Логотип Казан Утлары
Роман

ЖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ

XI

Бер көнне мичкә салам якканда юллык корымына ут капкан булган, мичне томалаганнан соң, өйгә бик яман корым исе чыкты. Зәйтүнәнең монда бер гаебе дә юк иде, шулай да кемнедер тиргәп үтне басарга кирәк булганлыктан, үги ана Зәйтүнәне тиргәргә тотынды: — Эшеңне карап эшләмисең... Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге ул. Үксез бозау асрасаң — авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң—авызың-борының кан булыр, дип белми әйтмәгәннәр шул. Ярсуын болай гына баса алмагач, йөгереп килеп кызу мичкә сузылды, анда юеш пумала белән озак кына маташканнан соң, биленнән корымга манылып, шактый ук иләмсез бер кыяфәттә әйләнеп чыкты. Тик аның бу рәвешчә ыгызыгы килүеннән файда юк, корым һаман яна, өйдә корым исе һаман арта бара иде. Хатын исә аның саен: — Күр дә тор, бер афәт киләчәк безнең бу йортка. Тикмәгә, корымга^ут^капмый. Бәла-каза күрәсебез, күз яшенә коенасыбыз бардыр,— дип көйлТПбйрде. Зәйтүнә, ана каршы бер сүз әйтмичә, ул ни кушса, шуны эшли, ә теге — җен алыштырган нәрсә — аңа берөзлексез кушып кына тора иде. Я ул: — Бар, морҗаны ачып төш, — дип, кызны чормага куа. Кыз, морҗаны ачып, минут та торКГыиСхатын янә: — һава җылытмассың ич монда. Каткан агачтай торма, бар, ябып төш морҗаны, —дип, тагын куалый башлый. Ул арада Габдулла агайның тыштан, абзар-кура арасыннан: — Кәҗәгезне карагыз, өйалдына кереп китте, — дип кычкырганы ишетелеп калды. Монда, ни өчендер, тагын Зәйтүнә гаепле булып чыкты. — Өйалды* ишеген ябып йөри белмисең. Артыңа кулың җитми. Җилпучта иләгән оным бар иде, харап иттергән икәнсең, — дип тагын тезәргә, такмакларга кереште хатын. Зәйтүнә аңа чаклы әллә кайчан атылып чыгып киткән иде инде. Өйалдыңда хәтсез генә вакыт кәҗә белән мәш килеп алдылар. Кәҗә җилпучтагы онны туздырып кына калмаган, ертык иләкне мөгезенә үк киеп куйган иде. Бу бәладән үзе дә бик нык куркып калган иде булса кирәк, иләк кысасы кигән килеш чабып ишек алдына чыгып китте. Ишек алдын бер итеп куып йөри торгач, кәҗәне тоттылар, ләкин иләкнең эшкә ярарлыгы калмаган иде инде. — Кеше иләге иде, җавабын ничек бирербез, ходаем. Барысы да шул үксез бозау аркасында, — дип тагын Зәйтүнәне тиргәргә тотынды хатын. Тиргәп кенә дә калмады, «үзең теләсәң ничек рәтлә» дип ертык иләкне Зәйтүнәнең өстеиә 'атып бәрде. Зәйтүнә ул көнне, мышык-мышык килеп, почмакта озак кына иләк тегеп утырды. Шунда ук хатын аны бүтән эшләргә дә йөгертә, ул чыгып киткән арада үзе Зәйтүнәнең кибәргә дип мич буена тезгән кабак орлыкларын да чүпләштергәли иде. Бу хатынга бик ачуы килеп утырды Сәфәргалинең. Әгәр әтисе булмаса, бер җаен табып, ул аңа нәрсә булса да бер нәрсә эшләткән булыр иде. Зәйтүнә өчен түгел. Нишләп Зәйтүнә өчен булсын. Рәтләп сөйләш I Дәвамы. Башы журналыбызның 1 нче санында. 4 5 ми дә йөргән була ич ул кыз. Аннары тагын, егет башы белән нишләп соң аның кызларга алай исе китеп торсын! Нишләп ачуы килгәнен үзе белми, әмма ^ачуы килә дә килә. Сәбәпсез булмаган икән, хәер. Зәйтүнә йомыштан кайту белән, Сәфәргали аның янына килеп, кабак орлыкларын берьюлы аның алдына түгеп салды: — Калдырма ул пәри алыштырган кеше алдында. Мин җыеп алма- сам, ашап бетергән булыр иде. Ашый да ашый... Бу кабак орлыгы вакыйгасы Сәфәргали белән Зәйтүнә арасын беркадәр якынайта төште. Чөнки бу инде Садыйк муллаларның коймасында кубыз уйнап, телгә ни килсә — шуны лыкылдап утыру гына түгел, монда инде безнең Сәфәргали үзенең дуслыгын эш белән күрсәтеп биргән иде. Кичен, эштәй бераз бушап калгач, Зәйтүнә Сәфәргали янына килеп: — Әйдә, минем белән бер җиргә барасыңмы? — дип, аннан һич тә көтелүе мөмкин булмаган бер кыюлык белән тәкъдим ясады. Кызның кичәге төрпәлеге югалган иде, шуның өстенә кыз үзе килеп эндәшкәч, Сәфәргали бер дә киреләнмичә риза булды. Дөрес, теге көнне әтисе чеметкәннән соң, ул инде бераз тәүфикъка утырган иде. Ләкин бу бит теге көн түгел, бу көй. Хәтта инде көн дә түгел, кич җитеп килә. Мондый чакта әтисе үзе дә рәтләп эшләми аның. Күзеннән зарланган булып, һаман хуҗа хатынның йөрешен, казан тирәсен күзәткәләп утыра: янәсе, бик сыртын кабартып йөрмиме хуҗа хатын? Кичке ашка ниндирәк нәрсә әзерли? Ә Сәфәргалигә килсәк, бүген аңа нәрсә пешсә дә барыбер. Хәтта ашамый калырга да риза. Чөнки, үзегез күрдегез, Зәйтүнә чакырды бит аны. Алар юлда әле теге, әле бу турыда сөйләшкәләп, яки минутлар буена ләммим сөйләшмичә тын гына бардылар. Кыз өстенә әле кичә генә' тегелеп беткән бишмәтен кигән иде. Ул, яңа бишмәт белән мактанган кебек, иңбашларын сикерткәләп бара, Сәфәргалидән узып-узып китә, җитмәсә тагын: — Син бик әкрен йөрисең икән,—дип, аны шелтәләп тә алгалый иде. Менә алар авылны чыгып киттеләр. Зәйтүнәнең туктар исәбе күренми, шулай ук кая барганын да әйтми иде. Батып бара торган кояшның кызгылт нурларыннан ак кар өстенә алсулык йөгерде, бу алсулык шулай ук кызның битенә дә йөгерде. Шуның өстенә кыз бүген яңа бишмәтен дә кигән һәм, гомумән, күңелле бер балку белән чак кына көлемсерәп бара иде. «Без әле бик ерак барабыз» дип куйды ул, Сәфәргалине алдан ук хәзерләгән кебек итеп. Ләкин үзе кая баруын, нәрсәгә дип баруын сер итеп саклый һәм бу сер кызны ничектер үстереп, табышмакка әйләндереп күрсәтә иде. Озак кына барганнан соң, кыз, юлны бер якта калдырып, сулга, кар белән күмелгән чокыр-чакырлар арасына кереп китте. «Син дә минем арттан бар» дигән кебек, Сәфәргалигә дә ымлап куйды. Шуннан башка сүз булмады һәм сөйләшеп торырга мөмкинлек тә юк иде. Кыз, берничә урында билдән карга чумды, ләкин үзе шунда ук мүкәләп чыга, кешедән ярдәм көтеп тормый иде. Елганы, чокырларны үтеп, менә алар түбәгә менеп киттеләр. Моннан тирәяк шактый еракларга чаклы ачылып күренә: уңда, зур бер чокырда, сыек зәңгәр төтеннәрен һавага сузып, рәттән үк диярлек тезелеп утырган кечкенә-кечкенә ике авыл күренә. Арырак — канатларын селкеп җил тегермәне эшләп тора. Түбәнең нәкъ өстендә, ак бәскә күмелеп, ялгыз карама агачы утыра иде. — Шушында туктыйбыз, — диде кыз, карама агачы төбенә килеп җиткәч. Сәфәргали ни әйтергә дә белмичә гаҗәпсенеп торганда, кыз балаларча беркатлылык белән сөйли башлады: 6 — Әни агачы бу. Ул аны кечкенә чагында утырткан. Монда алар- ның борчак җирләре булган, безнең бабайларның. Шунда борчак җыярга килгәндә, әни утырткан бу агачны. Әни үзе шулай дип әйтә торган иде... Зәйтүнә бу сүзләрне аеруча җанланып сөйләде, аның кара күзләре һаман саен очкынлана бара иде. Сөйләде-сөйләде дә, аннары, тере кешегә караган кебек, карама агачына карап тынып калды. — Мин монда гел кнләм,— дип куйды ул, шактый гына вакыт сүз< сез торганнан соң. — Әнә андарак, чокыр буенда, гөләп куаклары бар. Хәзер әле аларны кар күмеп киткән. Сәфәргали нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап басып тора, як- ягына карана, ләкин гөләп куакларын да, чокырны да күрми һәм, гомумән, Зәйтүнә сөйләгәннәрнең берсен дә аңламый, аларга чын булыр дип ышанмый да иде. Ул арада күктә йолдызлар да калка башладылар, авылда сирәк- сирәк кенә утлар кабынды. Кар ерып йөри торгач, безнең юлчылар яхшы ук арганнар иде, кайтканда ләм-мим сөйләшмичә, үпкәләшкән кешеләр кебек, берсе алдан, икенчесе арткарак калып кайттылар. Авылга җитәрәк, Зәйтүнә Сәфәргалине көтеп алды. — Безнең кая барганны кешегә әйтмәссең, яме, — дип кисәтеп куйды ул. XII Авыл буйлап Чулак Фәсхи кычкырып узды... Шушы ук Фәсхине авылда «Мәрәк Пәсхи», «Колак Пәсхи» дип тә йөртәләр һәм аның юк-бар эш белән кузгалырга яратмаганлыгын яхшы беләләр иде. Моннан алты-җиде еллар элек Фәсхи, япон сугышында катнашып, бер кулын терсәк тиңентен өздереп кайтты. Аның каравы башына киеп кайткан кәлпәге — арттан ике озын тасмасы салынып торган, козырексыз кепкасы белән ул авыл халкын, бигрәк тә бала- чаганы гаҗәпкә калдырды. Кайткан шәпкә аның артыннан әледән-әле малайлар ияреп йөри торганнар иде. Олы-кара, бигрәк тә хатын-кыз, шулай ук бик сәерсенеп, ул үткәндә күздән югалганчы туктап карап кала иде. Ләкин Фәсхинең моңа әллә ни исе китми, киресенчә, илдә юк нәрсәне киеп кайтуы белән ул бераз һавалана да төшкән кебек, кеше яныннан шәм шикелле үрә катып һәм арттан тасмаларын уйнатып узып китә иде. Болай һавалы булу авыл халкына әллә ничек тоела, алар Фәсхигә чак кына сокланып һәм аннан чак кына өркеп карыйлар иде. Ул арада авылның усал телле кешеләре, аның үзенә хас тәкәбберлегенә җавап итеп, шундук кушамат та чыгарып өлгерделәр. Аның турында сүз чыкканда: — Әнә теге койрык тагып кайткан Пәсхи... — Бар ич инде кәлпәгенә койрык тагып йөри торган Пәсхи, — дип кенә җибәргәлиләр иде. Бер заман, көзге салкыннар җиткәч, авыл халкы аның колагын кызгана башлады. — Ничек туңмый синең колагың, Пәсхи дус! — Салкыннар җитте бит, малай, син бу кәпәчеңне бүтән берәр нәрсә белән алыштырыр идең,— дип, турыдан-туры аның йөзенә бәреп әйтүчеләр дә булмады түгел. Ләкин Фәсхи, һаман шул үзенең кыркулыгы белән, кыска гына итеп: — Морякны суык ала алмас, — дип кенә өзеп куя торган иде. Шуннан соң аның көзге салкыннарда үтә аязда йөргән колагына турыдан-туры ишарәләп, тагын бер кушамат өстәп, «Колак Пәсхи» дип йөртә б а шл а ды л а р. 1 Хәер, Фәсхине бусы да шаккатырмады. Ул, кеше арасына әллә- ни тыгылып, куштанланып йөрмичә, үзенең әтисеннән калган нигезен рәтләү, өйләнү һәм тормыш корып җибәрү дәрте белән йөри иде. Ләкин нәкъ менә шул яхшы ният белән йөргәндә аның көймәсе ташка бәрелде. Тамырын җәеп җибәрергә җир калмаган иде. Ул үзе Ерак Көнчыгышта, диңгездә, аннары килеп, Порт-Артур ташлары арасында «анабыз Ватан өчен», «Рус патшасының даны, рус җире өчен!» япоңщалар белән сугышып йөргәндә, монда, үзенең Кама аръягындагы Тирәнлесендә аның җирен очлап куйганнар, ата йортының тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган иде. Күрше-күләннән сорашып барсын да белде. Тормыш ягын рәтли алмагач, аның өлкән абзыйсы, семьясын алып, Урал ягына күчеп киткән һәм хәзер кайдадыр Учак дигән җирдә, күмер шахталарында урнашып калган иде. Монысы өчен Фәсхинең әлләни ачуы килмәде, «Китеп яхшы эшләгән, монда борын белән боз ертып яшәгәнче...» дип кенә куйды. Фәсхинең җенен чыгарганы икенче нәрсә булды. Киткән чакта абзасы үзенең ике имана җирен, Фәсхи өлешен дә шунда кертеп, Сәлмән байларга бурычлары өчен ярты бәясенә биреп киткән булган. Фәсхи кайтып, бу турыда сүз кузгаткач, Сәлмән бай, баскычтан да төшмичә, эре генә әйтеп салды: — Миндә, туганкай, ярлы-ябагайга ярдәм итәм дип эшләгән андый алышбиреш эшләре күп була. Кемнән алам мин, кемгә сатам, анда берәүнең дә эше юк, үзара бәхилләшеп эшләнгән эш алар. — Без анда Ватан өчен кан түгеп йөргәндә... Шулай дип нәрсәдер әйтмәкче иде Фәсхи, ләкин коры яшен булып ялтырауның файдасызлыгын исенә төшереп, үзен тыеп калды. Гомумән, өчдүрт баскыч аркылы Сәлмән бай белән әрепләшеп торуны «Мәрәк Пәсхи» өчен түбәнчелек санап, әкрен генә, ләкин җиренә җиткерә торган итеп әйтте: — Хәзергә минем кесәмдә җилдән бүтән бернәрсә дә юк. Булгач, мин синең белән сөйләшермен. Ә без булдыра торган кешеләр,—диде. Ул чагындагы сүз шуның белән бетте һәм Сәлмән бай моны гомумән бетте дип уйлаган иде булса кирәк. Ләкин Фәсхи әйткәнне оныта торган кеше булып чыкмады. Авылдан абзыйлары янына — Урал шахталарына барып бер-ике ел эшләде дә, бәлки, үзләре сатып киткән йорт-җир хакы дип тегеләр дә булышкандыр инде, безнең Мәрәк тагын Тирәклегә әйләнеп кайтты, тагын Сәлмән байның баскыч төбенә килде. .Ләкин бу килүендә ул икенчерәк кеше иде. — Хәтерлисеңме, Сәлмән абзый, теге вакытта без синең белән сөйләшергә булган идек. Сөйләшәбезме хәзер?—диде ул, сыңар кулын пиджак артына яшергән килеш. — Нәрсә турында сөйләшергә булган идек икән соң? Мин инде, карт хәтер — тишек иләк дигәндәй, онытып та бетергәнмен. — Онытсаң, исеңә төшерим: җир турында. Син безнең өч имана җирне кире кайтарып бирергә тиешсең. — һәй, егет башың белән таптың сүз! Былтыр үлгән ябалакның быел башын калкытасың. — Ябалак турында түгел сүз, җир турында, Сәлмән абзый. Әгәр син мине ябалакка саныйсың икән, анысы синең эш. Ләкин ябалак үлмәгән, ул менә синең каршыңда басып тора. — Ягъни мәсәлән... — дип сузып куйды Сәлмән, бераз вакыт ни әйтергә дә белмичә аптырап торганнан соң, — ягъни мәсәлән, нинди җир турында икән? Җир белән минем алыш-бирешем күп була. — Башны дураклыкка салып маташмыйк, Сәлмән абзый, — диде Фәсхи, тавышын күтәрә төшеп, — нинди җир турында сүз барганны син яхшы беләсең. Теге вакытта минем абзый алган акчаны миннән кире кайтарып ал да, миңа безнең өч иманага тигән җиребезне кайтарып бир. Минем авылга урнашасым килә. 8 Чынлап та, Фәсхинең уйнап сөйләтмәгәнлеге күренеп тора иде. Сәлмән бай колак артын бераз кашып торды да, «аның бит рәте бар, Фәсхи туган, баскыч төбеннән әштер-өштер генә булмый ул» дип, Фәсхине үзенең югары өенә чакыра башлады. Ләкин Фәсхи өйгә кермәде. Эш м>шуттан-минутка җитдиләшә бара иде. Ниһаять, Сәлмән карт алыш-бирешләрне «тырнап» бара торган, берсен ташлагач, икенчесе башлана торган кенәгәләрне һәм бик зур счет күтәреп чыкты. Шулар- ның әле берсен, әле икенчесен актаргалап, җиде кат тузан белән капланган, түләнгәне дә онытылган, түләнми калганына да инде әллә кайчан онытылырга вакыт җиткән вак-төяк чәй-шикәр, тоз-керосин бурычларын берсе артыннан икенчесен, бик тәфсиллап, борын тавышы белән көйләп-көнләп санарга һәм тапкан берсен зур канәгатьләнү белән счетка салырга кереште. Бу килештән аның исәбе-хисабы бик озакка сузылыр кебек күренә иде. Диңгез сугышлары күргән зур колачлы Фәсхинең түземлеге җитмәде. — Син миңа кенәгәдән чүпләнмә, син миңа чохом әйтеп бир: менә хәзер, бүгенгесе көндә җирнең дисәтинәсен күпмедән аласыз? — Уптом-иләйһи әйткәндәме? Сәлмән тагын бераз колак артын кашып торды: «Аз сорасам, бу бәйләнчек