„ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ АНТОЛОГИЯСЕ“НЕҢ СӘНГАТЬЧӘ БИЗӘЛЕШЕНӘ КАРАТА
Киң катлау укучылар массасына татар поэзиясенең бай тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә торган «Татар поэзиясе антологиясе»нең11 чыгарылуы соңгы вакытта культура дөньясында булып узган вакыйгалардан күренеклесе булды һәм бу матур җыеитьи чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә хаклы рәвештә әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен казанырга да өлгерде. Гасырлар буена халыкның әдәби татымын канәгатьләндереп килгән олы поэзиянең иң яхшы үрнәкләрен туплаган мондый җыентык әле беренче тапкыр чыгарылганга күрә, китапның шигъри материалын сайлау гына түгел, аны ничек бизәү мәсьәләсе дә укучыны кызыксындыра. j Беренче карауда ук китап үзенең күләме белән дә, бизәлеше белән дә Татарстан китап нәшрияты моңарчы чыгарган басмалардан аерылып тора. Китап башыннан ахырынача татар милли орнаментлары нигезендә бизәлгән. Бу табигый дә, чөнки халык омтылышларын җырлаучы шагыйрьләрнең йөрәгеннән чыккан хнстойгылары сеңгән юлларга, халыкның туган табигатьне чагылдырган үз бизәкләре генә ятышлы була ала. Зирәк, иҗатчыл халык поэзиядә иҗтимагый тормышны, табигатьне тел чаралары — сүзләрдән художестволы образ тудыру аша чагылдырса, ул үзенең көнкүреш сәнгатен дә, орнаментын да үзенең милли характерына ярашлы рәвештә сынлы сәнгать теленә салып гәүдәләндерергә омтыла. Орнамент үзе аерым гына яшәми, халык аны билгеле бер техник алымнар белән тормыш- көнкүреш әйберләренә төшерә:, я ташны уеп, агачны сырлап бизәкләр ясый, үзенең түбәтәй һ. б. кием-салымнар, сөлге-тастымал башлары, палас кебек йорт җиһазларын чигә, я гаҗәп матур төсләргә бай ашъяулыклар тукый, яисә төсле күннәрдән нәфис аяк киеме — читек кайый — боларның барысы белән дә үзенең көндәлек тормышын 11 «Татар поэзиясе антологиясе», Таткни- гоиздат. Казан, 1956. 914 бит. Төзүчеләре — коллектив. Художник 3. Хөсәенов офор- млениссендә. Художество редакторы Э. Е. Дьячкова. матурларга, зиннәтләргә омтыла. Художник 3. Хөсәенов антологияне бизәгәндә татар халкы сыйлы сәнгатенең әнә шул бай хәзинәсеннән файдаланган. Тышлык, форзац, титул бит, шмуцтитуллар, башлам (заставка), бетемлекләр (концовка) халык бизәкләре нигезендә эшләнгәннәр. Художник үзенең композицияләрендә татар халык орнаментының үзенчәлекләрен аңлап эш итә. Ул кайчак халык сәнгатендә киң таралган мотивларны турыдан-туры, үзгәртмичә төшерә, кайчак аерым мотивларны иҗади эшкәртә, үзгәртә. «Татар халык поэзиясе» шмуцтитулында татар халык сәнгатенең эшләнмәләреннән берсе — тастымал һ. б. ш. нәфис тукымалардагы туры сызыклы орнамент кулланылган. Төгәл симметрияле, төсләргә бай һәм стильләшкән булса да чәчәкләрне сынландыручы бу орнаменталь композиция килешле. 57 биттәге башламда да шундый ук геометрик орнамент кулланылган. Художникның бу төр орнаментка мөрәҗәгать итүен хупларга һәм аны декоратив бизәүдә киң популярлаштырырга кирәк. Бу тукыма орнаментның элек киң кулланылуы үзе генә дә моңа ныклы нигез бирә. 23 биттәге башламда читекләрдәге бизәк үзенең чагылышын тапкан. 55 биттәге башламда чигүле келәмнәрдәге үсемлек орнамент-букет мотивы компознцияләнгәи. 