Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Фәтхулла хәзрәт, Миңсы- лу абыстай. Сәмигулла абзый. үгетләргә килгән хәзрәт, күңеле төшкән бай кызы урынына бишмәте белән мәхәббәт турында серләшүче шәкерт Габделбасыйр, «Дон-Кихот» Салихҗан карый! Кемдә генә мыскыллы елмаю һәм чиркәнү тудырмый татарнын иске тормышы, ислам шәригате кысаларында кешелеген югалткан, соры корт булып татар тәненә сарган бу типлар. Бер укыгач, хәтердә гомергә уелып кала торган бу әдәби типлар галереясен олы язучыбыз Ф. Әмирханның каләмгә искиткеч оста кулы тудырган. Татар совет укучысы классик язучыбыз Фатих Әмирханның югары художестволы әсәрләре белән яңадан да танышу бәхетенә иреште: егерме бер елдан соң Татарстан китап нәшрияты аның сайланма әсәрләренең 1 томын бастырып чыгарды. Сайланма әсәрләр ике томда булып, II томы быел дөньяга чыгачак. Рәссам М. Виноградова тарафыннан гади. ләкин бик пөхтә һәм матур итеп, зәвык белән эшләнгән яшел лидерин тышны ачып, титул битен әйләндергәч, укучы Ф. Әмирханның һәркемгә билгеле һәм якын рәсемен күрә. Аннары филология фәннәре кандидаты X. Хис- мәтуллин иптәшнең *Фатих Әмирхан иҗаты» дигән кереш мәкаләсе белән таныша. Кереш мәкалә язучының иҗатын шактый тулы t яктырта. Автор укучыны Әмирхан иҗатына' кагылган кайбер яңа документлар һәм материаллар белән таныштыра, әдипнең публицистикасына да байтак кына туктала. Китапны төзүче һәм текстны хәзерләүче язучы Афзал Шамовның бу эшне яратып һәм нечкәләп башкарганы сизелеп тора. ФАТИХ ӘМИРХАН ПОВЕСТЬЛАР, ХИКӘЯЛӘР Беренче том Томга Фатих Әмирханның 26 әсәре һәм, юмористик планда язылып, «Фәтхулла хәзрәт» повестеның 1911 елда чыккан икенче басмасына сүз башы итеп бирелгән «әМинем тәрҗемәи хәлем» дигән язмасы урнаштырылган. «Салихҗан карый» хикәясеннән байлар акчасына хаҗ кылып йөрүне үзенең тормыш максатына һәм чы ганагына әйләндергән паразит интеллигентның язучы тарафыннан ачык буяуларда тасвирланган мәсхәрәле образы күз алдына килеп баса. «Бәйрәмнәр» исемле кечкенә хикәядә ике ти: яшьләрнең тормышы: беренчесе — типкеч бай малаеның буш, бозык тормышы; икенчесе — бәйрәм көнендә әдәбият кичәсе ясарга йөрүче прогрессиз ; омтылышлы яшь интелли- . тентларның тормышы чагыла. «Салихҗан карый» (1916) соңгы тапкыр мон- »нан кырык ел элек «Аи> журналында, «Бәйрәмнәр/ • әсәре — илле ел элек, «Эльислах» газетасында басыл, ran иде. Томда Октябрь революциясенә кадәр бер тапкыр вакытлы матбугатта басылып, аннары дөнья йөзе күрмәгән «Габделбасыйр гыйшкы», «Сүнгәч», «Яз исереклегендә», «Бер хәрабәдә», «Корбан» хикәяләре дә урын тапкан. «Урталыкта» романы, «Балалар атавы», «Милләт тәрәкъкый иттерү», «Ул үксез бала шул» әсәрләренең дә латин яки рус хәрефләре белән басылганнары юк иде. Китапны хәзерләгәндә төзүче Фатих Әмирхаиныңузе карап чыгарган соңгы басмаларын һәм кайбер әсәрүләрнең («Хәят», «Татар кызы») яңадан басарга әзерләнгән нөсхәләрен һәм күчермәләрен нигез итеп алган. Хәзерге укучыларның