Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ОСТАСЫ

Безнең балалар әдәбияты тарихында аеруча әһәмиятле һәм күренекле урын алган хөрмәтле язучы- ларыбызиың берсе — Абдулла Алиш. Аның моннан күп еллар элек оста каләм белән язылган әсәрләре бүгенге көндә дә зурлар һәм балалар тарафыннан яратып укылалар. Бигрәк тә аның «Ана әкиятләре»н кемнәр генә укып сокланмаган! А. Алиш элегрәк зурлар өчен яза башлаган булса да, нигездә ул үзен балалар әдәбияты остасы итеп танытты. Аның таланты балалар әдәбияты өлкәсендә тулырак ачылды. А. Алишның иң күп басылган һәм иң күп таралган әсәрләре мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышланганнар. Аның күптән түгел басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»еX өчен дә бу бик характерлы. Бу җыентыкка язучының унтугыз әкияте, унбер хикәясе, ике пьесасы һәм иң соңгы әсәрләреннән унике шигыре кергән. Г. Кашшафның «Язучы һәм көрәшче» исемле кереш мәкаләсе, А. Әхмәтнең истәлеге бирелгән. Г. Кашшаф мәкаләсен А. Алиш иҗаты турындагы беренче уңышлы хезмәт дип әйтергә кирәк. «А. Алиш балалар әдәбиятының да иң җаваплы, иң авыр өлкәсен сайлады, — дип яза Г. Кашшаф.— Ул мәктәп яшендәге балалар өчен түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язды, меңнәрчә аналарга һәм балалар бакчасында яшәүчеләргә үзенең ярдәм кулын сузды. Бу өлкәдә эшләүнең, барлык авырлыкла- рыннан тыш, тагын бер ягы бар: бу хезмәт күләме белән кечкенә, әһәмияте белән әйтеп бетермәсләк зур һәм ул хезмәт инә белән кое казуга тиң... Аңа да карамастан, Абдулла Алиш елдан-ел X Абдулла Алиш. Сайланма әсәрләр. Төзүчесе А. Әхмәт, Татарстан китап нәшрияты. 1957 ел, 240 бит, бәясе 5 сум 75 тиен. балаларга якыная, елдан-ел аның бу эшкә мәхәббәте үсә бара». Хак сүз. А. Алиш чын күңелдән бирелеп иҗат итүче, таләпчәнлеге, кечкенәләр турында кайгыртуы күп кенә язучыларыбыз өчен үрнәк булырлык. Дөрес, ул мәктәп балалары өчен дә уңышлы әсәрләр бирде («Термометр», «Кадыйр Бикмуллинның җинаяте», «Берлин» хикәяләре, «йолдыз» пьесасы һ. б.). Ләкин аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләре аеруча зур уңышка иреште. «Сертотмас үрдәк», «Капкорсак патша», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Бозлар—явызлар» һ. б. әкиятләрен без бик яхшы хәтерлибез. Алар бала күңеленә сеңәрлек, кызык, аңлаешлы итеп иҗат ителгәннәр. Язучы мондый әсәрләрен әкият дип атый. Ләкин нинди әкиятләр алар? А. Алиш үзенең әкиятләрен тудырганда ясалма сюжетган, төрле уйдырмалардан саклана. Ул халык иҗатына мөрәҗәгать итә, аның традицияләрен, гадилеген, үткенлеген, тапкырлыгын тирәнтен аңлап һәм хис итеп яза. Аның әкиятләре халык иҗатындагы тормыш-көнкүреш, еш кына аллегорик образларга корылган әкият жанрына якын. А. Алиш әкиятләрендә кеше ышанмаслык могҗизалар, фантастик әйберләр сирәк очрый. Ул вакыйгаларны бик реаль итеп, хәзерге тормыш фактлары, хәлләре белән бәй д в и