуның аркасында тәмам бөлеп беттем. Ахыр чиктә, тормасмы икән дип, кәҗә алган идем, аиы да бүре ашады», — диде. Җире 1,5 имана, 2 имана арендага алган. Яллап чәчтерә. Үзе семьясы белән бурлакка йөри. Быел яңа елдан икмәк сатып ала башлаган». —Менә Җәләлетдинов турында шундый сүзләр язылган, — дидек.— Бәлки, хәтерли торгансыз? Картлар тагын уйга чумдылар. Авылның иң картларыннан берсе булган Туктаргали бабай Рәхмә- туллин (1872 елда тугай) мәҗлеснең башыннан бирле, тирән уйга бирелеп, сүзгә кушылмый утыра, өлкәнлек һәм фәлсәфи тынычлык саклый иде. Әмма Җәләлетдинов турындагы сүзләрне ишеткәч, бераз уйланып торды да картларча әдәпле кеткелдәп көлеп җибәрде һәм янындагы картка терсәге белән төртте: 78 — Әтиең турында язганнар.ич! Сезнең кәҗәне бүре ашаган иде. Син тугай елны...—диде. Туктаргали бабайның бу чыгышы — җыелыштагы беренче һәм соңгы чыгышы булды. Шуннан соң ул яңадан фәлсәфи тынлыкка бирелде. Әмма аның сүзләре җыелышны бик матур бер гөрләтеп алды. Картлар барысы да, ничектер, кинәт яшәреп китеп, елмаеп, хәтта дусларча мәзәк сүзләр әйтешеп, шаярып, әлеге, «кәҗәләрен бүре ашаган елны туган» картка таба борылдылар. Бу картка без дә җыелышның башыннан ук игътибар иткән идек. Өстенә озыи соры казаки, башына, яңалардан булмаса да, кадерләп тотканга яхшы сакланган соры фетр эшләпә кигән, пәке беләнме, машина беләнме кырдырып алган чал чәчле, соргылт күзле, дагасымаи калдырып кыркылган сакаллы бу карт еш кына сүзгә кушыла һәм урыны туры килгәндә авылның борынгы кешеләре, үткәннәре турында яшьләрне кызыксындырырлык күп кенә нәрсәләр әйткәләп ала иде. Аның төз буе-сыны, үзен карт солдатларча егет тотуы, ашыкмый сөйләве чыннан да кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек иде. Бу кеше Әхмәт Жәләлетдиновның 1883 елда туган, «Татар ярлылары» китабында «ярты яшендә» дип язылган улы — Хәсән Әхметов булып чыкты. Хәсән Әхметовның әтисе — Әхмәт Җәләлетдинов 1894 елда ярлылыкта үлгән. Җәләлетдиновлар нәселе авылда яхшы сакланган. Менә шуларның берсе — хәзер, җыелышта, безнең каршыбызда утырган Хәсән бабай Әхметов. Хәсән бабай авылда иң ихтирамлы кешеләрнең берсе. Колхоз идарәсендә әһәмиятле мәсьәләләр тикшерелгәндә, еш кына аны идарә утырышына килеп алалар, фикер алышуда катнашуын үтенәләр, аның киңәшләрен игътибар белән тыңлыйлар. Революцион бәйрәмнәргә хәзерлек көннәрендә укучылар аны мәктәпкә чакыралар. Ул аларга авыл тарихын, Бөек Октябрь революциясенә чаклы ярлы крестьяннарның ничек яшәүләрен, Самара, Оренбург губерналарына һәм Урал буйларына ничек итеп бурлакка йөрүләрен сөйли. Хәзер дә без аңардан авыл турындагы кайбер истәлекләрен сөйләвен үтендек. Безнең үтенечне яшьләр генә түгел, җыелышта утырган өлкән буын кешеләр да күтәреп алдылар. Кордашлары аны, мәзәк сүзләр әйтеп, бүре ашаган кәҗәне тагын бер тапкыр искә төшереп, дусларча эткәләп-төрткәләп, мәҗлес уртасына чыгардылар. — Нәрсә сөйлим мин сезгә? Нәрсә сөйләргә кушасыз? — диде ул һәм яшьләрчә шаян күзләре белән кордашларына берәм-берәм карап чыкты. — Ни генә сөйләсәм дә, сезнең өчен яңа түгел. Мин сезнең белән бергә уйнап үстем, сезнең белән бергә җир тырнадым, сезнең белән бергә бурлакка йөрдем. Бурлак дигәч, искә төште әле. Лаврский дигән кеше безнең Бикүле авылы турында бик дөрес язган. Чыннан да, безнең авылның ярлылары, батраклары җәй кереп, урак өсте җитте исә, бөтен семьялары белән төялеп, өйләрен бикләп, тәрәзәләрен кадаклап, я Самар губернасына, я Оренбур губернасына, алпавытларга, я Урал буена, казаклар арасына уракка китәләр иде. Картларның берсе аның сүзен бүлде: — Атың булса, бик төянеп китәр идең дә, атың булмаса, нишләрсең? — диде. — Ат булмаса, атлы кешегә баш иеп бара идек, — диде Хәсән бабай һәм сөйләвендә дәвам итте: — Син, дускай, мине буташтырма әле. Синсез дә буталырга торам мин. Узган эшләр турында сөйлим, күптәнге эшләр турында... Ат, дидегез. Әйе, атсызлар атлы кешегә баш ияләр иде. Баш игән саен акча түләргә кирәк. Барысы да шул урак акчасыннан. Әгәр инде акча түлисең килмәсә, түләргә хәлең булмаса, бөтен бала- 79 чагаларың белән җәяү тәпилә. Бик ерак барырга кирәк иде. Бара-бара бот итләре калмый, аяк табаннары ут була иде... Шулай азапланып барып җитә идек. Барып җиткәч, бер таңнан алып икенче таңга хәтле бил бөгеп, урак ура идек. Көннәр эссе. Кояш иләмсез кыздыра. Авыз кибә. Су юк. Булса да, җылы, тәмсез. Балаларның эчләре китә. Күз алдында шиңәләр иде мескеннәр... Бурлакта шундый газаплар белән эшләп, күпме акча төшерә идек соң без? Үзегез уйлап карагыз. Иген уңган елларда десятинасын өчәр сумнан ура идек. Ярар иде ул, казна десятинасы зурлыгында булса. Ягъни буе алтмыш, аркылысы кырык сажин диюем. Ә кайбер җирдә десятинаиың озынлыгы йөзгә җитә иде. Шуннан инде чамалап карагыз... Ураклар беткәч, көзгә таба авылга кайтырга чыгасың. Эшләгән акчаңны җиде кат төреп, куеныңа кыстыргансың... Аякларың авылга таба атлый, ә күңелең куеныңдагы акчада. «Кайткач, бурычларны ничек түләп бетерергә?» дисең. Алар, синең кайтканны көтеп, авызларын ачып торалар. Куеныңдагы акчаң белән бергә кабып йотарга телиләр. Я тегесеннән, я бусыннан бурычка алгансың. Яр лылардан түгел, — Әчти Хөснетдине кебек кешеләрдәй. Шундый бер кибетче бар