Логотип Казан Утлары
Роман

ЖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ

 

Икенче бүлек

III

Чынлап та, күңеле дөрес сизенгән булды ахры Зәйтүнәнең. Шул көнне, бәке буенда су алып торганда, иптәш кызы Халисә аңа яңа хәбәр әйтте: — Авылга тегүчеләр килгән, берсе яшь кенә егет, безнең кодагый абыстайларга керделәр, — диде ул, сүз арасында әллә ничек теленә килеп. Кичәге көн бүгенгесенә, бүгенгесе иртәгесенә эчпошыргыч дәрәҗәдә охшап торганга, аулак өйләрдән һәм кара мунчалардан бүтән күңел ачар урын булмаганга, яшьләр кечкенә генә яңалыкны да игътибарсыз калдырмыйлар, бер-берсенә җиткереп торалар иде. Шунлыктан, хәтта авылга тегүчеләр килү дә су юлында сөйләрлек бер яңалык булды. Ул тегүче дигәннәренең берсе япьяшь егет тә булып чыккач, бусы инде кызлар өчен бигрәк тә. Ләкин Зәйтүнә үзенең гадәттәге тыйнаклыгын югалтмады, тегүчеләр килгән дигән хәбәрне ишетеп эчтән бик канатланса да, тышка чыгармады, серне бирмәскә тырышты. — Килсәләр тагын. Быел безнең берни дә тектерәсебез юк, — диде ул, кырт кына итеп. Ләкин, чынлыкта, аның өчен бу хәбәр шунда су буенда ук коелып кала торган булмады, ул көннең-көн буе, кая басканын белмичә, шул турыда уйлап йөрде. Эшен йөгерә-йөгерә эшли, кеше белән туктап сөйләшә алмый, үги анасының күзенә туры карарга кыймый, бер үк вакытта курка һәм нәрсәдәндер оялган кебек була иде. Куркуы — «ул түгелдер» дип шикләнүеннән булса, оялуы нилектән икәнлеген ул үзе дә белми һәм, яхшылабрак уйлаганда, аның оялырлык сәбәбе дә юк иде. Ләкин купшынган яшь күңел акыл ясап куйган әрҗәгә генә сыеп кала алмый, аның үзенең законы бар, ул бер үк вакытта ашкына һәм куркына, дулый һәм тын гына сөенә иде... Суын китереп, абзар-кура арасында карыйсы эшләрен карап, өйгә кергәч, тиз генә чәчен тарап үрде, яшереп куйган җиреннән көзге кый- пылчыгы, кершән-иннек алып, үги анасы күрмәгәндә генә бизәнмәкче булды. Ләкин, нишләптер, сөртмичә кире куйды, нәрсәгә икәнен үзе дә белмәстән, барып әнисеннән калган сандыкка тыгылды. Чүпрәк-чапрак арасында актарына торгач, гаре җебе белән чигелгән бер кулъяулыгы табып, аңа озак кына карап торды да янә урынына куйды. Аннары барып бишмәтенә ябышты, киенде, чишенеп ташлады, тагын киенде. Күренеп тора, су юлында ишеткән хәбәр тынгысыз ут булып кызңың йөрәгенә үрләп бара иде. Хәтта ул, бер шулай батыраеп китещ түбән оч 1 Дәвамы. Башы журналыбызның 1. 2 саннарында. i::.i . •: 4 тагы Гарифә апаларына төшеп, азрак утырып менәргә дә сорамакчы булган иде дә, үги ана моны әллә ни дип карар, юкларны күпертеп, әтисенә җиткерер, дип шикләнеп, ул фикереннән кире кайтты. Габдулла абзый үзе киткәндә, кызга күз-колак булырга әйтеп, хатынын нык кына кисәтеп киткән иде. Болай да юкны бар итеп, тырнак астыннан кер эзләп йөргән үги ана өчен иренен, бу кисәтүе менә дигән сәбәп булды. Ул хәзер Зәйтүнәгә сулыш алырга да ирек бирми, чак кына бер гаеп тапса, хәтта суга барган җирендә азрак торып кайтса да, аны нык кына элеп ала, «Менә атаң кайткач үзе сөйләшер», «ААенә атаң гына кайтсын» дип, берөзлексез шелтәли-пги иде. Ә Зәйтүнәнең исә кеше арасына да керәсе килә, кеше кигәнне кияргә дә тели, кыскасы, иптәш кызларыннан калып, гел өйдә, үги анасының талкысы астында гына утыру аны бик туйдырган иде. Җитмәсә тагын, әнә. Халисә дигәннәре кызның күңеленә ләззәтле шом салып китте. «Әгәр дә чыннан да ул булса...» дип, үзенә-үзе эченнән генә эндәшеп, кодрәтләнеп куя иде кызый. Ләкин шунда ук үзенең, хәтта ул булса да, әллә ни эшли алмаячагын, читлектәге кош кебек, атылыпбәрелеп дүрт стена арасында чапаланудан узмаячагын уйлап, гаҗизләнеп кала һәм соңыннан бөтенесен бер нәрсәгә — үзенең бәхете юклыкка кайтарып, язмышына үпкәләргә тотына иде. «Бәхетем булса, әни дә үлмәс иде минем»,— дип куя иде. Әнә шулай иңрәп тынып калулар, өметсезлекләр, караңгы уйлар астыннан кинәт мәгънәсе аның үзенә дә ачык булмаган ниндидер яшерен сөенеч туа, моның нәрсәдән икәнлеген һәм кая алып барачагын Зәйтүнә белми, ләкин сөенеч туа. Күңелне кытыклап һәм әллә кайларга чакырып, аның баш очында әйләнеп йөргәндәй була, һәм Зәйтүнә, әнә шул яшерен сөенечне тоюдан, үзенең яшьлеген, тулылыгын тоюдан рәхәтләнеп, эш арасында әледәнәле: Алтын алкалар колакта, тамчылары беләктә, Үзең булсаң да еракта, мәхәббәтең йөрәктә, — дип әкрен генә җырлап җибәргәли иде. Ә бүген инде ул бөтенләй ал- гысыды, гел генә җырлыйсы килеп тора. Тик ул кайчан гына җырлый башламасын, шуны гына сагалап торган кебек, тып итеп үги ана кереп җитә һәм «Өйдән фәрештәләр качырып, авыз күтәреп җырлап утырма- саң, эш беткәндер шул» дигән сүзләр белән кызны яңадан битәрләргә тотына иде. Күңелнең яшерен сөенеч тоюы тикмәгә булмаган икән, төшлек чәен әчеп утырганда, аларга гомердә кермәгән кеше — Гыйззи килеп керде. Ике хатын, исәнлек-саулык сорашып, күрше-күлән белән кызыксынып, үзара бер гөрләшеп алдылар. Зәйтүнә бу вакытта кече якта бияләй бәйләп утырды. Хәер, ул бүтәнчә булдыра да алмады, чөнки ишектә Гыйззинең күренүе белән, ул, эшнең нидә булганлыгын чама белән булса да сизенеп, шатлык катнаш оялудан кура җиләгедәй кызара башлаган иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, бит алмалары кызышып яна иде пәм, гомумән, аңа ничектер уңайсыз, өйне тарая башлаган кебек хис итә иде. Кинәт теле тотлыгып, әйтер сүзен әйтә алмас була яки, тагыл да хәтәррәге, нәрсәнедер, һич тә кирәкмәс бер сүзне әйтеп, Гыйззинең кочагына ташланырга әзер тора иде. Гыйззи, башта бик зурдан кубып, ераклардан сораштырып, үрдәк күк лыкылдарга тотынса да, чәйгә утырып тормады, «Йомышым Габдулла абзыйда иде, ул кайткач бер әйләнермен әле» дигән булып, ишеккә борылды. Бу тизлек үзе үк кызны өметләндерә иде. Зәйтүнә, аны озата чыккан булып, капка төбенә чаклы ияреп чыкты һәм алар шунда тиз генә аңлашып алдылар: — Барып кайт та барып кайт, дип колак итемне ашап бетерде, Зәйтүнә җаным. Шундый иләмсез үскән, шундый тазарган... Мин башта танымый тордым. 5 Зәйтүнә, Гыйззинең.бу өзек-өзек сүзләреннән берни дә аңламаган төсле кыланып: — Кемне әйтәсең, Гыйззи апа? Әллә Сәлимгәрәй абый кайттымы?— дип сорый башлагач, Гыйззи, егет белән кыз арасында йөреп өйрәнгән хәйләкәр хатыннарга хас көлү белән көлеп, Зәйтүнәгә беравык вакыт текәлеп карап торды. — Торган булма, ичмасам, сөйләнеп. Күзләрең әйтә, ишеткәнсеңдер әле үзең дә, Сәпәр килде ич, теге вакыттагы... — Нәрсә дигән сүз соң ул «теге вакыттагы»? Аңламыйм. — Кояштыр-газыйм, ишеткән... үзе дә ишеткән, күзләреннән күрәм. Торган була ачу китереп, — дип, шактый ук күтәренке тавыш белән кычкырып җибәрде Гыйззи һәм алар, икесе дә бердән коелып төшкәндәй булып, шунда ук тынып та калдылар. Ялкынлы яшь йөрәкләр арасындагы дәрт Гыйззипең үзенә дә йоккан, ул, шулай ук, күп сөйләшеп тора алмый, «кил булгач кил»ие генә белә. — Минем сүзгә ышанмыйсың икән, менә хаты да бар. Кечкенә генә, — диде ул, ниһаять, һәм кызның оялудан комач кебек кызаруын күрде дә, хат кисәген аның учына салып, үзе тиз генә китеп барды. Почмаклап төрелгән бу кәгазь кисәге кинәт Зәйтүнәнең күңелен алгысытып җибәрде. Хат кисәген әле кулына алып, әле оек балтырына, әле алъяпкыч күкрәге астына яшереп, нишләтергә белмичә, байтак кына әвәләп йөрткәч, ниһаять, сарык абзарына качып, шунда, караңгылы- яктылы почмакта, сарыкларның гаҗәпләнеп карап торуларына да исе китмәстән, хәрефләрен көчкә-көчкә генә җыеп, мең бәла белән укып / чыкты. Язуы чатлы-ботлырак булса да, сүзе туры, әйтеләсе — ачык әйтелгән иде. «Әлхат, нисфельмәлакать, кабул күрсәң — укып бак, кабул күрмәсәң — утка як. Сезки җанымның җанашы, кашымның карасы, бәгъремнең парәсе, күктәге йолдызым, судагы кондызым, бакчадагы былбылым...» дигән чуклы сүзләрне тезеп-тезеп киткән дә,^ахырсы сабырлыгы җитмәгән булса кирәк, ачыктан-ачык итеп: «Валлаһи-билләһи дип әйтәм, күрәсем килә, Зәйтүнә, өзелеп сагындым үзеңне. Чакырырлык булсаң, бер җаен табып чакыр, чакырмасаң, тотам да өегезгә барам. Синең камыш бармакларыңа корыч каләм тотып язган энҗе бөртекләредәй җавабыңны зар-интизар булып көтеп калгучы — моннан икеме-өчме ел элек сездә әтисе белән тегү теккән Кыйтмир» дип очлап куйган иде. Инде болай булгач, уч төбе һәм йөрәк икесе берьюлы яна башлагач, бер үги ананы гына алдалап китәрлек хәйләне, әлбәттә, табарга мөмкин һәм андый хәйләгә Зәйтүнәдә әҗәткә кермәде. Ничек, нинди хәйлә тапты, нәрсә дип ялганлады — анысында безнең эшебез булмасын, безгә билгелесе — мәхәббәтнең хәйләсе үзе белән. Аягына пөхтә кара итек, өстенә трико бишмәт киеп, башына мамык шәл бәйләгән кыз, җитез адымлы кыз, унҗиде яшьлек кыз, ялкынлы өметләр һәм әйтелмәгән сүзләр, таушалмаган дәрт һәм түгелмәгән күз яше белән тулган кыз, авыл кызы, Габдулла агай кызы Зәйтүнә, менә’ ул, ашыгып-ашыгып, сөйгән яры белән күрешергә дип бара — хәерле сәгатьтә генә булсын! Ләкин, күрәсең, артык кыюсыз булып чыкты ул. Гыйззиләргә килеп җиткәч, керергә дә-кермәскә дә белмичә, икеләнеп калды, гадәтенчә, үзеннән-үзе ояла, уңайсызлана башлады. Ниһаять, кермичә кире борылып, үзенең шул очтагы, анасы белән бертуган апасына кереп китте, һәм шуннан соң гына бераз тынычлангансымаи булды. Җизнәсе тегермәнгә киткән икән, апасының өйдә ялгыз чагы туры килде һәм, гомумән, яшьтән үк әнисеннән ятим калган бу кызны апасы элек-электән бик якын итә, аңа анасыннан туйганчы эләкмәгән жылы- лыкны күрсәтергә тырыша иде. Бу юлы хәтта гадәттәгедән дә ачыграк булды. Ис тидеме әллә? Битләрең бик кызарган, — дип каршылады апасы, Зәйтүнә ишектән керүгә, һәм шунда ук сораштыра да башлады:— Бу арада күргәнем дә юк, җизни ни хәлдә? Авырмыймы? —Калага китте, — диде Зәйтүнә, балаларча дуамал гына итеп. Күренеп тора, кызның башында башка уйлар чуала иде. — Тегесе ничек? һаман шулай, үтеп-сүтеп, күчәр башы белән баганалар аударып йөриме? Аның «тегесе» дигәне — яшь хатынга карата әйтелә һәм, бу сүзгә карап, алар арасындагы мөнәсәбәтнең бик үк шәптәй булмаганлыгын сүзсез дә чамаларга була иде. —йөри шунда бер көйгә, — диде кыз, әле һаман үз уйларыннан айнып җитмәгән хәлдә. Кызның бу кыска-кыска җавапларыннан, үзенә бер төрле тыйгысызлыгыннан, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә кагылып- кагылып куюыннан, юк-юкта тәрәзәгә аптыраулы караш ташлавыннан һәм, барыннан да бигрәк, аның бүген аеруча бер нурлану, тилемсә балку белән балкып яктырган күз карашларыннан шикләнеп: — Ә үзең? Ни дә булса берәр хәл булдымы әллә?—дип сорап куйды апасы. Зәйтүнә икеле-микеле генә җавап кайтарды: — Әллә тагы. Ләкин болай үз эченә үзе бикләнеп озак тора алмады ул. Битләре кызышканнан-кызыша барып, ниһаять, апасының каршында басып тора алмаслык бер хәлгә килде. Кинәт, көтелмәгән бер җитезлек белән кузгалып, апасының күкрәгенә ауды: — Үзем менә шул... Сиңа килдем, Алма апа. Ачуланмасаң, бер сүз әйтер идем. Синең дә булгандыр яшь чагың, гаепләмә. Әллә нишләдем мин, саташам бугай ахры... Аның кайнар сулышы апасының битенә бәрелә һәм апасы: «Әллә бу дөрестән дә чирләп киткәнме?» дип шикләнеп, аның күзләренә турырак карамакчы була. Ләкин карый алмый, чөнки кызый, апасының карашы белән очрашмаска тырышып, йөзен һаман аның күкрәгенә яшерә бара иде. Ә үзе, болай кинәт бушанудан җиңеләеп калгандай булып, бертуктаусыз сөйләнә, сүзләренең бәйләнешләре, килешеп-килешмәүләре турында уйламыйча, тезгәннән-тезә бара иде. Аның һичбер вакытта да болай күп сүзле булганы юк иде, ул тыйнак кызның. Ахрысы, үзе дә рәтләп белмәстән, бары тик кайнар сулыш арасында ялгыш кына ычкындырган кебек әйтеп салды: — Гыйззи апаларга бер егет килгән. Көмешче, ди, бугай. Әйтеп чыкчы шуңа, монда да керсенче. Болай булгач, апасы «көмешче»нең нишләп йөрүен һәм сеңелесенең кызарып калган битләрен беркадәр аңлый да башлаган иде инде. Тик шулай да үзе турыдан-туры гына әйтеп бетермәде, «Күршеләрдә табам бар иде, кереп алмасаң, һич вакытында кертә белмиләр» дигән булып, сукрана-сукрана чыгып китте. IV Өч-дүрт ел берсен-берсе күрми торганнан соң, матур төшләрдән һәм уяулы-йокылы уйланып йөрүләрдән соң, ниһаять, менә алар тагын беогә. Алма апасы да хәйләкәр икән Зәйтүнәнең, сүзендә тормый торган кеше икән. Табага дип кенә киткән иде, егеткә эндәштергән булып чыкты. Ә үзе әллә кайда калган, янәсе, яшьләргә' комачауларга теләми. Ә яшьләрнең, бер дә көтмәгәндә, көймәләре комга утырып калды. Ни берсе бер сүз әйтми, ни икенчесе... Икесе дә’ кызарганнан-кызара бара сы 7 лар, икесенең дә телләре тотлыгып калган, икесе дә түбән караганнар, опулай да безнең Сәфәргали, юк-юкта, кызга күз төшергәләп алгалый. Бер караганда шул ук Зәйтүнә, ә шул ук вакытта танымаслык булып, чибәрләнеп, зураеп киткән Зәйтүнә! Әле кайчан гына чандыр гына бер бөтерчек иде. Сәфәргали үз күзләренә үзе ышанмаган кебек карап- карап куйды, аннары болай, мутларча гына, тагын бер карап алды. Аңа ничектер кинәт бик иркен булып китте, әйтерсең лә, дөньяда шушы сүзсез минуттан, шушы тып-тын минуттан башка берни дә юк. Шатлыгы күплектән, әйтелмәгән сүзләре күплектән кызышып аның иреннәре чатнагандай була, шул арада үзе эченнән генә: «Ярый, атка кызыгып, әти белән китмәгәнмен әле» дип уйлап ала иде. Аннары кызның хәзерге сылу гәүдәсен аның моннан өч ел элекке юка сыны белән чагыштыргандай итә: әйе, шул үзе, нәкъ үзе. Әнә бераз моңсу карашлы «күзләр, әнә куе кара керфекләр, әнә сызылып киткән кара кашлар, әнә тигез, ак маңгай. Муены да шул, чәчләре дә шул, чәч тәңкәләре дә, куллары да, түгәрәк бармаклары да... Тукта-тукта, әнә бармагында да шул, Сәфәргали «Әни агачы»иа куеп киткән зәңгәр кашлы йөзек түгелме соң? Шул үзе ич. Бу чаклы шул үзе булыр икән. Әгәр шушылар- ның өстенә тагын кыз, бер мәртәбә көлеп, бит урталарындагы «уймакларын» да күрсәтсә, аннары Сәфәргали, ятсынып торуларны ташлап, кызны кочып алырга ясканып тора иде. Хәер, гел текәлеп тору да җиңел түгел икән, Сәфәргалинең кинәт, үз итеп, нәкъ борынгыча, шаулап бер сөйләшеп җибәрәсе килә башлады. — Син бу йөзекне кайдан алдың, Зәйтүнә? Сүз башлап җибәрү өчен шушы сорау да җитәр иде югыйсә. Дөресрәге, моннан өч ел элек җиткән булыр иде, ә хәзер алай җиңел генә котылырга мөмкин түгел. Чөнки күреп тора: ул калдырып киткән йөзек.. Уен итеп кенә калдырган иде шикелле, ә кыз уен итеп карамаган, тапкан, саклаган, әнә бармагында йөртә. Ә ул, егет башы белән, әнә шул кызга, ичмасам, бер хат та язмады. — Менә тагын сезнең авылга килдек, Зәйтүнә, — дип сүз башлады •Сәфәргали, ниһаять, икесе өчен дә уңайсыз йөккә әйләнгән тынлыкны бозып. — Син онытсаң оныткансыңдыр, ә мин онытмадым. Зәйтүнә күзләрен тутырып Сәфәргалигә көлемсерәп бер карап алды. Ярату да, сагыну да, гаҗәпсенү дә, чишелеп китәргә кыймыйчарак тору да, үпкә дә һәм чак кына аптырау да чагылып калды аның бу карашында. — Әйтәсең инде син дә, — дип, кызарып сүз кушты. Аннары үпкәләү тоны белән өстәде: — Үзең өч ел буена бер хат язмадың. Күз алдында үпкәләп торучы бу кыз, аның алсуланып янучы бит- .