Поэзия
МОСТАЙ КӘРИМ ★ ЕВРОПА—АЗИЯ Европа һәм Азиягә Бу дөньяны Кем соң бүлгән. «Европа ак, Ә Азия сары», — дигән, «Европа көр, Ә Азия арык», — дигән. Дөрестән дә Җир йөзендә Андый сызык була икән, Ул бит менә Нәкъ уртага йөрәгемне бүлеп үткән. Чөнки Урал түбәсендә Басып торам Нәкъ уртада. Ә йөрәкне шулай телү Нигә кирәк. Бит барыбер Уң ягы да, сул ягы да Минем йөрәк, Минем йөрәк. Европадан Азиягә Җилләр исә, Европадан Азиягә Болыт күчә. Самолетлар аша оча Шушы чикне, Менә поезд Европага Узып китте. Кызык итеп карап тордым Кечкенә бер кырмыскага: йөк күтәреп чыгып бара Азиядән Европага. Ә соң кояш,— Җирне ничек тигез нурлый Европага, Азиягә Бүлеп тормый. 42 Ә бераздан җәйге яңгыр Үтте сибеп, Тамчылары бөтен якка Төште тигез. Шул арада, Уза биргәч җылы яңгыр, Европадан Азиягә Алтын күпер Сузды җәйгор L КЫШ УРТАСЫНДА ИСНӘП җылы ҖИЛ Нинди ел бу? Нинди әзер ел бу? Кыш уртасы җиткәч бер мәлне Диңгез дулкыннары әллә кайдан Алып килде җылы җилләрне. Җил уятты җирне, саксыз ачып Ул ябынган ап-ак юрганны. Даугаваның2 бозы, аптырагач, Тавыш-тынсыз китеп югалды. Күк күкрәде хәтта. Ә яңгырлар Көн аралаш явып үтәләр. «Яз!» — дип тау битендә үлән шытты; «Яз!» — дип бөреләнде юкәләр. «Яз! Яз! Яз!»—дип бер бик дәртле песнәк Иртән талда сайрап утырды. ...Шул төнне кич зәһәр җилләр исте Төн буенча буран котырды. Кыш кышлыгын итәр, ихтимал. Яз хакында калды тик хыял. Анау песнәк төсле, мин дә шулай, Күреп күзләреңнең нурларын, «Мәхәббәт!»—дип йөрәгемне ачтым һәм мәхәббәт җырын җырладым. «Мәхәббәт!»—дип мин күкләргә аштым, «Мәхәббәт!»—дип яндым, көнләдем. ...Ул карашның кыш адашып искән Җылы җил икәнен белмәдем. Үзем гаепледер, ихтимал — Мәхәббәттән калды тик хыял. 1957, Рига. 2 3 1 Җәйгор — салават күпере. 3 Даугава — Көнбатыш Двина. Г. РАМАЗАНОВ Шатлыгымнан күземә яшьләр килә Күргән саен җиңүен хаклыкның, Шул иң зуры минем бәхетемнең, Шул иң зуры минем шатлыкның, һич тә генә тыныч кала алмыйм, Очратсам мин яхшы кешене, Күрсәм әйбәт итеп үтәлгәнен Аның җаны сөйгән эшенең. Иптәш хакын хаклап, барысын ташлап, Ерак юлларга да мин чыгам, Чын дусымның кайгылары өчен Аның белән тигез борчылам, һичкайчан да тыныч карамадым Матурлыкка, тирән тойгыга, Шул ярсулар, шушы борчылулар Калсын инде гомер буена. Шатлыгымнан күземә яшьләр килә Гүзәллекне күрсәм, сафлыкны, Гомергә мин шундый булсам иде һәм сизмәсәм иде картлыкны. Минем калам, минем гүзәл Уфам, Балкып ята тауның башында. Уфага син төнен килер булсаң, Утлар, утлар сине каршылар. Вагон тәрәзенә якын кил син — Күзеңне сал шушы утларга, Гүя шулай якты йөзен калам Сагынып ачкан килгән дусларга. Уфага син әгәр төнлә килсәң, Шул утларга күзең салырсың. Берсе минем тәрәзәм уты булыр — Яктысына карап табарсың. Син бит минем җырлар өчен янып Таңнар аттырганны беләсең. Сәлам әйтсен сиңа бүлмәм уты, Якты хисләремне сөйләсен. ШӘРИФ БИККОЛ * Бәбкә үлән кыягында Гәүһәр чыклар җем-җем итә. Кояш нуры кыяк өстен Киптергәнче ялап үтә... ...Хәтеремә төште, иркәм: Без кавышкан язгы кичтә Керфегең яшьләнгән иде Кабатланмас җылы хистән Яшең тамса, Күңелеңә Шатлык кына тулсын иде. Моңа сәбәп Мин китергән Бәхет хисе булсын иде. Кемдер сине рәнҗеткәндә Күзеңнән яшь китергәнче, Керфегеңә кунган яшьне Кояш булып киптерсәмче! МУСА ГАЛИ ДИҢГЕЗГӘ Чумдым, диңгез, шаулы суларыңа, Тынмас рухың көчен бир миңа; Зәңгәрлегең йоксын күзләремә, Тирәнлегең күчсен күңелемә. Күтәр дә син дулкын күкрәгендә Тирбәт мине йөзеп арыганда, Ай юлының алтын тәнкәләрен Чүпли-чүпли колач салганда, Тирбәт, диңгез. Сиңа башлап килдем; Китәр кошка охшаш монда мин. Көй көйләвен бриз җилләренең Ярга басып башлап тыңладым. Көч-гайрәтең, диңгез, какмас димен, Сиңа, бәлки, мин дә таныштыр... Минем буын үз күкрәге белән Күтәрде бит синең язмышны. Гомерлеккә сөйдем шау-шуыңны, Дулкыннарның горур агышын, Ярларыңда гәүһәр ялтыравын, Акчарлакның шомлы тавышын Сөйдем, диңгез. Якты сурәтеңне Җиткерермен ерак җиремә, Зәңгәрлегең йоксын күзләремә, Тирәнлегең күчсен күңелемә.