ЮК-БАР КЕШЕЛӘР
Мин талантлы һәм белемле идем, Сирәк иде минем ишеләр. Ефәк, бостон кидем, Кызлар сейдем, Көнләштеләр чүп-чар кешеләр. Педагоглар мине яратмады, Якладылар куштан кешене. Менә инде жыен «3» ләр төяп Унынчыдан чыгып кителде. Артист булам дидем, Кай җирем "ким, Уйныйлар бит минем ишеләр. Театрга бардым, Ярып салдым, Алмадылар юк-бар кешеләр. Сәхнәсенә төкереп чыгып киттем, Жоржик, димен, малай, кайгырма, Ялынырлар әле үзләре дә! Хәзер инде кая барырга? Инженер буласы килеп китте, Ник булмасын минем ишеләр! Имтиханга бардым, Билет алдым, Һәр сорауны чәнчелдереп салдым, Алмадылар юньсез кешеләр. Чортым аңлыймыни ул профессор! Төкер аның башына мин әйтәм, Ачуым килсә, Әгәр бәхәсләшсәк, Ул картны мин үзем өйрәтәм. Эшмени ул инженерлык безгә, Чертеж-мазар сызып азаплан, Майга буял, Машиналар яса, Поты бер тиен димен азактан. Шуннан врач буласы килеп китте, Ник булмаска, Эшлиләр бит безнең ишеләр. Имтиханга бардым, — Үтерделәр, Алмадылар чүп-чар кешеләр. Тфү! — дидем, Баш югалмас әле, Яшәп була әти чутында. Миңа кирәк нәфис кулларымны Эшкә тыкмас өчен укырга. Мин талантлы һәм белемле идем, Сирәк иде минем ишеләр. Ефәк, бостон кидем, Кызлар сөйдем, Көнләштеләр чүп-чар кешеләр. Тәмле ашау, яхшы киенү өчен Өйләндем мин завмаг хатынга. Сорама да инде эш хакында, Писарь булып утырам конторда. Каһәр генә суксын мондый эшне, Сөйми аны безнең ишеләр. Безгә коньяк, танцы-мансы кирәк, Эшләсеннәр юк-бар кешеләр! Әле дә эшен каргый бу эшлексез, Эш яратмый аның ишеләр, Җыен әрәм тамак, чуар йөрәк, Тәти куллы чүп-чар кешеләр.