зимагорның, җиңел генә котылып, җир таптыруы бар. Күбрәк сорасам, чамасын алдан белеп килгән булыр, бик ут йоткан нә- мәрсә күренә». — Аның кысылган күзләреннән әнә шул сорауларны укырга мөмкин иде. Ахырында болай икеләнеп торуларга берьюлы чик куярга теләп, кистереп әйтеп ташлады ул: — Алпавыт Денисовтан без үзебез дисәтинәсенә сигез-ун сум түләп алабыз алган чакта. Дөресен әйткәндә, бу «ун сумны» ул шуннан — һавадан гына эләктереп әйтте. Алпавыт Денисовтан арендага җир алганда, ул аның җиз- мыеклы хәйләкәр управляющиен утырта алмаса да, мохтаҗлыклары бугазларына килеп терәлгән ярлы крестьяннарның ике, ике ярым дисәтинәдән торган имана җирләрен, рәтләп законлаштырып та тормыйча, ун-унике сум өстеннән алып, шул ук җирне бераз хәллерәк крестьяннарга — үз авылдашларына егермеегерме бишәр сумнан сата, һәм әнә шул җир арендасы аның иң зур табыш чыганакларыннан берсе иде. Фәсхи әлләни вакланып тормады, Сәлмән үзе әйткән әлеге шул алпавыт Денисов бәясеннән түләргә булып, кесәсеннән акча чыгарды. Ләкин акчаны бирмәде, элек Сәлмән карттан купчий кәгазен таптырырга тотынды: — Җир сату, җир алу уен эш түгел, Сәлмән абзый, аның закон нигезендә язылган купчий кәгазьләре булырга тиеш,—диде ул бик җитди тон белән. Сәлмән андый «закон нигезендәге» кәгазьләрне, әлбәттә, табып бирә алмады, чөнки алар юк иделәр. Шуннан соң Мәрәк Фәсхи тагын да ныграк итеп, ә Сәлмән карт эребрәк сөйләшә башладылар. Нинди бәягә килешкәннәрдер, ләкин Фәсхи үзләренең өч иманага тигән җирләрен тулысы белән кайтарып алды. Ләкин чәчәргә, җиргә аяк тыгарга рәт калмаган, кесәдә тагын җилләр уйнап тора башлаган иде. йорт-җирне рәтләү, ат алу өчен тагын акча’ кирәк иде. Шуннан соң Фәсхи берничә ел буена тагын авылда күренмәде, аны тагын абзыйлары янына — Учак шахталарына киткән икән, дип сөйлиләр иде. Берничә ел буена теге басуда да, монсында да сузылып-сузылып кысыр калган җирләрне күрергә мөмкин булды. Ул җир башыннан узганда авыл кешеләре бер-берсе белән түбәндәгечә сөйләшеп уза торган булып киттеләр: _ Менә бит үзе дә чәчмәде, аның каравы Сәлмән карунда да калдырмады. — Ансы шулай шулаен да, җир әрәм ята менә. Шунсы жаль. 9 — Ял итеп, көч җыеп ята ул, бер дә көймә юк өчен. һәрвакыттагы кебек, Сәлмән бай белән Мәрәк Фәсхи арасында булып узган бу вакыйгага да җор телле авыл халкы шунда ук үзеннән уйдырма кызыклар тагып өлгерде. — Мәрәк әйтә, ди, Сәлмәнгә, безнең бу Алап кабыргасындагы җиребезнең башында кәҗәсакал үсә торган ие, табып китер миңа шул кәҗәсакалны, дип әйтеп әйтә, ди. — Ә тегесе... тегесе шуннан нәрсә дип әйтә, ди? — Тегесе нәрсә дип әйтсен. Ашап бетердем дип әйтер ие, бай кешегә кәҗәсакал ашап утыру бер дә килешми. Аптырагач шул, әйтеп карый икән теге: мин аны тиресләдем, синең кәҗәсакал үсә торган кызыл балчыкны кара балчык белән алыштырдым, — ди икән. — Мәрәккә тагын ярамый: миңа синең хәлвә ашап җыйган тиресең кирәк түгел, ал тиресеңне, ал кара балчыгыңны, табып китер миңа үз җиремдәге кызыл балчыкны, кәҗәсакалны. Югыйсә, хәзер мировойга барам, дип, тегене шул тыкырдатыпмы тыкырдата, ди. Нәрсә генә һәм ничек кенә булмасын, Мәрәк Фәсхи кайтып Сәлмән байдан кире кайтарып алган имана җирләре, берничә ел буена чәчелмичә әрем үстереп утырсалар да, крестьяннарның күңелләренә күпне сөйлиләр. Беренчедәй; ничек кенә астыртын эш итмәсеннәр, Сәлмәнне- келәриең дә йомшак яклары бар икән, әй. Икенчедән, әнә бит кеше... чәчмәсә чәчми, әмма үз җирен кешегә бирми. Шушы хәл авыл халкы алдында Мәрәк Фәсхинең данын күтәргән, элекке гадәт буенча, кайберәүләр әле дә аны «Колак Пәсхи» дип телгә алгаласалар да, бу бары тик авылның шәп яңгырый торган кушамат яратуыннан гына иде. Чынлыкта Фәсхине барысы да хөрмәт итә, үзе юк чагында сагынып искә алалар иде. Читтә йөреп-йөреп, ниһаять, Фәсхи чынлап торып төпләнеп калу нияте белән Тирәклегә кайтып төшкәч, аны шау-шусыз, ләкин саф күңел белән каршыладылар. Дөрес, бу кайтуында Фәсхи алай кызыклы эшләр кузгатмады, әкрен генә килеп, кадакланган тәрәзәләрен ачты, әкрен генә барып, әрем үскән җиренә беренче буразналарны сызды... Ләкин әгәр дә чынлап та игътибар кузгатырлык берәр эш килеп чыкса, Фәсхи, мәһабәт сынын күрсәтеп, калкып килеп чыга. Басынкы тавыш белән ачык кына итеп үзенең сүзен әйтә, колак салмый калмаслык итеп әйтә һәм, киң җилкәсен салмак кына чайкап, өенә кайтып китә торган иде. Ә бүген исә әнә шул Фәсхи, Колак Фәсхи, үзе калкып чыккан иде. XIII Менә ул тәрәзә капкачларын, капка такталарын шакылдатып, бер өйдән икенчесенә күчә. Берәү белән дә сөйләшеп тормыйча: — Хәзер үк җәмәгать җыенына бар! — Илне көттермә, тиз бул!—дип бер-ике кычкыра да, шунда ук икенче, өченче өйләргә китә иде. Аның артыннан авыл кешеләре: — Мәрәк Пәсхи купкан, нидер булса кирәк. — Пәсхи кузгалса, тиккә булмас, — дип, өмет катыш, кызыксыну белән үзара сөйләигәләп калдылар һәм, озак та үтмәде, җил капкаларны, урыс капкаларны шыгырдатып ачып, ачып торырлык капкасы булмаган ярлыябагай турыдан-туры гына караул өенә таба агыла башладылар. Сәфәргалине әтисе, эш белешергә дип, күпер төбе Сабир- ларга төшереп җибәргән иде, шуннан кайтышлый, җәмәгать җыенындагы халыкның корт иле кебек гөжләп торуын ишетеп, ул да шунда тукталып калды. Дөресен әйткәндә, монда тукталуның сәбәбе дә юк түгел иде. Бер читтә торып, ул иске бишмәтле, ертык бүрекле кеше 10 ләрне күзләре белән санап чыкты. Аның уйлавынча, бу иске бишмәтле кешеләрнең, һич югында, яртысы гына булса да бишмәтләрен сипләт- мичә, яки яңаны тектермичә кала алмаслар, һәм, әгәр чынлап та шулай булса, бу Тирәкле авылында рәхәтләнеп быел язга җитәрлек эш булачак дигән сүз. Ә болай уйлау Сәфәргалигә рәхәтлек бирә, бу авыл аңа, ул күргән башка барлык авылларга, хәтта үзенең Мәтәскәсенә караганда да, матуррак күренә. Сәбәбе турында малай әйтә алмый, хәер, бу турыда уйлап торырга вакыты да юк аның. Үзегез беләсез, хәзер бит ул тегүче булып китте, әтисенең йомышларына да йөгерә, җитмәсә тагын менә җәмәгать җыены гөжләп тора, анда туктамыйча калырга шулай ук мөмкин түгел. Җәмәгать җыенына килгән халыкның бшимәттә-фәләндә эше юк. Анда төрле кеше төрле сүз сөйли, әле тегеннән, әле моннан кычкырып җибәрәләр, кемнең кем яклы булганлыгын һәм нәрсә даулап кычкырганлыгын белү читен иде. Шулай да Сәфәргали, бирелеп тыңлый торгач, халыкның әлеге теге карсак буйлы Җиһанша староста белән Мәхмүт писарь өстеннән, имана акчасын тиешеннән артык җыюлары өчен, зарланганлыгын белеп алды. Теге чакны недоимка акчаларын җыйганда, Сәфәргали аларның артыннан ияреп йөргәнгә күрә, үзен бу мәсьәләдә аз-маз белгән кеше итеп саный, хәер, бер дә белмәгән сурәттә дә, монда кызыксынырлык нәрсәләр чыгар кебек күренә иде. Юк дигәндә, әнә Мәрәк Фәсхи үзе генә дә ни тора. Ул, бүтәннәр кебек, шау-гөр килми, сөйләгәндә кабаланмый, күршем бу турыда ничек уйлый икән, дип, үзеннән бигрәк, күршесе белән исәпләшеп, куркып та тормый, әйтәсен әйтә, шулай ук бүтәннәр нәрсә әйткәнгә колак салырга да өлгерә иде. Җиһанша староста, һәрвакыттагы кебек, бүген дә ике башлы бөркет сурәте төшкән сары калайны түшенә тагып килгән, кулында таягы, өстендә камалы тун, бүреген күзенә үк төшереп кигән, ияген таягының башына терәп, бераз вакыт оеп, кеше сүзен тыңлап тора да, таягын күтәреп, чәрелдәп бер кычкырып җибәрә: — Эшләсәк, әллә без үз белдегебез белән эшләгәнме?.. Начальство кушканны эшлибез. Падишамыз хәзрәтләренең мөбарәк исеме-шәрифе белән миңа ошбу мөбарәк медальне китереп такканнар икән, мөгаен, аны мыегың матур дип такмаганнар, үзебездән югары торган начальствоның биргән боерыкларын җиренә җиткереп үтәргә дип такканнар. Халык, дәррәү күтәрелеп, төрлесе төрле яктан кычкырына башлый: — Син ул калаең белән күзгә кадалма. Такканнар икән, аны синнән ала да белерләр, әйеме. — Син имана башына ике сум артык җыюың турында әйт. — Старшинага, земский начальникка барырга кирәк. Җитәрлек ашады. — Әйтәм аны, сырлап-кырлап өй салдыра, җәмәгать акчасы кесәсенә сыймый башлаган икән. һәм бу тавышлар старостаның болай да нечкә, зәгыйфь тавышын бөтенләй күмеп китәләр иде. Тавыш, шау-гөр бераз басыла төшкәч, халык арасыннан, җайлап кына тамак кыргалый-кыргалый, бер кеше кузгалды: — Сез тәртип-низам белән генә сөйләгез, җәмәгать. Югыйсә сез болай инештәге бакалар кебек бакылдыйсыз да бакылдыйсыз. Барыгыз да сөйлисез, ә тыңлаучыгыз юк, мин сиңа әйтим. Мии үзем менә болай уйлыйм бу турыда: имана акчасы күпмедер артык җыелган икән, минемчә, аннан безнең обществога ни зыян. Менә зират ихатасын рәт- ләтербез, алла боерган булса. Үләт чокырының киртәсе җимерелгән, аны тоттырырга кирәк булыр. Менә рамазан шәрифләр җитә, мәчеткә шәм, кәрәчин алдырырга кирәк булыр. Авыз ачарга җимешен телгә дә кертмик, анысын, алла боерса, үзем дә куярмын. Түбән оч күперен дә 11 истән чыгармагыз, үткәндә-сүткәидә хайванның аягы бата, аны да төзәттерергә кирәк. Менә шул арны искә алсак, минемчә, монда Җиһанша кордашка очып кунарлык урын юк, җәмәгать. Ә чынлабрак уйлап карасаң, әллә, бәлкем, алар җыюын да әнә шул исәптән, авыл нужасын күздә тотып җыйган булганнардыр. Син әйтеп сөйләш, Җиһанша кордаш, шул исәптән җыйган булсагыз, монда алай ил хакына кергән дип әйтерлек берни дә юк. Менә Садыйк хәзрәтне чакырып карыйк, ул да әйтеп бирер әгәр кирәк булса. Бу, җайлап кына сөйләп, старостаның караклыгын күмеп калдырырга маташучының Сәлмән бай икәнлеген белгәч һәм аның мәсьәләне уртага салып әвәли-әвәли, ахырында бөтенләй юк итәргә чамалавын күреп, Сәфәргалинең ачуы кабарып торды. Кабармаслык та түгел, бишмәт тектереп алар кесәсенә керәсе акча, әнә бит кая киткән. Сәлмән байга аңа остарырга ансат, аның сараенда берсеннән-берсе елкылдабрак өч аты кешнәп тора, ә Сәфәргали белән аның әтисе бер атка да җиткерә алмыйлар әле монда. Сәлмән картның остаруына Фәсхинең дә ачуы килеп торган икән. Бер теле ачылгач, ул да шактый ачык итеп, үтә торган итеп әйтте: — Сәлмән байга ил янчыгын селкү ансат. Менә ул үз янчыгын шулай селкесен иде. Ә син, Җиһанша агай, авыл халкының тиресен тунап, үзеңә кәфен әзерләргә маташма. Эшне зурга җибәрмәс борын халыктан артык җыйган акчаларыңны санап бир дә, икенче алай урламаска тәүбә ит, вот и все. Сәфәргали, Фәсхинең бу сүзләреннән кодрәтләнеп, баскан урынында тыпырдап торды һәм, кемгә сүз кушарга да белмәгәч, бер як читтә боегыбрак басып торучы иске чикмәнле таныш түгел малай янына килеп: — Әйттеме, Мәрәк абыең? Әйтте шул менә, — дип, аның аркасыннан дусларча кагып куйды. Кыскасы, кул куелган квитанция кәгазьләре белән чагыштырып, җыелган имана акчасын яңадан тикшерергә һәм, староста артык җыйган акчаларны ике көн эчендә ияләренә кайтарып бирмәсә, прошение язып, земский начальникка барырга кирәк, дигән фикергә килгәннән соң, җыендагы кешеләрнең байтагы шунда ук, куен кесәләрен актарып, квитанция кәгазьләрен чыгара башладылар. Артта, француз яулыгы белән авызын каплап торган бер хатын, пышылдап, ләкин шулай, да үз тирәсеидәгеләргә ишетелерлек итеп: — Минем ул печәтле кәгаземне үзем юкта бозавыхм чәйнәгән, инде мин нишләрмен, ходаем? — дип елап җибәрде. Писарь, эшнең кырын килүен чамалап, кешегә-карага сиздермичә генә чыгып сыпырган иде. Бер вакытны кулларына кәгазьләр тоткан агайлар, кемгә күрсәтергә белмичә, әйләнгәләп йөри башладылар. Староста үзе язу танымый, арада «мөселманча аз-маз сукалый» белә торган берничә яшь-җилкенчәк чыкса да, алар да халык уртасына кереп, шатырдатып укый алырлык түгел иделәр. Шул арада кайсыдыр берсе: — Менә тегүче малаен бик әтчәйни нәрсә дип әйтәләр, — дип, Сәфәргалине халык уртасына төрткәләп кертеп җибәрде. Сәфәргали колакларына чаклы кызарды, ләкин шулай да, булдыра алмыйм, дип әйтмәде. Менә ул кәгазьләрен сузып торучы сакаллы агайлар арасында басып калды һәм, үзенең халык эшенә ярый башлавы өчен эчтән масаеп, кулына очраган беренче кәгазьне алып укый башлады. «... вәкәнә бу да мәгълүм булсын, шәгъбән аеның икенче кичәсендә хәләл җефетем, үзенең тугыз айлык йөгеннән исән-сау котылып, бер малай тудырды» дигән сүзләрне кычкырып укып җибәргәч, җыендагылар шаулашып көлешеп алдылар. 12 — Ансы моның Садертдин кияүнең хаты булып чыкты алай булгач,— дип, сөйләнә-сөйләнә, тизрәк икенче кәгазь белән алыштырды әлеге агай. Хәер, Сәфәргалигә балта урынына шөшле сузучылар күп булды ул көнне. Укый-яза белмәүче авыл халкы кулына ни туры килсә, шуны эләктереп килгән, язулы кәгазь булгач суза бирә иде. Кичен, өйгә кайткач, малай, борынны бераз чөя төшеп, җәмәгать җыенында үзенең нинди эшкә яраганлыгын, ничәмә-ничә терле кәгазь укып биргәнлеген өйдәгеләргә сөйләп утырды һәм, бик олы кешесымак күренеп, «эшләр әйләнеп, артык җыелган имана акчалары кире кайтарылса, безгә дә эш күбрәк булыр иде» дип, әтисен сөендерергә тырышты. XIV Габдулла агайлардан Садыйк муллаларга күчтеләр һәм монда Сәфәргалинең көне шактый күңелсез үтә башлады. Иң элек Садыйк мулла малайның исеменә бәйләнә калды. Имеш, ни өчен Сәфәргали? Сәфәр аенда туган өченме, әллә югыйсә бүтән берәр сәбәп бармы? Корбангали абзый да, малай үзе дә бу сорауга ачык кына җавап бирә алмадылар. Корбангали абзый Сәфәргалинең карабодай чәчәген кырау суккан елда туганлыгын гына белә иде. Ә Сәфәргалинең үзенә килсәк, хәзергә кадәр аның бу турыда уйлаганы да юк иде. Алар исем турында бернинди дә аңлатма бирә алмагач, Садыйк мулла үзе элеп алды һәм сүзнең ахырын: «Сезнең мужик халкы шул инде ул: кара халык — кара сарык» дип, мыскыллап бетерде. Мулланың бу сүзләре Сәфәргалине бераз тырнап китсә дә, ләкин ул, әтисеннән узып, сүзгә керешмәде. Аннан килеп, намаз-нияз, ашау-эчү турыннан күңелсезлекләр килеп чыкты. Күз алдына да китерелмәгән хәл, килеп кергән көннән башлап, мулла безнең һөнәрчеләребезне, үз артына тагып, мәчеткә йөрергә димли башлады. Корбангали абзый мәчет юлын гомумән күп таптаган кеше түгел, елына ике гает эләксә, ул шуның белән бик канәгать иде. Инде килеп атка тырышабыз дип кенә йөргәндә, чит- ят авылда мәчеткә барып йөрүне ул бик мәшәкатьсенә, ничек булса да тайпылып калу ягын карый иде. Бер көнне алар шулай да, дәррәү кузгалып, җомга намазына барырга чыктылар һәм, күрәчәккә каршы, шунда Сәфәргали Зәйтүнәне очратты, һаман шулай җиңел һәм матур иде ул каз каурые, әллә бер- ике көн күрми торганга инде, бу юлы хәтта тагын да матурая төшкән кебек күренде. Башта Садыйк мулла, аның артыннан юкә башмак кигән Корбангали абзый, иң койрыкта иске кәвешләр өстерәгән Сәфәргали, бөтен бер тасма булып, тезелеп узып киткәнче, кыз, читкәрәк кереп, авызын яулык почмагы белән каплап торды. Узып бераз җир киткәч, Сәфәргали артына борылып карады. Шулай ук Зәйтүнә дә Сәфәргалигә, бигрәк тә аның атлаган саен лыштык-лыштык өстерәлеп бара торган зур кәвешләренә карап, ерылып көлеп тора иде. Сәфәргали гарьлегеннән җир тишегенә кереп китәрдәй булды һәм шуннан соң ул, муллага тагылып, мәчет юлын таптап йөрмәскә дип ант итте. Хәер, ант итмәгән булса да яраган буласы икән, чөнки Садыйк мулла, соңыннан акылы башына килеп, бу ике тәмле тамакны эш бүлдереп мәчеткә сөйрәп йөрүнең үзенә кыйммәткә төшәчәген, ул чагында бу артык кашыкларның үзендә озак кунак булачагын уйлап, аларга намазны өйдә генә укырга һәм бер алган тәһарәт белән бишесеи берьюлы әйләндереп салырга мөмкин булуы турында фәтва бирде. 