ләре, яулык астыннан күренеп торган кара чәче, әллә нидә бер чылтырап китә торган чәч тәңкәсе, күкрәк турысын канва белән чиккән алъяпкычы — барысы да, барысы да Сәфәргалигә якын, үз, матур булып күренәләр, шул ук вакытта ул аңа сүз дә әйтә алмый, кагылырга да куркып тора иде. Ә кыз үзе, әнә, кул сузымы җирдә басып тора. Сузылырга да, бөтен әйтелгән, әйтелмәгән үпкә сүзләре белән бергә тартып алырга иде үзен... Ә булмый. Чөнки кыз үзенең үтә җитди карашы •белән баштан ук Сәфәргалине куркытып калдырган иде. Алар утырырга онытканнар, ләкин үзләренең басып торуларының да рәте юк — берсе йөзе белән торганда, икенчесе, читкәрәк карый төшеп, яны белән тора. Үзләре шулай да ара-тирә үпкә сүзләре әйтешергә дә, әллә нидә бер сөйкемле елмаешып бер-берсенә карашып алырга да өлгерәләр. Оялу, тартыну һәм курку катнаш каушап калу хисләре арасыннан аларның үзләренә хас олы хисләре ташый, ләкин алар бу хисне тыеп торалар иде. Шулай да, хәзергә сөйләшүнең рәте-башы булмаса да, алар үзләрен бәхетле сизәләр, гел шулай бәхетле булырбыз, моның өчен әллә ни с<ирәк тә түгелдер, моның өчен гел шулай идән уртасында басып тору 8 җитә, гел тулай береңә-берең карашып тору җитә, дип уйлыйлар. Яки дөресрәге, алар хәзергә оерни дә уйламыйлар, алар бу минутның бәхет- лесәгадәтле минут булуын да белмиләр, алар өчен хәзер берни дә кирәк түгел, менә шушылай икәүдән-икәү басып тору булса, шул җиткән. Сөйләшә алмасалар алмаслар, кирле-мырлы торсалар торсыннар, тик торсыннар гына, тик аерылмасыннар гына иде... Зәйтүнә кинәт, йокысыннан куркып уянган кеше кебек, Сәфәргалине яныннан куарга тотынды: — Апа кайтып җитәр, Сәфәр, бар кит! Бар, бар. Ә Сәфәргалигә килгәндә, ул тик хәзер генә аңына килә башлады, аның каршында басып торучы бу кыз — Зәйтүнә үзе бит инде, әйе, шул үзе. — Торыйк әле. Сөйләшик бераз, Зәйтүнә. Әле бер дә сөйләшен булмады ич. Әле генә берсеиә-берсе туры карарга да кыймый иделәр, инде менә берсеннән-берсе күзләрен ала алмыйлар. Инде апалары кайтудан да курыкмыйлар, инде үпкә сүзләре дә, шикләнүләре дә беткән, бары тик кечкенә авыл өен тутырып мәхәббәт кенә калган, бары тик Сәфәргалинең учында Зәйтүнәнең кызу кулы гына калган иде. — Менә күр дә тор, Зәйтүнә, мин сезнең авылдан китмим. Китмәскә дип килдем. Әтиләргә дә шулай әйтеп килдем, китмим. Сине алмыйча китмим. — Син моны юри генә әйтәсеңдер, Сәфәр... Чынлап әйтсәң, хат язган булыр идең. Бер хат язмадың... Мин шундый көттем. — Менә күрерсең. Ипи орып үтерсен, әгәр алмыйча китсәм. Кулың нинди кызу синең, Зәйтүнә. Зәйтүнәнең бер кулы Сәфәргалинең учында булса, икенчесе буш иде, шунсы белән ул алъяпкыч күкрәге астыннан чиккән яулык тартып алды да, оялуыннан комач кебек кызарып, яулыкны Сәфәргалигә бирде. — Сиңа дип чигеп куйган идем... Тик, зинһар өчен, кешегә шаулап йөри күрмә. Шуннан соң үзе, «Нишләдем мин, ходаем!» дигәндәй, баскан җирендә коелып төште һәм бәхетле изрәү белән изрәп, ишетелер-ише- телмәс тавыш белән: «Апа кайтып килер, бар, ул кайтканчы кит, Сәфәр. Кит булгач, кит» дип кабатлап куйды. V Сәлмәннекеләр йөге белән калага барган җирендә, төнгә фатир туктаган урында, койма өстеннән төшеп, ике атны урлап киттеләр. Урланган ике атның берсе Габдулла агайныкы иде. Оча торган җиреннән атып төшерелгән кошка охшап, атылып-бәрелде Габдулла агай. Фатир хуҗасына бәйләнеп маташты, җыйнаулашып чыгып, эзеннән барып карадылар. Калага бара торган олы юлга чыкканчы эзне азмы- күпме аерырга мөмкин иде, олы юлга чыккач, аерып булмый башлады: моннан карагы да, карак түгеле дә үткән иде. Шулай итеп, калага зур өметләр белән киткән Габдулла агайның канаты сынып кайтты. Бу казаның төп бәласен тагын шул әлеге дә баягы сөйкемсез үги кызга кайтарып, юк гаепләрне бар итеп, Зәйтүнәне каралтырга маташкан яшь хатынына, бергә кушылып тора башлаганнан бирле беренче кабат диярлек, тамак төбе белән бик яман акырды да, кая баруы һәм кайчан кайтачагы турында бер сүз дә әйтмичә, чыгып китте Габдулла абзый. Башта ул Сәлмәи карт янына кереп киңәшмәкче иде. Барып җитә башлагач, икенче нәрсә исенә төште булса кирәк, тыкрыкка, борылып,, су аркылы авылның икенче ягына таба юл тотты. «Элек Җиһанша староста белән киңәш-табыш итеп карарга кирәк» дип уйлады ул. Власть башындагы кешеләргә моңа кадәр әллә ни йомышы төшмәсә дә, Габ 9 дулла агай күңеленең кай почмагы беләндер аларны зурлап карыГг. властьның көченә ышана иде. Пар ат җигеп, дугага кыңгыраулар тагып, авыл аркылы земский начальник үтеп киткәндә, ул, эшен ташлап, капкага йөгерә, ләкин шулай да урам ягына чыгарга бик кыймыйча, капканы чак кына ачып, земский начальникның атларына, сбруйларына, үзенә капка ярыгыннан гына сокланып кала торган иде. Җиһаншл староста Габдулла абзыйның аты урлану хәбәрен ишеткән булган икән, кайгысын уртаклашты, башын чайкап торды. Ләкин шуннан да артыкны әллә ни әйтә алмады. Чөнки шуннан да артыкка үзенең дә «вагы» чамалы иде. Аннары тагын, аның аты урланмаган бит, артыгын сорап булмый кешедән. Шулай да Мәхмүт писарьга барырга, прошение яздырып карарга киңәш итте. Габдулла агай чыгып китә башлагач, капка төбенә җиткәч, аны туктатып, тагын бер киңәш бирде: — Ат чаклы ат турында эш кузгату, үзең беләсең, кечкенә нәрсә түгел ул, — дип башлады ул капка төбендәге сүзен һәм баш бармагы белән авызына кереп, тешен казып алгандай итте дә җайлап кына өстәде: — Аны килештереп яза белергә кирәк. Ул сиңа корыга каләм кыштырдату булмас. Син инде, кем, Габдулла кордаш, бала-чага түгел, коры кашыкның авыз ертканлыгын үзең дә беләсең булыр. Кыскасы, атны табып бирергә вәгъдә үк итмәсә дә, Мәхмүт писарьга коры кул белән барырга ярамаганлыкны шактый ачык итеп ишарәләде. Әйе, бирергә кирәклеге ачык, ансын яхшы төшенде Габдулла абзый. Ләкин менә нәрсә бирергә, күпме бирергә? Тавыкмы? Казмы? Әллә, ходаем, сарык бәрәне кебек дүрт аяклы малмы? Биргәнгә бише дә күп, алганга алтысы да аз — аның бит әле ул ягы да бар. Габдулла агай килгәндә Мәхмүт писарь, унөч яшьлек малае өстенә нечкә, озын гәүдәсе белән авып төшкән хәлдә, малайның чәчен кырып азаплана иде. Биргән сәламне алмады. Хәер, бу чаклысына игътибар да итмәде Габдулла агай. Чөнки Мәхмүт писарьның андый эшләрдән ерак торганлыгы билгеле иде инде. Чын булса, авылда хәтта, аның муенында тавык тәпие дә бар икән, дип тә сөйлиләр иде. — Ни йомыш? — дип, тупас кына итеп сорап куйды писарь, чәч алган җиреннән күтәрелеп карамыйча гына. Габдулла агай үзенең кайгысын энәсеннән җебенә кадәр тезмәкче булып, бик тәфсилләп сөйли башлаган иде дә, теге аны шунда ук кырт кисте: — Ул чаклы төпченергә кулга каләм алгач та өлгерерсең. Хәзергә, күреп торасың, чылатканы кипкәнче малайның башын кырып бетерәсе бар. Прошение яздырыргамы? — Шулай инде, Мәхмүт туган, ятып калганчы атып калырга азаплану. Кулдан ычкынганны тотып булмас инде булуын да, шулай да ат чаклы ат бит, безнең крестьянның канаты дигән сүз Чарасын күрмичә дә булмый. — Еламыйча гына сөйлә. Мәхмүт писарь Габдулла абзыйның тез астына суккан кебек итте, теге мескен инде ничек һәм нәрсә сөйләргә дә белми, шул ук вакытта борылып чыгып китәргә дә батырлыгы җитми иде. Ике тәрәзә арасында Николай патшаның сакалны мәһабәт тарап төшкән портреты, шунда ук тагын язу өстәле, аның өстендә берничә папка, кәгазьләр. «Волжско- камская речь» газетасы, җитмәсә тагын шундый коры талканлы писарь. Аптырап калырлык та иде шул монда. Мәхмүт писарь малайның чәчен кырып бетерде дә, хатынына идәндәге чәчне җыеп алырга боерык биреп, үзе өстәл янына килеп утырды. Папкаларның әле берсен, әле икенчесен актарып, ниндидер кәгазьләр караштырды. Кара савытына каләмне мануга, аннан үлгән чебен эләгеп чыккач, аның кәефе тагын да бозыла төште. — Минем өстәл өстендәге әйберләргә кагылмагыз дип ничә мәртәбә әйтелгән сезгә,—дип кычкырды өйдәгеләрнең барысына берьюлы. Ан 10 нары күзлек киеп куйды һәм күзлегенең өстеннән, игътибар итмәгәндәй генә, Габдулла абзыйга карады: — Атыңның пашпорты янындамы? 1 абдулла агай кесәләрендә бераз казынып азапланса да, атның паспорты килмәгән булып чыкты. Бу нәрсә Мәхмүт писарьның тагын женен чыгарды. — Менә шулай ул безнең мужик халкы, мелит-мелит языком, ә иң кирәклесе һәрвакыт төштән соңга калган була. Ул күзлеген салды, папкаларны бер читкә алып куйды һәм бу юлы инде бераз йомшабрак, хәтта авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итеп, Габдулла абзыйга тагын карады: — Син бая, ат чаклы ат, дип дөрес әйттең, гололобый. Монда берничә статья белән эш итәргә туры киләчәк. Главное, язарга күп туры киләчәк. Бөтенесен чәйнәп сал. Шунсыз безнең Петр Митрич якын да китерми. Бераз вакыт Николай патшаның портретына карап торды да тагын шулай элекке кыркулыгы белән өстәде: — Бар кайт, атыңның пашпортын алып кил. Янә килеп, каләм хакы алып килергә онытма. Синнән, каза күргән кешедән, күп таммас. Шулай да бер каз түшкәсе бирерсең. Узган җәй синең казлар күп булды шикелле. Икеләнү тойгысы белән китте Габдулла абзый. Бер яктан, җиңеләеп калгандай булды, чөнки ансат котылды — бер каз түшкәсе кайдан килеп кая китмәгән. Икенче яктан, Мәхмүт писарьның эшне бик читен' итеп күрсәтүе, берничә папка актаруы аны шиккә төшерде. Җитмәсә тагын Петр Митрич дигәне дә бар икән әле. Ул Петр Митрич дигәннәре тагын да кыркурак кеше булырга тиеш Мәхмүт писарьның әйтүеннән һәрхәлдә шулайрак ишетелеп калды. Алар монда олы абзардан кече абзарга куалап йөрткәндә, ат бит ул дүрт аяклы хайван, аны әллә кая алып киткән булулары мөмкин. Шул ук вакытта казаны да бер дә оныта алмый иде Габдулла агай. Бер каз түшкәсе, янә килеп Петр Митрич дигәненә бер сарык та булсын, ныгытып тотынсалар, бәлки, нәрсә булса да чыгар иде... Шул рәвешчә, аптыраган башын бер якка кыңгыр сала төшеп, уйланып кайтып килгәндә, кибет алдына чыккан Сәлмән карт очрап, аны үз янына чакырып алды. Бик йомшак тел белән хәл-әхвәлен сорашты, казалы булганлыгын ишеткән* икән, ул турыда да сөйләшеп алдылар. — Әйдә, миңа кереп сөйләшеп утырыйк әле, Габдулла кордаш. Андый борчулы вакытта бер сөйләшеп утырсаң да күңелләр бушап китә,— диде Сәлмән. Аена-ваена карамастан, Габдулла абзыйны култыгыннан алып, ишек алдына, аннан өенә үк алып кереп китте. Габдулла агай Сәлмән байлардан кичен генә һәм чынлап та яхшы ук бушанып кайтты. Ул кәефле иде, ләкин өйдәгеләргә мөмкин кадәр сиздермәскә тырышты. Кичен, йокларга яткач, хатынына әкрен генә әйтте: — Мин Сәлмән кордашның кашка алашасын килешеп кайттым. Акчасын берьюлы сорамый, хәзергә тананы бирергә булдым. Калганы үз вакыты белән... Ләкин күңелендәгесен әйтеп бетермәде ул. Чөнки күңелендәгесе зуррак һәм хәзергә әле бик үк ачык та түгел иде. VI Теге чакны югары өйдә ат магариче белән сыйланып кайтканнан соң шуңа өстәлеп ишек алдына кашка алаша да килеп кергәч, Габдулла абзый белән Сәлмән бай сизелерлек әшнәләшеп киттеләр. Башкалар белән булган алышынбирешен, кемнәрнең бурычка ярты кадак 11 шикәр яки чирек такта чәй алуларын тышы майланып беткән озынча кенәгәгә баш-башлары ыргакланып киткән эре-эре хәрефләр белән сыз- галап бара торган Сәлмән Габдулла абзый белән булган алыш-биреш- ләренең хәтта зурракларын да болай гына, «куй сана, кордаш, синеке— миндә, минеке — синдә югалмас, ахирәт гамәле түгел лә ул чаклы» дигән сүзләр белән уздырып җибәрә торган булып китте. Хәер, ул моны соңыннан барыбер кая булса да бер җиргә: «Бурсык Абдулина ярты пот тоз — гәрәнкәсе ярты тиеннән — буладыр ун тиен» дип билгеләп куя торган иде. Билгеләп кую дигәннән, Сәлмән байның бөтен җире әнә шундый билгеләр, кыска-кыска язулар, төрле саннар белән тулгап була. Кладовой ишегеме кирәк, бура такталарымы, сарык өенең стеналары, миче булсынмы — бөтен җир я күмер, я акбур, я булмаса кызылзәңгәр буяу карандашлары белән ясалган билгеләрдән, «Чыпчык күз Әхмәдидән — биш баш тире», «янә өч пот солы», «Җөмадияль-әввәлиең 15 — бер баш куй мае» кебек язулар, яки мәгънәләре аның үзенә генә мәгълүм булган «Т-5, П-2», «Бозау — тана тиресе, Шәгъбан ае» төсле койрыксыз билгеләр белән чуарланып беткән була. Хәтта карт байның шушындый вакчыл гадәтләре аркасында яшьрәкләргә кайчакларда бераз кызарырга да туры килгәли иде. Бервакытны шулай, якты җәй башында, сабан туена дип аларга Казаннан кунаклар: Сәлмәннең олы улы Рифгать кызыл мал ала торган фирма хуҗалары, яшь Казан сәүдәгәрләре кайтканнар иде. Болар аларны, бик зур сый-хөрмәт куеп, кунак иттеләр. Авылныкы — авылча булсын диптер инде, кунакларның үзләренә атап мунча да ягылды. Казан кунаклары мунчаны, әлбәттә, бик яратып, мактый-мактый чабындылар. Чыккач, яңа гына алынган кәрәзле бал белән чәй эчкәндә, авылның шушы каен себеркеле мунчасына берни дә җитми, дип гел шул турыда сөйләшеп утырдылар. Ләкин соңыннан кунакларның берсе, Рифгатьнең үзен генә туры китереп, «Рифгать әфәнде, әйтәм сезнең сәүдә эшләрегез көннән-көн үсеп бара, сезнең шул бухгалтериягез бик шәп куелган икән, мунча алачыгында күреп исем китте» дип, көлеп сөйләшеп торды. Соңыннан, кунаклар киткәч, барып карасалар, мунча алачыгының өр-яңа тактасына, янып торган эре-эре кызыл хәрефләр белән: «5 баш корбан тиресе — бәһасе 20 шәр тиеннән 1 сум. Вә янә Рәҗәп ае 15, Бытый Вәлие — ярты, пот керәчин» дигән сүзләр тырналып куелган иде. Каргалы мәдрәсәсендә рәт чыкмагач, Казанга — гимназиягә бирелгән һәм хәзер гимназиянең икенче классында укучы Мидхәтнең дә кайткан чагы иде, яшьләр белән Сәлмән карт арасында зур гына сүз булып алды. Яшьләр барысы бер яклы булып әтиләрен тупаслыкта, эшне искечә йөртүдә, замана рухын аңламауда һәм европача эшли торган яңа фирмалар белән алыш-биреш иткәндә, ат кәмитендәге аю төсле, килешсез кыланышлар ясап, аларны көлдерүдә яки, тагын да ямьсезрәге, бер тиенгә ябышып ятып, алар- ның гайрәтләрен чигерүдә гаепләделәр. Ә Сәлмән карт исә, берүзе бер фронт булып, «Атагыз күк дөнья күреп, мал табып карагыз әле, сез әле әзергә хәзер булып кына үсәсез» дип, үз сүзен үзе яклап, малайларның атакаларын кире кайтарып торды. Шулай да файдасы зуррак күренеп торган эшләрдә алар, читенлек белән булса да, берсен-берсе аңлашып эш итәләр, малайлардагы ерактан күрү янына, картның чыныккан акылы, чама тартып карый белү сәләте кушылып, уртак тел, уртак киңәш табып алалар, ләкин мондый эшләрдә дә Сәлмән картка, күп кенә хәлләрдә, малайларына юл куярга яки бераз җилкәсен кашырга, «Акчаны суга салмагаек!» дип.хәвефләнеп торырга' туры килә иде. 12 Әнә шундый зур даулардан соц, алар күрше Антонов алпавытының Ахтаи суына корылган өч ташлы тегермәнен арзан гына сатып алдылар. Антонов, соңгы елларда аеруча үсә башлаган тынгысызлыйлар- дан, җир өчен туган даулардан, ризасыз крестьяннарның, кара төндә килеп, имениесеиә «кызыл әтәч» җибәрүләреннән өркеп, биредәге утарын кечерәйтеп һәм аны управляющиена тапшырып, үзе Петербургка китте. Соңыннан аны, Парижга ук киткән икән, дип тә сөйләделәр. Дөресе ничек булгандыр, чөнки аның турында соңыннан искә алучы булмачы. Ә аннан калган өч ташлы тегермән Сәлмәннексләргә ярап куйды. Алар бу тегермәннән күп кенә табыш ала башладылар, әле җитмәсә, Рифгатьнең Казаннан ишетеп кайткан хәбәре дөрес булып, еллар бозылып, сугыш-мазар кузгалып китсә, тегермәннән икенче файда да күренеп тора: ул чагында аны, казна поставкасына җайлап, табышны тагын да күбрәк алып булачак. Шуны чамалап, Рифгать инде бу юнәлештә эш йөртә башлаган, өяз хәрби ведомствосы белән сөйләшү алып бара иде. Табышыннан тыш әле аның икенче ягы да бар. Алай-болай сугыш кузгала калса, тегермән ышыгына ышыкланып, Сәлмән картның малайларына, шул ук Рифгатькә, сугышка бармыйча калырга мөмкинлек туачак. Ә тегермән исә, барыннан да элек, Рифгать басымы астында алынды һәм аны алып уңганлыклары хәзер инде барысына да ачык иде. Әнә шуннан соң Сәлмән карт, теләсә-теләмәсә дә, эшне яшьләр көенәрәк салды. Дөрес, ул дилбегәне бөтенләй үк ычкындырып та бетерми. Тегеләрнең үз танышлары булса, моның үз танышлары, һәм бик чуар халык. Алар арасында сәүдәгәре дә, мулласы да, волостной старшина да, «көмешчеләр» исеме астында йөрүче, ләкин җае чыкса, ялган акча ясаудан да курыкмый торган шома егетләр дә, ат караклары да бар. Әле бер көнне шулай, базарга каршы төнне, арт капканы гына ачтырып, икәү килеп керделәр. Икесенә ике ат җитәкләгәннәр, атлары ак күбектә, үзләре ишарә белән генә сөйләшә иделәр. Озак тора алмадылар. Шунда, каралты-кура арасында, кыска гына сөйләшү булды. Әлбәттә, бер «кызылбаш»сыз килешмәделәр. Малайларга киңәш-табыш -итеп тормыйча, атның берсен алып калды шул Сәлмән. Җүн генә. Җитмәсә тагын Сәлмәнгә, әлеге теге Бурсык Аптулына биреп җибәргән кашка алашасы урынына, ат кирәк иде. Гадәттәге ат сатулашу вакытларында була торган кояшны кузгатып ант итүләр булмады. кояшка бөтенләй кагылмадылар. Әлбәттә, кояшлы көндәге эшләрдән дә качмый Сәлмән. Кибеткә чыгып сату итү, бер тиен акча өчен авыл хатыннары