Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР УКЧЫ ПОЛКЫ

Гражданнар сугышы елларында ак гвардиячеләргә һәм интервентларга каршы көрәшү өчен татарлардан күп кенә отрядлар оештырыла. /Ь: чехословакларга, Колчак армиясенә, Дутов бандаларына һәм башка дошманнарга каршы сугышларда татар эшчекрестьяннарыннан оешкан бу отрядлар барлык фронтларда да данлы Кызыл Армия составында актив катнашалар, яшь Совет илен саклауда үз өлешләрен кертәләр. Укучыларга тәкъдим ителә торган бу мәкаләдә шулардан бер отрядның — Беренче татар укчы полкының ак бандаларга каршы көрәштәге сугышчан юлы сурәтләнә. Мәкаләнең авторлары беренче хәрби тәҗрибәләрен шушы полк составында алалар. Запастагы инженер-подполковник Г. Юсупов Беренче татар укчы полк командирының политик эшләр буенча ярдәмчесе, ә А. Хрусталев шул полкның адъютанты була. 1919 елның мартында алмипал Колчак, зур көч туплап, Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронты үзәгенә удар ясады, фронтны өзеп, Урта Идел, Самара юнәлешендә һөҗүмен дәвам иттерде. Илебез зур кыенлыклар кичергән шушы чорда Республиканың Революцион Хәрби Советы рөхсәте нигезендә, Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе Казанда Аерым Идел буе Беренче татар укчы бригадасын оештыру эшенә кереште. Иң элек Беренче татар укчы полкы оештырылды. Гражданнар сугышында татарлардан оешкан мондый хәрби отрядлар шактый күп иде. Беренче татар укчы полкы алардан берникадәр үзенчәлекле булуы белән аерылып тора: бу отряд иң озак гомерле булып (ул дүрт ел яшәде), иң озын юл үтте (аның сугышчан маршруты алты мең километрдан артык). Беренче татар укчы полкы 1919 елның 25 мартында төзелеп, ана Казан гарнизоны частьларындагы татар кызылармеецлары керде. Фронт яңадан-яиа көчләр сорый иде. Шуңа күрә Беренче татар полкы оешу белән, бик кыска вакыт эчендә хәрби өйрәнү узганнан сон, фронтка җибәрелде. Бригада ул вакытта оешып җитмәгән иде әле. 14 майда полк Казаннан чыгып китте. Башта без Самарага кадәр пароходларда, аннары — Көнчыгыш фронтның алгы сызыгына кадәр поездларда бардык. Хәрәкәттәге гаскәрләр составына полк сугышның иң кызган чагында килеп керде. Бу вакытта Идел, Кама, Агыйдел буйлап бик зур территориядә дуга- сыман сызыкта сугыш бара иде. Нәкъ әнә шул сызыкта Кызыл Армия тарихында Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы контрһөҗүме дип аталган операция башланды. Көньяк группа командующие М. В. Фрунзе тарафыннан оештырылган бу операция Колчакка беренче һәм иц көчле удар булды. Колчак армиясе шуннан соң аякка баса алмады. Бу контрһөҗүмнән соң Колчак армиясе һәм хәрби яктан, һәм политик яктан какшый башлады. Бу тарихи операциядә Аерым Идел буе Беренче татар укчы бригадасыннан Беренче татар укчы полкы 6* 83 гына катнашты. Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы составында Беренче татар укчы полкының бу операциядә катнашуы аның сугышчан тарихында беренче адым булды. 15 майдагы приказында М. В. Фрунзе үзе полкның хәрәкәт районын билгеләде һәм аңа беренче сугышчан бурыч куйды. Беренче татар укчы полкы М. В. Фрунзе җитәкчелегендәге Көньяк группа составында ел ярым ак бандаларга каршы көрәште, Самарадан Бохарага кадәр сугышчан юл узды. Полк сугышка кергәндә Көньяк группаның төньякка таба җәелгән канаты Бәләбәй юнәлешендә һөҗүм башлады. Бу өлкәдә инициатива совет командованиесе кулында иде. Фронтның көньяк юнәлешенә җәелгән канатында, Урал һәм Оренбург далаларында, әлегә инициатива дош-^ ман гаскәрләре ягында иде. Бу якта кискен сугышлар бара иде, кулаклар фетнәсе киң җәелгән иде. Безнең полк фронтның төньяк канатына билгеләнде. 