Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТТАН ХАТЛАР

Бөек Ватан сугышы елларында татар-совет язучыларыньщ барысы да дип әйтерлек кулларына корал тотып илебезнең азатлыгы һәм бәй- сезлеге өчен немец фашистларына каршы көрәшкә катнаштылар. Сугыш .тынган арадагы кыска минутлар иҗатка багышланды. Дошманга төзәп 'аткан пулялары белән генә түгел, каләмнәре белән дә алар данлы җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. М. Җәлил, Ф. Кәрим, А. Алиш, Г. Кутуй, Нур Баян, К. Басыйров һәм башкалар Ватаныбызга азатлык, халкыбызга бәхетле киләчәк тәэмин иткән бу тарихи җиңү өчен башларын салдылар! Сугыш елларында ут эчендә йөрүче татар язучылары, шагыйрьләре бер-берләре белән даими рәвештә хат язышып тордылар. Бу хатларда аларның дошманны җиңүгә зур ышанычлары, шундый авыр көннәрдә дә әдәбиятның язмышы, каләмдәш иптәшләренең язмышы турында кайгыртып торулары, үзара һәм иҗади дуслыклары ачык күренә. Без журналның бу санында Ф. Кәримнән, К. Басыйровтан, Г. Кутуйдан язучылар коллективына һәм аерым язучыларга килгән кайбер хатларны урнаштырабыз. Редакция 15 ноябрь, 1942 ел. Кави, Сәрвәр апа! Сезгә, якын туганыгыз итеп күргән фронтовик шагыйрьдән ялкынлы сәлам. Саҗидә 1 белән Әхмәткә 2 дә миннән шундый ук сәлам тапшырыгыз. Кадрия әйткәндер инде, мин икенче ярамны төзәтеп ятам. Хәлем хәзер яхшы диярлек. Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам. «Совет әдәбияты» белән «Кыз (ыл) Татарстан»га күп әйберләр җибәрдем. Тик язган әйберләремә анда ни бәя бирәсездер. Ә мин язам да язам. Кирзе итекнең кунычын өстәл итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда шигырь язарга өйрәнү өчен кичергән елларның күп файдасы булды. Кул сәгате тавышына борчылып яза алмыйча йөрүчеләр өчен бу бик сәердер. Тик менә кәгазь юк. Кәгазьнең кадерен белегез. Кави, менә шул сәбәпле һәм бигрәк тә вакыт юклыктан язган шигырьләремне радиога җибәрә алмый килдем. Файдаланырга теләсәгез. Татарстан белән «Сов(ет) әд(әбияты)» редакцияләреннән алыгыз. Мәшәкатенә күнегез. Минем тормыш сезнекенә караганда мәшәкатьлерәк. Казанда әллә нинди яңалыклар, хәбәрләр бардыр кебек. Языгыз туларны. Сәрвәр апа, син яз, хат язу турында Кавигә аз ышанам. Кулларыгызны кысып: Фатих. Кадрия, передай это Кавиям, забыл их адрес. 1 Саҗидә — Сәрвәр Әдһәмованың сенелесе. 2 Әхмәт Юсупов — Ф. Кәримнең дусты, Казанда ул дәваланган госпиталь начальнигының политик эшләр буенча урынбасары. 77 Кави һәм Сәрвәр ana! 30. III. 43. Сезгә сагынычлы сәлам. Үзем юл авырлыкларын яхшы ук кичереп исәнсау килеп җиттем. Хәзергә дәваланам, бәлки үзгәреш булыр, анысы әле алдагы эш. Минем Казанга кайтуым төш кебек кенә булып калды. Кайтып, сезне күреп килүемә хәзер үзем дә ышанмый башладым инде. Мин монда килгәч, күп кенә урыннарда татар халкының хатын проработать итүгә катнаштым', кай урыннарда үзем үткәрдем, хатны укырга җыелган урыннарда шигырьләр укыдым. Шул җыелышларда укыган, сугышчылар тарафыннан бик җылы каршы алынган «һөҗүм» исемле шигыремне сезгә