белән кан талашу, кеше өстендәге бурычларны тиененә чаклы исәпләп бару, иген суктыру. жир арендасы белән бәйләнешле ыгы-зыгылар, тире-яры арасында кайнашу, җәен булса, ялчы малайлар, көилекче хатыннар өстеннән карап эшләтү, буаз сарыклар, җилене тулган сыерлар артыннан күзәтеп йөрү якларына килгәндә, ул үз урынын берәүгә дә бирми һәм бирергә җыенмый да иде. Ә инде Казан фирмалары белән аралашып, товар кайтарту, өяз йөреп сату итү, нинди дә булса берәр яңа эш кузгатып җибәрү, дөнья-көнкүреш хәлләре белән танышып, алдан белеп һәм алдан аяк киенеп тору кебек нечкә, катлаулы эшләрдә ул үзен тешсез саный һәм. яшь хатыны белән икәве генә калган минутларда, яшьләрнең хәрәкәтләрен ошатып бетермичә сөйләнсә дә, чынлыкта исә, үзе андый эшләргә тыгылмауны хәерлерәк күрә иде. Рифгатьнең, газета алдырып, анда-санда газеталар күзәткәләп баруы, Мидхәтнең, гимназиядә укып, язларын ялтыр төймәле гимназист формасыннан кайтуы һәм алариың, бик белдекле кыяфәт белән, әле теге, әле бу турыда сүз ачып узара бәхәсләшүләре, кайдандыр ко- лакларына кереп калган имешмимеш хәбәрләрне берсенә-берсе сөи- ләп, сүз көрәштереп азапланулары, «безнең Антанта», «Дарданелл бугазы», «Ая-Суфия мәчете» кебек чит-ят сүзләрнең пышылдап янгы- 13 раулары картны малайларына, өркү катнаш, беркадәр соклану белән карарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта ул үзенең гадәтләнгән кара исәбен дә югалтмый иде. Аның Габдулла агай кызы Зәйтүнәне кече малаена кәләшлеккә чамалап йөрүе дә әлеге шул кара исәптән чыгып эшләнә иде. Чөнки карт ишетеп тә, күреп тә тора — кыз турында авылда мактап сөйлиләр. Бөтен яктан килгән кыз: матурлыгы дисәң — матурлыгы бар, уңганлыгы дисәң — уңганлыгы белән дан тота. Шуның өстенә атасы-анасы, нәселе-нәсәбе дә начар исәптә йөри торган кешеләр түгел. Кыскасы, Сәлмән картның кара исәбенчә, малайга — менә дигән хатын, йортка — менә дигән эш кулы булачак. Ялтыравыклы төймәләр мәңгелек түгел алар, тай муенындагы шөлдерләр генә. Ә менә ат булгач инде шөлдерләр тагып кына йөри алмас, атка камытын да кигезәләр, атны сукага да җигәләр. Мидхәт тә шулай булыр, атасының җилкәсе исән чакта ялтыравыклы төймәләр таккан булып, чурт-чураман сүзләр сөйләнеп, остарып йөрер-йэрер дә, ахырда бер көнне буразнасына килеп егылыр. Мужиктан чыгып, адбакат та, мииистр-мазар да була алмас. Карт әнә шулай уйлый һәм аңа шулай уйларга бераз нигез дә бар иде. Чөнки ул үзе урта хәлледән шулай баеп киткән һәм аның баеп китүенең төбендә, төннәрен йөк өстендә йоклап, Казаннан — Чистайга, Чистайдан — Бакалыга чабудан башлап, кеше белмәгән төнге кәсепләргә чаклы — бөтенесе дә бар. Ат караклары белән дуслашып, алар китергәнне үзләштереп торумы кирәк, мәчет салдырган елны подряд алып, җәмәгать акчасын ашаумы кирәк, ярлыябагайның җирен башта уртагына иккән булып, соңыннан юк кына хак биреп үзләштерү дисеңме, җир арендасында кул җылытуны әйтәсеңме, делянка кискән булып, урман каравылчысы белән берләшеп, казна урманын талаумы булсын — яшь һәм гайрәтле чагында Сәлмәннән берсе дә калмаган. Хәзер килеп аның турында кайбер кеше, бигрәк тә аның тәлинкәсен ялап йөрүче ялагайлар: «Ул — көтүчедән баеган кеше, аның чыбыркысы белән чикмәне әле дә булса чормада саклана икән» дигән буш хәбәр таратып йөрсәләр дә, үзенең ничек баеганын Сәлмән бүтәннәргә караганда күбрәк белә һәм, белеп, эченнән тынып йөри иде. Шулай да Сәлмән үзен аксөяк дип түгел, «Без мужиктан чыккан кешеләр, без кара халык — кара сарык» дип атый һәм әнә шул «мужиктан чыккан» кешенең малайлары, имештер, ялтыравыклы төймәләргә үрелеп азаплансыннар. Юк, Сәлмән моңа ышанмый, йөреп-йөреп, малайларының соңыннан барыбер үз эзенә төшүләрен көтә һәм монда йөзне кызартырлык әллә нинди хурлык та күрми, аларны шул каты бәгырьле киләчәккә, нык аяклы мужик бәхетенә әзерләү өчен, ата кеше булып, алдан ук юньле генә бер авыл кызы табып, башлы-күзле итүне үзенең бурычы саный һәм аның Зәйтүнәгә тукталуы да әнә шуннан иде. Исәбе — тукталып калырга гына да түгел. Ул моны шулай булыр, шулай булырга тиеш дип уйлый һәм аның шулай булуында, әлеге теге ялтыравыклы төймәләрдән башка, киртәләр күрми иде. Ә ул үзенең «мужиктан чыккан» борыны белән ныграк иснәнгән булса, монда ялтыравыклы төймәләрнең киртә була алмауларын, киресенчә, Мидхәтнең, җәйге каникулларга кайткан чагында, Зәйтүнә артыннан бик нык чабып, аны үзе белән йөрергә кыставын, куркытып, ялы- нып-ялварып, әйбер белән кызыктырып, кызны үзенә каратырга маташуын, ләкин тегесенең ныклыгы, үзсүзлелеге аркасында егетнең ул планы барып чыкмаганлыкны белә алган булыр иде. Сәлмән карт фикеренчә, авылның бердәнбер дәрәҗәле бае белән Бурсык Аптулы арасында кыз алып, туй итүгә комачаулык ясардай нинди дә булса икенче, өченче сәбәпләрнең булу ихтималы да юк. Чөнки сөю-мәхәббәт, кешенең теләге һәм хөрлеге, вөҗдан һәм намус кебек бөек сыйфатларны ул исәпкә дә алмый, кайчагында аның башына шуңа тартым уйлар килсә, ул, акча булганда аларны һәрвакыт 'җайларга мөмкин, дип үзен тынычландыра, аның «мужиктан чыккан» бай булуы бу мәсьәләдә аеруча нык сиздерә иде. Сәлмән бай, үзенә шундый тәкәббер ышану белән ышанып, яшь үрендене үзе ничек тели, шулай сыкмакчы булып йөргәндә, чишмә юлларында,, бәке яннарында, койма буйларында, яңа явып киткән кар өсләрендә чыбык очы белән язылган әллә нинди шартлы галәмәтләр^ язуларга охшаган, ләкин үзен берничек тә укып булмый торган кәкре- бөкре сызыкчалар, төрле билгеләр ясала башладылар. Боларның нинди галәмәтләр булуын, авылда ике кешедән башка, берәү дә белми һәм аңа игътибар итеп торучы кеше дә юк иде. Ә бу ике кеше дигәнебезнең берсе Зәйтүнә, икенчесе Сәфәргали иде. Сәлмән бай үз планын Габдулла агайга ачыктан-ачык сиздергәч, кызның яман аты чыгудан куркып, аны бик нык саклый, бер җиргә дә чыгармый, кеше белән, бигрәк тә- яшьләр белән, аралаштырмый башладылар. Ә аларның— Сәфәргалинең дә, Зәйтүнәнең дә сүзләре көинән-көн күбәя, очрашкан саен очрашасылары килеп тора иде. Шуннан соң Сәфәргали әнә шул хәйләне уйлап чыгарды. Зәйтүнә көндез су китергәндә кар өстенә сызгалап әнә шундый галәмәтләр ясап калдыра да, Сәфәргали соңыннан барып укый һәм, шул шартлы телдә сөйләшенү буенча, кичен, картлар намаз-нияз белән шөгыльләнгәндә, ике яшь кеше Габдулла абзыйларның салкын лапас асларында очрашып, бер-берсенең кулларын тотышып, сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп, вәгъдәләшеп алалар иде. Салкын дигәч тә, хәер, бик үк салкын да булмагандыр анда, һәрхәлдә аларның берсе дә салкыннан зарланмый, кай очрашуларда бөтенләй онытылып китәләр һәм, еш кына хәлләрдә, Зәйтүнәнең җылы су тутырып алып чыккан комганы бозны эретеп иңеп керә һәм шунда катып кала торган иде. Әгәр дә инде анда гына сүз бетми икән (ә сүз, чынлап та, анда гына бетми иде), ул чагында Сәфәргали икенче юлны чамалый: кеше-карага сиздермичә генә мәчет алдына кереп, Габдулла абзыйның ястүгә киеп барган киез катасына, катаның кире бөгелеп төшкән балтыры астына, юка гына итеп хат кисәге кыстырып җибәрә иде. Шулай итеп, ул кышны Габдулла агай, кыш буена, кызы Зәйтүнәгә аның сөйгән егетеннән хат ташыды. VII Зәйтүнә, сәке асты ачып, өс-баш кирәк-яраклары өчен киндер сугарга утырды һәм өйдә ялгыз гына калган чакларында, авыл көйләренә моңлы гына җырлап җибәргәли, тора-торгач көзге кыйпылчыгы алып, үзенә бер карап куя. Алдагы көне, Сәфәргалигә кияүгә чыгып, бергәләп гомер кичерү турында эчке ләззәтләнү белән озак-озак уйланып утыра иде. Үзеннән башка берәүгә дә, хәтта дус күргән иптәш кызларына да билгеле булмаган бу яшерен ләззәттән ул көннән-көн чәчәк ата бара иде. Ләкин көннәр үтү белән, аның бу шатлыгы шундый ук бетмәс-төкәнмәс эчке борчылу, кара шомлану, кыскасы, сөйләп аңлатып булмый торган җан тынычсызлыгы белән алышынды. Моның шулай ук үзенә күрә сәбәбе булды. Көннәрдән бер көнне Габдулла агай каладан (ә ул хәзер калага бик еш бара, тик болай ешлавының сәбәпләрен өйдә- геләргә белгертми иде) очы-очы белән киҗе мамыклары алып кайтты. Яшелле-зәңгәрле гаре җепләрен, янып торган киҗе мамыкларын сәкегә җәеп салдылар һәм Зәйтүнәгә шунда ук, сугып утырган җеп киндерен станнан алып, затрак сөлге-ашъяулыклар, аяк чолгаулары, тәһарәт чүпрәкләре суга башларга кушылды. Ул гына да түгел, чүпләмле сөлгеләр сугуда тирә-күршедә дан алган һәм яшьләй иреннән калып, әнәМ 15 шундый эшләр белән көн күрүче Корбанбикә дигән хатынны да чакырып китереп, бәясеннән тормыйча, аңа да эш биреп җибәрделәр. Бу сөйләшүләр барысы да • яшерен-пошырын, әйтелеп бетмәгән сүзләр, ярым сүзләр, кинаяләр белән барды. Ләкин, ничаклы гына яшерергә тырышмасыннар, Зәйтүнә сизенә, аның язмышы белән бәйләнешле нәрсәдер хәзерләнә, бары тик аңа гына әйтмиләр, бу яшертенлек аны тагын да көчлерәк шомландыра иде. Шомланмаслык та түгел, әнисеннән калган сөлге-ашъяулыклары да сандык тулып өелеп ята, ел саен аз- маз арттыра-арттыра үзе дә байтак кына әзерләп өлгергән. Шуның өс- тенә тагын аңа әле унҗиде генә яшь булуын да онытмаска кирәк. Кызның исәбенчә, ул әле атасы өендә тагын берәр ел, кемгә дә комачауламыйча, сыеп тора алган булыр иде. һич тә көтмәгәндә менә шундый хәлләр чыгып тора. Габдулла агай үзе, ир башы белән, гаре җепләре, киҗе мамыклары күтәреп йөри башлады. «Әллә чынлап та берәр эш кылырга чамалап йөриләрме болар?» дип шикләнеп уйлау һәм шуның янына «Үги анадан барысын да көтәргә мөмкин» дип куркыну, кызга бер минут та тынгылык бирмичә, аның миен кайната. Шул ук вакытта ул үзенә кемнән булса да яучы йөргәнен сизми, «менә эш нәрсәдә икән» дип әйтерлек сәбәп тә күрмичә бимазалана иде. Тагын яз җитте. Нигез өсләрендә, саламнарда кәҗә бәрәннәре си- керекләп йөри башладылар. Көндезләрен, абзар коймасы алдына сыерлар чыгып, җай гына күшәп һәм кояшта җылынып торалар, аларның өсләренә тавыклар тезелеп утыра. Көннәр озаеп, кич утырулар сирәгәеп калды. Яшьләрнең чишмә янында, кичләрен урамнарда уйнаган гармонь тавышлары әллә ничек, үзенә бертөрле сагышлы моң белән яңгырап ишетелә иде Өйдәге олыларның, «чыш-пыш» килеп, нәрсәгәдер хәзерләнүләрен сизенә башлаганнан бирле Зәйтүнә үзен бу йортта артык кеше кебек хис итә, шул ук вакытта туып-үскән бу нигез аның өчен бик газиз, бөтенесе якын, күңелне үзенә бәйләп тора, хәтта моңа чаклы һич тә сизелмәгән дәрәҗәдә якын булып тоела иде. Әнә шундый капма-каршы уйларга күмелеп, ул төннәрен озак-озак йокыга китә алмыйча ята иде. Шундый тынычсыз йокыларның берсендә Зәйтүнә гаҗәеп бер төш күреп уянды. Имештер, яшел чирәм өстенә юып ак киндер сузып салынган. Зәйтүнә оекчан килеш әнә шул сузылып салынган ак киндер өстеннән йөгерә дә йөгерә. Ә киндернең очы-кырые бер дә күренми, юл булып, һаман сузыла бара, имеш. Менә бер заман бу киндер-юл икегә аерылып китте. Юлның берсеннән Зәйтүнә, икенчесеннән Сәфәргали йөгерә, имеш. Ул да булмады, әллә кайдан гына Садыйк мулла килеп чыкты да, боларга карап: «Туктагыз, туктагыз! Мин сезгә канатлар куям!» дип кычкыра башлады, имеш. Ә болар, аның саен, катырак йөгерә бирәләр, имеш. Шуннан соң мулла башындагы чалмасын тәгәрәтеп җибәрде һәм чалма, сүтелеп, өченче юл килеп чыкты һәм ул юлдан Сәл- мән байның Мидхәте, бер кочак энҗеле калфаклар күтәреп, боларның артыннан йөгерергә тотынды, имеш. Болар аңа тоттырмаска тырышалар, теге куа, кулларын изи, кемнәрнедер ярдәмгә чакыра, имеш. Менә- менә тота, эләктерә, боларның юлына аркылы төшә дигәндә генә, кинәт аның Садыйк мулла сузып җибәргән чалма-юлы кырт кына өзелеп, Мидхәт, энҗеле калфаклар кочаклаган килеш, таш булып түбәнгә атыла, имеш. «Ә» дигәнче болар гаҗәп бер бакчада икәүдән-икәү генә басып калганнар, имеш. Бакча шундый матур, чәчәкләр шундый күп, арада кайберләре эәйтүнәләрнең сыер^ сава торган чүлмәкләре хәтле, имеш... Зәйтүнә Сәфәргалигә нидер әйтмәкче була, әмма телен әйләндереп әйтә 16 алмый. Сәфәргали аны иркәли дә иркәли, кызның иңнәреннән сыпыра, Сәфәргали сыпырган җиргә шундук тавис кошы канаты кебек канатлар үсә бара, имеш. Шундый рәхәт, сулыш алу шундый җиңел, ләкин бу рәхәтлек озак бармый, Сәфәргали кинәт юкка чыга. Кыз куркынып әйлә- неп караса, Сәфәргали әлеге теге чүлмәк хәтле чәчәкнең эченә кергән, Зәйтүнәнең— мескенкәйнең — тик күзе генә төшә, чәчәк-чүлмәк шундук йомыла, Сәфәргали бөтенләй юкка чыга, Зәйтүнә бакча уртасында ялгызы гына кала, имеш. Инде кая барырга дип аптырап басып торганда. кинәт шыбырдап эреэре тамчылы яңгыр яварга тотына, тамчылар Зәйтүнәнең канатлары өстеннән тәгәрәшеп төшеп, түбәнгә — җиргә атылалар, имеш... Яңгыр, яшен, канатлар һәм кинәт, гомердә күренмәгән балку белән балкып, кояш килеп чыга һәм дөньяны мең төрле төс белән бизи... Күзләре чагыла Зәйтүнәнең һәм ул, аллызәңгәрле салават күперенә басып, җиргә иңә башлый, имеш... Зәйтүнә, уянганнан соң да, бу матур төш турында озак кына уйланып ятты. Нәрсәгә юрарга да белми, шул ук вакытта бернигә дә юрамыйча калдыруны әрәмсенә иде. Ниһаять, ул, бу юлы инде берәүдән дә сорап тормыйча, түбән очтагы Алма апаларына китте. Төш юрап торырга вакыт булмады, монда өидәгеләре дә җитәрлек иде. Сәфәргали аз-маз акча төшерү белән, Гыйззигә, Зәйтүнәнең апасына берәр сарфинка яулык, ә Зәйтүнәнең үзенә күлмәклек һәм шуның өстенә тагын көлтәсе белән тасмалар китереп киткән булган. Апасы күлмәкне тегеп, өлгертеп тә куйган. Зәйтүнә өйгә кереп, исәнлек-саулык сорашу белән, апасы аңа бүләкләрне китереп бирде. һәм кызны оялтырга теләмичә, тавыклар туйдырырга дигән булып, ишек алдына чыгып китте. Ә гыйшык тотучы кызга киенергә дә, сөенергә дә күп кирәк түгел. Апасы әйләнеп кергәндә, Зәйтүнә чук төсле булып киенепясанып куйган һәм ул, чынлап та, әле яңа гына җәяүләп салават күпереннән төшкән кебек матур иде. — Кара әле, апакай гынам, килешә бит, — дип, апасының каршына йөгереп килде Зәйтүнә, һәм аннан һич тә көтелмәгән җиңел бер очынуга бирелеп, апасының муенына сарылды: — Мин бәхетле булырмынмы икән, апа? йа раббем, бәхетле генә булсам иде... Бу минутта аның күзләре яшьләнгән һәм аңа, яшь аралаш, өй эче әллә ниткән бизәкләр белән тулгандай булып күренә иде. Шул ук вакытта аның җаны билгесезлек һәм борчылу белән тулы иде. ...