13 Әйе, Садыйк мулла исәпне-хисапны яхшы белә торган зат иде һәм, аның бу саранлыгы аркасында, безнең Сәфәргали ашау-эчү ягыннан да күп кенә кыенлыклар күрде. Дөрес, ач булырга туры килмәде. Мулланыкы — муллача, дигәндәй, безнең кара халыкта исе дә чыкмый торган әллә нинди зат-зат ризыклардан авыз итте Сәфәргали. Ләкин бөтен бәла дә шунда — авыз итеп кенә кала иде шул. Әллә кайдан өлеш тәлинкәләре дигән вак-вак кына нәрсәләр уйлап чыгарган булганнар, үзләре барысы да матурлар, үзләре ачу китергеч кечкенәләр, ашый башладыңмы — шунда ук ялт итеп төбе күренә. Җитмәсә тагын Сәфәргалине әтисе: «Олы җирдә артык комагайланып утырма, алдыңда һәрвакыт оятлылыкка аз гына калдыра торган бул» дип алдан кисәтеп тә куйган иде. ДАенә шуларның барысын да искә алгач, безнең Сәфәргалигә ыштан бавын шактый гына кысарга туры килде шул. Садыйк мулла үзе, өй саен ашап йөргәнлектән, табынга килгәч, песи кебек ялманып кына утыра. Корбангали абзый да серне бирми, ул хәйләкәр төлке мулланың остабикәсе белән дуслашып алган, мулласы чыгып киттеме, юкныбариы сөйләгән булып тегенең тәмам башын әйләндерә. Ә ул, мут кеше, бигрәк тә өйдән чыгып киткәненә бер ай узып икенче ай китсә, андый юк-бар сүзләргә хәтәр остара, һәрхәлдә ач тинтерәп йөрми. Кыскасы, биредә иң авырын Сәфәргали кичерә иде. Бу нечкәртелгән тәртипләрне, барлык өлеш тәлинкәләре белән бергә күтәреп алып, җиргә бәрәсе, тизрәк үзенең агач табаклы мужик халкы арасына чыгып китәсе килгән минутлары аз булмады Сәфәргалинең. Ләкин ул тешен кысып булса да түзде. Хәер, түзмәгән чаклары да булгалады. Бер көнне шулай, кич белән, мулланың остабикәсе мич тирәсендә озак кына чуалып йөрде. Сәфәргали, күз кырыен гына салып, аның кичке чәйгә төче коймак пешереп куйганлыгын чамалап калды. Чатыр-чотыр май кыздыруга, өйгә җәелгән тәмле искә карата хөкем йөрткәндә, төче коймакның шәп булуы шиксез иде. Шуннан соң безнең Сәфәргали зур түземсезлек белән кичке чәйне көтә башлады. Тик кичке чәйгә чаклы бөкрене салып шактый гына утырасы бар иде әле. Сәфәргали түзде, төче коймак турында уйламаска тырышты, хәтта беразга ул аны онытып та торды шикелле. Шайтан коткысы дип әйтикме, кичен, хәзрәткә кушылып намаз укып маташканда, әлеге теге төче коймак, үзенең бөтен йомшаклыгы, аклыгы, май эчендә чымырдап торуы белән, Сәфәргалинең күз алдына килде дә басты бит. Кинәт бөтен сабырлыгы очты Сәфәргалинең, нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын уйлый алмас хәлгә килде. Шулай да башының кечкенә генә бер почмагы эшләп маташа иде әле. Шул почмагы белән тиз генә уйлап, мулланың намаз белән мәшгуль икәнлеген һәм өйдә башка берәүнең дә юклыгын чамалап алды да, аяк очларына баса-баса, мич алдына таба юл тотты, һәм, дөресен әйтергә кирәк, әйбәт үк булып калды безнең Сәфәргалигә: мич алдында өчаяк белән төче коймак җылынып тора, аның күпме икәнлеген берәү дә санамаган. Ә тәменә килгәндә, ул хәтта күз алдына китергәнгә караганда да шәбрәк булып чыкты. Сәфәргали шунда, мич алдына чүгәләде дә, коймакларны, берсе артыннан икенчесен, үзенең караңгы бурасына озата башлады. Коймак бик йомшак булганлыктай, аны озак чәйнәп торырга туры килми, чәйнәмичә дә әйбәт кенә шуа бирә иде. һәрвакыттагы кебек, бу юлы да безнең Сәфәргали артыграк мавыгып китте булса кирәк, ул шулай, дөньясын онытып, коймак белән шөгыльләнеп утырганда, мулла, намазның беткәнлеген белдереп, элек уңга, аннан сулга кычкырып сәлам бирде, һәм әнә шунда, сулга сәлам биргәндә, аның күзе мич буена бик җайлап чүгәләп утырган Сәфәргалигә төште. 14 — Гамәл-гыибадәтне бозып, дөнья эшләренә ияреп китүеңне шайтан коткысы димичә нә дип әйтик икән, хәсис, — дип шелтәле тавыш белән әйтеп куйды мулла. Тик бу вакытта безнең Сәфәргали инде намазлык өстенә менеп кунаклаган һәм, суфыйлыкның иң югары үрнәген күрсәтеп, кулларын тезләренә куйган. Шуңа өстәп тагын, күзләрен йома төшеп, иреннәрен дә кыймылдата иде. — Нинди сүз ул, мулла абзый? — дигән булды малай, йокысыннан әле генә уянган кешесыман. — Мондый догалы өйгә, китап-корьән арасына, шайтан ничек үтеп керсен икән? Сезнең моңлы тавыш белән корьән укуыгыздан күңелем нечкәреп, оеп утырам ич әле мин. Аның болай оста җавап бирүеннән Садыйк мулла бөтенләй телсез калды. Уйлап карасаң, телсез калырлык та шул: өендә шайтан бар һәм ул шайтан, мулладан көчлерәк булып, Сәфәргалине үз коткысына ияртеп алып киткән, дип расласа, мулланың үзенә шәп булмаган булыр иде. Шулай да бу вакыйгадан соң, ашау-эчү әйберләрен якын тирәдә калдырмый торган булдылар. XV Бер көнне кич белән мулла, тегүчеләрнең янына килеп утырды да, торатартып: — Җәдит мәдрәсәсендәме, кадим мәдрәсәсендәме укыдың? — дип Сәфәргалидән сорап кунды. Бу сорауның ни максат белән бирелүен белмичә, Корбангали абзый да, Сәфәргали дә берьюлы башларын күтәреп, муллага карап калдылар. — Аръяк мәдрәсәсенә алмадылар, әти бирмәкче булган иде дә,— дип, тиз генә котылып калмакчы булды малай. Ләкин мулла нык ният белән килгән иде булса кирәк: — Синнән сорамыйлар, хәсис, — дип, малайны шып туктатты. Корбангали абзый, мондый мәсьәләдә әлләни ерак киткән кеше булмаган- лыктан, элек, ык-мык килеп, кузгала алмыйча торды, кузгалгач, дуамал гына өстерәп алып китте: — Бокчасы калын иде, хәер. Аныкыи кем белеп бетергән, бара да кайта, аякта оек-чабата. — Бокчада түгел эш, тәкъсир, калепнең нечкә булуында. Фаразан, әйтик, мин үз мәдрәсәмдәге шәкертләремне каршыма тезләндереп, алар- дан күңел сабакларын тыңлатам икән... — Безнең мәдрәсәдә көрси иде алайса, — дип кирәкмәгәндә тагып сүзгә кысылды Сәфәргали. Ә аңа олылар сүзенә тыгылу кирәк булмаган икән. Мулланың, тора-тартып, күзләре ямьсезләнеп китте: — Менә күрдеңме, барысы да шул җәдит мәлгуииәр эше, — дип кабынып китте ул, Корбангали абзыйга туп-туры карап. Шунда ук утырган урыныннан сикереп торды. Шаукымы кузгалган кеше кебек, ишекле-түрле йөренә башлады. Үзенең исә иреннәре калтырый, нидер әйтергә теләп тә, әйтә алмыйча азаплана иде. «Сүзем бер, иманым бер, мин ул кызыл авызларга үз мәхәлләмне аздырырга ирек бирмәм. Юк, ирек бирмәм» дип, авыз эченнән кабатлый башлады кинәт. Үзе, кемгәдер янагандай, имән бармагын күтәреп, аны һавада уйнаткалап ала иде. Аннары, кузгалып, ишек яныннан тагын бер әйләнеп килде. Соңра тагын Сәфәргали янына туктап, иләсләнгән күзләрен аңа текәде: — Я әле, әйтеп кара, хәсис, нинди китаплар укыттылар сиңа? Сәфәргали, сыра башлаган җиң эчен куеп торып, санап чыкты: _ Бәдевам, Алма китабы, Кырык хәдис, Фәзаильшөһер. Соңга таба ул артык батыраеп китеп: — «Мөгаллимел-әввәл», — дип тә өстәде. Татарча язу тануда һәм татарча язарга өйрәнүдә үзенә тел ачкычы булган бу китапны ул, үзе 15 укыган бөтен китаплардан аерып, зур-зур хәрефләре белән, әле хәзер дә күз алдында тота иде. —Менә шул-шул: абата-чабата китабы укып күңелең каткан син хәсиснең, — дип кычкырып җибәрде мулла. Аның өчен хәзер бер җиңнең бер көн элек яки бер көй соң утыртылуы әһәмиятле түгел, аның өчен хәзер бу «замана төкереге»н стенага сылап кую әһәмиятле иде. Шуңа күрә ул, тәмам ярсып, Сәфәргалинең өстенә килде: — Җавап бир син миңа: җәдит мәфтегеиә кара такта иик кирәк? —Белмим анысын, мулла абзый, язарга кирәктер,—дип мөгерәп җавап кайтарды Сәфәргали. Садыйк мулланың кызганнан-кыза баруын күреп, ул хәзер мескенгә салышып алдырмакчы була һәм, бу мәгънәсез бәхәсне калдырып, тизрәк үзенең тегә башлаган җиңенә тотынырга чамалый иде. Ләкин Садыйк мулла, үзенең «кызыл авызларга» каршы дошманлыгында тәмам чиккә барып чыккай бер кеше булганлыктан, аның саен малайның өстенә ныграк очып куна иде: — Чабата китабы булган җирдә кара такта булмый булмас. Хәзер инде ул малайны бөтенләй санга да сукмыйча, Корбангали абзыйга карап, тегесе каршы килеп бер сүз әйтмәсә дә, аңа үзенекен кызып-кызып дәлилләргә кереште: —Ул кара такта дигәннәреме? Ул кара такта дигәннәре тәре тактасы булыр аларның. Аның арт ягында тәре сурәте төшерелгән була, эчендә, тешләрен ыржайтып шайтан ләгыйнь утыра, ә йөз ягына ходайдан җәяүләп качкан тар чалбарлы мөгаллим, алла исемен яздырып, соңыннан аны төкертәтөкертә сөрттерә. Л1енә нәрсә ул аларның җәдит мәфтеге дигән бака оялары. Корбангали абзый, мондый нәрсәләр белән бер дә кызыксынмаганлыктан, башын ия биреп, «Шулайдыр... шулайдыр» дип үз эшен эшләп утыра бирә һәм аның болай тыныч калуы мулланың ачуын тагын да ныграк кабарта төшә иде. Ә Сәфәргалигә килгәндә, ул инде мулланың сүзләрен күптән үк ишетми башлаган, «Кайчан самовар күтәреп керерләр икән?» дип, әледән-әле ишеккә карангалап утыра иде. Мулланың өянәге тәмам кузгалып җиткәч, ахырында ул, ачуын берничек тә баса алмыйча, шүрлектәге китаплар арасыннан саргаеп, чебен тизәкләре белән чуарланып беткән бер китап алып килеп, Сәфәргалигә тоттырды: — Укы менә. Л^ии колак салып торыйм, ә син укы. Әгәр шайтан коткысына бирелеп, бозып укый башласаң, бик әйбәтләп мин синең колагыңны борырмын. Ишеттеңме? — Ишеттем, — диде Сәфәргали һәм, китапны урта бер җиреннән ачып, Муса пәйгамбәр белән Фиргавен кавеме арасында барган маҗаралар турындагы әкиятне, беркадәр көйли төшеп, укып җибәрде. Аны бүлдерүче булмады. Хәер, соңга таба малай үзе дә шома гына, төртелмичә генә сиптерә башлаган иде. Башта малайның хәле өчен хәвефләнеп утырган Корбангали абзый да, Сәфәргали китапның җаен алып «су уриына эчә» башлагач, эченнән генә канатланып, «Минем малай ул, уйнама» дип кодрәтләнеп утырды. Озак кына көйләп укыганнан соң, Сәфәргали, ахырда башын калкытып, муллага күз салды — мулланың болай озак эндәшмичә утыруы аны шиккә төшерә башлаган иде. Ә мулланың эндәшмичә утыруында бер сәбәп бар икән, Сәфәргалинең көйләп-көйләп китап укуы аны, тук карынга, тәмам оетып җибәргән булган. Сәфәргали күтәрелеп караганда, ул инде, башын бер якка кәкерәйтеп, хырылдап йоклап киткән иде. Корбангали абзый белән Сәфәргали, бер-берсенә карашып, тавышсыз гына көлешеп алдылар. Шул ук вакытта безнең Сәфәргали «бу йокы чүлмәге безне чәйсез калдыра күрмәсен тагын» дип, куркып та куйды. Ахырда ул түзмәде: - Хәзрәт! Хәзрәт! Суны ерып чыккач, алар кая китәләр соң, әлеге теге Муса пигамбәр белән аның иярченнәре турында әйтәм? — дип, 16 мулланы йокысыннан уятырга тотынды. Садыйк мулла каты йокылы кеше икән, уяпыр-уяимас мыгырданып: — С-уны җы-ырып чы-ыккач, Котбеттнннәр тыкырыгыннаи аръякка менеп китәләр, — дип нәрсәдер сөйләнде дә ястыкка ук авып төште. Әле кайчан гына «җәдит-җәдит» дип очынып-очынып йөргән мулланың бу чаклы каты йокыга китүе, әлбәттә, кызык иде. Ләкин Сәфәргали өчен иң кызыклысы икенче көнгә калган икән. Ә анысы болай булды. Мулланың остабикәсе чи надан булганлыктан, сабак укырга килгән кызларга, бигрәк тә аларның олы яшьтәгеләренә, теше үтеп бетми иде. Дөрес, мулла аны үзе өйрәтеп җибәргән чакларда ул аз-мазга тырыша, ләкин, кичә Садыйк мулла йокыга артык бирелгәнлектән, алар мондый хәстәрлекне күрә алмаганнар иде. Эшнең болай торуын белгәч, Садыйк мулла кызларга сабак бирү һәм аларның сабакларын тыңлату эшен үз өстенә алды. Ләкин буй җитеп килә торган кызлар арасында буталуны ул бик килештереп җиткерми, шәригатьтән шикләнә иде (шәригатьтән дә бигрәк, мәхәллә теленә керүдән. аннан да бигрәк, үзенең көнче хатыныннан курка иде). Ләкин сабакка йөрүче кызлардан, аларның йортта эшләгән тиген эшләреннән, сәдака-хәерләреннән колак кагасы килмәгән мулла барысына да хәйләсен тапкан, эшне җайлаган — үзе югары өйдә торып, түбән өйдәге кызларга гөбе шикелле итеп ясалган озын труба аркылы сабак бирү тәртибен керткән иде. Шулай итеп, иртәгесен гөбе авызына Садыйк мулланың үзенә басарга туры килде. Аста буталыш, ыгы-зыгы, шау-шу китте булса кирәк, чөнки гөжләгән тавыш өскә аерым-ачык булып ишетелеп тора иде. — Әввәлән килеп, «1\әлам-шәриф»ләрегезне ачыгыз, — дип кычкырды мулла гөбегә авызын куеп. Аста буталыш беркадәр басыла төште, гөжләү әкренәйде. — Аллаһе тәгалә теле белән, пигамбәрләр теле белән сөйләшә башлыйбыз. шау-шуларны, дөнья сүзләрен калдырыгыз,—дип, гөбе аша тагын бер кычкырды мулла. Ләкин ул «пигамбәрләр теле белән сөйләшергә» өлгерә алмый калды, мәхәллә кешеләреннән берсе килеп, аны ишек алдына чакырып чыгарды. Агай кешенең йомышы зур булды булса кирәк, мулла анда озак кына торып калды. Бу кызыктан моңа чаклы да үзен көчкә генә тыеп утырган Сәфәргали, мулла өйдән чыгып китү белән, түр башыннан сикереп төште дә, гөбе авызына килеп: — Дөнья