17 майдан полк, Сорочинск, Ново-Сергеевск, Белогорка, Матвеевка, Степановка, Варшавское, Грязно-Иртекское пунктларын эченә алган участокны биләп, хәрби бурычны үтәүгә кереште. Көньяк группаның 1 нче Армиясе командованиесе полкка армиянең уң флангын тотып тору, аның тылын дошман элементлардан чистарту, полк биләгән районда хәрәкәт итә торган ак гвардия отрядларын юк итү, кулак фетнәләрен бастыру бурычларын йөкләде. Полк биләгән участокның фронты 80 километр иде. Җир өсте калкулыклы — дошманга маневр ясарга бик җайлы иде. Каршы якта акларның безгә караганда сан ягыннан өстен көчләре (Оренбург һәм Уралдагы ак казаклардан торган частьлар) хәрәкәт итә иде. Беренче татар укчы полкы өчен шартлар гаять уңайсыз иде. Казаклар, безнең полкның яңа гына оешуын, аның әле сугышта катнашмаган булуын белеп, үзләренең хәрби һәм техник яктан өстенлеген тоеп, бик тиз арада актив сугыш хәрәкәтләренә күчтеләр. Полк халык яши торган аерым пунктларга таралган иде. Казаклар авылларга урнашкан безнең полк отрядларын зур көч белән берәм-берәм юк итәргә уйладылар. Полк командованиесе, дошманның бу уен сизеп, батальоннарны бер үзәккәрәк туплау эшенә кереште, беренче һәм өченче батальоннар Замчаловка поселогына күчерелде. Дошман, моңа комачауларга теләп, Замчаловка янына өч кавалерия полкы китерде. Казакларның күп өлеш өстен булуын искә алып, полк командованиесе Замчаловка янында сугышка кермәскә дип карар кабул итте һәм 19 майда батальоннарга Белогорка- дагы яхшырак, уңайлырак позицияләргә чигенергә боерык бирде. Өченче батальон Замчаловкадан 19 майда таң атканчы ук чыгып китте. Ә беренче батальон азрак кичекте. Казаклар, Замчаловкада безнең полкның бер генә батальоны калуын сизеп, өч полк белән аңа һөҗүм иттеләр, флангларны туздырып, батальонны камап алдылар. Ләкин батальон шулай да, каты сугыштан соң, камалудан чыгып, дошманга зур югалтулар китерде. Моннан соң инде казакларның бу көчләре сугышны дәвам иттерерлек хәлдә түгел иде. Өченче батальон беренче батальонга ярдәмгә килеп өлгерә алмады. Беренче батальонга каршы дошман яңа эскадроннар җибәреп, аны тар- мар итте. Камалу өзелгәннән соң өченче батальон, беренче батальонның исән калган сугышчыларын үзенә алып, дошманның һөҗүмен тот- карлый-тоткарлый, Медведевкага чигенде. 20 майда өченче батальон икенче батальон белән кушылды. 21 майда Беренче татар укчы полкы контрһөҗүмгә күчте һәм ак казакларны Белогоркадан куып чыгарды. Күп санлы, зур тәҗрибәле дошман гаскәрләренә каршы полкның беренче сугышы уңышлы контрһөҗүм белән тәмамланды. Бу сугыш — Беренче татар укчы полкы хәрби сынауны узды, беренче көннән үк үзен Кызыл Армиянең сугышчан подразделениесе итеп күрсәтте дигән сүз иде. Ак казакларның көн саен ясалып торган һөҗүмнәрен туктата-туктата, сугышлы разведка ясап, дошман көчләрен какшатып, полк тормышының сугышчан беренче ае узды. Бу вакыт эчендә полк дошман белән бәрелешләрдә ярты составын югалтса да, Көнчыгыш фронттагы Көньяк группаның контрһөҗүме дәвамында ул командование тарафыннан тапшырылган районны үз кулында нык тотты. Ак казаклар, полк биләгән участок аша тылга үтеп чыгып, Көньяк группа үткәрә торган операцияне тоткарлый алмадылар. Беренче татар укчы полкы Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы алып барган контрһөҗүмдә үзенә йөкләнгән сугышчан бурычны уңышлы үтәп чыкты. Кызыл Армиянең бу уңышлы һө- җү м е н әт и җәсе н дә Б а ш ко р тет a 1111 ы ң башкаласы Уфа азат ителде, Колчакның төп көчләре тар-мар ителде. Колчак Уралга чигенде. Кызыл Армия тарихындагы бу әһәмиятле этап 19 июньдә тәмамланды. Ләкин бу көнне таң алдыннан ак казаклар полкның флангларына һөҗүм иттеләр. Акларның беренче удары