Менә бу төсләргә кыңгырау тавышлары кушылыр, җыр башланып китәр, буяулы дугалар кузгалырлар, атлар пошкырганы, тояклар тупырдаганы, ишек бавы тотучы балаларның акча сорап такмаклаулары, көмеш тәнкәләрнең чыңлап коелуы ишетелер һәм, шулай шаулар- чаршауларлар да, ахырда бер минуты җиткәч, куй бәрәне кебек юаш кызны, җиде ят кеше янында калдырып, үзләре чыгып китәрләр. Шау- шу басылыр, җырлар тынар, бит урталарындагы чокырлар да югалыр, йөрәк тә, хәзерге кебек, хәвефләнү катыш, тилереп ярсынмас һәм бөтен ыгы-зыгыдан бары тик бер генә нәрсә: «Без яшь чакта фәлән булдык, без яшь чакта төгән идек» дип, бала-чага алдында узгандагылар белән шапырыну гына калыр. Зәйтүнәнең башына коточкыч тизлек белән әиә шундый уйлар килделәр. Ничек кенә тыйнак булмасын, ул үз матурлыгының кадерен белә, менә бу саф күңелле яшь чакны, кыз чакны мөмкин чаклы озаккарак сузарга тели, аннан бер дә аерыласы килми иде. ~ Ә инде «Кем өчен аерыласың?» дигән сорау килеп баскач һәм, шуңа өстәлеп өйдәгеләрнең аннан яшереп алып бара торган ыгы-зыгылары ңа исенә төшкәч, кызның күңеле тулды, ул үзен тыеп кала алмады. VIII Апрель Тирәкле авылына гөрләвекләр, зәңгәр һава, ташулар, сыерчыклар алып килде, һәм апрельдә безнең Сәфәргали тормышында киләчәктә күп кенә вакыйгалар тудыруга сәбәп булачак борылыш ясалды. Ул, авылдаш тегүчеләрениән калып, Сәлмәннекеләргә ялчы булып керде. Моның төбендә, әлбәттә, күбрәк акча эшләп булмасмы дигән өмет ята иде. Киткәндә әтисе белән сүз көрәштереп китте бит ул. Карт тегүче ел саен хыялланып та эшли алмаган эшне эшләргә, җәяү китеп ат белән әйләнеп кайтырга дип китте. Тик барып кына чыкмады — күрәсең, яшьлектә яки картлыкта түгел иде хикмәт. Энә белән кое казып рәт чыгарып булмагач, ул инде бу юл белән бәхет сынап карарга булды— үзең бай булмасаң, байлар тирәсендә бул. Аның өчен әһәмияте зур булган икенче сәбәп тә бар иде. Аның Зәйтүнәләр авылыннан китәсе килми иде. Алар бигрәк тә кызның әтисеннән, әлеге теге киҗе мамыкларыннан, «чыш-пыш»лардан куркалар һәм, андый-мондый хәл була калса, Сәфәргали Зәйтүнәне, тилгән каз бәпкәсен эләктереп киткән кебек, алып китәргә дип план корып куйган иде. Ә Сәлмәнгә, барыннан да бигрәк, егетнең вакланмавы ошады. Алар эшнең бәясе турында, башка ялчылар белән сатулашкан кебек, озак сатулашып тормадылар. —Хәзергә менә йорт арасында эшләп торырсың. Ошап китсәң, җәйгә өяз йөртә башларбыз, бәхетең булып, яхшы хезмәт итсәң, кибет эшенә өйрәтербез, минем малайлар белән сату-алу эшендә йөрерсең, — диде Сәлмән һәм үзе шулай да вакланмыйча кала алмады: — Быелга алай күпне өмет итмәссең, ашавың-эчүең, киемең-салымың бездән, җәйлегең өчен егерме биш сум саф акча булыр, кайтам дисәң, кайтканда өстеңә-башыңа ясап, әниеңә күчтәнәчкә чәен-шикәрен дигәндәй биреп җибәрербез. Сәфәргали болариың барысы турында да бик ныгытып уйлады. Аннары үзе уйлаганнарны өйгә — әти-әнисенә хат итеп язды. Хатының төп мәгънәсе түбәндәгеләргә кайтып кала иде: вәкәнә үзегез беләсез, безнең эш кайда булса да бәхет сынап карау инде. Авылга кайтсаң да сузылып кына йөреп булмас, барыбер, кемдә булса да җәен ялланып эшләргә туры килер. Үз авылыңда, җыен туган-тумача алдында, иптәш малайлардан гарьләнә-гарьләнә байда ялчы булып йөргәнче, монда, ичмасам, белмәгән җирдә, җаның тыныч. Кышын эшләгәнемне кырып- себереп Хәкимҗан абый артыннан унбиш сум акча, бер такта чәй, әнигә бер күлмәклек җибәрдем. Җәйлеккә бай абзый ару гына вәгъдә итеп тора: «Яхшы хезмәт итсәң, кибет эшенә, сату-алу эшенә йөртербез» ди. Болай бик түбәнчелек күрсәтеп хат язгач, аннары тагын кыш эшләгәннәрен әрәм-шәрәм итмичә җибәргәч, Корбангали абзый белән Асылбикә түти дә каршы килмәделәр. Кыскасы, бәхет кошы менә-менә баш очында гына бөтерелеп йөри. Үрелергә дә тотып алырга! Белмәссең, кибет тирәсендә, сатуалу эшендә чуала торгач, бәлки, ул үзе үк очып килеп керер әле. Ә Зәйтүнәгә килсәк, анысы инде керер дә керер... Әйе, егетнең хыялы үзе белән һәм шәп кенә эшләп тора иде. Ә кием-салым турыннан бөтенләй баш та ватмады. —Бүгеннән башлап мин сезнең кеше, — дип тотынды ул, Сәлмән картка туп-туры карап. — Үз кешегезне үзегез, шәт, ялангач йөртмәссез. Вильдановлар дип бөтен өяздә дан тоткан байның хезмәтче егетләре хәерче булып йөрсәләр, сезнең үзегезгә үк шәп булмас иде. Егет булгач егет булсын ул — эше белән дә, киеме-салымы белән дә, кесәсе белән дә. Кесә турында сүз чыкканда ул Сәлмән картка шулай ук бик туры карап, хәйләкәр генә көлемсерәп алды. Хәер, Сәлмән карт үзе дә берьюлы алай чамасыз каты кыланмады. Чөнки ул бу егетнең җор телле 2. .с. ә.- № з. 17 18 егет булганлыгын һәм, эшләтә белеп эшләткәндә, бу тел бистәсе белән җор сүзгә эреп китә торган авыл хатыннары арасында күп кенә файда итеп булачагын әллә кайдан ук чамалап куйган иде. Кыскасы, бүтән ялчыларны яллаганда бәясен, ялчының нәрсә эшләргә, нидән сак булырга тиешлеген, кайда йоклаячагын, пичәдә торасын, нәрсә ашыйсын — бөтенесен алдан сөйләшеп, кешенең колагына киртеп куя торган Сәлмән, бу юлы әлләни вакланмыйча: — Ярар, алда күз күрер тагын, — белән бетерде. Шулай итеп, менә безнең Сәфәргали хәзер инде Сәлмән бай кешесе булып китте. Ул йокысыннан күзен ертып тора, нәкъ кушканны эшли, шул ук вакытта үзе, бай агаена сиздермичә генә, Зәйтүнәсен дә истән чыгармый, юл туры килгәндә, әгәр туры килмәсә юлны туры китереп, аларның капка төпләреннән үткәләп йөри, ләкин шуннан да арысына өлгерә алмый. Чөнки Зәйтүнәне кичке уеннарга да, иптәш кызлары янына да чыгармыйча, серле рәвештә саклыйлар, ә Сәфәргалигә алай еш чыгып йөрергә бик вакыт тими иде. Менә яз килеп, безнең ул җиңел сөякне бөтенләй әллә нишләтеп ташлады. Бер яктан, яңа кеше дип байга ярар өчен тырыша. Ни кушсалар, шуны әйләндереп сала. Икенче яктан, ничә әйтсәң дә яшь кеше, дөньяга, һич югында урамга чыгасы килә. Мондый чакта, үзегез беләсез, әтәченә чаклы бит аның, янып торган кызыл кикриген кәңкәйтеп, гел урамда тибенеп йөри. Ә син, имеш, кеше башың белән Сәлмән байның абзар-кәнүшниеннән, ишек алдыннан чыкма. Шундый читен, шундый читен, әгәр теге баш очында пырылдап очып йөри торган өмет кошы булмаса, бер минут тормыйча чыгып китәр иде. Чыгып китәр иде дә, урамда кем очраса, шуның белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөрер иде. Бигрәк тә кызлар белән бер сайрашып аласы килә, шайтан алгыры! Ниһаять, ул, нәрсә булса да берәр кызык тапкан булып, кибеткә килгән кызларны үчекләп кала башлады. Хәер, кызлары да үпкәләп тормыйлар. Киресенчә, егет шул тирәдә чуала башлаганнан бирле ул халык кибеткә ешрак йөрергә тотынды. Моны күреп, Сәлмән карт Сәфәргалинең жаеннан гына сыпырып йөртә. Ә боларның барысын бергә жыеп исәпләгәндә, егетнең үзенә дә ярап куйган кебек була иде. Кичләрнең берсендә хәтта күңелле үк булып китте егеткә. Ахтай елгасы актарылып ташый, су болыннарга җәелгән, кисәк-кисәк булып бозлар агалар, яшьләр ташу карарга чыкканнар. Шунда ук бала-чага чырылдый, егетләр, кызлар бер-берсенә уен-көлке сүзләр әйткәләшеп үртәшәләр. Ул да булмый, гармоньга кушылып, сызып җырлап җибәрәләр. Күрәсең, Садыйк мулланың чукмар башлы мәчет таягын истән чыгарганнар булса кирәк. Әйе, шулай булуы да бик мөмкин, чөнки авылны яз басып киткән, чөнки кыш буе кара мунчаларда, тәрәзәләре бөркәлгән аулак өйләрдә кысылып яткан яшьлек урамга бәреп чыккан иде. Берәүләре, кәҗә бәрәне тавышы чыгарып, кычкырып җибәрәләр. Икенчеләре, беренчеләрен бөтенләй ишетмичә, багорлар белән челтәрле бозларны ярга таба өстерәп кайнашалар. Өченчеләре боз өстендә учак ягып агызып җибәрәләр. Янып бара торган учаклар белән су өсте чуарланып калган. Ә яр чите ташу карарга чыккан кызлар, шау-шулы егетләр белән тулган. Чынлабрак караганда, бу яшь-җилкенчәкнең шулай ук януын, бөресе ачылмаган мәхәббәт белән, искә төшмәгән җыр, билгесез сагыш һәм ата йортына сыймый башлауның хәсрәте белән януын күрергә мөмкин иде. Ташу карарга Зәйтүнә дә чыккан иде. Чөнки төрле ырымнарга, юк- бар хорафатларга, иске гадәт-йолаларга бик ышанучан үги ана ел да бер килә торган ташу карау йоласыннан кызны мәхрүм итсә, соңыннан әллә ни күрермен дип шүрләгән һәм, Габдулла абзыйга әйтеп тормыйча ләкин шулай да бик нык кисәтеп, кызны иптәш кызларына ияртеп җибәрергә мәҗбүр булган иде. Зәйтүнә, тын гына карашы белән боз 2» 19 ларны озатып, бер читтә дәшми-тынмый басып торды. Өстенә әлеге теге аклы күлмәген кигән, иңенә кыска бишмәтен салган, башында мамык шәл, әллә нидә бер иптәшләренең сүзләренә кушылып, үзе дә кайбер сүзләр кыстыргалап куя, тик ул боларны теленең очы белән генә әйткән төсле әйтә, күңеле каядыр еракка киткән, бит алмалары гадәттәгечә чокыраймый, ак тешләре дә тезелеп күренми иде. Кеше алдында сак кыланырга, аны-моны сиздермәскә дип, алар алдан ук сүз куешкан булсалар да, сөйләшергә бик сусап һәм кызны бик сагынып килгән Сәфәргали бу кичне ул шартларны онытты. Чөнки киче бик зәңгәр иде, каһәр суккыры. Кыскасы, егет, килеп-килеп, Зәйтүнә тирәсендә бөте- релгәләп китә башлады. — Кызлар, кайсыгызны боз өстенә утыртып, Әчтәрханга кунакка алып китим? Әйтегез, соңыннан үпкәләш булмасын, — диде ул бер килүендә. Хәйләкәр көлеп, кызларның бөтенесенә берьюлы күз кысты. Зәйтүнә дә читтә калмады, әлбәттә. Ләкин моңа карап, Зәйтүнәнең битләре чокыраймады, матур тешләре ялтырап күренмәде. Егетләр тирәсендә бераз булганнан соң, тагын килеп, кызлар әйләнәсендә тагын бер түгәрәк ясап узды Сәфәргали: — Мине егетләр пошталион итеп җибәрделәр. Белергә куштылар: кемнең кайсы егеттән озаттырасы килә? Караңгы төшкәч соң булыр, кирәкле кешене таный алмаслар, якты күздә сайлап калсыннар, дип әйтергә куштылар. Шулай дип теленә салынды ул бу килүендә, һәм бу килүендә инде кызларның барысына да түгел, берсенә генә — Зәйтүнәгә генә күз кысты. Ләкин Зәйтүнәнең бит урталары бу юлы да чокыраймады, матур тешләре ялтырап күренмәде. Бусы инде кызның кыланган булуы иде. һәрхәлдә, Сәфәргалигә бу шулай тоелды. Ә ул кылануны бер дә яратмый, аңа булса булсын — көлеп тешләрен күрсәтеп торсын. Сәфәргали, җыелып торган кызларга тиз генә бер караш ташлап алды да, таза гына, түшле генә бер кызга тукталып, аны кулыннан тотып төркем эченнән читкәрәк тарткалый башлады. — Мин үзем менә бу тутырган чебешне озатып куям. Караңгыга калсак, миндә тавык күзе. Шуңа күрә гаепләштән булмасын, егетләр, без хәзер үк киттек,—дип. сайрарга тотынды ул, кызны тарта биреп. Кыз, иптәшләре яныннан китмәскә тырышып, карышып азапланды, тик шулай да авызы колакка җиткән иде. Хәер, бераздан инде ул тарткалашмыйча да бара башлады һәм алар, кичке эңгер-меңгергә күмелеп, күздән үк югалдылар. Тик шул чаклысы бар, кызның өе алар киткән якта булмыйча, бөтенләй икенче якта иде. Кайберәүләр, моны искә алып, «адашмагайлары бу мескеннәр» дип шаяртып куйдылар. Хәер, сүз шунда ук икенчегә күчте, ул арада егетләр төркемендә гармоньга кушылып җырлап җибәрделәр, кыскасы, бер кешедән башкалары Сәфәргали белән әлеге теге кыз турында шунда ук оныттылар. Тик бер кеше генә моны оныта алмады һәм бик озакка чаклы оныта алмады. Бу бер кеше дигәнебез — Зәйтүнә иде. Зәйтүнә Сәфәргалинең шуклыгын, тел бистәсе булуын белсә дә, аннан мондый эшне һич көтмәгән иде. Ул кинәт баскан урынында таш кебек катып калды. Кинәт әллә нишләде ул, телен әйләндереп, сүзен әйтә алмас булды. Хәер, аның инде әйтерлек сүзе дә калмаган иде. Үзе дә сизмәстән, аның кара күзләре кинәт кайнарланып, әчетеп, яшьләнеп калдылар, күкрәген нидер тырнап узган кебек булды. Һәм Зәйтүнә, кырт кына борылды да, яшьле күзләрен кешегә күрсәтмәс өчен, тизрәк өенә кайтып китте. Башкаларның барысына да шулай берәм-берәм тукталып, берәм-берәм озата башласак, озакка киткән булыр иде, әле ярый, Садыйк мулла ярдәмгә килде. Ящь әтәчләр, язгы хискә бирелеп, батыррак кычкырып җибәрделәр бугай, гармонь, һәм җыр тавышы су буена гына сыеп 20 калмыйча, урамнарга ук җәелгән булып чыкты. Ә авылда Садыйк мулла дигән тәртип сакчысы һәм аның чукмар башлы мәчет таягы бар иде. Җыр җайлы гына үсеп килгәндә, яшьләр төркеме арасына Садыйк мулланың әлеге шул чукмар башлы таягы очып килеп төшмәсенме! Хәер, шунда ук мулланың үзенең дә: — Дәҗҗал токымнары, абу-җаһил каумы, замана ахыры эстәп, илдән бәрәкәт очырып, авыз күтәреп утыртырмын мин сезне, бәдбәхетләр,— дип каргана-каргана, яркаиатсыман, чапанын җилфердәтеп килүе күренде. Яшьләрне — ай күрде, кояш алды. Алар, төрлесе-төрле якка чабып, таралып беттеләр, муллага каршы тел катучы булмады. Тик шулай да арадан берсе мулланың чукмар башлы таягын җирдән күтәреп алып, ташуга атып бәрергә өлгергән иде. IX Зәйтүнә өенә кайтканда, картлар кичке ашны ашап утыралар иде. Соңга калып йөрүе өчен Габдулла агай кызны чак кына орышып алды. — Син, кызый, үз кадереңне үзең очырып, бала-чагага ияреп йөрмә. Мин сине аның өчен үстермим, — диде ул, кызына сынаулы караш ташлап. — Әйдә, баш ярылып күз чыкмаган әле, кыз чак ике килми ул,— дип иренә аркылы төште үги ана. Бүтән чакта, юкны бар итеп, тырнак астыннан кер эзләп туймый торган үги ананың бүген әнә шулай яклап маташуы үзе генә дә Зәйтүнәнең болай да урыныннан купшыган күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Ул бит картларның бик нык ачулануларын көтеп кайткан иде, ничектер шунда, каты һәм ачы сүз ишетәсе килә иде аның. Әгәр шулай булып, мөлдерәмә тулгап күңелен чайпалдырып түгеп җибәрсәләр, чак кына бушанырмын, җиңеләеп калырмын дип уйлаган иде ул. Ә менә алай булмады. Ашарга эндәшеп тә, чыкмагач, Габдулла агай, яхшы ук шикләнә төшеп, кызы янына кече якка үзе кереп китте. Зәйтүнә казан буенда янып калган сукыр лампа төбендә, чыра шырпысы яндырып, аның көле кай якка таба авып төшкәйне күзәтеп тора иде. Габдулла агай сорау карашы белән бер читтән чак кына карап торды да, аннары коры гына итеп: — Син ни җенләнәсең монда ялгыз баштан? — дип эндәшеп куйды. Кыз сискәнеп китте, шырпысы кулын пешерде. Тиз генә икенче якка борылып, мич буендагы әйберләрне рәтли башлаган булды. Тик Габдулла агай барысын да күреп өлгергән иде инде. Юынып килеп ашарга утырганнан соң да, ул, дәшмичә-тынмыйча, кызына маңгай астыннан карап утырды. Бервакытта да кызына болай текәлеп һәм бу кадәр сынау карашы белән караганы юк иде аның. Ничектер шунда туры килмәде һәм алай энә күзеннән үткәреп карауның хаҗәте дә чыкмаган иде. Менә бүген карады һәм исе китте: бу чаклы әнисе төсле булыр икән! Габдулла агай күңеле белән, ирекле-ирексез, узган елларга, үзенең егет чакларына китеп, хәтердән кичереп утырды: «Анасы да шулай, яңа пешкән алма кебек, түгәрәк йөзле иде. Шулай аз сүзле иде, шундый озын керфекле иде, шундый сабыр, авыр, басынкы кеше иде. Чәчләре дә шуныкы, маңгае да/ иңбашын тотышы да. Бөтен җире анасына охшаган, аның дәвамы... Уйлап карасаң, әле хәзер генә, әле кичә генә булган эшләр кебек. Ә үзенә утыз еллап гомер үтеп киткән. Беренче мәртәбә яшьлек җепләрен үзенә бәйләп, беренче тапкыр кан катышкан кеше хәзер инде кара җир астында ята... Әниеңне миңа ярәшкәндә унҗиде яшь тә тулмаган иде үзенә. Кияү булып кергәч, путамның очын таба алмыйча теңкәсе корды мәрхүмәнең,— дип куйды Габдулла абзый, тора торгач. Зәйтүнә, бу сүз 21 ләрнең төбендә нәрсә ятканлыкны ачык сизенмәсә дә, кинәт кенә әйтелеп куелган бу сүз аңа ничектер бик җылы тоелды. Гомумән, әнисе истәлеге белән бәйләнешле булган бөтен нәрсә аның күңелен кузгата иде. Шулай да ата белән кыз арасында сүз тиз генә ялганып, үсеп китә алмый иде. Ә бүген кызы белән ничек булса да бер сөйләшеп алырга ниятләгән Габдулла агай, я тегене, я моны әйтеп, сүзне ничек башлап җибәрергә белмичә утырды һәм, ниһаять, үгетнәсихәт тоны белән, бик ераклардан уратып, сөйләп алып китте: — Берәүләр улыннан күрмәгәнне кызыннан-киявеннән күрә. Шөкер ходайга, мин үзем алай кеше кулына калырмын дип уйламыйм, калырга язмасын ходай. Әле тик болай, сүз җаеннан гына әйтелгән сүз. Мәгәр шулай да ата-ана өчен бала-чаганы вакытында урнаштырып, башлы-күзле итеп калдыру мәртәбә. Зәйтүнә, әтисенең сүзләрен ишетмәмешкә салышып, килгән кунак кебек, аска карап утыра бирде. Берничек тә эндәшми утыру уңайсыз була башлагач, ул сүз югында сүз дигәнсыман итеп: — Мотыйк бабайларның мунчаларын ташу агызып киткән, ике бүрәнәсен безнең турыда тотып алдылар, — дип куйды. — Әйе, ташуны быел бөтен җирдә шулай шәп дип сөйлиләр, игеннәр уңарга булсын, — дип, Габдулла агай кыска гына итеп кызының сүзен җөпләде дә, соңыннан тагын үзен кызыктырган мәсьәләгә күчте һәм бу юлы инде шактый ук ачык итеп әйтте: — Кара әле, кызым, ат азгыны тайга иярер, дигәндәй, һаман алай балачагалар белән шаулашып йөреп, атаң йортында картая алмассың. Карыйсы эшләреңне карарга, итәгеңне-җиңеңне җыеп торырга кирәк. Белмәссең, насыйбы чыгып, берәр уңышлы җирдән сорап куйсалар... Кызлы өйнең капкасын кырык яктан җил кагар, дигәннәр борынгылар. Зәйтүнә текә генә күтәрелеп әтисенә бер карап алды. Кыска гына бу карашта гаҗәпләнү дә, аптырабрак калу да, ялвару да, бер үк вакытта үпкәләү дә бар иде һәм, боларның барыннан да бигрәк, тузгып каршы күтәрелергә әзер тору чагылган иде бу карашта. Зәйтүнә табында артык утыра алмады, шул минутта ук «туйдым» дип, ашый торган кашыгын куйды да, торып, кече якка кереп китте. Бер тел ачылганда Габдулла агай, кызы белән ныграк сөйләшеп калырга ниятләп, сүзне һаман шул тирәгә бора иде. Ул кызына, бүген үк өйне ташлап чит-ят нигезгә китәм, дип курыкмаска кушты, куркырлык сәбәпнең булмавын сиздерде, шул ук вакытта авыз ачып торырга да ярамавын, ата-бабадан калган олы эшкә һәрвакыт әзер булып, аякны киенеп торырга кирәклекне әйтеп, бигрәк тә яман ат чыгарудан