Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ ДОКУМЕНТЛАР

БЕРЕНЧЕ БАЛТИК БУЕ ФРОНТЫ СУГЫШЧЫЛАРЫННАН ТАТАР ХАЛКЫНА СӘЛАМ ХАТ Совет Армиясе моннан кырык ел элек Совет дәүләтенең дошманнарына каршы барган канлы көрәшләрдә туды. Шул кырык ел эчендә ул искиткеч батырлыклар күрсәтте, Совет дәүләтенә һөҗүм иткән ак армияләрне һәм интервентларны барлык фронтларда да тармар итте, үзенең көрәш тарихын данлы сәхифәләр белән бизәде. Кырык ел эчендә ул үзенең революция армиясе, азатлык армиясе, халыклар армиясе, дуслык армиясе икәнен меңнәрчә мисаллар белән исбат итте. Совет Армиясе, бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Совет дәүләте белән бергә үсте, бергә ныгыды. Совет Армиясенең тарихында Бөек Ватан сугышы еллары аеруча данлы урын алып тора. Бу елларда ул бөтен дөнья халкының ышанычын, өметен тулысынча аклады. Ул фашистик Германияне һәм империалистик Японияне тар-мар итте, Европа халыкларын фашизм коллыгыннан, ә Көнчыгыш Азия халыкларын япон илбасарларының золымыннан коткарды. 1941—1945 елларда Советлар Союзы халыклары, бөек рус халкының юлбашчылыгында, канлы фронтларда булсын, тылда, хезмәт фронтында булсын, — һәркайда бөтен дөньяны таңга калдырырлык батырлыклар күрсәттеләр. Билгеле, бу данлы тарихта татар халкының да өлеше юк түгел. Менә шул изге, мөкатдәс өлешнең бер кисәген күрсәткән документ итеп, без журналыбызның бу номерында Бөек Ватан сугышы елларында Беренче Балтик Буе фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына язган сҗавап хатын урнаштырабыз. Бу хат, татар халкының Бөек Ватан сугышы фронтларындагы улларына, кызларына 1943 елның март аенда җибәргән сәлам хатына җавап буларак, 1944 елның декабренда Беренче Балтик Буе фронтындагы татар сугышчылары тарафыннан язылган. Вакытында ул фронтның политик органнарында һәм кайбер частьлардагы татар сугышчылары арасында укылган, тик кайбер сәбәпләр аркасында гына матбугатка чыкмый калган. Хат беркадәр кыскартылып алынды. Кадерле ата-аналарыбыз, сөекле туганнарыбыз, җаныбыздай якын гомерлек иптәшләребез һәм газиз балаларыбыз! Без, Беренче Балтик Буе фронтындагы татар сугышчылары, сезгә, хезмәт фронтында дан казанган татар халкына, күңелебезнең иң нечкә’ җирләреннән чыккан ялкынлы сәламнәребезне җибәрәбез. 1943 елны без, март аеның якты, кояшлы көнендә, Сезнең фронттагы улларыгызга язган, мәхәббәт, хәер-фатнха, җылы хисләр белән тулган хатыгызны алдык. Ул көн безнең өчен зур, шатлыклы бәйрәм булды. 68 Ул шатлыкны без, үзебезнең йөрәкләребездә саклап, айлар, еллар буенча алып килдек. Ул шатлык безнең белән бергә ялкынлы сугыш кырлары аша үтте, безнең белән бергә һөҗүмгә, атакага барды һәм ул безнең белән бергә көнбатышка таба баруында дәвам итә. Татарстан! Без кайда гына булсак та, нинди генә елгаларның суын эчсәк тә, сине бер генә минутка да, хәтта бер генә секундка да исебездән чыгармыйбыз. Синең тирән сулы горур Иделең, ташкынлы Камаң, сылу Агыйделең һәм гүзәл Вяткаң, синең авылларың, бакчаларың, киң кырларың,^ синең шәһәрләрең, завод-фабрнкаларың һәм уку йортларың һәрвакыт безнең күз алдыбызда. Без синдә туып-үстек, синдә беренче адымнарыбызны атладык, синдә безнең телебез ачылды һәм синдә без бөек Ленинның исемен беренче мәртәбә ишеттек. Синдә без белем алдык, синдә без егет булып үсеп җиттек, синдә без тормыш