күпчелегенә аңлашылып бетмәгән чит сүзләргә һәм гыйбарәләргә тулы гына аңлатмалар бирелгән. Ахырдан җыйнак кына библиографик белешмә китерелгән. Аңардан укучы теге яки бу әсәрнең канчан язылганын, кайчан һәм кайда басылганын белә ала. Белешмәнең тагын бер . • бик уңышлы ягы бар: ул әсәрнең язылу, төзәтелү яки үзгәртелү тарихыннан да кыскача гына хәбәр бирә. Бу яктан «Хәят»ка бирелгән аңлатма аеруча кызыклы һәм кыйммәтле. Китапның редакторы А. /Гомәров. Тиражы 14.000, бәясе 11 сум 20 тиен. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклына кергән шигырьләреннән берни- часе немец теленә тәрҗемә ителеп, бик пөхтә рәвештә аерым җыентык итеп чыгарылган. Җыентык «Aus dem Moabiter heft» («Моабит дәфтәреннән») дип атала. Шигырьләрне Франц Лешнитцер тәрҗемә иткән. Җыентыкка сүз башын Әминә Җәлил язган. Эрих Мюллерның соңгы сүзе урнаштырылган. Ул үзенең соңгы сүзендә Муса Җәлилнең бер үк вакытта шагыйрь дә, көрәшче дә булуын, аның исеме зур илнең әдәбият тарихында мактаулы урын алуын яза. Шагыйрьнең 1957 елның апрелендә Ленин премиясе белән бүләкләнүен күрсәтә. Җыентыкның күләме кечкенә булуын, Моабит циклы чәчәкләре бүләкләнгән 1957 елда ук укучыларга тәкъдим итәргә омтылудан, дип аңлата. Мюллерның соңгы сүзендә шундый юллар бар: «Әминә Җәлил — шагыйрьнең хөрмәтле хатыны, үзенең «Берничә сүз» исемле сүз башында, Муса Җәлилнең немец культурасына, поэзиясенә, музыкасына күп төрле яхшы мөнәсәбәтләрен яктырта. Никадәр фаҗига һәм хурлык, әнә шундый кешене, немецларның Гете һәм Гейнесын, Бах һәм Бетховенын, Маркс һәм Тельманын дус күреп, каннар рәвештә яраткан шагыйрьне үтерүчеләр немецлар иде, алар, үз милләтләренең намусын пычратып, шагыйрьнең гомерен кистеләр». Җыентык Берлинда Verlag kultur mid fortschritt нәшриятында басылган. Кәгазе яхшы, полиграфия техникасы әйбәт. Җыентык шагыйрьнең фото-рәсеме белән ачыла. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (сулда), Г. Бәшировныц «Намсс» әсәрләренең кытай телендә чыккан басмалары. 123 124 Татар театрының 50 еллыгы уңае белән Галнәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры инициативасы белән Татар дәүләт китап нәшриятында фото-альбом басылып чыкты. Яхшы сыйфатлы кәгазьгә басылган, орнаментлар белән бизәлгән бу альбом матур оформ- лениесе белән театр сәнГ. Камал исемендәге ТДАТ 5 0 ЕЛ Таткннгоиздат 1957 ... .I*». У-—J гатен сөючеләргә зур бүләк булды. Альбом РСФСРның атказанган сәнгать эшлекле- се, театрның баш режиссеры Шнриаздан Сарымсаков- ның кереш сүзе белән башлана. Кыска гына кереш сүздә Ш. Сарымсаков татар театрының 50 еллык ижат юлына күзәтү ясый, театр сәнгатенең үсеш этапларын, күренекле драматургларның, сәхнә мастерларының хезмәтләрен билгели. 50 еллык тарихи юлы булган татар театры хәзер илебезнең алдынгы театрларыннан берсе. 