Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАВИ НӘҖМИ ★ ШИГЫРЬЛӘР! Зифа сынлы яшь каеннар тезелеп тора, Көзге җил яфракларын өзеп тора. Яшь булса да сабырлы икән каен, Шул азапка «эһ» тә дими түзеп тора. Яфракларга кереп бара бакыр төсе, Үләннәр учактагы ялкын төсле. Ни өчендер ләкин миңа шулай тоела; Киләсе яз башлары бик якын төсле. 18 сентябрь, 1949. Сүнгән йөрәк кинәт бер ашкынды... Ләкин өстә торган кара төн Тыгызлыйдыр. Күзләрем яшь койды... Кемнәр күрсәтер соң чарасын, Төзәтергә йөрәк ярасын. Сандугачлар җырлаганын мин тыңладым. Ай нурлары белән күңлем алтынладым Көлгә әйләндем төшкән чаткы белән, Сизмичә янымда ялкын барын. Йөрәгендә әйтерсең лә каны кипкән, Зәһәреннән йөзенә сары типкән, Шулай да лаф орырга ярата ул: — Минем дан Арктикадан Ары киткән! Яшисе иде, дустым, озаграк. Узасы иде йөзне ничек тә. Бик шәп булыр иде соңгы көнем Бер гасырга тагын кичексә. >’мә^7м Кави Нәжминеи бу шигъри парчалары моңарчы беркайда да игълан ителмәгәннәр, биредә беренче тапкыр басылалар. 55 НӘБИ ДӘҮЛИ ★ КЫЗЫЛ МӘЙДАНДА 1 Аяк бастым Кызыл мәйданга, Туган йортка кергән шикелле. Күзләр белән карап торсам да, йөрәк белән күрәм шикелле, Мине тапкан изге җиремне. Күгәрченнәр гөрли гөр килеп, Нәни кулын сузып аларга Кечкенә кыз тора җим сибеп. Ак яфраклар оча һавада, Кыш иртәсе Кызыл мәйданда. Карлар кунган Кремль өстенә, Әйтерсең лә аңа чал төшкән. Гасырларны салып иңенә Давылларны узып юл кичкән, Мин туасы көнне ул көткән. Басып тора биек манара, Анда сәгать — алтын өлгеле. Безнең өчен килер замана Шул сәгатьтә күптән билгеле. Миңа Ватан мәңге бирелде. Суккан саен сәгать мәйданда, Кемдер сыкрый дошман ягында. Тыныч яшим Идел ярында. Утырганда иртән табында Җылы икмәк минем алдымда. 2 Тынып калган яшел чыршылар Кызыл ташлы дивар буенда. Ераклардан килгән юлчылар Бүрекләрен тота кулында. Алар уйлый тормыш турында. Бөек кабер мәйдан түрендә, Ике исем ташка язылган. 5G Мавзолейның ишеге төбендә Кыш көнендә ничек яз булган? Дуслар кулы исле гөл куйган. Кояш карый мәрмәр йөзенә, Карый-карый уза көннәре. Мәңге салкын ташлар өстендә Әллә юкмы аның күргәне, Чәчәк аткан алсу гөлләрне? Гөлләр, гөлләр нигә шиңмиләр? Мин теләдем шуны белергә. Тау димиләр, диңгез димиләр, Кешеләр килә көн дә бирегә Шул гөлләргә җылы бирергә. Уза-уза халык агымы Мин дә барам шушы агымда. Истән чыга үлем барлыгы ЛАенә шушы кабер алдында. Җир көч тоя безнең адымда. ГАМИЛ АФЗАЛ ДӨНЬЯ МАТУР Күктә кояш, җирдә гөлләр, Алда юллар, сайла кил. Күктә йолдыз, җирдә ярың, Илдә ярың гөлгә тиң. Дөнья матур, дөнья киң. Күктә нурлар, җирдә дуслар, Дус янында кем ятим? Күктә нурлар, җирдә шатлык, Җирлә бәхет гөлгә тиң. Дөнья матур, дөнья киң. Елгалардай еллар ага, Елгалар елларга тиң, Нинди чор бар, нинди ел бар Без яшәгән елга тиң! Дөнья матур, дөнья киң. Юллар үтәм, юллар үтәм, Юллар чиге кайда дим. Нинди ил бар, нинди җир бар Туган-үскән җиргә тиң! Дөнья матур, дөнья киң.