Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИЛӘР КИТАБЫНА БЕРНИЧӘ ЗУР ТАЛӘП

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр дә, хикәяләр дә без әле бик аз язабыз. Ә бит андый китапларның чиксез күп сайлы укучылары бар. Дөрес, аларның әле күбесе хәреф тә танымый, китапны ул бары тик «тыңлый» гына белә. Ләкин аның бар нәрсәне дә белергә һәм төшенергә теләвенең, «Бу әйбер нәрсәдән ясалган?», «Теге әйбер ник шулай?» дигән сорауларының чиге дә, чамасы да юк. Нәниләр өчен язылган китап — баланы тормышка алып керә һәм таныпбелү биеклекләренең беренче баскычларына җитәкләп бастыра, аңа «яңа дөньялар» ача, аның беренче тәҗрибәләрен аныклый һәм күңелендә беркетә, аның хыялын һәм аңын уята, акылын һәм күзәтү- чәнлеген тәрбияли торган гаять киң күңелле һәм гаять тырыш бер тәрбияче ул. Шуның өчен андый китаплар күп тә, яхшы да булырга тиешләр. Язучыларыбыз үзләренең нәни укучыларына йөз беләпрәк борылсалар һәм активлык үстерелсә, Татарстан китап нәшрияты исә бу эшне оештыру сәләтен һәм кайгыр- тучанлыгын арттырса, буяулы рәсемнәрне күбрәк тә, тизрәк тә эшләтә башласа—нәниләр өчен китаплар бездә һичшиксез күп була алалар. Моның өчен бай һәм матур традицияләр дә, киң колачлы мөмкинлекләребез дә бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен нинди яхшы китапларыбыз бар, ул әсәрләргә нинди уңышлы һәм кимчелекле яклар хас соң? Нәниләр өчен китап язарга алынган һәр автор, чыннан да, иң элек үзе «өлкән нәни» була белергә тиеш. Бу таләпне кайчандыр Белинский куйган. Безнеңчә, биредә авторның «нәниләнергә» тиешлеге һич тә начар мәгънәдә әйтелми. Сүз нәни укучының үзе кебек үк «балача» һәм беркатлы була белү, дөньяны аның күзләре белән күрү һәм күргәннәреңне баланын нәкъ үзенчә сөйләп бирү турында бара. Катлаулырак һәм мөһимрәк нәрсәләр турында язганда бала аңламас дип артык куркып язмыйбызмы икән без? Минемчә, куркып язабыз һәм шуңа күрә дә балалар китапларына бары тик этләр һәм чебиләр, песиләр һәм әтәчләр генә керә киләләр һәм, турысын әйтергә кирәк, күпчелек китапларны бары тик шулар гына басып ала да. Кош-кортлар һәм җәнлекләр, йорт хайваннары һәм өй әйберләре турында язмаска димәгән, әлбәттә. Матур итеп, һәр яңа очракта яцача итеп (ләкин һәрвакыт балача итеп!), файдалы итеп язылалар икән, андый әсәрләр бик кирәк һәм бик күп була бирсеннәр. Биредә тик бер нәрсәне онытырга ярамый: бүгенге көннең зур темалары алгы планга куелырга һәм балага хәзерге тормышның кызыклы да һәм кирәкле дә булган яца- лыклары көн саен күрсәтелеп барылырга тиеш. «Балалар китапларының темасы турындагы мәсьәлә, ул — билгеле булганча, балаларга социаль тәрбия бирүнең төп линиясе турындагы мәсьәлә». Шушы сүзләр белән башлаган чыгышларының берсендә («Темалар турында», 1933 ел) /Максим Горькнйның балалар китабында күтәрелергә һәм художество чаралары ярдәмендә хәл ителергә тиешле темаларның берничәсен санап китүен хәтерлик. Анда