сүзләрегезне калдырып торыгыз, кошлар теле белән сөйләшә башлыйбыз, — дип кычкырып җибәрде. Аста, шау-гөр килеп, көлешә башладылар. Ләкин читлеккә эләккән ул сыерчыкларның тавышын бик тиз басып, безнең Сәфәргали, авыл яшьләре арасында «Тургай теле» дип дан тоткан такмакны көйләп җибәрде: - Чәпли-чәпеш, кәндәшаһн ләбәнчүк, Әдердәнки, өрмәдәнки, шөдердәнки, шөрмәдәнки, Әплевай, тәплевай, чәплевай, мәдехигус, Әзләпитү, чеп-чеп-чепи, тыр-тыр-тырый Чыр-чыр-чырый, әзерәпн, әзрәкин. Гөбе аркылы гына булса да, безнең «тургайны» кызлар бик тиз танып алдылар. Садыйк мулла әйләнеп кергәндә, югары өй дә, түбән өй дә «кошлар» чырылдавы белән тулган иде. XVI Инде эшне бетереп чыгып китәргә дип торганда, Садыйк мулла җилән ялавы өчен дау кубарды. Миңа кәйтән ялау булсын, мин малай-салай түгел, — дип даулады ул. Биредә гаеп безнең Корбангали абзыйда да юк түгел, Садыйк мулланың кем икәнен беренче сүзеннән ук белергә мөмкин булган чакта, ул аның җилән ялавын, шул вакыттагы соңгы мода буенча, тишекләп ясаган иде. Ә Садыйк муллага кәйтән ялау дип атала торган борынгы ялау кирәк булып чыкты. Моңа тагын киртләчләп уелган камзул якасы да килеп кушылды. — Нәрсә бу? Якамыни бу? Әллә мине алладан җәяүләп качкан тар балакларның берәрсе дип белдегезме? Әлхәмделилла, муенымда тавык тәпие юк минем. Сәфәргали «Яңадан бозып тектермәгәе» дип шүрли калды, әмма әтисе бик сиздермәде, мулла дулаганда башын бер якка кыңгыр салып, тавыш-тынсыз гына утыра бирде. Тикмәгә утырмаган икән карт төлке, бер заман бу, ниндидер йомыш тапкан булып, җәлт кенә кузгалып чыгып китте һәм ак өйалдымда мулланың әлеге теге сабак укыта белми торган яшь остабикәсен күреп, аңа шом салырга кереште: — Нәрсә булган синең ул хәсрәтеңә? Берәр җирдә аерып җибәргән карт хатыны юктыр ич аның? Нишләп соң ул, картларча булсын, дип ул чаклы өзгәләнә икән? Мулланың андый гөнаһсы чынлап та булган булса кирәк, хатыны шомлана калды һәм картын шул минутта ук кунак өенә дәштереп чыгарды. Мулла чыгып киткәннән соң, Сәфәргали сорау карашы белән әтисенә мөлдерәп бер карап алды, әмма Корбангали абзый эндәшми, бер җае чыгар әле, дигән кебек басып тора бирә, әгәр җае чыкмаса, артык каршы торыр чамасы калмаган, ялау-яканы яңадай төзәтергә утырачагы әллә кайдан күренеп тора иде. Яшь хатыныннан муллага бераз эләккән иде булса кирәк, әйләнеп кергәндә, бичараның түгәрәк бите бәлеш капкачы кебек кызарган иде. Шулай да ул, сер бирергә теләмәгән бер кыяфәт белән, һаман үзенекен яклап маташты. Тик хәзер инде аның килешергә торганлыгы тавышыннан ук билгеле иде. Ниһаять: — Булмаса булган икән, әйдә, ярар инде, насыйбы шулдыр, — дип, җиләнне җилтерәтеп алып кадакка элеп куйды ул. Мулланың болай кинәт йомшарып китүенең астында нәрсә ятканлыгын белгән Корбангали абзый өчен бу хәл әлләни гаҗәп тоелмады. Дөресен әйткәндә, мулланың тутырган тавык кебек яшь остабикәсе белән моннан да гаҗәб- рәк эшләрне шома гына үткәреп булганны ул инде белеп алган иде. Шулай да мулла белән исәп-хисапны өзү алай ансат булмады. Чөнки «мулла бир дигәнне яратмый» дигән халык мәкале Садыйк муллага карата аеруча туры килә, ә безнең һөнәрчеләребезгә, эшләре өчен, азмы- күпме бирергә кирәк иде. Ялау-яканы теккәнчә калдырырга дип килешкәннән соң, мулла, «алай булгач, тәкъсир, казаны уртак күтәрик» дип, Корбангали абзыйны башта сөйләшенгән бәянең яртысына гына ризалатырга тотынды. Корбангали абзый ык-мык килеп торган арада мулла үгетли үк башлады: — Дөнья малы — дуңгыз каны ул. Дөньяны күпме генә кусаң да тотып булмый. Мин үзегезгә, файда-табыш теләп, намаз артыннан озын итеп дога кылырмын. Хакы тулы булмаса, әҗере ТУЛЫ булыр, алла насыйп итсә. Турысын гына әйткәндә, бер тиен бирмичә сөреп чыгарса да исе китмәячәк иде Корбангали абзыйның. Чөнки үз хәлен үзе белә, мулла үзе өйдә юк чагында тиккә генә аның яшь остабикәсе тирәсендә тегене-моны сайраган булып йөрмәде. Шуның сасысы чыкканчы, ни бирсәләр — шуны алып, бу йорттан тизрәк сыпырту ягын карый иде. Мулла биргәнне, санап та тормыйча, кесәсенә салды да, әйберләрне җыярга кушмакчы булып, Сәфәргалине эзләде. Ләкин малай, җир упкан кебек, каядыр юкка чыккан иде. с. Ә.’ № 2. 17 18 — Кайда икән соң ул хәсис нәрсә,—дип, бераз шикләнә төшеп, мулла үзе дә эзләшергә булды. Ул ишекне ябып чыгып китүгә, мич аралыгында Сәфәргалинең башы күренде. Аның күзләре май урлаган мәче күзләредәй елтырый иде инде. — Монда, әти, мулла абзыйның мичкә белән әче балы утыра икән. Акчасын да тутырып бирмәде, ичмасам, савыт тутырып балын эчеп китик, — диде ул, әтисенә савыт белән әче бал сузып. — Төш тизрәк мулла абзыең күргәнче, — дип кычкырды Корбангали абзый. Үзе шул арада савыттагы әче балны чөйкәлтеп эчеп тә җибәрде. Балның әчүе җиткән иде булса кирәк, беренче савытны эчүгә Корбангали абзыйның икеләнүләре минуты-секунды белән юкка чыкты. Кыскасы, мулла әйләнеп кергәндә, ул инде өчеичеме-дүртенчеме савытны түнтәреп тора иде. — Кара әле, кем, ни... Ширбәт ул, кортларга дип әзерләп куелган нәрсә. Сез тагын, мулла абзый андый-мондый нәрсә тота икән, дип мәхәллә халкы арасында сөйләп йөри күрмәгез... Мулла, койрыгы пешкән мәче кебек, бөтерелде, савытны үзе алмак- чы булды. Ләкин Корбангали абзый, аңа караганда, өлгеррәк булып чыкты. — Беренче чәркәне эчкәндә, миңа әче бал төсле күренгән иде болай. Алайса тагын берне татып карыйм әле, — диде ул, мулланың шүрләгәнен сизгән саен батыра төшеп. — Син курыкма, хәзрәт, сөйләсәк без синең даныңны күтәреп сөйләрбез. Белеп торсын кара халык: Садыйк хәзрәтнең эше икенче аның — акчасын тутырып бирмәсә, ичмасам, ул әҗере белән әче балын тутырып бирә, диярбез. Бу сүзләрне ишетеп мулла тәмам коелып төште, хәтта сүзләрен дә әйтә алмас булды. Аның каравы безнең Корбангали абзыйның авыз ерылган, ул бертуктаусыз лыкылдап тора башлаган иде. — Үзең үк әйтеп торасың, хәзрәт, — дип шаулап сөйләп китте ул, анымоны уйламаганга салышып, — дөнья малы — дуңгыз каны. Бер көн эшләмәгәннән без дә үлмәбез, бер көн син намазга бармаганнан мәхәлләң дә әлләни югалтмас. Әллә, мәйтәм, ишек-тәрәзәләрне бөркәп, мужик халкын якын да җибәрмичә, рәхәтләнеп бер утырабызмы? Бу кәефле тәкъдимне ишеткәч, Садыйк мулла шундук бераз тернәкләнеп китте. Ахырысы, ул «Этнең күңеле бер сөяк. Ә шуның белән бу хәсисләрнең авызлары томалануы мөмкин» дип уйлады булса кирәк. Кыскасы, безнең һөнәрчеләребез бу кичне монда гына кунып чыгарга булдылар. Мулла шундук яшь остабикәне чакырып, аңа тегесен-бусын хәзерләргә кушты. Мич башындагы мичкәне, өчәүләшеп тотынып, идәнгә тәгәрәтеп төшерделәр. Моңа чаклы гел чыраен сытып, китап сүзләре такмаклап йөргән мулла, бу кызыклы эшкә керешеп киткәч, шактый ук күңелле кеше булып чыкты: — Я әле, байтак утырдың мич башында, монда төшеп, без гөнаһлы бәндәләрнең күңелен ач әле, — диде ул, мичкә белән сөйләшеп. Аннан соң, салам чаклы да яктылык күренмәслек итеп, тәрәзәләрне бөркәделәр. Ишекләрне — биш йозаклары булса бишесенә дә бикләделәр. Ул арада яшь остабикә түбән өйдән тәмле-тәмле генә әйберләр дә пешереп менгезде, йөзе килгән кабартмадай, үзе дә түшләрне бик киереп куйган, ничектер алсуланып калган иде, хәерсез. Ахырысы, кунакларның тагын бер төнгә куна калулары аңарга да бик ошаган иде булса кирәк. Ул арада хәзрәт өстенә әле шул көнне генә энәдәи-җептән төшкән кыек якалы камзулын да киеп алды, кыскасы, барысы да үз урынына килеп тора иде. Шундый ыгы-зыгылардан соң, алар, зур тәкәллеф белән, табыи янына түгәрәкләнеп килеп утырдылар. / Беренче тустаганны, тәвәккәлләп, мулла үзе күтәрде. Безнең Сәфәргали шактый ук елтырап өлгергән иде инде, мулла эчкәндә, «Шулай... шулай кирәк, мулла абзый!» дип, аңа куәт биреп торды. Ниһаять. Корбангали абзыйга да чират җитте. Хәер, ул инде моннан элекке тус таганнарны күтәргәндә остарып калган иде, мыек очын да чылатмыйча, бик әйбәтләп бушатып бирде. Сәфәргали бу юлы эчмәде, чөнки алдан җибәрелгән тустаганнар аның яшь тәнендә йөгерешеп йөри башлаган нар һәм, шуның өстенә тагын, мулла алдында бик алай әдәпсезләнеп утырырга да теләми иде. Тустаган тагын берәр кат әйләнеп чыкканнан соң, алар инде бөтенләй кәефләнеп киттеләр. Садыйк мулла, Сәфәргалинең аркасыннан кагып, мактап куйды: — Ерак китәрсең, улым. Без әле, карт ишәкләр, кайда нинди за! нәрсә әрәм булып ятканны белмичә йөргән булыр идек, ә син мен-- тапкансың. Бәрәкалла, зиһенле егет булып чыктың син, бер фараз... Баштарак, бераз үз гөнаһсыннан тарсынып, сөйләшер сүз таба алмыйча утырган Корбангали абзый соңга таба кинәт ачылып, хәтта җырлап ук җибәрде, һәрбер эчке мәҗлесендә шулай булганы кебек, биредә дә кешеләр торып-торып бер-берсен макташып куялар иде. Айнык вакытта шактый ук дорфа табигатьле Садыйк мулла, эчкәннән соң, бөтенләй чишелеп китте. Монда аның иң күп мактаганы хатыны булды. «Өч хатын аерып, мондый хатын күргәнем юк иде. Әмма нәкәс кәләшкә тап булдым да соң картайган көнемдә. Син аның акылыи-фигылен, җазибәле йөзен күреп җиткермәдең әле. Керфек кагып нәмәхрәмгә күз атмас, каршыңда хур кызыдай гөлдерәп торыр, Мисыр күгәрчене инде...» Ахырында, үтә кызып җиткәч булса кирәк, хатынына: «Эч булгач, эч!» дип бәйләнә башлады ул. Хатыны, картының кыставын көтеп, авызын йомып тормаган иде булса кирәк, очынып-очынып йөрүе шуны күрсәтә иде. Карты кыстагач, табында да бер-ике тустаганны җиңел генә әйләндереп салды. Шуннан соң ул Корбангали абзыйның күзенә тагын да тулырак булып күренә башлады. Хәер, Корбангали абзый үзе дә нәрсәгәдер ымларга тырышып йөзекле бармагын чибәр генә уйнаткалый, шуның , өстенә тагын хәтәр-хәтәр генә җырлар да җырлап җибәрә иде. Кыскасы, алар мичкәдәге әче балны эчеп бетереп, кайсы кая түнеп йоклап киттеләр. Мулланың яңа камзулына килеште, косык белән буяп бетергәннән соң, ул аны йомарлап, баш астына салып яткан иде. Шулай ук Корбангали абзыйның йөзекле бармагы да әллә кайда аста калган иде. Иртәгесен Корбангали абзый белән Сәфәргали, муллада бер тиеннәрен дә калдырмыйча, барысын да тулысы белән алып һәм шуның өстәвенә дөнья чаклы фатиха төяп, чыгып киттеләр. Хәер, үзләре дә биргән сүзләрендә нык тордылар, мулланың мич башында мичкәсе белән әче балы тора, дип берәүгә дә әйтмәделәр, «Без аның мичкәсен бушатып чыктык» дип кенә сөйләнделәр. XVII Бер көнне кичкә таба Сәфәргали, кулларын кесәсенә тыгып, чыгып китте. Дөрес, аның барыр җире юк, ләкин шул ук вакытта өйдә дә утырып торасы килми, ә кем белә, урамга чыккач, бәлки, барыр җир дә табылыр. Кыскасы, аның теге чокырлы битне күрәсе килә иде. Лә-\ кип, үч иткән кебек, кызый күренми дә күренми. Сәфәргали шул ти- ) рәдә әрле-бирле йөренгәли, аннары койма буенда сызгырынып басып 20 торган була, кибеткә кереп чыга, әйбер алган кешеләрне карап тора, аннары тагын шул таныш койма буена килеп туктый иде. Шулай буталып, шук җанына урый таба алмыйча байтак кына йөргәннән соң, ул, кинәт кенә уйлап, су буена төшеп китте. Су буенда таллар, карт-карт өянке агачлары. Бәке төбендә яшь-җилкенчәк җыелып тора, гармонь уйныйлар, җырлыйлар, кайчакларда егетләр арасында сугышлар да булгалап куя. Кыскасы, кулны кесәгә тыгып, сызгырып йөрү өчен су буеннан да җайлы урынны кайдан табарсың! Сәфәргали су буена төшеп озак та йөрмәде, менә дигән вакыйга килеп чыкты. Су буендагы бакчаларның берсендә кар белән күмелгән бәрәңге чокырына барып төшкән бер малай, чыга алмыйча, дөнья бетереп акырыпбакырып ята иде. Сәфәргали, кар ера-ера кереп, чокырга якынрак килде. — Ни бар? Тапкан мал уртак, — дип кычкырды ул, малайны үртәп. Малай чокырда инде шактый озак яткан иде булса кирәк, һәрхәлдә аның Сәфәргали белән үртәшеп торасы килми иде. Малайны чокырдан чыгару өчен Сәфәргалигә күп кенә мышкылдарга туры килде. Алар икесе дә карда әүмәкләнеп беттеләр, җиң эчләренә, кесәләренә кар тулды. Аның каравы малайның, чыкканнан соң, бик телчән, мактанчык бер нәрсә икәнлеге беленде. «Борчак сибәргә оста икән» дип уйлап куйды Сәфәргали. Ә борчак сибәргә дигәндә, Сәфәргали үзе дә кешедән ким түгел, кыскасы, алар, берсеннән-берсе уздырып җибәрергә тырышып, икесе дә берьюлы лыкылдый башладылар. Малай үзенең Сәлмән бай улы булуын, моннан алтмыш чакрымнардагы Чистай Каргалысы авылында зур гына бер мәдрәсәдә укып, әле хәзер кунакка кайтканлыгын, әтисенең аны кыңгыраулы пар ат җибәреп алдырганын кабаткабат китереп әйтте. Боларга Сәфәргалинең әлләни исе китмәгәнлеген күргәч, ул шунда ук икенче-өченче нәрсәләрне эләктереп ала иде. Чокырдан чыгарга булышканы өчен ул малай, бер яктан, Сәфәргалигә сырыша, шул ук вакытта сипкән «борчакларын» чүпләп кенә тормаганы өчен Сәфәргалине бик үк өнәп тә бетерми иде. Шулай су буйлатып, әле теге, әле бу нәрсә турында сөйләнгәләп, бераз җир киткәннән соң, малай, тавышын кыса төшеп: — Тәмәке тартабызмы? — дип куйды. Сәфәргалинең моңа чаклы авызына тәмәке алганы булмаса да, «тартмыйм» дип әйтә алмады, чөнки бу мактанчык малай алдында сер бирәсе килмәде. — Ник тартмаска, тартабыз, — дип җавап кайтарды ул, тавышын егетләрчә уйнатып. Алар тукталдылар. Малай тунын чишеп, әллә кайдан, эчке кесәсеннән ике папирос чыгарды, берсен Сәфәргалигә бирде, икенчесен үзе капты. Авызына папирос кабып алгач, безнең Сәфәргали үзен бер карыш үсеп киткән кебек хис итте. Аның хәзер үзенең дә олы кешеләр төсле тамак кыргалап, «Бер чакны шулай, кичкырын, көнгә караңгылык төшеп килгәндә...» дип, нәрсәдер сөйләп җибәрәсе килә иде. Ә теге малай, киресенчә, әйбер урлаган кеше кебек, торып- торып як-ягына карана, үзе дә сөйләми, кеше сөйләгәнгә дә колак салмый иде. Алар, карт бер өянке агачының төбенә ышыклана төшеп, кабыздылар. Бер-ике тончыгып алганнан соң, Сәфәргали дә төтенне әйбәт кенә чыгара башлады. Теге малай үзен Сәфәргалидән ничек тә булса өстенрәк тотарга тырышып, аңа яхшылык күрсәтергә теләгән бер кыяфәт белән, шул ук вакытта эрелек тә саклап: — Миндә тел астына сала торганы да бар,—дип куйды. Әгәр туктатмасаң яки сүзне икенчегә борып җибәрмәсәң, малайның тегермәне тартачак иде, ләкин Сәфәргали сүзне тиз генә икенчегә борды: — Кызлао янына, кич утырырга йөрңсеңме? 