БАЛАЛАР ДРАМАТУРГИЯСЕ
Татар совет балалар әдәбияты тормыштан артта бара, дибез. Әм- ма ул тормыштан гына түгел, бәлки әдәбиятның башка тармакларыннан да артта калып килә. Балалар драматургиясе исә тирән кризис кичерә дисәк тә хата булмас. Ул артта калган отрядның да артта калган звеносы. Сугыштан соңгы елларда балалар өчен язылган пьесаларның сан ягын гына карыйк. Бу чорда егермедән аз гына артык пьеса дөньяга килгән. Аларның да яртысы гына оригиналь әсәрләр. Шулар эчендә Д. Аппакованың «Тапкыр егет» һәм «Илдус», Т. Гыйззәтнең «Бердәнбер бала», X. Вахитның «Ышаныч» һәм «Звено, алга!», А. Әхмәтнең «Кыңгыр эш» һәм «Газизҗанның походта күргәннәре», Г. Бакирның «Бозылган звонок», Ә. Камалның «Зураю» кебек пьесалары бар. Ә калган яртысын инсценировкалар һәм ияреп язылган әсәрләр тәшкил итә. Мондыйлардан Р. Хәмидуллин һәм Г. Хөсәеновның «Яшьлек иртәсе», Р. Ишморатның «Югалган вакыт» әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Димәк, чама белән елга бер оригиналь пьеса туры килә. Аларның да күбесе — бер пәрдәле пьесалар. Инде бу әсәрләрнең сыйфатын тикшерә башласак, тагын да күңелсезрәк нәтиҗәләргә килергә мәҗбүр булырбыз. Тематика ягыннан караганда, борчылырга урын юк кебек. Пьесаларда патриотизм һәм намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм хезмәткә өйрәтү, семьяда бала тәрбияләү һәм социалистик милеккә мөнәсәбәт кебек темалар күтәрелә. Ләкин тема, актуаль һәм әһәмиятле булганда да, мәсьәләне үзе генә хәл итә алмый әле. Теманың чын художестволы формада ачылуы кирәк. Балалар өчен язылган күп кенә пьесаларга нәкъ әнә шул художестволылык җитми. Балалар өчен язылган пьесаларда барыннан да элек, тулы канлы образлар тудырырлык һәм драматик вакыйганы оештыра алырлык җанлы, тормышчан, динамик тел юк. Безнең пьесаларда балалар да, олылар да гаҗәп күп сөйлиләр, һәрвакыт—тәмамланган тулы җөмлә, кирәгеннән артык тәфсилләү. «Звено, алга!» пьесасындагы аш пешерүче итеп билгеләнгән пионер- каның репликасы бу яктан бик характерлы. Звенога керү нияте белән хәйләләп маташучы кечкенә малайга ул болай ди: «Әһә, аңлашылды. Син, энекәем, тары ярмасын түгел, үзегезне звенога кушарга йөрисең». Яхшы әйтелгән, һәм барысы да ачык. Юк, драматург моның белән генә канәгатьләнмичә, мәсьәләне «тәмам аңлатып» җиткермәк- че булган. «Бергә пешерик, бергә ашарбыз, дисең,—дип дәвам итә кыз, — син шулай итеп, сиздермичә генә, звено члены булырга уйлыйсың». Геройларның сөйләмен индивидуальләштерү ягыннан да безнең пьесалар бик аксый. Кайбер очракларда хәтта балалар сөйләме белән олы кешенеке бер-берсеннән һич тә 118 аерылмый. 'Мәсәлән, шул ук «Звено, алга!» пьесасында бер персонаж авызына мондый реплика салынган: «Шулаймы?! Булдыралар диме?!» Бу сүзләрне укыгач, «Намус» романындагы Айтуган карт хәтергә килә түгелме? Ә бит аларны 13 яшьлек пионер әйтә. Тагын бер мисал. А. Әхмәтнең «Кыңгыр эш» пьесасында балалар акчалы янчык табып, хуҗасына кайтарган бер малай турында бәхәсләшәләр. «Әхсән. Их, җүләр!.. Хәят. Ник җүләр булсын, бик акыллы булган ул. Зөфәр. Исемен әйтсә... бүләкләгән булырлар иде үзен. Хәят. Бүләк өчен эшләмәгән шул ул аны, намусы кушкан өчен». Карап торышка биредә өч бала сөйләшә. Ләкин теле ягыннан бишенче класс укучыларыннан аз гь^ на да аерылмый торган Хәят һич тә бала