Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ УҢЫШЛАР МУЛ БУЛСЫН!

Күптән түгел генә әле без яка язны каршыладык: Октябрь кояшының якты нурларын сибеп кырык беренче языбыз килде. Без аны хезмәт бүләкләре белән, яна хисләр һәм яңа укышлар белән көттек. Ул безнең Беренче май колонналарыбызда әле беренче нурларын балкытып кына тантана итте. Хәзер инде аның җылысы һәм нурлары бакчаларда яшел яфраклар булып шеберди, нефть вышкалары- тирәсендә һәм завод скверларында шау чәчәк булып тирбәлә, басуларда иген диңгезе булып дулкынлана... Яз юлыннан — иҗади хезмәт җиңүләре юлыннан менә инде июнь дә килеп җитте. Яка тырышлыклар аена, матур җәй һәм күңелле сабан туйлары аена кердек. Быелгы елның июне Татарстан язучылары тормышында, гомумән культурабызның үсеш юлында аеруча истәлекле ай булачак. Без иҗат бәйрәмебезгә — дүртенче съездыбызга киләбез. Мәскәү язучыларыныи, тугандаш әдәбиятлар вәкилләренең һәм укучыларыбызның киң катнашы белән, татар әдәбияты турында зур һәм принципиаль сөйләшү уздырыла. Ә сөйлисе сүзләр, уртаклашасы фикерләр, хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Партиянең һәм бөтен халыкның тирән кайгыртучанлыгы һәм даими игътибары нәтиҗәсендә, иҗат кадрларының дөрес үсеш юлларын яктырткан зирәк күрсәтмәләр җирлегендә совет әдәбияты һәм аның сугышчан бер отряды булган татар әдәбияты елдан-ел үсә. Язучылар үзләрен һәр җирдә һәм һәркайчан халык хезмәтенең, халык көрәшенең актив катнашчылары итеп саныйлар, халык язмышы белән яшиләр, заман турында һәм халык турында халык өчен иҗат итәләр. Республикабыз хезмәт ияләре башкарган зур эшләргә, партия җитәкчелегендә халкыбыз хәл иткән мөһим проблемаларга мактаулы һәм аерылгысыз өлеш булып кергән яңа әсәрләребез турында куанып сөйләргә без, һичшиксез, хаклылар. Хәзер Татарстанда промышленность продукциясе 1913 ел белән чагыштырганда 106 тапкырдан күбрәк җитештерелә, хәзер без илгә кара алтынны үзебез генә дә 1913 елда бөтен Россия чыгарганнан күбрәк итеп бирәбез! Шулай дип әйткәндә безнең күз алдыбызга, барыннан да элек, республикабызның социализм эпохасы үстергән һәм тәрбияләгән батыр эшчеләре һәм кыю нефтьчеләре килә. Алар белән бер сафта Казан диңгезен ясаган һәм Казан портын салган, быел гына да халыкка 270 мең квадрат метр яңа торак мәйдан өлгертәчәк төзүчеләр атлый. Шунда ук без узган елда продукцияне аннан элекке ел белән чагыштырганда 90 миллион сумга артыграк биргән машина төзүчеләр һәм прибор эшләүчеләрне, химия һәм азык промышленносте, җиңел һәм җирле промышленность эшчеләрен күрәбез. К 6. .с. Ә." № 6. 81 Шулар, нәкъ менә шул хезмәт батырлары инде, Ибраһим Газиның «Гади кешеләр» һәм Габдрахмаи Әпсәләмовиың «Сүнмәс утлар» романнары битләренә, Шәйхи Маннурның «Җир-әнкәнең сылу кызы» исемле шигъри повестена, Афзал Шамов- ның нефть турындагы очеркларына һәм башка күп кенә әсәрләргә керделәр. Яна үсеш өчен бу әсәрләр үз геройлары белән бер сафта торып көрәшәләр. Язучының цехларда һәм буровойларда үткәргән тынгысыз көннәре һәм җан азыгы булырлык сүзләр сайлагандагы йокысыз төннәре үстергән җимешләр алар. Соңгы еллар авыл хуҗалыгыбызда чиксез зур үзгәреш еллары, муллыкка, продукт җитештерүне бик нык күтәрүгә