Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШТАН УЗГАННАР

(Хәрби әсир язмалары) 1942 нче ел. Беренче май. Азов ярлары терлек үләксәләре, немец солдатларының күгәреп, яньчелеп беткән каскалары, җимерек машина, корал кисәкләре белән чүпләнеп ята. Сугыш, кара төтенгә уралган көенчә, көн-төн дәвам итә. . Немецлар чигенәләр. Без Керчька диңгез кичеп чыкканда, ярты көн авышкан, күк йөзен коңгырт томанлы яңгыр болытлары каплаган иде. Авыл, шәһәрләрдә адым саен коточкыч күренеш: үтерелгән, туракланган кешеләр, җимерелгән, ватылган йортлар. Йөрәк дошманга нәфрәт белән тула, җан өши. Керчьтан 70 чакрым киттек. Дошман безнең кысрыклауга чыдый алмыйча һаман чигенә. Бишенче май көнне ике арада тигезсез сугыш башланды. Без шактый алга китеп тылыбыздан аерылдык, сугыш припасларын, азык- төлекне китереп җиткерә алмадылар. Ә дошман, өстәмә көчләр китертеп, бик нык оборона оештырып өлгергән иде. Безнең саннар яртылаш кимеде. Шуңа карамастан, бөтен көч белән алга омтылдык. Гранаталар беткәч, ташлар күтәреп бардык. Без инде берничә көн буе ашамаган идек. Бигрәк тә сусау газаплады. Кырымда елга-күлләр күп булса да, эчәргә тозсыз су табып булмый. Без яңгырдан соң чокырда, ат эзләрендә җыйналып калган суларны эчтек. Унынчы май көнне дошманнар безне күз күреме җирдән үк урап алдылар. Кырым җире француз машиналары, итальян гаскәрләре белән тулды. Бу вакытта безнең сафлар тәмам сирәгәйгән, күбебез яраланган иде. Кулда корал күтәрерлек тә көч юк. Атарга патрон юк. Шулай да без плен төшү турында уйламадык. Сугыш кырында ятып калу мең тапкыр артык иде. Ләкин язмыш безгә бу бәхетне бирмәде. Без әсир булдык. Аннары безне, кыйный-кыйный, кире Керчька таба алып киттеләр-. Без, ачынып, тирә-ягыбызга каранып барабыз. Адым саен диярлек немецның ватык танкларын күрәбез. Еш кына безне туктатып, йөзәрләп аерып алып, акыра-бакыра, камчы белән кыйныйкыйный, шул ватык танкларны сөйрәтәләр. Бер ватык танкны без ярты көн сөйрәп бардык. Аркабыздан камчы төшмәде, каннарга баттык. Ләкин сазлыктан танкны һич тә кымшатып булмый. Башта немец офицеры танк өстендә бизәнеп, көзгегә карап, исле майлар сиптереп, кәефләнеп утырды. Аннары, зәһәрләнеп, пистолет сабы белән безнең башларны төяргә кереште. Соңыннан ул унике совет әсирен танк астына күпер итеп түшәтеп, җимерек танкны икенче танк белән сөйрәтеп чыгартты. 88 Бөтен тәннәребездән кайнар тир йөгерде. Без ул иптәшләрнең фаҗигале үлемнәренең тере шаһитлары булып калдык. Безгә дә шушы киләчәк, дидек. Кичкырыи безне Керчьтан ерак түгел бер совхозда туктаттылар. Бу совхозда таштан салынган ике зур 'абзар бар икән. Безне, бүлгәләп, бишәр йөзләп кешене шул абзарларга кунарга яптылар. Абзарларның кечкенә тәрәзәләрен тышкы яктан такта белән кадаклап чыгып, ике якка ачыла торган олы ишекләрне дә ныклап бикләп куйдылар. Бик арыган булсак та, абзарда утырырга түгел, басып торырга да урын юк иде. Кысылышып, бик авыр газап белән төнне үткәрдек. Сасы пс башларга капты. Таң җитәр алдыннан тышта тавыш, гитлерчыларның нәрсәгәдер әзерләнүләре, ат куалап сызгырулары башланды. Без, яна әсирләрне китерәләр, я булмаса безнең белән берәр хәл итәләр, дип уйлаштык. Арабыздан берәү, күңелләрне күтәрү хисеннәнме, я башка бер сәбәптәнме, «Катюша»ны җырлап җибәрде. Абзар эчендәге бөтен кеше Җырны бердәм күтәреп азагына кадәр дәвам иттерде, йокылар ачылып, күңел чыннан да күтәрелеп, әллә кайчан, әллә кайда бергә булган, я булмаса төштә күргәнсымак кына еракта калган яшьлек искә төште. Тышкы тәрәзәне немец сакчылары кагалар, җырлауны тыялар. Бүтәннәре икенче абзар янына салам, камыш ташыйлар. Без ярыклардан карыйбыз. Нәрсә бу? Әллә абзарларның түбәләрен салам белән ябып, безне яндырырга уйлыйлар микән? Таң кызыллыгы көчәйгәинән-көчәя барган бер минутта күрше абзарны кинәт янгын урап алды. Саламны шушы абзарны яндырыр өчен ташыганнар икән. Кычкырыш-талаш башланды. Бу дәһшәтне күреп совхоз кешеләре, балачагалар үкереп елыйлар. Без, котларыбыз очып, безнең абзарга кайчан ут төртәләр дип көтеп торабыз. Ләкин, ни сәбәптәндер, безне бүгенгә калдырып тордылар. Күпмедер вакыттан соң безнең ишекләрне ачтылар. Ишекнең ике ягына ике сакчы баскан һәм, аен-сваен дип, камчы тотып санап торалар. Абзардан егерме адымнар чамасы җирдә бер өстәл. Ике солдат әсирләргә берәр стакан су, йөз грамм икмәк өләшә. Барысыннан да тәмлерәге су. Ләкин төне буе көеп-янып чыккан тоткыннарга ул бер тамчысыман гына тоела. Ул көнне безне олы таш юлга барып, юл төзәтергә куштылар. Безнең арабызда яралылар да күп иде. Аларга медицина ярдәме күрсәтүне уйлап та карамадылар. Кичкә таба һич тә йөри алмаган әсирләрне басуда атып калдырдылар, иртән аларны җыйнап барысын да бер чокырга күмделәр. Безне кабат теге абзарга кайтардылар. Менә ут төртәләр, менә яндыралар дип төн буе күзебезгә йокы кермәде. Саташып беттек. Колак төбеннән кичә тереләй яндырылган иптәшләребезнең үлем алдындагы ачы тавышлары китмәде. Ике көннән соң безне вагоннарга тутырып каядыр озаттылар. Тәрәзәләр чәнечкеле чыбыктан, иркенләп, сузылып ятыр урын юк. Төнлә идәндә бер якка карап ятабыз, берең әйләнгәндә барыңа да әйләнергә туры килә. Тышка чыгып булмый. Хәҗәтеңие үтәү өчен бер савыт юк. Җитмәсә, көн дә эссе, бөркү, эчәсе килә, су бирмиләр. Авызлар тәмам кипкәч, иреннәрне чылатырга дип, тоз ялап карыйбыз. Әмма моның да файдасы юк. Вагон тактасын тишеп, чиратлап, тыштагы саф һаваны