Логотип Казан Утлары
Публицистика

БРЕСТ КАҺАРМАНЫ

1. КОЯШ КЫЗАРЫП БЛИЫИ

Крепость стенасы төбенә чирәмгә матур түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле унунбер яшьлек бер малай утырган. Аның тез башында катыргы тышлы дәфтәр, ә янында, чирәмдә, төрле төстәге карандашлар тезелешеп ята. Малай сокланып һәм гаҗәпсенеп кояш баешын күзәтә... Кояшны нинди буяу белән төшереп алырга? Ә күкне, болытларны, ерактагы яшел калкулыкны? Ул бераз гына уйланып торды да, карандаш очын теленә тидереп алганнан соң, дәфтәре өстенә иелде. Ул тагын карады, тагын иелде... Моннан ай ярым элек Коля әтисе, әнисе белән Брест крепостена килеп төште. Аның әтисе — хәрби командир, майор. Крепостьта Коля үз ишләрен тиз тапты, малай-шалай белән тиз дуслашты. Алар бергәләшеп су коендылар, балык каптырдылар, аннары бүленешеп хәрби уеннар оештырдылар, — гомумән көннәр монда да гаҗәп күңелле уза башлады. Әмма Коляның моңарчы һичкайчан да дәүләт чигенә бу кадәр якында торганы юк иде. Нәрсә соң ул чик? — Чикме?.. Менә Буг елгасы, ә теге якта бүтән ил... Анда, Польша җирендә, фашистлар хакимлек итәләр икән. Кичәгенәк шул яктан ике шпионны тотып китерделәр, Коля үз күзе белән күрде. Ни кирәк аларга, ул фашистларга? Без аларга тимибез ич?.. Ерактагы яшел калкулыкка текәлеп, уйга бирелгән малай кинәт сискәнеп куйды: арттан калын тавышлы берәү: — Әһә, эләктеңме, — дип аның күзләрен кысып алды. Коля таза, каты кулларга ябышты һәм шундук шатланып: — Бу син, әти, бу син!—дип кычкырып җибәрде. Бу — чыннан да, аның сөекле әтисе, киң җилкәле, якты чырайлы майор Петр Михайлович Гаврилов иде. Ул, яшел фуражкасын бер кырыйга куеп, улы янына чирәмгә утыргач: — Кара син, ә? Синең эшләр ал да гөл икән, ә! —дип рәсемне мактарга тотынды. — Буг елгасын да төшереп алырга онытма, улым, яме! —Әти, фашист ни дигән сүз соң ул? Элек безнең илдә яшәгән байлар фашист булганмы? Петр Михайлович нигәдер киң итеп, рәхәтләнеп елмайды һәм Коляны үзенә таба тартты: —Кара син аны, — диде майор, улының башыннан сыйпап,— шушы яшеңнән политика белән кызыксына башлагансың, ә. Ничек дип аңлатырга соң инде сиңа... Ярый алайса, тыңла, мин сиңа үземнең синең кебек чагым, малай чагым турында сөйлим. 55 ... Алар элек моннан бик еракта, хәзерге Татарстанның Питрәч районындагы Әлбәден дигән бер татар авылында, торганнар. Аны, әле малай гына булганга, Петя дип кенә йөрткәннәр. Ул вакытта Петя әтисез, ятим үсә, ә әнисе авыру була. Аңа үзеннән бер-ике яшькә олырак абыйсы Сергей белән әнкәләрен дә карарга туры килгән. Алар бик фәкыйрь яшәгәннәр, кара икмәкне дә туйганчы ашамаганнар. Ике ятим, авылдан авылга йөреп, хәер сорашканнар, ә бераз үсә төшкәч, авыл кулакларына батраклыкка ялланганнар. Унбиш яшьлек Петя, әнисен бердәнбер караучы булып калгач, бәхет эзләп Казанга килгән. Әмма бәхетсезлек күләгә кебек аның артыннан монда да калышмаган. Аны тегесе суккан, монысы каккан. Ике ел буе төрле пекарняларда интегеп, малайлыкта йөргәннән соң, Петр бер завод складына кара эшче булып ялланган. Хезмәте гаять авыр булса да, ул монда иптәшләрен тапкан. Эшчеләр аны үз иткәп- нәр. 1917 нче елның данлыклы Октябрь көннәрендә инде унҗиде яшьлек егет, кулына корал тотып, көрәшкә катнашкан. Соңыннан ул кан коеп алынган азатлыкны һәм халык бәхетен саклау өчен Гражданнар сугышына ирекле булып киткән. Кыю татар егете Петр Гавриловның сөңгесе һәм пулясы ялгышуны белмәгән... — Бер заман без чолганышта калдык,—диде ул, Коляның башыннан сыйпый-сыйпый.— Ак генерал Деникинның гаскәрләрен Кавказ тауларына таба кысрыклап барабыз. Мин алдынгы отрядларның берсендә идем. Дошманны куып килдек тә, Дагстандагы Хунзак дигән бер крепостьны, көчле һөҗүмнән соң, яулап алдык. Аклар качтылар. Әмма, улым, без үзебез дә аз гына һәлак булмадык. Безнең төп көчләр артта калганнар иде, ә без, кызып китеп, эчкәре үк кергәнбез. Дошман крепостьны чолгап алды. Шуннан соң, и китте сугыш, улым! Көн-төн •сугыштык. Ашарга бетте, атларны суеп ашадык. Атлар да бетте, бил каешларын пешереп ашый башладык. Патроннар санаулы гына калды. Алай да бирешмәдек, айдан артык сугыштык, крепостьны саклап тордык. Безнекеләр якынлашкач, акларны тылдан торып туздырып ташладык... — Аннары атларга атландыгыз да, «ура» кычкырып, акларны куып киттегез, иеме, әти? — диде Коля, күзләрендә очкын уйнатып. — Әйе, әйе... Ләкин Петр Михайлович сәгатенә күз төшереп алганнан соң: — Улым, миңа китәргә кирәк. Икенче вакыт мин сиңа тагын сөйләрмен әле. яме? Ә хәзер штабка барасым бар. Син дә озак утырма, кайт, кичке ашны бергәләп ашарбыз. Әниең дә көтә торгандыр инде, — дип аягүрә басты. — Ярый, әти, мин озак утырмам... Зәңгәр күктә аккош мамыгыдай җиңел, сирәк болытлар хәрәкәтсез калганнар иде. Ягымлы кояш әкренләп әллә кая, чит җирләргә таба шуыша барды, офыкка якынлашты һәм озакламый зур кызыл шар булып күмелә башлады, ә крепость түбәләренә, ак болытларга алсу төс йөгерде... 