сакланырга кушып, озак кына үгет-нәсихәт укыды. Яшьтән үк анасыннан калып, күбесенчә, үз эченә үзе бикләнеп үскән Зәйтүнәгә болай җан авазы белән сөйләшеп утырулар сирәк эләгә иде. Әтисенең бу төпченүләрендә, якты бәхет ымлап, кисәтеп азаплануларында, бер яктан, ул кайгыртучанлык, кешелек тавышы ишеткән кебек булса, шул ук вакытта, хәзергә ачык билгеле булмаган һәм шунлыктан бигрәк тә куркыта торган һөҗүмнең якыная баруын сизеп, колакларын торгызды. Шулай да әти сүзе белән исәпләшмичә мөмкин түгел иде. Соңга таба ул, ояла- ояла булса да, үзе дә әкренләп чишелә, серләрен ача башлады. Шулай итеп, бу кичне ата белән-, кыз арасында ярым ымлаулар, ярым ишарәләр, өзек-өзек кисәтүләр һәм шикләнеп сагаюлар белән тулы җитди сүз булды һәм озак кына дәвам иткән бу аңлашуның ахыры бер нәрсә белән — Зәйтүнәнең әллә чынлап, әллә саклык йөзеннән, олылар сүзеннән чыкмаска, дип әтисенә сүз бирүе һәм, икенче яктан, Габдулла агайның бераз тынычланып калуы белән бетте. Ләкин чынлыкта бу бетмәде, киресенчә, нәкъ шул сөйләшүдән соң тагын да кискеиәя төште. Күк йөзе искиткеч тере йолдызлар белән тулган бу аяз апрель кичендә Зәйтүнә үз гомерендә зур һәм аянычлы 22 эзләр калдырырлык ике ялгышлык эшләде. Беренчедән, ул әтисенең сүзләре, кисәтүләре һәм бәхет вәгъдә итүләре — барысы да тик яхшы ният, шәфкатьле күңел белән генә эшләнә дпп уйлап хаталанды. Дөрес, Габдулла агайның бу кайгыртучанлыгында кызына яхшылык теләү, әлбәттә, бар һәм көчле иде. Ләкин шул ук вакытта Габдулла агай үзен дә онытмады. Сөю һәм сөелү кебек бөек рухи бәхетләрне искә алмыйча, кызны бай гына кешегә биреп, байлар кодасы булып, үзен күтәреп һәм күрсәтеп калу исәбе — алар яшәгән чорда бер Габдулла абзыйдан гына башланып, аның белән генә бетмәгән бу йогышлы чир — ул кайгырту- чанлыкның астында, нигез ташы ук булмаса да, зур урын алып ята иде. Зәйтүнә бу чаклы тирәнлеккә үтеп керә алмады. Кече-кечкенәдән назга, иркәләнүгә һәм чын күңелгә сусап үскән Зәйтүнә әтисенең бөтен сүзләре үзе өчен, тик аның өчен генә әйтелгән сүзләр дип аңлады. Шулай аңлап, ул кинәт йомшарып, изрәп калды, әтисенә ачык кына җавап бирә алмады. Ачык сүз кирәк бер вакытта болай йомшарып калуы белән ул бер хата ясады. Кызның бу кичтә ясаган икенче хатасы — чынлыкта аның беренче хатасы да өлешчә шушы хатасыннан үсеп чыкты — Сәфәргалинең гади бер шуклыгына артык әһәмият бирүдә булды. Зәйтүнәгә, чынлап та, аның ышанычлары, өметләре — барысы да сабын күбегедәй шартлады кебек күренде ул кичне. Ташу караганда Сәфәргалинең әлеге теге беренче очраган кызны ияртеп алып китүе, шуклыктан да бигрәк, Зәйтүнәне һәм үзен яратудан эшләнгән, күз кысып-кысып та, кызның бит алмалары чокыраймауга ачу итеп эшләгән бу яшьлек тинтәклеге — теләгән чакта моны күрмичә калырга да мөмкин булган булыр иде — Зәйтүнәне бик нык аптыратып калдырган иде. Зәйтүнә, үзе саф күңелле булганлыктан, моны күрмичә кала алмады гына түгел, ә бәлки күпертеп, ун мәртәбә күпертеп күрде. Димәк, күреп бетермәү хатага алып барган кебек, арттырып күрү дә хатага алып бара икән. Шуларның барысы өстенә тагын ул, ничә әйтсәң дә бер сүз, унҗиде яшендә генә иде. Зуррак яшьтәге кешеләр мондый хаталарны эшләмиләр. аның каравы зуррак яшьтәге кешеләр болай хаталана-хаталана, егылып борын каната-каната, сөя дә белмиләр. Зәйтүнә, үзенең Сәфәргалигә булган өметләре сүнде дип уйлагач һәм әтисенә сукыр рәвештә буйсынырга сүз биргәч, Сәфәргалине яратудан туктамады гына түгел, киресенчә, нәкъ әнә шул минуттан, нәкъ әнә шул каһәр суккан минуттан башлап ул шук җанлы егетне өзелеп яратырга, каргыйкаргый яратырга, эчтәй сыза-сыза яратырга тотынды. Әйтергә генә ансат, аларның икесен бергә бәйли торган ничаклы ртак дөнья бар бит: тирләп пешеп бозау куулар, су юлындагы язулар, Гөлҗиһан» сабыны, зәңгәр кашлы йөзек, «Әни агачы», тагын-тагын күпме дөнья, күпме истәлекләр! Аннары тагын тел белән әйтеп биреп булмый торганы никадәр... һәм алар барысы да менә бу, тын күл шикелле, тыйнак табигатьле авыл кызында сакланып яталар, үсеп яталар, көннән-көи матуррак булып чәчәк атып яталар, һәм, әгәр әтисе әйткәнгә сукыр рәвештә буйсынса, Зәйтүнәгә әнә шуларның барысын да берьюлы күңелдән чыгарып ташларга кирәк булачак. Йөрәгең ярылып үләрсең. X Бурсык Аптул, бигрәк тә ат кодасы булганнан соң, Сәлмәйнекеләр тирәсенә тагын да якынаерга тырышып, юк йомышларны бар итеп, аларга баргалап йөргәндә, һич тә көтелмәгән бер яктан яңа мәшәкатьләр килеп туды. Бер көнне җәмәгать җыены җыеп, анда Өяз җир төзү "комиссиясеннән чыккан чараларны аңлаттылар. Зур эш булырга тиешлеге әллә кайдан сизелеп тора, чөнки контора кешеләре дә килгәннәр 23 иде. Картуз козырегы өстенә ялтырап торган җиз эмблема кадап куйган һәм шундый ук ялтыр төймәле кеше дә бар иде, — анысын землемер диделәр һәм әнә шул землемер дигәннәре басуларны кискәләп, авылларны берсе белән икенчесен талаштырып йөрүче бер кеше булып чыкты. Кешеләр шулай диделәр, әмма безнең Габдулла агайны чыгырыннан чыгарганы ул түгел, Габдулла агайны чыгырыннан чыгарганы менә бу булды: әгәр бу җир төзү дигән бәлаләре дөрес булып чыкса, аның Аю чокыры буендагы бер осменник җире күрше авылга китәргә тиеш иде. Габдулла агай моның белән һич тә килешергә теләми иде. Чөнки җире әйбәт, элекке ышна җире — уңдырышлы җир иде. Шунлыктан ул, әлеге теге ялтыравыклы төймәнең күзенә бик үк чалынмаска тырышып, шулай да берөзлексез үзенекен кабатлап торды. «Атабаба- дан калган межа, бер адым башка авылныкы кирәк түгел, бер уч туфракны үзебезнекен бирмибез». Хәер, бер ул гына да түгел, авыл халкы бу эшкә гомумән бер дә риза түгел иде. Сабанга чыгарга дип кенә торганда, чит-ят кешеләрнең менә болай басу таптап, авыл белән авыл арасында дау кубарып йөрүләре крестьяннарның берсенә дә ошамады. Алар моны түрәләрнең тик торырга теләмәүләрениән килеп чыккан чираттагы бер чытлыклык дип карадылар. Тик алар бу «чытлыклык» артында патша хөкүмәтенең крестьяннардан куркуы ятканлыгын һәм көчәя барган крестьян ярсуын авызлыклап торырлык терәк пунктлары әзерләргә тырышуын ул чагында әле ачык кына күреп җиткермиләр иде. Шуңа күрә аларның күбесе <5у эшне кычкыру, ризасызлык күрсәтү яки, Габдулла агай кебек, «Мин ул җирне саруттан арындыра алмыйча өч сука калагы сындырдым. Кеше игелекләнсен дип сындырдыммыни мин ул калакларны?» дип, киреләнеп тору белән туктатып булыр дип уйлыйлар иде. Ләкин Өяз җир төзү комиссиясенең чаралары катгый һәм алар сөйләнеп калу өчен генә чыгарылмаганнар иде. Озак кына шаулашканнан соң, землемер, Җиһанша староста аркылы, иртәгә җир кисү эшенә булышу өчен авылның абруйлы агайларыннан берничә кеше билгеләргә кирәк булуын белдерде. Халык аның бу тәкъдименә дә бердәм каршылык күрсәтеп, шау-гөр килеп, күтәрелеп чыкты: — Безнеке киселәсе киселгән инде! — Без ата-бабадан килгән межаны боза алмыйбыз. — Безнең ышна җирләребезне кисеп алсыннар да, үзебезне тау кабыргасындагы кызыл балчыкка, «кәҗә сакалына» бәйләп калдырсыннар, имеш. Болай корыга тавышланып, эш кырып булмаслыкны төшенеп, җир төзүчеләр җәмәгать җыенын ташлап киттеләр. Халык, моны үзенең җиңүе дип уйлап, җәмәгать җыеныннан канәгатьләнү белән таралды. Ләкин җир кайгысы халыкның йөрәгендә артык тирәнгә кереп урнашкан иде. Крестьяннар моның белән генә, әлбәттә, тынычлана алмадылар, шул җөмләдән безнең Габдулла агай да, төннең-төн буе үзенең Аю чокыры буендагы ун таяклык җире турында уйлап, йоклар-йокламас баш ватып чыкты. Бүтән барлык хәсрәтләре артка чигенгәннәр, шул исәптән, кызы Зәйтүнәне Сәлмәниең кече малае Мидхәткә кияүгә •биреп, бай кешеләр белән аралашу планы да вакытлыча башыннан чыккан, хәзер бөтен теләге — Аю чокырындагы ун таяклык җирне ничек итеп булса да үзендә калдыру иде. Бу исәп аны телдән яздырды. Иртәгесен ул кояш чыкканчы ук аякка басып өлгергән иде инде. Алдына киндер алъяпкычын ябып, башына керләнеп беткән киез эшләпәсен элеп, җиңнәрен сызганып һәм, алай-болай булса дип, сажень таягы тотып, өйдәгеләрнең берсенә дә бер сүз дә әйтмичә чыгып китте. Шушы китүдән ул кырга ук китте һәм аны кырдан кич белән генә алып кайтып ташладылар. Картның маңгае ярылган, яңагында юл-юл булып кан эзләре катып калган иде. 24 Сәфәргали, Антоновтан сатып алынган тегермәнгә — тегермән өе салучыларга түшәм-сайгак такталары илтә барган җиреннән әйләнеп кайтышлый, Габдулла агайны юл читендәге таш өстендә утырып торган җирендә күрде. — Әй, тукта әле, егет, — диде карт, кырыс тавыш белән. Сәфәргалинең нәрсә дип әйткәнен дә көтмичә, аның арбасына менеп утырды. Сәфәргали юлда карттан эшнең ничек булганлыгын сорашкалап караса да, Габдулла агай сөйләргә теләмәде, ул бик ачулы иде. — Безнең ише мужик халкына асылынырга гына калды инде бу килештән. Җиреңне теләсә ничек кискәлнләр, үзеңне көпә-көндез типкәли- ләр, — дип, авыз эченнән үз-үзеиә сукранып кайтты ул. Сәфәргали аның бу сүзләреннән рәтләп берни дә аңламады, шул ук вакытта кайтарып сорарга да кыймады. Чөнки күренеп тора, карт бик йончылган, бөтенләй тотрыксыз калып, арба дырылдаганга бөтен гәүдәсе һәм канлы башы белән селкенгәләп кайта иде. Шулай сүзсез генә алар авылга да кайтып җиттеләр. Капка төбенә килеп туктауга, өйдән атылып-бәрелеп Зәйтүнә чыкты. Кырда, Аю чокыры артында, межа буенда булган канлы вакыйга турындагы хәбәр авылга инде кайтып җиткән, әтисе өчен борчылуы Зәйтүнәнең йөзенә үк бәреп чыккан иде. Ул, ат янында басып торган Сәфәргалигә, ичмасам, күз дә салмыйча, әтисе тирәсендә чуалды. — Безнеке генәмени... йөрисең шунда кирәк-кирәкмәскә кысылып,— дип әтисен шелтәләп куйды ул. — Кайчаннан әле ул җир кирәкмәс нәрсәгә әйләнде? Сөйләп торган буласың, чүпрәк баш. Габдулла карт кызына ачу белән бер карап алды, үзе шул ук вакытта ат янында басып торучы Сәфәргалине дә онытып бетерми иде. — Әле ярый, рәхмәт төшкере, менә бу егет туры килеп утыртып алып кайтты. Югыйсә калыр идең таш өстендә сакалыңны сәлперәптеп... Үзе, кеше-кара күргәнче дигән кебек, тиз-тиз атлап капкадан кереп китте. Зәйтүнәнең, үзенә бер сүз дә кушмыйча, әтисе артыннан ишек алдына ашышын күреп, Сәфәргали эчке кызулык белән: — Зәйтүнә! — дип эндәшеп калды. Зәйтүнә теләр-теләмәс кенә тукталды. — Син нигә күзгә-башка бер дә чалынмыйсың бу арада, Зәйтүнә? — Чыкканым юк, — диде Зәйтүнә, кырт кына кисеп. Үзе, егеткә, ичмасам, күтәрелеп тә карамыйча, капкадан ашыгып кереп китте. Күренеп тора, ташу караганда уйламыйча гына эшләп ташлаган шуклыгы өчен Зәйтүнә Сәфәргалигә нык кына үпкәләгән иде. Шулай итеп, алар берни турында да сөйләшмичә аерылып киттеләр. Ә сөйләшергә кирәк һәм инде сөйләшерлек сүзләр дә шактый җыйналган иде. Сәфәргали, дилбегәсен кулына алганнан соң да, капка төбеннән кузгалып китә алмагандай, беравык вакыт басып торды. Зәйтүнәнең болай коры гына кереп китүе аны кинәт аптыратып калдырды. «Әллә, чынлап ук үпкәләгән инде?» дип уйлады ул. Шулай ук авылның, мәет чыккан өй кебек, тынып калуы да ниндидер җитди бер вакыйга булып узганлыгы турында сөйли иде. Дөресе, вакыйга авылда түгел, басуда, межа буенда булган һәм кызу булган. Крестьяннар землемерга казыклар утыртып яңа межа сызарга ирек бирмәгәч, землемер, ярдәм сорап, тиешле урыннарга хәбәр иткән һәм ярдәмгә берничә стражник алып, становой пристав үзе килеп җиткән. Крестьяннар аннан соң да үз межаларыннан китмәгәннәр. Шуннан соң становой кулындагы ак перчаткасын салган һәм крестьяннарга якын килә башлаган. Тегеләр: «Ахры, моның ачуы басылды бугай, бу инде безнең белән күрешергә килә булса кирәк» дип, межа буенда тагып да ныграк гөрләшергә тотынганнар. «Ә шулаймы? Сез әле мужик башыгыз белән бунт күтәрергә уйлыйсызмы?» дигән становой. Мыегын 25 бөтереп, стражникларга тиз генә ишарә ясаган, иске межага сырышып ятучыларны камчыларга кушкан. Бу вакыйгадан соң атна-уи көн узып, инде чигәләрен ак яулык белән бәйләп йөрүчеләр сирәгәя төшкәч, булып узган бу канлы вакыйганы озын телләр уенкөлкегә әйләндереп сөйләргә керештеләр. Каравыл өендә, чишмә буенда, чаттагы бүрәнә өсләрендә түбәндәгечә сөйләшеп утыруларны әледән-әле ишетергә мөмкин иде: — ...Шуннан соң Чатан Сапый становойга ни дигән? — Бер дә исем китеп тормый минем, госпадин сталовой, ике кулым бар, берсе белән синең яңа межа дип кактырган казыкларыңны, икенчесе белән синең пожардан калган соры мыегыңны йолкып ташлармын, — дигән. — Ә становой Чатан Сапыйга ни дигән? — Становой ни дисен. Шулаймыни, господин Чатан Сапый, күптән шулай диләр аны, мин бит синең белән әллә кайчаннан бирле сөйләшәсем килеп йөри. Кая, бир кулыңны алай булгач, күрешик,—дип, ак перчаткасын салып килгән дә нагайкасы белән тегенең колак төбенә сугып та җибәргән... Ләкин бу көлүләр барысы да тыштан гына, пошыиучан җанны кая куярга белмәгәнлектән генә эшләнәләр, чынлыкта авыл халкы үз басуыннан кисеп алынган яхшы җирләр өчен тирәнтен борчыла һәм бу мыскыллаулардан туган ачуны эчендә саклап асрый иде. XI Халык үзендә сакланып килгән бөек сыйфат —^җорлык сыйфаты белән җир турындагы хәсрәтен вакытлыча гына булса да күмәргә, межа буенда булып узган канлы вакыйганы онытырга теләсә дә, чынлыкта ул тиз генә онытылмады. Озак та узмады, авылга пристав тагын килде. Алар — авылдагы берничә куштан, Җиһанша староста белән берлектә, кеше күзеннән яшеренеп, озак кына сөйләштеләр, эш, ниһаять, Сәлмән картның приставны үзенә чәйгә алып китүе белән очланды. Калганы Сәлмәинәрнең, өске каттагы өендә, төшерелгән пәрдәләр артында булды. Төи бик күңелле үткән иде булса кирәк, чөнки Сәлмән байның шуннан ун көн генә элек тып итеп шәһәрдән кайтып төшкән Мидхәте икенче көнне дә, гимназист мундирын җилбәгәй җибәреп, кы- зарып-бүртенеп, ниндидер куплетлар такмаклап, асрау кызларны куып, бакча белән ишек алды тирәсендә буталып йөрде. Шулай йөри торгач, ул һич тә юктан гына абыйсы белән бәйләнешеп китте. — Кайтканыңа ун көннән артты, китәргә уйлаганың да күренми. Бо- лай корыга маршировать итеп гомер уздырганчы, сызганып сәүдә эшенә тотыныр идең. Югыйсә өяз йөргәндә товарны чит-ят кулларга ышанырга туры килә, — дип, егетнең, үзе өчен кайгырткан төс күрсәтеп, сүз башлады Рифгать абыйсы. Олы улының сүзен Сәлмән карт үзе дә куәтләде. Ләкин шома гимназист буй бирергә бик үк теләми иде. Тегеләрнең икесен берьюлы томаларга тырышып, авызыннан ут чәчкәндәй тезеп китте: — Кирәкми миңа сезнең сәүдәгез. Өч тиенгә алган товарны биш тиенгә сатып, байый бирегез. Мужикның күгәргән ике тиененә калмаган мин. Миңа байлык кирәкми, мин югарырак нәрсәләр турында — хөррият, республика, кешеләрнең үзара гаделлеге турында уйлыйм. Бу сүзләрнең күбесе Сәлмән картка бөтенләй аңлашылмый, ә абыйсында бары тик көлү хисе генә кузгата иде. Хәер, бер авыз ачылгач, абыйсы көлеп кенә калмады, яшь әтәчнең кикриген берьюлы сугып төшерергә тырышкандай, ачуланырга тотынды: 26 — Әгәр дүрт ел буена, анык икмәккә укып, алган образованней бары шушы гына булса, бик еракка китә алмагансың икән, энекәш. Мондый сабын күбеге очыручыларны без Казанда чат саен күрәбез. Үзләрен социалист дйгән булып, борыннарын күтәреп, әллә нинди китап сүзләре сөйләп, бер тиенгә кадалып үләргә йөрүче ярлы студентлар, юк- ны-бушка авыштырып, лыкылдап йөри бирсеннәр. Алариы барыбер, кайчан булса да полиция тотып алып, берәм-берәм Себергә куып бетерәчәк. Ә дөнья үзенең җае белән алга барачак. Мужик сука сукалаячак, фабрикант товар эшләп чыгарачак, сәүдәгәр сәүдә итәчәк. — К вашему сведению, Рифгать әфәнде, товарны сезгә фабрикант эшләп чыгармый, ә эшченең хәләл кул көче эшләп чыгара. Фабрикант, менә сезнең кебек, эшче җилкәсендәге соры корт кына ул, әгәр беләсегез килсә. — Иренеңнән сөтең кибеп җитмәгән әле синең, әгәр беләсең килсә,— дип, бөгеп бәхәскә берьюлы нокта куйды абыйсы һәм, артык сөйләшеп торырга һич тә теләге юклыкны сиздереп, кырт кына борылып китеп барды. Ул арада кибеткә чакырып звонок шалтырады. Башка вакытта кибеткә чыгып кешегә товар җибәрүне үзе өчен түбәнлек санаучы гимназист Мидхәт, ахрысы, әтисенең үзенә таба ачуланып карап торуыннан шүрләп булса кирәк, бик эшлекле кыяфәт белән кибеткә чыгып китте. Моңа кадәр бәхәскә бик кушылмыйча, бер читтән малайларының сүзләрен мыек очына бөтереп торучы Сәлмән карт, аның артыннан: — Тәртә арасына кергәч дулый алмас. Андый тайларны гына өйрәткәнебез бар безнең, — дип сөйләнгәләп .