кордык. Синдә без, Коммунистлар партиясенең даһи җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме белән азат һәм бәхетле тормыш яулап алдык. Синдә без Совет Социалистик Республикалар Союзы халыкларының бөек туганлык семьясына керә торган республикабызны төзедек. Без Татарстан хезмәт ияләренең фронт өчен үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен, моңарчы күрелмәгән батырлыкларны күрсәтүләрен бөтен җаныбыз-тәнебез белән сизеп торабыз, һәм моның өчен сезгә чыи күңелдән рәхмәт әйтәбез. Хезмәт фронтындагы сезнең тиңдәшсез батырлыклары- гыз сугыш кырларында безне яңадан-яңа җиңүләргә, яңадан-яңа батырлыкларга рухландыра. Бик. еш кына без өстебездәге киемнәрнең Татарстанда сезнең кадерле кулларыгыз белән тегелгән икәнлекләрен күреп шатланабыз. Ул киемнәргә сезнең хезмәтегез белән бергә иксез-чиксез мәхәббәтегез, күңелегезнең иң нечкә җирләреннән ташып чыккан җылы хисләрегез салынган. Ул мөкатдәс хисләр безне көзге яңгырлардай, кышкы салкыннардан, җәйге эсселәрдән саклый, безнең тәннәребезгә бетмәс-төкәнмәс көч бирә, йөрәкләребездәге куркусызлыкны чыныктыра. Без, сезнең мәхәббәтегез белән канатланып, үлем күзенә курыкмый карыйбыз һәм аны җиңеп чыгабыз. Безнең йөрәкләребез сезнең йөрәкләр белән бергә тибә. Без бергә сулыйбыз, бер уй, бер хис, бер теләк белән яшибез. Дошман позицияләрен бомбага тотарга, аларны штурмларга баручы һава көчләре сафында кайчакларда без «Татарстан эскадрильясын», атакага омтылучы дәһшәтле танклар арасында «Татарстан колхозчысы» колоннасын очратабыз. Ул минутларда безнең күңелләребез тирән шатлык белән тула, һәм без бу коралларны бүләк итүегез өчен сезгә булган иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Татар халкы, синең улларың, Советлар Союзының азатлык көрәшендәге барлык халыкларының уллары белән берлектә, менә дүртенче ел инде немецфашист илбасарларга каршы рәхимсез көрәш алып баралар. Синең мөкатдәс наказыңны намус белән үтиләр һәм синең горур исемеңне тиешле югарылыкта тоталар. Без үзебезнең фронтыбызны 1941 нче елның иң авыр көннәрендә Москва юнәлешеннән башлап җибәрдек. Безнең алдыбызда бәдбәхет дошман, безнең артыбызда Ватаныбызның йөрәге булган башкалабыз Москва иде. һәр көнне пртә белән безнең яктан, Москва ягыннан, алсуланып кояш чыга һәм ул дошман ягында моңсуланып бата иде. Без*, дошман тормышының кояшын мәңгегә батырырга теләп, Верховный Башкомандующий Советлар Союзы маршалы иптәш Сталин җитәкчелегендә фашист яуларын көнбатышка таба куып киттек. Безнең дивизияләр, безнең полклар борынгы рус шәһәрләреннән Калинин, Торопец, Великие Луки, Невель, Витебск, Полоцк һәм башка бик күп шәһәрләрне, меңнәрчә авылларны дошман кулыннан азат итте, Совет Литвасын яңадан республикаларыбызның бертуган тату семьясына кайтарды, һәм 69 без, дошманны кырып, юк итеп, зәңгәр сулы Балтик диңгезе буена барып чыктык. Кабахәт дошман җиренә, Көнчыгыш Пруссиягә — ләгънәтле Германиягә бәреп кердек. Хәзер без шакшы фашистик ерткычны үз оясында рәхимсез кыйныйбыз... Без хәзер Ватаныбыз чигеннән Көнбатышка таба ераклашканнанераклашабыз. Ләкин безнең бервакытта да Ватаныбызны бүгенгедәй якын итеп хис иткәнебез, аны бүгенгедәй көчле сөйгәнебез һәм аны бүгенгедәй куәтле, данлы һәм көчле итеп күргәнебез юк иде. — Нинди бөек, нинди данлы һәм азат Ватаныбыз