Логотип Казан Утлары
Пьеса

САМАТ

Лирик, опера өчен либретто, дүрт пәрдәдә

4 ӨЧЕНЧЕ АКТ Кызлар хоры Разия. Сызылып таңнар аткан чакта Кошлар канат кагына. Җырлый-җырлый эшләгәндә Яңа дәртләр кабына. Кызлар. Кояш сибә алтын нурларын, Ямьләндереп колхоз кырларын. Бергә-бергә эшләп таңнарда Яңгыратабыз хезмәт җырларын. Разия да, кызлар да Әлфиянең җырламавына игътибар итәләр. Берничә кыз. Нигә инде шул кадәр Борчыласың, Әлфия? Әлфия. Эх, дусларым, дусларым, Нишлим соң!.. Кызлар. Балкып торсын туган илебез, Бакчаларга, гөлгә бизибез. Балкып торсын туган җиребез, Коммунизм илдә төзибез! Разия. Кызыл байрак — ямьле байрак, Ука белән чигелгән. Бергә. Байрак безгә ярышларда Җиңгән өчен бирелгән. Кояш сибә алтын нурларын, Ямьләндереп колхоз кырларын. Бергә-бергә эшләп таңнарда Яңгыратабыз хезмәт җырларын. Таймас һәм ирләр керәләр. Күбесе гимнастеркадан. Самат та алар арасында. Таймас. Башлавын башладыгыз, Белмим, Нәрсә белән бетәр бу эш. 4 Башы 2 нче санда басылды. 58 Бер төркем. Әйе. Нәрсә белән бетәр бу эш. Т а й м а с. Көч җитмәслекне күтәреп, Билне сындырмасак ярый инде. Самат. Син нәрсә сөйлисең, әткәй?! Таймас (уңайсызланып). Мин болай гына. Плотина кору — Уен эш түгел ул дим. Самат. Икеләнәсең?! Әле һаман ышанмыйсың. Ариозо Менә кара, Ничек күтәрелдек! — Ярсу елга юлын Чыктык буарга. Артка түгел, Алга табан, Алга табан карагыз һаман! Сызганылсын җиңнәр югарырак, Дәртләнсеннәр бердәм йөрәкләр. Ышаныгыз, дуслар, ышаныгыз, Эшкә ашыр безнең теләкләр. Шарламадан койган көчле агым Ильич уты булып кабыныр! Гомерләргә безнең Сибәр ул яктысын. Хыялыбыз шулай балкысын! Ирләр. Тукталмас эш. Башладык без Дәрт белән, Сүнмәс гайрәт белән. Хор йөрәкләрдә ярсу дәртләр кабына, Күңелләр узарга омтыла. Хезмәт җыры колач җәйгән чагында Арганнар, талганнар онытыла. Җилкенеп ал әйдә, Җилпенеп сал әйдә, Егетлек күренсен безнең һәр эштә! Кемдә пакь теләк бар, Кемдә нык беләк бар, Шул җиңә һәрбер эштә, һәр көрәштә! Гармоньнар киңрәк сузылсын/ Шат җырлар көчлерәк сызылсын, Җилкенеп ал әйдә, Җилпенеп сал әйдә, Егетлек күренсен безнең һәр эштә! Тормыш яме балкып тора сафларда, Егет-кыз дуслаша тагын да, Яшьлек белән канатлана картлар да, Күмәк эш гөрләгән чагында. Кемдә пакь теләк бар, Кемдә нык беләк бар, Шул җиңә һәрбер эштә — һәр көрәштә. Басыгыз алмашка, Тукталып калмаска, Егетлек күренсен безнең һәр эштә! Атлагыз, атлагыз дәрт белән, Дәрт белән, сүнмәс гайрәт белән, Кемдә пакь теләк бар, Кемдә нык беләк бар, Шул җиңә һәрбер эштә — һәр көрәштә! Разия. Ягез, кызлар! Ягез, егетләр! Ял вакытында ял итеп, Җырлап, биеп, уйнап-көлеп, Күңел ачып алыйк әле. Я, Сәлахи, Гармонеңны тарт әле бер. Разия җыры I Язлар җитте исә, алмагачлар Шау чәчәккә күмелә. Сизмисең дә икән тәүге мәхәббәтнең Дөрләп кабынганын күңелдә. Җилбер-җилбер, Җилбер-җилбер җилләр исә, Гөлчәчәккәй сабакларын җилләр кисә. Яшь йөрәккәй Күбәләктәй леп-леп