Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛӘР

★ ФУРМАНОВ БЕЛӘН ОЧРАШУ Бу истәлекләрнең авторы Җәлал ага Сираҗетдинов — полиграфия предприятиеләрендә 54 ел эшләгән — карт наборщикларның берсе. Ул хәзер илебездә беркетелгән закон нигезендә пенсиядә яши. Җәлал ага үзенең 70 яшькә о/дитеп килә торган намуслы хезмәт белән үткән якты гомере эчендә бик күп кешеләр (җәмәгать эшчеләре, язучылар, шагыйрьләр һ. б.) белән очрашкан, иҗтимагый тормышыбыз һәм әдәбиятыбыз өчен әһәмиятле булган күп кенә вакыйгаларның җанлы шаһите булган. Хәзерге көндә Җәлал ага шул истәлекләрен туплау өстендә эшли. Бөек Октябрь көннәрен без Калутада каршы алдык. Мин ул чакта Көнбатыш фронтының 7 нче күчмә техника мастерскоенда токарь булып хезмәт иттем. Мастерскойда позицияләрдә чәнечкеле тимер чыбыклы киртәләрне җимерү өчен кулланыла торган миналарның агач кисәкләрен һәм кыр телефоннары частьларын ясый идем. Петроградта властьның эшче һәм крестьяннар кулына күчүе турындагы хәбәрне начальство коры гына исенә алып куйды. Ләкин солдат арасында ул зур шатлык тудырды. Без чынлап иркенләп киттек. Честь бирүләр, гауптвахталарның эзе дә калмады. Безгә офицерлар инде кеше итеп кенә түгел, хәтта шүрләп карый торган булып киттеләр. Солдат комитетлары төзелде. Безнең мастерскойда да комитет төзелде. Штабс-капитан Кржиновский, солдатка яхшы караганга күрә, урынында калдырылды. Акрынлап солдатлар теге-бу сылтау табып өйләренә кайту ягын карарга керештеләр. Миндә дә туган якка — Казанга кайту уе туды һәм мин элек үзем эшләгән «Өмит» типографиясендәге танышым Вәли .агай Әхмәдуллинга, мине ничек тә Казанга чакыртып алуын сорап, хат салдым. Түземсезләнеп көткән җавап хаты әллә ни зарыктырмады. Бер ир- тәне, станогымны чистартып маташканда, канцеляриядән бер солдат килеп керде һәм: «Сираҗетдинов, сезне начальник чакыра»,—диде. Ни бар икән дип, тиз-тиз герә кулымны юып, канцеляриягә йөгердем. , Бик пөхтә киенгән, кара мыеклы, түгәрәк йөзле, ак чырайлы Кржиновский мине ягымлы каршылады. Тәмәке төтенен кулы белән куа төшеп, ул: \ — Сираҗетдинов ' Бөтенроссия мөселман хәрби шурасы сезне Казанга чакырта. Нишлисез, барасызмы? — диде. Мин, шатлыгымны яшермәстән: — Бик теләп,—дидем. — Соң сез наборщикмыни... алайса ничек итеп безгә токарь булып эләктегез?—дип сораган Кржиновскийга мин наборщиклык өстенә токарный станокта да эшли белүемне әйттем. Кржиновский көлемсерәп сөйләп китте: — Алайса нишлисең, җибәрергә туры килер, — диде. — Тик, бик 92 кызганыч; сезне алыштырыр кеше юк, шуңа күрә сез бәлки отпускка кайтып кына килерсез? Мин сезне хәрби хезмәттән бушатып, үз ихтыярыгыз белән эшләүче итеп алыр идем. Паек та, квартира да бирер идек... Уңайсызлана төшеп, башымны пеп, уйландым һәм: — Рәхмәт,— дидем,— минем кайтасым килә. Рөхсәт итсәгез, мин китәр идем. Кржиновский өстәлгә бармаклары белән шакып алды һәм: — Шулаймы? —диде. — Ярый, алайса, көчләп булмас. Иртәгә отпускка оформить итәбез. Икенче көнне миңа отпуск документлары бирелде һәм