Логотип Казан Утлары
Пьеса

САМАТ

★ Лирик опера өчен либретто, дүрт пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Самат. Әлфия. Бакчачылык бригадиры. Нургаяз Камалов. Саматның фронттагы дусы. Сугыштан соң МТСта механик. Таймас. Саматның атасы, колхоз председателе. Разня. Саматның сеңелесе. Тәлгать. Хат ташучы. Максим Петрович. Карт профессор. Егетләр, кызлар, колхозчылар. Вакыйга Бөек Ватан сугышыннан соң бара. ПРОЛОГ Бөек Ватан сугышы чоры. Авылдан ерак түгел бер урын. Юл үтә. Әрәмәлек, калкулыкта ак каен. Көз. Күкне каплаган кара болыт төркемнәре бер юнәлештә агалар да агалар. Кайдандыр киеренке хор ишетелә. Ул торган саен көчәя бара, күтәрелә, бер ерагая, бер якыная. Хор Без китәбез еракларга — Җир тетрәгән якларга, Изге сугыш кырларында Антыбызны акларга. Атланырбыз атларга Бәхетебезне сакларга, Дошман каршы тора алмас Безнең батыр сафларга! Без китәбез еракларга — Җир тетрәгән якларга, Ирек сөйгән халыкларның Ирекләрен якларга. Атланырбыз атларга Бәхетебезне сакларга. Үлсәк тә җиңеп үләрбез Дан язып байракларга! Хор вакытында сәхнәгә Самат керә. Ул юл киеменнән, аркасында юл капчыгы. Аның йөзе борчулы, житди. Ул ак каен янында тукталып кемнедер көтә. Тауларга, кырларга карый. 39 Самат (ариозо) Сау бул, минем туып-үскән җирем, Сау булыгыз, иркен кырларым, Үзем белән бара ерак юлга Күңелемә сеңгән җырларың. Бала чакның эзе калды сездә — Сау булыгыз, елга, аланым. Ватан чакыра көрәш кырларына, Кулларыма кылыч аламын. Илбасарга каршы сафка басам, йөрәгемә нәфрәт тупладым. Сау бул, минем туып-үскән җирем, Сау бул, минем изге туфрагым. Йөгереп Әлфия килеп җитә. Саматның кочагына ташлана. Бер-берсен балачактан бирле яратышып килгән Самат белән Әлфия үзләренең уйнап үскән урыннарында — балачакларының эзе калган, яшьлекнең иң бәхетле минутлары, иң гүзәл истәлекләре сакланган каен төбендә саубуллашалар. Сцена Самат. Аерылабыз, сау бул, Әлфия. Әлфия. Ах, бу сугыш... Сез китәсез, Самат, ут эченә, Туплар үкереп торган җирләргә. Самат. Ни булса да, Ни булса да,- Туган илгә дошман кул сузганда, Батыр йөрәк тыныч кала алмас! Көче булган, Намусы булган, Ояты булган Өйдә ята алмас! Әлфия. Аерылабыз, Самат, озаккамы, Бөтенләйгә түгелме? Самат. Ни сөйлисең син, Әлфия! Әлфия. Сугыш бит ул, Самат... Самат. Син тыныч бул, иркәм. Мин үләргә түгел, Җиңәргә китәм! — Үлем булып дошман өстенә! Әлфия. Изге теләгеңне, иркәм, Акла сугыш кырында. Аерылмаска очрашырбыз Бөек җиңү таңында. Шат яшәрбез тагын да! Самат. Шат яшәрбез тагын! Дуэт Әлфия. Сызылып таңнар атса да, Күктә кояш батса да, Чулпан йолдызым булып Балкырсың син күгемдә. Давыл кичкән чагыңда Ялкын өстәп тагын да, Юлдаш булып юлыңда Барыр идем күңелеңдә! -Сама т. Давыл кичкән чагымда Ялкын өстәп тагын да, 40 Чулпан йолдызым булып Балкырсың син күгемдә. Авыр яра алсам да, Көрәштә егылсам да, Тәндә җаным бар чакта Булырсың син күңелемдә! Самат. Ирек сөйгән халкым