итә, Сөйгән ярың әкрен генә «иркәм» дисә. Бар дөньясын кинәт оныта икән Яшь йөрәккәй Өзелеп-өзгәләиеп сөйсә. II Үпкәләшеп кайчак, айлар буе Эндәшмичә йөрсәк тә, Бер кабынган ялкын мәңге сүнми икән, һаман яна икән йөрәктә. Җилбер-җилбер, Җилбер-җилбер җилләр исә, Гөлчәчәккәй сабакларын җилләр кисә. Яшь йөрәккәй Күбәләктәй леп-леп итә, Сөйгән ярың әкрен генә «иркәм» дисә. Газабы да татлы була икән Яшь йөрәккәй Өзелеп-өзгәләнеп сөйсә. Биюләр. Гармоньчы гармоней тартып җибәрә. Бию башлана. Аерым биюләр төр- кем-төркем биюләр белән, шаян биюләр лирик биюләр белән алмашыналар. Тирә-як шау-гөр килеп тора. Әлфия читтә, уйга чумган. Кызлар моны сизенәләр дә, Әлфияне уртага алып керәләр- Юату биюе башкарыла. Кызлар. Чәчәкләргә күмелгәнсең, Гөлләргә үреләсең, 60 Әллә шуңа күзләремә Гөл булып күренәсең. Чәчәкләргә күмелгәнсең, Гөлләргә үреләсең. Гөлгә карыйм, сиңа карыйм, Снн матур күренәсең. Тагын бер мәртәбә бөтерелеп алып биегәннең соцында, яшьләр тукталалар. Сәлахи гармоней тарта, егетләр жыр суза. Кызлар кушыла. Яшьләр җыры Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, Гармонь кулларыбызда. Алсу гөлләр чәчәк атсын йөргән юлларыгызда. Әйе, шулай шул, Гармонь кулларыгызда. Алсу гөлләр чәчәк атсын йөргән юлларыгызда. Их, дусларым, сезнең белән Күтәренке күңелләр. Күтәренке күңел белән Үтә безнең гомерләр. Әйе, шулай шул, Күтәренке күңелләр. Күтәренке күңел белән Үтә безнең гомерләр. Бар дөньяга, бар халыкка Без тынычлык даулыйбыз. Туган илгә тынычлыкны Без хезмәттә яулыйбыз. Тауда, кырларда Бергә-бергә тырыштык. Бергә-бергә без тырыштык Яшәсен дип тынычлык! Разия. Вальс! Кызлар. Вальс! Хор. Вальс! Вальс башлана. Вальс вакытында ерактан күк күкрәгән тавыш ишетелә башлый. Күк йөзен әкрен генә кара болыт каплый. Көчле жил исә. Давыл, яңгыр башлана. Көн караңгылана. Күк йөзен ярып бертуктаусыз яшен яшьни. Шул вакыт кычкырып бер хатын килеп керә. Бер хатын. Самат! Самат! Плотина... су килә!., җимерелә!.. Самат. Иптәшләр!! Чыгып йөгерә. Бар халык аның артыннан ташланалар. Давыл котыруында дәвам итә. Ташкын ташый. Бераздан давыл тыела, яңгыр туктый. Хәлдән тайган, пычракка буялып беткән Самат аякларын көчкә генә атлап килә һәм бер таш өстгпә килеп утыра. Башын күтәреп уйга чума- Бераздан ачуына буылып Т а й мае килеп керә. Самат. Бар ла җимерелде... Таймас. Күпме көч, күпме хезмәт Харап булды. Бар ла синең булмаслык Хыялларың аркасында. Самат. Әткәй!.. 61 Таймас. Дәшмә! Беләсеңме син, Боларга кем җавап бирә?! Менә мин — Председатель — атаң синең. Халык күзенә күренергә оят. Ахмак! С а м атны ң башына күсәк белән суккандай була. Ул, битләрен каплап, башын тагы да түбәнрәк ия. Таймас кул селтәп чыгып китә. Бераздан Самат битен ача. Самат. Тукта... Нәрсә бу?.. Караңгылана... Караңгылана... Кояш!.. Кояш!.. Ах!! (Самат кинәт бөтенләй сукырая.) Караңгы... Бернәрсә дә күрмим. Менә кайчан ул... Хәзер