түгел. Ул бу балаларның укытучысы. Безнең пьесаларда балалар төссез, бертөрле, таушалган сүзләр белән, китапча дөрес итеп сөйләшәләр. Аларның авызыннан: «Уңышка ирешмәкче буласың», «һәр участокка игътибар бирәбез», «Бу тәкъдимне безгә һәрвакыт кулланырга була», «Без киосктагы сатуның нәтиҗәсен көтәбез», «Мин моны сиңа иптәшең, классташың булып кына түгел, отряд советының члены буларак та әйтәм» кебек җөмләләрне бик еш ишетергә мөмкин. Балалар өчен язылган пьесаларның теле әнә шул рәвешле икән, әлбәттә, ал арда тулы канлы образлар, чын характерлар да була алмый. Чөнки сөйләм теле пьесада кеше образы тудыруның бердәнбер чарасы ул. Безнең пьесаларга хас икенче зур кимчелек, димәк, җанлы образларның, тормышчан характерларның булмавы. Башлыча уңай геройлар характерлардан мәхрүм. Балалар тормышыннан язылган пьеса икән, аның төп геройлары — һәрберсенең үзенә генә хас характеры булырга тиешлеген әйтеп тә тормастан — барыннан да элек, бала булырга тиешләр. Ә күп кенә пьесаларда без тумас борын картайган балаларны очратабыз. 3. Әхмеровның «Серле таш» әсәрендә бөтен яктан да яхшы малай үзенең иптәшенә болай ди: «Гайнетдин бабай... сиксәннән узган булса да, картаймаган... Ә син, Хәлим, тумас борын картайган». Димәк, автор яшьли картайган балаларны сәхнәгә чыгаруга каршы. Ләкин шунысы гаҗәп: бу сүзләрне әйтүче пионер үзе эч пошыргыч итеп акыл сатуы, мораль укуы белән буе бер карыш картны хәтерләтә. Кыш көне шушы ике малай гарәп шрифтындагы язу уелган таш табалар. Өч-дүрт ай буе, түземсезләнеп көткәннән соң, алар, гарәп алфавиты белән танышкан хәлдә, язгы сынау вакытында яңадан урманга киләләр. «Начар» малай, түземсезләнеп, язуга ташлана, укырга тели. «Яхшы»сының бер дә исе китми: башта грамматикадан бер бүлекне кабатлыйк, аннары укырбыз, ди. Әлбәттә, драматурглар үзләренең геройларын чын-чыннаи балалар итеп чыгарырга, аларны теге яки бу характер белән тәэмин итәргә тырышалар. Ләкин бу еш кына очракларда «акыллы», «ялкау», «мош- тым», «такылдык» кебек ярлыклар тагудан ерак китми. Ни.әчеп балалар драматургларының пьесаларында җанлы, тормышчан характерлар юк? Моның берничә сәбәбе бар. Шулардай берсе — драматик вакыйганың, үткен, зур конфликтның булмавы. Билгеле инде, әгәр дә герой хәрәкәт итми, көрәшми икән, аңа әзер, ялкау җөмләләр белән бушка акыл сатып утырудан башка эш калмый. Балалар өчен язылган драма әсәрләрендәге өченче зур кимчелек әнә шул. Вакыйга һәм конфликт — драматургиянең җаны. Менә шуңа күрә дә вакыйга һәм конфликттан мәхрүм булган күп кенә пьесалар, хәтта инсценировка дәрәҗәсенә дә ирешмәгән булып, диалоглаштырылгап хикәя яки повестьны хәтерләтәләр. Драматургларыбызиың үз әсәрләрен «драма» яки «комедия» дип атамыйча, тыйнакланып кына 119 «пьеса» дип куюлары очраклы хәл булмаса кирәк. Бары А. Әхмәт кенә үзенең «Газизҗанның походта күргәннәре» пьесасын «комедия» дип атарга кыюлык иткән. Ләкин әсәрнең эчтәлеге моны акламый. Пьесаның исеменнән үк күренгәнчә, авторның игътибар үзәгендә Газизҗан тора. Оранжерея үсемлеге кебек, җиляңгыр тидерми генә үстерелгән иркә малай бу. Менә ул походка китә. Автор аны җитди кыенлыклар белән очраштырып, драматик ситуацияләргә куеп, оранжерея тәрбиясенең зарарын ачып бирер, дип көтәсең. Ләкин бу өмет акланмый. Беренче пәрдәдә походка