Хроника
ЭШЧЕ-АВЫЛ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ СЪЕЗДЫ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 16—17 январьда эшче- авыл хәбәрчеләренең II съезды булып узды. Съездны КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С. Игнатьев ачты. «Эшче һәм авыл хәбәрчеләренең сугышчан бурычлары» дигән темага докладны ‘ КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре К. Ф. Фасеев ясады. Тугандаш Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари АССРдан, Ульяновск, Куйбышев, Саратов өлкәләреннән килгән вәкилләр Татарстан хәбәрчеләре съездына кайнар сәлам тапшырдылар. Кнң рәвештә үткәрелгән фикер алышуларда язучылар, хәбәрчеләр катнаштылар. Татарстан язучылар правленнесе съезд делегатларына тәбрикләү хаты белән мөрәҗәгать итеп, «...Эшче-авыл хәбәрчеләре сафларын нан безнең күп кенә журналистларыбыз, каләм осталарыбыз — очеркчылар, хикәячеләр, шагыйрьләр һәм романчылар үсеп чыкты һәм киләчәктә дә, үсәр», — дигән ышаныч белдерде. Съездны «Пра^Ль. «Труд» һәм «Советская Россия» газета’лары тәбрик иттеләр. Зур фойеда республиканың вакытлы матбугатын киң чагылдырган күргәзмә съезд делегатларының игътибарын үзенә тартты. ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ ЮБИЛЕЕ Татар сәнгате өлкәсендә зур уңышка ирешкән, Ленин ордены белән бүләкләнгән Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театрына 50 ел тулуны Татарстан җәмәгатьчелеге киң билгеләп үтте. 25 иче январьда театр бинасында юбилей уңае белән зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә татар театрына нигез салучыларның берсе Сәхипҗамал ханым Гыйззәтул- линаВолжская, СССРның халык артисты X. Әбҗәлилов, тугандаш республикалардан килгән кунаклар, күренекле татар драматурглары катнашты. ТАССР Культура министры -иптәш Рәхмәтуллин үзендң^ докла- \\/әДӘБИ ДИ 22—24 январьда ЯзучьГлар союзының Габдулла Тукай исемендәге клубында «Татар шигыренең төзелеше» турында әдәбн- теоретик дискуссия булды. Дусларча бәхәстә катнашу өчен тугандаш республикалардан килгән кунаклар: Казахстаннан Зәки Әхметов, Бейсембай Көнҗебаев, Башкортстан АССРдан Мостай Кәрдм, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, ДУСЛЫК 24 январьда Тукай исемендәге клубта Дуслык кичәсе үткәрелде. Татар шигырь төзелеше мәсьәләләренә багышланган дискуссиягә килгән башкорт, казах һәм кара-кал- пак шагыйрьләре Татарстан язучыларын үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Кичәне шагыйрь Зәки Нури ачып җибәрде. Казахстан кунагы филология фәннәре кандидаты Бейсембай Көнҗебаев кичәдә катнашучыларны казах әдәбиятының тарихы белән таныштырды, татар һәм казах халкы арасында әдәби элемтәнең ничек тууы һәм үсүе турында сөйләде. Филология фәннәре дында* театрның 50 еллык данлыклы тарихы турында сөйләде. Котлаулар белән чыгучылар юбилярга төрле җәмәгать оешмалары исеменнән адреслар тапшырдылар. Кичәдә катнашкан тамашачылар исеменнән чыгып сөйләгән Абдуллин иптәш (Казан мехкомбинаты) театрның зур коллективына сәхнәдә онытылмас образлар тудырган өчен рәхмәт белдерде һәм театрга мехчылар тарафыннан Ленин ордены рәсеме чигеп ясалган панно бүләк итте. Юбилей көннәрендә театр илебезнең барлык почмакларыннан котлау телеграммалары .алды. ЗКУССИЯ Муса Гали, Гыйлемдар Рамазанов, Гайса Хөсәенов, Әхнәф Харисов, Кара-калпак АССРдан Җомаморатов катнашты. Тәнкыйтьче Хатип Госман һәм шагыйрь Хәсән Туфан доклад ясадылар. Фикер алышуларда Әхмәт Фәйзи, Г. Хөсәенов. Ш. Маннур. Н. Исәнбәт. С. Баттал. X. Курбатов, Ә. Исхак, Ш. Сайганов. 3. Әхмәтов һ. б. лар катнашты. . “ , у КИЧӘСЕ кандидаты Зәки Ахметов «Кыз Җебек» ч исемле дастаннан өзек укыды. Башкортстан шагыйрьләре Мостай Кәрим, Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Биккол, Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Кара-калнак шагыйре Теләүбиргән Җомаморатов үзләренең шигырьләрен укып тыңлаучыларда җылы тәэсир калдырдылар. Дуслык кичәсендә татар шагыйрьләреннән Әхмәт Исхак, Гали Хуҗи, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис. Мөхәммәт Садри иптәшләр дә үз шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Чын дуслык кичәсе иде бу.