калды һәм, үз-үзенә генә әйткән кебек, шул ук вакытта хатынына да ишетелерлек итеп өстәде: — Өйләндерергә, башлы-күзле итәргә кирәк ул әрәм тамакны, калганын соңыннан күз күрер. Чынлап та. Мидхәтне нидер эшләтергә кирәклек үзеннән-үзе соралып тора иде. Бит ахрысы, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, мундирын җилбәгәй җибәреп, сызгырып йөреп гомер уздыра алмастыр инде. Кайтканына ун көннән артык, икенче барырга исәбе дә юк кебек, әллә нинди сүзләр сөйләнгән була. Әле анысына тыгыла, әле монысыннан гаеп таба, тормыш дисәң — теге, сәүдә дисәң — бу. Малайны бөтенләй бозып кайтарды бу гимназия дигәннәре... Шулайрак уйлый иде Сәлмән карт. Ә чынлыкта исә Мидхәтнең, әтисе белән абыйсы алдында болай сөйләнеп, бер нәрсәне дә ошатмыйча, үзен дөньяда бердәнбер куык итеп күрсәтергә маташуының төбендә бик ачык бер нәрсә ята: ул гимназиядә язгы имтиханнарын бирә алмыйча кайткан, шуңа күрә хәзер үзен дөньядагы бөтен нәрсәдән бизгән чит-ят кеше күреп, нигилист булып кыланмакчы була, тик бу рольне тиешенчә чыгарып кына җиткерә алмый иде. Кибет ишеген ачып җибәрүгә, канва белән чиккән ак алъяпкычлы, акка җитен чәчәге кебек вак-вак кына бөрчекләр төшкән күлмәк кигән һәм озын керфекләре астыннан беркадәр аптырабрак караган кебек карап торучы Зәйтүнәне күргәч, Мидхәтнең егетлек пары бераз кузгала төште. Сүзне башлап җибәрү өчен нәрсә дә ярый, мәсәлән, Мидхәт, кызган шәптән, кызның бу чаклы тиз үсеп китүенә бәйләнә башлады. — Удивительно, ничек сез болай тиз үсеп киттегез? Әле какой-нибудь моннан ике ел гына элек, яланаяк йөрүче бәләкәй генә кыз идегез. Помнишь, бер чакны шулай, мин кышкы каникулга кайтканда, сезне су юлында очраткан идем... — Миңа тоз гына үлчәп җибәрегезче, Мидхәт абый,—дип әкрен генә әйтеп куйды Зәйтүнә. Күренеп тора, ул, уңайсызланып, кызарган- нан-кызара бара һәм болай сәбәпсезгә кызаруг һәрвакыттагы кебек, бу юлы да аңа бик килешеп тора иде. 27 — Во-первых, мин сезгә абый түгел, ә просто бер приятель. Яшьтәш, иптәш, авылдаш, что угодно, как угодно, но только абый түгел. Во-вторых, мин сезнең бу чаклы тиз үсеп китүегез белән не согласен. Әйтегезче, пожалуйста, әле кайчан гына Габдулла агайның урамда яланаяклап чабып йөргән кызы, хәзер килеп, менә нинди барышня булып җитешкән. Нәкъ Тургеневтагыча. Месяц в деревне. Ул ишеткән-белгән, китаптан отып калган барлык матур сүзләрен Зәйтүнәгә яудыра башлады. Ләкин китәргә дә, китмәскә дә белмичә ишек төбендә аптырап калган Зәйтүнә аның бу сүзләреннән берни дә аңламый һәм шул ук вакытта аның әле тоз салырга дип алып килгән капчыгы да тутырылмаган иде. — Миңа бик тиз әйләнеп кайтырга кушканнар иде, Мидхәт абый. Үлчәп кенә җибәрегезче. — Зарар юк, зарар юк, Габдулла абзый безнең үз кешебез ул. Да, Габдулла абзый дигәннән, аны, мескенне, теге межа өчен барган скандал белән бәйләп, судка тарттырмакчылар. Кичә пристав бездә үзе шулай сөйләнеп утырды. Анда — целый список. Бунтовщиклар, хөкүмәт чараларына аяк чалучылар дип күрсәтмәкче булалар. Впрочем, мин аларның мондый тупас выводлары белән килешә алмыйм. Крестьянга, мескенгә, җир кирәк, ул җир азлыктан кычкыра, ә аның бугазына камчы китереп тыгалар. Кеше — пристав камчысы өчен түгел, кеше — Короленко әйтмешли, бәхет һәм күктә очып йөрү өчен туган. «Кешенең бәхет һәм күктә очып йөрү өчен туганлыгы» Зәйтүнәгә аңлашылмаса да, әтисен яклап әйтелгән сүзләр яхшы ук нык тәэсир итте һәмкызның нечкә күңелен йомшартып җибәрде. Шулай да ул Мидхәт әйткән фикерләрне уртаклашу яки җүпләү тәртибендә берни дә әйтә алмады. —Габдулла абзыйны ничек тә ул бәладан коткарып калу ягын караячакмын. Мин аның юлларын беләм. Үземнең көчем җитмәсә, әти аркылы. Минем әтинең начальство арасында сүзе үтә... Инде бөтенләй йомшаган, ләкин ничек итеп рәхмәт әйтергә белмичә һәм биредә болай озак торуыннан уңайсызланып калган Зәйтүнә, балалар кебек, сүзләренең яртысын йота-йота сөйләнә башлады: —Без аңа башта ук әйттек, йөрмә, син генә берни дә кыра алмассың, дидек. Саусыз үзе, көн азрак болытлап китсә, төннәрен, аягым дип, җир үкереп сызланып чыга. —Ә төрмәгә чаклы ничек тә өстерәп алып барып җиткезерләр, әгәр арага керүче булмаса, — дип, хәйләкәр көлү белән көлеп куйды Мидхәт. Үзе шул арада кызның кулыннан капчыгын алып, тоз тутыра башлады. Атасы турында болай кайгыртып сөйләүче Мидхәт Зәйтүнәгә әллә ничек, якын кебек тоелып китте. Аннан соң, чынлап та, бала чакта бер авылда, бергә уйнап үскән кешеләр бит алар. Үзе дә сизмәстән, ничектер ачыла төшеп, үз иптәшенә эндәшкән күк гади һәм ягымлы итеп: — Әллә син укуны бетереп тә кайттыңмы, Мидхәт абый? — дип сорап куйды. — Бөтенләй һәм инде сезнең яннан.бер дә китмәскә, — диде Мидхәт, хәйләкәр көлеп. Тоз капчыгы инде тутырылган, кыз акчасын сузып тора иде. Ләкин нәкъ шул минутта Мидхәт бу гади авыл кызы белән һичбер тәкәллефсез, турыдантуры сөйләшеп карамакчы булып, күзләрен майландырып аңа карап алды: — Әгәр мин сиңа өйләнергә теләп, яучы җибәртсәм, ә? Ничек булыр дисең, ә? Ул чагында син инде тозны үзең сата башлар идең. \з сүзләреннән үзе хозурланып, кеткелдәп көлеп куйды Мидхәт. Сөйләшкәндә аның авызыннан аракы исе аңкып тора һәм ул планы уңышлы чыгасына алдан ук ышанган, шунлыктан үзен бик иркен тота, кауша 28 мый, хәтта озак сөйләшеп торырлык урын да юк дип саный. Кыскасы, кул сузып карау нияте белән, кызга якын ук килеп баскан иде. — Ач ишекне, Мидхәт абый! Кит... Җибәр. Кыз чапаланып артка тайпылды. Ләкин чыгып китеп өлгерә алмады. Мидхәт бер кулы белән ишекнең эчке келәсен төшерде, икенчесе белән кызны эләктереп алды... Ул инде сүзен дә рәтләп әйтә алмый, сулышы кысылганнан-кысыла бара, ул бары тик кулларын гына йөртә, нидер пышылдый һәм- ни әйткәнен үзе дә төшенмәстән: «Җаным!», «Ангелочек», «Мин сине малга күмәрмен» кебек мактау сүзләре һәм вәгъдәләр яудыра иде. Ул арада, чынлап та, кызның аяк очына шаулап акча коела башлады. Егет акчаны Зәйтүнәнең кесәсенә салам дип сала, ләкин акча идәнгә коела бара иде. ...Менә хәзер, ул мәкерле тозактан исән-сау котылып өенә кайткач, Зәйтүнә, аш өенең кече ягына кереп, барысын да яңадан хәтердән уздырмакчы була. Ләкин уйлый алмый, чөнки бик нык хурланган, куркудан әле һаман бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс дерелди, эшкә тотыныйм дисә, кулы эшкә күтәрелми, ул да булмый, канва белән чигелгән алъяпкычына күзе төшә. Алъяпкыч күкрәге таушалган, ак коленкорда майлы кул табы. Ә дөресен әйткәндә, алъяпкыч күкрәгендә генә түгел, кызның күңелендә дә ниндидер ямьсез тап калган, ул, ачыну катнаш, үзенә-үзе сөйләнә: «Күзләре тонган ач бүренең. Имеш, бай малае. Байда дурак күп булыр, байлык белән беленмәс, дип белмичә әйтмәгәннәр шул». XII Эшләр һәрьяклап куера башладылар. Мидхәт, бикле кибет эчендә Зәйтүнәгә бер кагылып узганнан соң, инде аннан болай гына чигенергә һич тә уйламый иде. Ул аңа, бер-бер артлы берничә кеше артыннан, үзе белән йөрергә тәкъдим ясатып карады, ул аңа, әтисе кибетеннән сабыннар, исле майлар, тартмалы кершәннәр алып бүләкләр яудыра башлады. Тик кыз боларның берсен дә кабул итми, Мидхәтнең тәкъдимен ирештерүчеләргә: «Минем әле аны- моны уйлаганым юк, уйларга вакыт та тигәне юк» дип кырт кисеп җавап бирә һәм җибәрткән бүләкләрен кире кайтара иде. Кызның болай нык торуы Мидхәтне тәмам чыгырыннан чыгарды, ул үз сүзен итә алмавыннан, хурланудан һәм шул ук вакытта мин-минлек көченең зур булуыннан төрле чараларга ташланырга дә әзер тора иде. Соңгы чиктә хәзер инде ул, Зәйтүнә белән мавыгудан да бигрәк, кеше теленә бер кергәннән соң ничек булса да үз дигәнен эшләргә омтылу, үзенең исемен таптатмау теләге белән генә яна иде. Шул ук вакытта авыл яшьләре арасында: «Сәлмән байның каладан укып кайткан Мидхәте Бурсык Аптулының кызына сүз кушып йөри икән, тик әле тегесенең генә бик исе китми, ди. Ялтыравыклы төймәләре белән мине шаккатыра алмас, минем андый калай әтәчләрне күргәнем бар, дип әйтеп әйтә, имеш» дигән сүзләр дә йөри иде. Әиә шундый хәбәрләр авыл телендә, бигрәк тә яшьләр арасында, шактый нык таралып өлгергән иде. Мондый имеш-мимеш хәбәрләрдә дөреслек тары бөртеге чаклы булса арттырылганы — тау чаклы була һәм, акыл белән эш иткәндә, аңа шулай карарга кирәк тә иде. Ләкин Мидхәт алай карый алмады, ул үзе турында кеше аркылы ишетелгән һәрбер имеш-мимеш хәбәрне нәкъ шулай булган, шулай әйтелгән дип кабул итеп, ата күркәдәй кабарына һәм үз дигәнен таш ярылса да эшләргә дип учларына төкергәләп куя иде. 29 Бер көнне Зәйтүнәләрнең көтүдән сыерлары кайтмый калды. Аны эзләп йөри торгач, Зәйтүнә зират артындагы әрәмәлеккә барып чыкты. Вакыт соң, кояш баеп, көнгә караңгылык төшеп килә иде. Шулай туры килепме, әллә кызның артыннан юри сагалап йөргәнме, шул арада Мидхәт әллә кайдан гына, тып итеп, Зәйтүнәнең каршына килеп чыкты. — Синең белән сөйләшәсе сүзем бар, — дип, кискен генә итеп кызның юлына аркылы төште Мидхәт. — Мин сыер эзлим, Мидхәт абый. Караңгы төшкәнче ничек тә табарга кирәк, җибәр. Кыз, тиз генә борылып, китмәкче булды, Мидхәт аның саен бәйләнә барды, ул хәзер Зәйтүнәнең кулыннан ук эләктереп алган иде инде. — Мин синең алдыңда сыер бәясенә дә тормыйммыни? Дөресен әйткәндә, аның сөйләрлек сүзе дә юк, каршысында пешкән алмадай кыз басып тора, тирә-юньдә һичбер адәм заты күренми. Ачуы кабарган чак, җитмәсә тагын шул көнне генә яңа хәбәр ишеттергәннәр иде, аннары менә барысын да үзенә сеңдерә ала торган дымык авыл киче бар һәм, инде андый-мондый җанҗал чыга калса, әтисенең кесәсендә акча бар... Мидхәтнең башыннан бик тиз генә әнә шундый уйлар үтте һәм ул, чынлап та, уйлаганчарак эш итеп, кочагын җәеп Зәйтүнәгә ташланган иде дә, ләкин бу юлы һич тә көтелмәгән каршылыкка очрады. Зәйтүнә, тиз генә кулын тартып алып, Мидхәтнең яңагына чалтыратып сугып җибәрде. һәм үзе, җан ачысы белән кычкыра-кычкыра, авылга йөгерде. Инде эш болайга киткәч, ахыры күңелле булмаячагын Зәйтүнә алдан ук белеп һәм, соңга калганчы барысын да сөйләү нияте белән, Гыйззи апасы артыннан, Сәфәргалигә кул яссуы кадәр генә хат җибәрде. Кайчандыр булып узган үпкәләшүләр тузан булып һавага очканнар, чөнки хәзер алга җитдирәк мәсьәлә — язмыш мәсьәләсе килеп -баскан һәм кыз, күп кенә уйланып йөргәннән соң, алда торган кыен хәлдән бердән-бер котылу юлын Сәфәргалидән тапмакчы, аннан ярдәм сора- макчы булып һәм аның, бары тик аның гына канат астына сыенырга ниятләп куйган иде. Хатны ул, башка кызларныкы кебек, чит-читләрен чәчәкләп, әллә ниләр кыландырып язмады, аның ул көннәрдәге хәле андый тышкы бизәкләрдән узган, аучы күзеннән качкан яшь болан кебек, ул үтеп-сүтеп турыдан чаба иде. «Сөйләшәсе сүзләрем бар. Бүген кичкә, кеше-кара аягы басылгач, су буена төш. Мин Мүкәләй Зарифларының өянкеләре янында булырмын, сине шунда көтәрмен» — хат дигәне тик әнә шул берничә авыз сүздән генә тора иде. Иң элек Гыйззи Сәфәргалине берничә көн буена очрата алмады. Теге сукадан кич кенә арып-талып кайта, аскы өйнең кече як сәкесенә утырып кына ашый, ул арада ишек алдында Сәлмән картның сукранган тавышы яңгырап ишетелә башлый: «Кешенекеләр әллә кайчан китеп бетте, әбиегезгә утырмага килмәгәнсез ич. Кичке салкында ашап калыр вакытта атларны улак төбе кимертеп торасыз». Атап әйтелмәсә дә таякның юан башы үзенә төшкәнлеген белә Сәфәргали, тузанлы чабатасын салып, астына салган иске киез итекне аягына элә дә, бер үзенә өч ат алып, төнгә урманга ат сакларга китә. Кайда монда аны-моны уйлап торырга, рәтләп йокы күрмәгәилектән, күзләре чиләнеп бара мескенкәйнең. Ә шулай да йөрәге исән калган булган икән, йөреп-йөреп таушалып беткән әлеге кош теледәй хат кисәге, ниһаять, аның кулына килеп кергәч, ул кинәт терелеп, канатланып китте. Аңа элекке тапкырлыгы янә әйләнеп кайтты. Хәер, кыз үзе «сүзем бар» дип торганда, Сәлмән карунны баетам, дип, урманда аунап калып булмый инде. Атларын урманда калдырып, менә ул хат алган төнне үк авылга әйләнеп кайтты һәм, әлбәттә, дөрес эшләде. Урманда, чебен-черки ара 30 сында, иске тун бөркәнеп ат саклап уздыруга караганда, Зәйтүнә янында, аның кулын үз кулына алып басып тору чагыштырмаслык рәхәт икән. Менә алар, су буендагы карт өянкеләр янында икәүдән-икәү генә басып торалар. Өстә ай йөзә. Бөтен җирдә тынлык. Яфракларга төнге дым кунган. Искәртмәстән генә фырылдап ярканат очып үтә. Инештә бакалар кычкыралар. Ә Сәфәргали Зәйтүнәсе каршысында, аны ничек юатырга белмичә, басып тора. Аягында Сәлмән картның астына салган киез итеге, өстендә иске сары тун, башында колакчын бүрек — ат янына куна барган җиреңнән кинәт кыз янына килеп төшсәң һәм, җитмәсә тагын, кызың күзләрен яшьләндереп әллә ниткән эчпошыргыч сүзләр сөйләп торса, бик алай очынып булмый икән шул. — Сөйләмә юкны, тынычлан, мин сине ул исерек башка бирәмме соң, — ди Сәфәргали, кызны ничек тә булса тынычландырырга тырышып. Шул ук вакытта үзе эшнең алай җиңел генә булмаслыгын сизеп, күзгә күренеп уйчанлана бара. Җитмәсә тагын, нәкъ шул көннәрдә генә авылдан да хат алган иде ул. Хатта, озын гына итеп сәлам тезгәннән соң, Корбангали абзыйның кинәт нык кына чирләп түшәккә егылуы, игеннәрнең кар астыннан начар чыгуы, яңгырларның юклыгы, сатып алырга азык-төлекнең бик кыйбат булуы турында зарланып язганнар иде. Әйтеп үк бетермәсәләр дә, хат дигәне — «Акча җибәр, акча!» иде. Ә монда менә болай: үзең күзләреңне чиләндереп аларга эшләп йөр, ә шул вакытта алар синең сөйгән кызыңны авызыңнан тартып алырга план корсыннар. Барып якаларыннан борып алырга иде дә, әлеге дә баягы — нужа бабай таягы. Шул өстә тора. — Алар байлар. Алар кырык төрле юл табарлар, Сәфәр, — дип өзгәләнеп әйтеп куя Зәйтүнә, егете бер сүз дә әйтмичә тын торгач. Сәфәргали кызның болай өзгәләнүеннән сискәнеп киткәндәй була. — Ә мин кырык беренче юлдан сине менә болай итеп күтәреп алып китәрмен, — ди ул, кызны кочып алып, һәм, аның шикләнүләрен аяк астына коеп калдырырга теләгән кебек, бер җирдән җиңел генә күтәреп алып, икенче җиргә бастырып куя. Аннары алар тагын сүзсез генә бер-берсенә карашып калалар. Ай яктысы астында инеш суы, үзенчә бер кыланып күрсәткән кебек, елкыл- дап-елкылдап китә, кыскасы, бөтен җир тын гына яшәп, сулыш алып, тавышсыз җырлап тора. Ә менә Сәфәргали белән Зәйтүнә — ике гашыйк— җырлый алмыйлар, аларны уй баскан. — Син мине үзең белән алып кит, Сәфәр. Үзе егылган еламас, диләр. Еламас идем, төннәрен йокламас идем, эшләр идем, чәчем белән җир себерер идем. Сәфәргали гадәттәге җорлыгы белән котылып калмакчы булып, кызга тагын да якынрак килә. — Юк, мин сине эшләтергә түгел, — ди ул, эчке дәрт белән кабынып, — мин сине иңбашыма утыртып дөнья гиздереп йөрергә алып китәчәкмен. һәм ул кызны, чынлап та иңбашына чаклы күтәреп менгезергә теләгән кебек, җилтерәтеп тартып ала һәм курка-курка гына аның битенә үзенең иреннәрен якынлаштыра... Тынлык, рәхәт, матур сүз әйтелде... Ләкин шул ук вакытта ул тынлыктан, бу рәхәтлектән ничектер шикләнгән кебек булалар алар, бу матур сүзләргә икесе дә ышанмыйча карыйлар. Чөнки сизеп торалар: алар дигәнчә түгел дөнья. — Син гел уйнап сөйләгән кебек сөйлисең, Сәфәр, — ди Зәйтүнә, шактый ук үртәлә төшеп. Сәфәргали инде бу юлы җитди, хәтта беркадәр кырыс итеп Зәйтүнәнең сүзен бүлдерә: — Минем уеным-чыным бергә. Көзгә чаклы чыда. Көзен, Сәлманнекеләр белән исәп-хисапны өзгәч, мин сине авылыбызга алып китәм. Анда күз күрер тагын. 31 — Мин чыдармын...