җыеналар, икенче пәрдәнең 1 - күренешендә Г азизҗанның аягы суелу турында хәбәр ителә, елга аркылы салынган бүрәнәдән бик кыенлык белән чыгуы күрсәтелә. Икенче күренештә ул таш таба, ләкин бу ташка рәтләп игътибар бирүче дә табылмый. Соңгы, өченче пәрдәдә Газизҗанга кагылышлы бары ике генә деталь бар: колхоз кырында эшләгәннән соң аның аппетиты яхшырган һәм Газизҗан тапкан таш известняк булып чыга. Нибарысы менә шул. Анысы гына җитмәгән, автор Газизҗанның болай да кыен булмаган юлын тагын да җиңеләйтү өчен аңа өйдәге нянялары урынына, укытучы Гариф йөзендә, поход нянясы беркетә. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки пьесада конкрет бер вакыйга, драматик конфликт юк. Әсәр пионерларның походта күргәннәрен сөйләп чыгуга гына кайтып калган. Күп кенә башка пьесаларда да то р м ы ш ч а н, к иске н кон ф л и ктл а р очрату кыен. X. Вахитның «Ышаныч» исемле пьесасы мәктәптә сатучысыз китап киоскысы ачу белән бәйләнешле хәлләргә нигезләнгән. Укучылар берсеннән-берсе акыллы,’ берсеннәнберсе намуслы. Акча салмыйча китап алу турындагы уй ялгыш кына да башларына кереп чыкмый. Ә. Камалның «Зураю» исемле бер пәрдәлек пьесасында һөнәр училишесында укучы бер кыз белән бер малай үз профессияләренең өстенлеге турында бәхәсләшәләр, олы кешеләр кебек кылануның, буянып йөрүнең яшүсмерләргә килешмәвен бер-берсенә исбат итәләр. «Кыңгыр эш» пьесасында конфликт оештырырга тырышу бар: бер укучы мәктәп мастерскоеннан кечкенә пычкыны алып киткән. Ләкин әсәрнең художество ягы шулкадәр йомшак ки, пьеса вак, мәгънәсез, кирәксез вакыйганы сөйләүгә генә кайтып кала. «Звено, алга!» пьесасында конфликт кисңенрәк һәм тормышчанрак: Салихның үз-үзен генә сөючән- леге аркасында, звеноны хурлыклы рәвештә колхоз кырыннан куып җибәрәләр. Ләкин бу конфликт кирәкмәгән күренешләр эчендә сыегая һәм вакыйганың көтелмәгәндә бәхетле тәмамлануы аның кискенлеген киметә. Таҗи Гыйззәтнең «Бердәнбер бала» әсәрендә кискен конфликтка җирлек бар: оранжерея тәрбиясе баланың инициативасын буу, ихтыяр көчен чикләү сәбәпле, аны бозуы, хәтта җинаять юлына этәрүе мөмкин. Кызганычка каршы, автор үз «героена» бер аягы белән генә булса да, шул юлга басарга ирек бирмәгән. Югарыда күренгәнчә, безнең драматургларыбыз чынбарлыкның үзендә булган җитди каршылыкларны, кискен ко н фл и ктл а р н ы ч i ITл әте п үтәләр. Ә бит балалар катнашы белән булган комик, драматик, хәтта фаҗигале вакыйгалар тормышта аз очрамый. Балалар пьесаларының композиция ягы да шәптән түгел. Артык озынга сузылган экспозицияләр һәм бөтенләй кирәк булмаган соңгы пәрдәләр бик еш очрый. Мәсәлән, «Кыңгыр эш» пьесасында конфликт хәл ителгәннән соң инде, автор персонаж турында биографик белешмә бирә башлый. Конфликт тууга сәбәпче булган укучы турында булса бер хәл иде әле. Авторны катнашучылар исемлегендә «яхшы укучы, аз сүзле, акыллы» дип тәкъдим ителгән Чәчкә кызыксындыра. 