сикереш еллары булдылар. Игенченең хезмәт активлыгы һәм иҗади инициативасы чамасыз үсте һәм үсә, уй-хисләре һәм эчке дөньясы баеганнан байый. Моның «серен» эзләп баш катырулар һич тә кирәкми, саннарның һәм фактларның үзләре берничә генә сүз әйтсен: 1916 елда Казан губернасы басуларында 140 мең сука тырматкан... Ә үткән елны Татарстанда уҗым чәчүнең 99 процентын тракторлар һәм механизмнар башкарды, бөртекле культураларның 82 процентын комбайннар урып-җый- ды. Җан башына ит, сөт һәм май җитештерү буенча Америка Кушма Штатларын якын арада куып җитү өчен һәр фермада зур ярыш бара. Инде һәр колхозның моторлы гвардиясе — тракторлары һәм комбайннары була. Республикабыз игенчеләре быел менә нинди күрсәткечләр өчен көрәшәләр: гектарыннан уртача Ю центнер бөртекле ашлык уңышы җыеп алырга, һәр гектардай 120 центнер (кайбер колхозларда 300) бәрәңге, 130 центнер (аерым колхозларда 350!) яшелчә, 120 центнер шикәр чөгендере һәм 200 центнер силослык кукуруз уңышы булдырырга; җир мәйданының һәр йөз гектарына уртача 85 центнер сөт һәм 18 центнер ит җитештерергә; мөгезле эре терлекләр санын 15 процентка, дуңгызлар санын 2 тапкырга арттырырга. Бу саннарда бернинди гектар һәм центнерлар белән үлчәп булмый торган, бары тик язучының йөрәк сиземе генә бик ачык күрергә тиешле ничаклы кичереш һәм характерлар, кызыклы мөнәсәбәтләр һәм күңел тибрәнүләре бар! Әйе, язучының йөрәк сиземе бу үзгәрешләрне күрмичә калмады. Бу әдәби чирәм дә зур тырышлвнс белән күтәрелә. Авыл өстендә балкыган йолдызлар яктысында без Фатих Хөснинең яшь механизаторларын күрдек, җәйге челләдә Тихон Журавлев комбайнчылары эшен сокланып күзәттек. Алариы хәзер башка телләргә тәрҗемә итәләр, алар инде берничә телдә сөйләшә. Әмирхан Еникинең символик яңгырашлы «Рәхмәт, иптәшләр!» повестенда терлекче хезмәтенә самими хөрмәт сүзе әйтелде. Афзал Шамов белән Гариф Галиев- нең яңа хикәяләре һәм очеркларындагы яңа образлар, Атилла Расихның «Кыш узар» повесте персонажлары белән Әнвәр Давыдовның «Ферма кызы» шул ук фронтның батыр солдатлары булып истә калыр. Бөек Ватан сугышы героикасын һәм халыкның хезмәт батырлыгын күрсәтеп, яшьләрне патриотик рухта тәрбияли, аларга бүгенгене тирәнрәк аңларга булыша торган «Га- зинур»лар һәм «Ялантау кешелә- ре»нең сафы да елдан-ел тулылана. Риза Ишморат белән Нәкый Исәнбәт халкыбызның якты даны һәм әдәбиятыбызның хаклы мактанычы Муса Җәлил образын тирән кичерешле һәм дулкынландыргыч образ итеп сәхнәгә мендерделәр. Муса турында Гали Хуҗиев, Бруно Зернит, Нәби Дәүлинең поэмалары басылды. Тарихи темадагы яңа әсәрләребезнең күпчелегенә куанычлы һәм отышлы бер нәрсә хас: үткән көннәр материалы аларда бүгенге күзлектән өйрәнелә һәм аңлатыла, персонажлар турында коры биографик информацияләр генә сөйләү һәм аларның тәрҗемәи хәлләре буйлап прогулкалар ясау алымы — кыю кыс р ы кл а на. Ге рой л а р ны ң иҗти м а - гый характеристикасына көчле басым ясала. Яңача сайлап алынган 82 материал яңа композицион корылышны, характерларның тема үсеше белән яңача бәйләнешен, хикәяләүнең яңа темпын һәм интонациясен тудыра. Әхмәт Фәйзи романының Тукае, Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» буйлап революциягә