сулыйбыз. Берничә көн эчендә вагон идәнендә дә тишекләр тиштек. Бер станция янында эшелонны туктатып, вагоннарны бушатып кешеләрен санадылар. Безнең вагон идәнендәге һәм стеналарындагы тишекләрне күргәч, барыбызны да тигезләп тезеп куеп, кая туры килсә, шул җиргә мылтык сабы, каешның тимерле башы белән кыйнарга тотындылар. Калган вагоннарга азрак икмәк, су бирделәр, безгә бирмәделәр. Вагоннардан төшкәч, Польша җирендә икәнебезне белдек. Безне Седльце лагерена китереп яптылар. Бу лагерь бик зур, берничә йөзләгән бүлекләргә бүленгән, лагерь эчендә лагерь корганнар. Андагы чәнечкеле 89 чыбыкларны ничек кенә кылындырып урап бетермәгәннәр. Ашарга көненә 25 кешегә җиде йөз грамм ипи һәм азлап-азлап су бирәләр. Ипи дигәне яртылаш агач оныннан пешерелгән, авызга кабарлык түгел. Соңыннан балчыклы кәбестә, әрчелмәгән бәрәңге туралган кайнар аш, бирә башладылар. Гитлерчылар төрле кәгазь кисәкләренә төреп, совет әсирләренә икмәк катысы, бәрәңге кабыгы, ат тизәге ыргытып күңел ачалар. Хәллерәк әсирләрне Польшадагы байларга эшкә йөртә башладылар. Алдан барып капка кырындарак урын алып калу өчен бик иртә уянасын, чөнки эштә аз булса да я шалкандыр, я икмәк катылары эләгеп куя. Шуның белән хәлсез дусларыңны, үзеңне азрак җан асрарлык туйдырып торасын. Ләкин лагерьда әсирләр бик күп булганлыктан, көн дә лагерьдан чыгып эшкә бару мөмкин түгел. Берничә кешедән җыйналган төркем белән күмәк тормыш алып бару файдалырак күренде. Чөнки берең чирләп калса, йөрер хәле булмаса, дуслары аңа ярдәм итә. Шулай итеп без вак-вак төркемнәргә бүленә башладык. Эшкә барган вакытта да шулай ук үз төркемеңдәге берәр кешене ничек тә кертергә тырышасың. Эшкә баручыларны иртән иртүк алып китәләр. Кич кояш баеганда кайтаралар. Киткән вакытта да, кайткан вакытта да бик каты гауга кубып ала. Аякларда агач башмаклар, таш юлдан дагалы атларсыман шак-шок басып барабыз. Аяк тавышлары әллә кая ишетелә. Поляк хатын-кызлары, балачагалар безгә кызганып карап калалар. Безнең муеннарда, нәләт тамгасы кебек, тимер кисәге асылган. Анда синең номерың һәм рус икәнлегең язылган. Агач башмак сөйрәп суелып, кырылып, кабарып беткән аяклардан урам ташларына кан тамып кала. Ә лагерьда синең кайтканыңны көтеп хәлсез дусларың тилмереп тора. Әгәр дә көне буе тормый ятсаң, сине үләчәк дип, аягыңа бау тагалар. Бөтен әсирләр кайткач, гитлерчылар шул баулы аякларны эзләргә чыгалар. Аларның бер кулларында камчы я чыбык, икенче кулларында ыргаклы сүс бау. Бу ыргак белән аягында бау булган әсирне эләктереп, тире сөйрәгәнсы- ман сөйрәп, бер сарайга илтеп ташлыйлар. Төнлә ул сарай тагын бушап кала. һәрбер милләт, табын-табын җыйналып, салкын таш, ком өстендә утырып кичке аш үткәрәсең. Береңдә бер шалкан, берендә кишер, я суган, береңдә чикләвек кадәр генә яшь бәрәңге була. Бу табыннар йөзләп була, барысы да бервакытта була. Кайчакларда бер табыннан икенче төркем табынына кунак чакырышу да булгалый. Яшь балаларсымак сөенешеп, ярты кабым икмәк валчыгы белән икешәр сәгать утыра идек. Соңыннан лагерьда кичке «базар» башлана иде. Бу «базар» бик зур, бик файдалы, яшәү өчен кирәкле иде. Монда алмашу бара иде. Эшкә баралмаган, лагерьда хәлсез яткан кешеләр утырган җирдән генә булса да төрле әйберләр ясыйлар иде. Мәсәлән, иске алюмин котелоктан — матур итей сырлап, чәчәкләп, исемнәрен язып папирос савыты, я булмаса теш тазарта торган щетка сапларыннан, слюдадан — бик матур итеп, төрле төсләргә бүлеп, тәмәке мундштугы, төрле җиз төймәләрдән, җиз акчалардай — балдаклар, коронкалар, пәкеләр, саламнан — курчаклар, нәфис тапочкалар һәм тагын әллә нәрсәләр ясыйлар иде. Менә шушы әйберләрне «базарда» азыктөлеккә алмашу була торган иде. Шундый «базарларның» берсендә мин балалар язучысы Абдулла Алишны очраттым. Ул өстенә искерәк солдат шинеле, башына олырак пилотка кигән. Аркасында поход капчыгы. Күкрәк кесәсендә җиз калак, аның сабы бер яклы пычак итеп ясалган. Аягында иске ботинка, йөзен кара куе сакал-мыек баскан. Күзләре калын кара каш астыннан көлемсерәп торалар. 90 Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Акрын гына, сабыр сөйләшүе, файдалы киңәшләр бирүе өчен лагерьда аны бик күпләр яраталар иде. Ул эшкә чыгып йөрмәде, чөнки мин күргәндә ул бик хәлсез һәм аксый иде. Мин аның аркасындагы капчыгында кәгазьләр йөртүен белеп алдым. Аннары, көннәрдән бер көнне, шигырь дәфтәрләрен сорап, үземә күчереп яздым һәм үземнең шигырьләр, әкиятләр ятларга сәләтем барлыгын аңа әйттем. Әле дә хәтерлим, мин алты яшемдә үк Барый абыем басмачыларга каршы сугышып кайткач, аңардан өйрәнгән шигырьләрне күрше- тирәбездәге Ногман бай малайларына сөйләп, шуның өчен алардан алмалар, майда гына пешкән коймак сыныклары, күкәйләр алып кайта идем. Авылда без тыкрык буендагы салам түбәле кечкенә генә бер өйдә тора идек. Мин шул өйнең түшәменә карап үз-үземә әкият сөйли идем. Кайчак сүзсез генә түшәмгә карап ятам. Нарат түшәмендәге бер ботак эзе миңа нигәдер бик серле булып тоела иде. Мин җылы мич башында шигырьләр ятлаганда гел шул ботак тишегенә карап ятучаи идем. Бер караганда, ул олы башлы, куе яллы саргылт ат булып, икенче караганда, тагын әллә нәрсәгә охшап күренә иде. Алиш белән танышканнан соң, мин аңа да шул турыда сөйләп бирдем. Ул уйга калды. Бик озак эндәшми утырды. Белмим ниләр уйлагандыр. Ләкин шуннан соң ул миңа шигырьләрен гел күрсәтә торган булды. Мин аларның бик күбесен ятладым һәм