иде бездә. Алмас идең, гыйнвар башыннан ук ашарыңа беткән. Балаларың әпәй сорыйлар, күзеңә мөлдерәп карап торалар. Я актык түшәгеңне, я бишмәтеңне, я күз карасы кебек саклап тоткан самоварыңны закладка салгансың. Аларны түләп алырга кирәк... Әле авылга кайтып кермәгәнсең, ә башыңда инде бер уй туган: «Көз җитү белән яңадан Самар губернасына, алпавыт Шабаловка чөгендер җыярга бармыйча булмас», дип уйлыйсың. Хәер, син инде аңа үзеңне кыш көне үк сатып куйгансың. Аванс алгансың. Ачыкканыңны белеп, аның приказчигы март аенда ук килеп җитә иде: «Ашыйсың киләме? Ашыйсың килсә, договорга тамгаң сал. Чөгендер җыярсың. Пычак башы ике тиен». Тамгаңны салсаң да вай, салмасаң да вай! Бик салмас идең, мохтаҗлык бугазыңнан кысып тоткан. Салырга куша. Шулай итеп, син үзеңне март аенда ук Шабаловка баш-аягың белән бәйләп куясың. Хәзерге яшьләр «пычак башы» яисә «бер пычак» дигән сүзнең ни икәнен дә белмиләр. Әйткәч, көләләр. Шабалов приказчигы «бер пычакка» договор төзә иде. Чөгендер җыярга баргач, сиңа аның кешеләре бер пычак белән бер ящик тоттыра: чөгендерне җый, сабакларын, тамырларын кисеп ташла, чистарт; кара аны, заводтан кире кайтырлык булмасын; аннары билгеләнгән урынга илтеп тапшыр; сиңа шуның өчен ике тиен. Ящиккә ике пот чөгендер керә иде: поты бер тиен дигән сүз. Менә шул бакыр бер тиен безне көз көне яңгырда, пычракта, салкында Самар губернасына куа, салашларда, палаткаларда яшәтә иде. Кайбер елларны җепшек кар астында җыя идек чөгендерне. Я яңгыр, я кар ява. Салкын җилләр җелеккә үтә. Бер минут тормый ташлап качасы килә. Качып булмый. Каһәр төшкән договор белән кул-аягың бәйләнгән. Алдан акча алып куйгансың. Эшлә. түлә. Түли алмасаң, суд бар. Ул синең актык бишмәтеңне генә түгел, җиде кат тиреңне каезлап ала. Договор «пычак башын- наи» төзелсә дә, хәнҗәр булып кадала иде ул... Чөгендердән кайтасың, үз икмәгеңне, бәрәңгеңне тикшереп, чамалап карыйсың. Җитәрлекме икән? йөрәгең «жу» итеп китә. Юк, җитәрлек түгел! Хәтта яңа елга да тартып-сузып кына җитәрлек, бөртекләп тотсаң гына. Балаларыңа кулдан биреп ашатсаң гына... Ярый, үз җирләрен сатмаган кешеләрнеке бу. Ә үз җирләрен сатканнар яисә арендага биргәннәр нишлиләр? Алар, я Аносовларга, я Колчуриннарга барып, аның приказчиклары алдында бүрекләрен салып, басып торалар. Хәер, үз җирләре булган ярлылар да ал ардан күп яхшы тормыйлар иде. Ано- совлар, Колчуриннар — Чиремшән аръягындагы урманнарның хуҗалары иде. Алар урман кистерәләр-, такта ярдыралар, тегермән тоталар иде. Ярый ла, анда барып кына эшең уңса. Уңмавы да мөмкин. Ярлылар белән дөнья тулы иде. Булмаса. князь Оболенскийларга, я авыл кулак- 80 нарына әвен сугарга ялланасың. Бер әвен биш тиен иде. Өч олау арыш дигән сүз бу. Шуны киптереп, сугып, җилгәреп бирергә кирәк. Күпме әйбер алырга була аңа? Тик шунысы бар, тамак алардан уза. Рәтлерәк кешегә яллансаң, бүселгәнче ашыйсың бер. Каһәр төшкәннәр, кайберләре көненә бер генә ашаталар иде. Анда да синең алдыңа бәрәңге генә куялар... Хәсән бабай, сөйләвеннән туктап, бераз уйланып торды. Шулай берничә секундмы яисә минутмы вакыт үтте. Тынлыкны бозучы булмады. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, чыннан да шундый тормышның булуына, әле аның күптән түгел генә, моннан кырык-илле ел элек кенә булуына гаҗәпләнеп, таңга калып тыңлап торалар нде. Хәсән бабай яшьләргә таба борылды: — Ул заманда безнең пичек киенеп йөргәнне беләсезме икән, яшьләр? — диде ул аларга. — Юк, белмисез. Хәтта сез аиы күз алдына да китерә алмыйсыз. Мин еш кына сезнең эшкә барганыгызны карап торам. Минем тәрәзә төбеннән узасыз. Ал да гөл киенгәнсез. Кызларны инде әйтерлек тә түгел. Аякларында галош, башларында яхшы яулык. Кунакка баралармыни! Без кунакка да алай киенеп бара алмый идек. Менә монда картлар утыра. Ышанмасагыз, алардан сорагыз. Кияү булып. кыз куенына кергәндә алар ничә кешедән кием сорап торганнар икән? Бүреген берәүдән алып торсалар, чикмәнен икенче кешедәй алып торалар иде. Мин ярлылар турында әйтәм, бурлаклар турында. Урта хәлле кешеләрнең нәселдән нәселгә килә торган киемнәре була иде. Мәсәлән. кайчандыр тектергән бер итек була. Бабасы заманында ук тегелгән. Бабасы, аны киеп, кыз куенына кергән, кунакларга йөргән. Аннары яхшылап, чын дегет белән майлап, төргәләп куйган. Бабасыннан әтисенә калган. Әтисе дә аны күз карасы кебек саклап тоткан. Нигә саклап тотмасын. Улларын өйләндерәсе бар. Менә ничек иде ул... Менә картлар әйтерләр. Балачакта без чабата' уены уйный идек. Урамнан тау кадәр чабата җыеп ала идек. Хәзер сез бер чабата таба аласызмы? Юк, таба алмыйсыз. Чабата кимиләр хәзер. Галош кияләр, ботинка кияләр, итек кияләр. Үзегез күрәсез, иске галошлар урам тулып аунап ята. Кызларга син галошның андый-мондыен гына түгел, ялтырап торганын бир. Көз булса, озын балтырлысы булсын: имеш, кыска балтырлысыниан пычрак керә... Нәрсәдән бу? Замана үзгәрде, замана яхшырды. Менә нәрсәдә хикмәт. Хәсән бабай, сүзен бетереп, үз урынына таба китте. Тыгызланышып, бер-берләренә сыенышып диярлек якын килеп утырган кордашлары аңа юл бирделәр. Ул яңадан Туктаргали бабай янына барып утырды, урындыгы янына сөяп калдырган кәкре башлы таягын кулына алды, аны ике кулы белән учлап тотып, аңа бераз таяна төшеп, тынып калды. Картлар да уйга чумгандай, нәрсәгәдер хайран калгандай тып-тын утыралар нде. Тик ишек төбендәге яшьләр генә үзара нәрсә турындадыр пышылдашалар, берберләренә төртешәләр иде. Төртешүләренең сәбәбе бар икән: Хәсән бабайга сорау бирергә кысташканнар икән. — Кара әле, Хәсән бабай, карындыклы өй ничек була соң ул?