бар! — дип шатланабыз без. Татар халкы, бөек рус халкы һәм башка кардәш халыклар белән берлектә, немец илбасарларын беренче тапкыр гына кыйнамый. Ул сугышларның барында да рус, татар һәм башка кардәш халыклар җиңеп чыктылар һәм алар сугыш утларында үзләренең какшамас дуслыкларын тагын да ныграк чыныктырдылар. Без, немец илбасарларын тар-мар итеп куып барганда, рус-татар халкы арасындагы мәңгелек дуслыкның күңелләрне тетрәткеч борынгы изге хатирәләрен очраттык. Белоруссия колхозчылары һәм Литва крестьяннары безгә 1410 ичы елдагы Грюнвальд, 1558—1583 нче еллардагы Ливон һәм Җидееллык сугышларда, бәдбәхет немецларга каршы көрәштә, рус армиясе сафларында батырларча корбан булган данлы бабалары- бызның каберләре булган кырларны күрсәттеләр. — ААонда халыклар дуслыгы баһадирлары йоклый,—диделәр алар. Руслар, белоруслар, украиннар, литвалылар белән бер сафка басып, немец илбасарларына каршы сугышкан, үзләренең батырлыклары белән коралдаш дусларын таңга калдырган бабаларыбызның нурлы образларын без тагын бер мәртәбә күз алдыбызга китереп бастырдык. Без 1918 иче елда кайзер гаскәрләренә каршы сугышларда батырларча корбан булган кызылармеецларның каберләрен очраттык. Анда без Ватаныбызның турылыклы улларының мәңге онытылмас исемнәре арасында татар егетләренең дә исемнәрен күрдек. Баһадир бабаларыбыз, баһадир агаларыбызның каберләре янында туктап, каскаларыбызны салып, тезләндек һәм иемец-фашистларыннан алар өчен дә үч алырга ант иттек. — Үч, мөкатдәс үч!—дидек без... Халыклар дуслыгы бөек Ватан сугышы кырларында меңнәрчә яңа мисаллар белән баеды. Фронтыбызның бер участогында рус егете Александр Лебедев, татар егете кызылармеец Ибниямин Гыйниятуллин һәм үзбәк егете кызылармеец Розум Нуруллаевтан торган станоклы пулемет расчеты баштанаяк коралланган йөздән артык немецларның котырынып ясаган атакаларын берничә мәртәбә кире кайтарды. Немецлар каян гына килеп чыксалар да, алар үзләренең давыллы утлары белән гитлерчыларны кырып салдылар. Фашистлар, бу өч дусның, өч совет сугышчысының каршылыгын җимерә алмагач, ярдәмгә артиллерия һәм миномет чакырдылар. Егетләр тирәсенә йөзләрчә мина һәм снаряд төшеп ярылды. Алар, пулеметлары атудан туктагач, винтовкаларын кулларына алдылар, патроннары беткәч, гранаталарына тотындылар. Сугыш сәгатьтән артык дәвам итте. Өч дус, өч баһадир бу тигезсез сугыштан җиңеп чыкты. Дошман чигенде, совет пулеметчылары алдында аның йөзгә якын солдаты һәм офицеры аунап калды. Сугыш кырында без мөкатдәс дуслыкның менә шундый гаҗәеп көчен күрәбез. Без Калинин өлкәсе, Белоруссия һәм Литва җирләре буйлап сугыш лар белән үткәндә, немец-фашист бәдбәхетләрнең вакытлыча оккупация- ләигән совет районнарында эшләгән коточкыч явызлыкларын, ерткыч- 70 лыкларын \з күзләребез белән күрдек. Немец илбасарлары үзләре аяк баскан җирне кан һәм күз яше белән сугарганнар. Меңнәрчә карт-кар- чыкларны, бала-чагаларны, хатын-кызларны ерткычларча газаплап, үтереп, тирән чокырларга ташлаганнар, алмадай яшь кызларны хурлаганнар, мыскыллаганнар. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән шундый вәхшәт, шундый йөгәнсез ерткычлыкны^ күреп, безнең чәчләребез үрә торды, тамырларыбыздагы каннарыбыз боздай катты. — Ул кабахәтләрне ничек җир күтәрә! Ничек җир күтәрә!