Хроника
ИҖАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Казанда 27 январьдан 7 февральгә кадәр Идел буе һәм Себер автономияле республикалары композиторларының иҗат конференциясе булып үтте. Конференциягә Кытай Халык Республикасы, Корея Халык Демократик Республикасы, Монголия Халык Республикасы композиторлары да катнашты. Шулай ук Украина ССР, Төрек- мәнстан ССР, Хакасия АССР, Свердловск өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре К. Фасеев конференциягә катнашучыларны котлап чыгыш ясады. Аннан соң Идел буе һәм Себер автономияле республикалардагы музыкаль культураның үсеше, композиторларның иҗаты турында СССР Халык артисты Нәҗип Җиһанәв доклады тыңланды. Музыка белгече Я. М. Гиршман «Пентатоника һәм аның үсеш юллары» дигән темага доклад ясады. 3 февраль көнне Казан дәүләт консерваториясе залында докладларга карата фикер алышу булды. Беренче булып Чувашия АССР вәкиле композитор Ф. Лукин чыгыш ясады. Лукин Татарстан, Бурят-Монголия, Мари АССР композиторларының әсәрләренә карата үзенең уңай фикерен белдерде. В. Әх.метов Төрекмәнстан композиторлары союзы исеменнән конференциягә катнашучы делегатларга сәлам тапшырды һәм конференциядә алган тәэсирләре турында сөйләде. Украина ССР вәкиле Козецкий Н. Җнһа- новның «Җәлил» операсына югары бәя бирде. Аннары ул Я. М. Гиршман докладында пентатониканың үсеш юллары күрсәтелмәүне, пентатоник төзелешнең ничек үсәчәге турында әйтелмәүне тәнкыйтьләде. Докладчы бу мәсьәләгә карата моиа кадәр язылган фәнни хезмәтләрне аз файдаланган, докладында милли музыканың үзенчәлекләрен, алар арасындагы интонацион аерманы өйрәнмәгән, диде. Мәскәүдәи килгән композитор Смирнов та докладчыга карата шундый ук тәнкыйть фикерләре әйтте. Дискуссиядә алардан тыш Ряузов (/Мәскәү), Солодуха (Мәскәү), Җиһаншина (Казан) һ. б. лар чыгыш ясады. Җиһаншина Кытайдан килгән делегатларга Татарстан композиторлары кытай халкына багышлап язган ике җыр язмасын бүләк итте. Пентатоника һәм аның үсеше, милли музыка мәсьәләләре турында фикер алышу 5 февральдә дәвам итте. Альберт Лемза (Казан) симфоник әсәрләр турыида сөйләде, кайбер татар, чуваш, башкорт, бурят- монгол, мари композиторларының симфоник әсәрләренә югары бәя бирде. Аннары ул Я. М. Гиршман докладында пентатоник! һәм милли үзенчәлек проблемасының чишелмәвен мисаллар белән күрсәтте. Композите; А. Г. Новиков (Мәскәү) музыкада халыкчанлык, массовый җырларның әһәмияте һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде. Җ. Фәйзинең «Башмагым» әсәренең югары художестволы һәм халыкчан комедия булуын әйтте, «Җәлил» операсындагы кимчелекләрне, «Самат» операсы либреттосындагы кытыршылыкларны күрсәтте. Язучы Г. Каш- шаф язучылар һәм композиторлар арасында иҗади дуслык турында сөйләде. Шулай ук музыка белгече Куллаковскнй да (Мәскәү) Гиршман докладын тәнкыйть итте. Ул докладчының пентатониканы анализлауда дөрес метод кулланмавын күрсәтте. 7 февральдә йомгаклау утырышы булды. Утырышта чыгыш ясаган Виноградов (Мәскәү), Касаткина (Казан), Исхакова-Вамба (Мәскәү) иптәшләр бу иҗади конференциянең әһәмиятен әйттеләр. РСФСР культура министры урынбасары Н. Семенов культура работниклары алдында торган бурычлар турында сөйләде. Н. Җиһанов белән Я. М. Гиршман конференциядә үз докладларына карата фикер алышуда катнашкан делегатлар чыгышына бәйләнешле җавап сүзләрен әйттеләр. Композитор А. Г. Новиков барлык делегатларга һәм Кытай Халык Республикасыннан. Корея Халык Демократик Республикасыннан, Монголия Халык Республикасыннан килгән кунакларга бу бик мөһим конференциядә катнашулары, дискуссияләрдә тирән эчтәлекле фикерләр әйтеп чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан РСФСРдагк автономияле республикалар