— диде әлеге шоферсыман егет. Бу сорауга Хәсәнша абзый Вилданов җавап бирде: — Карындыклы өй ничек булсын, карындыклы була,—диде һәм, ияк очында берничә бөртек булып кына эленеп торган сирәк сакалын бармаклары белән аралый-аралый, шуны да белмәгән яшьләргә коңгырт эшләпәсе астыннан көлемсерәп карады. — Тәрәзәгә коралар иде аны. Пыяла урынына. Хәрап иде ул карындык дигән нәрсә. Кыш көннәрендә салкын үткәрә. Салам белән яисә иске чикмән белән томаламыйча булмый иде. Ә җепшек көннәрдә аны, каһәр төшкере, этләр йолкып алып китәләр иде... Яшьләрнең сораулары бетмәгән иде әле. — Бурлактай күпме акча алып кайта идегез?—диде берсе. — Күпме дип... иичә җан барасың бит. Картларның берсе бу сүзне төзәтеп, аңлатып бирде: — Җаи башыннан түгел, урак башыннан санарга кирәк. — Шулай да күпме акча алып кайта идегез соң?—дип, кайтарып сорады әлеге егет. — Өчәү-дүртәү урганда, таза кешеләр булганда, билгеле, 25—30 сум кайта иде шикелле. — Ә чөгендердәй? — Ул чаклы төшереп булмый иде. — Ә мин бер елны, хатын белән икәү, 25 сум эшләп кайттым, — диде Сәмигулла абзый. Картлар, аның «25 сум» дигән сүзен ишеткәч, ышанырга теләмичә, гөрләшеп алдылар. Яшьләрнең берсе 25 сум акча өчен ничә пот чөгендер казырга кирәк икәнен санап чыгарды: — Поты бер тиеннән булгач, 2.500 пот җыярга кирәк. Җыю гына түгел бит, сабакларын, тамырларын кисәргә, чистартырга, аннары илтеп тапшырырга да кирәк булгандыр бит? Күбрәк түгелме соң бу? Ялгышмыйсыңмы икән, Сәмигулла бабай?—диде. Картлар да аны ялгыша торгандыр дип уйлыйлар иде. Сәмигулла абзый башта, үз сүзен расларга теләп, бераз бәхәсләшеп торса да, аннары уйга калды. — Туктагыз әле, җәмәгать,— диде ул бераздан. — Мин сезгә шунысын әйтергә онытканмын икән: мин бит чөгендерне складка үз атым белән ташыдым. Аннары, ялгышмасам, герман сугышы елны иде шикелле ул. Картлар яңадан гөрләшеп алдылар: — Үз атың белән булгач, мөмкин, мөмкин... Шулай да күп төшергәнсең, — диделәр. Сәмигулла абзыйның әйтәсе сүзе бетмәгән икән әле. Ул сөйләвендә дәвам итте: -- Узган елны минем кызлар чөгендердә эшләделәр. Миңлезадә белән Миңлебәянны әйтүем. Хезмәт көненә килергә тиеш булган акчасын, икмәген санамаганда, бары чөгендер өчен генә икесенә акчалата 2.775 сум алдылар. Шуның өстенә 140 килограмм шикәр комы алып кайтты лар. Кызлар бит әле. Үзегез беләсез, чыныгып та җитмәгәннәр, — диде. Картларның узган заманны искә төшерү җыелышы шуның белән бетте. Алар, урыннарыннан кузгалып, бер-берләренә эндәшә-эндәшә, әле һаман да узган заманны исләренә төшергәләп алып, ишеккә- таба ашыкмый гына киттеләр. Урамда аларны алмачуар айгырлы тарантас көтеп тора иде. Авылның ерак өлешендә торучы картлар тарантаска менеп утырдылар. Ат тотучы егет (кием-салымына караганда, әле яңа гына армиядән кайткан солдат булса кирәк) дилбегәсен кагып җибәрде. Алмачуар шуны гына көтеп торган икән, урыныннан елдам кузгалып, урам буйлап юыртып китте һәм авылны каплап килгән кичке караңгылык эченә керен югалды. Картлар таралып бетте. Безгә бары Хәсән Әхметов турында гына берничә сүз әйтәсе калды. Хәсән әтисеннән унбер яшендә ятим кала. Лаврский бу авылга килгән вакытта әтисенең хуҗалыгы нинди булса, улларына да ул аны шул хәлендә калдыра. Искереп, череп беткән өй, бер-ике имана җир. Шуннан башка бернәрсә дә юк... Ярлылыкка, мохтаҗлыкка карамастан, кечкенә Хәсәннең хыяллары бик матур, бик бай. Юк, Хәсән гел кечкенә булып тормас. Үсәр, ныгыр, тазарыр. Менә шунда инде ул үзен күрсәтер. 6. .с. ә.- № 4. 81 82 Аның җигәргә аты булыр, чәчәрлек җире булыр. Әтисе кебек бурлак булып йөрмәс ул, иген игәр, келәтләр салыр, келәтләрен ашлык белән тутырыр, терлек-туар үрчетер... Ай, нинди матур хыяллар! Нинди матур өметләр!.. Ләкин дөньяда хыял бар, чынбарлык бар. Хыял никадәр матур, алсу канатлы булса да, көчсез. Ә чынбарлык көчле һәм усал. Менә шул усал чынбарлык — ачлык, мохтаҗлык кечкенә Хәсәнне дә яшь дип, сабый дип, кызганып тормый, бер ишектән икенче ишеккә куып йөртә, кулакларга ялланып эшләргә, алпавытка батрак булып керергә мәҗбүр итә. Ниһаять, ул бик күп авырлыклар, михнәтләр белән үсеп җитә, аның мускуллары ныгый, бөтен торышыннан, кыяфәтеннән яшьлек, тазалык аңкып тора. Батрак егеткә инде алпавыт утарында эшләүче кызлар да сокланып карыйлар. Егет яратмаслык түгел, таза, матур, эшкә дә уңган. Ул инде үсеп җиттем, ныгыдым, хәзер тормыш корырга, башлы-күзле булырга кирәк дип уйлый башлый. Ләкин аны солдат хезмәте көтеп тора. Патша хөкүмәте кайчандыр кечкенә Хәсәннең, дөньяда барлыгын, аның бер ишектән икенче ишеккә ач-ялангач куылып йөрүен белергә, күрергә теләмәгән булса да, бүген, ул үсеп җиткәч, кеше булгач, чын хезмәткә ярый башлагач, аны исенә төшерә, аның дөньяда барлыгын онытмый. Патша власте тарафыннан куелган кешеләр аның буен, билен, авырлыгын үлчиләр, мускулларын капшап карыйлар... һәм солдатка — артиллериягә