—дидек без, чамасыз таңга калып. Бәдбәхет фашистлар тарафыннан эшләнгән һәр явызлык, һәр ерткычлык безнең йөрәкләребездәге нәфрәт утын тагын да көчәйтте һәм аны мәңге сүнмәс ялкынга әверелдерде. ^Фашистлар, барлык совет халкының дошманы булган шикелле, шулай ук татар халкының да мәңгелек кан дошманнары алар! ...Йөрәкләребездәге нәфрәт хисе безгә көч бирә, батырлыгыбызны арттыра. Ул безне алга алып бара, үтә алмаслык киртәләр аша үткәрә. Аның алдында дошман ныгытмалары җимерелә, аның ялкынында дошман бронялары яна. Нәфрәт көче үлемне җиңә һәм ул иң соңгы минутларда да яшәү чишмәләрен, тормыш чишмәләрен таба. Безнең бер подразделениебез, кискен омтылыш ясап, Н биеклегенә барып менде һәм гитлерчыларга каршы траншея сугышы башлады. Траншеяларның берсендә кызылармеец Камал Шәрәфетдинов дүрт немец белән кара-каршы очрашты. Безнең батыр якташыбыз каушап калмады, автоматыннан атып, өч фашистны үтерде. Дүртенче фашист аның өстенә ташланды һәм аның кулындагы автоматын бәреп төшерде. Ләкин нәфрәт хисе белән янган Шәрәфетдинов коралсыз килеш тә җиңде: ул фашист солдатын, шакшы җанны буып, бугазыннан чәйнәп үтерде. ЛАенә безнең йөрәкләребездә шундый изге нәфрәт көче яши. Дошманга карата булган бу тирән ачуны, ялкынлы нәфрәтне безнең фронт сугышчысы, яшь шагыйрь кызылармеец Мансур Гаязов үзенең бер шигырендә бик ачык итеп әйтте: Сыялмыйча кайный күкрәкләрдә Тирән ачу, ачы нәфрәт. БӘР башына, чигәләрен җимер, Чыксын ике күзе чәчрәп! Менә шундый тирән ачу, ачы нәфрәт безнең фронтыбызның данлы мәргәннәреннән кызылармеец Корбангалиевне, йосыповны, Әбрар Хиялиевны, гвардия өлкән сержанты Гаяз Хисамовны, сержант Шәфиков- ны, кызылармеец Мәхмүт Касыймовны һәм гвардия сержанты Садыйк Мәүлүтовны дошманнан туктаусыз үч алырга чакыра. Бу җиде егет, әкияттәге җиде баһадирдай, үзләренең снайпер мылтыклары белән 874 фашистны дөмектерәләр... ...Безнең якташларыбыз үзләренең сугышта осталыкларын, батырлыкларын сугыш кырларында бик күп мәртәбәләр күрсәттеләр. Алар батыр халыкның чыннан да лаеклы уллары икәнлекләрен исбат иттеләр.- йөзләрчә, меңнәрчә татар егетләре сугыш кырларында үзләрен мәңге онытылмас дан белән күмделәр. Без Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, үзебезнең фронтовик иптәшләребездән Вәли Хаҗиевның, Гомәр һадимөхәммәтовның, Булат Янтимировның һәм башкаларның исемнәре белән хаклы рәвештә горурланабыз... Яшь кызылармеец Вәли Хаҗиев сугыш осталыгының иң бөек үрнәкләрен күрсәтте. Бу батыр егет, үз подразделениесеидә беренче булып, дошманның бик көчле уты астында Көнбатыш Двинаны йөзеп үтте һәм аның көнбатыш ярында плацдарм булдырды... 71 Ватан сугышы барышында рядовойдан капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән, Советлар Союзы Герое Гомәр һадимөхәммәтов җәйге сугышлар вакытында үзен подразделение белән оста җитәкчелек итә белүче командир, батыр һәм куркуны белмәс офицер итеп танытты. Ул сазлы, урманлы райондагы бик авыр шартлар эчендә үзенең ротасы белән сан ягыннан берничә мәртәбә артык булган дошман группасын атакалады һәм тар-мар итте. Бер сугышта гына ул үз ротасы белән йөздән артык гитлерчыны үтерде, дошманның 136 солдатын һәм офицерын плен алды, 3 пушкасын, 6 пулеметын, 3 минометын, күп кенә автоматларын һәм винтовкаларын кулга төшерде. Шул ук сугышта ул ялгызы 25 фашист ■белән очрашты һәм бу тигезсез сугыштан