Ново- белогоркага урнашкан тугызынчы рота өстенә төште. Озак дәвамлы, киеренке сугыш башланып китте. Туктаусыз атудан рота пулеметының көпшәсе эри башлады. Ләкин, дошман үзенең максатына ирешә алмады, күп көчен югалтып, чигенергә мәҗбүр булды. Әмма ул чигенгәндә 'тугызынчы ротага каршы торган көчләрен алыштырып өлгерде. Ротага төрле яклап ак казакларның яңа гына сугышка кертелгән эскадроннары ябырылды. Рота батырларча сугышты, кара-каршы штык сугышы башланды. Көчләр тигез түгел иде. Рота җиңелде. Бу уңыш белән канатланып киткән дошман өченче батальонның бүтән подразделениеләре тылына чыкты һәм аны полктан бүлеп алды. Аннары, икенче батальон өстенә туплардан һәм пулеметлардан ут яудыра башлады, дошманның атлылары, җәя үле солдатлары оа- тальон өстенә атакага ташланды. Шәйхетдинов Хөснияр командалыгындагы икенче батальон күп санлы дошман көчләрен оешкан төстә каршылады. Зур кыюлык белән дошман маневрын җимереп, ана шактый югалтулар китерде. Ләкин, гомумән полкның хәле авыр иде. Полк комаидованиесе 2 батальонга ярдәмгә 1 батальонны җибәрде һәм алар ышыгында башка подразделе- ниеләрие, штабны Матвеевкадан Гамалесвкага күчерү эшләрен башлады.. Матвеевка берничә тапкыр кулдан-кулга күчеп, ахырда дошманга калды. Дошман басымы астында 1 һәм 2 батальоннар Вербовкага чигенделәр. Ләкин Вербовка дошман кулында иде инде. Ул яктан батальоннарга каршы ак казакларның эскадроннары чыкты. Алда да, артта да — дошман гаскәрләре. Безнен сугышчылар арслаи кебек сугыштылар, соңгы чиккә кадәр коралларын кулдан төшермәделәр. Әмма дошманның көче чагыштыргысыз күп иде. Безнең сугышчылар ундүрт сәгать буена дошманга каршы батырларча көрәштеләр. Бу тиңдәшсез сугыштай аерым төркемнәр генә исән чыкты. Бик күпләр белән бергә полк командирының ярдәмчесе Сабитов та батырларча һәлак булды. Дошман Гамалеевка станциясендә урнашкан полк штабын кулга төшерергә исәпләде. Ләкин аның бу исәбе барып чыкмады. Станция янында сугыш булды. Озак вакыт дәвам иткән сугыштан йончыган, хәлдән тайган бер төркем сугышчылар полк кирәкяраклары, штаб урнашкан тугыз вагонны станция территориясеннән этеп чыгардылар һәм, шул рәвештә, каршыга килә торган паровоз белән очрашканчы, унтугыз километр җир бардылар... Бу вакытта Аерым Идел буе Беренче укчы татар бригадасы Самарада иде. 25 июньдә Беренче татар укчы полкы аның карамагына җибәрелде. 1919 елның июлендә Көнчыгыш фронтның төньягында Кызыл Армия Чиләбе юнәлешендә һөҗүмне уңышлы дәвам итте. Бу вакытта фронтның көньягында Колчак генерал Белов армиясенә Иделдә деинкинчы- лар белән кушылу бурычын куйды. Шул ук вакытта аклар Совет •85 Төркстанына һөҗүм хәзерлиләр иде. Бу һөҗүмен тормышка ашыру өчен Колчак, Оренбург тирәсендәге безнең гаскәрләргә удар ясау нияте белән, көч тупларга кереште. Самарада Беренче татар укчы полкы бригада составына керде һәм полк биредә тулыландырылды. Берничә көннән соң бригада Көнчыгыш фронтка җибәрелде. Фронт командующие М. В. Фрунзе бригадага смотр үткәрде. Бу вакытта инде Беренче татар укчы полкының командиры итеп 2 батальонның элекке командиры Шәйхетдинов Хөснияр билгеләнгән пде. Революциягә кадәр патша армиясендә унтер-офицер булып хезмәт иткән, 1917 елдан РКП(б) члены, Кызыл Армиядә элек Азии дивизиясендә сугышкан Шәйхетдинов Хөснияр куркусызлыгы, кыюлыгы белән барлык сугышчыларга үрнәк иде. Аның кул астында Беренче татар укчы полкы Оренбург-Урал юнәлешендә хәрәкәт итә башлады. 