Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ГАДИЛЕК ҺӘМ БАТЫРЛЫК

1953 елдан бирле Муса Җәлил поэзиясен сөюче кешеләрдән минем үземә яки кызыма, шулай ук төрле газета-журнал редакцияләренә хатлар килеп тора. Ул хатларда Мусаның характеры, тормышы, ничек иҗат итүе турындагы сорауларга тулы җавап бирүне үтенәләр. Гыймадиева А., Рамазановлар, Красникова Л., Дятлова С., Кочкина Л., Суслина Н. И., Алеев В., Җәләлетдинов А. — Мәскәүдән, Казаннан, Идел буендагы һәм Себердәге авыллардан, Ростовтан, Оренбургтан һ. б. җирләрдән шундый хатлар язалар. Алма-Атада яшәүче Максутов Ф. Ш. үзенең хатында: «Мин үзем татар, Җәлилне бик яратам, алай гына да түгел—горурланам! Мин шигырьләр язам... Шигырләремнең күбесе Җәлилгә багышланган», ди. Максутовның «шагыйрь турында мөмкин кадәр күбрәк беләсе килә». Калинин шәһәреннән Мышевская Тамара исемле бер укучы кыз: «Муса* Җәлилнең батырлыгына мин гаҗәпкә калам. Әсирлектә дә ул яшәү өчен, үз халкының яшәве өчен көрәшә. Аның шулкадәр көчле ихтыярлы булуына исем китә... Минем Муса Җәлилдән шундый булырга өйрәнәсем килә», дип яза. Тик укучылар бер нәрсәне оныталар: Муса Җәлилнең нинди кеше булуы турында фикер йөртүе, һәркемнән бигрәк, миңа читен. Кешенен теге яки бу сыйфатлары читтән караган кешегә яхшырак күренә торган була бит. Хатларга’ җавап бирүе, бигрәк тә бу иптәшләр кызыксынган нәрсәләрне тулысынча күз алдына китереп, сөйләп бирүе кыен. Аннары хатларда бик гомуми сораулар язылган. Боларга җавап бирү өчен я Җәлил турында белгәннәремие тулысынча сөйләп бирергә, я гомуми фразалар белән генә язарга кирәк/Шуның өстенә, хат язган кешенең үзен белеп бетермәгәч, күбрәк ни турында язарга икәнлеген дә белүе кыен. Менә шулай, укучылардан бик күп сораулар килә торгач, бу эшнен кирәклеген тоеп, мин Муса турында белгәннәремнең хәтеремдә калган кадәресен, үземчә беркадәр тәртипкә салып, язарга булдым. Әлбәттә, минем бу язганым кимчелексез булмас. Шуңа күрә укучылар ул ягын гафу итәрләр дип ышанам. Муса иртән торгач та зарядка ясый башлый, ике потлы герне, уенчык кебек, җиңел генә күтәрә иде. Аиың гантелләре дә бар, шулар белән, зур бер рәхәт тапкан кебек бик озак селтәнеп уйный иде. Ял алдыннан кич, чаңгычылар костюмы киеп, шәһәр читендәге Загорянка дигән местечкога, минем әти-әниләр торган җиргә чаңгы шуарга китә. Шимбә кичне, якшәмбе көнне ул, кышкы тын табигать арасында ялгызы гына булудан рәхәт табып, тирә-юньдәге барлык кырларны, урманнарны йөреп чыга иде. Аның спорт яратуы «Чаңгы эзләре», «Чаңгы шуганда» дигән шигырьләрендә дә чагылган. Күңеле аның мәһабәт, тын табигатьне ярата иде. Чаңгы шуарга ул вакыт-вакыт майкадан килеш кенә дә чыга. Бусы инде аның таза булудан гына түгел, ул кышкы салкыннан курыкмыйча, шуңа юри үч иткән кебек чыга иде. Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре җәйге кояшта янган төсле каралып күренә, хәтта бераз кызынып та алган кебек була иде. Җәй көне Казан читендә яки Мәскәү янындагы дачада яшәгәндә Муса иртәнге сәгать 6—7 ләрдә үк торып, су коенырга йөгерә иде. Кырымда чакта аның иң яраткан урыны пляж иде. Муса, армас-талмас таза, көчле кеше булса да, авырырга бик ярата иде. Дөрес, авыру сирәк эләгә иде аЦа. Әгәр инде ул җиңелчә генә салкын тидерсә, шуны сизү белән үк, пижамын кия дә кроватька менеп ята. Аның өчен без җиләк суы кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, тиз генә аптекага барып дару алып кайтабыз. Кроватеннан ул шуларга канәгать булып карап ята. Ул иркәләнергә ярата. Гомумән ничектер гел иркәләп торганны ярата кебек иде. Бервакыт Муса чын-чыннан авырып китте. Ул болай булган: Шимбә көнне Муса, Чулпанны алып, Загорянкага киткән иде. Дачага баргач, ул Чулпанны чанага утыртып урамга алып чыккан да, үзе шунда чана янында китап укып утыра башлаган. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать үткән. Кыз һаман да йоклый икән. Муса, тәмам туңса да, аны йокыдан уятасы килмәгән. Төнлә Муса .кинәт аяктан калган: бер нерв тамырына салкын тидергән. Якшәмбе көнне иртән миңа, хәзер үк дачага барыгыз, дип килеп әйттеләр. Мин килгәч, Муса, яткан җиреннән бераз күтәрелә төшеп, мине кочаклады да елап җибәрде. Без аны станциягә китереп, кулыбызга күтәреп, вагонга алып кердек, Мәскәүгә җиткәч тә кулыбызга күтәреп өйгә алып кайттык. Муса өчен эшсез, хәрәкәтсез калудан да яманрак, авыррак хәл булмагандыр. Бер мәлгә аның хәле бөтенләй өметсез кебек иде. Шулай да ул өметсезлеккә бирелмәде, үз көченә ышанычын югалтмады. Авырып терелгәннән соң, аның характеры аз гына да үзгәрмәде. Муса, дүрт ай авырып ятып, 1938 елның мартында гына урамга чыгып йөри башлады. Ул ябыгып, йөзе саргаеп, хәлсезләнеп калган иде. Бераз вакыттан соң аның таза организмы бу көтелмәгән авыруны җиңде. Авыруның бернинди зарары калмады, булганлыгы да онытылды. Таза, нык булуы Мусаның күңел бөтенлеген көчәйтә генә иде. Армас- талмас таза, көчле булуы аның эчке бер ныклыгын күрсәтеп тора иде. Аның рухи ныклыгын физик тазалыгыннан килә дип әйтеп булмый иде. Әлеге каты авыру вакытында ул рухы гәүдәсенә буйсынмаганлыгын күрсәтте. Аның табигатьне яратуы, тормыштан аерылмыйча иркен күңел белән яши белүе рухи һәм физик яктан нык булуыннан килә иде. Ул күңеле белән гаять бөтен кеше, гел яшәр өчен, көрәшер өчен, эшләр өчен, сөенер өчен туган кебек иде. „с. Ә.“ А’-3. 81 82 Муса, иртәнге ашны ашагач ук, гадәтенчә, эшенә ашыга башлый иде. һәрвакыт кайдадыр эшли, хезмәт итә иде ул. Мәскәүдә чакта Җәлил 1939 елның февраленә хәтле консерватория каршындагы татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Студиядәге эш, Җәлилнең бик күп вакытын алса да, аңа сәхнә белән, сәхнә законнары белән якыннан танышырга ярдәм итте. Ул бик күп тәрҗемә итә, бик күп яза иде. Alyca еш кына, вакыты җитмәгән чакларда, мине дә эшкә куша иде. Мәсәлән, мин аңа «Севильский цирюльник»ның клавирын транскрипцияләп биргән идем. Муса аны каядыр барганда троллейбуста онытып калдырып кайтты. Шуннан соң ул, тагын шулай берәр нәрсәмне онытып калдырмагаем, дип, гел җәяү йөри башлады. Безгә әледән-әле музыкантлар, артистлар килә иде. Бигрәк тә җырчы халкы аңардан, текстның менә