килгән Корбангалиевләр, Алексей Салминның «Иделдә давыл» кичкән геройлары һәм Нәби Дәүлпнең. «Яшәү белән үлем арасында» газапланганда көчле, какшамас рухлы булып калган илдәшләре образлары, безнеңчә, шулай иҗат ителгәннәр. Үткен сатира уклары белән Әб- дүш Ялаяповларны кырган, файдасыз һәм алдаучан «Саз чәчәге»н рәхимсез тәнкыйть уты белән көйдерә торган әсәрләргә укучыларның игътибары гаять зур. Әхмәт Исхак һәм Салих Баттал мәсәлләре, чаянчыларның үткенләнә барган фельетоннары һәм хикәяләре белән бик күп бюрократлар һәм бушбугазлар, әләкчеләр һәм рвачлар чыбыркыланды. Әдәби практика безгә бу жанр осталарының зур иҗади мөмкинлекләре барлыгын, аларның принципиаль позицияләре дөрес, политик тәҗрибәләре зур булуын күрсәтте. Сатираны буталу һәм тайпылулардан, «бөтенесен бергә өеп, үзеңне куркытудан һәм бүтәннәрне куркытырга маташулардан», безнең социалистик чынбарлыкка яла ягулардан, кара лакировкадан саклый торган иң мөһим нәрсә бу. Иҗат осталыгына; Активлыкка < күбрәк игътибар ителсә, укны атып тидерүе бик җиңел булган дорфа һәм даими мишеньнәргә генә төбәү белән артык мавыгылмаса, сатирабыз һәрвакыт көчле һәм авторитетлы жанр булачак. Киеренке хезмәттә узган дүрт елның иҗат продукциясен тулысымча бәяләү түгел, хәтта санап чыгу да кечкенә бу мәкаләдә максат итеп куелмый. Ул продукция, бердән, күп; икенчедән, ул инде хәзер тормышка путевка алган, ул инде укучылар кулында. Безгә алар турында укучы фикерен ишетү кадерле дә, файдалы да. Дүрт елда Татарстанда өч миллионга якын тираж белән ике йөздән артык яңа матур әдәбият әсәрләре бастырып таратылган. Дус һәм киңәшче булып, әйдәп һәм дулкынландырып, борчып һәм уйландырып, шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашып яшәсеннәр өчен халык арасына менә күпме агитатор җибәрелгән! Буровойларга йөреп яки кол хозл арга барып, Идел - ди ңгезне айкап яки суд залларында утырып язган яңа җыр һәм шигырьләр, очерк һәм хикәяләр, пьесалар һәм повестьлар алар. Безнең иң яхшы әсәрләребезгә хәзер образлар һәм уйлануларның тирән булуы, психологик анализның тулылыгы, риторикадан, коры үгет-нәсихәттән арынуга табан үсү шикелле яхшы сыйфатлар характерлы. Тормыш каршылыкларын шомартып яки сылап- сыйпап күрсәтүләр инде кими бара. Характерларның очкынлы вольт дугаларын хәтерләткән бәрелешләре китапларда күбрәк очрый. Бүгенге көннең яңа эчтәлеге өчен кысан һәм тар булган очракларда традицион форма калыплары да кыю җимерелә һәм таркатыла. Шул агитаторларның мактаулы миссиясе ничек үтәлә соң — безнең геройларыбыз китап битләрендә генә ятып калмыймы, тормыш га аларга ияреп яки алар белән янәшә басып алга атлаучылар бармы? Безнең сүзләребез салкын түгелме, алар кешеләр йөрәгендә ялкын дөрләтә аламы? — съезд трибунасыннан әнә шул сорауларга җавап ишетәсе килә. Ул җавапны безгә күп санлы укучылар һәм тәнкыйтьчеләребез әйтергә тиешләр. Үткән ел Мәскәүдә зур уңыш белән узган Декада вакытында әдәбиятыбызның уңай тәҗрибәсенә анализ һәм кайбер йомгаклар ясалды. Мәскәүдә ишеткәннәребез татар әдәбиятының әле хәл ителмәгән проблемалары, үтәлмәгән бурычлары турында кайгыртучан сөйләшүләргә бик яхшы кереш булды. Шул сүзне дәвам итеп, авыруларыбызга