1957 елны Москвада үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Академия театрының Ленин ордены белән бүләкләнүе эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурабызның чәчәк атуын күрсәтүче күңелле вакыйга булды. Кереш сүздән соң бүгенге Татар дәүләт академия театрының ижат юлын башлап жибәрүче атаклы драматург Г. Камал, зур талант иясе артистлар Г. Карцев, С. Волжскаялар, театрга идея юнәлеше бирүче, театрга нигез салучыларның якын дуслары татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай, беренче татар большевигы X. Ямашевлар- ның фоторәсемнәре, алар- ның тормышларын һәм иҗатларын чагылдырган кыска гына биографик белешмәләр бирелгән. Болар беренче татар театры труппасы «Сәйяр»ның иҗат йөзен билгелиләр. Аннары - альбомда тарихи эзлеклелек принцибы буенча башка фоторәсемнәр — «Сәйяр» труппасына килгән икенче буын артистлар Г. Болгарская, К. Шамиль, 3. Солтанов һ. б. ларның тормыштагы һәм иҗатларындагы характерлы образларының фото-рәсемнәре урнаштырылган. Бөек Октябрь социалистик революциясе татар театрының үсешенә, формалашуына киң юллар ачты. Альбом битләрендә инде без, революциядән соң туган яңа шартларда, аерым вак труппалар нигезендә барлыкка килгән драма театрыныц эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәр күрәбез. Революциядән сон киң колач белән иҗат эшенә бирелгән театр коллективы елдан-ел үсә, ныгый бара, сәхнә мәйданына яңа, яшь драматурглар, артистлар, композиторлар, художниклар килә, һәм, ниһаять, үзенең нык формалашкан иҗат йөзе, иҗат тавышы булган Татар драма театры Академия театры булып әверелә. Күләме ягыннан шактый зур булган бу фотоальбомда аерым артистларның, драматургларның, художникларның, композиторларның фоторәсемнәре белән бергә, хронологик тәртиптә аерым спектакльләр белән дә фоторәсемнәр аша танышты- рылып барыла. Татар Дәүләт академия театрының 50 еллык тарихи иҗат юлын билгеләүче бу фотоальбомны X. Кумысников төзегән, орнамет- ларын ТАССРның халык художнигы П. Сперанский эшләгән, художество офор- млениесе— ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б. Әлменовныкы. Фото-аль- бомның бәясе 23 сум. 1920 ел. Озакка сузылган империалистик сугыш, аннан соң гражданнар сугышы илнең хуҗалыгын чыгырыннан чыгарган; яшь Совет хөкүмәтенең эчке һәм тышкы дошманнары хуҗалыкны аякка бастырырга комачаулыйлар, шуның өсте- нә бу елларда башланган корылык илне тагын да авыр хәлдә калдырган. Шәһәр урамнары ач-ялангач интегеп йөргән бала-чага белән тулган, алар базарларда, тимер юл станцияләрендә урлашып, ташландык, пычрак йорт почмакларында яшиләр, тәрбиячесез калган бу балалар эштән бөтенләй бизгәннәр, алар төрле бозыклыклар ★ ★ ★ белән шөгыльләнәләр: карта уйныйлар, самогон эчәләр, тәмәке тарталар. Шундый хәлдә калган балаларны бу коточкыч бәладән коткарып калу кирәк иде. Совет хөкүмәте әнә шундый чараларга керешкән көннәрдә губерна халык мәгарифе мөдире янына Макаренко килеп чыга. Аңа шушындый балаларның зур гына бер отрядын үз жаваплылыгына алып тәрбияләү һәм «кеше итү» бурычын тапшыралар. Менә ул Полтавадан бишалты километр