бар, Аңа биргән антым бар. Ә л ф и я. Ирек сөйгән халкың бар, Илгә биргән антың бар. Самат. Аклар өчен биргән антымны Йөрәгемдә ялкын бар! Әлфия. Сагынырмын — сабыр итәрмен, Онытмамын — зарыгып көтәрмен! Сызылып таңнар атса да, Күктә кояш батса да, Чулпан йолдызым булып Балкырсың син күгемдә! Сама т. Авыр яра алсам да, Көрәштә егылсам да, Тәндә җаным бар чакта Булырсың син күңелемдә! Әлфия. Балкырсың син күгемдә... Сама г. Булырсың син күңелемдә... Самат Әлфияне кочаклап үбә. Кесәсеннән бер төргәк алып Әлфиягә* бирә. Самат. Менә бу төргәктә Хыялларым минем, уйларым, Фикерләрем /кала. Сугыш беткәч, бәлки, кирәк булыр, Сакла аны, Әлфия. Фронтка китүчеләр һәм аларны озата килүче ата-аналар, хаты н-к ызлар, бал а-ч агалар керәләр. Кешеләр алдында Самат Әлфия белән әдәпле генә күрешеп, китүчеләргә кушыла. Аны атасы, анасы, сеңелеседә озата килә. Хор Без китәбез еракларга — Җир тетрәгән якларга, Изге сугыш кырларында Антыбызны акларга. Атланырбыз атларга Бәхетебезне сакларга, Дошман каршы тора алмас Безнең батыр сафларга. Без китәбез еракларга — Җир тетрәгән якларга, Ирек сөйгән халыкларның Ирекләрен якларга. Атланырбыз атларга Бәхетебезне сакларга. Үлсәк тә җиңеп үләрбез Дан язып байракларга! Халык кузгала. Әлфия бер кулы белән төргәкне күкрәгенә кысып,, икенче кулы белән яулык айкап, озатып кала. Болыт куерганнан-куера бара. Хор ераклашканнан-ераклаша. Әкрен генә пәрдә төшә БЕРЕНЧЕ АКТ Шул ук урын. Еллар узганнар, кызлар тау итәгендә яшь алма бакчасы үстергәннәр. Сугыш беткән. Таң атып килә. Ерактан кызларның жыры ишетелә. Басу буйлап килгән Таймас бабай, җырны ишетеп, шалаш буенда туктап кала. Җыр аңа тәэсир игә, ул моңга тала. Күзе каравылчының шалаш стенасына кыстырып куйган кураена төшә. Таймас бабай курайны' алып, кызлар җырына кушыла. Әлфия. Ничә тапкыр инде кошлар килде, Ничә тапкыр инде яз булды. Дәһшәт чәчкән сугыш үтеп китте, Күпме сагынып җырлар язылды. Хатларың юк, Самат, Ник инде. Кызлар. Синсез үткән һәр көн Бигрәк озак икән, Сагындырдың, иркәм, Бик инде. Әлфия. Исемең синең күнелем түрендә, Рәсмең синең күзем алдында. Мәхәббәтең яши йөрәгемдә, Үзең генә юксың янымда. Син кайтмыйсың һаман Ник инде. Кызлар. Синсез үткән һәр көн Бигрәк озак икән, Сагындырдың, иркәм, Бик инде. Таймас (җыр вакытында). Их, Самат балам, Исәнме син, Бармы соң син дөньяда? Исәнме соң син, балам?.. Кызлар Таймас бабайны урап алалар. Сцена Кызлар. Без килгәч тә ник туктадың, Таймас бабай? Уйна инде кураеңда тагын бер көй. Таймас (шаяртып). Алма, хөрмә, кара җимеш, Чия, кура җиләкләре, Карлыганнар, бөрлегәннәр — Шундый шәпләр — бер дигәннәр, Зарыгып-зарыгып, Өзелеп-сагынып, Сезне көтеп торалар. Әгәр курай тыңлыйсыгыз килсә, Иртән эшкә иртәрәк килегез сез, Кызларым. Кызлар. Ярар, ярар, Таймас бабай, Матур итеп бер көй генә уйна инде. Разия. Уйнамаса, кирәк түгел, сорамагыз, Ялындырып торган була, подумаешь, Каян килгән лауреат. 