дөрес диагноз кую һәм аны дәвалау чараларын билгеләү — безнең съездның бурычы. Бай традицияләре һәм һәрьяклап хөрмәт ителгән талантлы, тәҗрибә 6* 83 ле өлкән язучылары күп булган хәзерге татар әдәбиятыннан укучылар заманның йөрәк тибешен дөрес тыңлап, югары художестволы итеп язылган киң колачлы, монументаль әсәрләр таләп итәргә бик хаклылар. Бу таләп бик җитди куела һәм аңа бары тик җитди эш белән генә җавап бирергә мөмкин. Төп геройлары эпоха һәм халык, хезмәт һәм батырлык булган андый әсәрләр бездә һичшиксез булырга тиеш һәм булыр. Моңарчы язылган кайбер әсәрләрдә урын ала алмаган, «пропискасы булмаган» бүгенге көн геройлары һәм темалар бик күп әле. Далада чирәмнәр, күккә яңа айлар, Баулы тауларында нефть вышкалары күтәрелде, Казан Кремле янында яңа диңгез тудырылды. Ләкин шулар турында әдәбиятта без тел күтәреп әйткән сүзләр аз, бик аз әле. Моның сәбәбе ачык: заман белән адымдаш булып җитә алмыйбыз, еш кына ва- кы й га л а р и ы ң ко й р ы гы н д а сөйрәләбез, теге яки бу мәсьәләне тормыш үзе хәл иткәнне көтеп ятабыз. Тормышка разведка ясый торган сугышчан жанрларның берсенә — очеркка соңгы еллардагы игътибарсызлыгыбыз гына да моны бик ачык раслый. Үткән елны, мәсәлән, «Совет әдәбияты» журналында язучыларның нибары ике очеркы күренде. Аның да берсе Башкортстанда кунак булып йөрүләр турында иде... Халыкны бүген борчыган, халык бүген хәл иткән һәм хәл итәргә тиешле актуаль мәсьәләләр турында язучының бүгенге чыгышы, бүгенге хикәясе яки шигыре матбугат битләрендә бик сирәк кунакка әйләнде. Ә менә, киресенчә, теге яки бу бәйрәм, я булмаса юбилей турында канцелярия документы теле белән язылган төссез һәм тозсыз язмалар, «газета шигыре» дип бик хаклы кимсетелгән нәрсәләр һаман саен диярлек күзгә чалынып тора әле. Поэзиянең сугышчанлыгы кимеде, хәзерге шигырьдә гражданлык пафосы җитенкерәми, шагыйрьләр интим лирика белән артык мавыгалар дигән сүзләр соңгы вакытта шактый куерды. Безнеңчә, бу мәсьәләнең ике ягы бар һәм съездда шуларның икесен янәшә куеп сөйләргә кирәк. Безгә лирика, аның һәртөрле формасы кирәк! Кешене тормышның төп үзәненнән әйдәп бара, аның кипкән чокырларына һәм коры елгаларына кертеп адаштырмый торган лирика — һәм политик, һәм публицистик, һәм интим лирика — бик кирәк безгә! Ләкин шул ук вакытта Горький әйткән икенче хакыйкатьне дә онытырга ярамый: «Без яшәгән илгә һәм безнең атмосферага эпика х^с... Мин шигырьләрнең сюжетлылыгын, ал арның конкрет, тарихи эчтәлекле булуын бик таләп итәм». Бүгенге көннең көрәшче һәм җиңүче героен, куана да һәм тирән йөрәк тетрәнүләре дә кичерә белгән, ялгыша да һәм кыен хәлләрдә калгач та җиңеп чыга торган геройларны күрсәтү драматургиядә бигрәк тә җитәрлек түгел. Сәхнәләрне көнкүрештәге вак аңлашылмаучылыкларны, семьяның вак-төяк ызгышларын гына ләззәтләнеп тасвирлаган пьесалар агымы баскан очраклар бездә юк түгел бит. Дөрес, безгә барлык темаларны яктыртырга кирәк, ләкин тамашачыга алар зур социаль яңгырашны һәм художестволы зур гомумиләштерүләр сүзен ишеттерергә тиеш. Тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләребезнең һаман да әле әдәбиятның хәзерге проблемаларын җентекләп өйрәнүгә якынаеп җиткәннәре юк. Әдәби