4 августта, Троицк шәһәре алынганнан соң, Колчак фронты икегә өзелде. Колчакның төп көчләре белән акларның көньяктагы армиясе арасында оператив бәйләнеш өзелде, көньякта акларга каршы яңа фронт, М. В. Фрунзе җитәкчелегендәге Төркстан фронты барлыкка килде. Беренче татар укчы полкы шушы фронттагы гаскәрләр составында Беренче Армия командованиесенә буйсына иде. 11 августта полк Урал елгасын кичеп чыкты. Август ахырында ул • 49 нчы укчы дивизиянең өченче укчы бригадасы составында хәрәкәт итә иде. 13 сентябрьдә Мугаджар станциясендә Төркстан фронты частьлары Совет Төркстаиының сугышып килә торган гаскәрләре белән кушылдылар. Төркстанга юл ачылды! Хәзер инде генерал Беловның камалуда калган армиясен юк итәсе калды. Беренче татар укчы полкының бу чордагы сугышчан практикасында Березовск районында ак казаклар белән сугышы әһәмиятле. Бу сугыш алдыннан полк командиры итеп Н. И. Унанов билгеләнде. 27 сентябрьдә полкның 1 батальоны 440 нчы укчы полкка ярдәмгә Березовск поселогына җибәрелде. 440 нчы полк бу вакытта ак казаклар тарафыннан Кончубай поселогында камалуда калган иде. Беренче батальон, килеп җиткән уңайга, акларга каршы көчле ут ачты. Дошман, 440 полкка каршы сугыша торган төп көчләрне алып, беренче батальонга каршы ике кавалерия полкы белән һөҗүмгә күчте. Батальон, чигенеп, дошманның төп көчләрен 440 полк яныннан, Кончубай поселогыннан читкә алып китте һәм, Березовск поселогында оборона оештырып, казакларны ут белән каршы алды. Дошманның көче өч тапкыр артык иде. Шулай да батальонны Березов- скидан ары чигендерә алмады. Каты сугыш көн буена сузылды, казаклар кабат-кабат атака ясадылар. Ләкин алариың барлык атакалары кире кайтарылды һәм дошман, төн караңгылыгыннан файдаланып, чигенергә мәҗбүр булды. Ачуларыннан шашар дәрәҗәгә җиткән казаклар, Березовскндан чигенгәндә, өч көннән соң яңадан киләбез, әгәр дә сез, татарлар, үз теләгегез белән бирелмә- сәгез, барыгызның да башын кисәчәкбез, дип янадылар. Чыннан да алар өч көннән соң, 1 Октябрьның таңында Березовскига ике пехота полкы һәм бер кавалерия полкы белән һөҗүм иттеләр. Киеренке сугыш 26 сәгать буена дәвам итте. Дошман Беренче татар укчы полкына каршы үзендәге барлык төр кораллардан ут ачты. Пулялар, снарядлар яңгыр урынына яуды. Дошман күп мәртәбәләр атака ясады. Әмма полкның каршылыгын сындыра алмады. Сугыш караңгы төшкәч кенә басылды. Дошман, полкның нык торуын күреп, һөҗүмнәрнең нәтиҗәсезлегенә төшенеп, 2 октябрьда Березовск районыннан китте. 3 октябрьда Беренче татар укчы полкы, 439 нчы укчы полк белән берлектә һөҗүмгә күчеп, халык яши торган берничә пунктны азат итте. Приуральный авылы янында полк тагын да авыррак сугыш сынавы үтте. Бу авылны Беренче татар укчы полкы 440 нчы укчы полк белән берлектә 19 октябрьда азат иткән иде. 20 октябрьда иртән зур көчләр 86 белән аклар Приуральныйга яңадан һөҗүм иттеләр. Көчле ут ышыгында дошман эскадроннары атака башладылар. Безнең пулеметчылар, дошманнарны бик якынга җибәреп, көчле ут ачтылар. Ул да булмады, Беренче татар укчы полкы подразделениеләре контратакага ташландылар. Ак казаклар моны- көтмәгән иде. Штык сугышында дошман, күп кешесен югалтып, тәртипсез рәвештә качарга мәҗбүр булды. Ләкин озак тормый, аракы белән «батырланган» казак частьлары тыгыз сафлар белән, кабат атака ясадылар. Исерек казаклар, пуля яңгырына да карамастан, психик атакага ыргылдылар. лМенә ара егерме метрлап кына калды. Шул вакыт Беренче татар укчы полкы сугышчылары штык сугышына күтәрелделәр. Контратака шул кадәр көчле булды, казаклар * арасында буталыш башланды, алар паникага бирелеп качтылар. Безнең сугышчылар чигенүче казакларга сугыш кырында алар ташлап калдырган 19 пулеметтан ут сиптерделәр. Беренче татар укчы полкы бу зур сугышта үзенең дошманнан хәрби өстенлеген тулысы белән күрсәтте. Совет Төркстаны гаскәрләре белән кушылу өчен барган сугышларда Беренче татар укчы полкы Беренче Армия составында хәрәкәт итте. 1919 елның 7 Октябрендагы приказында М. В. Фрунзе болан дип язды: «... Төркстан юлы ачык! РСФСР оборонасы Советы, безнең, данлы Беренче Армия гаскәрләренең, совет республикасына күрсәткән сугышчан хезмәтенә югары бәя биреп, карар’ чыгарды: 1. Кызылармеецлар һәм командирлар йөзендә сезгә Ватанның рәхмәтен белдерергә. 