120 «Звено, алга!» пьесасында экспозиция артык сузылган. Төенләнеш пьесаның бары уртасына барып җитәрәк кенә билгеләнә. Р. Хәмпдуллин һәм Г. Хөсәеновларның инсценировкасы ике тапкыр тәмамланып, яңадан башлана. Ә соңгы күренеше бөтенләй артык. Ниһаять, балалар өчен язылган пьесаларга хас булган тагын бер кимчелек. Ул да булса — дидактизм, мораль уку, үгет-нәсихәт. Бу дидактизм төрлечә — начар укучыга яхшы укучыны каршы куюда да, вакыйганың бәхетле тәмамлануында да. һәм олылар, һәм балалар авызыннан күпләп вәгазь укытуда да гәүдәләнә. Инде телгә алынган «Серле таш» пьесасында, мәсәлән, «яхшы» малай пьесаның бөтен дәвамында «начар» малайга: «Укырга кирәк. Күпне белергә кирәк. Белемле кеше бервакытта да шомланмый. Фән белән коралланган кеше табигатьне җиңә», кебек җөмләләр белән вәгазь укый. Пьесалардагы дидактизм бигрәк тә олы кеше образлары белән бәйле. Балалар әдәбияты уңае белән еш кына балалар авангардизмы дигән нәрсә телгә алына. Балалар өчен язылган пьесаларда андый куркыныч артык сизелми, дияр идем. Чөнки аларда кечкенә геройларның активлыгы, киресенчә, җитеп бетми әле. Бәла икенче нәрсәдә. Олы кешеләр балаларның эшенә катнашалар, өйрәтәләр, юнәлеш биргән булалар, ә үзләренең индивидуаль йөзләре, характерлары бөтенләй юк. А. Әхмәт пьесаларындагы Гариф һәм Хәят, «Ышаныч»та мәктәп директоры, «Яшьлек иртә- се»ндә Петр Ильич һәм Суфия Ай- дарская кебекләр әнә шундыйлардан. Шулай итеп, балалар өчен язылган пьесаларның күпчелегендә без драматик вакыйгадан бигрәк, теге яки бу хәл турында сөйләп бирүне, тормышның реаль каршылыкларын чагылдырган үткен конфликтларның булмавын һәм аларның дидактизм, үгет-нәсихәт белән сугарылганлыгын күрдек. Биредә үзен- нән-үзе шундый сорау туа: бәлки балаларга адресланган пьесаны иҗат итү законнары бөтенләй башкадыр, югарыда саналган кимчелекләр балалар драматургиясенең бәлки табигый сыйфатларыдыр? Чыннан да, зурлар өчен ике әйбәт кенә пьеса биргән А. Әхмәт балалар өчен пьеса язарга керешкәч, характерлар тудыру, сюжет кору осталыгын югалта икән, танылган драматург Р. Ишморат русчадан файдаланып язылган «Югалган вакыт» пьесасында, пролог һәм эпилог өстәп, начар һәм яхшы укучылар, икелеләр һәм бишлеләр турында, юкка вакыт әрәм итәргә ярамау турында эчпошыргыч вәгазь сөйләтә икән, башка шундый уйлар килми хәле юк. Әнә шул фактлар балалар драматургиясендә чыннан да «зурларныкыннан» аермалы булган закончалыклар юк микән дигән фикергә этәрәләр. Әлбәттә, аның гомумән балалар әдәбиятына хас булганча, укучыларның һәм тамашачыларның яшь үзенчәлекләреннән чыга торган спецификасы бар. Ләкин шул ук вакытта балалар драматургиясе белән «зурлар» драматургиясе арасында кискен чик кую дөрес булмас иде. Драматургия законнары «балалар» өчен дә, «олылар» өчен дә, әлбәттә, бер үк. Драматизмга, конфликтка бәя биреп җиткермәү, дидактизм — балалар драматургиясенең үзенчәлеге түгел, бәлки бу үзенчәлекне ялгыш аңлау нәтиҗәсе. «Дидактика түгел, ә поэзия — менә кайда пьесага педагогик ачкыч», — ди совет балалар театрына нигез салучы А. Л. Брянцев. Татар балалар драматургиясе кичергән кризисның сәбәбе нәрсәдә? Сәбәпләрне күп санарга мөмкин, әлбәттә. Кечкенәләр өчен язучы драматургларның аз булуы, Н. Исәнбәт, ДА. Әмир, Р. Ишморат, Г. Иасрый кебек күренекле драматургларның бу өлкәдә эшләргә теләмәүләре, драматургларның балалар тормышын һәм психологиясен җитәрлек белмәүләре, балалар пьесаларының үзенчәлеген аңлауда ачык бер караш булмау. Ләкин болар түбәндәге ике төп сәбәпнең нәтиҗәсе дисәк хата булмас. Беренче төп сәбәп — балалар драматургиясенең үсеше белән турыдан-туры кызыксынырга тиешле оешмаларның — ТАССР мәгариф һәм культура министрлыкларының, ВЛКСМ Өлкә