композиторларының Казан конференциясе исеменнән резолюция кабул ителде. Иҗат конференциясе барган көннәрдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Ленин орденлы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәү. ләт академия театрында, Казан консерва. торнясснсң һәм университетның Актовый залларында төрле милләт композиторлары. ның уңышлы әсәрләреннән концертлар булды. Свердловск дәүләт филармониясенең симфоник оркестры конференция өчен махсус программа хәзерләде, ^делегатларны һәм Казан тамашачыларын бурят-монгол, башкорт, чуваш, мари, якут, тува, татар композиторларының симфоник әсәрләре белән таныштырды. Мари, чуваш, татар җыр һәм бию ансамбльләренең концертлары да зур уңыш белән үтте. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры делегатларга Н. Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» операларын, X. Вәлиуллинның «Самат» операсын, Ә. Бакировның «Алтын тарак» балетын күрсәтте. САЛИХ СӘЙДӘШЕВНЕ ИСКӘ АЛУ гт РСФСР автономияле республикалары композиторларының иҗат конференциясендә катнашкан бер төркем делегатлар 8 февральдә атаклы татар композиторы Салих Сәйдәшев каберен зират кылдылар. Пекин консерваториясе профессоры, халык музыка кораллары кафедрасы мөдире композитор Ца Фу-си, Корея Халык Демокра’- тик Республикасының күренекле композиторы Ким Гил Хак, /Монголия Халык Республикасы композиторы Гончик Сумла, РСФСРдагы автономияле республикалардан килгон делегатлар татар халкының талантлы улын баш киемнәрен салып, олылап искә ДРАМАТУРГ ӘНӘС 5 мартта язучылар, журналистлар, театр җәмәгатьчелеге Г. Тукай исемендәге клубта ,Ә. Камалга 50 яшь тулу юбилеен билгеләп үттеләр. Ә. Камалның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында докладны шагыйрь Ш. Мөдәррис ясады. Аннары юбилярны котлап адреслар тапшырылды, күп санлы телеграммалар укылды. Кичәнең художество бүлегендә «Строиалдылар. Беренче венокны композиторларның Казан конференциясенә катнашучылар исеменнән А. Новиков куйды. Кытай Халык Республикасы вәкиле Ца Фу-си куйган веноктагы ак тасмага: «Композиторларның Казан конференциясендә катнашкан Кытай Халык Республикасы делегациясеннән күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев- кә» дип язылган иде. Шулай ук Кореядан. Монголиядән килгән кунаклар да Салих Сәйдәшевкә венок куйдылар. Делегатлар Габдулла Тукай һәм татар культурасының башка күренекле эшлеклеләренец каберләрен дә зират кылдылар. КАМАЛ ЮБИЛЕЕ тель» клубының үзешчән сәнгать коллективы драматургның «Көтүченең көтелмәгән кунагы» исемле комедиясен күрсәтте. Татарстанның атказанган артистлары Ф. Биккп- нин, Җ. Сәләхова, Е. Соколова һәм әдәби әсәрләрне нәфис уку буенча Бөтенсоюз конкурсы лауреаты X. Гиматдинов чыгышларын кичәгә катнашучылар яратып тыңладылар. ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ 7 февральдә Татарстан язучылар союзы каршындагы шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышында яшь шагыйрь X. Камалның шигырьләре укып тикшерелде. Чыгыш ясаучылар: С. Хәким, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, С. Баттал, 3. Нури, Г. Кашшаф, X. Туфан һәм Ә. Исхак яшь шагыйрь иҗатындагы уңышлы һәм кимчелекле якларны конкрет мисаллар белән күрсәттеләр. X. Камалов җылы, тыйнак язарга тырыша, шигырьләрендә конкрет теманы яктырта. Ләкин әле аның әсәрләрендә форма төгәлсезлек- ләре, юл артыклыклары, ритм бозыклыклары күп. Кайбер шигырьләрендә гомумиләштерү юк, автор күп сүзлелектән арына алмый. X. Камалов үз иҗатында төшенкелек, сагыш мотивларын бетерергә, игътибарны бүгенге көн темасына юнәлтергә тиеш. Утырышта шагыйрьләр секциясе исеменнән X. Камаловны Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итү турында карар кабул ителде.