бу җирен болан, менә бусын тегеләй эшлә дип, юл азагындагы «ы»ны «а»га, я «и»гә алмаштыруны яки киресенчә үзгәртүне сорыйлар иде. Шулай итеп, Җәлилгә җырчылар белән дә эшләргә, студия өчен репертуар да сайларга, яңа җырлар һәм либреттолар иҗат итәргә, бөтен дөньяга атаклы булган операларны да . тәрҗемә иттерергә һәм репетицияләрдә дә утырырга туры килә иде. Шундый киеренке эш белән айлар, еллар үтеп китте. Бу тырышлык зур шатлык алып килде: 1939 елда Казанда студия нигезендә барлыкка килгән опера театры эшли башлады. Студия белән бергә без дә Казанга күчеп килдек. Студия халкын Казанның Ершов кырында Культура һәм ял паркы каршындагы зур йортка урнаштырдылар. Күп тә үтми, Мусаны Татарстан Язучылары союзы Правлениесенең председателе итеп сайладылар. Ул яңадан зур эшкә чумды. Монда эшләгәндә дә мин аның эш күплектән зарланганын хәтерләмим. Җәлил гомумән үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли • иде. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газе- тажурналлар өчен мәкаләләр яза, студиядә, Язучылар союзында, төрле органнарның редакцияләрендә эшли иде. Аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия, яңага омтылыш бар иде. Гел ыгы-зыгы эчендә кайнаганга, ул теләсә нинди шартларда, эш урынында да, урамда йөргәндә дә, кешеләр белән сөйләшеп торганда да иҗат итәргә гадәтләнгән иде. Ул, язасы төп фикерем күңелемдә тәмам ачыкланып җитмичә, кулыма каләм алып язарга утырмыйм мин, ди торган иде. Ләкин әсәр күңелдәге уйланышыннан редакцияләнү хәленә җиткәнче шактый озак юл үтә, һәм бу эш өстәл артында, кәгазь өстендә эшләнә. Муса яза-яза да сыза, тагын яза, инде язылып бетә дигәндә генә тагын сыза һәм тагын өр-яңадан яза башлый иде. Шулай кат-кат язып эшләгән вакытларында аның үзенә дә, безгә дә кыен була торган иде. Мәскәүдә без Столешников тыкрыгында 12 метрлы бер бүлмәдә тора идек. Бүлмәбездә бер түгәрәк өстәл, бер язу өстәле, зур бер кресло, кровать, шифоньер, китап шкафы һәм берничә урындык бар иде. Бүлмәдә Мусаның үзенә түгел, Чулпанга да йөрерлек түгел иде. " Mvcara көндез эшләп утырырлык шартлар юк иде. Күбесенчә кичләрен, төнлә эшли иде. Өстәл өсте, урындыклар, тәрәзә төбе язылган кәгазь битләре белән тула торган иде. Бигрәк тә «Алтынчәч» либреттосы бик күп вариантлар 83 аркылы узды. Бүлмәдә таратып салынган кәгазьләрне идәнгә төшермичә, тәртибен чуалтмыйча йөреп тә булмый торган иде. . Көндез Җәлил Ленин китапханәсенә барып эшли; өйгә әллә никадәр материаллар күчереп язып алып кайта. Үзенең укыган әйберләрен кызыктырырлык итеп миңа да сөйли иде. Муса бигрәк тә «Алтынчәч»не язганда кызыклы-кызыклы китаплар белән танышты. Ул легендаларның, дастаннарның теле бай, образлы булуына исе китеп соклана торган иде. Ана «Алтынчәч»не язганда сугышка хәтле булган берничә декаданың файдасы тиде. Төрле милли операларны (казакъ, кыргыз һ. б. халыкларның операларын) тыңлаганнан соң миндә «Алтынчәч» либреттосының идеясе һәм гомуми планы туды, ди торган иде Муса. Ул кая гына бармасын — концерт тыңлаганда да, спектакль караганда