21 Авызда тәмәке дә булгач, ул инде үзен җитеп беткән егеткә исәпли һәм ничектер, үч иткән кебек, аның теленә кызлар дигән сүз килеп тора иде. —Юк бит алар безнең авылда, — дип, бөтенесенә берьюлы селтәнеп, бетереп куйды теге. Үзе ни өчен кич утырырга чыкмавын ачыкларга ашыккан кебек: — Әти мине кичен ястү намазына алып йөри, — дип өстәде. —Шулай диген алайса. Кич утырырга чыкмыйм, әти чыгармый, диген. Бу юлы инде Сәфәргали танауны киергән, үзен бу малайдан бик күпкә өстен тотып, аннан көлеп тора иде. Тәмәке тартып бетергәч, алар тагын әле тегене, әле моны сөйләнгән булып, анда-монда тукталып, су буйлатып алга таба киттеләр. Бер сүз очланмый, икенчесе башлана, ул арада өченчесе — тагын да кызыграгы искә төшә дә, ан- сын элеп алып китәләр иде. Шулай эленке-салынкы бара торгач, алар бәке буенда атка су эчереп торган бер кыз янына килеп чыктылар. —Бака Гарифулласының кызы. Тукта, мин аны кызык итәм,— дип, җилкенеп куйды теге малай, йөгереп барды да кызның кулыннан сулы чиләкне тартып алды. —Китсәнә, кыланмасана, Мидхәт абый, — дип үрсәләнергә тотынды кыз. Сәфәргали үзенә беренче тапкыр тәмәке тарттыручы бу малайның Мидхәт исемле булуын бары тик шунда гына белеп алды һәм. мондый исемне беренче кабат ишеткәнлектән; үз колакларына үзе ышанмагандай, шул ук вакытта гаҗәпләнүен сиздермәскә дә тырышып, әйтеп куйды: — Бир чиләген, Мидхәт. Я елатырсың. Ләкин Мидхәт дигәнебез бик үзсүзле булып чыкты, аның бу минутта Сәфәргали алдында ниндидер егетлек күрсәтәсе килә иде. Чиләккә таба авызын сузып, су көтеп торган атның борын төбенә сулы чиләкне китереп җиткерде дә, хайван эчәм дигәндә генә, кире тартып алып: —Коенасы килгән ич атыңның,—дип, өстенә коеп җибәрде. Ат. сикереп, бер якка тайпылып китте, кисәк тайпылудан аның башыннан йөгәне салынды һәм ул, пыр тузып, урамга таба чапты. Кулына буш йөгәнне тотып калган кызый, чак кына елап җибәрмичә, малайларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды да, тиз генә борылып, аты артыннан йөгерде. —Менә мин аларны ничек итеп акылга өйрәтәм, икенче вакыт очраса, ул инде еламый, Мидхәт абый, дип минем тирәдә бөтерелеп йөри. Сәфәргали Мидхәтнең бу сүзләренә нәрсә дип тә җавап кайтармады, аңа уңайсыз иде. Алар бераз җир сүзсез генә бардылар. Болай бару Мидхәткә ошамады булса кирәк, ул тора торгач: —Минем өйрәтә алмый торган бер кыз бар барлыкка. Күрсәтермен әле үзеңә, әй мал да соң, малай, — дип куйды. Шуның артыннан ук, мактанган кыяфәт белән, өстәде: — Хат яздым әле үзенә, бирергә генә өлгергән юк. Моннан соң Сәфәргали ул малай белән бөтенләй сөйләшә алмас булып калды һәм үзе, нишләптер, борылып кайтып та китә алмый иде. Иптәшенең кинәт болай сүзсез калуыннан аптыраган Мидхәт тагын кесәсен актарып: — Тартабызмы?—дип тәкъдим ясады. — Тартмыйм, — диде Сәфәргали, бер сүз белән өзеп. —Атаңнан куркасыңдыр әле, — дип, аны үртәмәкче булды теге. Үзе папирос алып кабызды да төтене белән уйнап барды. Алар хәзер авылның очына ук чыгып җиткәннәр, шуңа күрә Мидхәт үзен 22 иркенрәк тота башлаган, тәмәкесен авыз читенә Генә эләктереп, төтенен боргалый-боргалый очырып җибәрә иде. Аннары ул кесәсеннән пугач тартып чыгарды. Шундагы карт бер өянке башында биш-алты ала карга җыелып утыра иде. Мидхәт пугачын каргаларга төзәде. Ләкин бая базда аунаганда кар белән пистун- нары җебеп беткән булганлыктан, пугачы атмады. Шуннан соң ул. атмый торган пугачын кесәсенә салып куйды да өендәге ике көпшәле ау ^мылтыгы белән мактана башлады. Ләкин Сәфәргали хәзер инде аның сүзләрен бөтенләй ишетми башлаган, аңа әллә ничек үз киеме үзенә тараеп калган кебек сизелә, бу коры куык малайның искәрт- мәстән генә яңагына сугып җибәрәсе килеп бара иде. XVIII Гыйззи моннан биш-алты еллар элек иреннән тол калып, хәзер ялгыз баштан өч бала үстереп азапланучы бер хатын иде. Көнкүреше тарта-суза гына, дөнья көтүе авыр иде. Балалары әле кечкенәләр, зурысы Галләметдингә унөч тулып килә, калган икесе әле тик мич башында сугышып ятуны гына беләләр иде. Дөрес, Галләметдине аз- маз кул арасына керә: кечкенә чана белән тартып әрәмәлектән чыбык-чабык алып кайта, әгәр тартырларына булса, тегермәнгә бара, чабата ясый белә, әмма тормыш алып бару тулысынча Гыйззи өстендә иде. Ә тормыш дигәнең тамак белән чабатадан гына тормый. Кеше арасында азрак өскә дә кияргә кирәк, тамактан кала, өс-баш кайгысы Гыйззинең теңкәсенә тигән бер бәла иде. Ике кечкенәсенә, иске сәләмәдән рәтләп, бишмәт күк нәрсәләр әтмәлләп биргән булса да, үзе һәм Галләметдин, әле һаман тегеләчәкне көтеп, чыкканда-кергәндә әтиләреннән калган иске чикмәнне алмашлап киеп йөриләр иде. Авылда тегүчеләр булуын ишеткәч, Гыйззи, юкны бар итеп, аларны өенә кертеп чыгарырга булды. Аның- көнлеккә йөреп, күкәй сатып җыйган акчасына алып куйган бишмәтлеге һәм олы малаена тун тектерергә дип саклаган өч-дүрт кисәк иләгән тиресе бар иде. «Ашау-эчү турыннан, зинһар, гаеп итмәссез», дип кат-кат ялынып-ялварып, Корбангали абзый белән Сәфәргалине өенә китерде. Шулай итеп, менә өченче көн инде, безнең һөнәрчеләребез Гыйззинен алга түңкәйгән иске өендә, кыйшайган сәке өстендә, тире һәм арзанлы материя кыйпылчыклары арасында күмелеп утыралар. Җитмәснекен тартып-сузып җиткерергә туры килгәнлектән, эш һаман сузыла бара, эш озакка сузылган саен, Гыйззи, «чыгара алсалар гына ярар иде» дигән пошынуга күмелә иде. Ләкин ни хикмәттер, Сәфәргали бу ярлы өйдә, шау-шулы балалар арасында үзен, һичкемдә сизмәгәнчә, иркен сизә, теленә гел уен-көлке сүз килеп тора, юк-юкта балалар белән әүмәкләнеп уйнашып ала, аннан килеп кичен, барысы бергә җыелып, май сыздырган катыклы аш ашарга утыралар иде. Дөрес, Гыйззи кунаклар өчен дип беренче көнне бик тәмле итеп тавык ашы пешерде. Икенче көнне ул Галләметдингә тагын бер тавыкны тотарга куша башлагач. Корбангали абзый шып туктатты. — Мин ашаган тавык байтак, иллә мәгәр үземә бер дә канатлар чыкканы юк. Инде килеп сиңа бәз бишмәт теккәйдә синең өч-дүрт баш тавыгыңны ашап бетергәннән генә, шәт, канат чыкмастыр. Мичеңә чәбе-чөбеңне яга бир, бәрәңгене тәгәрәтә бир, үзеңә пешкән катыклы ашыңны китерә бир. Мәгәр бер нәрсәне онытма: аштан соң самоварың кайнаган булсын, — дип үзенең ачык наказын әйткәч, шуның өстенә Сәфәргали дә аш ашаган саен: — Әни пешергән аш кебек тәмле аш пешергәнсең, Гыйззи апа,— дип мактый торгач, хуҗа хатын ул хәтле ватылмый башлады. Тик бүген иртә белән, һич тә көтмәгәндә, балалар арасында, дау купты. Алар барысы да кече якта, салам түшәк өстендә, чүбек җебеннән сугылган зур гына паласны бөркәнеп ятканлыктан, бу тавышның кайсыныкы булганлыгы ачык түгел иде. Бу балаларга тәмам ияләшеп җиткән Сәфәргали, тавышның нидән чыкканлыгын белү һәм, әгәр мөмкин булса, аиы бастырып чыгу нияте белән, алар янына кереп китте. Тавыш — бүрек өчен чыккан һәм аны уртанчы малай Гыйльметдин күтәргән икән. Сәфәргали почмактан әнә шуны белеп чыкты. Тегелгән, инде киелә торган бүрек өчен булса тагын бер хәл иде, тавыш — әлеге тегеләчәк бүрек өчен чыккан. Төпченә торгач, Сәфәргали түбәндәге өстәмә мәгълүматларны да алды: өйнең чормасында әллә кайчаннан бирле бер куян тиресе саклана икән. Гыйззи шул тиредән Галләметдингә бүрек тә тектермәкче булган. Катыклы ашка да риза булып эшли торган тегүчеләр туры килгән чакта, күрәсең, ул булганы белән малайларын бөтәйтеп калдырырга уйлаган булса кирәк. Ләкин уртанчы малай Гыйльметдин: «Бүрек — миңа, абыйга тун булгач җиткән!» дип тавыш кубарган. Ә Гыйззинең, бер очтан, олы улын тунлы да, бүрекле дә итәсе килә икән. Галләметдин шулай ук, үзен йорт башы санап, бүрекне дә, тунны да үзенә аласы килә икән. Кыскасы, ике малай арасында кузгалып киткән зур гына җанҗал әнә шул тегелмәгән куян бүрек өчен чыккан икән. Сәфәргали, бу бәладән ничек булса да болай гына котылып булмасмы, дип баш вата башлады — чөнки аңа малайлар икесе дә бердәй якын һәм ул аларның икесен дә бүрекле итәргә тели иде... Иртәнге чәйдән соң, ул, һич тә уйламаганда, сәер генә итеп: — Мин бүген куян тотарга барам, итеннән кичкә бәлеш пешерербез, ә тиресе Гыйльметдингә бүреккә булыр, — дип куйды. Бу сүзне ишеткәч, малайлар өчесе дә, авызларын ачып, аңа карап калдылар. /Малайлар арасында купкан, тавыш Корбангали абзыйга да ишетелгән һәм бу гаугадан аның да исән-сау котыласы килә иде. Тик менә Сәфәргалинең мәсьәләне бу чаклы коры тотуыннан, эләкмәгән куянның итеннән бәлеш, тиресеннән бүрек тегәргә өлгерүеннән генә ул бераз аптырый төште. — Куян дүрт аяклы бит ул, малай актыгы, ә син ике генә аяклы, — дип куйды ул, мыегын әле бер якка, әле икенче якка бөтергәләп. — Анысы инде* минем эш, — дип кырт кисте Сәфәргали. Чынлап та, ул бүген үзен аеруча егет итеп тота һәм сүзен ышандыра торган итеп әйтә белә иде. Хәтта әйтеп кенә дә калмады, чыгып ук китте-. Болай җиңел сөйләүнең сәбәбе дә юк түгел, ул өченче көн кич белән су буенда очраткан мактанчык малайның ике көпшәле мылтыгына ышана, ә инде мылтык белән чыккач, куянсыз кайтуны башына да китерә алмый иде. Ләкин урамга чыгуга аның исенә келт итеп Мидхәтнең бозлы су белән ат коендыруы килеп төште һәм, гомумән, ул коры куык каршына бер дә барасы килми иде Сәфәргалинең. Шулай да, бер чыккач, кире әйләнеп кермәде. Сораша торгач, аңа бу авылда ике аучы булганлыгын әйттеләр. Җитмәсә тагын бу*аучыларның берсе әле кичә генә ике куян тотып алып кайткан, имеш. Сәфәргали, ни б\ г лса шул, дип куянчының өен эзләп китте. Башын бер якка сала төшеп, урам буйлап моңаеп барганда, авыл читендәге кечкенә генә өйнең тәрәзәсен кагып куйдылар. Нидер сизенгән кебек, Сәфәргалинең кинәт колагы торды. Тәрәзәләргә эреле-ваклы кызлар ябырылган, җитмәсә тагын берсе капка төбенә үк чыгып сагыз чәйни-чәйни, Сәфәргалине күзәтеп тора иде. 24 — Әй, тегүче малае, кая барасың?—дип кычкырды ул кыз, җил капка аркылы. Ул арада бүтәннәре дә йөгерешеп чыктылар: берсен-берсе этешәтөртешә, капка төбендә бер бөтерелеп алдылар. — Мулла абзыйларның коймалары өстендә әтәч күк кагынып утыруың исеңдәме?—дип кычкырды берсе, Сәфәргалине үртәмәкче булып. — Мулла абзыйның таягы эләккәч, очып кына төште, — дип өстәде икенчесе. Ә менә өченчесе тел уйнатып тормады, бөтенесенең теләген берьюлы ярып салды: — Әй. тегүче малае, безгә кереп, тагын бер кубыз уйнап чык әле. Аларда аулак өй икән. Кергәч, алар: «уйна да уйна», дип Сәфәргалине сырып алдылар. — Сез дә минем сүзне тыңларлык булсагыз уйныйм, — диде Сәфәргали, кызларга бер карап алып. Тунын, башындагы бүреген салып атты, кесәдәй кубызын алды, чирттереп уйнап җибәрде. Үзе тагын уйнап туктаган арада, теле белән дә эшли, аны сөйләп, моны такмаклап, кызларны көлдереп ала. Кыскасы, аулакка җыелган кызларның авыз колакка җитеп бара иде. Ул арада берсенең күзе Сәфәргалинең камзул түшенә кадалган энәгә төшкән икән, сүз югыннан сүз, дигәндәй: — Ул ниткән энә? Миңа бирче, — дип теләнеп куйды. Сәфәргалинең кәеф болан да күтәренке иде, әлеге очлы күзнең энә белән бик кызыксынуын күргәч, ул бөтенләй хәйләкәр чегәнгә әверелеп калды. — Сорамагыз, кызлар, берәүгә дә бирмим, хикмәтле энә ул. Үзе, кеше күзе төшмәсен дигәнсымак итеп, энәне шундук эчкәрәк алып кадады. Моннан соң үзеннән-үзе билгеле инде: кызлар бөтенләй тыпырдашырга тотындылар: — Әнеккәй генәм икән... чын сүз түгелдер ул... — Нинди хикмәт соң ул? Әйтеп тә бир инде син. — Нәрсә тегәләр соң аның белән? Кызларның кызыксынулары тәмам кызып җиткәннән соң, Сәфәргали, энәне янә бер ялтыратып алды да, дөнья шаулатып әйтеп салды: — Кияү түшәге тегә торган энә ул, әгәр беләсегез килсә. Миңа аны бер узгынчы абый биреп китте. Бу энә белән тегелгән түшәктән син инде киявеңне биздерермен дип уйлама. «Кияү түшәге тегә торган энә» белән кызыксынучылар күп булды. Кызлар бу юлы инде, барысы да диярлек: «Миңа бир» дә «миңа сат!