42 Кызлар. Ха-ха-ха-ха... ха-ха-ха-ха... Таймас бабай — лауреат. Ха-ха-ха-ха... ха-ха-ха-ха... Кызлар бакча эченә кереп китәләр. Разия да, әтисен үбеп, кызлар артыннан ашыга. Т а й м а с.Әһә, Ишеттеңме, Таймас?! Молодчина кызым, нәкъ үземә охшаган. Әлфия кызлар белән китми, тукталып кала. Аның кулында төргәк. Әлфиянең тукталуын күреп. Таймас бабай нәрсәнеңдер барлыгын сизенә. Әлфиягә сүз башлавы авыр. Ә л ф и я. Таймас бабай, Самат киткән чакта Шушы төргәкне Миндә калдырган иде. * , Монда аның хыяллары, уйлары. Безнең колхоз өчен Файдалы фикерләр бар күк, Үзең карарсың. Сугыш беткәч безгә кирәк булыр, Дигән иде ул. Ләкин үзе... ләкин үзе... Кире кайтмады. Әлфия төргәкне Таймаска суза. Төргәкне алганда, Таймас бабайның куллары калтырый. Таймас. Димәк, син дә, кызым, Димәк, син дә өмет өздең инде?.. Шулай ук бөтенләйгә Югалдыңмы инде, балам?.. Әлфия. Юк, юк, Таймас ба-а-а-бай... Әлфия, яшенә тыгылып, Таймасның күкрәгенә каплана. Т а й м а с үзен кулга ала, сыгылып төшми. Әлфиянең чәченнән сыпырып аны юата. Таймас. Кирәкми, кызым, артык борчылма, Тынычлан. Иптәшләрең янына бар, Тынычлан! Әлфия алдында үзен кулга ала алса да, Әлфия китеп, үзе генә калгач, Таймас кичерешкә бирелмичә булдыра алмый. Монолог Тайма с. Җәрәхәте әрни күңелнең. Кем уйлаган болай булыр дип... Самат, Балам, Яшьлек таңында Өзелдеме гомер юлларың, Соңгы каның тамган туфрагыңда Сүндемени хыял-уйларың?! Ах, каргалган, Явыз дошманнар, Ләгънәт сезгә! Шатлыгымны тартып алдыгыз! Юанычым, Балам, син идең. 0 43 Гомеремнең соңгы елларында Кабереңне дә күрә алмаммы? Авыр, бигрәк авыр, Телгәләнә бәгырь. Ничек, ничек җиңим, Балам, бу кайгыны?.. Таймас китүгә, к ы з л а р күренәләр. Калкулыкта басып торган бер кыз кемнеңдер килгәнен күреп ала. Сцена Бер кыз. Кызлар, кызлар, бире килегез әле. Кызлар. Ник чакырдың, нәрсә бар? Бер кыз. Хат ташучы монда килә. Кызлар. Хат ташучы монда килә. Хат китерә. Хаты кемгә, Сиңа микән, Миңа микән? Ерактан ук ишетелгән Тәлгать тавышы якынайганнан-якыная бара, бераздан Тәлгать үзе килеп керә. Тәлгать. Хатчы барса урамнан, һәркем каршына чыга. Якты чырай, такта чәй Кемгә дисез? Хатчыга! Эх! Газет, журнал, телеграммны' һәркем ала вакытында. Кем генә мактап сөйләмәс Хат ташучы хакында. Кызлар. Бөтен кеше мактау сөйли Хат ташучы хакында. Тәлгать (хат күрсәтеп). Сезгә дә бер хатым бар, Ләкин биеп алыгыз. Кызлар. Хат кемгә, шул биеп алсын, Нигә биик барыбыз. Т ә л г а т ь. Беләм, беләм, Арагызда Бии белми күбегез. Шуның өчен бөтенегез Берәр тапкыр үбегез. Кызлар. Үбәбез ди, үпми ни, Көтебрәк тор әле. Разия. Ярый, кызлар, үбәрбез, Үзем үбәм беренче. Разия бер кызның колагына нидер әйтә дә, Тәлгатькә таба китә. Тәлгать хатны артына яшерә. Теге кыз яшеренеп кенә хатка таба килә. Разия Тәлгатьне үбәм дип алдаганда, теге кыз хатны тартып алып йөгерә. Разия исә Тәлгатьне этеп жибәрә. Тәлгать теге кызны кумакчы була, ләкин ул хатны кайсы кыз алганлыгын белми. Җитмәсә, кызлар Тәлгатькә юл бирмиләр. Тәлгать ачулана. Тәлгать. Китер хатны, бир хатны, Бозма гореф-гадәтне. Кызлар. Гаепләмә каракны, Үзең урлаткач атны. Тәлгать. Ярый, кызлар, онытмагыз, Алдап алдыгыз хатны. 