алалар. Хәсән патша солдаты күрергә тиеш булган барлык авырлыкларны, хурлауларны, мыскыллауларны башыннан кичерә. Япон сугышында катнаша... Солдат хезмәте дә мәңгелек хезмәт түгел. Ул да узып китә. Хәсән Россиянең төрле почмакларында бәхет эзләп йөри, эшли, тырыша, тамагыннан бүлә, тиенләп акча җыя... Берничә елдан ул авылына кайта, өйләнә. Башта Насыйбулла абыйсында тора. Аннары, зур азаплар белән үзенә кечкенә генә йорт салып, аерылып чыга. Ләкин мәрхәмәтсез тормыш аны яңадан бурлак булып йөрергә, яңадан алпавытларга, кулакларга эшләргә мәҗбүр итә. Юк, күтәрелә алмый Хәсән. Аның балачагындагы матур хыяллары тормышка ашмый... Ул арада герман сугышы башланып китә. Хәсән тагын сугышларда йөри, Карпат тауларында окопларда ята, сугышның барлык газабын, михнәтен күрә... Менә Бөек Октябрь революциясе. Җир! Ирек! Солых! Хәсән Әхметов сугыштан кайта, җиң сызганып эшләргә керешә. Җир күп. Князь Оболенский җиреннән дә авылга әллә никадәр өлеш чыкты. Эшлә, тырыш, Хәсән! Авыл ярлылары аңа әйтәләр: — Хәсән, син армиядә солдат комитетларында эшләгән егет. Кулыңнан эш килә. Акны-караны таный беләсең. Ярлылар комитетына сайлыйк без сине. Секретарь булырсың, совет законнарын өйрәнерсең. Ә без синең белән бергә аны тормышка үткәрербез. Җитәр, бик күп изелеп яттык, хәзер безнең заман,— диләр. Хәсән Әхметов 1918 елдан алып 1922 елга кадәр авыл советында эшли, совет законнарын тормышка ашыра. Бу елларда ул үзе дә, аның хуҗалыгы да яшь совет власте белән бергә үсә, аның белой бергә ныгый. Еллар үтә... Аның инде кара-каршы йорты, ике аты, сыеры, сарыклары, тавык-чебешләре бар. Балалары үсеп килә. Мәктәпләрдә укыйлар. .Менә кайда икән ул канатлы хыялларның тормышка ашыр көне! «Әй, әти мәрхүгл күрсен иде бу тормышны, — дип уйлый ул.—Юк, күрә алмады шул. Ярлылыкта, мохтаҗлыкта үлде». Менә ярлылар авылда колхоз оештырырга телиләр. Барысы да кайчандыр аның белән бергә бурлак булып йөргән, алпавытларда, кулакларда эшләгән кешеләр, дуслар, тик канатланып китә алмаганнар. Нишлисен. бит, бәхет дигән нәрсә ул төрле кешегә төрлечә елмаеп карый. 6” 83 Хәсән дә бит Октябрь революциясенә кадәр никадәр тырышты, никадәр тир түкте, көч салды, төннәрен йокламады, яңгыр димәде, салкын димәде, эшләде, — шулай да бәхетне кулына эләктерә алмады. Ә хәзер бәхет аныц кулына үзе килә. Ярлылар аца бу юлы да әйтәләр: — Хәсән, — диләр, — әйдә, колхозны бергә оештырыйк, бергә-бергә гөрләтеп эшлик. — Безнең таяныч — бары колхозда гына, — диләр. Хәсән Әхметов бүреге белән киңәшеп карый: «Ничек инде мин алар белән бер артельдә эшлим? Минем ике атым бар. Сукам бар, тырмам бар. Җирем җитәрлек. Балаларым, эшкә ярарлык булып, үсеп киләләр. Ә аларның нәрсәләре бар? Алар минем ике атым урынына колхозга нәрсә алып керәләр?»— дип уйлый ул. Бик күп уйлаганнан соң аларга әйтә: - Юк, колхозга керергә теләмим мин. Ялгыз эшләргә, ялгыз яшәргә телим, — ди. Иптәшләре аңа гаҗәпләнәләр: — Саташтыңмы әллә син? — диләр. — Исешчәдер: ярлылар комитетында эшләгәндә син безне өйрәтә идең, ә хәзер үзеңне өйрәтергә кирәк. Нишләдең син? — диләр. Юк, Хәсән Әхметовны күндерә алмыйлар. Ахырда, аңа өзеп әйтәләр. — «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», дигән мәкальне ишеткәнең бармы?—диләр. — Бабайлардан калган. Бик дөрес мәкаль. Аерылма, бүленмә. Халык белән бергә бар. Берлектә бәрәкәт, — диләр. Бер туган абыйсы Насыйбулла да килеп үгетли: — Нишләвең бу синең! Кая таба баруың? — ди. Бераздан соң Хәсән, өендә хатынын, балаларын калдырып, башым тынычлык тапсын дип, авылдан чыгып китә. Мәскәүгә бара. Заводка керә. Гадәтенчә, анда да көченнән килгән кадәр тырышып эшли. Аның тырышлыгын, булдыклылыгын бик тиз күрәләр. Аны яраталар, хәтта еш кына аны башкаларга үрнәк итеп куялар. Семьяңны алдыр, бездә ныклап урнаш, диләр аңа. Юк, монда да каласы килми Әхметовның. Аның башында хәзер бөтенләй икенче уйлар йөри. Еш кына ул үзен-үзе орышып ала: «Нигә син авылыңны, коллективны ташлап киттең? Нигә колхозга кермәдең?.. Колхозны кем оештыра? Совет оештырамы? Әгәр совет власте булмаса, син кем булыр идең? Ярлы булып, бурлак булып йөрер идең бит! Кулаклар каршына бил бөгеп барыр идең»,—ди. Гаҗәп бит ул кеше дигәнең! Ул монда, башым тынычлык тапсын дип, Бикүледән, үзенең авылдашлары, иптәшләре арасыннан килде. Дөресе, алар белән коллективта эшләргә теләмичә ташлап китте. Ләкин, үзе дә сизмичә, ана тиешле әһәмият бирмичә, икенче бер коллективка— эшчеләр коллективына барып керде, алар арасында кайнашырга кереште... Берничә ел эчендә ул завод коллективының мактаулы кешесе булып китте һәм акрынлап яңадан туды, яңадан элекке Хәсән булып әверелде. Монда аның башы тынычлык тапты, әмма күңеле һаман тынычлана алмады. Күңеле аның колхозда, иптәшләре арасында иде. Ниһаять, Хәсән Әхметов авылына кайта. Икенче кеше булып, яңа кеше булып кайта. Заводтан киткәндә иптәшләре аңа әйтеп җибәрәләр: — Бездән китәсең икән, кайтуың белән колхозга кер, — диләр. Хәсән Әхметов иптәшләренә биргән вәгъдәсендә тора. Бу вакыйгадан соң инде бик күп еллар үткән, бик күп сулар аккан. Шулай да ул Хәсән бабайның күңелендә бүгенге кебек саклана һәм ул аны еш кына исенә төшерә. Хәзер дә ул, безнең белән сөйләшеп утырганда да, бу вакыйгаларны тагын бер кат ашыкмыйча гына сөйләп чыкты. 