* БӘЙГЕ
Дулкынлана диңгез шикелле Шау-гөр килеп дала, Сайлый халык монда үз шагыйрен, Бик зур бәйге бара. Килеп чыга халык алдына, — Бер дә китми исе,— Озын итеп һәм күп яза торган Шагыйрьләрнең берсе. Аңа сөйлисе юк, мәгърур генә Күзен йөртә бары, Аның өчен сөйли алып килгән Йөк-йөк китаплары. Гаҗәпләнә халык, башын селки: — Күп язган бу, әйе! Шуның белән бәя тәмам була, Дәвам итә бәйге. Килеп чыга берәү, башын ия, Купшы гына туктап, Кул астында яшел хәтфә тышлы Тик бер генә китап. — Мин аз язам,— ди ул,— язганнарым Җәүһәр кебек чикле. Алар бар да шушы китапчыкта, Ул һәрвакыт бикле. Кем теләсә шуңа ачылмый ул, Ул ачыла сирәк, Аны ачар өчен бик-бик нечкә Шигъри ачкыч кирәк... һәм ул китә килеп кергәндәге Өлгерлеге белән, Чөнки халык кызыксынмый аның Серлелеге белән. Мәтәлчекләр ясап, сикергәләп Килеп керә берсе: 122 Бусы инде аңа хәтле кергән Шагыйрьләрнең киресе. Бер-берсенә юри ятышмаган Сүзләр таба уйлап, Алмаш-тилмәш чөеп ал арны, Алып китә уйнап. Тагын керә берсе: «шигыренең» Бөтен җире җитеш, Үлчәү дә бар, рифма да урынында, йөрәктә генә тик эш. Янә берәү керә бик өметсез «Шигырьләре» белән. Тик хәйләкәр икән, үзе белән Җырчы алып килгән. Халык җырны котлый, көйне язган Музыкантны мактый. Шагыйрь чыгып башын ия, аңа Берәү дә кул чапмый. Бәйге сүлпәнләнә, халык инде Җыена таралырга, Шагыйрьләрдән, шигырьләрдән алҗып, Бераз хәл алырга. Кинәт Бик күп кошлар кузгалгандай Алкыш күтәрелә, Менеп баса уйчан гына берәү Халык мөнбәренә. Аның йөк-йөк түгел, кулында Бер китабы да юк, Җырлаучы да алып килмәгән ул, Басынкы һәм аек. Халык тыңлый аның сүз агышын Сусагандай йотып, Халык тыңлый колак җитмәгәнне Күңеле белән тотып. Әйтерсең ул тик ялгызы монда, — Үлеп тынган дала, Кинәт шагыйрь оныта шигырь юлын һәм уйланып кала. Гөж килеп җил дала өстеннән Бер искәндәй булды, — Бу — кешеләр әйтеп бирде аңа Онытыл га н юл ны. Аның шигырьләрен халык күптән Ятка белә икән, Бер сүзен дә җуймый, күңелендә Саклап килә икән... Дулкынлана диңгез шикелле, Шау-гөр килеп дала, Халык котлый шулай үз шагыйрен, Бик зур бәйге бара!