44 Кызлар. Егет булсаң, жебеп торма, Егет булсаң, алдатма. Тәлгать бармак янап чыгып китә. Кызлар көлешеп калалар. Хат уку сцен асы Кызлар. Хат ташучы монда килде, Хат китерде. Хат кая соң? Хат кемдә соң? Хат кемгә соң? Бер кыз. Хат Разияга. Кызлар. Разияга?! Каян килгән, кемнән килгән, Разияга? Ачыйк инде, укыйк инде, Разия. Разия (чиксез шатланып). Хат... хат... Самат абыйдан! Әлфия (көтелмәгән шатлык тойгысына бирелеп). Самат бәгърем! Самат исән! Кызлар. Саматтан хат, Самат исән! Шатлык сезгә, шатлык, Әлфия, Шатлык сезгә, шатлык, Разия. Сөйгән ярың исән, Әлфия, Тиздән кайтыр Самат, Әлфия. Әлфия (борчылып). Нигә бер генә хат? Миңа язмаган ул... Укы инде, Разия. Кызлар. Укы, Разия, укы. Разия утырып хат укый башлый, ләкин кызларга хатның төп эчтәлеген генә әйтеп бара. Р а з и я. Әтигә, миңа. Барыбызга да күп сәлам язган. Абый сугышта, дошман тылында Партизан булган. Кызлар. Безнең Самат партизан булган! Разия. Хәзер госпитальдә. Әлфия. Нәрсә булган икән? Кызлар. Госпитальдә? Нәрсә булган икән? Разия. Нәрсә булганын язмаган. Битен каплап елый. Кызлар. Нәрсә бар, Разия, Нәрсә бар? Разия. Бәлки, Самат абый Аяк-кулларын югалткандыр. Разия елый. Барысы да кайгылы, нәрсә әйтергә дә белмичә, апты^ рашта калалар. Ансамбль Ә л ф и я. Ватан өчен изге сугыш Калдырса да эзләрен, Намус белән аклаган ул Илгә биргән сүзләрен. Кызлар. Авыр газап күрсә дә, Самат антын аклаган. 45 Разия (укый). «Разия, Әлфиягә әйтерсең, Ул ирекле... мине... көт... мә...» Укып бетерми туктала. Әлфия (әрнү белән). Нәрсә? Нәрсә? Нәрсә укыйсың син?! Әлфия хатны алып алгарак килә дә, үзе укый. Әлфия. «Әлфия мине көтмәсен». Әлфия көчле кичерешкә бирелә. Разия ишарә белән кызларга китәргә куша. Кызлар чыгып китәләр. Разия абыйсы өчен дә, Әлфия өчен дә борчыла. Ариозо Әлфия. Ничә еллар көттем Өмет өзми, Булмаса да хәбәр-хатларың. Ник оныттың, Самат, Биргән вәгъдәләрне, Бергә үткән матур чакларны? Ничә еллар көттем Өмет өзми, Син димичә керфек какмадым. Әкрен генә пәрдә төйсә. ИКЕНЧЕ АКТ Госпиталь. Зур, якты бүлмә. Койка. Тумбочкаларда гөлләр. Бөтен җирдә чисталык. Ачык тәрәзәләрдән бакчадагы яшел агачлар күренеп торалар. Тумбочка янында Самат басып тора. Саматның уйлары еракка юнәлгән, йөзендәге үтә җитдилектән аның бик нык борчылганлыгы, зур кичерешләргә дучар булганлыгы сизелә. Каршыдагы ишектән профессор Максим Петрович керә. Максим. Артык, Самат, артык уйланасың. Самат. Ничек уйланмаска, профессор, Көннән-көн Начарлана бара күзләрем. Шулай ук соң Операция мөмкин түгелмени? Максим. Башың имә, нык бул, Күп уйланма... Самат. Максим Петрович, Юатуга мохтаҗ түгел мин! Үлем алдында да каушап калмадым — Мин хәзер дә җебеп калмамын. Куркак җанга мине санамагыз! Мин белергә тиеш! — Миңа дөреслек кирәк, дөреслек! Эшкә ашырасы матур хыялларым, Планнарым көтә мине алда. Аңлагыз сез, Миңа яшәргә кирәк, яшәргә кирәк! Максим. Самат улым... Самат. Максим Петрович, дөреслек! Әйтегез дөреслекне миңа!!! (Пауза.) 