2. Беренче Армия составында Төркстан белән кушылу өчен җиңү белән тәмамланган һөҗүмдә катнашучыларның барысына да айлык хезмәт хакы бирергә». 1 М. В. Фрунзе биредә эшче-крестьян оборонасы Советының 1919 елның 1 Октябренда кабул ителгән һәм В. И. Ленин кул куйган карарда белдерелгән рәхмәтне истә тота. Бу вакыйгалардан соң Аерым Идел буе Беренче татар укчы бригадасы частьлары басмачылар белән көрәшү өчен Фәрганәгә җибәрелде. Ә Беренче татар укчы полкы Акбу- лак поселогы районында калдырылды. Бу вакытта Төркстан фронтының тылын тәэмин итү өчен, Төркстан белән Үзәк Россия арасында бәйләнеш булдыру өчен тимер юлның әһәмияте гаять зур иде. Тимер юл — бердәнбер транспорт артериясе иде. Бу юлны саклау, андагы хәрәкәтне тәэмин итү бик әһәмиятле бурыч иде. Ак булакта полк тимер юлны саклау һәм поездларның йөрешен тәэмин итү хезмәтен үтәде. 1920 елның январь ахырында В. В. Куйбышев, Беренче татар укчы полкын үз карамагына җибәрүне сорап, Ташкенттан Самарага, М. В. Фрунзега мөрәҗәгать итте — Иран һәм Афганстан чикләрендәге әһәмиятле стратегик пунктлар өчен өстәмә көчләр кирәк иде. Ак булактан киткәч, полк (ул вакытта инде Беренче татар укчы полкы 10 нчы Төркстан укчы полкы дип исемләнгән иде) Ташкент аша •Яңа Бохарага җибәрелде һәм Төрк- стаи фронты гаскәрләренең Бохара группасы составына кертелде. Бохара әмирлегендә ул вакытта Урта Азиядәге барлык реакцион һәм Советка каршы элементлар туплан- тан иде. Бөек Октябрь революциясенең җиңүе белән рухланган Бохара халкы әмиргә һәм руханиларга каршы күтәрелгәч, Англия империалистларының ялчысы — Бохара әмире Совет Россиясенә каршы, азатлыкка омтылучы халыкларга каршы сугыш өчен басмачыларның башлыклары һәм үзенә чиктәш көнчыгыш илләренең патшалары белән бәйләнешкә керде. 1920 елның августында Бохара хезмәт ияләре, революцион көчләрен оештырып, баш күтәрделәр, үзләренә ярдәмгә Кызыл Армия частьларын чакырдылар. 21 августта Бохара группасы әмир гаскәрләренә каршы актив хәрәкәткә күчте. 10 нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкы бу операциядә әмирлекнең башкаласы Иске Бохарага һө 87 Җүм итүче частьларның удар группасы составында катнашты. Иске Бохара тирәсендәге һәр кышлакта алдан ук әмир гаскәрләреннән көчле засадалар оештырылган иде. һәр кышлакны сугышып алырга, алар- дагы гарнизонны чигенергә мәҗбүр итәргә яки юк итәргә туры килде. Сугыш хәрәкәтләре безнең сугышчылар өчен күнегелмәгән шартларда барды. Кояш гаять кыздыра, түзеп булмаслык эссе иде. Коелар, арыклар җимерелгән иде. Су үткәргеч системаның үзәге дошман кулында иде. Шундый кыен шартларда полк алга барды, 30 августта тимер юл станциясен сугышып алды һәм шәһәр стенасы янына килеп җитте. Шәһәр стенасының биеклеге һәм калынлыгы 8 метр — аны безнең карамактагы җиңел артиллерия белән җимерү турында уйлыйсы да юк — бердәнбер чара штурм ясау иде. 1920 елның 1 сентябрендә Иске Бохараны штурм белән алырга приказ бирелде. Удар группаның беренче эшелонында һөҗүм итүче 10 нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкы подразделениеләре иртәнге сәгать 9 да Карши капкалары аша Бохара эмираты башкаласына беренче булып бәреп керделәр, һәр йорт, һәр ишек алды өчен сугышырга туры килде. Реакцион руханилар йогынтысы астында әмир гаскәрләре зур каршылык күрсәттеләр, манаралардан, өй түбәләреннән, чормалардан безнең сугышчыларга пуля яудырдылар. Шәһәр эчендә һөҗүм бик акрын барды. Тар урамнардагы сугышларда безнең күп кенә сугышчылар һәлак булды. Менә Каракүл капкаларыннан да ярдәмче көчләр шәһәргә бәреп керде. Аннан йорт артыннан йорт, урам артыннан урам бер-бер артлы безнең кулга күчте. Ниһаять, 2 сентябрьгә каршы төндә дошманның көче сындырылды, Бохара алынды. Әмир чит илгә качты. Бохара халкы гасырлар буена сузылган каты изелүдән азат ителде. 