—ди Зәйтүнә һәм, артык сүз әйтә алмыйча, егетнең күкрәгенә каплана. Моны күреп, Сәфәргалинең чынлап торып җене кузгала. — Исемем Сәфәр булмасын әгәр мин дигәнчә булмаса, — ди ул, яхшы ук кызып китеп. — Синең кул-аягыңны бәйләп куймаганнар, минекен шулай ук. Эш зурга китә калса, чукынып китсен көзе... тапмаган мал тау чаклы. Иртәгә дисең икән, иртәгә үк алып китәм. Җәйге төн дигәнең — саплам гына. Шулай сөйләшеп тора-тора, алар таңны җиткезделәр. Зәйтүнә ничек кайтып кергәндер, ә Сәфәргали, иске туннарын, йөгәннәрен күтәреп атларын эзләп йөри торгач, төш җитә язды. Maii кояшын үзегез беләсез, тире тун, колакчын бүрек белән бик үк килешә алмый. Кояш төшлеккә якынайганда өстенә тире тун, башына колакчын бүрек элеп, буш йөгәннәрен җилкәсенә асып кайтып килүче Сәфәргали шактый ук көлке иде. Аны күреп, Сәлмән үзе каршы йөгереп чыкты. Бай нык кына ачуланган иде. Ялчы егет капкада күренү белән: — Атларыңны кайда калдырдың? — дип кычкырып җибәрде. — Алар үзләре мине калдырып киткәннәр, Сәлмән абзый, — дип җавап кайтарды Сәфәргали, исе китмичә генә. Аның бу йортка бик каны каткан, бүген куып чыгарсалар да юлның кая икәнен белә. Ләкин хуҗаның үз исәбе үзендә булды булса кирәк, куып чыгаруга кадәр барып җитмәде. «Кара аны, тел бистәсе... болай эленке-салынкы йөри торган булсаң, килгән юлыңа киртә тотмаган» дип, бармак янау белән бетерде. XIII Хуҗа белән Сәфәргали арасындагы үзара мөнәсәбәт баштан ук үзенә бертөрле сәер төс алып китте. Сәфәргалинең башта, хезмәткә ялланганда, бүтән ялчылар кебек, бер тиенгә бетәшеп азапланмавы үзе үк Сәлмәнне бу шат күңелле егет алдында я;шерен шиккә салган иде. «Кулы язу, теле сүз белә, ә үзе — ни бирсәң, шуңа риза. Бу ничек болай соң бу?» дигән сорау Сәлмән картны байтак кына уйландырды. Аннары ул: «Тукта, бу шома егет мине утыртып китәргә йөрмиме?» дип, куркынып, аннан итәген-җиңен җыеп йөреп карады. Ләкин Сәфәргалинең андый эше дә юклыгын, гадел куллы кеше булганлыгын төшенеп алгач, хуҗаның бу икеләнүләренә дә урын калмады. Чынлап та, Сәфәргали кайда кушсалар, шунда эшли һәм эшне, уенчык белән уйнаган кебек, җиңел, пөхтә башкара иде. Дөресрәге, әлеге теге атларын калдырып кайтканга чаклы шулай булды. Шул вакыйгадан соң Сәлмән картның бу яңа хезмәтчегә булган ышанычы кими башлады һәм, ниһаять, икенче, аннары өченче вакыйга өстәлеп, аларны нык кына бәрелештерде. Бу соңгы вакыйганың килеп чыгуы бик кызык булды. Алар икесе дә Сәфәргалинең эшне бик кызу тотуыннан килеп чыктылар. Гадәттә Сәфәргалине сукага яки башка берәр эшкә җибәргәндә Сәлмән, чама белән тартып: «Фәлән сәгатькә кайтып җитәргә тырыш!» дип кисәтеп, сукага киткәндә, теге яки бу җирне «төшкә җитәр» яки «кичкә кадәр тартылыр» дип җибәрә торган иде. Болай бик кадаклап җибәрү Сәфәргалинең ачуын китерә һәм шунлыктан ул, тиз-тиз эшләп, гадәттә хуҗа абзыйсы кушкан сәгатьтән күп элек тасыраеп кайтып җитә яки, олы кешенең чамасын ялганга чыгармас өчен, атларын үләнгә җибәреп, үзе сукаланган җир өстенә ятып йоклап ала торган иде. Күрәчәккә каршы, бер көнне ул әнә шундый артып калган сәгатендә, йокларга ятып та, нишләптер йоклый алмады. Ул арада җир башыннан бер карчык узып бара иде. Сәфәргали кызыксынып: — Әй, әби, нишләп йөрисең?—дип сорап куйды. Сәфәргалинең кызыксынуы әбинең күңелен йомшартты булса кирәк, тотынды теге карчыкларча зарланырга, тотынды зарланырга: 32 Ярлы кешенекен әйтмә инде, улым. ЛЛенә монда биш таяклык кына җирем бар иде, шуны сукалатырга дип кара кайгы йотып йөрим. Берәүсе ышандыра — эшләми, икенчесенә әйтәм — ансының үз эше эш. Чәчүнең вакыты узып бара, диләр, инде шул биш таяк җиремне дә вакытында чәчтерә алмыйча, картайган көннәремдә хәер сорашырга чыгып китәрменме икәнпи? Сәфәргали, әлләни озак уйлап тормыйча, атларын сабанга эләктереп алды да, әбигә әлеге биш таяклык җирен күрсәтергә кушты. Бу биш таяк җир ике төрәнле сабанга әлләни күп эш түгел иде, Сәфәргалинең, исәбенчә, ул аны ярты сәгатьтә әйләндереп салачак иде. Ләкин Сәфәргали исәбе буенча булып чыкмады. Очлы күз Сәлмән, умарталыгына барган җиреннән, атларының ят кеше җире өстендә әйләнгәләп йөрүләрен күреп, тып итеп җир башына килеп басмасынмы! Шулай итеп, сүзгә тагын сәбәп килеп чыкты. Хәер, әлләни сөйләшеп торырга урын да калмаган иде монда Сәфәргалигә. Хәтта гадәттәге җорлыгы да коткара алмады аны. Хуҗа, ярсып килеп, атларның башыннан тотты да, шунда ук пастромкаларны бушатып, атның берсенә менеп атланды, икенчесен янга тагып, кайтып китте. — Сабанны, үзең җигелеп, Кырач буендагы җиргә күчереп куй, — дип кычкырды ул бераз киткәннән соң, Сәфәргалигә борылып. Ат урынына җигелеп сабанны икенче басуга күчереп куймаса да, шулай да мондый мыскыл сүзе ишетү безнең моңа кадәр күбесенчә чәчәк утлап кына йөргән ярлы тәкәбберне бик нык кимсетте. Аннары тагын, ат менеп, рәхәтләнеп җырлап кайтасы урында арган килеш басу түреннән тәпи-тәпи кайту да бик ансат булмады. Җитмәсә тагын кайткач ашарына да такы-токы гына эләкте. Ләкин бер файдасы да булды бу җәяү кайтуның. Юл буе уйлана- уйлана кайтты Сәфәргали, һәм ниһаять, үзе өчен яңа булып күренгән бер хакыйкатьне ачты: җигелсәң, ат урынына да җигәсе бу Сәлмән мөртәт. Икенче нәтиҗәсе тагын шул булды: шул көнне һәм шул вакыйгадан соң Сәлмән картның Сәфәргалигә булган ышанычы бөтенләй какшады, ул каралты-кура арасында да, ашаганда да аны гел күзәтеп йөри башлады. Шулай ук әледән-әле кырга, эшләгән җиренә дә баргалап чыга иде. Шулай бер көнне, хезмәтчесенең эшен карап кайту нияте белән, кырга, аның эшләгән җиренә барып чыкса, үз күзләренә үзе ышанмый торды Сәлмән. Сәфәргали, сөреләчәк җирен сөреп бетергән дә, атларын үләнгә җибәреп, үзе сабан күләгәсендә тәмләп йоклап ята иде. — Әй, кара әле, әрәм тамак, — дип, аяклары белән төрткәли-төрт- кәли уята башлады Сәлмән: Сабанга чыкканнан бирле рәтләп йокы күрмәгәнлектән, Сәфәргали бик каты йоклаган иде, аны йокыдан айныту ансат булмады. Күзләрен ачып, каршында хуҗа үзе басып торганны күргәч кенә ул бердән айнып калды. Сәлмәннең ачуы күзләренә бәреп чыккан, күзләрен кан баскан иде, җитмәсә тагын ул Сәфәргалигә бик якын ук килеп туктаган иде. — Син шулаймыни? Син шулай әбәткә чаклы артыңны кыздырып ятасыңмыни монда?—дип, җикеренеп, ул тагын да аңа якыная төште. Күренеп тора, эш яхшылыкка бармый иде. Ләкин нәкъ' шул секундта, урыны түгел вакытта, әллә кайдан шунда җор сүз килде Сәфәргалинең теленә. — Әбәткә чаклы артны кыздырып калырга кирәк, алны кыздыру өчен әбәттән соң да вакыт бар, Сәлмән абзый,—дип ычкындырды ул. Бу сүз һәм бигрәк тә егетнең авызын ерып көлеп торуы тәмам чыгырыннан чыгарды Сәлмәнне. Ул, котырынып, кулындагы таягы белән туп- түры Сәфәргалинең башына кундырмакчы булды. Ләкин Сәфәргали дә йокыдан арынган иде инде, картның сугарга дип кизәнгән кулын белә- зек турыннан шундый кысып тотып алды, таяк шундук җиргә төшеп китте. — Акырсаң акыр, әмма кулыңа ирек бирәсе булма, хуҗа,—диде Сәфәргали, Сәлмәннең күзенә үк карап. Аннары ул, картка әйтүдән дә бигрәк, үзе өчен кызыклы бер яңалык ачкан кебек, уйланып һәм салмак итеп өстәде: — Күрәсең, кул синдә генә түгел, миндә дә бар икән. Тирә-юньдә адәм заты күренми иде. Сәфәргалинең бу юлы һич тә уйнап сөйләшмәгәнлеген күреп, шикләнә калды Сәлмән. Ләкин Сәфәргали артыкка китмәде, берәү дә күрми торган җирдә, басу култыгында, бу карт тиктормасны тукмап ташларга кулы бик кычытса да, үзен тыеп калды. Хәер, үз чиратында Сәлмән дә моннан нәтиҗә ясады булса кирәк, теге вакыттагы кебек, киткәндә ике атны да үзе белән алып китеп, Сәфәргалине авылга җәяү кайтармады, бер атка үзе атланып, икенчесен Сәфәргалигә калдырды. XIV Сәлмән карт икеләнебрәк калды. Бер яктан, ул Сәфәргалине бер көн дә тотмыйча куып чыгарырга кирәк дип саный, икенче яктан, бу җиңел сөякле егетнең үзен бик иркен тотуы, күпне белүе, эшкә өлгерлеге, кычкырып көлүе, шулар өстенә тагын, кирәк чакта судан коры чыга белүе, алдар таз булуы аны кызыктыра, егетнең бу сыйфатларын киләчәктә үз файдасына — бигрәк тә сату-алу һәм барышниклык эшендә җигәргә исәпли иде. Ләкин әлеге теге басу култыгындагы бәрелештән соң, ул катгый карарга килде — бу аяклы фетнәдән тизрәк котылу ягын карый башлады. Тик куып чыгарганчы аны четерекле бер эштә сыгып калырга булды. Теге көнне күтәрелеп тә сугылмыйча калган күсәк өчен карт бик нык үртәлгән, шуңа күрә егетне болай гына куып чыгару белән риза түгел, аңа нәрсә булса да тагып, һич югында кеше алдында көлкегә калдырып чыгарырга уйлый иде. Ахырысы, хәйләсен тапты булса кирәк, бер көнне ул, иртүк торды да, Сәфәргалине янына чакырып алып: — Бүген айгырның кытыгын качырып карарга кирәк булыр, — диде. Күрәсең, карт, Сәфәргали моннан шүрләр, ык-мык килер, ә бу нәрсә аны булдыксызлыкта хурлау, аңа каршы сүз ачу өчен менә дигән сәбәп булыр, дип уйлагандыр. Ләкин Сәфәргали, картның үзеннән дә батыррак итеп: — Качырабыз аны, — дип чатылдап торгач, Сәлмән авызына су капкан кебек тынып калды. Шулай да эшнең алай җиңел булмаслыгын, бу тел бистәсенең аннан аз дигәндә ике-өч кабыргасын сындырып кына котыла алачагын эшне астыртын йөртүче хәйләкәр карт әллә кайдан чамалап куйган иде. Айгыр, чынлап та, куркытырлык иде. Тиздән үзенә дүрт яшь, аның яшендәге атлар инде әллә кайчан кигәвен белән сугыша-сугыша сука сукалыйлар, йөк тарталар, ә бу эшлексезнең башына йөгән дә кидерел- гәне юк, дүрт ел буена күләгәдә әрәмгә солы черетеп ята иде. Шул аяклы кайгы өчен Сәлмән картка ике-өч тапкыр сарай ишеген зурайтып эшләтергә туры килде. Менә эшләтә ишекне, ярты ел да үтми, айгыр тагын ишеккә сыймый башлый. Сарайга Сәлмәннең үзеннән башка кешене кертми, аяклары белән берөзлексез сарай идәнен тырнап-төйгеч- ләп тора, кешнәп җибәрсә, авыл өсте яңгырап кала иде. Әнә шул коточыргыч хайванны, бүген килеп, Сәфәргалигә тоттырмакчылар. Гадәттән тыш вакыйга булачагы әллә кайдан сизелеп тора иде. Менә амбар капкасы ачылды. Менә айгыр өчен дип әллә кайчаннан махсус хәзерләнеп куелган озын тәртәле тарантас чыгарылды. Менә каештан катырган сбруйлар килде. Менә ишек төбенә Сәлмән картның каймак ярата торган яшь хатыны чыгып сөялде. Менә Сәлмән үзе; 33 34 «Көшегсз-көш! аяк астында чуалып йөрмәгез» дип, баскыч төбеннән үрдәкләрне куа. Менә малайлар, кызыксынып, капка астыннан башларын тыгып карыйлар. Айгыр әле үзе чыгарылмаган. Чыгарылганнан соя карап торырга вакыт булмас, дигәндәй, Сәлмән карт бөтен әйбергә бер күз ташлап ала, авыз эченнән нидер укынгалый һәм, йөгән тотып, айгыр янына кереп китә... Айгыр сарайда ятып ирегеп беткән булса кирәк, ишек алдына кояшка чыккач, борын тишекләрен киң ерып, бер пошкырып җибәрде. Аннары, калын ялларын тузгытып, башын чайкады, алгы аякларын күтәреп бер ыргылып куйды. Әйтерсең, бөтен кешенең үзенә карап торганын белә, юк-юкта бер кыланып, муенын боргалап ала иде. Хәер, кыланса да килешә иде үзенә, каһәрнең. Өсте кояшта ялык та йолык, ял-койрык котырып үскән, күкрәк киң, аяклар җиңел һәм, көчен кая куярга белмәгәндәй, ишек алды уртасында уйнаклап тора... Бөтенләй ят кешенең үзенә беренче мәртәбә камыт кигезергә килүен күргәч, айгыр, киреләнеп, алгы аякларын күккә чөйде, башын чайкап җибәрде. Ләкин камыт күтәреп килүче кеше үзе дә алай төшеп калганнардан түгел иде. Ул, бер яктан килеп, кулы белән йөгәннең авызлыгын кысып тотты да икенче кулы белән атның үзенә дә сизелмәслек җиңел итеп камытны элде. Капка астыннан карап ятучы малайлар, Сәфәргалинең эшне болай тиз куыруын күреп, үзара нидер сөйләнгәләп алдылар. Ләкин эш моның белән генә бетмәгән иде әле. Айгыр, җилкәсенә ыңгырчак куйдырмаска тырышып, тагын бер һавага ыргылып алды, тәртә арасына кермичә биеп йөрде, кергәч, инде тәмам җигелеп беткәч, барысын да берьюлы өстеннән коеп төшерергә теләгән кебек, куш аяклап капкага ыргылды. Малайлар, куркытылган балыклар күк, пырылдашып як-якка сибелешеп калдылар, ишек төбендә «Абау! бәреп үтерер, алла сакласын» дип чырылдаган хатын-кыз тавышы ишетелеп калды. Сәлмән үзе капканың бер канатын ачып, икенчесен ачарга өлгерә алмый калды, тимер күчәр башы белән капканың ачылыр-ачылмас торган канатын каерып, җигүле айгыр атылып-бәрелеп урамга чыгып китте... — Аллага тапшырдык, — диде Сәлмән карт, тарантаска эләгер-эләк- мәс кенә утырып киткән Сәфәргали артыннан. Урамнан пырылдашып тавыклар кузгалды, яланаяклы малайлар чабышып як-якка таралдылар, судан кайтучы хатыннар, суларын түгә-түгә, читкә тайпылдылар. Этләр күтәрелде, тузан күтәрелде, чыр-чу күтәрелде, кайсылары, «егетне харап иттерер бит» дип, каугаларга, кайсылары, «бәреп калдырмагае» дип, урамнан балаларын чакырырга, кош-кортларны куарга тотындылар. Бөтен авыл, гаҗәпләнү катнаш хәвефләнү белән, аякка басты. Әнә шул гомуми гаҗәпсенүне, ыгызыгыны урталай ярып, урамның әле кыл уртасыннан, әле күчәр башлары белән койма почмакларына суктырып, сузып салынган бүрәнәләр өстеннән тарантас сикертеп, пәри туе ясап, авылны бер әйләнде Сәфәргали, ике әйләнде. Дөресен әйткәндә, хәзер инде аның Сәфәргалиме, түгелме икәнлеген танып та булмый башлаган, чөнки ул тоташ тузанга күмелгән, шул тузан арасыннан дилбегәне нык чорнап тоткан кулы һәм алга иелә төшкән гәүдәсе генә чагылып кала иде. Байтак кына киртә почмаклары җимерелде. Капка төпләренә куелган сулы мичкәләр җирдә тәгәрәп калдылар. Бөтен кеше, эшен ташлап, кызыксынып карап тора башлады. Тик дүрт ел буена әрәмгә азык черетеп яткан айгырның пары әле һаман басылмаган иде. Шуннан соң бу котырган «пәри туе» озак кына вакыт югалып торды. «Бәрелеп үлгәндер, күзенә ак-кара күренми тинтәк хайванның» дип сөйләнгәләп алдылар кайберәүләр. «Аты бер хәл, егетне әрәм иттермәгәе, һай, бу Сәлмәннекеләрне» дип, Сәфәргалине кызганып куйдылар икенчеләре. Ә Сәл- мәннең үзенә килгәндә, ул, тыштан хәвефләнгән кебек күренсә дә, эченнән әкрен генә шатлана һәм «аты белән икесе бергә бәрелеп үлгәннәр» дигән хәбәрне китерүче булса, бу хәбәрне бик тыныч каршы алачак иде. з* 35 Авылда, шушы ыгы-зыгы арасында, гаҗәпләнү катнаш җиңелчә хәвефләнүләр, кызыксынулы пышылдашулар, юрашулар һәм усал ниятләренең астыртын котырынулары арасында шулай да Сәфәргали язмышы өчен чынчынлап куркынган һәм, җанына урын таба алмыйча, эшнең ахырын көтүче бер кеше булса, ул — Зәйтүнә иде. Аның, мескеннең, чынлап торып коты алынган һәм ул үзенең бу куркынуын кем белән уртаклашырга да белми иде. — Кая китте әле теге саташкан ат? — дип сорап куйды ул, урамдагы бер малайны туктатып. Малай, тыны бетә-бетә, сөйләргә тотынды: — һәй, шуны да күрмәгән. Әкәмәт тә соң. Хәйдәр бабайларның рәшәткәләрен җимерде, Кәримнәрнең мичкәсен тәгәрәтеп калдырды. Аннары Кыйби Заһитының капкасын аударып, басуга чапты. Әти әйтә, Сәпәр абыеңны, ди, имгәтеп калдырыр берәр җирдә, ди. Зәйтүнә, бүтәнчә кемгә дә сүз кушып тормыйча, тиз генә ындырга чапты. Ындыр киртәсенә басып кырны күзәтә башлады. Хәер, озак күзәтергә туры да килмәде аңа. Кырач юлында менә бер атлы күренде. Зәйтүнә ындыр киртәсе өстендә басып тора, күлмәк итәге җилдән кузгалып-кузгалып куя, кулын күзләре өстенә куйган, текәлгән, күзләре — әлеге теге атлы юлчы ягында. Үзе куркынган, үзе кояштан пешкән, үзе җиңел, менә-менә җилдән очып китәр кебек күренә... Килүченең иң элек җырлаганы ишетелде. Ак күбеккә манылган атның әкрен генә атлавы җаена юлчы шәп кенә әйттереп килә иде. Менә ул ындыр киртәләре турына килеп җитте, җигүле атның тын күләгәсе киртә өсләреннән, киртә буендагы кычыткан араларыннан әкрен генә шуып үтә иде. Әйе, ат хәзер киртә почмакларын җимереп чапмый, башын җай гына чайкап, атлапатлап кына килә иде. — Шул атмы соң бу?