осталык мәсьәләләре аз күтәрелә, бүгенге әдәби процессның күп кенә күренешләренә тиешенчә бәя бирелми. Язучыларның автор да, тәнкыйтьче дә булып эшләве гадәткә кереп бара. Чөнки тәнкыйтьче аягы басмаган утраулар булып күп еллар буена яши биргән аерым жанрлар яки проблемалар гына түгел, хәтта тәнкыйтьчеләр әле гомумән күрмәгән бөтен бер материклар да бар. Язучыларның шул бушлыкны үзләре тулыландырырга тырышулары бик табигый. Тәнкыйть читләтеп үткән материкларның берсе — безнең балалар әдәбияты. Татар балалар әдәбиятының яшь һәм нәни укучылар таләбен әле канәгатьләндереп җиткерә алмавы турында без үткән елның көзендә җитди сөйләштек, ләкин тәнкыйтьче 84 ләр аңа катнашмады. Җитди сөйләшүләрдән соң да әле бу өлкәдә төпле тикшерү һәм гыйльми аналйзлар алып барылмый. Ә анализлыйсы һәм пропагандалыйсы әсәрләр шактый. Үткән бер ел эчендә генә дә Гариф Гобәй, Әминә Бикчәнтәева, Ләбибә Ихсановаларның яңа повестьлары күренде, дистәләп яңа шигырь һәм хикәяләр чыкты. Балалар әдәбиятына шундый ук игътибарсызлык китап нәшриятында әле һаман да яши. Китапларны редакцияләү сыйфатын яхшырту һәм бастырып чыгару срокларын кыскарту өчен көрәш җитәрлек түгел. Язучыларны, китап авторларын, бу хәл борчымый кала алмый. Редакторларның иҗади квалификацияләрен күтәрү һәм һәрьяклап уйланылган бай эчтәлекле тематик планнар һәм системалы зур перспектив план төзү эшендә нәшриятка безнең эшлекле ярдәмебез бик кирәк. Иҗади хезмәтнең алгебрасы һәм югары математикасында гына түгел, гади арифметикасында да язучының эше бар. Ләкин матур әдәбият китапларының тиражы, аларның укучы арасында ничек тиз һәм нинди күләмдә таратылуы мәсьәләләре белән без әле якыннан кызыксынмадык. Ә бит укучы белән көндәлек элемтә ныгытылганда гына, Горький әйткәнчә, автор белән укучы арасында бер- берсенә чын йөрәктән ышану булганда гына, чын мәгънәсендә сәнгатьчә әсәрләр туа ала. Китап укучыларның әдәби зәвыгын үстерү, матур әдәбият тарату, мәктәпләрдә тел һәм әдәбият укытуны яхшырту шикелле бик мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә язучылар җәмәгатьчелеге инициатор да һәм актив катнашчы да булырга тиеш. Чөнки художестволы иҗатны киң пропагандалау юлы белән яңа, яшь язучылар тәрбияләү бурычы безгә йөкл этелгән. Ел саен яңа язлар килеп җирне яшәртмәсә һәм яңа бизәкләр белән баетмаса—җирдә тормыш гаҗәп ярлы һәм перспективасыз булыр иде! Әдәбиятта да нәкъ менә шулай. Яңа талант шытымнары, яңа иҗат үсентеләре күтәрелә һәм калка барып, аны туктаусыз яшәртеп, аңа көч һәм куәт өстәп торалар. Өченче съезддан соң үткән дүрт ел эчендә сафларыбызга өч дистәгә якын яңа язучы килүе, әлбәттә, куанычлы факт. Үзенчәлекле тавышлары белән хорыбызга кушылган Гариф Ахунов һәм Рафаил Төхфәтул- лин, Илдар Ю.