хәтеремдә саклап туган илгә дә алып кайттым 6 . Бер көнне Алиш абый белән, барактан чыгып, немецлар түккән бәрәңге кабыгын чәнечкеле тимер чыбыклар аша кул тыгып җыя башлаган идек, немец сакчылары күреп алып, икебезне дә кыйнап юеш подвалга кертеп ташладылар. Шунда без әллә ничә сәгать икебез дә аңсыз ятканбыз икән. Аңыбызга килеп башларыбызны күтәргәндә, инде кичке караңгылык подвалның почмакларын сырып алган иде. Без торып бер-беребезгә караштык та канлы яңакларны идәндәге суда юарга керештек. Әллә безнең тавышыбызны ишетепме, әллә безне, чыгарып, үлеләр сараена ташлау өченме йозаклы ишекне ача-ача бер немец сакчысы, үзенчә сызгырынгалап, кәефләнеп, безнең янга кереп басты. Аның түшендә кара чуен тәре иде. Мондый чуен тәре җиде тапкыр яраланган немец солдатына гына бирелә. Мондый бәндәдән яхшылык көтмә. Чыннан да ул, сүгенә-сүгенә, ут кабызды. Кечкенә электрик лампаны алмаштырып, бик зур лампочка борды да безгә шул утка карап төн чыгарга боерык бирде. Бу коточкыч бер газап. Күзләр шартлап чыгардай була, баш әйләнә. Төи мәңге бетмәс кебек озын тоелды. Ә иртән шул ук немец безне лагерь эченнән борчак кадәр вак ак ташлар җыеп котелокны тутырырга мәҗбүр итте. Без көне буе, тезләнеп, комлы таш өстендә тавыксымаи чокчынып таш җыйдык. Ләкин котелокларны тутырып булмады. Бу эшләрдән соң безне аерым күзәтә һәм бер юк кына эш өчен дә безгә бәйләнә башладылар. Без Алиш белән тагын да якынрак дуслаштык. Ул качу юлын оештырырга, азрак хәлләнгәч тә, кичекмәстән юл тотарга, ләкин бик уяу булырга куша иде. Бер көнне мин аңа: — Качарсың бу җәһәннәм базыннан, — дидем. — Безнең аркаларыбызга нәләт тамгалары — чүпрәкләр тегелгән бит. Әллә каян күреп тотып алачаклар. 6 Габделкадыйровның күңелендә сакланган Абдулла Алнш шигырьләре «Совет әдәбияты» журналының 1956 ел, 6 санында һәм А. Алишның сайланма әсәрләре җыентыгында басылдылар. Ред. 91 — Анысына гына калгач, күз күрер иде. Басуда чыпчыклар куркытырга элгән иске сәләмә киемнәр була бит, — диде Алиш, елмаеп. Без бик сак серләшеп йөрдек. Кайчакта кемнәрдер язган кечкенә генә листовкалар кулга килеп төшәләр иде. Анда, борчылмагыз, тиздән икенче фронт ачыла, дигән җөмләләр була иде. Мондый кәгазьләрне миңа Алиш күрсәтә иде. Ул бик күп нәрсәләрдән хәбәрдар иде. Ул яңа хәбәрне ничектер бик тиз белеп ала иде. Лагерьга төрле кешеләр килә, немецлар ягыннан килеп котырту, өндәү алып баручылар да була иде. Алиш аларны кискен рәвештә: «кусочник- лар» дип атый һәм алар турында нәфрәтләнеп сөйли иде. Мулла булып, поп булып килүчеләр дә булгалый иде. Алары да шул бернәрсәне такылдыйлар иде: янәсе, туган илне коткарырга армия кирәк, шул армиягә күңелле булып язылыгыз. Ләкин бер генә җирдә дә, бер генә совет солдатының да бу сүзләргә сикереп торып, «мин әзермен» дигән сүзләрен ишетмәдем. Агитация көннәрендә безгә кабыклы бәрәңгене күпләп бирәләр, тагын әллә нинди байлыклар вәгъдә итәләр иде. Соңыннан безне төркем-төркем бүлеп каядыр еракка эшкә озаттылар. Юлда Алиштан аерылдым. Чехословакиядә (безне Чехословакиягә китергәннәр икән) мин бер лагерьдай пыяла заводына эшкә йөри башладым. Ул болай булды: безне сафка тезеп, кемдә нинди һөнәр бар, дип сорадылар. Мин, хәлсез дә булгач, җиңел һөнәр эзләп, тәрәзә куючы дидем. Тәрәзә куючылар бик күп булып чыкты. Берәмләп пыяланың нәрсәдән ясалганын беләсезме дип сорарга керештеләр. Юк, дигәч, әйдә, башта пыяла заводында пыяла ясагыз, соңыннан тәрәзә куярсыз дип, минем белән бик күп кешене заводка пыяла ясарга алып киттеләр. Мин үземнең нигә тәрәзә куючы дип әйтүемә үкендем. Чөнки эш бик авыр иде. Ябык, бикле завод эчендә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр баш күтәрми эшләтәләр. Бер цехта алебастр кайный, идәне тимер, вагонетка юллары бар. Монда эш бигрәк тә авыр иде. Анда кермәс өчен талаш, елаш иде. Сыек алебастр олы шахта көрәгендә, терекөмешсымак йөреп, түгелеп тора. Аның тузаны танауларга, авызларга очып кереп кан ютәлләтә, күзләрдән яшь койдыра. Монда эшләүче мастерлар противогаз киеп кенә йөриләр иде. Безгә андый бәхет кая! Без бертөрле дә вентиляция куелмаган цехта кан йөткереп эшлибез дә эшлибез. Пыяланы ничек ясауларын да күрдек. Ул башта сусымак сыек булып зур мичләрдән улаклар буйлап тимер вагонеткаларга ага икән. Аннары вагонеткаларны этәреп махсус бер бүлмәгә кертеп бушаталар. Сыек пыяла үзүзениән бик тиз арада катып өлгерә. Аннан шул каткан пыяланы яңа мичләргә ватып ташлыйсың. Монда пыялага ниндидер бер ак порошок кушалар, пыяла зәңгәр, яшел төскә керә. Соңыннан шул ук пыяланы бездәй зур тимер чүкечләр белән ваттырып, яңадан аска, подвалга төшертәләр. Бу подвалда пыяладан төрле төстәге савыт-сабалар, трубалар коялар. Шуннан калган кисәкләрдән пыяла- мамыгы, пыяла җепләре, капрон оеклар һәм бүтән төрле нәрсәләр эшлиләр. Тышта вагоннардан ком бушатуы бик авыр була иде. Көрәкләр адәм күтәрмәслек, озак маташсаң, сакчылар мылтык сабы белән бәргәләп торалар. Сакчылар күрмәгәндә чехословаклар безгә тәмәке, пешмәгән бәрәңге, ипи сыныклары бирәләр. Хәтеремдә, бервакыт мин складтан көрәк алырга барганда, бер ачык такта сарайда өч хатын-кызның капчык ямап утырганын күрдем. Алар миңа бик моңсу гына карап үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Мин кайтадан килгән вакытта берсе, минем кырымнан үтеп киткәндә, аягындагы ботинкасының шнурын рәтләргә иелгән булып, җиргә бер пачка сигарет ташлады. Мин сигаретны яшереп кенә кулыма алып, рәхмәт, дидем. Алар безгә гел шулай ярдәм итә башладылар. 