җибәрәм. Радиодан файдаланырсыз. Мин теге «Тимер һәм тимерче» дигән балладаны үзем укый алмадым, аңа вакыт җитмәде, икесен бергә Сарымсаковтаи укытсагыз шәп булыр иде. Инде хат турында. Мин туры китереп сөйләшкән командирлар барысы да безнең хатны бик яраталар, халкыгызның әйтерлек сүзе бар, диләр. Алар хатның алкышлы, йөрәккә үтә торган булуы — ягъни әдәби ягын моңа чаклы чыккан бөтен хатлардан өстен куялар. Мин үзем, бу хатны укыганда, татар егетләренең генә түгел, бик күп рус егетләренең күзе яшьләнгәнен күрдем. Бу турыда «Кызыл Татарстан»дагы иптәшләргә дә язып һәм аларга «һөҗүм» шигырен җибәрдем. Соң үзегездә нинди яңалыклар бар? Сәрвәр апа, ни эшлисез? Кави, шигырь яки хикәя яз, Син чамадан тыш агымдагы эш белән күмеләсең. Теге Москвага бару мәсьәләсе хәл ителдеме әле? Ул мәсьәлә мине бик кызыксындыра бит. Чөнки минем турыда башка бер тиешле чара күрүче юк. Бездә бит ишек ачып килеп кергәч кенә: «Әһә, менә кем бар икән» дип искә төшерә торган гадәт бар. Ә минем һәрвакыт еракта булуым, аңа мөмкинлек бирми. Ярый. Тагын әдәбият мәйданында нинди яңалыклар бар, кызыклыларын хатка языгыз. Сәрвәр апа! Минем А. Гомәрдә «Разведчик язмалары» дигән хикәям бар. Шуны бигрәк тә машинкада басылган экземпляры!! алып укып чык әле. Үзем биреп укытырга өлгерә алмадым. Аны тизрәк басуларына этәргеч яса. Гомумән китапларымны тизләтү турында әйткәләгез. А. Го- мәр ул хикәянең кулъязмасын Кадриягә бирсен. Ярый, хушыгыз, башка язар сүзем юк. Күп һәм кызыклы хәбәрләр белән үзегездән хат көтәм. Хәтирә апага 2 ялкынлы сәлам. Әле кайтып килеп туен яңартып ул пешергән плауны ашыйсы бар. Сәлам белән Фатих. 1 Татар халкының фронтовикларга язган хаты турында сүз бара. 2 X а т и р ә апа — Сәрвәр Әдһәмованың туганы. Афзал дус!х . 9. 10. 42 ел. Истән чыкмый торган Казанны, кадерле Казанны тагын бер тапкыр күз алдыма бастырган тәфсилли җылы хатың өчен мең кәррә рәхмәт. Хатыңның минем өчен никадәр шатлыклы булуын шуннан бел: мин аны бөек бәйрәмнең икенче көнендә алдым һәм Москвада башланган бәйрәмне сөекле Казанда тәмам иткәндәй хис иттем үземне. Матбугат йортының тарихи 5 нче катында 2 төрле-төрле вакыйгалар булып узды: яхшысы да, яманы да. Шулай да якын ул миңа. Сагындырды. Дөрес, монда мип Әхмәтләрне (күзлекле Әхмәтләрне 3 ), Маниур- ны һәм Разинны 4 күрдем. Ләкин алар Казан турында күп нәрсә сөйли алмадылар. Менә шуңа күрә дә хатыңны йотлыгып укыдым. Сәрвәр Әдһәмова да шундый бер хат белән шатландырган иде. 78 Сүз уңае туры килгәндә әйтеп узыйм: Ватан сугышы ил өстенә төшкән авыр көннәр, явыз дошманга каршы көрәш, изге көрәш кешеләрне үзгәртә. Без Маннур белән ике-өч көн очраша алмыйча йөрдек. Ул ка- бат-кабат мине сорашкан. Ахрысында очраштык. Бу юлы ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Хәтта мине газетага күчерү турында союзда талашып та йөрде. Әллә кем әйтмешли, бәс шулай булгач, синең белән минем арада дуслыкиптәшлек мөнәсәбәте тагы да җылырак булырга тиешле. Иҗат эшендәге сүлпәнлек йөрәкне әрнетә. Син хаклы: фронтта булмаган язучы яңа әсәрләр бирә алуы белән генә үзен сугышка катнашучы итеп хисаплый ала. Правлениенең бөтен эше дә шул юнәлештә барырга тиеш. Хисап докладлары җыелышлар, утырышлар саны белән түгел, халыкка барып җиткән хикәяләр, пьесалар, повестьлар, шигырьләр, очерклар, мәкаләләр саны белән ясалырга тиеш. Акыл бирә дип уйлама. Юк. Москвада мин байтак язучыларны күрдем. Үзара очрашканда, алар яңа әсәрләр укыдылар, шул турыда бәхәс алып баралар. Бездә дә, безнең әдәбиятта да шулай булсын иде дим. Күпне белергә тырышкан балаларыңа һәм Гадиләгә5 сәламемне тапшыр. Мин әллә ни батыр түгел, һаман шул ябык чырайлы, чандыр Ку туй. Ләкин юкка гаҗәпләнәләр. Сугышның бик күп серләре бар. Безгә, гвардеецларга, акыл һәм батырлык биргән җитәкчеләребез, менә дигән корал биргән халкыбыз бар... Шулай да, минем турымда яхшы уйда, изге теләктә булган иптәшләргә һәм гаҗәпләнеп сөйләүче гөнаһсыз балаларга рәхмәт укыйм. Иптәш Сталинның тарихи доклады сугыш әхвәлена яңа яктылык кертте, безнең көчебезне арттырды. Җиңү көннәребез якынлаша. Америка белән Англиядә дә хәрәкәт бүтән төс ала башлады шикелле. Вакыйгалар шуны күрсәтәләр Язарга, әдәби әсәрләр өстендә эшләргә вакыт юк. Бары тик Совинформбюро буенча чит ил өчен бер-ике мәкалә генә яза алдым. Газета эшенә күчәрменме — белмим. Үзара әйткәндә, ул кадәр күчәсе дә килми. Сугышны рядовой килеш уздырасы килә. Син Перекопта булган кеше — үзең беләсең: сугыш эчендә булуның кыен яклары да, күңелле яклары да күп. Хәер, теләсә нишләсеннәр: үзем сорап йөрмим, ә приказ булса китәрмен. Кем белә — төрле хәл булуы мөмкин. Сугыш бит! Дус итеп, якын итеп сиңа хәрби рәсемемне җибәрәм. Күңелеңдә сакланып калган тавышым онытылса, рәсемемә карап хәтерләрсең. Г ази Кашшафның сәламен алдым һәм җавап итеп үзенә дә Татгос- издат машинисткасы сәгать буена баса алган кадәр сәлам юлладым. Барлык иптәшләргә дә сагыну сәламемне тапшыр. Ф. Кәримнең иҗат уңышы күңелле хәбәр. Бүтәннәргә дә уңыш телим. Бу юлы Москвада мин озакладым. Китеп барсам да, хатыңны Москва, 100 часть № 372 адресы буенча яз. Ике-өч ай узса да, хатың мине эзләп табар. Хуш туган, семья тормышыңа бәхет, иҗат эшеңә уңышлык телим. Ком. сәлам белән: Гадел. 1 Афзал — язучы А. Шамов. 2 Тарихи 5 кат — элек Татарстан совет язучылар союзы правлениесе урнашкан кат. 3 Күзлекле Әхмәтләр — Әхмәт Ерикәй һәм Әхмәт Фәйзи. 4 Разин — Гомәр Бәширов. 5 Гадилә — А. Шамовныц тормыш иптәше. Исәнмесез, дуслар! 1 12. 08. 43. һәрвакыт Сезгә язып торам, ә ни өчендер җавап ала алмыйм. Бәлки минем хатларым таркау—хәтерсез иптәш кулына эләгә торгандыр, бәлки башка сәбәпләр бардыр. Факт факт булып кала — хатлар юк. Кызганыч! 