> дип бәйләнә башладылар. — Мин аны сатмыйм, мин аны куян тиресенә алыштырам, — диде Сәфәргали һәм, кызларның күзләрен яндыру өчен, энәне бармак очларында янә бер ялтыратып алды. Кыскасы, тәвәккәллеге бу юлы да ярап куйды Сәфәргалигә. Кызларның арасында берсе әлеге куянчы кызы булып чыкты. Бу хәбәрне ишетүгә, ул кыз, берәүгә бер сүз әйтмичә, йөгереп өенә чыгып киткән булган икән. Кергәндә аның куенында зур гына, йомшак кына куян тиресе кыстырылган иде. Сәфәргали тирене күтәреп өйгә кайтып кергәч, малайлар, Шатлыкларыннан, түшәмгә сикерә яздылар, — чөнки бу тирегә бүрек булып җитәргә бары тик биш кенә минут калган иде инде. Бәлешкә дигән ите дә кайткан булса, әлбәттә, тагын да күңеллерәк булган булыр иде, ярый инде, хәзергә тиресе кайткач та бик сөенделәр, аннары тагын, бөтен куяннар да итле булалар, дип кем раслаганы бар! 25 XIX Февраль урталары җитте. Көннәр озая, кайбер көннәрдә төшлек тузларында өй кыекларыннан сирәк-сирәк кенә булса да тамчылар да тама башладылар. Авыл өйләрендә бәрән тавышлары ишетелә, ике хатын бергә туры килсә, исәнлек-саулыктан соң ук, беренче сүзләре: «Сыерың бозауламадымы әле?», «Казың күкәй сала башламадымы?», «Ата казга кемгә йөртәсең?» кебек сораулардан ялганып китә торган булды. Буй җиткән кызлар, сәке асты ачып, киндер станнары корып җибәрделәр, ашъяулык, сөлге, алъяпкычлык, чолгаулык суга башладылар. Лапас түбәләрендәге карларга киләпле_ җепләр сузылып салынды. Әтәчләр язча кычкыра башладьТлар, күкәйгә түл җыя торган тавыкларның кикерикләре кызарып китте... Хәллерәк кешеләрнең яз сугарга дип калдырган арыш һәм сабан ашлык кибәннәре тирәсен кар көртләре күмде, алар тирәсендә әллә нинди очлыочлы, үткен сыртлы «ак шәһәрләр» үсеп чыктылар. Кибән ышыкларына иртә таңнан куяннар килеп, керт-керт салам кимереп утыралар, кай иртәләрдә төлке, бүре ише ерткыч җәнлекләр дә күрен- гәли иде. Шуларны искә алып, Мәрәк Фәсхи Спасс базарыннан эреле-ваклы капкыннар сатып алып кайтты. Шуның өстенә аның атасыннан калган борынгы централкасы да бар иде. Иртәләрен һәм кичке эңгер-меңгер чакларында, аның, капкыннар күтәреп, ындырларда, кибән буйларындагы көртләр арасында җәнлек эзләре карап, чуалып йөрүен еш кына күргәли башладылар. Соңга таба инде, «Бүген Пәсхидә куян бәлеше ашап чыктым әле» дип мактанып, кеше янында тешләрен казып торучыларны да күргәләргә мөмкин була башлады. Ләкин Фәсхинең үз авызыннан бу хакта беркем дә бер сүз дә ишетмәде. һәрвакыттагы кебек, Фәсхи һаман шулай аз сүзле һәм тыйнак табигатьле кеше булып кала бирде. Дөресен әйткәндә, аңа аучылык эшен үзенең төп кәсебе итеп калдырырга вакыт та тими, башкаларныкы кебек, аның да нужасы башыннан ташып ашкан. Җитмәсә тагын, җәмәгать сүзен тыңлап, ул Җиһанша староста белән Мәхмүт писарь өстеннән земский начальникка чабуны да үз өстенә алган иде. Шулай да авыл халкы арасында, бигрәк тә кичне кая куярга белмичә, җылы мунчаларга тулып, тәмәке пыскытып, әкият сөйләп утыручы яшь җилкенчәк арасында Фәсхинең аучылык эше турында кызу-кызу әңгәмәләр башланып китә, һәрбер нәрсәне чак кына күпертеп сөйләргә яратучы авыл халкы бу турыда да: — Пәсхи егермегә якын куян тоткан, ди, инде. Әмма теге безнең сарыкларга ияләшкән бүрене эләктермичә күңелем булмый, эзенә төштем, бүген-иртәгә эләктерәм, дип әйтә, имеш, — дип, Фәсхинең исемен әкият герое дәрәҗәсенә җиткезеп сөйлиләр иде. Ләкин, булганны әйтүдән бигрәк, шулай булса ярар иде, шулай булмагае, шулай булырга да мөмкин ич, дип фараз кылып сөйләргә өйрәнгән авыл халкы өлгерә алмый калды, Фәсхинең аучылык шөһрәтенә күләгә төшерә торган бер вакыйга булды. Иртәләрнең берсендә Фәсхинең бүрегә дип куйган капкынына Сәлмән байның эте эләгеп, аягын өздереп кайтты.^ Бу чынлап та көтелмәгән вакыйга иде, моның турында бигрәк тә малай-салай күп шаулады. Менә шушы кечкенә генә вакыйга нәтиҗәсендә Сәлмәннекеләр белән Фәсхи арасында моңа кадәр бары тик эчтә генә сакланып килгән берберсең күрә алмау, җанҗал төсе алып, чын-чынлап тышка бәреп чыкты. Фәсхинең теге вакытта, авыл халкы телендә үзләренә карата әллә никадәр мыскыл сүзе кузгатып, имана җирләрен дау белән кире кайтарып алуын, шуның өстенә тагын җае чыккан саен тегеләрнең эренле 26 якларына кагыла баруын һәм, ниһаять, Җиһанша староста өстеннән земский начальникка чабуын кешегә чокыр казу дип караган Сәлманнекеләр этнең, көтмәгәндә капкынга эләгеп, аяксыз калуын әллә ниләргә юрап, шомланып каршыладылар. Сәлмән картның өч малае, өчесе берьюлы кузгалып, шул көнне үк Фәсхинең өенә килделәр. Сәлам дә биреп тормыйча, турыдан-туры сүзгә күчтеләр алар: — Син, знмагор, эт аягы өздереп, белмәмешкә салышып калырмын дип уйлый торгансың, кала алмассың. Судка бирдерәсең килмәсә, безгә бүген үк эт урынына эт табып бир. — дип сүз башлады Сәлмән- нең олы малае Рифгать. Фәсхи лапас-кура арасында, балта тотып, нәрсәдер юнышып йөри иде, башта ул Сәлмәннекеләрнең ни йомыш белән йөрүләрен төшенә алмыйча торды. Төшенгәч, зур гәүдәсен турайта төшеп, ачык чырай белән аларның каршына чыгып басты. — Сезнең этегез булганмыни соң ул? — дип сорап куйды чак кына сизелерлек мыскыл тавышы белән. Дөресен әйткәндә, Фәсхи, эт урынына эт түләргә җыйналмаса да, гомер эчендә бер бусагасын атлап кергән бу кешеләр белән җайлап сөйләшү ягында тора иде. Ләкин Сәл- мәннең олы малае, байлыгына масаеп, Фәсхине өркетмәкче булды, хурларга тотынды: — Син алай койрыклы Пәчти булып кайттым дигәч тә... Тик ул сүзен очлап өлгермәде, Фәсхи, бүкәнгә чабып куйган балтасын тиз генә алып: — Без аннан сез шкурниклар өчен кул-аякларыбызны өздереп кайтканда, әле сездә эт кайгысы. Этегез белән бергә үзегезне дә өзмәс борын... — дип, сүгенә-сүгенә, тегеләрнең өсләренә кизәнде. Тегеләр бары тик чайкалып кына калдылар, чайкалып өлгермәгән булсалар, Сәлмән байның аяксыз эте янына тагын бер аяксыз малае да өстәлгән булыр иде. Эш болайга киткәч, сөйләшеп торуның мәгънәсезлеген күреп, тегеләр, авыз эчләреннән нидер мыгырданамыгырдана, Фәсхине әллә ниләр белән янап, чыгып киттеләр. Фәсхи үзе, утын тумраны өс- тенә утырып, уйланып калды. Тукта, ничек соң болай булды әле бу? Моңа чаклы аның «Койрыклы Пәчти» дигәнгә бер дә исе китми торган иде бит. Юк, биредә кушамат өчен генә түгел, аягы өзелгән эт ачуы гына да түгел, биредә нәрсәдер хәзергә аларның үзләренә дә ачык билгеле булмаган икенче бер тирән ачу куерып килә иде. «Мәрәк Фәсхи куйган капкынга эләгеп Сәлмән байның эте аягын өздергән» дигән хәбәр Сәфәргалигә ишетелгәч, Сәфәргали, аны-моны уйламыйча, тик шулай да кәефле көлеп, «Мии булсам, дүрт аягын да өздергән булыр идем әле. тиресе Гыйльметдингә тунга яраган булыр иде» дип куйды. XX Шул вакыйгадан соң атна да узмады, кышкы ярым үлек төннәрнен берсендә, сәгать беренче яртылар төшендә, Фәсхинең абзар артыннан берьюлы печән чүмәләсе чаклы ут күтәрелде. Авыл халкы тәмле йокыга чумган, шул җөмләдән Фәсхи үзе дә, түшәгенә күрә аягын сузып, рәхәтләнеп йоклап ята иде. Утны башта күрмәделәр. Беренче булып күргән кешеләр, нишләргә белмичә, әле ары, әле бире йөгереп, «Пожар!!», «Пожар!!» дип авыл буена акырып-бакырып йөрүдән узмадылар. Тәмле йокы сәгатьләрендә, төн уртасында чыккан авыл янгыны вакытында нинди тамаша кубуы мөмкин булса, монда да шул ук кабатланды, йокылы-уяулы баштан бер аягына кара ката, икенчесенә көрән итек элеп чыккан кешеләр, кулларына 27 ни эләксә, шуны тотып, янгын сүндерергә чаптылар. Караул өендә ат җигә алмыйча сүгенгән тавышлар ишетелде, әле ансын, әле мопсын эзләп табарга, аркалык-түшлекне ялгаштырырга туры килде. Сбруйларны мондый коелган хәлдә тотуы өчен пожар каравылчысы Әхмәдулланың, үзе күренмәгәнлектән, бүкән чаклы гына малаен бәргәләп ташладылар. Ничек кирәк алай мичкәне бер атка, насос машинасын икенчесенә өстерәтеп, кычкыра-кычкыра пожарга килеп җиткәндә, ут инде тәмам көчәйгән, ялкынның иләмсез зур теле әле бер нәрсәне, әле икенчесен эләктереп ала һәм шундук котырган эттәй чатырчотыр китереп кимерә башлый иде. Кызгаинан-кыза төшеп янучы чыбыкчабыклар, түбә кайчылары арасында тавыклар чырылдаганы ишетелеп кала, башлары әйләнгән йорт хайваннары, күзләрен акайтып чабып чыгалар да, яңадан ут эченә барып керәләр иде. Ул арада лапас түбәсе гөрселдәп ишелеп төште, абзар баганалары, азау тешләре кебек ыржаеп калган хәлдә, аяк өстеннән янып торалар һәм шушы зур утның шомлы яктысы астында кечкенәкечкенә кешеләр, җылынырга килгән кырмыскалар кебек, әрле- бирле мыжгып азапланалар иде. Пожар насосының баш-башына икешәр кеше, корсаклары белән ята биреп, тырышып-тырышып баса башладылар, ләкин файдасы тимәде. Чөнки эчәкләре тишек булганлыктан, кайдандыр, бөтенләй кирәкмәс җирдән чаптырып су агып ята, ә кирәкле җирдән тамчы да чыкмый иде. Шуннан соң хатын-кыз, бала-чагаларны су ташырга дип инешкә куа башладылар һәм бу эш шулай ук зур ыгы-зыгы белән, сүгенә-сүгенә эшләнде. Гомумән, монда бөтен кеше ачулы, я шулай булып күренергә тырыша, бөтен кеше сүгенә, бөтен кеше кабалана һәм шул гомуми гаугалану арасында азмыкүпме тыныч калган бер кеше булса, ул — Фәсхи үзе иде. Фәсхи, кычкырынып йөреп кенә эшне төзәтеп булмаслыгына төшенгән, ул, әлләни өзгәләнмичә, олы гәүдәсен салмак кына чайкап, әле анда, әле монда күренеп китә, күзенә чалынган әйберләрне алгалап куя. Аннары бөтен эшеннән туктап, яна торган баганаларга гаҗәпләнгәндәй, тик кенә карап тора, тагын кузгала, тагын шулай каударланмыйча гына әрле-бирле йөренә башлый иде. Башта өйне ничек булса да саклап алып калып булмасы дип өметләнеп, шул тирәдә көрәк, багор, тимер сәнәк тотып үзара мыжгышып йөргән кешеләр соңыннан, кызган ут өйне дә эләктереп алгач, бөтенләй кул селтәп, кайсы кая — үз каралтыларына, үз өйләренә яки шул тирәдәге кардәш-ыруларын сакларга таралышып беттеләр. Ут көчәйгән- нән-көчәйде, анда-санда чиләк белән су ташлау аны бары тик үчекли генә, ялкын аның саен котыра гына бара иде. Авыл өстенә җәелгән ут шәүләсе астында, әле анда — әле монда, лапас, өй түбәләренә менеп баскан кешеләр селкенгәләп күренәләр. Бер читтә, өйдән чыгарып ташланган өй әйберләре өстендә, дөрләп яна торган өйгә мөлдерәп карап, Фәсхинең корсаклы хатыны елап утыра. Фәсхи, килеп-килеп, хатынын тынычландырмакчы була, аңа җылы сүз әйтә, «Исең китмәсен, баш исән булса, малы табылыр» дип, аны юатырга тырышып карый. Ләкин әле яңа гына йорт итә башлаган хатын өчен бу каза күтәреп чыга алмаслык авыр, ул утырган җирдән күзгә күренеп сыза бара һәм инде аңа салам түбәле, биш тәрәзәле шушы кечкенә өйдән башка дөньяда өй булмас, һаман шулай тәртипсез ташланган әйберләр арасында, яки кеше бусагасы төбендә үз корсагын үзе кочаклап утырырга туры килердер кебек күренә иде. Менә өйнең түбә кайчылары коелып төште. Хәзер инде чатыр-чотыр килеп кысасы янып утыра, менә ул да тоташ күмергә әйләнеп ишелеп төшәчәк. Инде хәзер утның янына килеп караган кеше дә юк, килеп торуның хаҗәте дә калмаган иде. Бары тик әллә нидә бер Фәсхи үзе әле тегеннән, әле моннан калкып килеп чыга, аннары тагын, кулындагы багоры белән утны үчекләгән кебек, пожарник Әхмәдулла кыбырдап йөргән була иде. 28 Тагын бер кеше .калган булган икән. Инде бөтенесенә кул селтәргә вакыт җитте дип торганда, кара көеп яткан өй урыны тирәсен уратып, әллә кайдан, кулына сабы көя башлаган мылтык тоткан Сәфәргали килеп чыкты. Ул сизелер-сизелмәс кенә дерелди, ничектер бөрешеп калган, гадәттәге терелеге югалган, күрәсең, аның беләи нәрсәдер булган иде. —Менә, Пәсхи абый... бу синең мылтыгың...—диде ул, түбәнгә карап кына мылтыкны Фәсхигә китереп бирде һәм шундук борылып китә башлады. Башкасы янса да мылтыкны яндырырга ярамый иде. Күрәсең, ыгы- зыгы арасында исеннән чыккан булган. Кинәт бик якын тоелып калды бу малай Фәсхигә. Китә башлагач, ул аның артыннан барып туктатты. — Син кем малае буласың соң, әй, кара әле? — дип сорады Фәсхи, малайның йөзен үзенә таба борып. — Бу авылныкы түгел мин, — диде Сәфәргали һәм — гомердә булмаган хәл — Фәсхинең беләгенә капланып елап җибәрде. — ...Алса, әллә мин аны үземә дип алдыммы? Мин аны соңыннан барыбер китереп бирмәкче идем. Сорашып торырга туры да килмәде, малай үзе үк чишелде: янгын ыгызыгысы вакытында, өйдән вак-төяк әйберләр ташыганда, бу чуар йөрәкнең күзе әлеге шул мылтыкка төшкән һәм ул аны ут эченнән алып чыккан да шул кызган шәпкә өенә үк алып кайтып киткән. Бу эше өчен, шулай ук кызган шәпкә, әтисеннән аңарга яхшы гына эләккән. Менә бөтенесе шул — болай да аптырап беткән малайдан нигә артыгын сорап аптыратырга! Шулай итеп, янмый калган әйберләр янына бу иске мылтыкны да китереп сөяделәр. Ә сандык өстендә Фәсхинең хатыны әле һаман мышкылдап елап утыра иде. — Балавыз сыктың син дә. Әллә ул чаклы актыгы булыр дип уйлыйсыңмы,— дип хатынын әрләп алды Фәсхи һәм, кулына очраган капчыкларның берсен җилтерәтеп иңенә салгач, бер тын вакыт кая барырга белмичә, аптырап калды. — Әйдә безнең Гыйззи апаларга, — диде Сәфәргали. Әлеге мылтык вакыйгасыннан соң, алар ничектер дуслашып калганнар, шул ук вакытта малайның ачулы әтисе янына ялгыз гына кайтасы да килми иде. Гыйззинең әнкәсе ягыннан үзенә кардәш тиешле кеше булуын келт итеп исенә төшереп, Фәсхи шунда ук малайга ияреп, шул якка таба китте. Гыйззи, бер дә авырыксынмыйча, кочагын җәеп каршы алгандай алды — өстәвенә әле Фәсхинең хатыны белән икесе бергә сандык өстенә утырып, озаклап елашты да. Иң актыктан, бик зур нәрсәсыман итеп, әлеге теге сабы көйгән мылтыкны күтәреп кайттылар. — Куянга мине дә алып йөрерсең яме, Фәсхи абый, — дип куйды Сәфәргали ыгы-зыгы арасында. Фәсхи бу минутта ничектер бик уйчан һәм басынкы иде, шулай да ул Сәфәргалине җавапсыз калдырмады: — Юк, куянга гына түгел, бүре атарга алып барырмын мин сине. Без икәү бергә булсак, аларның сыңар аякларын гына өзеп калмабыз,— дип шаяртып куйган булды. Дөресен әйткәндә, бик үк шаярасы да килми иде аның бу минутта. XXI Сәфәргали, артык җыелган имана акчалары халыкка кире кайтарылгач, халык берьюлы баеп китәр, тегү эшләре күбәер, үзләрен әле анда, әле монда чакырып кына торырлар, дип хыялланган булса да. 29 эш ул көткәнчә килеп чыкмады. Җиһанша старостадан акчаны кайтарып алу алай җиңел булмады, прошение артыннан прошение язарга, контора ишекләре төбендә бүрек салып байтак кына торырга туры килде. Гыйззииең кечкенә генә өендә өч семья тыкшынып, «тукта, тегеләй, тукта, болан булмасмы?» дип, көн артыннан көн уздыра башладылар. Эшсез торганда Корбангали абзый, гадәттә, аракы белән уйнарга бик ярата иде, ләкин бу юлы ничектер алай булмады. Чөнки Фәсхи бик уйландыра торган итеп сөйли белә, аракыны юксынырга вакыт калдырмый иде. Үзе кара жирдә утырып калган бу кеше, үз кайгысы турында бөтенләй искә дә алмыйча, күбесенчә, көнкүрешнең гомумән кысанлыгы, җир-суның җитәрлек булмавы турында сөйли. Күп йөргән, күп күргән кеше итеп, Корбангали абзыйдан теге авыл турында да, бусы турында да төпченеп сораштырып утыра. Аннары, сүз арасында гына әйткән бер төс белән: — Ә менә эшчеләр белән крестьяннар берләшеп, эш башындагы түрәләрне тотып атсалар, җир — тоташы белән крестьянга, завод- фабрика— эшчегә күчсә, дөнья үзгәрер иде, мин үзем шулай уйлыйм,— дип нәтиҗә ясый. Шуңа ук ялгап сорау бирә: — Ә син ничегрәк уйлыйсың, Корбангали абзый? — Уйлап ни кырасың,— ди Корбангали абзый, артык исе китмичә генә, һәм сүзне уен-көлке белән күмеп калдырьТакчы булып өсти: — Атка тиенгәнче мин шулай җәяүләп кенә б^ллса да әкренләп бара торырмын әле. ' Корбангали абзыйның бу темага алай тирәнгә китәргә теләге юклыкны күргәч, Фәсхи сүзне шундук башкага күчерә. Үзенең Порт- Артурда торган чакларын, диңгезгә чыгуларын, кораб тормышын, японнар белән сугышуларын искә ала. Ләкин ул