92 Ләкин бу заводта безнең тормыш көннән-көн авырая барды. Бик күп иптәшләр авыр пыяланы күтәреп барганда, бетон идәндә агач башмаклары таеп егылып, бармакларын өздерделәр, кулларын сындырдылар. Мондый бәхетсезләргә көн тәмам бетә иде. «Аның эшләргә теләге юк» дип, лагерьга кайткач, бер грамм да икмәк бирмиләр, яшел кәбестә тураган су гына бирәләр. Мунем кулымдагы күптәнге ярам шешеп, кул күтәрелмәслек булгач- тан, мине заводка җибәрми, ашханәгә бәрәңге юарга куша башладылар. Мин монда, ичмасам, тамагым тук булыр дип шатланган идем. Ләкин өмет бушка булды. Сакчы, ул азрак исәррәк тә иде бугай, бер грамм бирмәскә калтыранып пычак тотып, урласагыз суям, дип безне гел куркытып торды. Безгә иске бәрәңгенең яңа үскән борчак кебек орлыклары гына эләксә эләгә иде. Мин иптәшләремә дә шул бәрәңге орлыкларын алып кайткалый идем. Ашханәдән чыкканда безне бик каты тентиләр иде. Хәтта тоз да алырга кушмадылар. Мин хәйләгә керештем. Кухня учагындагы көлне түккәндә чиләк төбенә бәрәңге, икмәк катыларын салып, чүпләр түгә торган махсус урынга бушата идем. Иптәшләр шунда килеп чокчынып туена башладылар. Соңга таба мин, иптәшләрнең соравын үтәп, тоз, кызыл борыч кебек нәрсәләрне дә тәмәке төргәнсымак төреп, папирос тартмасына салып алып кайта башладым. Ләкин бер көнне минем бу сер ачылды. Немец сакчысы бөтен җиремне тикшереп чыкканда тәмәке савытын да ачып карады. Борыны үткен иде, каһәрнең. Борыч исен сизеп алды. Тәмәкеләремне сүтеп караса, борыч та тоз. Шунда ук мине сугып егып, лагерь начальнигы янына сөйрәп алып китте. Икенче көнне иртән эшкә озатканчы барлык әсирләрне җыеп немец телендә ачуланып сөйләделәр дә, минем күлмәкне салдырып, скамьяга сузып салдылар. Аннары каеш белән суктыра башладылар. Мин алты- җиде тапкыр сукканын гына хәтерлим. Кайнар тиргә чумып, җиргә егылып төшкәнмен. Тәннәр шешкән, күтәрелеп тә булмый. Д\ин үз-үземне дә йөртә алмый башладым. Агач койканың иң астына көчкә килеп егыла идем. Миндә эч китү чире башланды. Кул беләктән шешеп чыкты. Шуннан мине больницага салдылар. Больница дигәне бер барак, тәрәзәсе тимерле. Тәрәзәдән тау итәгендә юл, аннан кешеләр үткәне, бала-чагаларның уйнашканы күренеп тора. Ишекләр тыштан бикле. Монда минем ише әсирләр генә ята. Кайберәү- ләрнең аяк башы өзелгән, яралары кортлаган, тик бер чара күрелми. Бүтәннәрнең кулбашлары яралы, минемсыман кыйналып имгәтелгәннәр дә күп. Ул чебен! Әйтерсең лә бөтен җир йөзендәге чебеннәр монда җыелган. Шулкадәр сасы, шулкадәр ыңгыраш, сызлану, чәчләр үрә тора. Көнгә ике тапкыр аш. Иртән бер стакан кофе, йөз грамм икмәк, бер кечкенә кисәк шикәр валчыгы. Көндез пешкән шалкан һәм кәбестәле майсыз аш. Өч көнгә бер врач кереп карый. Ул да безненсыман бер әсир икән. Мин моның һинд милләтеннән икәнен белгәчтен, Әлхәм укып җибәрдем. Ул гаҗәпләнеп: «Кайдан?» дип сорады. Немец телендә мин аңа Уралдан, дидем. Шулай итеп мин бу доктор белән танышып киттем. Ул миңа бер кәгазь бирде һәм әйтте: «Син көн дә авыруларның температурасын үлчәп, шушы кәгазьгә язып бар», диде. Мин риза булдым. Чөнки минем аякларьнм яралы түгел, йөргәлим. Карыйм да булганча язам: утыз тугыз, кырык, утыз сигез. Өч көннән сон. бу кәгазьне теге врачка китереп бирдем. Ул рәхмәт әйтте, ярдәм итә дип, мине немецларга да мактады. Ләкин бу серне мин башта аңламадым. Соңыннан гына төшендем. Утыз тугыз, кырыклар 93 ашау исемлегеннән төшереләләр, үлүчеләр исәбенә кертеләләр икән. Аларны шул ук көнне бер иске чыптага салып, махсус сарайга — үлеләр сараена илтеп ташлыйлар. Мин, моны сизгәч, күбрәк утыз җиде дә ике, утыз сигез дип яза башладым. Без ята торган барак-больницаның көн яклап бер генә тәрәзәсе бар иде. Без, шул тәрәзә каршына җыйналып, көндезге ашны китерү вакы тын көтә идек. Тәрәзә төбендә кояш сәгате өчен сырланган махсус тамгаларыбыз бар иде. Шушы тау читендәге баракта безнең күбебез үлеп, үлмәсә, тереләй алып китеп кабергә күмелделәр. Теге һинд докторы миңа барактан чыгарга да рөхсәт итә башлады. Безнең барактан өч йөз метрда әсир һинд солдатлары ята торган ике катлы больница бар икән. Мине ике көнгә бер шул больница тирә-якла- рыи тазартырга, подвалдан ашханәгә бәрәңге ташырга алып бара башладылар. Миндә бик киң озын күлмәк, озын ак ыштан. Шул ыштанымның балагын бәйләп, немец сакчылары күрмәгәндә балакка төрле ашамлыклар тутыра идем. Чүп базында күбрәк умарта кортлары шаулап очсалар, шул тирәдән ашап бетерелми ташланган яки бозык баллы консерв тартмаларын эзлим. һинд әсирләренә өйләреннән посылкалар килгәли. Ләкин ул посылкалардагы ашамлык әйберләре килеп җиткәнче бозылып беткән булалар. Алар чүплеккә чыгарып ташлаудан башкага ярамыйлар. Ләкин ач кеше бернәрсә белән дә исәпләшми. Аларны алып кайткан саен баракта үлеп ята торган иптәшләр миңа мең рәхмәтләр укый иде. Айдан артык вакыт үтте. Мин терелдем. Теге каһәр пыяла заводына кайтасым килмәде, һинд докторына да шул теләгемне белдердем. Ул бераз уйланып торды да теге әле генә төзәлгән беләгемә бер сары төстәге йомшак майсымак дару бәйләде һәм, таң атуга алып ташла, диде. Төне буе бу бәйләгән кул чымырдап, кычытып чыкты, таң алдыннан чишеп карасам, минем беләк тагын чиләнеп тиресе бозылып беткән. Мин тагын шул баракта калдым. Ләкин бер ун көннән соң мин яңадан тазардым һәм мине инде яңадан монда калдырмадылар. Чебеннәре