79 Мин элеккечә үземнең туган гвардия частенда. Немецларны җимерәбез һәм һаман алга һәм алга барабыз. Радиодан бирелгән хәбәрләрдә безнең эшебез дә чагыла. Язмыш мине сайлап килә: үзебезнең частьның барлык сугышларында катнашам, без дистәләрчә-дистәләрчә авылларны азат иттек, бик күп фашистны юкка чыгардык, дошманның дистәләрчә-дистәләрчә дзот һәм блиндажлары йомычка һәм тузан булып күккә очты. Ә мин хәтта җәрәхәтләнмәдем дә. Өченче көн сугыш кырында батырларны бүләкләделәр. Мин шулар хисабында булдым — минем күкрәгемә «Кызыл йолдыз» ордены тактылар. Бу мине дулкынландырды, хисләремне кузгатты. Мин алдагы вакытта да Сталин гвардиясенең батыр, кыю һәм дисциплиналы солдаты булырга ант иттем. Бөтен сугышны чын солдат булып узарга телим. Моңа мине шул нәрсә этәрә — мин азат ителгән авыллар һәм шәһәрләрне күрәм. Язу эшенә соңыннан керешәчәкмен. Хәзергә әле үзебезнең частьның тарихына караган кайбер нәрсәләрне генә теркәп барам. Сездән сорыйм (үтенеп сорыйм): минем семьяга конвертлар һәм хат язу өчен кәгазь яки открыткалар кертеп чыксагыз иде. Мин сизеп торам — хатыным һәм балаларым менә шуңа мохтаҗлар. һәркайсыгызның кулын каты кысам. Сәлам белән Сезнең Г адел. 1 Гадел Кутуйның бу хаты-беркемгә дә төбәп исемләнмичә Татарстан язучылары союзына җибәрелгән. Хат рус телендә. Конвертта язучыларның җавап язулары турында билге бар. Гази дус! 4. II. 44 ел. Мең вагон сагыну сәламе. Кичә каты сугыш булды. Немецларны тоз- лапборычлап пешердек. Гөнаһ шомлыгына каршы, мин киез итектән идем. Кар эреп, сулар ага башлады, бөтенләй чыланып беттем. Кайту юлында мине шул хәлдә Шәйхи Маннур очратты. Үбешеп күрештек. Аның танышы — майор землянкасына кереп, киптерендем. Җылындык, ашадык. Маннурның яңа шигырьләре белән сыйландык, һәйбәт шигырьләр язган ул. Очраклы машинага утырып мин үз юлыма киттем, ул шул майорда калды. Үбешеп саубуллаштык, ятим калгандай озатты. Сугыш совет кешеләрен татулаштыра. Мин аңа үткәннәрне исенә төшермәдем, ләкин кәефем белән гафу итүемне аңлаттым. Безнең өскә дәүләт эшләре йөкләнгән чакта, халык әдип дип атаган вакытта, бу шәхси ваклыклардан өстен булырга тиешбез. Фашистларны үтерергә җиткән көч, эгоизмны үтерергә дә җитә. Син һәм иптәшләр оештырган кичә һаман истә әле. Сезгә ничектер, миңа бик күңелле булды. — Яшәсен иҗат көчен арттыра торган дуслык-татулык! Иптәшләргә күп-күп итеп сәлам әйт. Каршыңда утыра торган тиктормас А. Гомәр озата төшәм дигән иде — төшмәде. Икенче кайтуымда күрше диванга егып җәфалармын үзен. Җәмәгатеңә, балаларыңа сәлам әйтеп, исәнлек-саулык телим. Кулыңны кысып, йөрәк җылымны күчерәм үзеңә. Гадел. Кхишиаф дус! 24. VII. 43 ел. Сагынычлы сәлам сиңа. Үзем хәзергә исән-сау. Сиңа шушы хатны җибәргән көнне, алдагы зур хатымда язганымча, «Моң һәм көч» исемендә шигырьләр җыентыгы җибәрдем. Монда «Хәнҗәр» җыентыгына кергән шигырьләрдән тыш бик күп яңа шигырьләр керде. Шуңа күрә дә үтенеп, алдынгы ут сызыгында торган сугышчы үтенүе белән үтенеп со 80 рыйм: «Хәнҗәр» җыентыгын туктатып, аның урынына бусын — «Мои һәм көч»не чыгарыгыз. Анда Махъянов 1 иптәш минем әйберләр күп була дип сыкрана бугай. Башта аңа миннән сәлам әйт, бу бер. Икенчедән, миңа сугыш уты эчендә кайный язган әйберләремне, сугыш беткәч өч елдан соң чыгаруның кызыгы юк. Минем сугыш барган вакытта мылтыгым белән дә, каләмем белән дә туктаусыз илемә, халкыма хезмәт итәсем килә. Бу үтенечемне үтәрсез һәм көзгә булачак иҗат конференциясенә кадәр бу «Моң һәм көч» җыентыгын чыгарырсыз дип ышанам. Иптәшләрчә сәлам белән Ф а т и х Кәрим. 