Комитетының һәм Татарстан язучылар союзының бу мәсьәләгә артык салкын караулары. ВЛКСМ Өлкә Комитетында, мәсәлән, бер генә тапкыр да мәктәпләрдәге үзешчән түгәрәкләр, театрның яшь тамашачыларга, аерым алганда, татар балаларына ничек хезмәт итүләре турында һәм, димәк, балалар драматургиясе турында сүз булганы юк. Мәгариф һәм культура министрлыклары турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Әдәби тәнкыйть шулай ук балалар драматургиясе алдында зур бурычлы. Проблематик мәкаләләр турында әйтмибез дә инде. Сирәк кенә чыгарыла торган пьеса җыентыкларына да рәтләп рецензия язылмый. Икенче төп сәбәп — татар яшь тамашачылар театры булмау. Драматургларда балалар өчен язарга һәм мораль һәм материаль кызыксыну юк. Билгеле булганча, «олы» драматург үзенең әсәрен театрга бирә, журналда бастыра, үзенең җыентыгына кертә. Ә балалар драматургының хәле ничек? Күп дигәндә ул үзенең пьесасын Татарстан китап нәшрияты тарафыннан зур авырлык белән һәм сирәк кенә чыгарыла торган җыентыкка кертә ала. Материаль яктан «олы» драматург белән «кече» драматургның «хокуклары» тигезләнде дә ди. Ул чагында да яшь тамашачылар театры булмый торып, балалар драматургиясенең чын-чыннан үсеп китүе мөмкин түгел. Бит әдәбиятның башка төрләреннән аермалы буларак, драматургия театр законнарына буйсына, театр сәнгате белән бергә кушылганда гына үзенең потенциаль мөмкинлекләрен тулы ача ала. Театр белән бергә эшләгәндә генә драма законнарын чын мәгънәсендә үзләштерергә мөмкин. «Пьеса язганда,— ди Н. Погодин,— аны сәхнәдә күрергә, сәхнәдән ишетергә кирәк». Ә безнең балалар драматурглары карамагында нәкъ менә сәхнә юк. Шуңа күрә фактта аларның пьесалары сәхнә өчен түгел, ә уку өчен язылалар. Курчак театры, рус яшь тамашачылар театры, «олы» татар театрлары бар бит диярләр. Әйе, алар балалар драматургиясенең үсешенә өлеш кертә алалар һәм тиешләр. Ләкин моңарчы нинди эш күрсәтә алдылар соң? Татар дәүләт академия театры сугыштан соңгы чорда «Кызыл галстук», «Яшьлек иртәсе» һәм «Тапкыр егет» спектакльләрен күрсәтте. Яшь тамашачылар театры шул ук «Тапкыр егет» пьесасын сәхнәгә куйды. Димәк, 12 елга ике оригиналь пьеса! Курчак театры нигездә әкият-пьесалар куя. Рус яшь тамашачылар театры милли колориты аеруча калку булган пьесаларны гына таләп итә, һәм фактта фольклор яки тарихи сюжетка язылган әсәрләргә тартымлык күрсәтә. «Тапкыр егет» спектакле шуның бер мисалы. Татар дәүләт академия театрының исә, «зурлар» театры буларак, үз спецификасы бар. Кай яктан гына карама, балалар драматургиясен юлга салу эше яшь тамашачылар театры ачуга килеп төртелә. Драматургия ихтыяҗларын искә алмаганда да, мондый театр безгә хәзер һава кебек кирәк. Татар халкының яшь буыны үз ана телендә эш күрсәтә торган театрдан — сәнгатьнең гаять куәтле төренең тәэсиреннән читтә тора. Авыл балалары исә еллар буе театр сәнгате белән ләззәтләнә алмыйлар, ә үз тормышларын чагылдырган спектакльләрне беркайчан да күрмиләр. Кыскасы, татар совет балалар драматургиясен тиешле югарылыкка күтәрү турында сөйлибез икән, бу сүз коры сүз булып кына калмасын өчен, бөтен игътибарны кризисның югарыда күрсәтелгән ике төп сәбәбенә юнәлтергә кирәк. Шул чагында гына балалар драматургиясе яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә куәтле коралга әверелер