77 биттәге башламда энҗе белән чигүле калфактагы орнаменталь мотив эмоциональ тәэсир калдыра. Художникның типиклаштыручы композицияләреннән тышлык уңышлы. Ачык яшел төстәге фонда — яфрак, чәчәкләр белән каймаланган «Татар поэзиясе антологиясе» дигән язуда шрифт шулай да график яктан тиешенчә акланмый. Яфрак, чәчәкле ботак бизәкләре уңышлы, аларда татар орнаментына хас үзенчәлек — үсемлекне хәрәкәттә бирергә тырышу оста гына тотып алынган. Зәң- гәрсуяшел тышлыкка батынкы орнаменталь кыса бөтенлек бирә. «Татар совет шагыйрьләре» шмуцтитулында совет чорында яңа эчтәлек, яңа формалар белән баеган татар халык орнаменты ягымлы төсмерләнә. Биш чатлы чәчкә-йолдыз һәм ике якка бик күркәм сыгылып төшкән алтын башаклар зәвыклы чыккан. Бизәлештә җитди кимчелекләр дә бар. Китапның бизәлешендә төсләр ягыннан шактый гына төрлелек күзәтелсә дә, бу безнең халыкның сынлы иҗатындагы күп төслелек (полихромия), төсләр муллыгы, төсләр ачыклыгына булган таләпчән зәвыгын канәгатьләндерә алмый. Китапның тышы да яшел, форзацта да, титул биттә дә, шмуцтитулларда да, башлам, бетемлекләрдә дә яшел буяу кирәгеннән артык мул кулланылган, өстәвенә шул ук төснең төрле төсмерләре (ярым тоннары) файдаланылган. Татар халкы һәрвакыт төсләрнең төрлелегенә, бигрәк тә берберсеннән кискен аерыла торган төсләрне кулланырга омтыла. Бизәлештә иң төп кимчелек — бөтен китап буенча эзлекле сузылып бара торган системалылык булмауда, эчтәлек, мәгънә принцибыннан читләшүдә. /Мондый җаваплы җыентыкның бизәлешендә төп принцип итеп — тарихилык алынырга тиеш иде. Халык орнаментының да билгеле бер дәвер, чор белән бәйләнгәнлеген истән чыгарырга ярамый. Бары тарихилык принцибы гына халыкның орнаменталь байлыгын тулы чагылдырырга, аның үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә. ТЛрихчыл орнамент текстны тирәннән аңларга ярдәм итә, әдәбият белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтләрне күргәзмә төстә аңларга булыша. Шушы принцип тормышка ашырылмаганга күрә дә, антологиядәге орнаменталь композицияләрдә кирәкмәс кабатлау күренә. Мәсәлән, бер үк мотив 41, 55, 75, 83, 91, 105 битләрдәге композицияләрдә кабатлана, ә үз чиратында шул ук композицияләр бөтен китап буена күпме генә башламнарда кулланылмыйлар. Бу, бердән, бизәмнең эмоциональ көчен киметә. Ә инде тарихилык принцибыннан чыгып караганда, бу кабатлаулар бизәлешнең мәгънәсезлегеи көчәйтә генә. Бу кимчелекләр, әлбәттә, билгеле дәрәҗәдә татар халык орнаментының тарихы язылмау, теориясе эшләнмәүдән дә килә. Бары «Татар халык орнаменты» альбомында китерелгән үрнәкләрне генә популярлаштыру (бу хәл антология бизәлешендә дә бик ачык күренә) һич тә гафу ителмәслек хәл. Боларның барысы өстеиә китапның техник редакциясен эшләүдә һич акланмаган рәвештә ак битләр калдыруны (кәгазьне мәгънәсезгә әрәм итүгә юл куюны да) әйтми үтеп булмый. Антологияне яхшы сыйфатлы итеп чыгару өчен татар халкының бай сәнгатен һәм башка халыкларның поэзия антологияләрен бизәүдәге уңай алымнарны өйрәнергә кирәк. Антологиянең икенче басмасы үзенең шигъри байлыгы белән дә, нәфис, мәгънәле, халыкчан бизәлеше белән дә сөендерерлек булсын иде.