1 Махъянов—ул чакта Татгосиздатның баш редакторы. Гази дус! 19. 01. 45. Сагынычлы сәлам үзеңә. Үзем исән-сау әле. Бу көннәрдә бик каты сугышлар бара. Шуңа күрә хатның шартын китереп яза алмыйм. Дошманның үз җирендә азау тешен җимерәбез. Ямьсез, күңелсез бу җир. Гейне бу җирдә ничек ямь табып яшәде икән? Үзебезнең Идел буйлары белән дөньяның кай җирен чагыштырасың! Мин сиңа кыска гына хат язып бераз шигырьләр җибәргән идем, алгансыңдыр. Монда мин әдәбият белән бик нык кызыксынучы берничә татар егете таптым. Шуңа күрә үткән елның 6 нчы номерыннан соң булган «Совет әдәбияты» журналларын миңа җибәрегез. Түземсезлек белән көтәбез. Әминәгә 1 тапшырсаң, ул аны тиз эшләр. Аңа күп сәлам. Минем «Язгы төндә» китабы чыкса җибәрегез. Кадриянең2 хәлләре ничек. Аны зинһар күздән төшермәгез инде. Әдәбият дөньясындагы бөтен яңалыкларны языгыз. Гаять беләсе килә. Бөтен иптәшләргә фронт сәламе. Сагынып Мирсәйдән3 хат көтәм. Шушы көннәрдә үзенә дә язармын. Бу хатны немец өенең подвалында язам. Аның өске катлары яна. Тирә-әйләнә төтен белән тулган. Тирә-якка туплар төшә. Ләкин берничә сәгатьтән алга кузгалабыз, көнбатышка! Кулларыңны кысып Ф а т и х Кәрим. 1 Әминә—Ә. Эминова ул чакта Язучылар союзында секретарь. 2 Кадрия — К. Ишукова, шагыйрьнең тормыш иптәше. 3 Ми р сә й — Мирсәй Әмир. Хатыгызны алдым 3 ноябрь, 1942 ел. Мин сезгә өч көн буе кузгалмый яза алган булыр идем. Хатыгыз шулай кузгатты, дулкынландырды. Ләкин нәкъ бу көннәрдә алай озаклап язарга мөмкинлек юк. Сез язасыз: тегеләй йөрүләрен, күз алдында, шундый сыйфатларың күз алдында...— дисез. Үзем турында мин сезгә күбрәк әйтим: мин бит бик тә мескен, зәгыйфь һәм күп кимчелекле бәндә. Кимчелекләремне белгән саен күбрәк изелеп җәфаланам. Бигрәк тә тән зәгыйфьлеге, көчсезлек хәрап итә. Ишеткәнсез, армиягә алынуның беренче аенда ук авырдым. Шуннан соңгы вакытларда да һәрбер форсатны тәнне ял иттерергә бирергә туры килде. Юкса, язарга вакыт булмады түгел, булды. Безгә физкультура турында 20 ел тукып килделәр. Физкультура белән шөгыльләнми торган кешене, теге шагыйрь әйтмешли, барлык шайтаннар янына җибәрер идем мин. Шулай да көннән-көи ныгый бардым. Хәзер, әгәр хисапласаң, минем гимнастерка иңсәсендә кимендә бер мең данә сагызлы яки күмерле бүрәнәнең эзе булыр, беләкләр шулай ук шуннан ким санда окоп казымаганиардыр. Сезгә хат язмауның тагын бер сәбәбе: мин сезне китеп беткәнсез дип уйлаган идем. «Капларда булдың? Ниләр күрдең?» — дисезме. Июнь аеннан алып алдынгы линиядә булдым. Ләкин баштагы ике ай гел диярлек оборо- надан гыйбарәт булды. Аның каравы, соңгы ике ай ярым һөҗүмнән торды. Менә ул исә кызыклы дисәң дә кызыклы. Кызыклы дигәннән, сугыш, әгәр үзеңнән инициатива куймасаң, кушканны гына үтәп йөрсәң, авыр йөк кенә булып тоела. Ә бирелеп, кызыгып сугышу өчен хәзерлек, белем