җир һәм кеше, һава һәм су, үләннәр һәм үсемлекләр, бүгенге һәм булачак заман техникасы, кеше һәм таби-. гать, кешене фән ничек баһадир иткән һ. б. шундый темаларның булуы һич тә очраклы түгел. Балага үзе белмәгән «кызыклы» нәрсәләр турында коры юату һәм мавыктыру өчен генә сөйләмиләр. Иң элек баланы тәрбияләргә кирәк. Ул тормышны ерактан торып күзәтүче түгел, ә тормышның актив катнашчысы булып үсәргә тиеш. «Балага бик күп нәрсәне бик жи- ңел итеп аңлатып була» (Чернышевский) һәм моның өчен: нәни укучыңа аңлатырга теләгән нәрсәне үзең ачык аңлау һәм шул турыда бала характерына ярашлы итеп, бала аңларлык тел белән сөйләп бирә белү бик җиткән. «Өлкән нәни» була белүнең «сере» бәлки шул үзедер дә инде! Мирсәй Әмирнең «Алдакчы бозау» исемле хикәясендә күзгә бәрелеп торган шундый «нәнилек» бар һәм шуңа күрә дә ул матур һәм отышлы чыккан. Баланың нәкъ үзенчә фикерләп һәм аның нәкъ үзенчә итеп әйтеп яки тасвирлап бирелгән чын тормыш вакыйгаларын һәм уңышлы детальләрне Мирсәй Әмирнең бүтән хикәяләрендә дә күрергә мөмкин. Яки менә Әхмәт Фәйзинең «Бинокльле күзәтче» дигән шигыре. Ул зур һәм мөһим темага — Бөек Ватан сугышы турында һәм сугыштан соңгы елларда тынычлык өчен көрәш темасына язылган. Ләкин шигырьнең алымы һәм башкарылуы аны чын мәгънәсендә нәниләр шигыре итә. Өч яшьлек Алсу турында Әхмәт Исхак шигыре бар. Кулыннан килгән «зур» бер эшне башкарып (абыйсының кулъяулыгын юып!..) «беренче рәхмәт»не ишетергә ашыккан кызчыкның балаларча тырышлыгы нәкъ балаларча тырышлык икәнен бик матур күрсәтә торган шигырь ул. Беләме ул аны, әллә белмиме, әллә инде ашыгуы нәтиҗәсендә (рәхмәтне тизрәк ишетәсе килә ич!) белгәнен дә онытамы — Алсу дигәнебез үзе юган кулъяулыкны хәтта сыкмыйча ук кибәргә элеп куя!., һичшиксез дөрес күзәтелгән һәм күрелгән кечкенә генә деталь, ә нинди матур! Тырышлык темасын менә ничек оста, җиңел һәм гади итеп аңлатып була икән! Әминә Бикчәнтәеваның нәни геройлары да бик күп очракта әнә шулай ахырынача нәни булып кала беләләр — аларның үзләре барган дача тирәсендәге тормышны (колхозда иген урып-җыю, фермада үскән бозаулар, дача урманы, Идел буе күренешләре һ. б.) үзләрен- ч ә аңлаулары һәм шул турыда ү з- л ә р е и ч ә сөйләүләре бар. Җәват Тәрҗеманов шигырьләрендә дә нәкъ шундый малайлар һәм кызлар күп. Шундыйларның берсе бик иркә һәм иренчәк малай күрәсең. Шагыйрь аңа бер таяк тоттыра һәм аны «таяк атлы» итә. Балаларча куануның чиге юк! Инде ул хәзер «йөгерсә дә армый, әтисеннәнәни- сеннән һич тә күтәртеп бармый». Шагыйрьнең зур бер сандыкны трамвай итеп утырып, урындыкны шуңа руль ясап, Энҗене вожатый, ә Алмазны билетлар биреп баручы кондуктор итеп билгеләп уйнаган балалары да тормышчан һәм балача булулары белән истә калалар. Ә менә 11ур Гайсннның «Минем әнием» дигән китабын алыйк. Бу темага сөйләшү өчен ул үзенең уңай яклары белән дә һәм кимчелекләре белән дә бик характерлы. Шагыйрьнең бик матур теләге бар: ул мәктәпкәчә яшьтәге бер баладан үзенең әнисе турында сөйләтергә тели. Баланын, чыннан да бала икәнлегенә башта ышанасын, да. Чөнки ул яңа кар яуган беренче көнне «җиргә ак мамык җәйгәннәр» дип уйлый, үзенең агач аты төнлә чыгып китмәсен дип, аны койкага бәйләп ята, су өс- тенә каткан бозларны ватып яңадан су чыгара да «яңадан яз китердем» дип (монысы Бартодан тәрҗемә!) куана. Ләкин, кызганычка каршы, бу ышаныч ахырынача акланмый. Баланың балалыгы шушы детальләрне әйтүгә үк бетә. Бала өчен шагыйрь үзе сөйләргә керешә һәм менә шунда инде бөтен эш бозыла. Менә ул «Әнисенең гөлләре» яныннан кәҗә куа, ягъни файдалы эш башкара һәм гомергә дә баланың уена килмәслек, тузга язмаган фәлсәфә сата: Гөлчәчәкләр иркәли Хуш ис сибеп халыкны. Ә үзләре ала икән Судан, җирдән азыкны. Бала дигәнебез кинәт зур кешеләрнең дә иң зурысы, акыл иясе була да кала! Аның хәзер эше күп — ул хәзер вакытында юына да, чәчен дә тарый, үзе дә ашый һәм мәче баласын да иркәли. Алай гынамы соң әле, менә ул нинди хәзер: Мин еламыйм, шаярмыймын, Тыныч кына утырам, Әнием эштән кайтуын Сагынып көтеп торам. Үзләренең бала икәнлекләрен онытып вакытсыз олыгайган, мавыгу һәм кызыксыну сыйфатларын югалткан, академик телдә сөйләшә башлаган, шаянлыктан һәм шуклыктан ваз кичтерелгән балалар тутырып нәниләр китабын «картайтмасак» иде. Бу уңай белән Ә. Фәйзинең «Бинокльле күзәтче» шигырендәге югарыда телгә алып үтелгән нәни Вилнең дә азакта кинәт кенә «картаеп» китүе һәм аның зурларча итеп уйлый яки сөйли башлавы һич ышандырмый. Хәтта автор сөйләменә кайтарып кабул итсәң дә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аңына ярашлы юллар түгел алар. Сүз тынычлыкны якларга кирәклек турында бара: Бөтен җапың-тәнең белой Яклый белергә кирәк... Азмы безнең тирә-якта Бандитлар-юлбасарлар! Алар бар, агу чәчәләр, Ыржаялар, яныйлар, Көпәкөндез һәм гаепсез Кореяны талыйлар. Әле җирдән җуелмаган Канлы сугыш тамгасы. Юк, Вил ачык авыз түгел, Аны алдый алмассың... Кыскасы, нәниләр китабына шул ук Әхмәт Фәйзи иптәшнең бал сөюче Асиясе һәм тискәре Ишмие, Нур Гайсинның Таза Мортазасы кебек итеп балаларча тасвирланган, тормыштагыча җанлы, тере геройлар күбрәк кирәк. Кая гына бармасын, нәрсә генә эшләмәсен — бала ул барыбер бала булып калачак, аларның һәрберсе үзенә генә хас характер белән яшәячәк. Ә менә безнең китапларда еш кына нигәдер алай булмый. Балалар бакчасы турындагы әсәрләр аеруча бер төслеләр һәм андагы барлык нәрсә дә бер стандарт буенча языла. Әлбәттә «ком сипкән сукмаклары һәхм «күләгәле почмаклар» барлыгы әйтелер. Аннары рәсемле китаплар һәм уенчыклар санап чыгылмыйча калмас: «Уенчыклар китергәннәр... шакмактан йорт салалар... төрле- төрле машина бар(?!)... Тәгәрәтеп туп уйныйлар... (Токтамышев Фаикъ — «Балалар бакчасында»). «Төрле уенчык, курчаклар монда, кайтасы килми Ләйләнең шуңа» (Г. Лотфи—«Ләйлә»). Бакчада тәрбияче апалар һәм медсестра апа булуын да әйтмичә калырга ярамын — чөнки баланы кем дә булса «кайнамаган су эчмәскә, сөлгене чиста тотарга, аш алдыннан һәм ашаганнан соң кул юарга» өйрәтергә тиеш була, хәтта ни өчен шулай кирәклеге дә әйтелә — балалар таза булып үсәргә һәм үскәч илгә хезмәт итәргә тиешләр (Ә. Бикчәнтэева — «Чәчәк апа»). Мондый китапларда конкрет бала күрен м и, гомуми сөйләнүләр томаны бөтен нәрсәне каплый һәм күздәй яшерә. Бакча тирәли әйләнеп узып кына түгел, ә аның эченә керен җентекләбрәк күзәткәндә кызык-кызык 103 вакыйгаларны да һәм бер-берсепә һич тә охшамаган үзенчәлекле нәни характерларны да никадәр күп күреп булыр иде. Моның бик яхшы үрнәкләре мәрхүм Бари Рәхмәт шигырьләрендә тулып ята. Бакча балаларының ул тырышларын да һәм ялкауларын да, тыңлаучаннарын да һәм тискәреләрен дә, мәче дәвалый торган докторларын да һәм берәр нәрсә эшләгәндә телен чыгарып эшли торганнарын да аермачык итеп сурәтләп күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, баланың үзүзен тотышындагы теге яки бу кимчелекле яклардан шулай көлә торган үткен шигырьләр һәм хикәяләр бездә юк дәрәҗәсендә аз әле. Биредә дә әлеге дә баягы «бала тәнкыйтьне аңламас» дигән шикләнү көчле булды күрәсең. Ләкин мондый әсәрләрнең аңлаешлы һәм аңларлык итеп язылганнары да бар бит. Әхмәт Исхакның бер шигырендә әтиәниләреи тыңламаган һәм вакытында йокларга ятмаган Галинең авызы ничек пешкәнен хәтерлисезме? Тискәреләнгәне өчен, шагыйрь аның «йокысын качырды», малай, ничек кенә арып-талса да, изрәп йоклап китәргә теләсә дә, йоклый алмас булып калды. Гыйбрәтле нәтиҗәне Гали үзе үк ясарга мәҗбүр: «Икенче кат кумас идем йокыны»,— ди ул, һәм баланың бу сүзләренә ышанасың. Шул ук Галидән булса кирәк, Әхмәт Исхак иптәш «Бармаксыз малай» дип тә көлә. Ә ни өчен бармаксыз? Чөнки ул әдәпсез һәм гадәтсез булган, теләсә кайчан һәм теләсә кем алдында борынын казып бармагын сындырган. Тәрбияви роле чиксез зур булган бу жанрда (аны, бер дә икеләнмичә, балалар өчен юмор һәм сатира жанры дип әйтергә кирәк) Җәват Тәрҗемановиың да күзгә бәрелеп торган кайбер уңышлары, отышлы әсәрләре бар. Нәниләр китабына икенче зур таләп итеп без әнә шундый тәнкыйтьчел башлангыч юнәлешендә язылган, юмор һәм сатира элементларына, кызыклы детальләргә бай булган әсәрләрне күбрәк булдыру таләбен куяр идек. Андый әсәрләр әлбәттә сюжетлы булачаклар һәм ал арда коры үгетнәсихәт укуларга, акыл сатуларга урын калмаячак. Димәк, бер үк вакытта өченче таләп — эчтәлексез, буш дидактикадан арыну, әсәрнең азагына колагыннан тартып китерелгән яки көчләп тагылган мораль өстәмәсен булдырмау таләбе дә хәл ителәчәк. Чыннан да, әсәрнең эчтәлегеннән табигый рәвештә килеп чыкмаган ниндидер бер вакыйганы сөйләгәннән соң шуңа өстәп кенә әйтелгән чит бер фикер рәвешендә үгет- иәсихәтләү һәм мораль укудан да эчпошыргычрак нәрсә булырмы икән?! Ә бездә, кызганычка каршы, андый әсәрләр адым саен диярлек очрап кына тора әле. Менә бер кәҗә бәтие, әнисеннән аерылып, урманга китеп бара. Анда, әлбәттә, бүре бар һәм бәти бәлагә тарачак... Мораль: әниеңнән аерылып йөрмә (Нур Гайсин шигыре). Яки менә тискәрелеге исеменнән үк күренеп торган «Тыңлаусыз чыпчык баласы». Ул да әнисенең сүзен тыңламый, әле канаты да ярылмас борын, оядан сикереп төшеп үзен үзе имгәтә... Морале шул ук: әниеңнең сүзен тыңлый торган бул, кушмаганны эшләмә (Г. Таһнрова әкияте). Чыпчык балалары һәм кәҗә бәтиләре генә түгел, нәни балалар да нәкъ шундыйлар икән, һәм язучы аларны да ул тискәрелектән нәкъ шундый ук коры һәм примитив үгетләү белән биздерергә алына. «Зур малайлардан үрнәк алып» (Р. Иш- моратова хикәясе), Рөстәм исемле бер нәни дә трамвай юлына чыгып утыра да рельс өстенә куйган көмеш тәңкәләрен трамвай көпчәгеннән янечтереп уйнарга керешә. Әлбәттә, кинәт трамвай килеп чыгасын һәм малайның чак-чак кына тапталмый калуын көтәргә кирәк — чөнки шулай эшләнмәсә «Рөстәм үз ялгышын аңлады, инде беркайчан да трамвай юлына чыгып уйнамам дип, елый- елый өенә атлады» дигән дидактик нәтиҗәне чыгару (бу очракта хәтта 101 нәни малайның үзеннән әйттерү!..) һич мөмкин булмас иде. Шигырь азакларына китереп тагылган дидактик «нәтиҗәләрнең» моннан да кыргыйраклары һәм шаккатыргычраклары бар. Токтамышев Фаикъ, мәсәлән, тота да болай ди: Кош-кортларга бор дә юкка Тияргә һич ярамый,— Тиреләре шундый юка Вак таш тисә яралый! Болай гына өйрәтү җитми әле диптер, күрәсең, автор тагып өстәргә ашыга: «Әгәр кошларны яраласак. алар бер дә файда бирмиләр», янәсе. Ә Зпкчәнтәеваның «Агитатор апа», Ә. Исхакныц чамасыз озынга сузылган «Рөстәм һәм балык», Г. Лот- финың «Бер абын килгәч» һәм «Шөпшәләр» дигән шигырьләре дә шуннан ерак китмәгән. Балага таиып-белү материалы бирү максаты белән язылган әсәрләре- безнец күбесенә шул ук кимчелекнең икенче төрле чагылышы — предметны конкрет һәм образлы итеп сөйләп күрсәтү урынына, дидактик нәтиҗә шикелле үк коры итеп санап чыгулар, чамадан тыш прозаик тезмәләр һәм төшенчәләр белән эш итү дигән нәрсә хас. Нәниләр китабында тирә-юньдәге күренешләрне һәм әйберләрне аңлату, белем башлангычларын бирә башлау, мәктәптә укуга хәзерләү һ. б. ш. булу шарт. Бу эштә иң мөһиме итеп, безнеңчә, баланың һәр соравына туры һәм ачык итеп тулы җавап бирүне санарга кирәк.* Чөнки, Гериен әйтмешли, буш җавап әйтеп аның бик гадел соравын да үтерергә, юкка чыгарырга мөмкин. Бу исә аның кызыксыну, белергә тырышу сәләтен үтерү булыр иле. Бала үзенең һәр сопавыиа фикерне эштән яки предметтан .аермый, читкә алып китми торган җавап алырга тиеш. Конкретлаштырылып һәм детальләштереп бирелгән җаваплар гына тулы һәм төгәл булалар. Таләп ителгән әнә шул тулылыкның, конкретлыкның, дстальләште- рүпең җитмәве һәм образлы сөйләмнең булмавы Ә. Ерикәйнең «Уңыш», Н. Гайсннның «Күмәч ничек пеште», М. Хөсәеннең «Пескәем» дигән шигырьләрендә .