да, китап кибетләрендә булганда да, үзара сөйләшкәндә дә яңа әсәр язар өчен материал, илһам таба белә иде. Гел иҗат итү дәрте белән рухланып йөргәнгә, ул көндәлек тормыштан һаман да үзенә кирәкле нәрсәләрне табып тора иде. Казанга кайтып, ике бүлмәле квартир алганнан соң, Мусаның эш шартлары яхшырып китте. Ләкин ул Казанда вакытта да бик еш иртәнге 5—6 ларга хәтле эшләп утыра, көне җәмәгать эшләре белән уза иде. Тазалык әнә кайчан кирәк булган икән: сәламәтлеге йомшак кеше шулай көн-төн эшләүгә түзә алмас иде. Казанда чакта да Мусаның көндәлек режимы үзгәрмәде. Мәскәүдә вакыттагы кебек, сәгать 4—5 ләрдә эштән кайтып йоклап ала. Шуннан соң инде башы ял итеп, яңадан иҗат итәрлек хәленә кайта. Ул китап кибетләренә барып ял итә, уйлана, хыялларына чума иде, ахры. Шул рәвешчә, Муса язасы уйларын күңелендә яңартып, өйгә кайтып, язарга утыра иде. Бу вакытта инде безнең Мәскәүдәге бүлмәдә тынлык урнаша. Ун квартирдагы ун семья, кичке ашны ашап, ял итә. Күрше бүлмәдә ишек тавышы да азрак ишетелә башлый. Безнең Чулпан йоклый. Зур коридордагы тавышлар тына. Көндез туктаусыз шаулап торган кухня да тынып кала. Шул чакта инде Муса утырып яза башлый. Мусаның иҗат итүе көндәлек тормышыбызга бик нык бәйләнгән иде. Без гел тату яши идек. Минемчә, семья тормышы аңа комачауламый иде шикелле, киресенчә, ярдәм генә итә: Чулпаннан башка, безнең кайгыртудан башка аңа күңелсез иде. Безнең көндәлек тормыш квартир шартлары, Мусаның хезмәте һәм җәмәгать эшләре белән бәйләнгән иде. Көне аның эш белән уза, квартир кысынкылыгы Мусаның төнгә кала торгал иҗат эшенә комачаулык тудыра иде. Мин ул вакытта әле яшь булып, бернинди комачаулыкларны сизмәгәнмен, Җәлил дә шундый иде шикелле. Дөрес, ул үзенә идеаль шартлар булдырылырга тиешле әллә нинди бер даһи шагыйрь итеп карамый иде- Иҗат эшенә комачаулый торган кысынкылыкка әһәмият итми иде ул. Бу нәрсә, бәлкем, Мусаның илнең болай да кыенлыклары күплеген һәм дәүләт үзе юмарт булса да, бу юмартлыкны теләсә кайчан күрсәтә ал- маганлыгын белүдән килгәндер. Аннары, ул үз-үзенә бәя бирүдә дә бик тыйнак иде. Сугышка кадәр булган җиде ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән елларында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан безңең икебез өчен дә үзе бер зур куаныч иде. Муса аны бик ярата, аның белән бергә булу 84 ны күңелле бер эш итеп саный иде. Үзебезне бик бәхетле хис итә идек без. Җәлил бик игътибарлы, сизгер күңелле кеше иде, андый-мондый аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, бик ансат җайлый идек. Безнең күңелле, шат яшәвебез, бәлки, Мусаның көр күңелле булуыннан да килгәндер, һаман да кәефе яхшы булганга, ул гел көләргә, шаяртырга ярата, дуслары белән очрашып, кичләрен озак-озак сөйләшеп утыралар иде. Никадәр ягымлы, саф күңелле булса да, ул һаман да шат настроениеле булып кала белә иде. Мәскәүдәге дуслары белән Җәлил гел аралашып тора иде. Безгә «Мәскәү кешеләреннән» Мәхмүт Максуд, Әхмәт Фәйзи, Латыйф Хәмиди, студия артистлары килә, Казаннан Гази Кашшаф, Хәсән Туфан, Әхмәт Исхак, Сибгат