ераклыкта, Харьковка бара торган юл өстендә бер-бер артлы тезелеп торган таш йортлар каршына килеп туктый. Закон бозучылар өчен яңа А. МАКАРЕНКО ПЕДАГОГИК ПОЭМА Таткннгоиздат 1957 колония әнә шунда булырга тиеш. Революциягә кадәр дә бу йортларда кече яшьтәге җинаятьчеләр колониясе булган, ләкин сугыш вакытында андагы 125 балалар качып беткәннәр. Җиһазларын ташып бетергәннәр. Хәтта бакчадагы агачларын да төпләп алып киткәннәр, тәрәзәләре ватылган, ишекләре каерылган, мичләре җимерелгән. Берәр ай үткәч, колониягә «балалар» килә башлый. Килүчеләрнең дүртесе унсигезәр яшьлек егетләр, алар- •ныц кулларында сургучлап печать басылган «дело»ла- ры бар. Алар дүртесе дә корал кулланып йорт басуда гаепләнгәннәр. Икесе — ■яшьрәкләр, алар да караклыкта гаеплеләр. Өс-башлары яхшы, чәчләре соңгы мода буенча кырылган. Алар эшләргә теләмиләр, дисциплинага буйсынмыйлар, тупас сүзләр белән сүгенәләр. Макаренконың ике тәрбияче, бер хуҗалык мөдиреннән башка бер булышчысы да юк. Ул вакытта әле балалар коллективын тәрбияләүнең фәнни нигезләнгән бер методикасы да булмый. Макаренко тәрбия учреждениеләрен оештыруның яңа формасын таба һәм, үз методикасына нык ышанып, тәрбиячеләр ярдәмендә эшне җәелдереп җибәрә. Ул тәрбиячесез калган, эштән бизгән балаларны һәм яшүсмерләрне хезмәт нигезендә тәрбияли. Макаренко, тәрбия турында марксистик- ленинчыл тәгълиматка таянып эш итә, тәрбия процессларын оештыруда үз системасын эшкәртә, бу системаның теоретик положениеләрен формалаштыра һәм шуны практикада тикшереп карый. Совет идеологиясенә чит булган карашларны үткәрергә маташучы педагогӘхәт Дибаев укучыларга аз таныш. Без аны бары тик «Ялкын» журналында басылып чыккан берничә хикәясе аша гына беләбез. Аның балалар тормышыннан алып язылган кыска- кыска хикәяләре укучыларда зур кызыксыну тудырды. Ләкин яшь язучы үзенең иҗатын дәвам иттерә алмады, вакытсыз үлем аны сөйгән эшеннән аерды. Татарстан китап нәшрияты күптән түгел Әхәт Ди- баевның хикәяләрен китап лар һәм Украина милләтчеләре Макаренконың яңалыкка омтылуына аяк чалырга маташалар. Ләкин ару-талуны белмәс совет педагогы, юлда очраган бөтен киртәләрне җимереп, эшен һаман җәелдерә бара һәм максатына ирешә. Бербер артлы колониягә агылган сәләмә киемле бозылып беткән урам балалары чын мәгънәсендә кеше булып чыгалар, хезмәт сөючән, сәләтле кадрлар булып җитешәләр. Макаренконың педагогик эшчәнлеге М. Горький тарафыннан югары бәя алган, 1928 нче елда колониягә килгән М. Горький- ның якын булышлыгында (1933—35 елларда) аның «Педагогик поэма»сы басылып чыккан. Күренекле совет педагогының бу әсәрендә педагогика һәм сәнгать бергә бәйләнеп бара. Югары идеяле бу әсәр кешегә мәхәббәт, педагогикада социалистик гуманизм өчен көрәш, коммунистик тәрбиянең көче һәм аның тантанасы турында сөйли. Совет укучыларының яратып укыган «Педагогик поэма» әсәре 20 ел эчендә рус телендә 40 тапкырдан артык басылган һәм күп кенә башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Бу