84 — Хосусый милек дигән нәрсә хәрап икән ул, йота икән ул, — диде һәм, акыллы соргылт күзләре белән күтәрелеп карап, картларча матур итеп елмайды. — Саз баткагы кебек икән. Эченә кергән саен бата барасың... Без герман сугышында йөргәндә, Полесье дигән җирдә, шундый сазлыкларга очраган идек. Карап торсаң, бер дә сазлык төсле түгел. Хәтфә палассымап җәелеп ята. Өстенә чәчәкләр үскән. Ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр, дисеңме. Шунда ук мүк җиләкләре үсеп утыра. Күксымап җиләкләр дә бар. Нинди җиләктер ул. Безнең якта андый җиләк юк. Кыскасы, бөтен тирә-юнь күз явын алырлык матур. Ә белештерми барып керсәң, бата башлаганыңны сизми дә каласың. Башта тубыктан, аннары тездән, аннары билдән батасың... Менә хосусый милек тә шулай икән ул. Мине сазга кереп батты дип әйтү дөрес булмас. Моны тик мисал өчен генә әйтүем. Әмма шулай да иптәшләрем туры юл белән киткәндә (колхоз төзелеше елларын әйтүем), мин әйләнеч юлдан барырга теләдем. Хатамны тик берничә елдан соң гына аңладым. Сугышка кадәр безнең колхоз бик яхшы иде. Хезмәт көненә дә бик күп игеп ала идек. Әле дә хәтердә: 1937 елда Насыйбулла абый бер мең пот бодай алды. Бу кадәр бодпйны аның төшендә дә "күргәне юк иде. Аның гынамы соң! Безнең нәселнең элек, колхозга кергәнче, бөтен гомерендә аның хәтле бодай күргәне булмады. Сугыш елларында гына хәлсезләнеп калды безнең колхоз. Бик авыр булды; Хәер, бөтен ил өчен авыр булды. Ул елларда мин ферма мөдире булып эшләдем. Булганын фронтка биреп килдек... Менә хәзер, шөкерләр булсын, яңадан күтәрелеп киләбез. Күргәнсең, колхоз нинди зур төзелеш алып бара. Кешеләр’ дә яңа йортлар салалар. Кием-салымнарын рәтлиләр. Урамда, кая карама, буралар күренә. Бүрәнәләр өелеп тора... Күтәрелү билгесе бу, күтәрелү билгесе... Хәсән бабай безгә үзенең тормыш юлын менә шулай сөйләп бирде. Әхметовлар нәселе яхшы сакланган һәм зур дигән идек без. Чыннан да, шулай. Хәсән бабай барлыгы сигез бала үстергән: дүртесе малай, дүртесе кыз. Улларының берсе, Вазыйх исемлесе, медицина техникумын бетергән, Совет Армиясендә офицер булып хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Исәннәре барысы да җиде класслы мәктәпне тә- махмлаганнар. Хәзер колхозда, заводларда, шахталарда эшлиләр. Хәсән Әхметовның абыйсы Ибраһим бабай да әле исән (1876 елда туган). Җиде баласы бар: өч ул, дүрт кыз. Улларының өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Хәер, Ибраһим бабай белән аның карчыгы Камәрия әбинең дә бүләкләре юк түгел. Алар икесе дә, колхозда тырышып эшләп, «1941—45 нче Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттә батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгәннәр. Карт белән карчык бу бүләкләрне бик зур ихтирам белән сандыкларында саклыйлар, безнең кебек хәлләрен белешергә килүчеләргә бик зур тантана белән алып күрсәтәләр. Балаларча садә, эчкерсез бу карт безгә түбәндәге сүзләрне әйтте: — Унҗиденче елга чаклы мин бурлак булып йөрдем, кулакларга эшләдем. Бары совет заманында гына атлы, сыерлы булдым. Кара-кар- шы йорт салдырып җибәрдем, — диде. Ленин исемендәге колхозны оештыручыларның берсе булган Насыйбулла Әхметов 1944 елда үлгән. Хәзер аның улы Шәрифулла Әхметов (1928 елда туган) колхозда кырчылык бригадиры булып эшли. Шулай итеп, Әхметовларның карт буыннары хәзер авылның ихтирамлы аксакаллары булып, ә яшьләре колхозның алдынгы кешеләре булып саналалар, артельнең җаваплы эшләрен алып баралар. Әхметовлар нәселеннән Бөек Ватан сугышында сигез кеше катнашкан. шуның икесе Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге өчен батырларча корбан булган. 85 Иртәгесен без Вәлимөхәммәт Галимовны, леспромхозга китеп эшләүче колхозчыны күрергә теләдек. Картлар җыелышында инде без аның турында сорашкан идек. -- Бәлки, кайткандыр, соңгы көннәрдә өе тирәсендә күренгәли иде,— диделәр колхоз идарәсендә. Аны чакырырга кеше җибәрмәкче булдылар, ләкин без моңа каршы килдек. — Чакыртып, кешене борчымагыз, үзебез барабыз, — дидек. Чөнки аның тормышын үз күзебез белән күрәсебез килә иде. Бабасының тормышы белән беркадәр таныш идек инде без. К. Лаврский аның турында түбәндәге сүзләрне язган иде: «Барысыннан да элек мин бу авылда күргән бер вакыйганы, дөресрәге, бер күренешне хәтеремнән чыгара алмыйм. Мин аиы узган ел июнь ахырында күргән идем, йорттан йортка кереп йөри торгач, мин ниндидер бер бушлыкка барып чыктым. Кеше буе кычытканнар, әрекмәннәр үсеп тора. Әгәр монда кеше тора дип әйтмәгән булсалар, мин, перепись өчен бернәрсә дә юк икән дип, бу урыннан узып киткән булыр идем. Ләкин анда кеше тора икән: өйдә түгел, ә землянкага да, салаш- ка да охшаган ниндидер бер нәрсәдә. Чыбыкчабыктан, такта кисәкләреннән һәм саламнан кораштырылып, тышкы ягыннан балчык белән сыланган «өй» иде бу. Төрле җиреннән казыклар, таяклар белән терәтелгән кереп-чыгып йөрер өчен тишек ясалган, ат сараендагы шикелле кечкенә тәрәзә уелган. Ишек урынына ясалган тишек каядыр түбәнгә төшеп китә. «Өй» түбәсеннән калкып чыгып торган морҗасы бу «өйнең» «ак өй» икәнен (ягъни морҗалы икәнен. — А. Ш.) күрсәтә иде. Менә мин шул «өйгә» керергә теләдем. Ләкин керергә насыйп