Хәким — кыскасы, барлык татар язучылары килә иде. Кайвакыт алар һәммәсе бергә, кафегә барып, төн уртасы җиткәнче сөйләшеп утыралар, әледән-әле безнең бүлмәгә җыелышып, шахмат уйныйлар, шунда төрле шаяру сүзләре язып, бергәләп кечкенә генә газета да чыгаралар иде. Җәлил кешеләр белән дуслашырга ярата, дуслары бик күп иде аның. Кайвакыт без шулай бүлмәне бикләп, ачкычны коридордагы мич куышына куеп, семьябыз белән шәһәр чтиеиә яисә ял йортына китәбез. Кайтып керүгә, дус-ишләр безнең өйдә булып, безгә өстәл өстендә язу язып калдырган булалар иде. Күршеләребез үзебез югында чит кешеләрнең безнең бүлмәгә кереп йөрүләренә гаҗәпләнмиләр иде. Муса үзе белән аралаша торган кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булып кына калмый, аларга чын күңеленнән ышана иде. Ул кешеләрнең яхшылыгына, аларда яхшы якларның күбрәк булуына ышана иде. Шулай да бу нәрсә аңа иптәшләренең кайбер ошамый торган якларын, уңышсыз әсәрләрен каты тәнкыйть итәргә комачауламый иде. Андый иптәшләрен ул үзара сөйләшкәндә дә, матбугатта да, җыелышларда да тәнкыйтьли, өстәвенә бик нык тәнкыйть итә иде. Ләкин мондый бәхәсләшү, фикер каршылыкларыннан дуслык юкка чыкмый иде. Үзенең фикерләрен ул дусларча туп-туры итеп, ачык аңлатып әйтә иде. Җәлил — дусларының кимчелекләрен күрә, шуларга объектив бәя бирә иде. Гомумән һәркемгә ышана торган иде ул. Тик, кызганычка каршы, Муса белән танышып йөргән кешеләрнең һәммәсен дә аның дусты иде дип булмый. Дус булып йөрүчеләрдән беришеләре Мусаның киң карашлы кеше икәнлеген, дусларына ышануын аңлап җиткерми иде. Ләкин шулай да мондый хәлләр, кайбер дус-ишләрендә килеп чыга торган начар яклар Мусаның кешеләргә булган ышанычын юкка чыгармый иде. Җәлил 20 нче еллардагы комсомол тормышында тәрбияләнгән, иптәшлек мөнәсәбәтләрендә туры сүзле, үз фикерле комсомол работниклары арасында кайнап үскән, һәм ул соңыннан да иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләрендә күңеле белән яшь булып калган иде. Ул кешеләр белән аралашып яшәргә гадәтләнгән; үз алдына, ялгыз гына яши алмый иде. Җәлилдә саф намуслы кешеләрдә генә була торган матур бер сыйфат — уз тирәсендәге кешеләргә бөтен күңел байлыгын өләшеп, тормышның бөтен яклары белән бәйләнешкә кереп, иркен итеп яши белү сыйфаты бар иде. Мусаның еш кына теге яки бу нәрсәне онытуы, исеннән чыгаруы, соң- га калып йөрүе миңа да, аның дус-ишләренә дә уңайсызлык китереп чыгара торган иде. 85 Шулай бервакыт без Казаннан Мәскәүгә китәргә җыендык. Китәргә вакыт килеп җиткәч кенә, ашыгыч бер эшебез барлыгы искә төшеп, Муса театрга юл уңаенда гына кереп чыгарга булды. Чулпанны үзе белән алып, театрга йөгерде. Мин, Таҗдарова һәм Кутуй, өчәүләп, әйберләребезне төядек тә вокзалга киттек. . Вокзалга килеп җиткәч, әйберләребезне вагонга кертеп куеп, перронга чыктык. Поезд китәргә 20 минут калды, аннары 15, аннан 10, инде 5 минут кына калды... Әйберләребезне вагоннан чыгарырга да вакыт калмый. Тирәли кешеләр мәш киләләр, саубуллашалар, үбешәләр, этешәләр-төртешәләр. Без өчәү Мусаны орышып торабыз. Инде