46 Операция ярдәм итмәячәк, Коткарырга мөмкин түгел... Шулаймы? Шулай бит?! Шулай бит?! М а кс и м. (Саматка текәлеп карап торганнан сон). Әйе, Самат, шулай. Максим Петрович чыгып китә. Самат ялгызы. Сама т. Әкренләп сукыраю — Менә нәрсә көтә мине киләчәктә. М о н о л о г Караңгырак булып туа һәр таң, Сүнә бара нуры күземнең. Бик күп булса, тагын биш-алты ай Күрсәм күрермен мин. Аннан соң... Шушы якты дөнья Минем өчен Мәңгелек төн булып калачак. Тетри йөрәк, Акыл җитмәслек! Ах, Әлфия, Әлфия! — Истәлеге бала чагымның, Яшьлегемнең матур хыялы! Гөл бакчаларга керәмсең, Гөл чәчәген өзәмсең, Өзелгән гөл чәчәге күк Аерылабыз, сизәмсең? Өзелгән гөл чәчәге күк Аерылабыз, сизәмсең... Авыр сынау көтә мине алда, Җитәр микән көчем җиңәргә? Таба алырмынмы үз урынымны Халкым өчен көрәштә? Әллә инде шулай Югалып калдыммы мин? Ил эшеннән читкә ыргытылсам, Миңа яшәү нигә кирәк соң?! Халкым белән бергә гөрли-гөрли Эшләүдән дә, Яшәүдән дә Кадерлерәк миңа нәрсә бар?! Самат чыгып китә. Бераздан сөйләшә-сөйләшә. Максим Петрович белән Камалов килеп керә. К а м а л о в. Максим Петрович, Аның күзләре начарлана бара дисез, Ә үзегез... Максим (ария). Аңлагыз сез, Аңлагыз сез, иптәш Камалов, Аның хәлен яхшыртырга Барлык көчемне салдым. Бәлки, Саматның үзеннән дә Артыграк борчыламдыр, Артыграк газапланамдыр. 47 Әйтерсең лә, мин гаепле, Мин сәбәпче Самат шундый хәлгә дучар булуга. Әгәр мөмкин булса, Үз күзләремне, Үз күзләремне алып куяр идем аңар. Камалов. Самат тагын күпме вакыт күрәчәк? Максим. Ике, бик күп булса өч ай. Камалов (тетрәп). Максим Петрович!.. Мөмкин түгел?.. Аһ, Самат, Самат... Самат керә. Самат. Тукта... Нургаяз?.. Нургаяз!.. Камалов. Самат!.. (Озак кочаклашалар.) Максим Петрович, беләсезме Бу кем миңа? Максим. Әлбәттә, якын туганыгыздыр. Камалов. Юк, Максим Петрович, Туганымнан да артыграк кеше. Соңгы сугышларның берсендә Янып торган машинадан — Ут эченнән алып чыгып, Мине үлемнән — үлемнән Коткарган дустым бу. Менә кем ул миңа! Максим. Ышанам, дустым, ышанам. Максим Петрович Самат белән Нургаязның икесен генә* калдыра. Самат. Я, сөйлә, Нургаяз, Ничек биредә? Син кайда хәзер? Камалов. Районда, брат, районда, Механик. Самат. Районда нинди яңалыклар бар? Эшләр ничек? Ка м а л о в. Яңалыклар, Самат, һәр адымда, Эшләнәсе эшләр күп әле... Ариозо Кайтып төштем илгә кичкә кырын, Иртәгесен киттем эш дауларга. Йөкнең тактылар салмагын. Таңнан алып төнгә кадәр . һаман тәртә арасында. Анысын җиткер, монысын өлгерт, Кер барысының чарасына. Ял онытыла, йокың кача — Көнозын шулай чабасың. Шатлыкны шунда табасың. Камалов. Ярый, Самат, мин бик ашыгам. Самат. Китәсең