әсәрнең татарчага тәрҗемә ителеп басылуы бик күңелле факт. Яшь язучы Г. Ахунов иптәш бу зур һәм җаваплы эшне канәгатьләнерлек башкарып чыккан. Әсәрнең тәрҗемәсе җиңел укыла. Тәрҗемәче русчаны татарчага аударып кына бармаган, бәлки, аерым сүзләр * * * итеп бастырып чыгарды. «Миһриянең шатлыгы» исемле бу җыентыкта яшь язучының 8 хикәясе урнаштырылган. Алар үзләренең темалары, эчтәлекләре белән бер нәрсәгә — балалар арасында дуслык, иптәшлек, аларның хезмәткә мөнәсәбәте, коллективның көче мәсьәләләренә багышланганнар. «Кичер мине» исемле хикәядә, мәсәлән, укучы кыз Рәшидә үзенең туганнары белән шәһәрдән авылга күсайлаганда, яки җөмләләр төзегәндә аны татар әдәби теле калыбына кертеп бирергә тырышкан. Мәсәлән, «мине күрү белән малайлар җир йоткандай юк булдылар» (177 бит). «Искитәрлек берни юк монда!» (178). «Ахмак сүзләр сөйләп торма әле, яме?» «Кушканнар икән үтә» (200). «Барые документым, барые. теге ни, әле күптән түгел генә барые. Тик, беләсеңме, хикмәт кая, кесәләрем юк минем, югалган... каршыңда үзем торам ич мин, тере кеше ич, нигә кирәк сиңа документ?» (264). «...Кыз аркасында булды, муены астына килгере» (273) һ. б. Чиле-пешле тәрҗемәләрне укыганда ирексездән чыраеңны сытасың, ә бу әсәрне тәрҗемә икәнен онытып, мавыгып укыйсың. Шулай да урыныурыны белән уңышсыз җөмләләр очраштыргалый. Мисал өчен аларның берничәсен генә китереп үтик: «Олаучылар кисенте буйлап селкенгәләгән, юан имән утыннарын чанага сала-са- ла утыннарның юлда чанадан шуып төшеп калу куркынычы турында бәхәсләшкән арада...» (45 бит). «Кичнең кич буе Запорожье тормышыннан төрле мәзәк күрсәткәнне карап, колония күзеннән яшь атылып чыкканчы көлә иде» (412). Менә ^ондый кытыршы җөмләләр яки уңышсыз алынган сүзләр булуга да карамастан, әсәрнең тәрҗемәсе татар совет укытучылары өчен генә түгел, гомумән әдәбиятыбыз хәзинәсенә зур гына бер өлеш дип исәпләнергә тиеш. чеп килә, авыл мәктәбенә укырга керә. Башта аңа яңа коллективта бик авыр була. Бер көнне Рәшидә геометриядән өйгә бирелгән мәсьәләне чишә алмагач, күршесе Фәһимә янына керә һәм аннан ярдәм сорый. Ләкин Фәһимә иптәшенә булышырга теләми. Рәшидә аның яныннан бик гарьләнеп, кимсенеп чыгып китә. Вакытлар уза. Кышкы каникул җитә. Фәһимә салкын тидереп больницага ӘХӘТ ДИБАЕВ МИҺРИЯНЕҢ ШАТЛЫГЫ Хикм.ир Таткнигоиздат 1937 керә. Шул вакыт Рәшидә үз иптәшләрен ияртеп больницага бара, авыруга күчтәнәчләр китерә. Фәһимә Рәшидәгә карата булган тупаслыгын исенә төшерә һәм аннан гафу итүен үтенә. « Мәктә птә и кайтканда » хикәясендә исә коллективның көче күрсәтелә. Укучы Кәрим дәресләр тәмамлангач, иптәшләрен ташлап авылына кайтып китә. Тышта бик каты буран булу сәбәпле, ул юлда адаша. Аның шулай уйламый эшләве иптәшләренә дә, туганнарына да артык мәшәкать тудыра. Яшь язучының әсәрләре балалар арасында еш була торган шундый вак. ләкин әһәмиятле детальләрне тотып ала белүе һәм аны кыска хикәядә нәниләр аяларлык