2. ТЫНЫЧ ТӨН, ДӘҺШӘТЛЕ ТАҢ Брест крепосте кичке рәхәт тынлыкка чумган. Күк гөмбәзендә, сыек караңгыда йолдызлар җемелди, аларның саны торган саен арта бара. Каяндыр, гарнизон клубыннан, ахры, тынлы оркестр тавышы ишетелә. Шәһәр ягыннан тимер юл станциясендәге паровозларның гудоклары яңгырап китә. Бүген шимбә. Иртәгә ял. Күп кенә командирлар һәм солдатлар иртәгә булачак ялны үткәрү турында кызыклы планнар коралар... 56 Крепостьта гаскәрләр күп түгел; гарнизон хезмәтен башкаручы? кызылармеецлар ике полктан артмас. Дивизияләрнең төп көчләре җәйге лагерьларда өйрәнүләр алып бара. Крепостьта калган командирларның да күбесе шәһәргә үз квартираларына кайтып киттеләр... Төн уртасы якынлаша. Крепость йокыга бирелә. Комсостав йортларында да утлар берән-сәрән сүнә баралар һәм ахырда бер генә квартира тәрәзәләрендә ут сүнми тора. Бу—44 иче полк командиры майор 1 аврилов квартирасы. Постларда торучы сакчылар еш кына якты тәрәзәләргә карап алалар: ник йокламый икән командир? Майор Гаврилов чыннан да йокламый иде әле. Аның хатыны Екатерина Григорьевка ревматизм белән авырый. Шактый ябыккан, йөзенә сары төс кергән хатын көчле сызланулардан ыңгырашмаска тырыша, үзе авыр-авыр сулый. Ире аның башыннан сыйпый, мендәрен төзәтә, җылы сүзләр әйтә-әйтә дәвалау процедурасын үтәүдә булыша. Ниһаять, авыруны сызлаулар артык газапламый башлый, аның гәүдәсе җиңеләеп киткәндәй була. Ул күгәренгән иреннәре аша күкрәк тавышы белән: — Рәхмәт, Петя, бар инде, ял ит! — ди һәм күзләрен йома. Петр Михайлович ак мендәрдә яткан сары, ябык, әмма чиксез кадерле йөзгә озак кына карап торды һәм хатынының тигез сулап йокыга китүенә ышангач, икенче, бәләкәйрәк кбйка янына килде. Бусында Коля йоклый. Ул ике кулын уң яңагы астына куйган, куе кызыл иреннәрендә чак кына елмаю күренә (матур төш күрә, ахры), ә көрән кашларын кояш аз гына агарта төшкән. Ата улының чәчләреннән сыйпап алды. Аннары ул тәрәзә янына килде. Ачык тәрәзәдән саф, сал- кынча һава бөркелә. Тышта тып-тын... Иртәгә футбол ярышы булачак. Әмма, анда барып булмас... Сугыш техникасын караутикшерү үткәреләчәк. Аннан соң лагерьга, полк янына барырга кирәк... Бүлмәдә ут сүнде. Гаврилов диванга барып ятты, һәм арыган гәүдә шунда ук рәхәт йокыга чумды. Озак йокланганмы, аз йокланганмы, кинәт ачы тавыш: — Петя! Петя! Тор әле, тор! Әллә ни күкри, яшьни, давыл... Пе-тя! Гаврилов шундук сикереп торды, тәрәзәгә ташланды. Чү! Бу ни бу?! Майор үз күзләренә үзе ышанмады: бөтен крепостьны ут, төтен һәм тузан чолгап алган. Кая гына карама, гөрселдәү, шартлау... Тәҗрибәле солдатның йөрәге «жуу» итеп куйды: сугыш! 1941 нче елның 22 июнь таңы атып килә иде... ВАТАН ӨЧЕН! Ярты Европаның куәтен туплаган коточкыч дошман дулкыны ул иртәне тыныч йоклаган ирекле илгә ыргыла... Буг һәм Мухавец елгалары белән әйләндереп алынган һәм дүрт утраудан торган Брест крепостендагы аз санлы гарнизон өстенә дошманның гаять куәтле удары төшә. Дошман көчләре крепостьтагы совет сугышчылары көченнән ун тапкырдан да артып китә, һөҗүмнең көтелмәгән булуы исә — бу өстенлекне тагын да бик күпкә арттыра. Тигез булмаган, коточкыч авыр сугыш башлана... Сугыш нигездә Үзәк һәм Төньяк утрауларда бара. Үзәк утрауда оборона белән комиссар Фомин, комсорг Матевосян, капитан Зубачев, өлкән лейтенант Потапов, политрук Нестерчук һәм башка командирлар җитәкчелек итәләр. «Үлсәк үләрбез, ләкин дошманга бирелмәбез!» дигән ант белән рухланып, сугышчылар чиксез батырлыклар күрсәтәләр... Бөек Ватан сугышыннан соң, үзәк утрауда төрле ташларга, стеналарга чокып язылган бик күп язмалар табылды. Кыю йөрәкле кешеләрнең соңгы сәгатьләре турында сөйләүче бер язмада менә ничек 57 диелгән: «Без өч мәскәүле идек: Иванов, Степанчиков, Жунтяев. Без чиркәүне сакладык. Без моннан китмәскә ант бирдек. 1941 ел, июль». Ә түбэндәрәк өстәп язылган: «Мин үзем генә калдым. Жунтяев һәм Степанчиков һәлак булдылар. Немецлар чиркәү янында. Соңгы гранатам калды, ләкин дошманга бирелмәм. Иптәшләр, безнең өчен үч алыгыз! 