җиңүче булып чыкты. Татар халкының батыр улы, куркуны белмәүче разведчик кызылармеец Харис Рамазанов теләсә генә нинди шартларда да үзенең дошманнан көчле икәнен бик күп мәртәбәләр күрсәтте. Ул бер сугышта, якындагы иптәше белән бергә, 70 немец өстенә кинәт һөҗүм итеп, аларны плен алды. Бу баһадир разведчик 20 «тел» алып кайтуда катнашты. Бер вакыт ул оборонада торганда, «тел» алырга баргач, дошман траншея- •сында бер ялгызы сигез немец белән очрашты. Җиде гитлерчыны граната ыргытып юк итте, ә сигезенче фашист арттан килеп, аңа приклад •белән сукты һәм аны аңыннан яздырды. Рамазанов аңына килгәндә, фашист солдаты аны каядыр өстерәп бара иде. Егет каушап калмады, соңгы көчен җыеп, гитлерчыга яңадан һөҗүм итте һәм аны үз оборонабызга •«тел» итеп алып кайтты... Совет сугышчысы дошман солдатларыннан һәм офицерларыннан гына түгел, ул аның дәһшәтле машиналарыннан-танкларыннан һәм үзе ■йөри торган орудиеләреннән дә көчлерәк. Аның батырлыгы, аның корычтан да ныграк булган ихтыяры алдында дошман танклары шартлый, .аның бронялары дөрләп яна, үзе йөри торган орудиеләре атудан туктый. Куркуны белмәүче разведчик, гвардия сержанты Мәрдгалим Хәсән- шин үзенең танктан да көчлерәк икәнен сугыш кырында бик ачык күрсәтте. Безнең подразделениелар немецларны куып барганда, дошман үзенең 15 танкысы белән урман авызында засада оештырган иде. Разведчик Хәсәншин үзенең дүрт иптәше белән танклар артына барып чыкты. — Немецлар! Тизрәк үзебезиекеләргә хәбәр итәргә кирәк! Димәк, кире кайтырга? Юк, гвардеец Хәсәншин андыйлардан түгел. Ул танкларга һөҗүм итәргә, сугышырга һәм шуның белән монда засада барлыкны үзебезнекеләр- гә белдерергә карар бирде. Хәсәншин, автоматыннан ата-ата, куаклар арасыннан йөгереп чыкты да якындагы немец танкысы өстенә сикереп менде. Нәрсә булганлыгын •белү өчен, танк эчендәге фашист солдат люкны күтәрде. Шул секундта Хәсәншин люк эченә граната ташлады һәм яңадан .куаклар арасына кереп качты. Танк, шартлап, дөрләп яна башлады. Безнең артиллеристлар дошман танклары тупланган урынга туры наводкадан ут ачтылар. Гитлерчыларның засадасы барып чыкмады. Алай гына да түгел, шул урында аларның җиде танкысы яндырылды, калганнары хурлыклы рәвештә качарга мәҗбүр булдылар. Татар халкының турылыклы улы сержант Нури Рәхмәтуллин да үзен дошман «Фердинанд»ыннан көчле икәнен күрсәтте. Ул өзлексез атып торган «Фердинанд» янына, дошман көтмәгәндә кинәт барып чыгып, аның ачык люгына гранаталар ыргытты һәм аның расчетын юк итте. «Фердинанд»ны сафтан чыгарганнан соң ул шул секундта ук якын-тирәдәге немец автоматчылары белән тигезсез сугышка кереште, һәм баһа- лир егет бу юлы да җиңүче булып чыкты. 72 Без үлемнән курыкмыйбыз. Үлем үзе, безнең батырлыгыбызда» куркын, артка чигенә. Без үзебез үлемне, мең кабат көчлерәк, явызрак итеп, дошман өстеиә җибәрәбез. Моңа кадәр үзен бик күп сугышларда дан белән күмгән, I—II дәрәҗә Ьатан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән гвардия лейтенанты Шәриф Гәрәев совет Литвасы өчен барган сугышларда үзен үлемне җиңүче һәАм аны дошман өстенә җибәрүче сугышчы итеп күрсәтте. Ул үзенең пулемет взводы белән бик әһәмиятле булган зур бер таш юлны биләде. Бүленеп калган дошман, Гәрәев взводын таптап узып китәргә, аны юк итәргә теләп, ротадан артык көч белән 12 тапкыр атакага