гөрләп торган, дусларым сызланган бу барак-больницадан билгесезлеккә чыгып китү әллә ничек читен, авыр тоелды. Мин кабаттан шул кыйналган лагерьга кайтып, яңадан шул ук каһәр суккан пыяла заводына эшкә йөри башладым. Мин чирләп яткан арада дүрт кеше качкан икән, икесе минем бик яраткан дусларым иде. Берсе Әтнә районыннан Сабиров дигән кеше, икенчесе Арчадан Кәлимуллин Шәриф иде. Биш көннән соң аларны юлда тотып алып яңадан пыяла заводына алып кайтканнар һәм пыяла кайната торган мичкә ташлап яндырганнар. Шул мичләр кырында йөргәндә бу якын дусларым күз алдыма сызланып килеп басалар да күңелләрем әллә нишләп китә иде. Мин аларны әле дә оныта алмыйм, актык сулышыма кадәр алар минем йөрәгемдә калачаклар. Эшкә барган вакытта аркаларыбызга бәләкәй генә капчыклар асабыз. Заводка җитәр чакта, сакчылардан сорап, шул капчыкларыбызны тимер рәшәткәгә элеп куябыз. Кич белән эштән кайтканда шул капчыкларда икмәк, яшелчә, папирос, сабын кебек әйберләр була иде. Без лагерьга кайткач, эшкә йөри алмаган иптәшләр, каршы алып, шул капчыкларны күтәреп йөгерешәләр иде. Шулай билгесез мәрхәмәтле кешеләр — чехословаклар безгә әйтеп бетергесез яхшылык күрсәтеп, ничәмә ничә мең кешенең гомерен саклап калдылар. Көз азакларында безне төрле якларга бүлеп озата башладылар, йөри торгач, мин яңадан Польшага, Радом лагерена кайттым. Мин монда бик күп якташларны, дусларны очраттым. Безне бик каты 94 сакчылар куеп, бер җиргә дә эшкә җибәрмәделәр. Мин шушы лагерьда кыш чыктым. Кырык өченче елның кыш урталарында мин Абдулла Алишның Берлинда икәнлеген берничә тапкыр ишеттем. Ләкин Чехосло- вакиядәге кебек үк безгә яңадан күрешергә насыйп булмады. Безне Франциягә озаттылар. Анда нәкъ океан итәгендә бер француз баеның өч катлы йорты безнең өчен йөз кешелек лагерь булды. Француз шәһәре буйлап үткәндә, безгә урам тулы халык карап торды. Кайберләре, безнең муенга таккан муенсада рус дип язылган хәрефләрне укып, безгә якынрак килергә тырышалар иде. Халык арасыннан русча кычкырган сүзләр дә ишетелгәли иде. Очсыз-кырыйсыз җәелеп киткән океан. Без шуның нәкъ итәгендә канаты сынган акчарлакларсыман очарга урын һәм көч ала алмый тилмереп ятабыз, туган-үскән илләрне сагынып үзәкләребез өзелә. Бу океан сулары кичтән яр тулып ташып торса, ә иртән өчәр чакрым җиргә чигенәләр. Бу бик кызык. Менә шушы океан суының чигенүе үзе бер байлык та икән. Иртән кызарып кояш чыкканда шушы океан суы чигенгән җиргә карасаң, чеп-чуар халык белән тулы. Бу мескен фәкыйрьләр, ачлар. Суда бүленеп калган су җәнлекләрен, балыкларны, кыслаларны җыйнап йөриләр. Гитлерчылар шул океан чигеннән Англия кораблары кермәсен дип, бездән шахматлап багана утырттыралар. Көннәрдән бер көнне мин бер француз малаеның комда эзләнеп йөрүен бик озак күзәтеп утырдым. Тип-тигез ком өсте чокыраеп аска табан ишелә башласа, бу бала шул урынны бик саклык белән генә казый башлый. Бик озак чокчынгач, ком астыннан алты аяклы үрмәкүчсыман бер куркыныч бөҗәк чыга. Ул ал белән йөрми, ә яны белән йөгерә. Француз малае, куып җитеп, кулына олы байлык кергәнсымак елмаеп, эләктерә дә, аякларын йолкып, кечкенә кәрзинкәсенә сала. Су чигенгәнгә яр читендәге океан ташлары арасында төрле әкәмтөкәмнәр дә кала икән. Малай кулындагы кечкенә пәкесе белән бармак башы кадәр генә әлеге кара төстәге әкәм-төкәмнәрне тере килеш чукып-чукып җыйный да, шундук авызына кабып суырып йөри. Кайбер чокыр урыннарда бик олы балыкка охшаган диңгез җәнлекләре дә бүленеп кала икән. Бервакыт без биш-алты килолы түгәрәк балыкка охшашлы, чәнечкеле койрыклы диңгез хайваны тоттык. Минем мондый хайванны беркайчан да күргәнем юк. Әллә ач килешкәме, анын ите бик тәмле булды. Шулай итеп без француз балалары белән бергә ашау ризыкларын диңгез ярыннан эзләнә башладык. Французлар безнең белән яшерен-яшерен сөйләшергә тырышалар иде. Аларда рус, француз сүзлекләре була иде. Шул сүзлекләрне безгә дә китереп бирәләр иде. Без бик тиз арада ипи-тозлык кына дигәндәй сөйләшергә дә өйрәнә башладык. Француз халкы безне бик ярата иде. Гитлерчыларга исә нәфрәт белән генә карыйлар иде. Бервакыт мин француз картыннан бер йорт кырында эленгән кара ефәк тирәле флаг турында сораштым. — Нигә бу флаг монда тора? Нинди бәйрәм?—дигәч, ул миңа: — «Бәйрәм түгел, улым, бу — кайгы әләме», — диде. Франциядә бер йортта бер кеше үлсә, йорт кырына кайгы әләме сөяп куялар икән. Бу әләм чиркәүдән бирелгән, аны өйдән-өйгә йөртәләр икән. Немецлар килеп хуҗа булгач, бу әләмнең бик тиз йөри башлавын, өйдән өйгә еш күчүен теге бабай миңа ачынып сөйләп бирде. Француз хатыннарын җәзалауларын, алариы тән сатарга мәҗбүр итүләрен, яшь кызларын Германиягә озатуларын, өйләренә кереп сарыкларын, казларын суеп ашауларын, кибеттә немецка француз телендә эндәшсәләр, шул көнне үк кибетне яптырып, немец солдатын хуҗа итеп куюларын сөйләде ул миңа. 95 Без Франциядә бер айдан артык яшәдек. Аннары вагоннарга төяп кабат каядыр озаттылар. Ягымлы француз халкы кул болгап, дусларча озатып калды. Без инде Голландиядә. Голландлылар да безгә чирканып карамадылар. Күп вакыт безнең лагерь тимер чыбыклары аша бала-чагалар, олылар азык һәм сигарет ташлыйлар иде. Нәзек кенә буйлы, аягына яшелгә буялган агач башмагын кигән, бармакларын балдаклар белән бизәгән бер голланд кызы миңа берничә тапкыр сыр һәм түгәрәк авыл икмәге бирде. Мин аның бу кадәр миһербанлы булуына гаҗәпләнеп рәхмәтләр укыдым. Бер көнне исемен сорадым. Ул французча сөйләшә иде. «Нигә сезгә?»