булмады. «Өйнең» хуҗасы, яшь, таза, баһадир гәүдәле татар (Миңлегали Фәхретдинов) керергә ирек бирмәде: ул өйалды урынына кораштырылган салаш эчендә, коры* җирдә, аңын югалтып ята, — күрәсең, кызышып авырый булса кирәк. Баш очына савыт белән су куелган. Икенче ягында, шулай ук коры җирдә, өстенә чүпрәк-чапраклар ябылган ике яшендәге бер бала аунап ята, — ул да авырый, ахры. Фәхретдиновның хатыны, мине күргәч, качты булса кирәк. Хәзер хәтеремдә юк, хатынын чакыртыпмы икән, әллә күршеләреннән генә сорашыпмы икән, мин «подворный листка» бу кешенең үзе һәм семьясы турында түбәндәгеләрне язганмын: үзе 38 дә, хатыны 35 тә. Балалары: бер малае 12 дә (көтүчегә ярдәмче булып ялланган), икенчесе — 4 тә, өченчесе — 2 дә, кызы 8 яшендә. Аты бар. Аны ашатыр өчен кыш көне 3 сум 50 тиенлек печән, 2 сумлык салам сатып алган. Башка терлеге юк. Фәхретдинов бурлакка йөри, тарантас читәннәре үрә. Ике имана җире бар. Җиренең яртысын «сата», икенче яртысын яллап эшләтә. Үзенең икмәге 3 ай чамасына җитә». Вәлимөхәммәт Галимов менә шул баһадир гәүдәле кешенең оныгы иде. Өе мәктәп артындагы урамда икән. Такта киртә белән урап алынган ишек алдына барып кердек. Ишек алдының ике ягында ике өй. Берсе иске, күптән салынган булса кирәк, тез чүгә башлаган. Икенчесе быел гына салынган, түбәсе әле тиешенчә ябылып та бетмәгән дүрт тәрәзәле өй. Ишек алдында безне кулына чыбык тотып басып торган өч-дүрт яшьләр чамасындагы, сары чәчле, ялан башлы, ялан аяклы бер кыз каршы алды. Дөресрәге, ул, безне өйгә кертмәскә теләп, ишек алды уртасында, сукмак өстендә туктатты. Кызчык куркып, югалып кала торганнардан түгел икән. «Күз тимәсен өчен» аның маңгай чәченә корт башын юкка такмаганнар, күрәсең. Ул, без якынлашуга карамастан, баскан җиреннән кыл кадәр дә чигенмәде. Башын югары күтәреп карап, шактый кыю сорады: — Тая барасыз? 86 Яхшылап теле ачылып та җитмәгән икән әле. Шулап да без моның «кая барасыз?» дигән сүз икәнен аңладык. — Сезгә киләбез. Әтиең өйдәме? Шунда ук кызчыкның батыр җавабын ишеттек: — Әти өйдә тут. Бусы: «Юк» дигән сүз була инде. — Әниең өйдәме? — Әни өйдә тут. — Кайда соң? — Эстә. — Ә әтиең кайда? — Санса да. Димәк, әтисе өйдә юк: станциядә, эштә. Бу батыр кызчыкның инде Назыйрә исемле булуын һәм аның өч яшендә икәнен дә белдек. Аның нигә ишек алды уртасында, сукмак өстендә, кулына чыбык тотып басып торуын да сорадык. — Өйне сатлыйм,— диде ҮЛ. Кесәбездә балалар өчен махсус алып чыккан конфетыбыз бар иде. Мондый шәп «сакчыга» конфет бирмичә булдыра алмадык. Кызчык кулына конфетны алу белән үк сукмак өстеннән китте, юл бирде. Бу инде: «Рәхим итегез, теләсәгез өйгә дә керегез», — дигән сүз иде. Шулай да без: — Өйдә кем бар? — дип сорадык. — Минәхмәт,— диде кызчык һәм бик тыныч кыяфәт белән конфетын суырырга кереште. Өйдә Миңлеәхмәт булгач, без, һич тә шикләнмичә, өй ишегенә таба атладык. Кызчыкның әтисе белән әнисе әллә бүген кайта, әллә юк. Алар- ны көтеп торып булмас, шул Миңлеәхмәт белән сөйләшергә, Галимов- ның тормышы турында аңардан сорашырга, язып алырга кирәк. Бәлки, ул Галимовның бабасы турында да берәр нәрсә әйтә алыр... Ләкин, кызганычка каршы, безнең Миңлеәхмәтебез Назыйрәнең үзеннән дә кечкенәрәк булып чыкты. Әле аңа бер яшь тә тулып җитмәгән икән. Ул, ябык, сары йөзле бәби, өй уртасына эленгән бишектә авырып ята иде. Без килеп кергәч, әкрен генә башын күтәреп карады да шунда ук кире ятты: безнең белән кызыксынмый иде ул, аның үз хәле хәл иде. Ул арада, безнең белән кызыксынып, күршеләр дә килеп керделәр. Без үзебезнең ни өчен килүебезне әйттек. Өйдәге әйберләргә күз төшереп алдык: тәрәзәләргә ак пәрдәләр эленгән; тәрәзә төпләрендә берничә гөл үсеп тора; ян стена буена өстәл куелган: өстәл өстенә башта күкле-кызыллы киҗүле җәймә, аның өстеннән челтәрле япма, тик шуннан соң гына зәңгәр клеенка җәелгән. Өстәл өстендә, өйнең бизәге булып, өр-яңа самовар балкып тора. Түргә, тәбәнәк өстәл өстенә патефон белән радиоалгыч куелган. Без радиоалгычның нинди маркалы икәнен карарга теләгән идек, ләкин карап торуның кирәге булмады. Безнең белән бергә кергән 13—14 яшендәге бер малай аның «Искра» радиоалгычы икәнен әйтеп бирде, хәтта «Новь»ка, «Родина»га һәм башка маркаларга караганда нинди аермасы барлыгын да аңлатты. Малайның шундый җентекле консультациясе безне тәмам канәгатьләндерде. Артык сорашып тормадык. Без чыгып китәргә торганда, Вәлимөхәммәт Галимовның әнисе (Назыйрәнең әбисе) кайтып керде: чәй суына барган икән. Бу алтмыш яшьләрендәге карчык безгә Миңлегали Фәхретдиповның 1921 елда ачлыктан үлгәнен әйтте. — Мин белгәндә дә бик ярлы иде,—диде.—Торырга өе дә юк иде. Аның улы Бикмөхәммәт, ягъни минем мәрхүм ирем, безгә йортка керде Мәрхүм ул да, колхозга кереп, бераз рәтләнәбез дигәндә генә, моннан егерме биш ел элек үлеп китте. Өч бала белән калдым. Ике кыз, бер ул. Кызларым читтә. Күзлебашлы булып, көн күреп яталар. Зарланыр- S7 лык түгел. Вәлимөхәммәте.м дүрттә генә калган иде... Хәзер менә, аллага шөкер, бераз аякланып киләбез инде. Йорт салдырып җибәрде. Әнә, тактага дип, бүрәнәләр китертте: ишек алдында ята. Түбәсен такта белән япмакчы булабыз. Өй булгач, чоланы-фәләне дә кирәк бит аның... Менә шулай аякланып киләбез бераз... Бу карчык безгә шуннан артык нәрсә сөйләмәде. ...