1941 ел». Совет сугышчыларының героик көрәшләре берничә атна дәвам итә, аларның зур күпчелеге тигезсез көрәштә һәлак була, ә авыр яралылар дошман кулына эләгә. Үзәк утрауга фашистлар басып керәләр... Әмма Брест крепостеның аеруча ныклы оборонасы Гаврилов участогында— Төньяк утрауда оешкан... ... Авыру хатынын һәм яшь улын ут чолгап алган квартирасында калдырып, майор полк штабына йөгерә. Штаб Үзәк утрауның көнбатыш почмагында шактый еракта урнашкан була. Гаврилов анда барып җитә һәм кинәт аның сулышы кысыла, күз алды бер караңгылана, бер ут булып яктыра: бөтен бинаны дөрләгән ялкын чолгап алган. Майор ялкын эченә омтылып кермәкче була, әмма шундук кире чигенә: аның йөзенә кайнар һава бәрелә, ялкын үпкәләренә үк үтеп кергәндәй тоела. Юк, бу ялкын эченә керергә һич мөмкин түгел... «Нишләргә?» «Документларны ничек коткарырга?» Шул вакыт янында гына снаряд шартлый, миналар төшә башлый, штаб бинасының түбәсеннән утлы кисәүләр оча, тирә-юньне төтен, тузан каплап ала. Полк байрагының, документларның һәм аларны саклаучыларның үз күзе алдында ут эчендә һәлак булулары полк командирының йөрәген куыра. Бер-ике минуттан ул үз акылына килә, аның күзенә төтен һәм тузан эчендә нидер кычкыра-кычкыра йөгерешкән кешеләр чалына. Ул шунда ташлана. — Минем янга! Минем янга, иптәшләр! — дип кычкыра. Солдатлар аны танып алалар. Ныклы тавыш аларга көч бирә. Майор янына егермеләп сугышчы җыела. Кайсы винтовка, кайсы кул пулеметы тоткан бу кешеләр командирдан боерык көтәләр. — Төньяк утрауга, минем арттан! — дип команда бирә Гаврилов. Сугышчан тревога булганда, аның полкы крепостьның төньяк читендә тупланырга тиеш була. Бу кечкенә группа төньяк капка янында җыелган йөзләрчә сугышчыларга килеп кушыла. Алга юл юк. Крепостьның теге ягында сулы чокыр артында немец автоматчылары ныгып алганнар һәм шәһәр юлын өзгәннәр. Безнең сугышчыларның бер өлеше крепость валларына ятып ут ачканнар һәм дошманны туктарга мәҗбүр иткәннәр. Гаврилов тегендә карана, монда карана, әмма тәртипсез җыелган халык эченнән өлкән командирлардан берәүне дә күрми. Майор янына политрук Скрипник килеп җитә. — Иптәш майор, монда өлкән командирлардан бер сез генә... димәк... — Әйе, команда итүне мин үз өстемә алам, — ди майор кискен тавыш белән. — Сезне, иптәш политрук, урынбасарым итеп билгелим. Төрле подразделениеләрдән җыелган солдатларны Гаврилов тиз арада өч ротага бүлә. Алар белән командалык итүне өлкән лейтенантлар Сергеев, Самойлов һәм лейтенант Яковлевка тапшыра. Отрядның, штаб начальнигы итеп капитан Касаткин билгеләнә. Гаврилов сугышчыларны төньяк һәм төньяк-көнчыгыш валларга позицияләргә урнаштыра. Бер үк вакытта ул оборона өчен уңайлы пунктларны караштыра. Участокның үзәгендә, төньяк капка юлының ян-якларында, ике форт урнашкан. Алар дугасыман валлар белән уратып алынганнар, валлар эчендә калын стеналы ике катлы бина, казематлар, ә вал тышында яңарак кына корылган дотлар. 58 Крепость тышында көнбатыш фортка таба һөҗүм итүче немецларның атышлары ишетелә башлагач, Гаврилов өлкән лейтенант Сергеевка: — Хәзер үк ротагызны көнбатыш фортта урнаштырыгыз. Дотка станковый пулемет куегыз. Нык торыгыз!—дип боерык бирә. — Була ул, иптәш майор!—ди лейтенант һәм солдатлары янына йөгерә. Гаврилов үзенең штабы белән көнчыгыш фортка килә. Монда өлкән лейтенант Шрамко җитәкчелегендә 393 нче зенит-артиллерия дивизионы сугышчылары дошманга каршы ут ачарга да өлгергәннәр. Яшь бер лейтенант ике зенит орудиясен позициягә урнаштырган һәм алар- ның расчетларына нидер аңлатып ята. Шрамкога ике лейтенант, Дамиенко һәм Коломиец, ярдәм итәләр. Гаврилов килеп чыгуга алар, сөенеп: — Сезнең килүегез бик шәп, иптәш майор, отпорны бергәләп оештыру яхшы булыр, — диләр. — Әйе, мин сезнең дивизионны үз командалыгыма алам... Гаврилов штабы көнчыгыш фортта урнаша. Фортта лейтенант Дамиенко зенитчыларының төзек радиостанцияләре, телефон аппаратлары һәм кабельләре бар икән, ә форт складларында байтак кына сугыш кирәкяраклары, боеприпаслар һәм бераз азык та саклана икән. Озак та үтми капитан Касаткин дивизион элемтәчеләре ярдәмендә бөтен роталар белән дә телефон элемтәсе урнаштыра, калын стеналы казематларның берсендә команда пунктын кора. Ул арада фортка таба тузгыган, куркынган кыяфәтле хатын-кызлар, бала-чагалар килүе күренә. Гаврилов ярдәмчесе Скрипникка: — Хатын-кызларны, балаларны тынычландырыгыз, аларны җир астындагы казематларга яшерегез, — ди. Каяндыр җилкәсенә кызыл тәреле сумка аскан хәрби фельдшер Раиса Абакумова килеп чыга. Аның кыска коңгырт чәче тузгыган. — Яралыларны кая куябыз, иптәш майор? Тизрәк госпиталь корырга кирәк, ансыз булмый, — ди ул, тыны кысылып. Гаврилов госпиталь оештыру турында күрсәтмә бирә. Раиса Абакумова шундук эшкә керешә, аңа берничә хатын-кыз булыша. Берәр сәгать үтүгә, оборона участогының барлык почмакларында да дошманга ныклы каршылык күрсәтү өчен хәзерлек төгәлләнә. Озакламый фашист автоматчылары һөҗүмгә күтәрелә, ә совет сугышчылары үзләренең позицияләрендә, коралларын кысып, тын гына көтеп яталар. Бугазларын киереп, акырып, автоматлардан өзлексез ата-ата килгән дошман төркемнәре крепость валларына якынлаша. Гавриловның үткен күзләре позиция өстендә йөгерә, йөрәге, атылып чыгардай булып, ашкынып тибә, ләкин ул сабырлыгын югалтмый. Менә бервакыт окоплар, валлар буйлап аның көчле тавышы яңгырый: — Ут, ут! Ватан өчен! Шул ук секундта һава тетрәнеп куя: йөзләрчә винтовкалар, пулеметлар котырып ата башлый. Фашистлар мондый утны көтмәгәннәр. Теге якта валдан алып каналга хәтле киң тигезлекне йөзләрчә мәетләр каплап ала. Исән калган немец автоматчылары канал артындагы куаклар арасына, окопларга качалар, яшеренәләр. Гаврилов маңгаена бәреп чыккан тирен сөртә... Беренче уңыш сугышчыларга зур дәрт бирә, алар икенче һөҗүмне каршыларга тагын да ныграк хәзерләнәләр. Ләкин дошман моңа җавап итеп, крепостьны гаять куәтле артиллерия утына тота, самолетлардан өзлексез бомбалар ташлый. Бөтен җир селкенә, тирә-юньне тагын төтен һәм тузан болыты баса, сулыш алуы да кыенлаша. 