мин, юл капчыгыма әллә ни бай булмаган солдат милкемне төяп, вокзалга килдем. Поездга ничек утырганымны, ничек кайтканымны язып тормыйм. Җиңел булмады... Ноябрьның үзәккә үтә торган әче җилле салкын бер кичендә Казанның кызыл кирпеч вокзалына килеп җитүгә, солдат капчыгымны аркама асып, «Өмит» типографиясенә — Печән базары тирәсенә киттем. Элекке Кәримовлар магазины каршындагы Субаевлар йортына урнашкан типографиягә керим дисәм, бикле булып чыкты. Шунда ишек алдындагы бер йортта тора торган танышым печатник Сәгъдиевнец ишеген шакыдым. «Кем анда?» дигән таныш тавыш ишетелде һәм, исемемне әйтүгә, ишек ачылды да без кочаклашып күрештек. Тиздән өстәлдә гөжләп самовар утыра иде инде. Мин паекка бирелгән солдат сохарилары белән ит консервасын чыгарып куйдым. Сөйләшә-сөйләшә, төн уртасына тикле утырдык. Мине газетага наборщик итеп билгеләделәр. Җигелеп эшкә тотындым. Хәрби учеттан да төштем. Тиздән төрле җәмәгать оешмаларына сайлап куйдылар. Местком члены да, Полиграфия эшчеләре профсоюзы советы правлениесе члены да, Казан шәһәр советы члены да. хәтта Ревтребуналга заседатель итеп тә сайладылар. Җәмәгать эшләре белән авылларга чыгып йөри башладым. Шулай, күп кенә вакыт үтеп китте. 1919 ел да килеп җитте. Көзнең матур бер көнендә йомыш белән партиянең Казан губернасы комитетына бардым. Губерна комитеты хәзерге Карл Маркс урамындагы иң матур биналарның берсе булган элекке генерал Сандецкий йортына урнашкан иде. Йомышымны үтәп йөргәндә башына озын йонлы кара папаха, өстенә атлы гаскәр шинеле киеп, сары агач тартмалы зур маузер аскан, текә . ♦ * ' 4Г т . y?QMifuvx / □рем;,»;., . W/.ЬО Г <•«■, чц СрЛН | 93 леп, сынап карый торган бер татар белән сөйләшеп киттек. Ул полиграфия эшчеләре җыярга дип Самарадан килгән Халикъ Садри булып чыкты. Халикъ Садри Төркстан фронты Хәрбиреволюцион советы каршында күчмә типография оештырылганын, аңа казакъ, үзбәк, татар телләрендә эшли алган хәреф җыючылар кирәк икәнен әйтте. Сөйләшә торгач, миндә шунда бару теләге туды. Эшне озакка сузмадык: губком белән килештердек тә, мин, Халикъ Садри белән, Самарага киттем. Менә без Самарада инде... Халикъ Садри революциягә кадәр земствода эшләгән, ә хәзер Төркстан фронты типографиясе урнашкан йорттан (урамының исемен хәтерләмим) борылгач, уң яктагы ике катлы таш йортның икенче катына .алып менде. Кайсы шинель, кайсы хәрби кыска тун кигән кешеләр ке- реп-чыгып йөргән шактый тар коридор буйлап баргач, буяулары кубып беткән бер ишек каршына килеп туктадык. Русча «Заведующий Политическим отделением Военнореволюционного совета Туркестанского фронта» дип язылган кәгазь беркетелгән ишек янында сакчы-фә- лән юк иде. Халикъ Садри җитез генә хәрәкәт белән ишекне шакыды һәм аннан русча: — Войдите! (Керегез!) —дигәп ягымлы тавыш ишетелде. Халикъ Садри мине җиңел генә этә төште һәм без кечкенәрәк кенә бүлмәгә килеп кердек. Бүлмәнең җиһазы бик гади: өсте төрле китаплар, газеталар белән тулган һәм кара савыты белән язу кирәк- яраклары куелган