дә? 48 К а м а л о в. Тагын керермен әле. Самат. Көтәм. Камалов китә. Самат аны озата чыга һәм бераздан кире керә. Самат (үзалдына). Ә мин соң? Ә мин соң? Нишләп ятам госпитальдә? Күзләреңнең соңгы нуры Сүнәр көнне көтәсеңме, Самат, биредә?! Юк, җитәр! Китәм моннан, Китәм туган кырларыма. Ишектә медсестра күренә. Ул Саматка карап елмая да, коридорга борылып, кемгәдер керергә мөмкинлекне аңлата. Самат үзе янына кемнеңдер килгәнен аңлый, күңеле белән нидер сизенә, килүченең ишектән кергәнен көтә. Әлфия килеп керә. Кулында гөлләр бәйләме. Сцена Ә л ф и я. Самат! Самат. Әлфия!.. Ә л ф н я. Самат!.. Сама т. Әлфия! Әлфия белән Самат бер-берсенең кочагына ташланалар. Ләкин Самат тиз арада үзен кулга ала, Әлфияне үз кочагыннан читләтә. Әлфия бу хәлдән сискәнеп китә: димәк, Самат аны чыннан да оныткан, хатта язылган сүзләрнең сере шул икән. Әлфия сүрәнләнә, ул хәзер барысын да аңлады. Әлфия. Син сау-сәламәт, Самат? Самат, (үзенең хәлен Әлфиядән яшерә). Әйе, Әлфия, мин сау-сәламәт хәзер. Әлфия. Алай икән... Самат, (сүзне башкага бора). Сөйлә, Әлфия, Колхоз хәбәрләрен. Кемнәр исән, кемнәр кайтты? Бик сагындым дус-ишләрне, Колхоз кырларын бик сагындым. Әлфия, Колхоз гөрли, Күп егетләр Исән йөреп илгә кайттылар. Бар да сиңа сәлам әйттеләр. Самат. Рәхмәт, рәхмәт! Тагын... тагын... Тагын ниләр бар, Әлфия? Ә л ф и я. Тагын... тагын... Хатыңны алдык. Самат (әрнеп). Әлфия! Ә л ф и я. Хәтерлисеңме, Самат, Аерылган минутларны? Онытылмаска әйтелгән сүзләрне, Сүрелмәскә кабынган утларны? Самат (каушаган тавыш белән сөйли. Ул гомерендә беренче тапкыр алдый, ялган сөйли). Без аерылгач күпме сулар акты, Күпме инде еллар үттеләр. Сиңа булган яшьлек хисләремне * Үткән еллар алып киттеләр. Әлфия. Вәгъдәләрне кем соң хәтерләмәс, Ул чакларны кем соң сагынмас?! Самат. Үткән гомер кире кайтмаган күк, Сүнгән ялкын кабат кабынмас! Ә л ф и я, Ничә еллар көттем өмет өзми, Булмаса да хәбәр-хатларың. Син димичә керфек какмадым. Ә син... Самат. Үтәр көннәр, Көннәр белән Онытырсың — бизәрсең. Башка хисләр туар, Гомер юлыңны Башка нурлар белән бизәрсең. Башка хисләр, башка нурлар, Башка гөлләр белән бизәрсең. Әлфия (әрнеп). Җитәр, Самат! Дәшмә... бер сүз дә. (Кулындагы чәчәкләре коела.) Ария Аерылган кичәдә Онытмам дисә дә, Вәгъдәләр бирсә дә Иркәм, Биргән сүз онытыла, — Күбәләк бер тына, Бер гөлгә омтыла Икән. Сагынып кайтыр дидем, Өзелеп көткән идем, Йөрәгемдә йөрткән идем. Биргән сүз онытыла, Күбәләк гөлләрдән Гөлләргә омтыла Икән. Аерылган кичәдә Онытмам дисә дә, Вәгъдәләр бирсә дә Иркәм. (Чыгып китә.) Самат ялгызы. Әлфиянең коелып калган чәчәкләре янына килә. Тезләнә. Самат. Кичер мине, кичер, Әлфия. Канатлары каерылса, Очар кошка лачын тиң түгел. Канатларым минем каерылган, Тиң булырлык сиңа мин түгел. Мөмкинме соң онытырга, Мөмкинме соң сине сөймәскә?! Кичер мине, кичер, Әлфия. Чәчәкләрйе җыйнап күкрәгенә кыса. Пәрдә төтә.

(Ахыры бар.)