килде. Ләкин һәр юлы, әллә никадәр солдатларын югалтып, кире чигенергә мәҗбүр булды. Гәрәев взводы урнашкан окоплар тирәсенә йөзләрчә снаряд һәм миналар төште, ләкин алар батыр егетне һәм аның сугышчыларын урыныннан кузгата алмадылар. Шәриф Гәрәев ярдәхМ килеп җиткәнче, утыз алты сәгать буенча, таш юлны тотып торды, дошманны үткәрмәде... Батыр якташыбыз, Ватан сугышы ветераны, гвардия сержанты Фазылҗан Ахмалетдипов та халкыбызның мактаулы улы икәнен бик күп сугышларда күрсәтте. Совет Белоруссиясе һәм Совет Литвасы өчен барган сугышлар вакытында ул, дошман траншеяларыиа үтеп кереп, иптәшләре белән бергә дистәләрчә «тел» алып кайтты. Бу операцияләрдә ул үзен куркуны белмәс баһадир итеп танытты, дан казанды. Орудие наводчигы сержант X. Әлминовның даны бөтен фронтыбызга мәгълүм. Аның батырлыгын, куркуны белмәвен бик күп сугышчылар үзләренә үрнәк итеп алалар. Дошман, безнең һөҗүмебезне туктатырга теләп, тар гына бер участокта 60 ка якын танк һәм бер полкка якын пехота белән контратакага ташланды. Дистәдән артык танк, ата-ата, ут чәчеп, Әлминовлар орудиесе өстеиә килә башлады. Орудие командиры һәм коручы, каты яраланып, сафтан чыктылар. Шулай ук Әлминов та яраланды. Ләкин халкыбызның турылыклы улы үзенең постыннан китмәде, ул, орудиесе янына берьялгызы басып, аларны ут белән каршы алды. Бу сугышта ул дошманның 6 танкысын (шуның өчесе «Тигр»), бер бронемашинасын яндырды. Соңыннан иптәшләре бу баһадир егеттән: — Өстеңә дистәдән артык танк килгәндә, син нәрсә уйладың?—дип сорагач, ул аларга: — Үземне дошманнан да һәм үлемнән дә көчлерәк итеп уйладым,— дип җавап бирде. Без Ватаныбыз алдында биргән хәрби антыбызга соңгы сулышыбызга кадәр турылыклы. Без кайда гына булсак та, походта да, оборонада торганда да, һөҗүм сугышларында да, атакага барганда да һәм дошман белән йөзгә-йөз очрашканда да хәрби антыбызны бер генә минутка да, бер генә секундка да исебездән чыгармыйбыз. Ул безнең күңелебездә, ул безнең йөрәгебездә, ул безнең каныбызда. Данлы бабаларыбызның мактаулы исеменә лаеклы булган өлкән сержант Габделхай Измайлов Ватан алдында биргән хәрби антына турылыкның гүзәл үрнәген күрсәтте. Ул болай булды. Аның пулемет отделениесе безнең фронттагы бер авыл янында тора иде. Дошман бер батальон күләмендәге көч белән авылны урап үтәргә, безнең частьның артына төшәргә теләде. Ләкин комсомолец Измайлов дошманның бу кара ниятенә киртә булды. Фашистларны ул үзенең төз очередьлары белән каршы алды. Немецлар, каршы торучы көчнең бары бер отделение генә икәнен белеп, берничә мәртәбә ярсып атакага ташландылар, ләкин һәр юлы, Измайлов отделениесенең утына очрап, кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Ахырда фашистлар ярдәмгә танк чакырдылар. Танк дзот амбразурасын җимерде, дзотны яндырды. Ләкин ул. 73 Измайловның һәм аның сугышчан дусларының хәрби антка турылык- лыгын җимерә алмады. Аларның хәрби антлары пулялардан да, корыч снарядлардан да һәм ялкынлы уттан да көчле иде.. Дзотта калырга мөмкин булмагач, Измайлов, кулына соңгы гранаталарын алып, танкка каршы сугышка чыкты. Данлы исеме Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылачак бу баһадир егет шунда һәлак булды, ләкин ул үзе саклый торган участок аша дошман батальонын да, аның танкысын да үткәрмәде. Татар халкы, безнең фронттагы