59 Фашистлар яңадан-яңа һөҗүмнәр ясап карыйлар, әмма ут һәм коточкыч җимерекләр арасында калган совет солдатлары ничектер ■яңадан тереләләр, дошман, зур югалтулар калдырып, яңадан чигенә. Беренче көнне фашистлар һичнинди уңышка ирешә алмыйлар. Төн якынлаша. Атышлар кими төшә. Дошман өстәмә көчләр туплый, артиллериясен күбәйтә, танклар китерә. Бу якта да һичкем йокламый. Гаврилов сугышчылары, соң дәрәҗәдә талчыгуларына карамастан, күзләрен дә йоммыйча позицияләрне ныгыталар. Бу вакытка инде радист аларны Москва биргән соңгы хәбәрләр белән таныштырып өлгерә. Бөтен Көнбатыш җирләребез ялкын эчендә икән — фашистлар хыянәтчел сугыш башлаганнар. Төнге тынлыкта сугышчылар еракта-еракта ишетелгән туп тавышларына колак салалар. «Чыдарга кирәк, крепостьны дошманга бирмәскә кирәк, менәменә үзебезнекеләр килер, безне бу бәладән коткарыр»,— дип уйлый аларның һәрберсе. Мондый өмет көч өсти, сугышчылар иреннәрен тешләп, таш түшиләр, ком өяләр... Икенче көн сугыш тагын да дәһшәтлерәк була. Немецлар сугышка танклар кертәләр. Аларның беренче атакасы вакытында Гаврилов • солдатлары немец автоматчыларын, танклардан бүлеп, кырып салалар. Икенче һөҗүмгә танклар ишәеп киләләр. Алар төньяк капкадан эчкәре үтмәкче булалар. Ләкин дошманның юлы киселә. Гаврилов отрядына кушылган дивизионның ике орудиесеәле сафтан чыкмаган була. Бомба төшеп аларның берсен җимерә, икенчесе һаман да атуын дәвам итә. Дошман танклары күренү белән орудие командиры яшь бер лейтенант, авыр яралануына карамастан, әкрен генә күтәрелеп, тупны төзи башлый. Беренче танк капкага җиткәндә генә ул, яхшы төзәп, атып җибәрә, танкка ут каба һәм ул, арттагыларга юлны бикләп, капка эчендә туктап кала. Ә лейтенант шундук туп өстенә капланып төшә, аның батыр йөрәге тибүдән туктый. Бу күренешне күзәтеп торган Гаврилов штаб начальнигын чакыртып ала да:—Лейтенантка Советлар Союзы Герое исемен бирү өчен кичекмәстән материал хәзерләгез. Безнекеләр килгәч, мин аны коман- дованиегә тапшырачакмын, — ди. Сугыш барышында, кызганычка каршы, Гаврилов штабының документлары юкка чыгалар һәм әлегә кадәр лейтенантның фамилиясе мәгълүм түгел. Әйе, мондый кыюлыкларның чиге булмый. Бер сугышчы каты яраланган хәлендә атуын дәвам итә. Хәле беткәч, ул башын винтовка прикладына куеп, тын ала, аннары тагын атарга тотына. Ахырда, батыр солдат актык көчен җыеп стенага кан белән: «Ватан өчен үләм» дип яза, тик соңгы хәрефне сызарга өлгерә алмый, кулы хәлсезләнеп салынып төшә, кайнар җирдә солдат гәүдәсе хәрәкәтсез кала... Кичен сугыш сүрелә төшә. Немецлар зур югалтулардан соң һөҗүмнәрен туктаталар. Немецларның команда пункты төньяк-көнчыгыш якта биек вал .артына урнаша. Ерак түгел, әмма куркыныч. Гавриловта кискен карар туа. Ул лейтенант Разинны чакырып ала да, аның белән үзенең планын уртаклаша. — Мин үзем дә күптән инде шуңа тешне кайрый идем, була ул, иптәш майор, үтибез, — ди лейтенант. — Тик кара аны, җайлап кына, хәйлә белән, — ди майор. Эңгер-меңгер шактый куера төшкәч, Разин алты сугышчы белән заданиене үтәргә китә. Алар дошманның команда пунктын искәрмәстән генә чолгап алалар, көтмәгәндә һөҗүм итәләр һәм фашистларны тар- мар итеп, әһәмиятле штаб документлары алып кайталар... Фашистлар совет сугышчыларының ныклыгын, гайрәтле каршылыгын һичничек сындыра алмыйлар. Алар сугышка яңадан-яңа көчләр 60 кертәләр, крепостьны утка тоталар, моның өчен огнеметлар кулланыла, хәтта самолеттан керосин, бензин мичкәләре ташланыла, агулы газлар җибәрелә. Тик оборона боларның барын да җиңеп чыга. Крепостьны көч белән җиңә алмаган дошман үгет, алдау юлы белән буйсындыр- макчы була, һавадан меңнәрчә листовкалар ява. Аларда «Кызыл Армия җиңелде, Москва бирелде. Сезнең каршылык күрсәтүегез мәгънәсезлек», — дип язылган була. Немец репродукторы көне-төне бирелүне сайрый — башта шәфкать ышандыра, ахырда, крепостьны җир белән тигезләячәген әйтеп, куркыта. Моңа җавап итеп көннәрдән бер көнне сугышчылар төньяк капка өстенә кан белән «Бөтенебез дә һәлак булырбыз, ләкин крепостьны бирмәбез!» — дип язалар. Ә крепостьта хәл көннән-көн кыенлаша бара, һәр бәрелеш дистәләрчә сугышчыларның тормышын алып китә. Инде көнбатыш форт белән