поезд кузгала дигәндә, ерактан Мусаның ак күлмәге күренде. Ашыга-ашыга безгә таба килә иде ул. Килеп җитеп, без өчәүләп орыша башлагач, Муса, соңга калмадым бит әле, — дип көлеп кенә җавап бирде. Опера театрында «Алтынчәч»не сәхнәгә куючы Баратов, көлеп: Мусаны сәгать 11 гә китерәсегез килсә, 9 га килергә кушыгыз, шуннан соң ул нәкъ 11 гә килеп җитә, — ди торган иде. Муса үзе болай бик төгәл, вакытын бушка әрәм итми, башкаларның да иастроениесен истән чыгармый торган кеше иде, ә менә эшкә, репетициягә, поездга еш кына соңга кала иде. Кайвакыт инде бөтен әйберләрне чемоданга салып, әзерләп кунгач та, Мусаның эше бар булып чыга иде. Ул, китәргә вакыт тәмам килеп җиткәч кенә, кулъязмаларын тиз-тиз портфеленә тутыра башлый. Шулай итеп без тагын урамнарны, минутларны саный-саный ашыгабыз, ябык семафорлар янында туктап, аларның ачылганын түземсезләнеп көтәргә мәҗбүр булабыз. Мусаны кайчан гына күрмә, бик мөһим эше бар кебек иде. Ул үзенең тормышын алдан ук билгеләп, ниләрдер эшләргә тиешлеген уйлап куйган кебек, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән чуарланмыйча, бер бөтен күңел дөньясы белән яши иде. Муса үзенең талантын бик яшьли, 13—15 яшьләрендә үк таба. Ул шактый авыр сынау уза һәм шуннан бирле киләчәккә омтылып яши. Үз язмышына ул нык ышана иде, шуңадыр, күрәсең, дуслары белән бергә булуга, студиядә эшләүгә һ. б. ларга вакытын бер дә кызганмый торган иде. Үзенең әле моңарчы беркем тарафыннан җырланмаган җырлар тудырачагын ул белә, шуңа нык ышанганлыктан, көндәлек тормыш прозасына да вакыт таба иде. Язмышы аның үз кулында иде. Муса үзенең гомере буена дәвам итәрлек яшәү максатын тапкан, еллар буена килә торган уй-хыяллары белән яши иде. Шундыйлыгы аның характерында да чагыла иде. 1941 елның июлендә Хатип Госманның иптәше миңа лагерьдан Мусадан записка алып кайтып бирде. Ял көне без, Чулпанны алып, Госма- нова белән лагерьга ирләребез янына киттек. Лагерь янына бик күп кеше җыелган иде. Авыллардан килгән бор- чулы солдат хатыннары монда атналар буе торалар икән. Мин инде Мусаны таба алмабыз дип курка да башлаган идем. Менә бервакыт кайдандыр X. Госман килеп чыкты, аның артыннан Муса да килеп җитте. Мусаның чәче алынган, өстендә — төсе уңган яшел гимнастерка иде. Чулпан әтисен танымады, ятсынды, аңа бармады. Мусаның күзләренә яшь чыкты. Безнең бу күрешүебез җыентыклар төзү, кулъязмалар турында һәм башка бик куш эшлисе эшләр турында сөйләшеп узды. Муса бөтен уе белән Казандагы язучылар оешмасы эшләренә чумган иде. Ләкин ул. үзе фронтка киткәч, Чулпан белән минем нинди хәлдә калачагыбыз турында да әйтте. Ул безгә, ир һәм әти буларак, иң көтелмәгән хәл була калганда да әйбәт яшәвебезне теләде. Аның күңелендә көндәлек тормыш, эш турындагы уйлар үлем һәм үлемсезлек турындагы уйлардан ничектер аерылгысыз иде. Җәлилнен кешеләргә ышаныч белән карый торган, сабыр, гади һәм көчле характерлы кеше булуы әнә шуның белән аңлатылса кирәк. Ул, үзенең нинди генә омтылышлары, эшләре, хыяллары белән яшәмәсен, һаман да гади, туры сүзле булып кала иде.