—диде. Мин сезгә рәхмәт әйтер өчен дидем. Ул: «Минем исемем Ани», — диде. Әле бүген дә, баштан узганнар исемә төшкәндә, немецлар лагере кырында чәнечкеле тимер чыбык арасыннан кулын сузып миңа икмәк бирүче шул Ани күз алдыма килеп баса. Мин аңа тагын рәхмәт укыйм. Кайда икән хәзер ул? Исәнме? Мин аны тынычлык өчен көрәшүчеләр сафындадыр дип уйлыйм. Ул сугышны бер дә яратмый иде. Ниләр генә күрмәде безнең башлар. Кайларда гына йөрмәдек без. Язмыш безне бер йомычка кисәге төсле теләсә кая ташлый иде. Күп тә үтмәде, безне яңадан Франциягә озаттылар. Дөньяда ниндидер зур вакыйгалар бара иде, ахрысы. Без берни белмибез. Шулай да үзебезчә немецларның хәле шәп түгел дип уйлый башладык. Лагерьдагы немец сакчыларын гел алмаштырып торалар. Килгән бер яңалары исәррәк була башлады. Чөнки арураклары, тазараклары фронтта үлеп беткән булса кирәк. Якадан Франциягә кайткач, безне тагы да катырак эшкә куша башладылар, ашату начарланды. Немецлар зәһәрләнгәннән-зәһәрләнәләр. Кайбер иптәшләр французларга качып китә башладылар. Немецлар никадәр эзләсәләр дә таба алмадылар. Соңыннан лагерьларда һәм французлар арасында шундый боерык чыгардылар: кем дә кем, французмы, испанлымы, әгәр дә совет әсирен яшереп саклый икән, атылачак. Әгәр дә бер әсир немец хатын- кызына кагылса, я немец солдатының сүзен тыңламаса, әрләшсә, шулай ук берсүзсез атылачак. Бу приказларга бездән дә кул куйдырдылар. Көннәрдән бер көнне безнең берничә кеше һәм безне саклаучы Польша солдатлары Германиягә командировкага киттеләр. Алар бер атнадан артык йөреп кайтканнан соң, без шул кешеләр һәм сакчылар белән порттагы складларга эшкә йөри башладык. Шулай эшкә барганда, бер сакчы, Польша солдаты, минем фамилиямне сорады, мин гаҗәпләнеп кенә фамилиямне әйттем. Ул карап торды да, фәкать берәүгә дә сөйләмә дип, миңа сак кына бер хат бирде. Мин таныш язуны күрүем белән хатны тиз генә кесәмә салдым. Бераздан сакчыдан бәдрәфкә барырга рөхсәт сорадым. Ул рөхсәт итте. Шунда хатны укыдым. Хат Алиштан иде. Шатлыгымнан елап җибәрә яздым. Ул миңа бик тиз арада Берлинга барып чыгарга тырыш, без менә фәлән лагерьда торабыз дигән. Хәтта кайдан утырып, кайсы җил тегермәне кырыннан үтәргә, кайда туктарга, ничек сорарга, барын да җентекләп язган иде. Теге Берлинга барган иптәшләр дә ул лагерьда бер кич кунганнар икән. Соңыннан алар миңа күп нәрсә сөйләделәр. Аларныц берсе хәтта шигырьләр дә алып кайткан иде. Бу шигырьләрне аңа бер татар егете күчереп биргән. Болар ниндидер шаян шигырьләр иде. Мин Берлинга барырга бик .тырышсам да бара алмадым. Алиш хатында: заводта эшләргә телим, Германиягә ярдәм итәсем килә дип сора, дип киңәш иткән иде. Көннәрдән бер көнне лагерь начальнигы мине эш бүлмәсенә чакырып озак сорашты, ни өчен барырга теләвемне белергә тырышты. Мин, Алиш 96 абый әйткәнчә, заводта эшләргә телим, дидем. Берлинны күрәсем килә, дип тә әйттем. Миңа көтәргә куштылар. Бер көнне безне траншея казырга дип басуга алып чыктылар. Мин Алиш абыйга бүләк итеп кара кура җиләге җыеп җибәрергә уйладңм. Франциядә басуда виноград үстерәләр, ләкин мал кермәсен өченме, юл тирәләрен ике метр тирәнлектә чокыр казып, чокырның ике ягына да кара кура җиләге куаклары утыртканнар. Куаклар шундый тыгыз, чәнечкеле, мал түгел, кош та үтәрлек түгел. Мин җиләк җыйдым да әлеге миңа хат биргән поляк солдаты аркылы Алишка җибәрдем. Барып җитәр дип ышанмаган идем. Ләкин Алиш абый минем күчтәнәчемне алган, бераздан аның рәхмәт хаты килде. Ләкин ул кура җиләген авыз итә алмаган, җиләк күгәргән, бозылган булган. Бер көнне лагерь начальнигы мине чакырды да Берлинга барасын, яхшы эшлә, тәртип сакла, диде. Икенче лагерьдан тагын бер кеше бара, дип әйтте. Иртән бер сакчы безне Берлинга алып китте. Без Берлинга барып кергәндә, бомбага тотылудан Берлин урамнары кеше йөри алмаслык бер хәлгә килгән, күп урыннарны су баскан иде. Күрәсең, су трубалары шартлаган. Немец солдатлары, оялары тузган чәүкә балаларысымак, чар-чор килеп йөгерешәләр. Офицерларның җиңел машиналары беркая бара алмый. Барысы кычкырышалар, чигенәләр. Ә урамнардагы су артканнан-арта. Мин эчемнән генә көләм. Без «убан» дигән җир асты поездына утырып, дүртенче туктауда төштек. Аннары өскә чыгып, ватык вагонлы трамвайга утырып беркадәр бардык та җил тегермәнен үттек. Монда җил тегермәнен күрү миңа бик сәер тоелды. Тегермәннең канатларын киндер капчык белән кадаклап чыкканнар. Тегермән түбәсендә калай әтәч. Мии үзем белән бергә бара торган иптәшемә шул әтәчкә ымлап, беләсеңме, тегермән башында кем утыра? дидем. «Үзе инде!» диде иптәшем һәм икебез дә көлеп җибәрдек. Немец, «ник көләсез?» — дип сорады. «Җил тегермәне капчык канатлы икән», —дидем. Без Алишлар лагерена килеп җиттек. Безне эчкә алып керделәр. Нәкъ көндезге аш вакыты икән. Лагерьдагы пленныйлар табак күтәреп бар да ашханәгә йөгерешәләр. Аш нәкъ бездәгечә, шалкан шулпасы, әрчелмәгән бәрәңге. Безнең янга татар егетләре йөгерешеп килеп, кайдан килүебезне сорашырга керештеләр. Арадан берәү: «Әйдәгез, егетләр, кайнар шулпа эчеп алыйк башта», —дип безне табынга чакырды. Без ашарга утырдык. Мин Абдулла Алиш дигән кешене белмисезме дип сорадым. «Ул кеше инде юк, сорашма», дип куйдылар. Мин аңлаешлырак итеп сөйләүләрен сорагач, аны кулга алдылар, ахрысы, менә шушы көннәрдә генә машина белән алып киттеләр, ул берүзе генә түгел, тагын