арзанлы гына контор өстәле, өч венский урындык тора, стенада Идел буе һәм Төрк- стаи карталары эленгән. Политбүлек начальнигы өстенә яшькелт солдат гимнастеркасы кигән уртача буйлы, коңгыррак кыска чәчле, мыегы чиста итеп кырылган, мөлаем гына кыяфәтле бер кеше иде. Ул үзе безне аякүрә торып каршылады. Халикъ Садри, елмаеп: — Менә, иптәш Фурманов, типография оештырырга кеше алып килдем, Сираҗетдинов иптәш була,— дип күреште. Иптәш Фурманов кулымны каты II Ул заманнарда көнчыгыш халыклары барысы да (шулар җөмләсендә татарлар да) мөселман халкы дип йөртелә, хәтта хәрефләр дә мөселман хәрефләре дип атала иде. — Җ. С. гына кысып күреште һәм утырырга тәкъдим итте. Утырыштык. Фурманов: — Сираҗетдинов иптәш, сез элек кайда эшләдегез?—дип сораша башлады;—хәзер кайда эшлисез? Безнең бүлектә эшләргә риза булырсызмы? Мин риза булганымны әйткәч, иптәш Фурманов эш шартлары һәм алдагы бурычлар турында сөйләп китте: —Безнең алда бик зур бурычлар тора, — диде ул.— Армия Урта Азиягә хәрәкәт итә. Урта Азиянең күп өлеше аклар кулында. Аида Совет власте әле оешып кына килә. Ак генераллар, Бохара, Хива ханнары, төрле башка дошманнар, халыкның наданлыгыннан файдаланып, безнең эшкә аяк чалырга азапланалар. Кызыл Армия дошманны җимерү белән генә чикләнмәскә, бәлки җирле хезмәт халкына большевикларның йөрәккә үтә торган ялкынлы һәм хакыйкать сүзләрен дә илтергә тиеш! Ә бу эштә газеталар, журналлар, китаплар кирәк. Менә шул эшне — җирле халыклар телләрендә большевистик матбугат булдыру эшен башкаруны партия безгә йөкләде. Бергә-бергә шул эшне корып җибәрик... Иптәш Фурманов шундый җанлы итеп сөйләде, мин тәмам онытылып утырдым. Аннан соң Фурманов иптәш кинәт кенә туктады да көлемсерәп: — Ягез, иптәшләр, мине гафу итегез. Димәк, бергә эшләргә риза сез, — диде, һәм чак кына уйлап алды да: — Поход типографиясен без агитпоездда оештырырга уйлыйбыз, — диде.— Земство типографиясенең яртысын бүлеп алырга рөхсәт бар, кирәк булса, бөтенләй дә бирергә карышмаслар дип ышанам. Тик менә хәреф мәсьәләсе авыр. Анда мөселманII хәрефләре 94 бөтенләй юк. Каяндыр табарга һәм мөселман хәрефләре белән җыю бүлеген оештырырга кирәк. Шуны, Сираҗетдннов, сезгә тапшырсак, ничек, булдыра алырсызмы? Мин, аз гына исәпләп алгач: — Тырышып карарбыз!—дидем. — Тырышу бик шәп, ләкин тырышу гына аз, безгә әлбәттә эшләргә кирәк, — диде иптәш Фурманов һәм сөйләшүнең тәмамланганын белдереп:— Яхшы, мин сезне хәзер приказ белән үткәрәм. Ә калганын иртәгә эшләрбез, иртәгә иртәнге унда миңа рәхим итегез, — дип кулын сузды. Күрешеп чыгып киттек. Самарага килеп төшкәч, мин башта вакытлыча Мусгубком бинасының утырышлар үткәрелә торган залында йоклап йөргән идем. Ә хәзер мине, Фурманов иптәш кушуы буенча, политбүлек типографиясендә хезмәт итүче Минһаҗ исемле (фамилиясен онытканмын) наборщик янына урнаштырдылар. Ул пристань янындагы бер генерал йортында тора иде. Генерал үзе ак чехлар белән качкан, өйдә семьясы гына калган. Квартираларын алырлар дип курыккан