элемтә өзелә, дошман бердәм участокны икегә бүлә, һәр патрон санаулы була башлый. Оборонадагыларның хәле азык, бигрәк тә су булмаудан кыенлаша, төтеннән битләр, иреннәр ярыла. Төнлә аерым кыюлар котелоклары белән каналдан су алып кайталар, әмма аларның күбесе су юлында һәлак була. Кан түгеп табылган бу суны яралыларга, балаларга һәм хатын-кызларга йотым-йотым итеп, тамчылап өләшәләр.... Мондый авыр шартларда командованиега балаларны һәм хатынкызларны ак флаг күтәртеп әсирлеккә озатырга туры килә. Кешеләрнең тормышын саклап калу өчен эшләнә бу чара. Июньнең 29 нчы көне килеп җитә. Көне-төне сугышудан хәлләре беткән сугышчылар чираттагы һөҗүмне каршыларга әзерләнәләр. Ләкин дошман һөҗүмне башламый әле, ул крепостьның кичекмәстән буйсынуын таләп итеп, ультиматум куя. Уйлау өчен бер сәгать вакыт бирелә. Майор Гаврилов бу вакытны партия җыелышын уздыру өчен файдалана. Ачык партия җыелышында бөтен сугышчылар да катнашалар, тик позицияләрдә сакчылар гына калдырыла. Карт коммунист майор Гаврилов җыелыштагыларга: — Иптәшләр, дусларым!—ди. — Безнең көчләр көннән-көн кими бара, моңарчы без тиз көндә ярдәм килер дип өметләнгән идек. Ләкин дошман туган илебез эченә шактый тирән үтеп кергән. Шуңа да карамастан, фашистлар җиңеләчәкләр — мин моңа чын йөрәгем белән ышанам. Брест крепостена яңадан безнең Армия кайтып керәчәк. Бу көнне якынайту өчен без һәммәбез дә гомеребезне булган кадәр кыйммәтрәк бирергә тиешбез. Дошманны күбрәк кыру — безнең бурыч. Без совет кешеләре, без үлгәндә дә коммунистларча көрәшеп үләргә тиешбез. Хәрби антыбызга туры булып, соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышыйк, дусларым! Сакал-мыек басып киткән, тузан каплаган кырыс йөзләрдә ныклык, чыныкканлык һәм чиксез кыюлык чагыла. Тирән, караңгы казематта: — Соңгы тамчы каныбыз тамганчы сугышырбыз! — дигән ант кабул ителә. Җыелыш Степан Тереховны, Раиса Абакумоваиы, Родион Симе- нюкны һәм башка сугышчыларны партия сафына ала. Соңгы бәрелешнең якынлашуын сизенгән командир штаб документларын юк итәргә һәм 393 нче дивизион байрагын җиргә күмәргә боерык бирә. Бу байракны саклау кече сержант Сименюкка тапшырылган була, ул аны гимнастерка астында күкрәгендә йөртә. Сименюк байракны бик пөхтәләп төрә, аннары, брезент белән урап ала һәм, тимер чиләккә салып, казематларның берсендә җиргә күмеп куя. (1956 елның көзендә Кузнецк металлургия комбинаты эшчесе Родион Сименюк байракны яшергән җиреннән табып алды. Хәзер бу байрак, бөек батырлык турында сөйли торган документ буларак, Брест крепосте музеенда', саклана). 61 Кадерле минутлар тиз узалар. Дошман крепостьтан ак флаг күтәрелүне көтә. Флаг күтәрелми. Ярсыган фашист генераллары куәтле һөҗүмне башларга сигнал бирәләр. Крепость өстенә чамадан тыш авыр бомбалар ява башлый, һавага ташлар, йорт түбәләре, төбе-тамыры белән юан-юан агачлар оча. Бомбалар шартлавыннан Брест шәһәрендәге йортларның тәрәзә пыялалары коелып төшә, стеналар чатный, әйтерсең, җир икегә ярыла... Җимерелгән һәм ут басып алган фортка дошман атакага ташлана, немецлар вал һәм казематларга бәреп керәләр. Монда калган хатын- кызларны һәм авыр яралы сугышчыларны кыралар, әсир итәләр. Немец автоматчылары оборонаны оештырган майорны һәм аның ярдәмчесен эзлиләр, ләкин һичничек таба алмыйлар — гүя аларны җир йоткан... 4. СОҢГЫ чиктә Дошман һөҗүме башланганда, майор үзенең адъютанты белән форт валында команда пунктында була. Немец автоматчылары аларны отрядтан бүлеп алалар. Командир һәм адъютант автоматчыларга гранаталар ыргыталар, пистолетлардан аталар. Алар фашистлар белән атыша-аты- ша бер казематтан икенчесенә күчәләр, яшеренергә урын эзлиләр. Ниһаять, яшеренер өчен ышанычлы урын табыла. Бер казематта калын кирпеч стена тишелгән була, сугышчылар аны валны астан казып чыгу өчен хәзерләгәннәр, тик вал комы ишелеп торганга казуны туктатканнар. Майор һәм аның иптәше шушы тишеккә кереп, икесе ике якка стена буйлап казып китәләр. Берничә минуттан алар әлеге тишектән икешәр метр читтә булалар. Ул арада казематка дошман солдатлары килеп керә. Алар тишек янында нидер сөйләшеп алалар һәм, шикләрен юкка чыгару өчен булса кирәк, эчтәге караңгылыкка атып карыйлар. Анда һичнинди җан иясе булмавына ышангач, немецлар кире чыгып китәләр. Майор Гавриловна һәм аның адъютантына бу тишектә берничә көн ятарга туры килә. Тирә-юньдә немец — тын да чыгарырга ярамый. Икесенең дә ачлыктан ашказаны үтереп авырта, аларны, бигрәк тә, сусау газаплый. Гавриловның башында һаман да бер уй: «Ничек тә түзәргә, дошманга сиздермәскә кирәк. Әле тынычлансыннар, чолганышны бетерсеннәр, аннары кузгалырбыз. Урманда, Беловежская пущада, партизаннар җыелгандыр инде. Җыелмаса, җыярбыз». Ул хатыны, малае турында уйламаска тырыша. Әмма кабат-кабат аның күз алдына алар килеп