данлы улларыңның саны югарыда китерелгән исемнәр белән генә чикләнми. Алар йөзләрчә, меңнәрчә. Алар бөек туганлык армиясе сафында, өлкән туганыбыз булган рус халкының һәм башка кардәш халыкларның данлы уллары белән берлектә, горур атлап, алга баралар. Алар үзләренең сугышчан байракларын һәм татар халкы исемен дан белән, яңадан-яңа батырлыклар белән күмәләр. Без шундый иптәшләребездән: үзенең станоклы пулеметы белән 100 дән артык немецны үтергән гвардия өлкән сержанты Абдулла Мустаев белән, бер сугышта үзенең автоматы белән 6 фашистны үтергән һәм куркуны белмәве белән бөтен фронтта дан казанган гвардия сержанты Әнвәр Мамаев белән, оста пулеметчы Мулланур Нуруллин белән, үзенең снайпер мылтыгыннан атып, 72 фашистны юк иткән Мөхәммәтгали Хә- сәиов белән, минометы янында берүзе калып, дошман контратакаларын кире кайтарган гвардия өлкән сержанты Шамил Шакирҗанов белән, батальон парторгы лейтенант Хәмит Еникиев белән, полк белән командалык итүдәге осталыгы һәм батырлыгы өчен хөкүмәт тарафыннан биш тапкыр бүләкләнгән гвардия подполковнигы Гали Еникиев белән, дошман тылына үтеп, аның бронепоездын һәм берничә күперен шартлаткан гвардия кызылармеецы ААөнир Сәфәрмитов белән, Көнбатыш Двинаны беренче булып йөзеп чыккан, яралы килеш немецларга каршы соңгы патронына кадәр сугышкан, аларның дистәгә якын солдатларын үтергән һәм, аяк астына граната ыргытып, якын килгән немецлар белән бергә үзен дә шартлаткан гвардия кызылармеецы Исмагыйль Фәррахов белән һәм башка бик күпләр белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сөекле халкыбыз, безнең арабызда шулай ук синең батыр кызларың да бар. Безнең кыз туганнарыбыз да немец илбасарларына каршы беренче тапкыр гына сугышмыйлар. Тарих сәхифәләренең күрсәтүләренә караганда, алар Ливон сугышлары вакытында ук рус гаскәрләре сафында, үзләренең ирләре һәм ир туганнары белән берлектә, немец илбасарларын кырганнар. Алар сугыш кырында ирләрнең каты тартылган җәя баулары шартлап өзелгәч, үзләренең чәч толымнарын кисеп тәкъдим иткәннәр: — Безнең чәч толымнарыбыз, дөньядагы барлык баулардан да ныграк, чөнки алар йөрәгебездәге нәфрәт каны белән сугарылган!—дигәннәр. Без снайпер Мәликә Туктамышевада, снайпер М. Вәлитовада, үз бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган сержант Рокыя Мусинада, 93 яралыны кораллары белән бергә сугыш кырыннан алып чыккан, үзен корбан итеп булса да, авыр яралы командирны үлемнән коткарган санитарка Суфия Баязитовада, медицина хезмәте лейтенанты Нәҗибә Карнповада, медицина хезмәте капитаны Сара Сираҗетдиновада һәм башка бик күпләрдә тарихка исемнәре кереп калган данлы апалары- бызиың гүзәл образларын күрәбез. Фронттагы сугышчылар һәм азат ителгән районнардагы хезмәт ияләре Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштә корбан булган, халкыбызның турылыклы улларының данлы исемнәрен бик зур хөрмәт белән саклыйлар. 74 Безнең фронттагы бер миномет ротасы белән өлкән лейтенант Рахман Шәрипов командалык иткән иде. Аның ротасы оборона сугышларында да, һөҗүм сугышларында да үзенең төз атылган миналары, давыллы утлары белән дошман йөрәгенә курку, дәһшәт салып килде. Бу рота бик тиз арада үзенең сугышка осталыгы, батырлыгы белән дан казанды, минометчылар арасында үрнәк булып санала башлады. Ротаның командиры Шәрипов Великие Луки өчен барган сугышларда батырларча һәлак булды. Ул көннән бирле инде ике ел вакыт узды. Ул хезмәт иткән дивизиягә гвардия исеме бирелде. Ләкин аның миномет ротасы сугышчылары үзләрен һаман да: — Без шәриповчылар!