Ике-өч көннән сон, безгә Вәлимөхәммәтнең кайтканын, өендә икәнен хәбәр иттеләр. Без аның ишек алдына барып кергәндә, Вәлимөхәммәт, урта буйлы, җыйнак гәүдәле егет, күлмәк җиңнәрен сызганып җибәреп, күршесе белән бергә такта яра иде. Күршесе, үзе шикелле үк яшь егет, аста, ә Вәлимөхәммәт югарыда, кузлаларга сузып салган бүрәнә өстендә. Егетнең бүрәнә өстендә ансат басып торуы, бераз иелә төшеп, пычкысын оста йөртүе — аның бу эшкә күнеккәнлеген, кулы ятып торганлыгын күрсәтә иде. Без килеп кергәч, эшләреннән туктадылар. Вәлимөхәммәт безнең сәламне салкын гына алды. «Салкын гына» дим, бәлки, әле алмагандыр да, ничектер, мин аның сәлам кайтарганын ишетмәдем, әмма безгә кашларын җыерып караганын яхшы сизеп алдым. Ул теләми генә җиргә төште, безнең янга да теләми генә килеп басты. Бүрәнәләр өстенә барып утырдык. Без аңа бабасының тормышы турында белгәннәребезне сөйләп бирдек. Лаврскийиың язганнарын мөмкин кадәр тулырак тәрҗемә итәргә тырыштык. Ләкин егетнең чырае моның белән генә үзгәрмәде. Аның тормышы һәм леспромхоздагы эшләре турында сораштыргалап карадык. Егетнең авызы ачылмады. Ул әле һаман кашларын җыерып карый, сүзгә кушылмый иде. Хатынының колхозда, чөгендердә эшләвен белә идек. Сүзне шуңа бордык. — Хатының чөгендердә ничек эшли? Җыеп бетерәме инде? — Кем белгән аны. Җыя торгандыр шунда,—диде егет. Бу аның авызыннан чыккан беренче сүзе булды. — Әллә булышырга, да бармыйсыңмы? — Нигә бармаска? Барам. — Былтыр күпме хезмәт көне эшләде? — Кем санаган аны. — Шулай да? — Исәпләгәнем юк. — Ничек инде юк? — Нигә исәплим? Минекемени? Егетнең безнең белән сөйләшергә теләмәве күренеп тора иде. Шуннан соң без, уртак сүз таба алмыйча, бераз тын утырдык. Ул арада безнең әлеге таныш кызыбыз, «өй сакчысы» Назыйрә дә килеп чыкты, әтисе янына килеп сыенды, гадәтебез буенча, аңа тагын конфет суздык. Юк. кызына биргән конфет белән генә әтисенең телеп ачып булмый икән. Безнең белән бергә килгән укытучы Исмәгыйль Шәкүров, ниһаять, түзмәде: — Вәлимөхәммәт, нигә авызыңны турсайтып’ утырасың?—диде.— Кеше белән рәтләп сөйләшмисең. Малыңны таларга килмәгән ич алар. Әгәр язып алалар икән, үзләре өчен язалар. Дөресен әйткәндә, сиңа яхшылык өчен язалар. Вәлимөхәммәт минем кулдагы блокнотка күз кырые белән карап алды. Мин, аның бу кырын карашып сизеп, блокнотымны эчке кесәмә тыгып куйдым. — Кем белә бит аны, — диде егет. — Нигә яза торганнардыр? 88 Шуннан соң сүзне яңадан башларга туры килде: тагын бабасын искә алдык, үзебезнең нинди максат белән килүебезне аңлатырга тырыштык. Ләкин моның да файдасы булмады. Ахырда, китәргә җыендык. Урыныбыздан тордык. Шунда мин, саубуллашканда, авырып яткан баласының хәлен белергә теләдем: — Нихәл, Миңлеәхмәтең тереләме? Рәтләнә кебекме?—дидем.— Медпункттан үз вакытында киләләрме? Егет башта берничә секунд безгә ышанмыйча карап торды, аннары аның күзләре кинәт дымланып, моңсуланып китте. Йөзендәге кырыслыгы югалды, хәтта тавышы да үзгәрде: — Әй, абый, терелмәс ахры, инде ул, терелмәс!.. Бу каһәр суккан чир алып китәр инде аны. Бер генә даруның да файдасы юк... — Медпункттан киләләрме соң? — Киләләр. — Нәрсә диләр соң? — Ни дисеннәр алар. Каты авыру, диләр... Үзем дә беләм. Дизентерия. Күз алдында эри. Хатын да хәсрәтеннән нишләргә белми... Чөгендерне дә җыярга кирәк. Аны да калдырырга ярамый... Аптыраган инде... Без яңадан бүрәнә өстенә утырдык. Вәлимөхәммәт инде коры, төксе кеше түгел, ә бала җанлы, йомшак күңелле, баласы өчен янучы, көюче ата иде. Безгә дә инде ул чит итеп, кашларын җыерып карамый иде. Ахырда без бу егет белән аңлаштык. Аның безгә кашларын җыерып карагының сәбәбе менә нәрсәдән булган икән: моннан бер-ике ел элек колхоз идарәсе аны, башка колхозчылар белән бергә, леспромхозга вакытлы эшкә җибәргән. Егет, күрәсең, анда яхшы, тырышып эшләгән, үзен яраттырган булса кирәк. Леспромхозда аны даими эшкә алып калганнар. Колхоз идарәсе аны кире кайтарырга шактый йөргән. Егетнең сүзенә караганда, төрле сүзләр белән куркытып та бетергәннәр, колхозкай сөрәбез, судка бирәбез, дигәннәр. Безне ул, иң яхшы максатлар белән килгән кешеләрне, суд кешеләре дип уйлаган. Җитмәсә, моннан берничә көн элек без, ул өйдә юк чакта кереп, әйберләрен дә язып чыгып киткән идек. Безнең чыннан да кем икәнне белгәч, егетнең теле ачылып китте. Үзенең тормышы турында сөйләп алды: зарланырлык түгел, диде. Без инде, ике арадагы яхшы мөнәсәбәтне яңадан бозмас өчен, аның леспромхозда күпме акча төшерүен җентекләп сорашып тормадык. Әнисе сүзе белән әйткәндә, аның «аякланып килә» торган яшь хуҗа икәнен аңладык. Әлегә сыеры юклыгын, бары кәҗәсе белән алты баш тавыгы гына барлыгын, быелмы, киләсе елгамы, сыер алачагын да белдек. («Сыерсыз мөмкин түгел!») Хәтта яхшы елларда бакчасыннан ике йөз потлап бәрәңге ала икәнен дә блокнотыбызның бер читенә теркәп куйдык. Без, китәргә дип, урыныбыздан тордык. Егетнең нәрсәдер әйтергә теләве, әйтәсе сүзенең әле бетмәве сизелеп тора иде. Ул, бераз таптанып торганнан соң, ниһаять, әйтте: — Мине колхоздан китә дип шикләнәләр, — диде, кайберәүләрнең аптыратуларын аңлатып бирде.