Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР ЯЗА

„ҖИР-ӘНКӘНЕҢ СЫЛУ КЫЗЫ" ПОВЕСТЕНЫҢ ТЕЛЕ ТУРЫНДА Бу шигъри повесть Татарстан нефтенә багышланган әсәрләр арасында аерым бер урын алып тора. Геройларының кичерешләре, омтылышлары, үзара мөнәсәбәтләре аша автор совет кешесенең бөек мораль сыйфатларын, аның илгә, халыкка күбрәк байлык бирү өчеи көрәшен сурәтләп бирә. Повестьта Равил дигән егетнең махсус сыекчалар белән түгел, су белән бораулавы, шул мәсьәләгә кагылышлы конфликтлар, партия работникларының ярдәме белән Равилнең җиңеп чыгуы турында сөйләнә. Без биредә әсәргә тулы анализ бирүне максат итеп куймыйбыз, повестьны укып чыкканнан соң күзгә ташлана торган кайбер тел кыт ы р ш ы л ы кл ары ту р ы н д а гына әйтергә телибез. «Телнең чын матурлыгы көчтәй тәэсир итә. Ул сүзнең төгәллеге белән, ачыклыгы, яңгыравыклыгы белән тудырыла», — ди М. Горький. Менә шушы мәсьәлә Шәйхи Маннурның «Җир-әнкәнең сылу кызы» исемле шигъри повестенда ничек хәл ителгән? Әсәрнең телендә уңышлы яклар бик күп. Шагыйрь халык телендәге мәкаль һәм әйтемнәрне үзенең әсәрендә бик уңышлы куллан га п. Алар авторның җөмләләренә бик нык бәйләнеп киләләр. Мәсәлән: «Кеше өчен үлеп тора», Диләр бездә андый кешегә. | Җанын ярып бирер — сора, Җан ярылса әгәр икегә. (14 бит.) Повестьтан мондый уңышлы мисалларны күп китерергә мөмкин. Ләкин анда, кызганычка каршы, матур да, төгәл дә һәм ачык та булмаган, уңышсыз җөмләләр дә шактый гына очрый. «Язгы уянулар» дигән бүлектә мондый строфа бар: Ә түбәннән: ачык йөзле Мул Ык уза башкорт күршедәй, Шушма шаулый күбек күзле, Тугайланып ята көзге-Зәй. (4 бит.) Ык ни өчен «башкорт күршедәй»? Ык Башкортстан табигатенә охшыймы, берәр елгасына охшыймы, әллә башкортка — кешегә охшыймы?! «Көзге Зәй» сүзе дә авыр аңлашыла. Башта яз турында сүз барганда, нинди көзге Зәй дип торасың. Күрәсең, монда сүз Зәйнең көзге кебек булуы турында бара. Әтисенең карт анасы Алып кала кызны үзенә... (9 бит.) «Әтисенең карт анасы» дигән сүзләр тезмәсен ничек аңларга? «Әтисенең карт анасы» әтисенә дә әби тиешле карчыкмы (дәү әниме), әллә аның картайган әнисеме? Шуны гына көткән кебек, Түшәк менде ләкин әбисе. Күп кичереп, күпне күреп, Тузган иде бу җир изгесе. (10 бит.) Бу строфада «әбисе, изгесе» рифма төзесәләр дә, «ләкин әбисе» сүзләре яңгырамый, монда ритмлылык та юк. «Бу җирнең изгесе» дигәндә «бу», «җир» сүзенә аергыч булып килеп, «бу җирнең изгесе» дип аңларгамы, әллә «бу — җир изгесе» дигәндә «җир изгесе»п өстәмә сүз итеп укыргамы? Ә зур, төпсез коцгыр күзләренә Бнк әз генә төтен сибелгән: Әйтерсең, ул урман күлләренә Төшкән иртән аучы өеннән... (53 бит.) Бу чагыштыруны аңлавы читен. Инде «иртән аучы өеннән урман күлләренә төшсәң, күзең төтен кебек була» дисәк? Күзеңнең төтен кебек булуы өчен аучы өеннән чыгу кирәкмени? Күзләргә төтен сибелгән дип алу үзе дә уңышлы түгел. Арасыннан җем-җем балкый зәңгәр биек, Чагылдырып, күздән яшь чыгара. (69 бит.) Гади генә күренешләрне дә шулкадәр авыр итеп бирүнең кирәге бар микән? Автор кайбер урыннарда, мәгънә бозылса да, рифма өчен, аңлы рәвештә урынсыз сүзләр куллана. Педальләргә баскач, Чылбыр, валлар Үзләренчә җырлап әйләнә. Җитез йөри хәзер буй-торбалар,— Төшенде бит Кәбир хәйләгә. (52 бит.) Кәбир .«хәйләгә» түгел, эшнең «серенә» төшенә. Монда зур аерма бар. Ә шагыйрь, рифма өчен «әйләнә — хәйләгә» дип алган. Идея бар сәер бу егеттә һәм шактый ук төпле, нигезле. (65 бит.) Ничек аңларга: бу сәер егетме, әллә сәер идея бармы? Телдәге инверсия телнең грамматик формасын теләсә ни формада аңларлык итеп бозмаска тиеш. Атасының җитәк эшендә Уза барды көне, айлары. (132 бит). «Кыр эшендә», «урман эшендә» дип сөйләү' бар, «җитәк эшендә» дип сөйләмиләр. Син дә, күрәм, таный алмадың... Мин бит синең әнкәң булам на. (137 бит). Тапмадым на бер дә файдасын. • (138 бит). Бу җөмләләрдә кисәкчәләрне «на» дип алу дөрес түгел. Сүзләр нинди авазга бетсәләр дә, бу кисәкчәләр «лалә» формасында әйтеләләр һәм шулай язылалар, ягъни бу сүзнең орфографиясе дә, орфоэпиясе дә дөрес түгел. — Әйдә барыйк бүген кич белән! Син әйбәтләп гафу сорарсың. Булышырбыз без дә кечкенә... Каршы тормас, бәлки, шуннан сон? (144 бит.) Нәрсә ул «кечкенә»? Без, бик тырышсак та, аны аңлый алмадык. Кай урыннарда шагыйрь аерым сүзләрнең мәгънә төгәллегенә тиешенчә игътибар итеп җиткерми. Азаплана рәхәтләнеп, Мускуллары киерелә. Ике потлы гернең тәмен Җыя егет бөеренә. (38 бит.) «Азаплана рәхәтләнеп», азаплану, рәхәтләнү бер үк вакытта булмый. Юл аша «киерелә», «бөеренә* дип төзелгән рифма бик формаль төзелгән. «Тәмен бөеренә җыя* дигән сүз дә дөрес түгел. Шагыйрь орфографик һәм орфоэпик нормаларны боза, мәгънәләре аңлашылмый торган яңа сүзләр ясый. Бу хәл очраклы гына түгел, аларны берничә дистәләр белән күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: Иләшә (ияләшә), бирем (бирермен), чүгелде (чүгәләде), «Шәмнән туган юләр» (?), «Күрешербез урынтын (?), таңгы кояш (таң кояшы) һ. б. Безнең яшьләребезнең тормышын, образларын уңышлы чагылдырган, тәрбияви әһәмияте зур булган бу әсәрнең яңа басмасын чыгарганда, Шәйхи Маннур иптәш югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне бетерүне истә тотса, бик яхшы булыр иде. М. ГАРИФУЛЛИН. Минзәлә педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы.