МАЯКОВСКИЙНЫ ТАТАРЧА УКЫГАНДА
Заманыбызның атаклы шагыйрьләреннән берсе булган Владимир Владимирович ЛАаяковский үзенең «Казан» исемле шигырендә болан дип язган иде: Мин телләрдә артык шомармаган, норвегча ни мина, шведча ни. Килеп керә татар: «Мин тагарча «Сул маршэны укыйм сезгә», ди. Бөек шагыйрь революциягә кадәр изел гә н ха л ы к л а р н ы ң « кул ьту р а крепостен» яулап алуына горурлануы белән бергә, үз әсәрләренең башка телләргә, шул исәптән татарчага да, тәрҗемә ителә башлавында чиксез шатлана. Горурланмаслык та, шатланмаслык та түгел шул. 1927—28 елларда Маяковский Казанга килеп, «Казанское подворье»да (хәзерге «Казан» гостиницасында) туктый. Гадел Кутуй шунда аңа «Сул марш»ның үзе ясаган тәрҗемәсен укый. Ул заманнан бирле утыз ел вакыт узып китте, һәм менә безнең алдыбызда Маяковскийныц татар телендә чыккан «Сайланма әсәрләр» 10 җыентыгы. Аца шагыйрьнең төрле елларда язылган кырыктан артык шигыре, поэмаларыннан өзекләр тупланган. Маяковский үзе исән булса, мола безнең белән бергә, һичшиксез, бик куаныр иде. Маяковский әсәрләрен кайта-кай- та укыйсың һәм таңга каласың: нинди генә темаларга кагылмасын шагыйрь, аның шигырьләреннән һәм поэмаларыннан, чәчмә әсәрләреннән һәм пьесаларыннан революцион 10 Вл. Маяковский, Сайланма әсәрләр, төзүчеләре Ә. Давыдов, X. Камалов, Тат- книгоиздат, 1937 ел. принципиальлек, романтик күтәренкелек аңкый. Бөек партиябез һәм даһи Ленин турында бездә меңнәрчә шигырь язылган. Ләкин партияне һәм Ленинны үз әсәрләрендә Маяковский кебек кем данлыклый алды? Партия һәм Ленин ике туган — игез, — кадерлелектә тарих-ана өчен кайсы артыграк? Без, • Ленинны уйлап, партия — дибез, Ленин — дип әйтәбез, партияне уйлап. Вакыт — бик аяусыз нәрсә. Заманында бик гөрләп тә, соңыннан тарих иләгенең вак күзәнәкләреннән үтә алмый калган шагыйрьләр бик күп. Маяковский исә вакыт узган саен мәһабәтрәк һәм горуррак яңгырый торган шагыйрь, аның әсәрләре торган саен күбрәк аудитория табалар, халык массалары арасында киңрәк таралалар. Шигырем, хезмәт белән ерып, калын елларны, тупас, салмак булып, күренеп басар алга, килеп кергән кебек Рим коллары салган водопровод безнең заманнарга, — дип әйтүе белән шагыйрь мең мәртәбә хаклы. һәм менә без бүген Маяковский әсәрләрен ана телебездә укыйбыз. Моның өчен күп кенә шагыйрьләребез зур көч түккәннәр/ чөнки Мая- . Ә кызның хыялы җилкәнен киерә, һәм ишетә кыз: «Ай лов ю». Биредә «акылың агармас, хет айлап ю»пың бары тик рифма өчен генә икәнлеге ярылып ята. Рифма дигәннән, Маяковскийның бу турыдагы үз сүзләрен искә төшереп китү зыян итмәс. «Шигырьне ничек ясарга» дигән мәкаләсендә ул болан дип яза: «.../Мин иң характерлы сүзне һәрвакыт юлның ахырына куям һәм ничек кенә булмасын аңа рифма табам. Нәтиҗәдә минем рифмалаштыруым һәрвакыт диярлек гадәттәгечә түгел һәм һәрхәлдә миңа кадәр кулланылмаган була, һәм рифмалар сүзлегендә ул юк». Бу Маяковскийның рифмалаштыру мәсьәләсенә никадәр зур әһәмият бирүе турында сөйли. Ә менә тәрҗемәче иптәшләр бу мәсьәләгә никтер игътибар биреп җиткермиләр, нәтиҗәдә гаять уңышсыз рифмалар кулланыла. Ә. Давыдов тәрҗемәсендәге «Көләм мин» шигырен укып карыйк: Ачу тауларыннан хәтта буыннар сыгыла. Муен күперә бүксәдәй булып. Ачу күзенә керә синең, авызыңа, йөрәгеңә утыра юшкын булып. Маяковский бу шигырен аралаш рифма белән язган. «Сыгыла» — «авызыңа»ны рифма дип таныдык та, ди, ләкин «бүксәдәй булып»ның «юшкын булып»ка рифма буларак ни катнашы бар? Гомумән, тәрҗемәләрдәге күп кенә рифмалар бик нык аксыйлар. Соңгы сүз урынына Татарстан китап нәшрияты работникларына үпкә белдерәсе килә. Соңгы елларда рус, тугандаш республикалар һәм чит ил язучыларыиың әсәрләре татар теленә шактый күп тәрҗемә ителә башлады. Ул тәрҗемә ителгән әсәрләрнең күләмнәре дә зур. Ә менә Маяковский өчен кәгазь кызганганнар. Җыентыкны төзүчеләр, күләм ягыннан бик чикләнгән булганлыктан, Маяковскийның инде тәрҗемә ителгән күп кенә әсәрләрен кертмичә калдырганнар. Бу һич тә гафу итәрлек нәрсә түгел. Маяковскийның тәрҗемә ителгән барлык тезмә һәм чәчмә әсәрләрен дә кертергә кирәк иде. Ул гына да түгел, Маяковскийның тормышы һәм иҗаты хакында да тиешле мәгълүматлар китерелергә тиеш иде. Тагын шуны да әйтмичә булмый: Маяковский әсәрләрен тәрҗемә итү бездә үз агымына куелган. Бу мөһим эшкә җитәкчелек итүне Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татарстан язучылары союзы да үз өсләренә алсалар — бик шәп булыр иде. Ул чагында Маяковский- ның атаклы әсәрләреннән булган «Яхшы», «Ыштанлы болыт» поэмалары, күп кенә башка шигырьләре һәм пьесалары да тәрҗемә ителерләр иде