итеп сурәтләве белән игътибарга лаеклы Җыентыктагы һәр хикәяне эчке бер дулкынлану, тирән кызыксыну белән укыйсың. Урта ,яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителгән бу китапта рәсемнәр дә бирелгән. Алар укучыларның җыентыкка карата булган кызыксынуын тагын да арттыралар. Китапның күләме 43 бит, бәясе — 85 тиен. Татарстан Культура министрлыгы каршындагы Халык иҗаты йорты сәхнә сөючеләргә ике китап бастырып чыгарды. Аның берсе — «Эстрада» җыентыгының өченче саны, икенчесе — үзешчән сәнгать түгәрәкләренә кулланма һәм киңәшләр характерындагы «Үзешчән театр» исемле китап. «Эстрада» китабының бу өченче саны Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышланып төзелгән. Октябрь бәйрәме, Беренче Май бәйрәме кебек революцион бәйрәмнәрдә үзешчән сәнгать коллективларына сәхнәгә куяр өчен тәкъдим ителгән бу репертуарҗыентыкта күренекле язучыларыбызның туган ил, партия, тынычлык турындагы шигырьләре, җырлары, кыска хикәяләре урнаштырылган. Сәхнә әсәрләреннән җыентыкта Октябрь революциясе көннәрен чагылдырган бер пәрдәлек пьесалар һәм язучы Г. Иделленең «Дәүләт Бәдриев» исемле драмасыннан өзек бирелгән. «Кайнар көннәр» исемендәге бу өзек, А. Улья- нинскийяың «Октябрьда» һәм В. Тороховның «Балыкчы кызы» исемле бер пәрдәлек драмалары Октябрь каһарманнарының җанлы образларын гәүдәләндерәләр. Бу җыентыкны шагыйрь М. Садрп төзегән. «Үзешчән театр» исемле китапны яшь артистлар Д. Ильясов, Г. Әхмәтжанов иптәшләр язган. Бу китап әле үзешчән драма түгәрәкләренә Халык иҗаты йорты тарафыннан тәкъдим ителгән беренче ярдәм. Авторлар икесе дә артист булып эшләүләре белән бергә, клубларда үзешчән сәнгать түгәрәкләре белән җитәкчелек итәләр. Шул эштәге практикаларыннан чыгып, алар үзешчәң сәнгать түгәрәкләре членнары белән үзләренең тәҗрибәләрен уртаклашалар. Театр сәнгатенең, шул исәптән, үзешчән сәнгатьнең халыкны коммунистик рухта тәрбияЭСТРАДА Ш-китап Таткнигоиздат 1957 ләүдә тоткан урынын билгеләп, авторлар бу китапта үзешчән сәнгать коллективларына репертуар сайлау, аерым әсәрне анализлау, образлар өстендә эшләү, декорацияләр, костюмнар әзерләү һ. б. ш. мәсьәләләр буенча киңәшләр бирәләр. Шулай ук китапта конкрет әсәрне алып, анализ ясап карауга да шактый зур урын бирелгән. Кайбер үзешчән сәнгать коллективлары куйган спектакльләрнең кимчелекле якларын искә алып, китапны язучы Д . ИЛЬЯСОВ, Г. ӘХМӘТҖАНОВ ҮЗЕШЧӘН ТЕАТР Таткнигоиздат 1957 иптәшләр башка коллективларда кабатланмасын өчен, шул кимчелекләрнең сәбәпләрен, нигезләрен ачып күрсәтәләр. Китапта үзешчән сәнгать түгәрәкләре тарафыннан сәхнәгә куелачак әсәргә репетицияләр оештыру, эшне планлаштыру кебек мәсьәләләр турында киңәшләр язылган. Халык иҗаты йорты меңләгән үзешчән сәнгать коллективларына ярдәмгә язылган «Үзешчән театр» китабы бу өлкәдә беренче адым гына булып калмас, киләчәктә театр белгечләре, сәхнә мастерлары тагын да кызыклырак, тагын да файдалырак китаплар язарлар дип ышанабыз.