Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ КАШКАЛАРЫМ, БӘЛКИ, ЯТСЫНЫР ДА Нужа йөген бергә тарткангадыр, Җил-яңгырны бергә кичкәнгә, Җигеп йөргән атлар якын икән, Озак чыкмый икән истән дә. Улагыннан шулай башын алып Ник ятсынып карый бу кашка? Читтә минем шактый гомер үткән, Өс-башым да хәзер шул башка... Су эчәргә кыстап, чишмә янда Бүтән егет инде сызгыра, йөгәненә чукны бүтән тага, Җилдә ялын бүтән туздыра. Ә мин хәзер шигырь сукалыйм шул, Хисләр йөгәнләргә тырышам. «Атландырмыйм!» диеп уйнап чапкан Пегас ялларына ябышам... Кашкаларым, бәлки, ятсыныр да, Минем кебек йөрмәс юксынып, Җырларыма ләкин авылдашлар Карамасын иде ятсынып! ТАҢНАРЫМ, ТАҢНАРЫМ Башым әле төрттем генә кебек, Әнкәй инде селкеп уята: — Тор, улым, тор, ат көтүе кайтты. Соңга кала күрмә, таң ата! Күзне тырнап ачып җиргә төшәм, Җылы урыным кала печәндә. Яңа гына сауган җылы сөтне Чүлмәгеннән тотып эчәм дә йөгәнемне алып эшкә китәм. Сәгатем юк. Чамам — таң минем. Төш җиткәнен беләм күләгәдән, Будильнигым уртак — чаң минем. Кино-фәлән әзрәк эләкте шул, Гел таң күрдем мин ул заманда. ... Киноларның күбесе онытылган,. Ә таңнарым истә һаман да! ИРНЕМ ТИБРӘТСӘМ ДӘ... Чык агарткан болын буйлап киләм, Яшел эзләр кала артымда. Ерак түгел — урман зәңгәрлеге, Иген дулкыннары каршымда. Чәчәкләргә карап елмаям мин, Кояш нурларында коенам. Ирнем тибрәтсәм дә, шул нурлардай Җыр агылыр кебек тоела... м. миншин л * Уйлансам әгәр кызларны Бакчаларда гына күреп: Күңелләре киенүдә, Ясануда гына кебек. Быел якташлар янында Бу уйларым очты җилгә, Шул ук кызлар, чибәр кызлар Исләре дә китми бер дә Безнең кебек — комбинезоннар, Зур-зур ботинкалар киеп йөриләр соң янып-көеп Салам эскертләре өеп. Салам, башак чорнап ала Маңгай өсте бөдрәләрен. Алыштырган тузан-туфрак Иннек, кершән дигәннәрен, йөриләр соң янып-көеп Салам эскертләре өеп. РӘШИТ ГАРИПОВ ЭТЮДЛАР АВЫЛ ИРТӘСЕ Иртән торсам, чирәмнәргә Энҗе сибелгәнсыман. Күлләргә, уйсу җирләргә Итәген җәйгән томан. Зифа буйлы ак каеннар, Яшел бөдрәле таллар Иртәнге салкыннан качып, Үзәнгә җыелганнар. Морҗадан чыккан ак төтен Зәңгәр күккә омтыла, Җемелдәп торган йолдызны Өреп сүндермәк була. ЮЛ ЧИТЕНДӘ Авыл. Урам. Юл читендә Яңгырдан калган су бар, Йоткан айлы зәңгәр күкне, Тирән күренә шуңар. Сусаган кәҗә күрде дә Уйлады: «Саклык кирәк!» Үрелеп кенә эчте суны Дүрт аягын да терәп. КАЕН КЫЗЫ Урман. Алан. Яңа гына Давыл үткән өстеннән. Каен кызы агарынып, Җиргә ауган йөзтүбән. Аланның әйләнәсенә Имәннәр тезелгәннәр. Карап каен гәүдәсенә Кайгылы иелгәннәр.