бик ачык күренә. Уңыш турында бигрәк тә эчтәлексез һәм абстракт төшенчәләр әйтелә: Бодай үсә ургылып, дулкынланып, зур булып. Әгәр күрсәң солысын, исең китеп торырсыи. Әнә кара тарыга—үрмәли югарыга. Зәңгәр чәчәкле жптен — читләтеп үтү читен. Кәбестәләр, суганнар — түтәлләргә тулганнар. Әнә мәклек, кыярлык—бөтен кешең туярлык. (Ә. Ерикәй «Уңыш».) Бу тезмәләрдән нинди дә булса таиып-белү материалы табу, теге якн бу культураның нинди дә булса тышкы яки эчке үзенчәлеген күрү һич мөмкин түгел. Буш рифмалардан башка берни дә юк биредә. Ә бит колхоз уңышы турында нинди кызыклы һәм истә кала торган детальләр әйтеп, бала әле белмәгән ничаклы «серләр» ачып булыр иде. Көн саен ашын торган тәмле ак күмәчләрнең каян килгәнен, аны кем һәм ничек пешереп биргәнен бедер- гә нинди генә бала теләмәс икән. Нур Гайсин шигырь теле белән шуны аңлатырга алынып бик яхшы эшли. Ләкин, кызганычка каршы, ул шигырь бик сай, примитив. Анда иген үстергән һәм күмәч пешергән апалар һәм абыйлар хезмәтенең поэзиясе юк, ә художество көче хәтта төсмерләнми дә. Мисал өчен аерым өзекләргә күз салу да җитәр шикелле: Чәчиләр арпа, бодай... Яшелләнә жир өсте... Бодай үсә тирбәлеп... К мбапн килә кырга... Ак он игеп тарталар... Анда яна күп мичләр... Нур Гайсин иҗатында шушылай итеп өстән-өстәп генә йөгертеп үтүләрнең. коры исем генә санап чыгуларның бүтән үрнәкләре дә юк түгел. Өлкәннәрнең профессияләре һәм башкарган эшләре турында, мәсәлән, балалар шундый ук зәгыйфь төшенчәләр һәм эчтәлекне ачмый 105 торган гомуми сүзләр белән сөйлиләр: Эштән кайткач бәлеш сала әни дә... Минем апам кырга (?!) йөри җиләккә... Минем әтп тимерче — ул сабаннар төзәтә... Тракторда эшли анам, әти ат карый ми нем... Минем әни укытучы, ул күп нәрсәләр белә. Танып-белү шигыре әнә шул бәлешнең нәрсәдән һәм ничек салынганын, тимерченең сабанны ничек төзәтүен, ул сабанның нәрсә һәм нигә кирәк икәнен, тракторда ничек эшләүне, укытучының нәрсәләр белүен әдәби чаралар һәм художестволы детальләр ярдәмендә аңлатып бирергә тиеш иде бит. Димәк, иң кирәклесе эшләнмәде, шуңа күрә дә танып-белү шигыре килеп чыкмады. Дөресен әйткәндә, биредә шигырьне шигырь иткән нәрсә — образлы сөйләм, эмоция — гомумән юк бит. Тагын бер мисал: Мәхмүт Хөсәен «Пескәе»нең максаты һәм шигырьлеге нәрсәдә соң? Максатын аңлап булмый, ләкин аның нәниләр шигыренә хас кайбер детальләрен аңлап һәм кабул итеп була кебек. Алар — песинең «апак йонлы күлмәге» һәм «ул чәй эчми, сөт эчә» дип нәкъ балача уйлап һәм балача әйтелгән урыннар, һәм бары тик шулар гына. Детальләр аз, алар шигырьнең максатын да, эчтәлеген дә акларлык һәм аңлатырлык түгелләр. Бу бурычны шагыйрь «пескәйнең мыегы җиргә җитә, ул колакларын селкетә — тычканнарны өркетә, мич башында йоклый, мырлап җырлый, без аның белән буранга чыкмыйбыз» дигән буш, на- грузкасыз сөйләнүләре белән һич тә үти алмаган. Балаларның канатлы дуслары — кошлар турында күп шагыйрьләр