Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафында атлаучы бөек һнндстан халкының бай сәнгате һәм культурасы бар. Бу сәнгать сөюче халыкның бай мирасын татар язучылары революциягә кадәр үк үз телләренә тәрҗемә итә башлыйлар. һиндстанныц танылган әдипләре татар зыялылары өчен дә якын һәм яратылып укылган. Соңгы елларда һиндстан сәнгате белән кызыксыну аеруча көчәеп китте. Кечкенә күләмле бу җыҺИНДСТАН ХИКӘЯЛӘРЕ Таткнигоиздат 1957 снтыкта һиндстан язучыда рының унлап хикәясе ур наштырылган. Аларның ин күбесе һиндстан әдәбиятының классигы Прем Чанд әсәрләре. Бөек язучы үзенең кыска-кыска хикәяләрендә туган илендә әле күптән түгел хөкем сөргән колониаль изү көннәрен сурәтли, халыкның көрәшкә уянуы, күтәрелүе турында яза. Хикәяләрдә сурәтләнгән Руп Мати, Вншва Му- бахар кебек прогрессив карашлы интеллигентлар үзләрен халык бәхете өчен көрәшкә багышлыйлар. Азатлык өчен көрәш темасы Рәшит Җахан, Зверчанд Мегхани, Хуҗа Әхмәт Аббас, Кришан Чандарларның хикәяләрендә дә кызыл җеп булып сузылган. Җыентыкка кертелгән хикәяләр тирән эчтәлекләре, мавыктыргыч төзелешләре, үзенчәлекле характерлары белән укучыны кызыксындыралар. Хикәяләр М. Дибаева һәм М. Шахмаева тәрҗемәсендә. Китапның редакторы Г. Зәйнашева, художнигы В. Карамышев. Күләме 95 бит, • бәясе 2 сум 40 тиен. Татарстан китап нәшрияты татар халык әкиятләрен аерым китап итеп рус телендә бастырып чыгарды. Төзүчесе X. Ярми. Күләме 216 бит, бәясе 6 сум 65 тиен. Китапта утыздан артык татар халык әкияте тупланган. Татар халкының тапкырлыгын, батырлыгын, изүчеләргә карата нәфрәтен, аның якты хыялларын сурәтли торган бу әкиятләр рус һәм башка милләт укучылары өчен гаять кызыклы. Чөнки бу әкиятләр барлык милләтләр өчен уртак тойгыларны ’ чагылдыралар. Шул ук вакытта аларда милли үзенчәлек тә сизелеп тора. Тәрҗемәләрдә татар халкының көнкүреш элементлары, алардагы үзенчәлекләр сакланган. Моңардап тыш китап матур итеп милли орнамент (башламнар, бетемнәр, титул бит) белән бизәлгән. Әкиятләрнең эчтәлекләренә карата бирелгән X. Якупов белән Л. Фәтта- хов иллюстрацияләре чын сәнгатьчә эшләнгән. Китапның оформлениесе М. В. Виноградова тарафыннан башкарылган. Әкиятләр Г. Шәрипова һәм М. Булатова тәрҗемәсендә бирелгән. ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ СКАЗКИ I Таткнигоиздат 1957 Бу китапны кулына алып укып чыккан һәр кеше үзендә эстетик ләззәт сизәчәк. Татарстан китап нәшрияты урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен татар телендә «Багров оныгының балалык еллары» исемле әсәрне бастырып чыгарды. Китапның авторы атаклы рус язучысы С. Т. Аксаков. Русчадан та- ★ ★ * тар теленә X. Гобәйдуллин тәрҗемә иткән. С. Т. Аксаков — татар укучыларына таныш язучы. Ул Казан гимназиясен тәмамлагач, Казан университетында укый. Аның «Багров оныгының балалык еллары» әсәрендә дә элеккеге Ка зан һәм язучы үзе туган Уфа шәһәрендәге крепостнойлык тормышы күрсәтелә. Әсәрнең төп герое алпавыт Багров оныгы — Сережа. Кечкенә Сережа беренче фикерләре формалашу елларында крепостнойлыкны Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафында атлаучы бөек һнндстан халкының бай сәнгате һәм культурасы бар. Бу сәнгать сөюче халыкның бай мирасын татар язучылары