һәм хәрби сәләт булу кирәк. Бик яхшы итеп менә шуны белдем. «Ничек сугыштың?» — дисәгез, мактана алмыйм. Мин фәлән сугышта, фәләнчә чор эчендә шунча санда дошман солдатын кырдым, дип әйтә алсам икән. Нәкъ менә шул турыда кистереп әйтерлек эшем юк. Мылтыктан да, гранатадан да төбәп-төбәп һәм аягүрә торып атка- ладым атуын. Әйтергә кирәк — дошман бик усал һәм хәйләкәр. Ләкин без дә бөтенләй сантыйлар түгел. Без бит үзебезнең участкада аны шактый кудык. Шуның нәтиҗәсендә безнең фронт хәзер, көнбатыш фронты белән тоташып, шул исемдә йөртелә. Көнкүреш мәсьәләсе: алдынгы линия турында кайгыртучанлык гаять зур. Ашау-эчүне алсаң, анда хәзинәдә булган һәммә нәрсә — колбасадан алып, тозлы кыяр, горчица, лавровый листка кадәр килеп җитә. Шунысы характерлы — иң алдынгы эшелонда да без обедны, кагыйдә буларак, икешәр блюдодан ашадык. Шул ук алдынгы линиядә Викы- тында мунча керү, белье алмаштыруны оештыруны да әйтергә кирәк. Болар безгә шиксез нык тәэсир итәләр. Тылның кайгыртучан тавышы турында. Беркөнне безгә: «Бойцам от Татарстана», дип язган сабын бирделәр. Шунда бер номер «Красная Татария» газетасы да килде. Дошман самолетлары бомба төяргә киткән араларда окоптан чыгып юынган саен, һич арттырмыйм, күңел күтәрелә, көч керә торган булды. Газетаны да кадерләп саклап йөрттем. Ә инде башка язуларым белән бергә аны осколок очыргач, ачуым кабарып йөрде. Нәтиҗә чыгарыйк: сездәй язучыларның газеталарга катнашулары бик тә тәэсирле димәкче булам. Тик, үзегез дә әйткәнчә, аз селкенәсез бугай. Бу мәсьәләдә руслар гаҗәп матур эшлиләр. Чатнап торган сугыш хәлләре турында гади, ачык, матур итеп язган күп санлы хикәяләрне күреп хәйран калам. Шәриф абый2 әйтмешли, без язмыйбыз ә язарга уйлап кына йөрибез. Ягьни кәгазьгә төшерү кадәресе җитми. Мин үзем нәкъ шулай. Шундый әйбәт темаларым, наброскаларым булды, ә кәгазьгә төшерә алмадым. Хәзергесе көндә мин ерак тылда. Такташ дустыгыз туган губернада бугай без. Ялга чыктык. Язгалавыгызны үтенәм. Тагын бер үтенеч: миңа бераз кәгазь — гомуми дәфтәр җибәрегезче. Бандероль теләгән кадәр йөри. Юкса, дошман белән йөзгә-йөз очрашканда, язу һәм кәгазьләремнең бер өлешен үзем юкка чыгардым, бер өлешен, әйткәнемчә, осколок очырды. Шунда бергә папирос кәгазе дә салсагыз иде. Безгә тәмәкенең иң әгъләсен бирәләр (бирделәр), юка кәгазь дә булса, ул инде тәмәке түгел, ә конфет. Бу эшне Җиһанша белән Вафа 3 эшли алсалар кирәк. Бик тә кирәк дип әйтмим, ә күңелле һәм кызык булсын дип кенә язам. Янәсе, посылка алдым дип йөрермен. Басыйр дустыгызның эшләре, хәлләре, аннан-моннан эләктереп әйткәндә, әнә шулай. Шундый зур масштаблы, җаваплы, катгый, зур эшкә катнашып һәм исән-сау йөрүемә бик канәгатьмен, шатмын. Хатыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. Гвардеецларча сәлам белән К. Б а с ы й р о в. 1 А. Шамов, И. Гази, ?К. Алиев һәм В. Бурнашларга язылган хат. 2 Шәриф абый — Шәриф Камал. ’Җиһанша белән Вафа — Җиһанша Алиев белән Вафа Бурнаш. Ул елларда Татгосиздатта эшлиләр иде.