— Нигә китим мин колхоздан? йортым- җирем монда. Хатыным шунда эшли. Үзем бүген-иртәгә кайтырга торам. Бикүледән китәләрме соң!.. Без 'бу урта буйлы, җыйнак гәүдәле, әгәр хәтерем ялгышмаса, кара кашлы, коңгырт күзле егет белән дуслар булып аерылыштык. Без Вәлимөхәммәтләр капкасыннан чыкканда инде кич якынлашкан, күләгәләр озынайган, көн буе җылытып, кыздырып торган кояш нурлары алсуланып һәм сүлпәнләнеп калган иде. Урамнарга, көзге талгынлык белән бергә, тик бу сәгатьләрдә генә була торган ниндидер серле, моңсу тынлык урнашкан. Көндез урам тутырып уйнап йөргән тынгысыз бала- 89 чагалар да каядыр киткәннәр, күренмиләр. Хәтта, бер-берләреннән уздырырга тырышып, мәгънәсез кычкырырга яраткан көзге әтәчләрнең дә тавышлары ишетелми. Алар да тынганнар. Тик авыл уртасында сузылып яткан күлдәге үрдәкләр генә, караңгы төшкәнче рәхәтләнеп уйнап калыйк дигәнсыман, ашыгып-ашыгып чумалар, күл төбеннән нәрсәдер эзлиләр, бакылдашалар... Урамда кеше аз. Я берәр кызның, хатынның, көянтә-чиләк күтәреп, күлмәк итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә атлап, урам коесына суга барганы яисә судан кайтып килгәне күренә. Я нинди дә булса берәр егет велосипед белән узып китә. Я берәр ир кеше, үзенең кадерен, дәрәҗә сен белеп, ашыкмый гына эштән кайтып килә... Морҗалардай зәңгәр-су сыек төтен күтәрелә: самовар куялар, аш пешерәләр... Тын. Тынлык берничә минут шулай дәвам итә. Аннары каяндыр, кырдан, ерактан ниндидер машинаның гүләгәне, шаулаганы ишетелә башлый. Башта ул акрын гыиа, тонык кына булып ишетелә, аннары көчәйгәннән көчәя, якынлаша, авылга килеп керә, һавага, кичке кызгылт нурлар белән аралашып, болытсыман соргылт тузан күтәрелә... Шунда гына син машинаның ялгыз түгел икәнен, ә бер-бер артлы берничә машинаның, станциягә чөгендер төяп узганын күреп каласың. йөк өстенә кызлар, хатыннар менеп утырган. Алар урамда очраган кайберәүләргә, әллә дусларына, әллә туганнарына кулларын болгыйлар. Нәрсәдер әйтеп кычкыралар. Ләкин аларның тавышларын машиналарның гүләве үзе белән бергә алып китә. Машиналар мәктәп янына җитәләр, борылышка кереп, күздән югалалар... Кешеләр эштән кайталар. Шаулашып-гөрләшеп узалар. Көлгән, шаярган тавышлар ишетелә. Авылга яңадан тынлык урнаша. Бу тынлык та озак дәвам итми. Тузан сирпеп, үзенә бер төрле шаулап, гөрләп, көтү кайтып килә: кәҗәләр тоякларын шартлата-шартлата атлап, эшлекле һәм мут кыяфәт белән ашыгып узып китәләр; сыерлар, кайтып килүләрен белдереп, муеннарын сузып мөңгериләр; озын койрыклы сарыклар, төркемләшеп, берберләренә төртеләтөртелә, өйләренә таба ашыгалар; артка калган яисә әниләрен югалткан яшь бәрәннәр еламсырап кычкыралар... Урамда кинәт кешеләр күбәеп китә. Бала-чагаларның черелдек тавышлары яңгырый, кулларына чыбык тотып, чабып узып киткәннәре күренә... Акрын гыиа караңгы төшә. Утлар кабына. Яшьләр клубка ашыгалар. Әллә клубтан, әллә берәрсенең өендәге радиодан җыр тавышы ишетелә. Мәскәүне тыңлыйлар булса кирәк. Сүзләре аңлашылмый, ләкин көе, моңы сине каядыр чакыра, өнди, дулкынландыра. Синең дә шул көйгә кушылып җырлыйсың, җырчылар белән бер сафта барасың, эшлисең, иҗат итәсең килә... Авыл уртасындагы мәйданда, кечкенә бер йортта, колхоз идарәсе. Анда инде берничә сәгатьтән бирле, колхозчылар белән бергә, колхоз председателе Гәрәй Әхмәтвәлиев утыра. Алар колхозның төзелеш планын тикшерәләр, 1958 елда кайсы объектны беренче чиратта башлап җәбәрергә икәне турында киңәшәләр. Үсеп, күтәрелеп барган бу колхозның төзелеш планы шактый зур. Менә алар: тагын бер иген амбары салырга кирәк, колхозга электр кертергә, күп кенә эшләрне механизацияләргә, радиоузел булдырырга, автопоилкалар алып кайтырга, аларны урнаштырырга, фермаларда асылмалы юллар үткәрергә, водопроводны авыл уртасына хәтле җиткерергә, халык өчен колонка куярга, клуб, прав- .чепие тирәсенә бакча утыртырга, парк ясарга һәм башка, һәм башка шуның кебек эшләр эшләргә кирәк... Председатель, кара чәчле, куе кара кашлы, бераз шадрарак йөзле. 30—33 яшьләрендәге егет, менә шулар турында сөйли. — Безнең колхоз бөек Ленин исемендә, — ди ул. — Без колхоз хуҗалыгын һәм колхозчыларыбызның тормышларын шундый итеп күтәрергә тиеш, колхозыбыз үзенең экономикасы белән дә, колхозчыларның көнкүрешләре белән дә бөек Ленинның исеменә лаеклы булсын,— ди Һәм аның зәңгәр-су күзләре ут яктысында нурланып, чаткыланып китә. Бөек Ватан сугышы солдаты булган, анда батырлыклар күрсәткән бу егетнең — Гәрәй Әхмәтвәлиевнең колхозны шундый юл белән алып барачагына, хезмәт фронтында да батырлык күрсәтәчәгенә ышанасың. Колхозчылар әле утыралар, киңәшәләр. Клуб ягыннан да әле яшьләрнең уйнаганнары, көлгәннәре ишетелә. ...Инде төи уртасы якынлашып килә. Тәрәзәләрдә утлар күптән сүнгән. Авыл йокыга талган. Ләкин аның тормышы, аның сулавы һаман дәвам итә. Әнә ерактан, станция ягыннан машина фаралары күренә. Әле тавышлары ишетелми, бары яктылары гына, утлы шарсыман тәгәрәп, басулар өстеннән йөгерә. Бикүлегә кайталармы алар, башка авылгамы? Анысы барыбер. Алар кая гына кайтмасыннар, хәзер, менә бу минутта Бикүлегә таба киләләр, үзләренең фара нурлары белән йоклаган өйләрне бизәп, яктыртып үтәләр... Юк, Бикүлене яратмаска мөмкин түгел! «Бикүледән китәләрме соң!» — дип, Вәлимөхәммәт дөрес әйткән икән. Чыннан да! Бикүледән китәләрме соң? (Бетте.)