—дип, бик зур горурлык белән атап йөртәләр. Сугышның иң авыр минутларында алар: — Без гвардияче шәриповчылар! Ә шәриповчылар бары җиңәләр генә!— диләр. Бу сүзләр алар авызында сугышчан приказ булып яңгырый, һәм алар иң авыр хәлдә дә намус белән җиңеп чыгалар. Борынгы рус шәһәре булган Невельнең зур урамнарыннан берсенә, Невель хезмәт ияләренең соравы буенча, татар егете гвардия старшинасы Билал Хәбибуллин исеме бирелде. Невельне азат итү сугышларында корбан булган бу геройга халык үзенең чиксез рәхмәтен һәм ихтирамын менә шулай белдерде. Баһадирлар үзләре үлсәләр дә, исемнәре үлми. Алар безнең арабызда яшиләр, үзләренең данлы исемнәре белән безне яңадан-яңа батырлыкларга рухландыралар. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда корбан булган батырларга мәңгелек дан! Без шундый каты сугышларда үстек, шундый каты сугышларда чыныктык. Безнең бик күпләребез Ватан сугышы барышында гади кызылармеецлыктан кече, урта, хәтта югары дәрәҗәдәге командирлыкка кадәр күтәрелделәр. Безнең бик күпләребез, Кызыл Армия сафына басканда, партиясезләр иде. Канлы сугыш кырларында без үзебезнең тормышыбызны бөек Ленин партиясе белән гомерлеккә бәйләдек. Без сугышчы булып кына түгел, мораль һәм политик яктан да бик зур үстек. Безне большевиклар партиясе тәрбияләде. Бу үсүдә безгә — безнең һәрбер практик эшебездә ярдәм итеп килә торган бөек рус халкы ярдәм итте... Газиз ата-аналарыбыз! Мәхәббәткә турылыклы булган гомерлек иптәшләребез! Сөекле туганнарыбыз! Сез Бөек Ватан сугышы елларында, бөтен совет халкы белән берлектә, хезмәттә гаять зур батырлыклар күрсәттегез. Армый-талмый эшләп, «Бөтен нәрсә фронт өчен!» — дип, үз-үзегезне аямыйча эшләдегез, үзегез өчен кирәк булган бик күп әйберләрдән баш тарттыгыз. Сезнең тылдан торып шундый кайгыртучан ярдәмегез нәтиҗәсендә, Кызыл Армия немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә бик зур җиңүләргә иреште һәм ирешә... Дошманны тәмам җиңү көне якын. Озакламас, айлар үтәр, агачлар яфрак ярыр, игеннәр дулкынланыр, шундый кояшлы көннәрнең берсендә без сезнең янга җиңүчеләр булып кайтырбыз. Безнең алда әле каты, авыр сугышлар тора. Ләкин без ул сугышларда да, тугандаш халыкларның барлык уллары белән берлектә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, җиңеп чыгарбыз, фашистик Германияне мәңгегә тар-мар итәрбез. Бүген без, Ватаныбызга булган мәхәббәтебезнең тирәнлеген, дошманга булган нәфрәтебезнең иксез-чиксезлеген тагын бер мәртәбә раслап, бу хатыбызны сезгә дошман җиреннән—Көнчыгыш Пруссиядән җибәрәбез. һәм, үзебезнең сугышчан байракларыбыз астына басып, бабаларыбызның/борынгы гадәтләре буенча, коралларыбызны үбеп ант итәбез: — Ватан, бөек Ватан! Без синең азатлыгың, бәйсезлегең өчен көрәштә каныбызны да, җаныбызны да кызганмыйбыз. Бөек азатлык көрәшендә без аруны-талуны белмибез һәм, бу көрәш тәмамланмый торып, кулларыбыздагы коралларны куймабыз... Яшәсен безнең бөек, куәтле Советлар Союзы һәм аның героик Кызыл Армиясе! Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы! Яшәсен бөек Коммунистлар партиясе!

1944 ел, декабрь.