Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ - ШИКӘР ЗАВОДЫ

Мәскәү-Уфа тимер юлындагы бу станция әле моннан ике-өч ел гына элек иң гади һәм иң шау-шусыз, иң тын станцияләрнең берсе иде. Биредә күксел цинк белән тышланган <5иек элеватор һәм бер рәткә генә тезелеп киткән озын гына берничә ашлык амбарларыннан һәм, ниһаять, «Ст. Нурлат» дип язылган кечкенә генә ак таш йорттан, тагын шундыйрак дүрт-биш корылмадан башка берәр бина бар иде микән? Безнеңчә, юк иде шикелле. Аннары тагы биредән үтүче поездлардан төшүчеләрне дә яки аларга кереп утыручыларны да гадәттә бик аз, берән-сәрән генә күрергә туры килә иде. Бу станциядә әле бер якка, әле икенче якка кереп киткән тимер юл тармаклары да, башларына аркылыга бик юан бүрәнәләр беркетеп куелган тупиклар да юк, һәм монда кайнап торган зур хәрәкәт тә сизелми иде. Шунлыктан илебезнең төрле якларына йөреп торган пассажир поездлары да һәм дистәләрчә товар вагоннары таккан бик озын эшелоннар да бу станциядә озакка туктамыйлар, бер баштан килеп керәләр һәм икенче баштан чыгып та китәләр, тик аларның гудок тавышлары гына яңгырап кала иде. Ә хәзер? Хәзер инде Норлат станциясеннән пассажир поездлары элекке еллардагы кебек тиз генә узып китә алмыйлар. Алар анда расписание буенча унбиш минутка туктап, бик күп пассажирлар калдыралар һәм бик күп яңа пассажирларны үзләре белән алып китәләр. Ә инде товар вагоннары тагып бөгелә-сыгыла килеп кергән эшелоннар исә биредән шулай ук тиз генә узып китә алмыйлар. Өс-башлары мазут, күмер, нефть, бензин, керосин кебек ягулыклар белән буялган төрле яшьтәге тимер юлчылар биредә бу эшелоннарга үзләренчә «операция» ясарга керешәләр. Паровозлар әле артка таба чигенеп, әле алга таба барып вагоннарны составтан аерып алалар Һәм беркадәр вакыт тагы аларны юллардан юлларга күчереп, ниһаять, тупикларга кертеп җибәрәләр. Зур-зур хәрефләр белән <Ст. Нурлат. Сахарный завод» дип язылган бик күп төрле йөкләр, җиһазлар төялгән бу вагоннар паровоз этеп җибәрү белән запас линияләргә даелалар, тупикларга килеп туктыйлар, һәм көн саен үтеп торган уннарча эшелоннарның һәрберсе Норлат станциясендә әнә шундый берничә вагон калдырып уза. Яңадан үтүче пассажирларга кайтыйк. Алар да элекке еллардагыча Норлат станциясе1П1ән бернәрсәгә дә катнашмыйча яки Норлатның бернәрсәсе белән дә кызыксынмыйча гына уза алмыйлар. Юк, хәзер алай үтеп булмый бу станцияне! Норлатка якынлаша башлау белән, бердән, М 76 проводниклар тынгысызланалар, чөнки алар биредә төшүчеләрнең дә. утыручыларның да аз түгел икәнлекләрен яхшы беләләр. Бер үк вакытта вагонда калган пассажирлар да аягүрә басып, тәрәзә аша гына булса да Норлатка карап узарга кирәк табалар. Нәрсә булды соң Норлатка? Артык искитәрлек бернәрсә дә булмады шикелле. Ләкин бу безгә генә, партиянең XX съезды белән XXI съезды арасында барлыкка килгән зур үзгәрешләрне үзләре күреп яшәүчеләргә, дөресрәге, бу үзгәрешләрне үзләре ясаучыларга гына шулай тоела. Асылда исә бу искиткеч зур үзгәреш һәм безнең илебезнең, безнең тормышыбызның алга баруын күрсәтә торган, шуны раслый торган, киләчәктә тагын да яктырак, тагын да матуррак көннәр барлыкка безнең бөтенебезне дә бик нык ышандыра торган гаять дәрәҗәдә зур адым. Моның шундый зур адым икәнен нык аңлау өчен безгә артка таба борылып карарга кирәк. Шулай итсәк, без үзебезнең күпме алга киткәнлегебезие ачыграк күрербез... Сүзне шикәр чөгендереннән башлыйк. Республикабызның Куйбышев- өлкәсе белән чиктәш булган Октябрь-Норлат районы колхозларында бу техник культураны ничек игү эшен әле кайчан гына бөтенләй диярлек белмиләр яки бик аз беләләр иде. Аны игәргә кирәклекне беренче тапкыр безгә партиябез әйтте. Бу— 1953 елның сентябре иде. Шул айда КПСС Үзәк Комитетының Пленумы булды. Пленумда «СССР авыл хуҗалыгын тагын да үстерү чаралары турында» Н. С. Хрущев доклад белән чыкты. Ул үзенең докладында илебездә шикәр җитештерүнең сугышка кадәр дәрәҗәсе инде 1950 елда ук узып кителгәнлекне һәм шул вакыттан бирле аның системалы рәвештә арта барганлыгын әйтте. Бер үк вакытта ул халыкның шикәргә соравы шикәрне җитештерүдән артып киткәнлеген дә безнең исебезгә төшерде. Шунлыктан, бурыч — бишьеллык ахырына шикәр чөгендере җитештерүне 65—70 процентка арттырудан, чөгендернең тулай җыемын 1952 елдагы 220 миллион центнер урынына, чама белән. 