2 сентябрьдә Бохара группасы гаскәрләре парадында М. В. Фрунзе Ю нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкының Кызыл байрак белән бүләкләнүен котлады. Соңрак фронт буенча приказда Бохара операциясенә катнашучылардан пулемет командасы начальнигы Набил- ков И. М., взвод командиры Батлан Михаил, кызылармеецлар — Зәйнул- лин Ганиулла, Гәрәев Гыйниятулла, Фәйзуллин Мөхәммәтулла сугышчан батырлыклары өчен аерым билгеләнеп үтелде. Бохара операциясендә 10 нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкындагы 9 рота командиры сыйфатында Зәки Котлин катнашты. Бу операциядә күрсәткән батырлыгы өчен ул «Бохара йолдызы» ордены белән бүләкләнде. Бөек Ватан сугышында Совет Армиясе генерал-майоры Зәки Котлин Лозовая янында һәлак булды... Бу парадта полк үзенең сөекле командующиен соңгы тапкыр күрде. Полк сугышчылары М. В. Фрун- зеның: «Басмачылар белән көрәшү һәм Төркстанда Совет властен ныгыту өчен безгә дехканнардан, батраклардан, шәһәр ярлыларыннан сугышка сәләтле милли частьлар булдырырга кирәк. Без моны булдыра алабызмы? Минемчә, булдыра алабыз. Идел буенда татар полклары төзү тәҗрибәсе әнә шул турыда сөйли»,— дигән васыятен бервакытта да хәтердән чыгармадылар. Сентябрь урталарында 10 нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкы үз бригадасы карамагына Фәр- ганәгә җибәрелде. Фәрганәдә ул вакытта басмачылар кайнаша иде. Вак-вак шайкаларга бүлгәләнгән басмачыларны бер удар белән генә юк итү мөмкин түгел иде. Басмачыларның хәрби көчләрен тар-мар итү генә җитми, җирле халык арасында социаль-эко- номик үзгәртүләр нәтиҗәсендә, аның тамырына балта чабарга кирәк иде. 1920 елның көзендә Төркстан фронты командованиесе Фәрганә басмачыларын юк итү буенча киң операция эшләрен башлады. Безнең частьлар өчен басмачылар кача алырлык тау сукмакларын кичекмәстән кулга алу гаять әһәмиятле бер чара иде. Шушы максат белән безнең полк Ош шәһәренә, Лянгар, Араван, Покровское, Гульчә, Үзген кышлакларына урнашты. Полкның 88 бүлгәләнүеннән файдаланып, басмачылар Гульчә, Үзген, Араван, Ош районнарындагы подразделениеларга зур көчләр белән һөҗүм иттеләр. 1920 елның соңгы айлары басмачылар белән өзлексез кораллы бәрелешләрдә узды. 1921 елның башында Кызыл Армиянең туктаусыз эзәрлекләве нәтиҗәсендә басмачылар күп көчләрен югалттылар. Басмачыларга теләктәшлек белдерүчеләр җирле халык арасында азайганнан-азая барды. 4 нче Төркстан укчы бригадасы (элеккеге Аерым Идел буе Беренче татар укчы бригадасы) бөтеп составы белән Җпдесуга күчерелде. Бу вакытта акларның Дутов, Анненков, Бакич һәм башкалар кул астындагы частьлары һәм берләшмәләре Җидесуда н Синьцзянга (Көнбатыш Кытай) алып ташланган иде инде. Шулай ук Верныйдагы (Алма-Ата) фетнә һәм Нарында Кирьяновның контрреволюцион чыгышы бастырылган иде. Җидесуда гражданнар сугышының хәлиткеч көрәшләре шул рәвешчә тәмамланып, Совет властеның җирле органнары тыныч төзелеш, революцион үзгәртеп кору эшенә керештеләр. Шулай да Дутов, Анненков, Бакич отрядлары Кульҗа, Чугучак районнарында үзләренең оешмаларын да, сугыш кирәк-яракларын да берникадәр саклап