моны, кайбер карт солдатлар кебек, мактанып, авызын чапылдата-чапылдата сөйләми, сүз югыннан сүз, дигән кебек итеп кенә искә ала һәм аның бөтен сүзләреннән бер нәрсә'— бу тормыштан һич тә канәгать түгеллеге аңлашылып тора иде. Кайчагында ул мәгънәсе Корбангали абзыйга да, бигрәк тә Сәфәргалигә аңлашылмый торган «революция», «социал- демократ», «ирек байрагы» кебек сүзләр ычкындыргалап куя, аның колакка сәер ишетелә торган мондый сүзләрне әйткәләве һәм шул сүзләрдән үзенә тәм табып, җанланып китүе аны Сәфәргали алдында әллә ниткән серле, гаҗәеп бер кешегә әверелдерә, Сәфәргали аңа көинән-көн ныграк ияләшә бара иде. Ләкин аларның бергә торулары озак дәвам итә алмады. Фәсхи кайдадыр бүтән бер җирдә, күрәсең, халык арасында да шундый сәер сүзләрне ычкындыргалаган булса кирәк, авыл халкының соңыннан сөйләвенә караганда, бигрәк тә аның земский начальник белән сүгешүе ярамаган, тагын ниләр булгандыр, Сәфәргали моны аңлап та бетерә алмады. Ә иң аңлашылмый торганы — төннәрдән бер төнне ике жандармның, ишек дөбердәтеп кереп, Фәсхине тыкырдатып алып китүләре булды. «Нинди яхшы кеше иде, ничек тиз юкка чыкты!» дип гаҗәпләнеп калды Сәфәргали. Өстәвенә тагын, зимагор Фәсхи коткысына бирелеп түрәләргә тел-теш тидерүче бунтовщиклар, дигән булып, авылның биш-алты кешесен судка да биреп куйдылар. Бу турыда авыл халкы соңыннан чыш-пыш килеп кенә сөйли башлады. Ниһаять, безнең геройларыбыз бу авылдан китәргә булдылар. Чөнки үзегез беләсез, сүзне чыш-пыш килеп сөйләргә гадәтләнгән кешеләр түгел бит алар. Шуның өстәвенә тагын Корбангали абзый курка да калды: ничек кенә димә, сөйләшкәләп утырган чаклары булды бит. Моннан Чистай, Каргалы якларына юл тотарга уйласалар да, инде яз җитеп килүен, Кама йомшаганчы, аны кичеп калырга кирәклекне 30 искә төшереп, тәртәне кайту ягына таба борырга булдылар. Шунын өстенә тагын соңгы атналарда өйдән хат килмәү дә тынычсызлый иде. Бер көнне кичтән, бала-чага йоклап беткәч, Корбангали абзый, куен кесәсеннән бумажнигын чыгарып, бар күк табышны санап утырды. Тик соңгы атна-ун көн төшендә рәтле эш күрмичә һаман расходланып тору, сезон буена акча төшерерлек зур эшләрнең булмавы, вак-төяк бишмәт, камзулдан узмау үзенекен иткән — кесә ягы шәп түгел иде. Әле шуннан бүләген-бүктәрен, күчтәнәчен, тегесен-бусын аласы бар, Асылбикә түти бурычка кереп куйган булса, аның бурычларын да түләргә кирәк булачак. Шулай ук ашамыйчаэчмичә дә кайтып булмый, Корбангали тегүчене тамак колы дип үк әйтеп булмаса да, әмма аның тәмле ашарга яратуын һәм туры килгәндә кызыл башлы «казна суын» да артка куймаганлыгын беләсез. Әнә туларның барысын да исәпләп чыккач, Корбангали абзый тирән генә көрсенеп: — Быел тагын булмады, — дип куйды. Шуннан соң ул, һәрвакыт* тагы кебек, әллә кайчан әтисе белән йөргән җирләрен, төшергән акчаларын исәпләп, тирән-тирән хыялларга чумып утырды да: — Башкорт ягына җитми. Акча төшерим дисәң, әнә кая барырга кирәк, — дип сөйләнгәләп алды. Иртәгесен алар — Сәфәргали белән икесе — Сәлмән байның кибетенә бүләккә дип әйберләр, күчтәнәчләр алырга киттеләр. Әтисенә ияреп кибеткә Мидхәт тә чыккан иде, ул конфет әрҗәләре арасында, чытлыкланып, әле теге, әле бу нәрсәгә кагылгалап йөрде. Соңра әтисе янына килеп, бик белдекле кыяфәт белән: — Теге көнне мин әйткән малай әнә шул инде,—дип, әтисенә Сәфәргалине төртеп күрсәтте. Сәлмән бай нечкә генә калдырып пөхтәләп кырылган мыегы астыннан хәйләкәр көлеп, Сәфәргалигә бер күз ташлап алды һәм, әллә ни исе китмәгән төс белән, сүзне икенчегә күчерде. Аласын алып, акчасын биреп, инде чыгып китәргә генә дип торганда, Сәлмән бай сүз арасында гына әйткән төс белән: — Малай бик үткен нәрсә дип әйтәләр синең, агай-эне. Кая, артыңа тагып йөрткәнче, җәйгә бездә генә калсын. Кулы эшкә өйрәнер, азып-гузып китмәсә, үзен менә кибеткә, сату-алу эшенә өйрәтербез,— дип, сораулы караш белән Корбангали абзыйга карады. Ә Корбангали абзый малайдан колак кагырга теләми иде, байның нәрсә дигәнен төшенмәгән бер кыяфәт белән, читкәрәк карап торды. — Яхшы киңәшкә рәхмәт, бай. Әмма быелга үзем ияртеп алып чыктым, үзем ияртеп кайтып, әнкәсенә тапшырасым килә. Киңәш-табыш иткәннән соң, җәренгә күз күрер тагын, — дип өзеп кенә җавап кайтарды. Ә Сәфәргалигә килгәндә, байның бу сүзләренә малайның колак яхшы ук нык торган иде. Болай кечкенә чана тартып, авылдан-авылга сөйрәлеп йөргәнче, сату-алу эшендә тизрәк баеп китәргә булыр иде. Малай әнә шулай уйлый иде. Шул ук вакытта әлеге теге чокырлы битле Зәйтүнә дә бар бит әле бу авылда. Сату-алу эшендә йөреп, кибетче булып китсәң, менә инде ул чагында аны үзеңә каратырга булыр иде. Малай, әлбәттә, бу якны да бик исәпли иде. Ә үзе шулай да эшлисе эшен дә онытмады. Олылар бер читтә сөйләшеп торган арада, берәр тиенләп җыеп килгән акчасын Мидхәткә сузып, аннан прәнник, конфет үлчәтте, исле сабын сатып алды — үзегез уйлап карагыз, бит ахырысы, киткән чакта ул чокырлы биткә нәрсәдер биреп китәргә кирәк инде. Чөнки ул олырак егетләр шулай эшләгәнлеген ишетә белә һәм алардан калышырга һич тә теләми иде. Менә хәзер барысы да кесәдә. Кесәгә сыймаганы — куенда. Барырга да Зәйтүнәнең алдына аударырга. Ашасын, кешенең күзен яндырсын, тегүче малаеның тикмә булмаганлыгын белеп калсын. «Ләкин мәсьәлә шунда _ кайда һәм ничек күрергә соң ул кызны? 31 Сәфәргали әтисеннән аерылып калып, байтак кына вакыт әрле-бирле урам таптап йөрде. Аңа бүген дөнья кызык та, шул ук вакытта чак- чак кына моңсу да булып күренә иде. Шуның^ өстенә чак-чак кына җиңеләеп тә калган иде ул бүген. Урамда Гыйльметдинне очратып, аңа учы белән кызыл билле прәнник бирде, бераздан Гыйльметдиннең иптәш малае очраган иде, аңа да бирде. Ә үзенең сүзе сүзгә ошамый, авызы сүздән бушамый иде. Суга баручы бер кызның юлына аркылы төшеп, аны җибәрмичә торды: янәсе, нигә син суга бу тыкырыктан йөрисең? Нигә Габдулла агайлар тыкырыгыннан йөрмисең? Теге кыз, аптыраудан, күзләрен тасырайта башлаган иде дә, Сәфәргали аның чиләк төбенә дыңгырдатып бер уч каткан прәнник ташлагач, алар шул минутта ук килештеләр. — Шунда, берәр җирдә Бурсык Абдулының кызы күзеңә чалынмасмы? Әйт үзенә, прәнник ашыйсы килсә, минем янга йөгерсен... — диде шаярткан булып һәм хәйләкәр рәвештә күз кысты. Ләкин үзе моның белән генә тынычланып кала алмады. Йөгереп су буена төшеп менде. Фәсхинең янган өе урынына барып, аны бер-ике урап узды. Садыйк мулланың коймасы ярыгыннан ишек алдына күз төшерде. Зәйтүнәләр турыннан бер генә түгел, берничә кат үтеп китте һәм үткәне саен аларның тәрәзәләренә каерылып-каерылып карап барды, ләкин ай-һай ла! Зәйтүнә күренми дә күренми иде. Шулай чуалып йөри торгач, ул кесәсендәге прәниик-конфетларын ашап, өләшеп бетерә язды. Ләкин куенга тутырганы, кул тимәгән килеш, тәнгә сизелеп, җанны рәхәтләндереп, әле һаман бүлтәеп йөри иде. Болай куркак булып тирәләрендә генә буталып йөрсәң, анысының да очланып куюы бар. Ай-Һай ла, беткән баш беткән, бүген монда, иртәгә кадалып киткән! Ниһаять, менә ул Зәйтүнәләрнең капкасын шакыды. Капка ачарга Габдулла агай үзе чыккан иде, ул Сәфәргалине: —һай бәрәкәт, яшь тегүче үзе килгән. Бик вакытлы йөрисең, теге чакны ясаган тун ялауларың кырылып бара иде, юл уңаеннан, кереп шуларны рәтләп китсәңче,—дип, җор сүзләр белән каршы алды. Ләкин, үч иткән кебек, әнә шундый чакта Сәфәргалинең теле бәйләнеп калды бит. Ул, чынлап та, ләм-мим сүз кушмыйча ишек алды уртасында, тиле малай шикелле, авызын ачып басып тора, кесәсендәге «Гөлҗиһан» сабынын кымтырыклый, ә үзе, «Тукта, күренмәсме?» дип, күзләрен тәрәзәдә уйиаткалый иде. Ниһаять, телен көчкә-көчкә генә әйләндереп һәм биреләчәк җавапның күңелсез булачагын алдан ук сизенгән кебек: —Зәйтүнә әллә өйдә юкмы? — дип, дуамал гына сорап куйды. Ә үзе, «Менә ни әйтер?» дигән кебек, мөлдерәп, Габдулла абзыйга карап тора һәм бүләк сабыны, күчтәнәчкә дигән прәнникләре белән бергә, сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде. Әй, син, Габдулла агай кызы! Безнең яшь әтәч кебек кычкырып туймый торган егетебезне усак яфрагына әйләндереп калдырдың да үзең әллә кая китеп баргансың! Габдулла абзый, бу мут егетнең кинәт кенә юаш боланга әверелеп калуының сәбәбе нәрсәдә икән, дигән сымак итеп, сынаулы караш белән сүзсез генә карап тора, үзе мыек астыннан гына көлә иде. Ләкин тумыштан ук бугаз белән туган, шаулар өчен туган Сәфәргалине алай ансат кына телсез калдырып буламы соң! Хәйләсен кайдан тапты диген: — Сездә тегү теккән чакта ядәш аерып, Зәйтүнәгез миннән бер сабый откан иде. Кайткач менә шуны бирерсез үзенә, без иртәгә китәбез, бирми киткән дип әйтмәсен, — диде ул, кесәсеннән исле сабын чыгарып. Алар хәзер инде икесе дә җитди, шул ук вакытта бер-бер- сенә бик үк ышанып та җитмиләр иде. Тиктормас Сәфәргали, Габдулла абзыйны омсындырып, менә тагын кесәсен актара башлады. Кыс- 32 касы, әллә нинди саташкан көн булды ул. Сәфәргалинең теленә сүзе килми, куйган нәрсәсен таба алмый, аннары менә Зәйтүнәне күрмичә китә, җитмәсә тагын, актарына торгач, куенындагы конфет-прәнник- ләрен шыбырдатып коеп җибәрде. Хәзер инде Габдулла абзыйга да уңайсыз. Сәфәргалинең үзенә әйткән дә юк: үзе ишек алды уртасында басып тора, үзе колакларына чаклы кызарган, үзе моңсу, үзе көлемсерәгән, үзенең аяк астында кызыл билле прәнникләр чәчелеп ята... Боларын да ядәш оттырган өчен китергән идем дисә, ялганы тотылачак. Ләкин бернәрсә дә әйтмичә аяк астында прәнник-конфет таптап тору шулай ук килешми. Эш болайга киткәч, иң яхшысы — борыл да сыпырт. Габдулла агай коелган прәнник-конфетка иелгән арада, безнең героебыз очкан иде инде. Менә шулай булды шул ул көнне! Сәфәргалигә бөтенесе аркылы килеп торды. Кызга дип алган исле сабынны кызның әтисенә биреп китте. Күчтәнәч прәнникконфетларның яртысы кем очраса, шуңарга өләшенеп бетте, яртысы ишек алдында чәчелеп калды... Ә уйлап карасаң, Зәйтүнә үзе гаепле. Әгәр нәкъ шул көнне Олы түтиләренә утырмага китмәгән булса, прәнник-конфет җиргә түгел, аның кесәсенә '"коелган булыр иде бит. Болары барсы да малайларча чыккач, Сәфәргали, зурларча буласы килеп, бүләккә дип зәңгәр кашлы бер йөзек сатып алган иде, анысы белән бөтенләй башы катты. Олы кешеләргә биреп калдырырга ояла, кечерәкләренә бирергә ваксына иде. Аннары тагын кеше аркылы тапшырып аның ни кызыгы бар! Шулай да бусына хәйләсен тапкан икән, шайтан малай. ...Алар киткәнгә инде күп кенә вакыт узган иде. Тирәкле авылында аларның эзләре дә калмаган, сөйләгән сүзләре дә онытылып беткән иде. Бары тик бер кеше генә, бары тик уйчан кыз Зәйтүнә генә шук җанлы Сәфәргалине, ул калдырып киткән «Гөлҗиһан» сабыны белән юынган саен, сагынып искә ала иде. Дөньяга яз килде, сыерчыклар бала чыгардылар, агачлар, шул исәптән әлеге теге басу калкулыгында ялгызы гына үсеп утыручы «Әни агачы» да ямь-яшел яфракларга күмелде. Зәйтүнә бер көнне, әнисен исенә төшереп, бу агач янына килгәч, күреп хәйран калды: карама агачының каерысында, пәке очы белән йөзек сыярлык кына итеп уелган түгәрәк мөештә, яшел яфраклар күләгәсендә, күз яше кебек җемелдәп, зәңгәр кашлы кургашын йөзек ялтырап тора иде. Икенче бүлек I Шулай итеп, Корбангали абзый белән Сәфәргали Мәтәскә авылына ул язны тагын пычрак ерып җәяүләп кенә кайтып керделәр. Икенче һәм өченче кышларны шулай ук кар урынына акча яумады. Хәер, Корбангали абзыйның моңа әлләни исе дә китми башлаган иде инде. Алып кайткан такы-токы акчасына үзенең ике имана җирен су- калаттырып ала, аннары җәйләрен Сәфәргалине баерак кешеләргә тырмага һәм шундый вак-төяк кыр эшләренә биреп, аның да аз-маз файдасын күргән була, шуның өстенә Асылбикә түтинең сыеры бик игелекле хайван булып чыкты, сөттәи-майдан яздырмый, һәрхәлдә тәмле тамак Корбангали абзый, авылның бүтән ярлылары кебек, ул чаклы өзгәләнми иде. Ә башкасында аның әллә пи эше юк, кайберәүләр кебек, ыгы-зыгы килеп дөнья кумый. Чөнки куып тотып булмаслыкка иман китергән, 'бигрәк тә җәяүләп әллә кая китеп булмаслыкны төшенгән иде. Шуңа күрә бар күгенә шөкерәна кылып, җәен булса, түтәл бакчасы ясап, авылда юк кыярпомидо*р“үстереп, күрше-күләннең күзен яндырып яши бирә. Кышкы бураннарда адаша-адаша кечкенә чана тартып авылдан авылга сөйрәлеп йөрүләре, язгы пычракларны ерып ревматизмы котырган аяклары онытыла, әйтерсең, ул яңадан җәннәттә, дөньяга телен чыгарып күрсәтә, янәсе, исе киткәне бар иде бик. Әгәр инде аның кесә ягы белән үтә кызыксынып, төпченә башлаучылар килеп чыкса, ул ан- дыйларга койрыкны тоттырмый торган итеп кенә җавап бирә. Гегеләй- болай итеп кенә түгел, көйләп җибәрә: — Без үзебез бай түгел, Кесә ягы сай түгел, Килә тора — китә тора, Кирәгенә җитә тора. Кыскасы, ат кермәгәнлектән тоташ яшел чирәм белән капланган ишек алдында бертуктаусыз себеренеп һәм, хәллерәк кешеләр алача киндердән тегелгән күлмәк-ыштаннан тир-тузанга катып йөргәндә, ул, бер ялгызы диярлек, бәйрәм түгелдә дә фабрика ситсасы киеп, шуның өстенә бармагындагы фирәзә кашлы йөзеген ялтыратып, ак ярлы булып көн күрә иде. Ә инде безнең Сәфәргалигә килгәндә, аның нинди кеше булганлыгы безгә беркадәр билгеле. Дөнья малына карашта аны һәрхәлдә агачыннан ерак төшкән алма дип булмый. Ләкин, шул ук вакытта, ярлылыкны да яратып бетерми иде ул. Иптәш малайлары арасында үз атына атланып йөрү һәм, нур өстенә нур дигәндәй, бу атның чабыш ат булып, сабан туйларында, ат чабышларында баш килүен күрү аны бик кызыктыра иде һәм Сәфәргали, ялгыз гына калган чакларда, бу турыда хыялланмый да түгел иде. Ләкин шулай да, бу хыял аны көйдерә иде, дип әйтеп булмый. Үз аты булмаса, кеше атында да бик шәп йөри белә ул. Бигрәк тә сабан туйлары, җыен вакытларында аны, «Сәпәр дә Сәпәр» дип, төрле яктан чакырып кына торалар иде. Вакытлар узып, яше үскән саен, Сәфәргали малай чагындагы җилбәзәклегеннән арына барды. Агач, үскән саен, ботакларын ныграк, күбрәк җибәреп, уч аклана төшкән кебек, аңа да җитдирәк, зуррак уйлар урнаша килде һәм болар аны киңәйтә, түгәрәкли, тутыра төштеләр. Бу җитди уйлар арасыннан иң җитдие һәм, ихтимал, егетне иң матурлый торганы — еракта, Кама елгасының аргы ягында, урманнар- таулар артында калган Зәйтүнә булды. Чынлап та, әллә нишләтте ул кыз безнең Сәфәргалине. Башта ул аны, онытырга теләп, күңелен икенче, өченче нәрсәләргә бәйләп карады. Шундый ук, хәтта аннан да матуррак кызлар бүтән авылларда да, Мәтәскәнең үзендә дә юк түгел иделәр. Күзгә дә чалынгалыйлар, ияләшергә дә чамалары юк түгел, шуның өстенә тагын дөньяның бүтән кызыклары да бетәсе юк, соңгы исәптә, аның тәкәбберлеге дә бар. Тора торгач, «әй, пычагымамы кирәк» дип кулын да селтәмәкче була, үзе белән үзе мавыгып, барысын да онытырга да исәпли һәм моңа аның нигезләре дә юк түгел: буе, яшь имән шикелле, таза гына булып үсеп килә, иңбашы киң, әтисенең казакиена сыймый башлаган, ишектән кергәндә еш кына башын бәрә, тузар-тузмас көйгә үзенә кечерәеп калган туны чөйдә эленеп тора. Әнисе Асылбикә түти, күрше хатыннары белән сөйләшкәндә, элекке кебек, «карт белән малай» дип түгел, «безнекеләр» дип, «безнекеләр тегеләй иттеләр, безнекеләр болай итәргә уйлыйлар» дип, мактанып сөйләшә һәм язларын, чирәмгә юып салган киндерләргә карап, кем з „с. ә.