иптәшләре дә бар иде, — диделәр. Иптәшләренең берсе сурәтче, элек Казанда эшләгән булган, калганнары төрле кешеләр, язучылар да булган. Мин, ашый торган кашыгымны куеп, Алишның урынын сорадым. Бер әсир: «Алар башка баракта торалар иде, әйдә күрсәтәм»,—дип, аның яткан койкасы янына алып барды. Ишекне кергәч тә, сул якта бер койка тора. Койканың бер башы мичкә терәлгән. Эченә салам тутырылган юка гына мендәр. Күрәсең, башын мич ягына куеп яткан. Койкасы җыелмаган, тузып ята. Аларны бик ашыгыч рәвештә генә кулга алганнар. Алар бу тар бүлмәдә, хәтерем ялгышмаса, биш кенә кеше торганнар. Койка янында латин хәрефләре белән язылган «Мин ул төшне кабат күрерменме» дигән шигырь аунап ята иде. Бу шигырьне, башка шигырьләре кебек үк, мин күңелемә ятладым. Алишның әйткән васыяте шулай иде: Туган җиргә кайта калсаң, бу шигырьләрне Казанга тапшырырсың, әниләремә сөйләрсең, мин аның ул васыятенең бер өлешен үтәдем. Алишның хәтеремдә сакланган шигырьләрен «Совет әдәбияты» редакциясенә тапшырдым һәм алар басылып та чыктылар. Минем Алиштан күчереп алган шигырьләрем дә күп иде. Ләкин алар барысы да дип әйтерлек бик күп илләрне, күп лагерьларны кичеп, яшерә-яшерә йөри торгач югалып беттеләр. Немецларның үз кайгылары кайгы иде. Безнең белән сөйләшүче дә булмады. Ике атна чамасы йөрттеләр, йөрттеләр дә кире Франциягә кайтарып җибәрделәр. Алишны күрә алмагач, Берлин миңа кызык түгел иде инде. Безнең лагерь каршында бер юан агач бар иде. Кайтып бер-ике көн үткәЧ тә безнең лагерьдан бер татар егетен шул юан агачка бәйләделәр. Ул, имеш, немец солдатын дуңгыз дип атаган. Болай булды бу хәл. Кич эштәй кайту белән лагерь начальнигы барыбызны да шул агач тирәсенә җыйды да әле шул «телен тыя белмәгән» егетне, саф алдына чыгарып, сугып җибәрде. Бик озак әрләде, аннары солдатларына, бау китерегез, дип кычкырды. Кайдандыр озак эзләнеп бер дилбегә табып китерделәр. Без инде асалар дип куркышып торабыз. Егетне ике кулыннан җитәкләп әлеге юан агач янына алып бардылар һәм агачка аркасы белән сөяп, озын сүс бау белән күкрәгенә кадәр урадылар. Фәкать башы гына бәйләнмәгән хәлдә калды. Янына бер немец сакчысын бастырдылар. Аның кулында штыклы мылтык. Әсирләрдән берәү дә якын килмәскә тиеш. Килсә — атарга. Бер тәүлек дигәндә егеткә бер стакан су китерделәр. Аның башы күкрәгенә бөгелеп төшкән иде. Ул башын күтәрде дә немец солдаты китергән бер стакан суны башы белән чөеп кулыннан бәреп төшерде. Меңәрләгән исемсез геройларның берсе — татар халкының иленә турылыклы улы Әбелкәрәм шулай карт карама агачына уралган килеш ике тәүлек газаплангач, дошман алдында тез чүкмичә, мәңгегә күзен йомды. Мин аның фамилиясен белмим. Ул чакта фамилия сорау юк иде. Бәлки, белеп тә соңыннан онытканмындыр. Хәтеремдә юк. Ичмасам, шушы юлларым аңа бер истәлек булсын. Шунысы да бар: бу сүзсез батырлыкның шаһиты бер мин генә түгел идем. Без анда бик күп .идек. Минем белән бергә булган иптәшләрнең берәрсе шушы юлларны укыса, бәлки, ’Әбелкәрәмнең фамилиясен дә редакциягә язып җибәрер. Кырык дүртенче елның җәй урталары җитте. Немецлар бик пошым гына, теләр-теләмәс кенә оборона корырга керештеләр. Франциянең диңгез читләренә меңәрләгән баганалар утыртып, шул баганаларга табаксы- ман миналар тагып чыктылар. Безне көн-төн су буеннан кайтармадылар. Ул арада безнең лагерьга яңа начальник килде. Күзләре куркыныч, танавы озын, үзе шыр сөяк. Түшендә тәреләр, каска белән пычак сурәте төшерелгән кара медаль. Мондый медальне Кырымны алучыларга биргәннәр икән. Бу яңа начальник безне шундый этли башлады, тын алырга бирми, ашханәгә азрак соцга калсаң да, иллешәр тапкыр яткыра һәхм торгыза торган иде. Мин аны элек кайдадыр күргән идем кебек. Кайда? Уйлана торгач :таптым. Бу бит бездән танк өстерәткән, унике совет солдатын танк астына түшәп салып сыттырган фашист. Менә яңадан кайда очрашырга •туры килде! Бердәнбер төпне һава йөзен әллә нинди, сөйләп анлатып булмаслык Iнурлар каплады. Төн бик караңгы иде. Мин Көньяк Франциядәгесыман караңгы көзге төннәрне гомердә дә күргәнем юк. ШУНДЫЙ кара төи көн- |дезгесыман яктырып, нурланып китте. Без барыбыз да аптырашып, лагерь кырына басып, бу нәрсә? диештек. Арабыздан кемдер төньяк бал7. .с. Ә,- № з. 97 98 кышы, диде. Ләкин безнең күңелләр моны башкага юрый иде. Азатлык таңы туа, ди иде безнең җәрәхәтле күңелләр. Бездән өч чакрым җирдә, тау өстендә, тагын бер лагерь бар иде. Бу лагерьдан каты итеп русча җырлаган тавыш ишетелә башлады. Җыр бик якындасыман яңгырап, һәр сүзен аңларлык итеп өзеп-өзсп дулкынланып тирбәлә: Запрягайте, хлопцы, копи... Немецларның чыш-пыш сөйләшүләре дә, бер-берсепә тиз арада ачуланып, өйләренә өзлексез хат язулары да аларның хәлләре хөрти икәнен сөйли иде. Безне эшкә йөртми башладылар. Сиздерергә теләмәсәләр дә, бездән — коралсыз кешеләрдән куркалар. Бәдрәфкә барсалар да, граната я карабин сөйрәп баралар. Лагерь начальнигы көи-төи аракы чөмерә. Соңыннан лагерь уртасына чыгып, солдатларын җыеп ала да, мылтыкларын күтәртеп, сугыш уены уйната башлый. Безне сез партизан буласыз дип, төрлебезне төрле якка качырып «партизан» итә, үзе акыра, бакыра, б?