нишләргә?.. Бар да бетте. Ачуы кабарганда баласына шундый авыр сүзләр әйтсә дә, Таймас түзмәгән, баласы янына кире килә. Башта ул Самат белән нәрсә булганын аңлый алмыйча тора. Т а й м а с. Нишләдең? Нәрсә булды? Саматның сукырайганын аңлагач, аңа ташлана, күкрәгенә кыса. Балам!.. Балам!! Пәрдә ДҮРТЕНЧЕ АКТ Саматларның өендә бер бүлмә. Иртән. Самат белән Разия арасында ниндидер сөйләшү булганы сизелә. Ул сөйләшү хәзер дә дәвам итә. Р а з и я. Син тыңламыйсың мине. Самат. Калдыр әле, сеңелем, Зинһар алҗытма! Разня. Ярата бит ул, Ярата бит ул сине, ярата бит. Самат. Җитәр инде сиңа! Син яшь әле, Аңламыйсың. Син белмисең әле, сеңелем, Кайбер нәрсәне. Шушы хәлдә нинди намус белән Әлфияне бәйлим үземә? Нинди вөҗдан белән Аның бәхетенә киртә булып, Киләчәген аның җимерим? Нинди вөҗдан белән Якты тормышына Кара тап булыйм мин?! Самат сүзне туктату өчен икенче бүлмәгә кереп китә. 62 Разия (үз алдына). Ах, менә ничек Уйлый икән ул. Разия йөгереп чыгып китә. Бераздан Самат икенче бүлмәдән чыга. Капшанып тәрәзә янына килә. Тәрәзәдән аның битенә кояш нуры төшә. Бераз карап торганнан сон, Самат кискен хәрәкәт белән тәрәзә пәрдәләрен ябып куя. Самат. Караңгы... Барысы да, барысы да Берьюлы килде. Ичмасам Нургаяз да Килеп чыкмый. Ария Ыргытылып читтә калдым, ахры, Яна җиңү даулар чагында, Яна эшләр, яңа көрәшләр Колач җәйгән еллар таңында. Хыялларым алда барысы да, Үтелмәгән юлым никадәр! Тормышымнан ни ямь табармын Ярты юлда калсам мин әгәр?! Кырларым, тауларым, Аунап үскән җирләрем! Елгаларга, яшел бакчага Кайткан идем сезне урарга. Ашкынган уйларым Шулай юкка чыгармы? Ыргытылып читтә калды, ахры, Яна җиңү даулар чагында. Яна эшләр, яңа көрәшләр Колач җәйгән еллар таңында Ыргытылып читтә калдым, ахры. Сцена Кинәт ишек ачыла. Аннан атылып Әлфия килеп керә. Аның күзләрендә яшь бөртекләре күренә, ул бик нык дулкынланган. Ишектән килеп керүе белән үк ул урындыкта утырып торучы Саматка ташлана, аны кочаклый. иркәли, ә үзе ничә еллардан бирле йөрәгендә җыйналып килгән сагыну хисләрен, Саматның соңгы сүзләренә карата булган үпкәләүләрен, бар тойгыларын, бар мәхәббәтен — барысын да, барысын да Саматка — иң яраткан кешесенә сөйләп сала. Самат бу хәлдән аңын җыя алмыйча, аптырап тора. Әлфия. Гомерлегем, бәгърем, ярым син, Шатлыгым син, бәхетем, барым сии! Белсән иде ничек еллар буе Күз алдымда сине йөрткәнне, Белсәң иде ничек минутларны Саиыйсаиый көттем бу көнне. Самат (Әлфияне айнытмакчы була). Әлфия... Әлфия. Юк, юк, Самат, дәшмә! Мин барысын да беләм. Разня миңа барысын да сөйләде. (Самат сискәнеп китә.) Әлфия. Аңлый алмыйм, ни дип хәлеңне Миннән яшердең, Самат?! 