зеев һәм Хисам Кама- ловлар — әдәбиятыбызның чын яшьлеге ул. Ләкин бай традицияле татар әдәбиятының уңдырышлы туфрагында яңа шытым һәм үсентеләр тагын да күбрәк үсә алыр һәм үсәргә тиешләр нде. Моның өчен исә аларга өлкән язучыларның йөрәк җылысын һәм тәҗрибә ләйсәннәрен күбрәк сибү шарт. Танылган һәр язучының әдәбиятка үзе җитәкләп китергән теге яки бу шәкерте яки шефы бар дип мактана алмыйбыз әле без, чөнки андыйлар бик сирәк. Ә бит яшьләр белән эшләүдә төп принцип итеп кулга кулъязма тотып конкрет эшләүне, беренче китаплар чыгарышуны, әдәбиятта җиңел җиңүләр була алмавын һәр яшь иптәшнең канына сеңдерүне, әдәби осталыкка өйрәтүне, масаюлардан һәм тыйнаксызлык- лардаи кисәтүне алырга кирәк. Бу мактаулы хезмәт һәркемнән чиксез зур игътибарлылык һәм киң күңеллелек, зур түзем һәм югары такт таләп итә. Ә менә шагыйрь Салих Батталиың съезд алдыннан яшьләр иҗатына ясаган бер күзәтүендә нәкъ менә шул сыйфатларның җитмәвен күрдек. Шагыйрьнең бик яхшы нияте бар, башлап язучыларга ул: тыйнак һәм тырыш булыгыз, үзегезнең иҗат йөзегез саналган шигырьне шапшак эшләмәгез, — дип әйтергә алынган. Ләкин поэтик яктан дәлилләп һәм җитәрлек исбатлап әйтелмәгән бу фикер күзәтүдә бик сәер һәм коры приказ булып кына яңгырый: янәсе редакцияләргә һәм консультантларга озын, сыек, төче шигырьләр җибәрмәгез, бер-берегезнең адресын белешеп, сезгә (димәк, башлап язучыларга) үзара гына язышырга кирәк, ә газеталар сездән Һади Такташ һәм Муса Җәлилнекеләр кебек көчле шигырьләр генә көтә... Беләсе иде: кулына беренче тап кыр каләм алганда Салих Баттал шулай эшли алдымы икән? Безнеңчә, ул да шигырьләрен редакцияләргә җибәргәндер һәм консультацияләр алгандыр шикелле. Өлкән иптәшләре аңа иҗатының уңышлы һәм кимчелекле якларын анализлап күрсәтеп киңәшләр әйткәндер. Шулай итмәгәндә үзенең беренче әсәрләре сыекмы, сыек түгелме, төчеме, төче түгелме икәнен башлап язучы каян белер иде соң... Әгәр әдәбиятка баштан ук инде Такташ яки Муса Җәлил шикелле «көчле яза» белүчеләр килсә һәм килә алса, әдәби алмаш турында кайгырту, яшьләр белән эшләү, алар иҗатына күзәтүләр язу бурычы гомумән безнең өстән төшәр иде. Ләкин тормыш хакыйкате алай түгел шул. Яшьләргә булышырга, аларга әдәбият дәресләре бирергә һәм тәҗрибә уртаклашырга туры килә. Шуңа күрә дә Салих Батталның күзәтүен укыганда башлап язучыларның күз алдына менә шундыйрак бер картина килгәндер шикелле: кемдер берәү әдәби осталык биеклеге дигән биек тау башына менеп алган һәм болытларга карап тора. Тау итәгендәге- ләр, курка-курка гына бүрекләрен салып, аңа баш иеп үтәләр һәм югарыдан аларга нәрсәдер акырган тавыш ишетелә. Ләкин тавыш чамасыз сәер һәм аңардан беркем дә бернәрсә дә аңламый... Яшьләр белән игътибарлы һәм аңлаешлы, эчтәлекле һәм эшлекле сөйләшү үрнәкләрен Горькийлар белән Тукайлар, Маяковскийлар белән Такташларның иҗат практикасы бик яхшы күрсәтә. Әдәбиятыбызның киләчәге турында съезддагы сөйләшүләр өчен дә һәм көндәлек эшебездә дә безгә әнә шул практиканы сайларга, шуны үстерергә кирәк! Якты һәм җылы җәй аенда, «партияле китапларыбызның күп санлы томнарын күтәреп», без чираттагы съездга килдек. Күктә дә кояш һәм күңелләрдә дә кояш. Табигать тә елмая һәм кешеләр дә елмаялар. Бакчаларда алмагачлар һәм басуларда куе игеннәр шаулый. Уңышлар һичшиксез мул булачак! Әдәби уңышларыбыз да шулай мул булсын өчен тырышып, бик тырышып, нәтиҗәле итеп эшләргә кирәк. Ә тырышлыгыбызның, тынгысыз хезмәтебезнең— армый-талмый юл йөрүләрнең һәм төн йокылары калдырып каләм тибрәтүләрнең, ниһаять, съездларыбыз һәм сөйләшүләребезнең күңелле һәм кыйммәтле нәтиҗәсе безнең яңа китапларыбыз булыр.