р ята, бер тора. Тинтәк тә тинтәк, бу да тинтәк. һавада союзникларның самолетлары көнпән-көн күбрәк күренә башлады. Немец корылмаларын берөзлексез бомбага тоталар. Безнең начальникның борыны тәмам салынды. Ул, ике кулын ике яңагына куеп, лагерь янындагы бүкән өстендә уйланып утыра башлады. Минем аны күргән саен ачуым таша, шул бүкәнгә куеп, башын үтмәс балта белән чабып төшерәсе килә. Көне буе океан ярыннан ком ташыталар. Океан комы бик авыр. Аны күтәргәндә тезләр сыгыла. Ишелеп-ишелеп океан дулкыннары шаулый. Без дулкыннардан күзләребезне алмыйбыз. Чөнки ярларны су басса, безгә эш калмый. Төнге сәгать өчләрдә безнең лагерьның бер башына бомба төште. Лагерь сакчылары нәрсәгә ябышырга белми ах-вах килә башладылар. Лагерьның аргы башында поход ашханәсе тора иде. Немецлар аңа кичтән үк ягып, әрчелмәгән бәрәнге салып куялар. Без бу хәл башлану белән тизрәк кухняга йөгердек. Казандагы бәрәңгене пешкәнме, юкмы, дип тормыйча, кесәләргә тыктык та, икешәр, өчәр кешелек төркемнәргә бүленеп, ватык яктан чыгып качтык. Котлары очкан немецлар безне уйламый иде. Төрлебез төрле якка кача, йөгенешәбез. Мин Сәлим исемле бер Казан арты егете белән урам буйлап йөгердем. Аннары ниндидер бакчада агач арасына яшерендек. Таң атканга кадәр шушы бакчада яшеренеп утырдык. Безнең бертөрле дә коралыбыз юк. Ләкин бездән ерак түгел бер бакчада автомат тавышлары ишетелеп тора. Без, бер яктан, куркабыз, икенче яктан, шатланабыз. Чөнки һич тә ышанмаслык тиз арада шундый кызык үзгәреш булды. Без дию тозагыннан качкан әкияттәге таз малайсыман бер-беребезгә карашабыз да кочаклашып сөенешәбез. Без бит әле туган илдән бик ерак, әллә ничә илләр, әллә ничә таулар, әллә ничә караңгы урманнар, бик киң диңгезләр кичәргә кирәк. Шулай булуга карамастан, безнең күңелләр кер, йөзләр елмаюлы. Кинәт бик каты кычкырыш, бик каты гөрселдәүләр ишетелде. Без икенче бакчага таба йөгердек. Пулялар выж-выж сызгыра, кайда ятсак, шунда кырыбызга сибеләләр. Колак салып тыңлыйбыз. Ниндидер аңлашылмаган бер телдә сөйләшәләр. Тагын көчле ату башланды. Күк йөзе бер яктырып, бер караңгыланып китә. Ул да булмый, унлап ракеталар күккә чөелә. Безне урыйлар, безне эзлиләр төсле. Без бомбадан янган йорт янына йөгерә башладык. Минем иптәшем Сәлим «ай» дип кычкырды да җиргә егылды. Мин аны, кочаклап алып, теге җимерек йортка кадәр алып бардым. Ул йортның тик бер мичегенә утырып калган иде. Шул мичкә ышыкланып, күлмәгемне ерткалан, Сәлимнең ярасын бәйләргә булдым. Ләкин ул үлгән иде инде... Яктырды, мин исән калдым. Кача-поса бер ишек алдына кердем. Ишек алдында бер француз хатыны күренде. Ул миңа таба әйләнде дә бераз куркып торды. Чөнки мин тузанга, балчыкка, канга буялып беткән идем. Мин аца: рус булам, дидем, һәм эчәсем килүемне белгертеп, су сорадым. Хатын мине өйгә алып керде. Өйләрендә бер карчык, ундүрт- уибиш яшьләрендә бер бала. Әби рус телен белми, мин французча белмим диярлек. Ул мине стенада эленеп торган карта янына алып килде дә туган җиремне сорады. Мин Урал, дидем. Әби аңлады. Миңа икмәк, сөт бирде. Мин бу өйдән тиз генә чыгып китмәдем. Кичкә таба бер карт кайтып керде. Әби карты белән минем турымда нидер сөйләште дә мине икенче бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмә җыйнак, төрле картиналар, журналлар бар иде. Мин шунда бер журнал битендә рус шагыйре Пушкинны күрдем. Алар аны яхшы беләләр булса кирәк. Бабай ваткалап булса да русча сөйли. Ул элгәре сугышта катнашкан икән. Мине кунарга калдырды, урамга чыксаң, немецлар тотып атарлар, диде. Мин үзем дә бу йортта кунарга риза булдым. Бабай русчалап сөйләшкәч тә миңа күңелле иптәш иде. Бабай миңа шәһәргә англичаинар килеп керүен аңлатты. Бу хәбәрне ишеткәч, түзмәдем, кояш баегач, азрак тавыш-тын беткәч, ишек алдына чыктым. Күршедәге җимерек өй артында бер немец офицерының үле гәүдәсе ята иде. Мин аның пистолетын суырып алдым. Утызлап запас патроны да бар иде. Сәлимне дә эзләп таптым. Аннары яңадан француз карты янына кайттым да үлгән иптәшем турында сөйләдем. Карт аны бакча башына күмәргә киңәш бирде. Без бабай белән икәү кабер казып Сәлимне җирләдек. Аннары аның кабере янында бик озак сүзсез утырып тордым. Ниләр, ниләр генә уйламадым. Котылу көннәре килеп җиткәч кенә Сәлимнең үлеп, ят җирдә мәңгегә *ятып калуы бик авыр иде. Күпме утырганмындыр, белмим, өйгә кайтканда, көтмәгәндә лагерь начальнигы белән күзгә күз очраштым. Ул кайдадыр качып яткан булса кирәк. ДАине күргәч, коралына сузылды. Әмма бу юлы минем дә корал бар иде. Аттым да җибәрдем. Ул әйләнеп тә төште. Көннәрдән бер көнне шәһәр аркылы бик күп машиналар үтте. Аларда инглиз солдатлары утырган иде. һәрбер урамда туктап, өйләргә кереп йөри башладылар. Совет солдатларын эзлиләр иде. Бер пегр-солдат мине дә күреп алды һәм бармагы белән чакырып: «Син кем?»—дип сорады. Мин рус, дидем. Утыр машинага, диде. Машинада безнең халыклар бик күп иде. Безне океан янындагы тимер чыбыклар белән уралган элекке лагерьга китерделәр. Сак куйдылар. Сакчыларның җиңнәренә Канада дип язылган иде. Ике көннән соң безне корабльгә төяп Англиянең бер утравына китереп бушаттылар. Без килүгә лагерь да корып куйганнар иде. Англиягә килеп җитү белән без совет- илчесенә хат язарга булдык. Безне моннан туган илгә кайтаруны сорадык. 1944 иче елның Октябрь бәйрәменә 8 көн калганда, безне кайтарырга хәбәр булды. Без алты катлы корабка төялдек һәм җиде тәүлек кайттык. Октябрь революциясенең 27 еллыгы бәйрәме көнне туган туфрагыбызга аяк бастык. Безнең күзләрдә шатлык яшьләре иде. Ә Мурманск шәһәре, өстендә гаҗәеп саф таң ата иде. Бу таң без каңгырап йөргән илләрдәге таңнарга караганда әллә ничә тапкыр яктырак, нурлырак иде.

1957.