баса. Нишләделәр? Кайда алар? Утта яндылармы? Әллә немец изеп ташладымы?.. Бу сорауларга ул җавап таба алмый. Ул иреннәрен тешли, иреннәрдән кан бәреп чыга... Бервакыт кайдадыр югарыда сөйләшкән тавышлар ишетелә, четер- дәпчетердәп пулемет атып куя. Кемнәр бу?.. Майор адъютантка эндәшә: — Тугайкай, ишетәмсең, аталар, сугышалар... Адъютант хәлсез генә җавап кайтара: — Әйе, әйе, — ди ул һәм кинәт күтәренке тонда өстәп куя. — Патроннарны жәлләп аталар. Безнекеләр булырга тиеш... — Дөрес әйтәсең, пулемет Дегтяревныкы... Алар тишектән чыгалар. Әлеге кешеләр чыннан да безнекеләр икән. Алар, уннан артык сугышчы, немецлардан казематларда яшеренеп калганнар һәм, ниһаять, тышка чыгып оборона оештырганнар. Аларда өч кул пулеметы да бар икән. Гавриловны исән-сау хәлендә күрүдән сугышчылар дәртләнеп киртәләр, ачлыктан хәлсезләнгән кулларга көч керә. 62 Менә, иптәш майор, сугышабыз әле, фашистларны чүпли торабыз,— диләр алар. Гаврилов алар белән яңадай җитәкчелек итә, көнчыгыш форт яңадан терелә. Алар көндезләрен казематларда яшеренеп торалар, хәл җыялар, ә төннәрен фашист солдатларын утка тоталар. Төнлә әле тегендә, әле монда мылтык шартлый, вакыт-вакыт пулемет атудан ялкыннар күренеп китә. Брест крепосте әле һаман да сугыша. Тагын берничә көн уза. Көчләр кимегәннән-кими бара. Сакал-мыек баскан, ач яңаклы, күзләре эчкә баткан — гомумән кеше сурәте калмаган сугышчылар аякларында көчкә генә басып торалар. Аларның бөтен куәтләре корал тотуга җигелгән. Майор Гаврилов бер көнне: — Аякларда бераз көч барында, кичекмәстән чолганыштан чыгарга һәм партизаннар янына урманга китәргә кирәк, — ди. Ул сугышчылар белән бергә төнге операция өчен план кора. Ләкин көтелмәгән хәл бу планны боза. Көндез фортка искәрмәстән берничә немец солдаты килеп керә. Алар совет солдатларын күреп алалар да: «Рус, бирел!» — дип кычкырып җибәрәләр. Гаврилов, казематта йокымсырап утырган җиреннән сикереп торып, ишек алдына ташлана. Немец солдатларын шундук кырып салалар, алай да бер-икесе качып өлгерә. Озак та үтми дошман фортны һәрьяклап чолгап ала. Совет солдатлары дошманның беренче һөҗүменә уңышлы каршылык күрсәтәләр. Әмма көчләр тигез түгел. Өстәвенә берничә сугышчы һәлак була, берничәсе авыр яралана. Фашистлар, көчле миномет утыннан соң, бөтен яктан да берьюлы һөҗүмгә күчәләр, форт эченә бәреп керәләр. Бу юлы да Гаврилов исән кала. Ул үзенең адъютанты һәм тагын бер сугышчы белән әлеге тишеккә кереп яшеренә. Караңгы төшкәнлектән, дошман казематларда эзләнергә курка, ләкин фортны ныклы боҗрага ала. Иртән яктыру белән немецлар казематлардагы бөтен тишек-тошыкны актарып чыгачаклар — Гаврилов моны яхшы аңлый. Димәк, тишектә яту мәгънәсезлек. Майор ике иптәшен дә тышка алып чыга, әмма форттан чыгу юлы бикле: якын-тирәдә немец солдатлары учак ягып яталар... — Сугышып кына, гранаталар белән кинәт һөҗүм ясап кына ычкынырга мөмкин, туганнар, — ди Гаврилов һәм боҗрадан чыгу белән адъютантка көньякка, сугышчыга көнчыгышка йөгерергә куша, ә үзе көнбатыш якка китәргә була. Менә алар, өч сугышчы кочаклашып бәхилләшәләр, котылсалар,, урманда очрашырга сүз куешалар. Гаврилов шыпырт кына команда бирә һәм алар учак тирәсенә гранаталар ыргытып, алга ташланалар. Ялкын күтәрелә, шау-шу куба, мылтыклар, пулеметлар котырынып ата башлыйлар. Гаврилов бар көченә йөгерә. Баш очында пулялар безелди, арттан кычкырган тавышлар, аяк тавышлары ишетелә. Кинәт каршыдан, көнбатыш фронттан пулемет атарга тотына, Гаврилов җиргә ята, ә арттан куып килүче немецлар туктарга мәҗбүр булалар. Бераздан Гаврилов бер кулына пистолет, икенчесенә граната тоткан көе крепостьның тышкы валына таба шуыша башлый. Караңгыда ул бер кирпеч стенага барып төртелә. Нәрсә бу? Кайда ул? Майор ишек табып эчкә керә. Капшанып йөри торгач, ул үзенең кайдалыгына төшенә: бу бина полк артиллеристларының конюшнясы булып чыга. Ул икенче ишекне табып ача һәм шуышып канал ярына төшә. Иң башта каналдан туйганчы тончыган, әмма чиксез татлы тоелган суны эчә, аннары суны ерып чыга да аргы як ярга менә. Ләкин сискәнеп туктап кала: янында гына ят авазлар ишетелә, таң сызыгында дошман палаткаларының шәүләсе- 63 күренә... Юк, бу хәлдә дошман лагерен үтеп булмас. Майор кире кайта. Берничә минуттан ул оборона өчен иң җайлы урынны, почмактагы казематны сайлап ала. Казематның стеналары калын, тар гына ике- тәрәзәсе бар. Күзәтү өчен дә, каршылык күрсәтү өчен дә уңай. Ләкин яшеренер урын юк. Шунда аның исенә төшә: абзарларда тирес күп ич. Гаврилов казематка кочагы-кочагы белән ат тиресе ташырга тотына. Таң атып, тәмам яктырганда ул каземат почмагында тирес астына кереп яшеренгән була инде. Көндез ул шунда ята, ә төнлә каналга төшеп су эчә. Ике-өч көн шулай уза, тик ачлык кына тынгылык бирми. «Әйе, ат абзарында ни дә булса