калган иде әле. Контрреволюцион эмигрантларның Кульҗадагы үзәге Советлар Төркстанына каршы төрле авантюристик хәрби планнар кора иде. Шуңа күрә Совет — Кытай чиген ныклап саклау эшен оештырырга кирәк иде. Җидесуда торганда 10 нчы Төркстан (Беренче татар) укчы полкы сугыш хәрәкәтләре алып бармады. Ул биредә Совет вл-астеның җирле органнары үткәрә торган политик һәм социал ьэкономик чараларны хәрби яктан тәэмин итү хезмәтен башкарды. Әмма бу хезмәт фронттагы кебек үк катлаулы һәм җаваплы иде. Полкның Җидесудагы беренче дислокация пункты Пишпәк (Фрунзе) шәһәре иде. Пишпәккә полк 1921 елның язында Аулия-Ата тимер юл станциясеннән өч йөз километр араны җәяүләп узганнан соц килеп җитте. Пишпәк шәһәренең Лебедпика һәм Дунгановка бистәләрендәге халык полкны якты чырай белән каршылады. Гомумән җирле халык безнең полк сугышчылары белән бик якын мөнәсәбәттә булды. Мәсәлән, сугышчылар, Идел буенда корылык турындагы хәбәрне алганнан соң, үзләренә тиешле паекның шактый өлешен якташлары файдасына җибәрергә булдылар. Җирле халык моны ишеткәч, кы- з ы л а р м ее цл а р н ы өстә м ә ту к л а н д ы - руны кайгырта башлады. 1921 елның җәендә, полк сугышчылары Лебединка кешеләрендә фатирда торганда, өй хуҗалары үзләренә ашарга пешергәч, табынга кызылармеецлардан алда бервакытта да утырмадылар. Алай гына да түгел, алар иртәнге, көндезге һәм кичке ашпы сугышчыларның буш вакытларына туры китереп хәзерләделәр. Өйрәнүләр үткәрелә торган мәйданнарда көндезге аш вакыты җитәр алдыннан һәрвакыт бала-чага җыела иде. «Нигә килдегез?» — дип сорасаң, алар хор белән: «Солдатларны ашарга дәшергә!»—дип җавап кайтара торганнар иде. Полк Пишпәк (Фрунзе) шәһәрендә сигез ай чамасы торды. Бу вакытта полк Татарстаннан килгән яңа сугышчылар белән тулыландырылды. Аларның күбесе татарлар иде. Шулай итеп полк һаман да Кызыл Армиянең милли подразде- лениесе булып калды. Полк монда торганда беренче тапкыр регуляр рәвештә хәрби һәм политик өйрәнүләр үткәрергә мөмкинлек алды. 1921 елның сентябрендә полкка Төркстан фронты командующие Лазаревич һәм фронтның Хәрби Советы члены Баранов иптәшләр килделәр. Командующий полкны тикшерде, аңа смотр үткәрде. Китәр алдыннан ул полкның сугышчан хәзерлегенә зур бәя бирде. Октябрь башында командование полкка яңа хәрби задание бирде. Бу задаииене үтәп, полк җәяүләп Копалга кадәр алты йөз километр юл узды. Бу поход вакытында полк 89 белән җитәкчелек итү бер кешегә генә калдырылды. Полк командиры Н. И. Уиановка полк комиссары вазифасы да тапшырылды. Ул вакытта мондый чара бик сирәк кулланыла иде. Бу — үзе генә дә полктагы командирларның җитлеккән булуын, аларның пролетариат революциясе эшенә бирелгәнлеген, полктагы партия оешмасының идея ягыннан бердәм һәм нык икәнлеген күрсәтә. Копалда полкны урнаштыру өчен хәрби шәһәрчек хәзер түгел иде әле. Шуңа күрә ул башта Гавриловна (хәзерге Талды Курган) шәһәрендә озак вакыт тукталып торды. Полк биредә (шулай ук соңыннан Капал шәһәрендә дә) гарнизон гаскәре хезмәтен үтәде. 1922 елның язында Синьцзян чигендәге кайбер частьлар алмашынды. Шул уңай белән 10 нчы Төрк- стаи (Беренче татар) укчы полкына Җаркеит, Копал, Лепсинск өязләре территориясендә Совет — Кытай чиген саклау эше йөкләтелде. Полк штабы, идарә итү подразделениесе һәм 1 батальон — Копалда, 2 батальон — Җаркентта, 3 батальон Бахты ныгытмаларында урнашты. 