63 Ничек итеп миңа карата Шулай уйлый алдың син, Самат?! Самат. Әлфия... Әлфия. Беләм, беләм, Самат, Син сөясең мине, Син сөясең мине, яшермә! Самат. Аңла мине, аңла, Әлфия, Мөмкин түгел безгә башкача. Онытырга, Онытырга, Онытырга тиеш син мине. Онытырга тиеш син мине. Әлфия. Онытырга... Онытырга? Онытырга мөмкинме соң?! Йөрәгемне йолкып ташлый алсам, Оныта алыр идем бәлки мин! Онытырга... Онытырга... Онытырга мөмкинме соң?! Самат! Ник ышанмыйсың син миңа? Намус колы булып үзен-үзе Корбан итә бу дип уйлыйсыңмы? Юк, Самат! Синең кайгың — минем кайгым. Синең шатлык — миңа да шатлык ул! Аңла, Самат, безне алда Матур тормыш, бәхет көтә! Самат. Бәхет? Мин башкача аңлыйм бәхетне. Минем өчен бәхет ил эшендә, Минем өчен бәхет — Хезмәт шатлыгы! һәрбер эштә алгы сафта булу — Менә минем бәхетем, Әлфия. Ярты хезмәт, ярты адым гына Минем өчен бәхет була алмый! Тулы тормыш белән яшәмәсәм, Мин бәхетсез димәк гомергә. Мин бәхетсез булсам, синең өчен Икеләтә авыр булыр иде. Әлфия. Ялгышасың, Самат! Самат. Үзең күрдең бөтен хыялымның Юкка чыкканын. Әлфия. Ялгышасың, Самат! Самат. Юк, Әлфия, мин үз бәхетем өчен Җимерә алмыйм синең киләчәгеңне. Югыйсә мин һичбер вакытта да Гафу итмәс идем үземне. Ә л ф и я. Зинһар тукта, Самат! Таймас, Камалов, Разия керәләр. Камалов. Сәлам сезгә. Самат. Иургаяз, бу син?.. Менә, дускай, шундый хәлләр. 64 Камалов. Беләм, Самат, белом, Хәлең җитди. Ләкин юатырга дип килмәдем. Беләм, син аңа мохтаҗ түгел. Самат. Их, Нургаяз туган... Планнарым җимерелде, Хыялларым бар да Юкка чыкты. Яшәвемнән мәгънә калмады. К а м ал о в. Дөрес түгел, Самат, Ялгышасың. Син белмисең әле Яңа хәбәрләрне. Синең планнарың белән канатланып Бөтен район кузгалды. Разия. Барлык яшьләр, Бөтен халык күтәрелә хәзер. Т а й м ас. Менә Нургаяз да Техника белән киләм ди. Самат (дулкынлану катнаш шатланып). Әллә юатасыз, Әллә шаяртасыз, Белмим ышанырга, Белмим ышанмаска, «Барлык яшьләр, Бөтен район» дисез... Камалов. Әйе, брат, Бөтен район эшкә тотына. Үзеңә дә хезмәт зурая. Кара аны, Самат, сынатма! Самат (чиксез шатланып). Күкрәгемә сыймый шатлыгым,— Сүнгән өмет кабат кабынды. Мәңгелеккә инде югалган Якты көнем, гүя, табылды. Нинди бәхет илең, халкың белән Атлап бару бергә бер сафта. Юк, буйсынмыйм сиңа, караңгылык, Мин көрәшче әле, мин сафта! К а м ал о в. Күтәрелә, халык күтәрелә, Бер адымда, бердәм теләк белән Яиа көрәшкә рухланып. Менә кайчан теләкләрең, Хыялларың эшкә аша. Бергә-бергә атлаганда, Бердәмлекне саклаганда, Хөрмәт — данга, Тантанага Бизәлә гомер юллары! Бизәлә гомер юллары! Әлфия. Разия Менә шулай килә безгә җиңүләр. Самат. Бәхет шулай килә безгә. Камалов. Таймас. Самат белән Әлфиянең икесен генә калдырырга теләп, Камалов Таймас белән Р а з и я г ә икенче бүлмәгә керергә ишарә ясый. Алар өчесе дә күрше бүлмәгә кереп китәләр. Сцена Самат! Әлфия! Әлфия. Нәрсә, Самат! Самат. Ишеттеңме Нургаязны?.. Ә л ф и я. Әйе, Самат, Шатлыгыңны уртаклашам синең. Самат. Әлфия, Мине гафу итәрсең микән? Әлфия. Гафу итәрменме? Белмим әле. Самат. Әлфия! Әлфия. Белмим әле... Самат. Әлфия! Әлфия. Самат! Әлфия белән Самат гомерлеккә бер-берсенә кул бирешәләр. П әрдә Бетте.