—дип гаҗәпләнеп каршы алды Зәйтүнә. Ләкин үзе атны рәтләп күрми дә, күзе тарантас түрендәге егеттә иде. — Шул ат, шул Сәфәр үзе. Әйдә, утыр тарантаска,—дип, аңа тарантас түреннән урын күрсәтте тегесе. — Утырмаган кайда... сиңа ышанып синең арбаңа утырсаң,—дигән булды кыз, уенын-чынын бергә кушып. Үзе, кеше-кара күрмәгәе, дип куркынып, якягына караигалап алды да, ул-бу күренмәгәч, тарантаска якыная төшеп, әкрен генә, ләкин бик җитди итеп әйтте: — Жаным тыныч түгел, Сәфәр... Я синең, я минем башыма җитмәгәйләре дип куркам. — Җитә алмаслар,—диде Сәфәргали, батыр тавыш белән, һәм кызның кулларын үзенең кулларына алып, бу юлы инде үзе дә уйчанлана төшеп, өстәде: — Сәлмән белән арабыз шәптән түгел, куып чыгарганчы чыдыйк, Зәйтүнә. Качып китсәк, безгә калын маллары эләкмәячәк. Бераз өсне-башны рәтләрлек акча эшләп булмасмы... Бу җитди сүзләргә ышанмый мөмкин түгел иде. Җитмәсә тагын Сәфәргали аиы шундый ихлас күңелдән әйтте, Зәйтүнә кинәт бөтенләй тынычлап калгандай, ачылып китте. Шулай да мондый якты көндә икәүдән-икәү генә калып озак торырга ярамаганлыгын төшенеп, ул шунда ук кулларын Сәфәргалинең кулларыннан тартып алды. Киртәнең теге ягыпа сикереп чыккач, күзләрен тутырып янә бер томырылып карады һәм шуның белән бөтенләй тынычланып (гыйшык тотучы кешегә күпме генә кирәк соң!), җиңел адымнар белән йөгерә-атлый өенә кайтып китте. Хәер, Сәфәргалинең дә кәефе начар түгел иде. Манма тиргә баткан айгырда, тарантас түренә кырын ята биреп, авыз эченнән нидер җырлагандай итеп кайтып керүче ялчысын күргәч, Сәлмән карт, һич тә кычыт- маса да, җилкәсен кашып куйды. Муенын сындырсын дип җибәргән җирдән муенын сындырмыйча исән-сау кайтып, тагын шулай исән-сау авызын ерып торучы бу таш астыннан чыккан егет аны тагын үзенә әсир иткән, хуҗаның аннан алай ансат кына колак кагасы килми иде. 36 XV — Сине, Сәфәргали энем, тегермәнгә күчерергә булдым Хшн,—диде бер көнне Сәлмән. Күп кенә уйлашканнан, малайлары белән киңәшләшкәннән соң, бу тынгысыз җаннан котылу, ләкин аны үзләреннән бик үк -ычкындырып та бетермәү өчен табылган бердәнбер юл менә шушы иде. Сәфәргали Сәлмәннекеләрдән читтәрәк булуга әллә ни исе китмәсә дә, Зәйтүнәдән ераклашуга һич кенә риза түгел. Монда булганда алар, еш эләкмәсә дә, очрашкалап торалар, иң әһәмпятлесе, алай-болай куркыныч якыная башласа, Сәфәргали Зәйтүнәсе янында, андый очраклар өчен аларның икесе тарафыннан да килештерелгән планнары бар иде. Икенчедән, эш вакытында нинди генә каршылыклар килеп чыкмасын, Сәфәргали шулай да үзен мәчет карты санаучы Сәлмәннәи өметне бөтенләй өзеп бетермәгән, Сәлмән бит теге вакытта, Сәфәргалине эшкә алганда; чал сакалын сәл- перәйтеп, үз теле белән әйтте. Сүзләренә кадәр Сәфәргалинең исендә тора: «Хәзергә менә йорт арасында эшләп торырсың, ошап китсәң, үзеңне җәйгә өяз йөртә башларбыз, бәхетең булып яхшы хезмәт итсәң, кибет эшенә өйрәтербез» дигән иде. һәм Сәфәргалигә бәхеткә баруның иң кыска юлы булып нәкъ менә шушы юл күренгән иде. Бүген килеп менә, исән торасыңмы, котомкаңны аркаңа ас та тегермәнгә күчеп кит. Сиңа иптәшкә ике эт, көтү-көтү булып йөри торган тегермән күселәре, су, тау. Бик ачуы килде Сәфәргалинең бу эшкә. Ләкин шул ук вакытта ул, моңа каршы килеп, нәрсә булса да эшләргә чарасыз иде. Димәк, шулай икән бу дөнья! Монда кешеләр, берне сөйләп, икенче төрле эшлиләр икән. Шуның өстенә тагын икенче бер хакыйкатьне дә ачыграк күрә башлагандай булды ул: бу дөньяда адәм рәтле яшәү өчен кулдан эш килү яки кешеләргә яхшылык теләү генә җитми. Кешеләрнең дә сиңа карата яхшы күңелле булулары кирәк икән. Сәлмән карт бик үк алай булып чыкмады шул... Хәер, кешеләр бөтен җирдә дә Сәлмән карт кебек ике яклы пычак түгелләрдер, алай булмаска тиешләр. Менә монда, ничек булса да җәйне чыдап, бераз өс-башны карарлык, өйгә алып кайтырлык акча эшләп булса, аннары, Зәйтүнәне алып, әйдә, кая булса да бүтән бер якка. Кулыннан эш килә, сөйләшсә сүзгә аптырап калмый, аз-маз гына укымышы да бар, кайда булса да Сәфәргали өчен дә бәхет дигән нәрсә ялтырап ята торгандыр әле... Сәфәргали бүген эш арасында гел генә шундый, үзе өчен үтә җитди һәм башваткычсыман тоела торган уйлар уйланып йөрде. Ләкин аның уен-көлке ярата торган хөр күңеле әллә ни боекмый, киресенчә, телгә тагын жор сүзләр килеп тора иде. «Тегермәнегез әйләнә калыр, Сәфәргали абыегыз, Зәйтүнә апасын эләктереп, китеп барыр» дип куйды ул, күңеленнән Сәлмәннекеләр белән әрепләшкәндәй итеп. Әгәр инде бүген тегермәнгә күчәргә диләр икән, димәк, тегермәнгә күчәргә, һәй, буй җитеп бер тегермәнче дә булып караганы юк бит әле аның, нигә соң тегермәнче булып карамаска! Шулай да тегермәнгә киткәнче Зәйтүнәне күреп, сөйләшәсе сүзләрне сөйләшеп калырга кирәк иде. Шул ният белән ул, кызны кичен су юлында очратмакчы булып, берәүгә бер сүз әйтмичә, чыгып китте. Ләкин су китерүче кызлар арасында Зәйтүнә күренмәде. Ниһаять, Гыйззигә кереп, аның белән киңәшкәннән соң, оеткылык катык сорарга дигән булып, савыт тоттырып, Гыйззинең кече малае Фәрзине җибәрделәр һәм аңа Зәйтүнә апасын әкрен генә дәшергә куштылар. Ләкин малай эшне башкарып чыкмады гына түгел, киресенчә, бөтенләй бутап кайтты. Сорашып белделәр: малайга, мескенгә; өйгә керергә туры да килмәгән. Ишек төбендә аны Бурсык Аптул үзе очратып, алар арасында түбәндәгечә сөйләшү булып алган: — Нишләп йөрисең, малай актыгы? 37 — Әни әйткән ие, ни дип әйткән ие, оеткылыкка катык дип әйткән ие. — Нәрсә оетасыз? Сезнең сыерыгыз юк ич. — Сыерыбыз булмаса... кәҗәбез бар. Шуннан малайның кинәт ык-мык килә башлавын һәм артка таба чигенүен күреп, Аптулның шикләнүе тагын да көчәя төшкән һәм ул, ачуланып: — Кем оета катыкны? Кем җибәрде?—дип, малайга җикерә башлаган. Куркып калган малай, аны-моны уйлап тормыйча, ике сорауга бер җавап итеп: — Кем оетсын. Сәпәр абый оета,— дигән дә, буш савытын кочаклап, кайтып киткән. Соңыннан тагын бусы да билгеле булды: теге көнне ындыр киртәсе буенда Сәфәргали белән сөйләшеп торуын ишетеп, Бурсык Аптул кызын бик нык ачуланган, аны өйдән чыгып йөрүдән, шул җөмләдән су китерү, кер чайкау кебек эшләрдән дә тыйган, икенче төрле итеп әйткәндә, дүрт стена арасына ябып куйган иде. Ничек кенә булмасын, Сәфәргалигә, тегермәнгә күчеп китү алдыннан, Зәйтүнәне күреп сөйләшергә туры килмәде. Бу нәрсә аның, кәефен тагын да ныграк кырды, гомердә булмаган хәл, ул бераз вакыт нишләргә белмичә аптырап калды. Ниһаять, урыныннан сикереп торды, эчке ачуын һәм дулкынлануын ничек тә булса сиздермәскә тырышып, Гыйззинең малайлары алдында гадәттәгечә бер шаулап куйган булды: — Кәҗә катыгы белән эш чыкмады, егетләр. Мәгәр киләчәктә йомыш төшсә, бүтән барыр җирем юк, карагыз аны, булышырсыз. Малайлар, булышырга әзер торуларын белдереп, шаулаша калдылар, Сәфәргали аларны тыңлап тора алмады. Гыйззи апасын ияртеп, өй алдына чыгып китте. Өй алдында алар кайбер нәрсәләр турында малайларга ишеттермичә генә сөйләштеләр һәм, сүз иярә сүз чыккач, Гыйззи Сәфәргалигә икенче бер яңа хәбәр — Мәрәк Фәсхи кайту хәбәрен әйтте. — Бөтенләй үк ялгыз түгел икәнмен әле алайса,—дип куйды Сәфәргали, бу хәбәрдән үзенә ниндидер юаныч тапкан кебек булып, һәм эре-эре адымнар белән югары очка, Мәрәк Фәсхинең анасы белән бертуган ту- тасына китте. Чөнки, Гыйззинең әйтүенә караганда, Фәсхи шул түтәенә һәм бары бер-ике көнгә генә кайткан иде. -•j: * * Әллә ни күп китәргә дә туры килмәде Сәфәргалигә, Фәсхи үзенең янган өе урынында, котырынып үскән алабуталар, кычытканнар арасында, мүкләнеп беткән иске таш өстендә утырып тора иде. Алар бер-бер- сен ерактан ук танып, кардәш кешеләр кебек, гөрләшеп күрештеләр, исәнлек-саулык сорашырга, берсе икенчесендә булган үзгәрешне күрсәтешергә тотындылар. — Җилкәне кара, ничек үсеп киткән, кочакка сыймый башлагансың син, парень, — дип, Сәфәргалинең җилкәсеннән бер селкетеп куйды Фәсхи. — Җилкә үссә үскәндер, акылның үскәне юк, Фәсхи абый, — диде Сәфәргали, көлеп. «Ансын инде мин үзем әйтермен, элек төрле яклап күрим үзеңне бер кат» дигәндәй, сул кабагын кыса төшеп, хәйләкәр көлемсерәү белән, текәлеп карап торды Фәсхи. Аннары, Сәфәргалигә әйтүдән бигрәк, үзенә- үзе әйткәндәй итеп: — Теге вакыттан бирле байтак гомер үтте шул, — дип авыз эченнән генә сузып куйды һәм кинәт, ниндидер эчке кызыксыну, хәтта кайгырту- чанлык күрсәтеп, сорашырга тотынды, — әтиең исәнме? Бик картаймадымы? Ул да синең беләнме? 38 — Чирләп киткән бугай бераз. Соңгы хатларында шулайрак язганнар иде. Беренче башлап үзенә аерым гомер итә башлаган, ләкин әле «Лаеш шулпасын» җитәрлек эчмәгән яшьләрнең барысына да хас булган тәкәбберлек Сәфәргалидә дә бар иде, ул моны хәтта бу минутта да яшереп кала алмады. Фәсхинең Корбангали абзый турында сорашуына, теләр- теләмәс кенә җавап биргән кебек, әйтте: — Безнең юл аерылды аның белән. Үзең беләсең, ул «Ат, ат» дип саташкан кеше, ә миңа җәяү дә ярый. Сәфәргалинең тавышындагы, сүзләрендәге иронияне шунда ук тотып алган Фәсхи, уен-көлке аралаш, ләкин шул ук вакытта егетнең болан һавалы сөйләнүен ошатып җиткермичә, әйтеп куйды: — Шулай бер вакытны бер яшь әтәч, кирәгеннән артык күп кычкыра башлагач, үземдә сизмәстән, кайнап торган казанга барып төшкән, ди. Корбангали абзыйны беләм мин, дөрес, хыялга бирелүчән кеше, но чирләргә иртәрәк аңа. Шулай ук аны юлдан алып ташларга да иртә. һәм шуның артыннан ук ул «мине дә күр алайса: сыкмакчы була дөнья, но сыгылмыйм!» дигәнсымак итеп, иңбашын киереп, сынын турайтып куйды. Дөрес, аның гәүдәсендә хәзер теге вакыттагы төзлек-зифалык юк, ул сизелерлек чүгә төшкәй, хәрәкәтләре салмакланган, битенә кара тут йөгергән һәм көмешләнә башлаган чигәләре аеруча күзгә бәрелеп күренә... Кепкасын салып кулына тоткан, гимнастерка изүен чишеп җибәргән, ачык изү аша көчле муены һәм төк баскан күкрәге күренеп тора. Үзе шул көйгә. Тирәкле авылында беренче яланбаш булып, нидәндер чак-чак кына көлемсери төшеп, басып калган иде. Тагын берсеннән-берсе сорашырга, сөйләшергә тотындылар, тагын икесенең дә берьюлы сүзләре бетеп калды, ахырысында Фәсхи, кинәт кенә исенә төшергән кебек итеп: — Ә соң без, братишка, нишләп монда катып торабыз әле? Әйдә киттек миңа, — дип, Сәфәргалине култыклап алып китте. Өйгә кайткач, Фәсхи ярты штоф аракы чыгарып, сәкегә — киндер ашъяулык өстенә китереп утыртты да, шуның янына тагын ике чокыр куеп, өстенә тоз сибелгән ипи капкалап һәм әйбәт кенә сөйләшкәләп эчә башладылар. Сүз — сүзне чыгарды, теге вакытта капкынга эләккән этне дә көлеп искә алдылар һәм, ниһаять, Сәфәргали үзенең, байлар тирәсендә йөреп, кибетче була язып калуын, байыйм дигәндә генә, тегермәнче булып китүен әйтеп, үзеннән рәхәтләнеп бер көлеп куйды. Хәер, азрак кәефләнә төшкәч, ул инде көлмичә сөйләшә дә алмый башлаган иде. — Моңа чаклы кара ялчы идем, хәзер менә, онга буялып, ак ялчыга әйләнәм, ә миңа дигән бәхет һаман Сәмругь кош канатында... Фәсхи авыз чите белән генә көлде, ләкин аның Сәфәргалигә үтә текәлеп торган үткен күзләре ничектер көлмичә калдылар. — Әлеге теге «җилкәм үссә үскәндер, акылым үсмәде» дигән сүзләреңдә дөреслек бар булса кирәк, братишка. Ник дисәң, сүзең шуны әйтеп тора. һәм ул, чокыр читенә иренен тидереп алганнан соң, шактый ук ачыла төшеп һәм бераз ачуланган тавыш белән дәвам итте: — Бәхетне Сәлманнекеләр кулыннан ала алмассың, брат... — анын күзләре очкынланып китте, ул үзе дә кинәт ничектер яшәреп калгандай булды, — син бу авылда әле яшь әтәч, бер кыш тегү теккәнсең, бер кыш, бер җәй абзар көрәгәнсең. Ә мин анда туып-үскән кеше, кемнеңкембулуын беләм... Әкрен генә башлап киткән кеше, ул, кызганиап-кыза барып, ахырында аның чигә тамырлары тартыша башладылар һәм шунда гына ул үзен кулга алып, Сәфәргали өчен табышмакка охшаган бер төс белән тынып 39 калды, һәм бераздан тагын, бу юлы инде кызмыйча гына, дәвам итеп, сүз арасында чокырдагы ачы суга да иренен тидергәләп, байтак кына нәрсәләр сөйләп ташлады. Шул җөмләдән, бәхетнең чишмәсе Сәлмәннеке- ләрдән һәм алар ише кулакларның абзар артыннан башланып китмәгән- легеи, кешеләр дигәнең изүче һәм изелүче сыйныфларга бүленеп яшәгәндә һәм шул тәртипне саклап җир өстендә камчы белән сөнге уйнап торганда, ярлы-ябагай һәм эшчеләр өчен бәхетнең һич тә мөмкин булма- ганлыгын ачык кына итеп әйтеп бирде. Сәфәргали дә уйланып калган иде бу минутта. Бер яктан, ул Фәсхи абыйсының сүзләре белән килешкән дә кебек, шул ук вакытта Мәрәк нәрсәнедер артык бөгеп җибәрә төсле дә булып күренә. Сәлмәннекеләр белән Мәрәк Фәсхи арасыннан кайчандыр аягы капкынга эләккән аксак эт узып киткән икән, бар кешенең дә юлына андый аксак эт очрый дигән закон юктыр бит... Кыскасы, Сәфәргалинең алай катлауландырып торасы килми, алай катлауландырып торырга аның вакыты да, теләге дә юк. Кем ничек булдыра ала — шулай бара бирсен, ә безнең Сәфәргали... Уйлары шунда җиткәч, тагын аптырап кала ул. Сынап карады ич, барып чыктымы соң? Яки барып чыгар төсле күренәме? Күңелдә — сорау артыннан сорау, ә каршыда, ачу китереп, әнә ул кысык күзле Мәрәк утыра. Инде бу юлы егетнең күзләре очкынланган — аракыдан түгел, җавабы ачык булмаган сораулардан. Ул, белергә тырышып кына түгел, ярсып, ачуланып, Фәсхи абыйсының сүзләрен юкка чыгарырга теләп, шул ук вакытта аның табышмакка охшап көлемсерәп торуындагы эчке мәгънәне казып чыгарырга теләгәндәй, кычкырып сорау бирә: — Соң алай булгач син миңа әйтеп бир, Фәсхи абый, ышандыра торган итеп әйтеп бир: бәхетнең баганалы юлы бармы? Булса, безнең ише байгошлар бара аламы ул юлдан? Әллә менә синең ише китап сүзләре сөйләп йөри торган кешеләр генә барырга тиешме? Фәсхи үзе белгәнчә сөйләргә, аңлатып бирергә тырышты, ләкин аның сөйләгәннәре Сәфәргалигә ничектер салкын, китаптан укылган акыллы сүзләр кебек салкын булып һәм әллә кайда — еракта күкрәгән күкнең әкрен генә яңгырап ишетелгән хәлсез гөрелтесе кебек ишетелделәр. Ә ул — кайнар баш — ашыга, ул үзенә-үзе урын таба алмый иде. Бәхәсләшә торгач, алар шактый ук утырып калдылар. Сәфәргали бирелмәде, ләкин бу кысык күз үзенең хәтәр сүзләре һәм тыныч көлемсерәп торуы белән егетнең фетнәчел йөрәген биләп алган, Сәфәргали хәтта бу минутта Зәйтүнәсен күрмичә тегермәнгә китәргә тиешлеге турында да оныткан иде. Шулай да кузгалган чакта үз кирелеген итмичә кала алмады. — Мии үзем бәхеткә тизрәк барып җитәсем килә, Фәсхи абый, — дип куйды ул, уйный-көлә әйткән булып. — Син әйтә торган олы юлдан башка тагын җәяүләп кенә, турыдан гына барып чыга торган сукмаклар да булырга тиеш. Мин шуннан — турыдан гына, җәяүләп кенә дә шәт барып җитәрмен... XVI һәм ике көннән Мәрәк Фәсхи бу авылда юк иде инде. Аның турында күрше-күлән арасында үзара кайбер сүзләр булып алды. Берәүләр аны, Себердән качып кайткан икән, дип сөйләделәр. Икенчеләре, этап белән алып барганда, тайпылып калып, каладан калага, авылдан авылга качып йөри икән, дигән хәбәр тараттылар. Ничек кенә булмасын, Мәрәк Фәсхи инде бу авылда юк, аның кая таба китүен дөрес белүче дә юк иде. Авылның төрле ягыннан төрле юнәлешкә таба юллар сузылып китәләр, гади крестьян арбасы белән салынган тар, озын, тын юллар алар. Кич ләрен аларга салкын дым төшә, читләрендә, солы-бодай арасында ялгыз көнбагышлар үсеп утыра, ә үзендә берәүнең дә, берәүнең дә эзе калмый... Шулай ук Сәфәргали дә юк иде инде бу авылда. Сәлмәннекеләр аны моннан егерме чакрымнардагы Ахтай суына корылган тегермәнгә озатканнар һәм кайчан кайтачагын ачык кына белүче кеше дә юк иде. Кырда инде иртәрәк чәчелгән сабан ашлыклары хәтфәдәй булып яшәреп киттеләр. Сабаннар төрәннәрен ялтыратып авылга кайттылар. Хәллерәк кешеләрнең мич башларына әче бал мичкәләре менеп утырды. Кызлы йортларның коймаларында станнан яңа төшерелеп юылган ак киндерләр эленеп тора. Яшел чирәм өсләрендә юл-юл булып киндерләр кибә. Каз бәпкәләре йомшак яшеллекләрен югалтканнар, вак кына канатлар чыгара башлаганнар иде. Кичләрен ындырларда киндер тукмаклаган тавыш, әкрен генә яңгыраучы гармонь моңы ишетелеп тора. Төннәрен, кеше аягы басылгач, ачылмалы тәрәзәләргә егет килә. Урманнан крестьяннар, берсеннән-берсе курка-курка, юкә каезлап алып кайталар... Ә Зәйтүнәгә, мескенкәйгә, күңелсез, ул төрлесе турында уйланып һәм эч серен сөйләр кеше тапмыйча, өереннән аерылып калган ялгыз аккош кебек моңая иде. (Дәвамы бар