п дуг* а в <✓ 118 ли, халыкның җанлы образлы теле белән тасвирлый. Аның куяны, бүресе, аты, аюы һ. б. бик реаль, тормышча; язучы аларга кешеләр өчен хас булган сыйфатларны да өстәп, аллегорик мәгънә биреп, конкрет мораль-этик тәрбия мәсьәләләре куя һәм яңа эчтәлек ача. Язучы балаларны батыр, эшчән, тәртипле, иптәшкә ярдәмчән, туган илен һәм халкын сөюче патриот кеше — гражданин булып үсәргә өнди һәм балаларда әнә шул сыйфатларны тәрбияли. А. Алиш үзенең әсәрләрендә коры үгет-нәсихәт сөйләми, баланың күңелен, ихтыярын көчләми, аның дидактик таләпләре, фикерләре җанлы образлар, мавыктыргыч вакыйгалар аркылы бирелә, ягъни әсәрнең эчке тәрбияви йогынтысы чын художество чаралары аркылы ясала. А. Алишның халык әкиятләрендәге традицион алымнардан да иҗади, оста файдалана белүе «Сертот- мас үрдәк», «Капкорсак патша» һ. б. әкиятләрендә бик ачык күренә. «Капкорсак патша» әкияте чын мәгънәсендә традицион халык әкиятләре стилендә язылган. Аның башланып китүе дә нәкъ халык әкияте рухында (сүзләр сайланышына, ритмикага, эчке юморга игътибар биреп): «Әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәдник булган заманда бер патша яшәгән, ди». Шуннан соң инде язучы хезмәтчел халыкның канын эчеп яшәүче явыз патша Капкорсак һәм аның ярдәмчеләре, байлар турында сөйли, аларның рәхимсез, комсыз булуларын, халык җилкәсендә яшәүләрен сурәтли. Балалар, «Капкорсак патша» әкиятен укып яки укыганны тыңлап, патшаларның әшәкелекләрен һәм аларга каршы чыккан ак күңелле, батыр йөрәкле, осталар остасы Бикзирәк кебек кешеләрнең көчен, көрәшен күрәләр һәм, табигый, үзләренчә, моны хәзерге бәхетле тормышлары белән чагыштыралар. Патшалар юк ителгәч, әкияттә әйтелгәнчә, «гөлгә төренгән ил, дөньяда иң бәхетле, иң матур ил» — яңа ил туа. Халыкның азатлык өчен көрәше, халык революциясе кебек гаять тирән иҗтпмагый-политик мәсьәләгә бәйләнгән фикерне язучы әкият теле, әкият сурәтләре аркылы бала күңеленә сеңәрлек итеп бирә. А. Алиш сурәтләү чараларын да хәзерге җанлы телебез хәзинәсеннән ала. А. Алиш әкиятләренең художество осталыгы бәхәссез. Ул телдә төгәллеккә, музыкальлеккә ирешә, ул әсәрен шигъри яктан да эшли, аның җөмләләре эчке рифма белән тулы, аның шулай ук ритмикасы да бар. Бу — аның әсәрләренә аһәңлелек бирә, укуны җиңеләйтә, нәтиҗәдә — әсәрне хәтердә калдыру уңайлы була», — дип яза Г. Кашшаф. Бу бик дөрес күзәтү. Алиш әсәрләренең теле гади, җыйнак, халыкчан. Моңа тел өстендә җитди эшләгәндә генә ирешеп була. Җөмләләрнең эчке ритмикасы, конкрет һәм җиңел аңлаешлы булулары, урыны- урыны белән, чама үлчәвен сизеп, эчке рифмалар да куллануы Алишның әкиятләренә җанлылык кертәләр. эмоциональ көчен арттыралар. А. Алишның кечкенәләр өчен язган хикәяләре дә, художество сыйфатлары белән, әкиятләреннән түбән түгел. «Чуар тавык», «Әбиләргә кунакка» һәм «Утлы йомырка» кебек кыска, җыйнак кына эшләнгән миниатюрпарчаларында