булмый калмас». Бер төнне ул абзарның бөтен җирен актарып чыга, ахырда нидер табып чәйнәп карый һәм йотып җибәрә. Гаҗәп тәмле тоела. Бу — көрпә, салам һәм әллә нинди бөртекләрдән изелгән ат азыгы була. Майор сөенә. «Болай булса түзәргә мөмкин. Юл ачылмыйча калмас, тиздән немецлар чолганышны туктатырлар»,— дип уйлый ул. Ләкин аның хәле торган саен начарлана бара. Күгәреп бозылган азык ачлыктай хәлсезләнгән организмга начар тәэсир итә. Ашказаны, эчәк авыртуына түзәрлек булмый, ул вакыт-вакыт аңын югалта, саташа. Берничә көн газаплана ул. Беркөнне, ят тавыш ишетеп, уянып китә. Юк, саташу түгел, чын... Аяк очында гына ике немец басып тора, алар каты ыңгырашуны ишеткәннәр, күрәсең. Гаврилов кулын тирес астыннан чыгара һәм атып җибәрә. Солдатлар дөбер-шатыр килеп ишектән чыгып качалар. Хәзер яшеренеп ятуның мәгънәсе юк. Майор көч-хәл белән тирес астыннан чыга, кагына. Ул нык итеп аякларына баса. «Үлемне аягүрә каршыларга, сынатмаска кирәк», — дип кабатлый ул эченнән. Аның уң кулында пистолет, ә идәндә, кул астында, соңгы биш граната... Фашистлар озак көттермиләр, каземат буйлап киләләр. Тәрәзәләргә кургаш сибелә, таш чатнап-чатнап китә. Тыштан: «Рус, бирел!» — дип кычкыралар. Менә ул тәрәзәдән бер-бер артлы ике гранатаны ыргыта. — Мәгез, кабахәтләр, мәгез! Шартлау яңгырый, ачы кычкырыш, ыңгырашу. Ярты сәгатьтән тагын киләләр, тагын аталар, кычкыралар, тагын ике шартлау дошманның байтак солдатының җанын күккә озата. Тышта карлыккан тавыш һаман кычкыра: «Рус, бирел! Рус, бирел!» Гаврилов эндәшми, ул соңгы гранатасын кулына кыскан. Кинәт артта ишек ачылып китә һәм автомат ата, Гаврилов соңгы гранатасын шунда тондыра. Тәрәзәдән тагын бер автомат күренә, майор аны да пистолеттан атып юк итә. Ул арада икенче тәрәзәдән нидер ыргыталар. Гаврилов соңгы пуляны үз күкрәгенә җибәрергә өлгермичә кала, казематта граната шартлый һәм майор, аңын югалтып, капланып төшә... Бу — сугышның 32 нче көнендә була. Ләкин Гаврилов үлми, ул исән. Немецлар аны госпитальгә куялар. Аның сакал-мыек баскан, коточкыч шешенгән йөзендә, сөякләре беленеп торган ябык гәүдәсендә яшәү чаткысы да калмаган. Госпитальдә әсирлектә булган совет врачлары аны ясалма рәвештә тукландыралар. Хәрби госпитальгә, берничә көн немец офицерлары килеп йөриләр. Алар батыр командирны, данлыклы совет майорын үз күзләре белән күрергә телиләр. Дошман Гавриловны үтерми, аның батырлыгы каршында чигенергә мәҗбүр була. Ә майор өчен газаплы әсирлек көннәре башлана. Тик 1945 нче елның маенда гына аны, Брест баһадирын, Совет Армиясе әсирлектән азат итә... 64 Күп кенә совет сугышчылары илебезнең кечкенә бер кисәген, Брест крепостен саклаганда, чиксез батырлыклар күрсәтеп, тигезсез көрәштә һәлак булганнар. Әмма совет халкы аларның героизмын онытмады. Соңгы елларда совет белгечләренең, бигрәк тә, рус язучысы С. Смирновның,^ кыю тикшеренүләре, армый-талмый эзләнүләре нәтиҗәсендә, Брест оборонасының язмышы ачыкланды; анда сугышкан һәм исән калган байтак кешеләр дә табылды. Совет халкы һәм совет хөкүмәте Брест оборонасында катнашучыларның үлемсез батырлыгын югары бәяләде. Аларның бик күбесе 1957 елның январенда орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Шулар арасында татар халкының горур улы Петр Михайлович Гавриловна Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 5. УНАЛТЫ ЕЛ УЗГАЧ... Сентябрь уртасы. Казан. Без, Петр Михайлович Гаврилов, геройның туганнан-туган сеңелесе Ольга Васильевна Колесникова һәм мин, Гоголь урамындагы зур бер таш йортның пөхтә җыештырылган кечкенә бүлмәле квартирасында утырабыз. Биредә Ольга Васильевна тора. Вакыт соң. Каршыбызда тәрәзә төбендә төрле-төрле чәчәк бәйләмнәре, сувенирлар тезелгәннәр. Петр Михайлович чәчәкләргә төбәлгән көе ашыкмыйча гына сөйли дә сөйли, ә без аны онытылып, йотылып тыңлыйбыз. Менә аның истәлекләре тәмамлана, бүлмәдә тынлык урнаша. Гаврилов арыган. Аның киң, таза йөзендә, коңгырт күзләрендә, салмак тавышында сизелә бу. Бит ул соңгы 3—4 ай эчендә генә дә Чита, Улан- Удэ, Иркутск, Свердловск, Кострома һәм башка бик күп шәһәрләрдә өч йөздән артык очрашу уздырган, бүген генә дә Казанның төрле почмакларында өч җирдә очрашуда булган. Ләкин ул талчыкканлыгын сиздермәскә тели, һәрхәлдә үзен сынатмаска тырыша. Петр Михайлович сөйләвеннән соң минем күңелне һәртөрле сораулар кытыклый башлады. Ниһаять, түзмәдем, дәфтәремне чәчәкле өстәл читенә куйдым да, булган кадәр ипле, әдәпле тон һәм ихтирам белән беренче соравымны бирдем. — Сез туган авылыгыз — Әлбәдендә булгансыз икән. Ничек соң, әйбәт каршыладылармы? — дидем. Аның йөзе яктырып китте, ул киң итеп елмайды һәм шундый ук рәхәт елмайган сеңелесенә карап алды да: — Кая ул әйбәт булмаган! Күтәреп кенә йөртмәделәр! — диде.