генерал семьясы Минһаҗны бик теләп керткән. Ул генералның кабинетында, аның йомшак кроватенда йоклый иде. Шулай итеп, мин дә, солдат башым белән, аксөяк генералның хәтфә диванында йоклап чыктым. Иртәгесен сәгать 10 дигәндә иптәш Фурманов кабинетында идем инде. Ул күптәнге дусты кебек итеп күреште һәм издательство бүлекчәсе мөдире Ян Друян иптәшне чакыртып кертте. Күзлек кигән, саргылт кызыл йөзле, юанрак гәүдәле Друян чех коммунисты, наборщик, ак чехлардан аерылып Советлар ягына чыккан кеше иде. Фурманов белән Друян иптәшләр сөйләшеп алгач, миңа Казанга кайтып хәрефләр алып килергә командировка язып бирделәр дә шул көнне мин Казанга киттем. Казанда мине бик яхшы каршы алсалар да, хәреф туплау эше шактый озакка сузылды. Җитмәсә, Казан белән Самара арасында йөри торгач тиф эләктереп бер ай бик каты авырып, үлгәннән чак кына калдым. Ниһаять, ноябрьның ундүртендә, утыз- кырык пот хәреф төяп, Самарага илттем. Фурманов белән Друян иптәшләргә отчет бирергә дип ояла- ояла гына бардым. Ләкин иптәш Фурманов әллә ни ачуланмады: — Шулаймы? — дип елмайды да, — иртәгә 10 да күрешәбез, — дип саубуллашты. Тагын Минһаҗ янына барып кундым һәм иртән торып, киенеп, ашап-эчеп, политбүлеккә килдем. Иптәш Фурманов анда иде инде. Хәзер үк кабул итте дә, тиз-тиз генә миңа таныклык язды һәм: — Әйдәгез!—дип гомуми бүлеккә алып кереп, карап торып машинкада бастыртты һәм, тагын кабинетына алып кереп, кычкырып укып чыкты да: — Менә, иптәш Сираҗетдиновг сезгә тагын хәреф туплау һәм эшчеләр җыю эше йөкләнә, сез туларны үтәргә тиеш!—дип, кулымны кысып, язуны тоттырды. Тагын Казанга киттем һәм зур мәшәкатьләр белән хәреф туплап, унбер татар наборщигьщ (Нәби Гобәйдуллин, Зариф Вәлиев, Агиев һәм Бриллиант Заһир дигән наборщикларны) ияртеп, Самарага килеп җиттем. Самарага килүнең икенче көнендә үк политбүлеккә барып Фурманов иптәшкә рапорт бирдем. Ул тагын Друянны чакыртты һәм без өчәү озаклап сөйләшеп утырдык та, ике көннән, агитпоезд составындагы типографияне тулысынча җиһазландырып, юлга чыктык. Ташкентка кадәрге юлны 6 атна бардык. Юл мәшәкате әйтеп бетерерлек түгел иде. Безне биредә ялтырап торган кояшлы эссе көннәр каршы алды. Берничә көннән калган наборщиклар да килеп җитте. Набор цехын корып җибәрдек. Поход типографиясе эшли башлау уңае белән политбүлек һәм шәһәр партия оешмасы һәм хөкүмәт вәкилләре катнашында митинг үткәрелде. Митингта В. В. Куйбышев, М. В. Фрунзе, Д. А. Фурманов, Шәһит Әхмә- диев, Ян Друян һ. б. чыгып сөйләделәр, агитпоездны оешытручыларга рәхмәтләр белдереп, уңыш теләделәр. Типография бик ныклап эшкә тотынды, үзбәк телендә «Котылыш» газетасы белән «Таң» журналы, казакъ телендә «Орыс» газетасы чыгарыла башлады. Берничә айдан типография вагоннардан шәһәргә күчерелде һәм шактый киңәйтелде. Шул типография нигезендә соңыннан Үзбәкстанның республика газеталары типографияләре оешып китте... Ә мине Бохарага чакыртып алдылар һәм мин анда полиграфия эшләрен оештыру буенча эшли башладым... Язып алучы. А. Гумеров