балаларны шатландырырлык, йөзләрендә сабыйларча елмаю уятырлык, гыйбрәт алырлык никадәр йөрәк җылысы һәм эчке мәгънә бар! Алишның балалар психологиясен аңлап, алар- иың үзенчәлекле үз телләре белән иҗат итүенә сокланасың. Сайланма әсәрләр җыентыгына, кызганычка каршы, А. Алишның кайбер әсәрләре, иң яхшы тәрҗемә үрнәкләре нигәдер кертелмәгән. Безнеңчә, аерым кимчелекләренә карамастан, «Якты күл буе» повестен да онытмаска иде. Җыентыкны төзүче нигәдер «Сертотмас үрдәк» һәм «йолдыз» пьесасын бирү белән генә чикләнгән. А. Әхмәт белән бергә язылган «Күршеләр» һәм «Йөрәк ялкыны» пьесалары да Алиш иҗаты мирасында урып табарга тиешләр. А. Әхмәт ярым көлү төсендә «Йөрәк 119 ялкыны» турында: «Исеме ялкын булса да, үзе салкын булган ахры», — ди. Мондый «аңлату» һәм «бәя бирү» белән дә килешәсе килми, чөнки ул җитди сүз түгел. Ул пьеса сугышка кадәр үк бергә иҗат ителгән икән, нигә А. Әхмәткә аны яңадан карап чыкмаска һәм «җан кертү» турында уйламаска? Бу каләмдәш иптәшеңә бер хөрмәт билгесе дә булыр иде. Дөрес, җыентык сайланма итеп хәзерләнгән, тулырагы бәлки киләчәктә булыр әле. «Сайланма» да бирелгән кадәресе бик әһәмиятле һәм кыйммәтле. А. Алиш әсәрләрен укыганда, тере Алиш, үзенә таләпчән, эзләнүчән һәм тыйнак язучыбыз, балаларның сөекле дусты күз алдыбызга килеп баса. Ул үзенең халкын, туган илен сөюче язучыларыбызның берсе иде. Ул Бөек Ватан сугышының солдаты булып йөргән көннәрендә дә иҗат һәм көрәш дәрте белән янды. Фашистлар кулына эләккәч тә, ул көрәшче совет кешесе булып калды, Муса Җәлил белән бергә, авыр шартларда көрәшне дәвам итте, йөрәк каны белән язылган шигырьләрен калдырды. Абдулла Алиш соңгы шигырьләренең берсендә горурлык белән әйтә: Көрәш куа утлы давыл бөркеп, Үлем кайный тирә-ягымда. «Ничек килер үлем?» — дигән сорау, һич килмәде минем башыма... Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә. Сайланма әсәрләр җыентыгында шигырьләр бүлеге бар. Анда ни бары унике шигырь. Әмма алар гади шигырьләр генә түгел, алар совет кешесенең көрәш документлары һәм васыятьләре. Бу шигырьләрдә безнең кешеләрнең, шул исәптән язучыларның да, рухи матурлыгы, җиңелмәслек рухи көче чагылган. «Туган илгә», «Ике улььм бар», «Ярканат», «Көтмә инде, көтмә», «Кояш каршылау» һ. б. — чын поэзия әсәрләре. Г. Кашшаф үзенең кереш мәкаләсендә А. Алиш шигырьләренең ничек табылу тарихын да яктыртып үтә, язучының соңгы көннәре турында укучы өчен бик әһәмиятле яңа детальләр китерә. Мәкаләдә Алишның бу шигырьләреннән тыш, тагын башка әсәрләре дә булу ихтималы искәртелә, ике-өч дәфтәре булганлыгы телгә алына. Үкенечкә каршы, аларның язмышы әле билгеле түгел икән. Димәк, алда — эзләп табу бурычы тора. Сайланма әсәрләрнең чыгуы кадерле язучыбыз өчен яхшы истәлек. Зурлар да, балалар да аны шатланып каршы алдылар. Киләчәктә А. Алишның иҗат мирасы тагын да тулырак тупланыр һәм киңрәк өйрәнелер дип ышанабыз.