— Мин анда очрашуымны туган телемдә, татар телендә уздырдым. Онытыла башлаган икән, каушадым, сүзләр табалмый интектем... Соңыннан шома гына узды кебек. Мәктәп балалары чолгап алды. Рәсемгә төшә-төшә фотограф та, мин дә арып беттек... Мин күңелемне байтактан ук борчып торган икенче сорауга күчтем: — Сез семьягыз белән кавышуыгыз турында бернәрсә дә сөйләмәдегез. Бу ничек булды? Күрәсең, бу сорауга җавап бирү аңа җиңел түгел иде. Петр Михайлович беравык идәнгә текәлеп торды һәм тирән тын алгач, бәйнә- бәйнә сөйләп китте. — Семьямнан мин унбиш минутка дип аерылган идем, ә ул, бәхетсезлеккә каршы, унбиш елга сузылды... 1956 елның җәендә без, Брест оборонасында катнашучылар, Москвадагы тантанадан соң, Брест крепостена киттек. Истәлекле җирләрне кабат күрәсебез килде. Монда бер көнне минем янга бер хатын килде. Ул минем белән хезмәт иткән, соңыннан пленда һәлак булган бер командирның иптәше икән. Бу хатын мине танып алды һәм: — Сез хатыныгызны таптыгызмы? Моннан ике-өч ел элек мин аны Косово шәһәрендәге инвалидлар йортына тапшырган идем,—диде. Мин: — Чынмы? Дөресме?—дип кычкырып җибәрдем, йөрәгем урыныннан кузгалды... Вакыт соң, төнге унберләр булгандыр. Машина алдым да без Косовога чыгып киттек. Уен эш түгел, ничә еллар эзләдем, кая гына язмадым, табалмадым... Юлда йөрәк авырттырып-авыртты- рып тибә. Катя исәнме? Малаем, Колям, кайда? Төнге икеләрдә барып җитәбез. Ләкин инвалидлар йортында минем хатынны белмиләр. Аның фамилиясен Егорова дип үзгәрткәннәр булып чыкты. Ниһаять, табабыз. Аны изоляторга куйганнар, аның аяк-кулларын паралич суккан икән, тик сөйләшә генә ала икән... «Бу хәлдә янына керергә ярамас, каушаудан әллә нишләр», — дип әлеге хатынны алдан кертеп җибәрдем. «Бар, сөйләш, алдан әзерләп куй», — дидем. Үзем ишек төбендә калдым. Тегеләр сөйләшәләр. Мин Катямның сулкылдаган хәлсез тавышын ишетәм. Хәл-әхвәл белешкәч, әлеге хатын һәлак булган ире турында: —Беләсеңме, Катюша, минем ирем кайтты ич. Пленда булган, — диде. —Шулаймы? Зур сөенечле икәнсең... Котлыйм, котлыйм, — ди, аннары, уфтанып. — Минеке кайтмас инде, кайтмас, — диде аңа каршы минем хатын. — Ә кайтса? Менә хәзер кайтып төшсә, нишләр идең? — Белмим... Алар берникадәр сүзсез тордылар. Аннары теге хатын: —Катюша, ирең кайтты бит синең,—диде шатлыклы тавыш белән. Катям һаман ышанмый. — Юкны сөйлисең, ул күптән һәлак булгандыр инде, — ди. Шул вакыт мин түзә алмадым, эчтә нидер өзелеп төшкәндәй булды, күзләрдән яшь агарга тотынды, мин эчкә атылдым... Калганын хәтерләмим. Бераздан, инде тәмам тынычлангач, Катяга: — Сине алырга килдем, әйдә киттек, — дим. —Юк, Петя, мин моннан беркая да бармыйм, син әнә кем булгансың, син инде өйләнгәнсеңдер, ә мин, ә мин...—ди. Үзенең күзләреннән бөртек-бөртек яшь тәгәри. Шул төнне үк мин аны Брестка алып кайттым, иң яхшы врачларны чакырттым. Ә өч көннән телеграмма килеп төште. Хәрби частьтан: «Сезнең 1931 елда туган улыгыз бармы? Булса, хәбәр итегез»,— дип сорыйлар. Мин андый малаем барлыгын һәм аны өнгә Краснодарга отпускка җибәрүләрен үтенеп телеграмма суктым. Без самолет белән Краснодарга кайтып киттек, ә берничә көннән улым Николай да кайтып җитте. Онытылмаслык, шатлыклы очрашу булды. Бит ничә ел, ничә ел... Алар крепостьта алты көн ятканнар, аннары пленга эләккәннәр. Зур газаплар чиккәннәр. Польша җирендә елдан артык тамак туйдырып йөргәннәр, аннан тагын Брестка кайтканнар. Николай биш малай белән бергә урманнарда, партизаннар арасында, мине эзләп тә караган, таба алмаган. Сугыштай соң да еллар буе эзләгәннәр. Николай үсеп җиткән. Архангельскида, Москвада укыган, шофер булып эшләгән, аннары Казагстанга чирәм җирләргә китеп барган. Моннан ул Армиягә алынган... Әмма Катяның көннәре санаулы булып чыкты. Күп елларга сузылган газаплар, әрнүләр аның җанын кыл очында гына калдырганнар иде. Декабрь аенда без Катяны җирләдек... Ә улым Николай, таза гәүдәле, көр күңелле солдат, илле җиденче ел башында бөтенләйгә кайтты, аны срогыннан элек җибәрделәр. Хәзер ул художество училищеs. ,с. Ә." № 2. 65 сында укый, аны турыдан-туры икенче курска алдылар. Рәсем төшерергә бик оста ул, бөтен күңеле шуңарда. Гаврилов тынып калды, әмма шундук: — Менә, дускай, безнең тормышның кыскача тарихы шулай, — дип куйды. Мин бүтән сорашмадым, борчуым өчен гафу үтенеп, саубуллаша башладым. Гавриловның таза, зур кулын чын күңелдән нык итеп кыстым да урамга чыктым. Казан тып-тын, шәһәр халкы йоклый иде. Мин асфальтка җиңел- җиңел басып, урам буйлап киттем. Күңелне ниндидер олы хис биләп алган, йөрәк тиз-тиз тибә иде. «Әйе, илебезнең башка халыклары белән тыгыз дуслыкта яшәгән татар халкы, Муса Җәлил, Газинур кебек батырларны биргән татар халкы кыюлык, ирлек күрсәткән һәм коточкыч кыенлыкларны җиңеп узган улы — Петр Гаврилов белән дә хаклы рәвештә горурлана ала» дип уйладым мин.