язды. Аларның күбесенең максаты— , таныпбелү материалы бирү. Шәйхи Маннурның «Чәүкә баласы» (Миләүшә аңа ипи ашата), Әхмәт Ис- ’ хакның «Кәккүге» (күкенең чит ояга салган күкәйләрен кычкырып эз- ’’ ләве турында әйтелә), Нур Гайсии- • ның «Тукраны» (тукран урманда яши, ә бала аның турында «читтән торып» сөйләнеп утыра) һәм Гасим Лотфиның «тагын башка кошчыклары» (бу автор хәтта исемнәрне дә әйтеп тормый!..) нәни укучыларга таныш. Шигырьләре таныш, ләкин аларның нинди дә булса танып- белү материалы бирә алуларына шик зур. Барысында да бик коры итеп бердәнбер нәрсә әйтелә: кошлар файдалы, алар корт чүплиләр! Бер кошны икенчесеннән аера торган ник кенә бер деталь, үзенчәлекле бер сыйфат әйтелсен ичмаса. Әхмәт Исхак иптәшкә бала өчен зур бер ачыш ясарга мөмкинлек булды — ул да булса, күкенең чит ояларга күкәй салып йөргәнен әйтеп бирү. Ләкин ул, ни өчендер, шуны да җентекләбрәк, ачыграк итеп әйтеп тормый, шигырьне тизрәк тәмамларга ашыга. Ә бит ул шигырьнең бөтен кыйммәте, таныпбелү әсәре буларак, бәлки шул булган булыр иде! Кабатлап шуны әйтәсе килә: бүлмә эче дөньясын һәм пескәйләрне генә түгел, ә бүгенге көннең актуаль һәм җаваплы темаларын, көндәлек тормышыбыз яңалыкларын һәм тирәюнебездәге гигант үзгә- решләребезне күрсәтеп һәм аңлатып бирә торган әсәрләрне яхшы эчтәлекле һәм югары художестволы итеп язу — нәниләр китабына шулай ук зур таләпләрнең берсе. Танып-белү темасына язылган китапларның тибын һәм формасын төрлеләндерү кирәклеген дә нәшриятчы иптәшләр истә тотарга тиешләр. Чөнки бездә нәниләр өчен уенлы арифметика, рәсемнәр ярдәмендә аңлатылган әлифба һәм арифметикалар, уен ярдәмендә укыла торган китаплар, сөйләп кенә бирү өчен эшләнгән рәсемле басмалар, табышмак-рәсемнәр, «биредә нәрсә дөрес түгел?» соравына җавап эзләп укылырга тиешле әйлән- дерелмәләр (перевертыш), ноталап һәм рәсемләп эшләнгән балалар җырлары һ. б. кебек бик кирәкле һәм мөһим китапларның гомумән эшләнгәне дә, чыгарылганы да юк. Нәниләр өчен язучылар тагын бер зур таләпне — телнең балаларның үзләренекечә конкрет һәм образлы, ачык һәм аңлаешлы булырга тиешлеген онытмаска тиешләр. Поэзия ветераннарыбызныц берсе Шәйхи Маннурның балалар өчен шигырьләрендә дә («Миләүшә китабы») «Әйләнде бер мәртәбә, теләп күккә менмәгә» шикелле чамасыз архаик әйләнмәләрне балага көчләп тагу һәм «инде кошлар да озакламаслар— очып китәрләр, күңел ямас- лар» дип башкатыргыч нәрсәләр язып, сүзнең аңлатмасын искәрмәдә бирүләр (ямаслар —ямансылар мәгънәсендә, диеп) бар икән, балалар әсәрләренең теле турында катгый һәм таләпчән сөйләшүләр һич тә артык түгел дигән сүз. Бәлки бу сөйләшүләрдән соң безнең Латиф Җәләй кебек күренекле телчеләребез һәм аларның яшь шәкертләре телгә килерләр һәм балалар әдәбиятының теленә кагылышлы өйрәнүләр башланыр? Бу нәрсәнең оештырылуы һәм шулай эшләнүе татар балалар әдәбиятын үстерешүгә телчеләр керткән зур өлеш булыр иде