революциягә кадәр үк үз телләренә тәрҗемә итә башлыйлар. һиндстанныц танылган әдипләре татар зыялылары өчен дә якын һәм яратылып укылган. Соңгы елларда һиндстан сәнгате белән кызыксыну аеруча көчәеп китте. Кечкенә күләмле бу җыҺИНДСТАН ХИКӘЯЛӘРЕ Таткнигоиздат 1957 снтыкта һиндстан язучыда рының унлап хикәясе ур наштырылган. Аларның ин күбесе һиндстан әдәбиятының классигы Прем Чанд әсәрләре. Бөек язучы үзенең кыска-кыска хикәяләрендә туган илендә әле күптән түгел хөкем сөргән колониаль изү көннәрен сурәтли, халыкның көрәшкә уянуы, күтәрелүе турында яза. Хикәяләрдә сурәтләнгән Руп Мати, Вншва Му- бахар кебек прогрессив карашлы интеллигентлар үзләрен халык бәхете өчен көрәшкә багышлыйлар. Азатлык өчен көрәш темасы Рәшит Җахан, Зверчанд Мегхани, Хуҗа Әхмәт Аббас, Кришан Чандарларның хикәяләрендә дә кызыл җеп булып сузылган. Җыентыкка кертелгән хикәяләр тирән эчтәлекләре, мавыктыргыч төзелешләре, үзенчәлекле характерлары белән укучыны кызыксындыралар. Хикәяләр М. Дибаева һәм М. Шахмаева тәрҗемәсендә. Китапның редакторы Г. Зәйнашева, художнигы В. Карамышев. Күләме 95 бит, • бәясе 2 сум 40 тиен. Татарстан китап нәшрияты М. Сөндекленең мәктәп яшендәге балалар өчен язылган шигырьләрен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Бу китаптагы шигырьләрнең укучы балаларны тәрбияләүдә әһәмияте зур. Алар балаларны туган ил табигатен яратырга, тырыш булырга өндиләр. Шагыйрь гади кешеләр һәм аларның гади профессияләре турында мәхәббәт белән сөйли, хезмәтнең мәгънәсен, кирәклеген күрсәтә. Китапта шулай ук Туган ил өчен көрәшеп һәлак булган халык батырлары турындагы («Бронза сол дат», «Абый турында») һәм Хиросимада үлгән җиде яшьлек кыз бала фаҗигасен тасвирлаган «Үлгән нәни кыз бала» (Назыйм Хикмәттән) кебек шигырьләр дә бар. Аларда агрессорларга нәфрәт белдерелә, барлык кешеләрнең тынычлык турындагы изге теләкләре тасвирлана. Китапның редакторы Хисам Камалов, художнигы М. Самакаев. Күләме 3G бит. бәясе 80 тиен. Татарстан китап нәшрияты Н. Венгров белән М. Эфросның атаклы язучы, «Корыч ничек чыныкты» романының авторы Николай Островскийның героик тормыш юлын сурәтләгән китабын татар телендә чыгарды. Авторлар Островскийның балачактан алып язучы булып җитлеккәнче үткән катлаулы тормышын кызыклы итеп язганнар. Китап биографик моментларны булганча итеп, гади тел белән укучыга җиткерә, Островскийның язучы булып җитешүендәге һәм аның иҗатындагы үзенчәлекләрне тулы күрсәтә. Китапта Островский биографиясенә бәйләнешле күп кенә фото рәсемнәр урнаштырылган. Гомумән, авторлар бу китапны язганда документлардан, атаклы язучының героик омтылышын чагылдырган речьләреннән, мәкаләләреннән, аның белән таныш һәм дус булган кешеләрнең истәлекләреннән, Мәскәүдәге, Сочидагы һәм Шепетовкадагы музей материалларыннан киң файдаланганнар. Бу материаллар китапны тагын да тулыландыралар, аның әһәмиятен арттыралар. Күренекле язучының һәр буын яшьләре өчен батырлык үрнәге булып хезмәт иткән тормыш юлын сурәтләгән бу документаль әсәрне киң масса укучылар кыН. ВЕНГРОВ, М. ЭФРОС НИКОЛАЙ ОСТРОВСКИЙНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ зыксынып укыячак. Китапны татарчага Р. Гыйззә- туллина тәрҗемә иткән. Күләме 208 бит, бәясе 4 сум 30 тиен.