1922 елның яз һәм җәй айларында полкта сыйфат ягыннан зур гына үзгәрешләр булды. Моңа кадәр анда татарлар күпчелекне тәшкил итәләр иде. 1922 елның язында чик буендагы башлыча руслардан торган батальоннар полк составына керде. Аннан тыш, республиканың Хәрби-революцион Советы директивасы нигезендә, тимер юл транспортын беркадәр бушату максаты белән, хәрби комиссариатларга армиядән отпускка өйләренә кайткан кызылармеецларны хәрби хезмәтне дәвам иттерү өчен якындагы гаскәри частьларга җибәрергә рөхсәт ителде. Шуңа күрә полкка Җидесудагы җирле халык арасыннан да кызылармеецлар күп килде. Полк милли подразделение булуын югалта башлады. Бу вакытта полкка яңа исем — 10 ичы Копал укчы полкы исеме бирелде. Полкның командирлар составы революция эшенә нык бирелгән кешеләрдән тора иде. Андагы күп кенә командирлар гражданнар сугышы тәмамланганнан соң да хәрби хезмәтләрен дәвам иттерделәр, Совет Армиясенә дан китергән күп сугышларда катнаштылар. 150—200 кешедән торган партия оешмасы полк тарихының барлык этапларында да әйдәүче һәм оештыручы төп көч булды. Җидесудагы гаять катлаулы һәм кискен политик шартларда да ул һәрвакыт ленинчыл принципиаль позициядә нык торды. Профсоюз дискуссияләре чорында, яңа экономик политикага күчү чорында ул партиянең ленинчыл Үзәк Комитеты сызыгын яклады. Партиядә чистарту үткәргән вакытта, 1921 елның көзендә принципиаль мәсьәләләр буенча бер генә кеше дә дип әйтерлек партиядән чыгарылмады. Командир кадрларның һәм партия оешмасының бердәмлеге полкның сәламәт мораль-политик торышын тәэмин итте. Полкта партия- политик эшнең югары торышы сугышчыларга ныклы тәртип сакларга һәм дөрес юлда булырга ярдәм итте. Полк үзе урнашкан районнарда урындагы хәлләрдән, тормыштан читләшмәде. Сугышчылар һәрвакыт җирле партия һәм совет оешмаларына аларның көндәлек эшләрендә ярдәм иттеләр. 10 нчы Копал (Беренче татар) укчы полкы сугышчылары хәрби яктан да, үз-үзләрен тотулары белән дә җирле халык арасында авторитет казандылар. Күп кенә татар кызылармеецларыннан торган полк сугышчыларының һәм җирле казакъ халкының көнкүреш, тел, гореф-гадәтләренең охшаш булуы аларны тагын да якынайтты, сугышчылар һәм җирле халык арасында дуслыкны тагын да үстерде. Полкның. Җидесу өлкәсендә җир реформасы үткәрү кебек грандиоз масштабтагы эшләргә катнашып, патша заманындагы милли-колониаль изү калдыкларыннан халыкны азат итүдә ярдәм күрсәтүе өлкәдәге хезмәт ияләренең Кызыл Армиягә мәхәббәтен тагын да арттырды. Полк моннан тыш та төрле кампанияләр үткәрүдә җирле оешма ларга булышты. Полкның политработниклары, партиянең өяз комитетлары җитәкчелегендә, халык арасында дини йолаларга, руханиларга каршы агитация алып бардылар. Полкның медицина эшчеләре сәламәтлек саклауның җирле органнарына 1922 елның җәендә таралган холера эпидемиясенә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәттеләр. Халык арасында культураагарту эшләрен алып сару буенча да кызылармеецлар җирле оешмаларга даими рәвештә ярдәм иттеләр. Полкның Копалдагы клубы халык арасында масса-агитация эшләре алып баруның үзәге иде. Татар телендә үткәрелә торган спектакльләргә, лекцияләргә, докладларга, җанлы газеталарга Копалда яши торган татарлар, казакълар гына түгел, шактый ерактагы авылларда яки шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килә иде. Полктагы спортсменнар, аеруча атлы разведкачылар, халык бәйрәмнәрендә, бәйгеләрдә катнашалар һәм аларга советчыл яңалык өстиләр иде. Гомумән, полк Җидесу өлкәсендәге хезмәтчел халыкларга яңа- ча яши башлауда зур ярдәм күрсәтте. Гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия Ватаныбызны кораллы дошманнардан чистарту буенча үзенең тарихи ролен үтәгәннән соң, 1923 елның башында, ул тыныч шартларга яраклаштырылып үзгәртелә башлады. Шул уңай белән 10 нчы Копал (Беренче татар) полкы да яшәүдән туктады. Полкның Казаннан Копалга кадәр үткән озын, данлы сугышчан юлы шуның белән тәмам булды!