* № 2. 33 34 кызының кулы эшкә ничек йөгерә дип тикшеренеп тә йөри башлаган иде. Сәфәргали моны үзе дә сизми түгел, әнисенең куанычын күрү аңа әллә ничаклы ләззәт бирә һәм өстәвенә Мәтәскә кызлары үзләре дә бу «яшь имән» белән кызыксына башлаганнар. Ләкин боларның барысын да як-якта калдырып, әледән-әле ул, моңсу кара күзле, кара кашлы, тигез ак маңгайлы, түгәрәк йөзле, көлгәндә бит урталары чокыраеп кала торган Зәйтүнә килеп чыга һәм, кашларын дугаландырып, «миңа дигән күчтәнәчләреңне нигә чит кешеләргә өләшеп йөрдең?» дигән кебек көлемсерәп карап торган төсле була иде. Әгәр төнлә йокыдан уянып, ул кызның чокырлы бит алмаларын күз алдына китереп ятуларны, кулга каләм-карандаш алып та, хат яза алмыйча, каләм-каран- дашны женләнеп ыргытып бәрүләрне, ул кыз белән бергәләп куып йөргән бозауны күз алдына китереп, үз-үзеңнән оялып кызарып калуларны сагыну дип атарга ярый икән, безнең Сәфәргали белән мондый хәл әледән-әле кабатлана, димәк, яшерәсе юк, ул аны сагына иде. Моңа кадәргесен, бәлки, балалык шуклыгы дип атарга, үсмер чакка хас булган эзләнү-очыну омтылышлары дип карарга, ниһаять, артык куертып жибәрү-төчеләндерү дип безне гаепләргә дә, ихтимал, мөмкин булгандыр — кем белән ни генә булмый яшьлек канат ярганда. Инде килеп Сәфәргали әнә шул кыйгач кашлы чандыр кыз өчен, әнә шул «болында төшеп калган каз каурые» өчен үзен шундый ук очанак характерлы атасына каршы китереп куйган икән, юк инде, мбньГ үсмер чак бизгәге дип кенә калып булмый, димәк, балалык шуклыклары һәм зәңгәр кашлы кургашын йөзек аралаш, сагыну һәм йокысыз төннәр аркылы тынгысыз мәхәббәт шулай туган. Әйе, Корбангали абзый, малаеның киң җилкәсенә, ишеккә сыймый торган буена карап, эченнән генә: «Яман күздән ходай үзе сакласын» дип йөри башлаган һәм, болай үзенең байлыкка әллә ни исе китмәсә дә, малае табып китергән акчаны санап утырырга әзер тора иде. Әнә шундый жылы өметләр белән ясканып торган чагында, һич тә көтмәгәндә, ата белән малай арасында каршылык чыкты. Көзге көннәрнең берсендә, әлбәттә, берничә мич күмәч ашап, бер- ике тапкыр мунча яктырып кергәннән соң, әтисе малаена карап: — Аягыңны киенеп тор, Сәпәр. Быел, алла боерса, башкорт ягына китәбез, — дип куйды. Шуның артыннан ук, булмаслыгына үзе дә ышанган бер төс белән, шулай да тел күнеккән сүзне әйтми кала алмыйча: — Барганда ерак булса булыр, ходай эшебезне уң итсә, кайтканда җүн генә бер ат алып, атка утырып кайтырбыз, — дип тә өстәде. Ләкин аның бу сүзләре Сәфәргалине канатландыра алмадылар, егетнең үз башында үз уе иде. — Алып бетермәдең инде син дә. Сөйлисең кирәкмәсне,— дип, әтисенә каршы төште ул. Корбангали абзый күзләрен тутырып малаена бер карап алды. — «Тукта, чү! Бик сикеренмә, түшәмгә бәрелеп, башыңны ярма!» дигән мәгънә салынган иде аның бу карашында. — Моңа тикле сөйләнеп кенә калсак, быел менә ике достоин кеше чыгабыз, шәт, алырбыз, — диде атасы, малаеның салпы ягына салам кыстырыбрак. Ләкин аңа карап Сәфәргалинең йомшар исәбе күренми иде. — Син теләсәң нишлә, мин үзем Закамага китәм. Ат булмаса, җәяү дә ярый миңа. Ата белән малай, беравык вакыт бернинди сүзсез калып, бер-бер- сенә карашып тордылар. Ата өчен иң куркынычы — малаеның аңа авыр һәм ышанмыйча карап торуы булды. Хәер, аның сүзләре дә уйнап әйтелгән сүзгә бер дә охшамый иде. Асылбикә түти, аларны килештерергә теләп, кулыннан килгәнчә тырышып караса да, карт үз сүзеннән кайтмады. Шулай ук малай да үзсүзлелектә атасыннан калышмый иде. Ә чынлабрак уйласаң, биредә эш хәтта сүздә генә дә түгел, биредә 35 эш тирәнрәк: күкнең ерак читендә бер янып, бер сүнеп, күзне алдалап һәм хыялны кытыклап үзенә чакырып торучы тылсымлы йолдызда, ерактанерактан гел дәшеп, гел чакырып, гел .тынычсызлап торучы Зәйтүнәдә иде. Корбангали абзый малайны көчләмәде. Хәтта ул аның бу үзсүзлелегендә ирлек сыйфатлары күреп, эченнән генә: «Менә кая китте бит» дип, куанып тора иде. Шулай итеп, бер дә беркөнне атаның һәм малайның юллары икегә аерылды: әтисе, күбрәк акча төшерү һәм юньлерәк ат алып кайту нияте белән, башкорт ягына, ә малае, әтисе бик үк риза булып җитмәсә дә, чирек пайга кертергә булгач, шуңа килешеп, авылдашлары Күпербашы Хисмәт тегүчегә ияреп, Кама аръягына китте. Ат булырмы, акча булырмы, әллә берсе дә булмыйча, коры үкенеч кенә булып калырмы? Сәфәргалинең анда эше юк, Сәфәргалинең эше — «Закамага», «Закамага»! II Зәйтүнә беркөнне Сәлмәннекеләрнең кибетенә керосин алырга барган иде, картның шунда кызга күзе төшеп калган булган. Кичә Габдулла агай аларның кладовоеннан тире төягәндә, бай, аның янына үзе килеп, әле тегене, әле моны сораштырган булып торды. Шулай сөйләнә, сораша торгач, ахырында сүз малай өйләндерү, кыз бирү мәсьәләләренә күчеп, карт, сүз арасында әле тик болай гына әйтеп куйган бер төс белән: — Күргәнем юк иде, кызың бик чибәр булып үсеп килә, Абдулла кордаш. Яман аты чыгудан алла үзе сакласын, — дип кыстырып куйды. — Яшьләр үсә, без картая барабыз инде, Сәлмән, бер нишләп тә булмый, — диде Габдулла абзый, байның сүзен җүпләргә тырышып. Аңа ике яклап күңелле булып китте. Бердән, байның аның янында тукталып, сүз башлап җибәрүе аның кәефен китерсә, икенчедән, кызын мактап телгә алулары күңелен үстерде. Дөресен әйткәндә, кызы турында ул үзе дә начар фикердә түгел. Зәйтүнәнең көннән-көн тулылана, матурая баруын күреп, ата бер үк вакытта горурлана һәм, хәерлегә үссен, дип эчтән пошамандык кичерә иде. Сәлмән бай бу турыда сүз кузгаткач, алар, шул’уңайдан, яшьләр турында, дөнья хәлләре турында бераз гәпләшеп алдылар. — Кыз дигәннәре канатлы кош ул, Сәлмән кордаш. Үстерсәң, тегеләй булмагае, болай булмагае, дип дер калтырап торасың, соңыннан бер канат кага да, син күр дә мин күр, оча да китә. — Ата-ана булгач, барысын да уйлыйсың шул, уйламыйча булмый,— дип, Сәлмән аның сүзен куәтләде, һәм шуның артыннан ук үз малайларына күчеп, исән чакта кечесен дә башлы-күзле итеп, эшкә, сәүдәгә кушып калдырырга тырышуы турында сөйләп китте. Ахырдан, атап ук әйтмәсә дә, Габдулла абзыйны шактый ук өметләндерә торган итеп: — Белмәссең, ходай шулай язган булып, яшьләр бер-берсен ошатышсалар, картайган көнебездә, ихтимал, кодалар булып куюыбыз да бар, — дип өстәде. Биредә ул чаклы очынырлык әллә ни булмаса да, тирә-якта дан тотучы Сәлмән байның үз авызыннан шушы ишарәнең чыгуы Бурсык Аптулы өчен җитә калды. Ул, дөрестән дә, кызын әнә шундый баерак кешегә биреп, байлар белән аралашып, картайган көнендә, улыннан булмаса, кызының игелеген күреп, илсу алдында дәрәҗәгә менеп калырга омтыла иде. Сәлмән байның бу сүзләреннән соң ул инде үзен хәзердән үк байлар кодасы, сату-алу эшендә Сәлмәннеке- ләр белән аралашып, чәбәләнеп беткән бер кеше итеп күз алдына китерә башлады. Төнен йөкчеләр юлга кузгалдылар. Авылның әле теге, әле бу башыннан шыгырдап капкалар ачылганы, чана табаннарының яшь кар өстен- з* 36 нән авыр гына шыгырдап кузгалулары, атлар пошкырганы, юлга чыгучыларның: «Мал-туарны үз вакытында карый күрегез», «Сыерның бозавын катырмагыз», «Корманы әрәм-шәрәм итмәгез» дип, өйдә калучыларның «колакларына киертергә» тырышулары, таң алды тынлыгында моңлы гына булып ат муенындагы шөлдерләр шылтыраганы ишетелә башлады. Болар барысы да Сәлмәннекеләрдән тире-яры, тары-бодай төяп, «тукта, шикәрлекчәйлек булса да ярар» дип, авыр кышкы юлга кузгалган авыл кешеләре иделәр һәм алар арасында безнең Габдулла агай да бар иде. Габдулла абзый өйдә калучыларның колакларына шулай ук күп кенә нәрсәләрне тукып калдырды. Ләкин сыер бозаулавы, салам- кибәк турында уйлау белән бергә аның башында бүтән төрле уйлар да кайный: «Мин юкта ул-бу булмагае» дип хафалана иде. Атын җигеп, чыбыркысын биленә кыстырып, инде чыгып китәргә дигәндә генә, ул, тагын бер туктап, Зәйтүнәне читкәрәк чакырып алды. — Кара әле, кызым, — дип сүз башлады ул, мөмкин чаклы ягымлы булырга тырышып. — Үз кадереңне үзең онытып, юк-бар кешеләргә ияреп йөри күрмә. Ходай юлымны уң итсә, менә үзеңә каладан күлмәклек сатин, берәр яулык алып кайтырмын. Кершән-иннек кирәк булса, тартынма, әйт, бер искә төшкәндә барысы да алына аның, синнән генә калмаган. Мәгәр үз чисыңны үзең бетереп йөри күрмә. Акай-шакай килмә- сәң, илнең күзе очлы аның, күрерләр, бәхет күгәрченең үзе үк иңбашыңа килеп кунар, картайган көнемдә минем дә кеше арасында йөзем ак булыр, әниең мәрхүмә дә сөенеп ятыр... Соңыннан, әтисен озатып кереп, урынга яткач, бу шулай кирәктер, үсәүсә шулай була торгандыр инде, дип оялу катыш бераз сәерсенеп уйланып ятты Зәйтүнә. Тик шуның белән бергә, әтисенең бу сүзләреннән соң аның күңеле, нидер сизенгән кебек, тын гына пошынырга да тотынган иде. Таңга кадәр алар хәтсез генә вакыт ятып торсалар да, Зәйтүнәнең күзенә йокы кермәде. Менә шундый пошыиулы ялгызлыкта һәрвакыт диярлек аның янына әллә кайдан Сәфәргалинең күләгәсе очып килеп җиткән кебек була. Ул, үзен борчыган уйларны аның белән бүлешеп, бераз җиңеллек таба иде. Ике-өч ел күрми тору дәверендә, Зәйтүнә Сәфәргалинең ниндирәк егет булганлыгын, аның төсен-битен, кыланышларын, күз карашларын, әйткән сүзләрен барысын да онытып бетерде, ләкин егетнең җиңел һәм уенчак шәүләсе, менә шундый пошынулы минутларда юаныч булып, кызның күз алдына килеп баса. Алай гына да түгел, бу күләгә һаман да җанлана һәм күңелгә якыная бара, иң гаҗәбе— ул кул сузымы гына җирдә туктала да, шуннан ары да китмичә, якын да килмичә, я чакырып, я үртәп, я кисәткәндәй булып, һаман басып тора һәм бу гаҗәеп күләгәдән башка тагын Зәйтүнәнең бармагында Сәфәргали калдырып киткән зәңгәр кашлы йөзек тә саклана иде. Зәйтүнә ул йөзекне әлеге теге ялгыз карама агачының кәүсәсен уеп ясаган мөештән алгач та, моның Сәфәргали эше икәнлеген әллә кайдан чамалады. һәм бу кечкенә бүләкне бармагында йөртү аңа ниндидер җан тынычлыгы бирә, аны вакланудан, шапшаклыктан, күңел керләнүдән саклый. Ничек тә булса ялгышып, берәр хаталык эшләсә яки нәрсәгә булса да күзе төшеп, күңеле таплана башласа, кызый тизрәк бармагындагы шушы йөзеккә карый, аны табып алу минутларын исенә төшерә һәм, шунда ук эчке бер тынычлыкка күмелеп, сафланып калган кебек була иде. Юк, ул аны башта яратмый иде, ярату дигән нәрсәнең нинди булганлыгын да белмәде ул. Алар бары тик балалар гына иделәр, Зәйтүнә ятим бер кыз, Сәфәргали шуклыгын кая куярга белмәгән җиңел гәүдәле бер малай иде. Шуның өстенә тагын ул малай Зәйтүнәгә һәрвакыт яхшылык эшләргә тели иде. Бергә бозау куып йөрүләр дә исендә, ул саклап калган кабак орлыгы да исендә, бергәләп «Әни агачы» янына барып йөрүләр дә исендә. Киткәндә менә бу йөзекне калдырып киткән. Менә шуларның бөтенесеннән дә соң, байтак вакытлар узгач, егетнең вак-төяк шуклыклары, тискәрелеге, төсе-бите онытылып беткәч, кыз аны кинәт әллә нинди сәер бер сагыну белән сагына башлады. Ваклыклар коелдылар, яхшылык теләүче саф күңел, матурлыкка омтылучы шук җан гына торып калды. Вакыт-вакыт аның җиңел шәүләсе, һавада очып йөргән ак күбәләк кебек, кызның күз алдында очып йөри башлый һәм үзе белән бергә Зәйтүнәне дә бу тынгысыз, үги әниле дөньядан каядыр очырып алып китәр төсле т'оела иде. Шушыларның барысы өстенә тагын күңелдә әллә нинди бетмәс-төкәнмәс моң, кешене мәрхәмәтле һәм ихлас күңелле итә торган моң томаны утырып калды — һәм әнә шул рәвешчә, берсеннән-берсе әллә кайчан аерылган ике яшь күңел арасында мәхәббәт, бу юлы инде әлбәттә мәхәббәт, кабынып китте. Әтисенең юлга чыгу алдыннан әйткән сүзләрен Зәйтүнә кат-кат исенә төшереп, бу сүзләрнең астында ниндидер яшертен ымлау ятканлыгын сизенгән кебек, нык кына шомлана башлады. Ул хәзер үзенең бала түгеллеген белә, узганда-барганда үзенә кешеләрнең сокланып карап калуларын да сизә, юк-юкта үзе турындагы мактау сүзләрен ишетеп кала. Инде кияүгә чыгу турында да уйларга вакыт җитеп килә, үги анасының туйганлыгын, сеңелесенең аны төртеп үсеп килгәнлеген искә ала. Ләкин шулай да, кайчандыр күзгә чалынып та, хәзер инде һавада очып йөрүче җиңел күбәләккә генә әверелеп калган тегүче малаеннан бүтән кешенең дөньяда булуын хәтта күз алдына да китерә алмый иде. Торып, баскыч төбенә чыккач, аның бу шомланулары тагын да куера төште. Чөнки лапас түбәсендә козгын кычкырып утыра иде. — Козгын, козгын, изге хәбәр сөйләп кычкыр, Изге хәбәр сөйләмәсәң, үз башыңа кычкыр, — дип, рәттән өч тапкыр кабатлап куйды ул. Чөнки козгын артыннан шулай әйтергә кирәк дип кечкенәдән үк ишеткәне бар иде. Тик шулай да күңеле тынычлана алмый, җаны төрле пошынулар белән тулып борчыла иде.

(Дәвамы бар.)