350 миллион центнерга җиткерүдән гыйбарәт, диде. Моңа төп чөгендер игү районнарында чәчү мәйданнарын киңәйтү, чөгендерне яңа районнарда игә башлау белән, ә башлыча чөгендернең уңышын һәм тулай җые- мын арттыру белән ирешергә мөмкин, диде. Татарстанның Октябрь районындагы кайбер колхозларда (сүз шушы район турында гына бара) шикәр чөгендере игү нәкъ менә шул елларда башланып китте, һәм байтак кына колхозлар үзләре өчен яңа булган бу техник культурадан шактый югары уңыш һәм, шулай булгач, аннан натуралата һәм акчалата мул гына керем алуга ирештеләр. Бу урында ул елларда ирешелгән уңышларны аерым мисаллар һәм саннар белән күрсәтеп үтүнең хаҗәте юк, минемчә. Чөнки алар әле башлангыч эшнең башлангыч күрсәткечләре генә иделәр, шуның өстенә, чөгендер игү эше әле барлык колхозларда да үзенә җирлек тә табьШ өлгермәгән, ул әле күп кенә авыл хуҗалыгы артельләре өчен ачылмаган чирәм, казылмаган мәгъдән тавы шикелле тора иде. Ниһаять, 1956 ел керде. Мәгълүм ки, шул елның февралендә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съезды булып үтте. Язгы гөрләвекләр кузгалу алдыннан җыелган бу съезд халык хуҗалыгын тагын да үстерү, хезмәт ияләренең көнкүрешләрен тагын да яхшырту чаралары турында тирән мәгънәле, гомергә онытылмаслык карар кабул итте. Табигый ки, февраль артыннан март, март артыннан апрель килде, һәм кояшлы апрель аенда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы барлык колхозчыларга, колхозчы хатын-кызларга, совхоз эшчеләренә, фәнни-тикшеренү институтлары, тәҗрибә станциясе работникларына, барлык авыл хуҗалыгы белгечләренә үзенең яз алды хаты беләи мөрәҗәгать итте. Анда: «Партиябезнең XX съезды карарларында шикәр чөгендеренең уңышын шактый күтәрү һәм бер үк вакытта аның чәчү мәйданнарын киңәйтү, чөгендернең тулай җыемын 1955 ел белән чагыш- 77 тыргаида 54 процентка арттыру һәм 1960 елда шикәр эшләп чыгаруны кимендә 6 миллион 530 мең тоннага җиткерү бурычы куелды. Шуны әйтергә кирәк, әгәр дә без бу эшкә чын-чынлап керешсәк, бу бурычны шактый элегрәк хәл итәргә мөмкин», диелгән иде. Нәкъ менә шул язны, карлар эреп бозлар китә башлаган чакларда, еракларгаеракларга үтүче поездлардан Норлатстанциясендә көн аралаш диярлек бу якларның халкына чагыштырганда башкачарак, үзенә бер төрлерәк киенгән, кулларына трубатруба итеп төргән каты кәгазьләр, җиз башлы, җиз аяклы тагансыман агач әйберләр, зур-зур чемоданнар тоткан пассажирлар төшеп кала. Алар әле ул елларда тар гына булып сузылган сукмаклар буйлап, бер катыдан икенче катыга баса-баса һәм очраган кешеләрдәй биредә гостиница кайда икәнлекне сораша-сораша, Октябрь районының үзәгенә, Түбән Норлатка таба атлыйлар. Гостиница дигәннәре берничә иске өйдән кушылып ясалган озын гына бер катлы агач йорт булып чыга. Килүчеләр тәбәнәк, ләкин киң ишекләрнең бусагаларын атлап эчкә керәләр. Монда коры һәм җылы, мичләрдә ялкыннар дөрли, озын һәм киң чуен плитәләр өсләрендәге зур-зур бакларда өзлексез су кайнап тора... Арып килгән юлчылар өчен шуннан башка тагын нәрсә кирәк! һәм алар үзләренә урын бирүне сорап кесәләреннән паспортлар, командировка кәгазьләре чыгаралар. Бинада дежур торучы, озынча яңаклы, алсу йөзле, беркадәр оялчан- рак характерлы Валя паспортлардан яңа исем, фамилияләр укый: — Николай Кацуруби! — Егор Понкаль! — Евграф Полийчук! һәм ул Норлатка беренче тапкыр килгән бу кешеләрнең киң Украина далаларыннан илебезнең атаклы чөгендерчеләре, шикәр заводы төзүчеләре икәнлеген, аларның бирегә тәҗрибәләр уртаклашырга килгән икәнлекләрен белеп ала һәм кунакларны бер-бер артлы бүлмәләргә урнаштыра. Ике көннән соң КПССның Октябрь райкомында шикәр чөгендере игү турында киңәшмә җыела. Анда тирә-юньдәге рус, чуваш һәм татар колхозларыннан килгән бик күп алдынгылар катнаша. Алар район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә яңа культура булган шикәр чөгендере игүнең экономик файдасы, аны үстерүнең һәм җыеп алуның үзенчәлекләре турында украинлыларның тәҗрибәләрен тыңлыйлар. Ә бу тәҗрибәләр һәм үзенчәлекләр шактый кызыклы һәм катлаулы булулары белән тыңлаучыларның игътибарын аеруча нык җәлеп итә. — 100 цептнер шикәр чөгендереннән уртача 15—17 центнер шикәр, 80 центнер чамасы жом (шикәр чөгендере калдыгы) алына. — Дәүләткә тапшырылган һәрбер центнер шикәр чөгендере өчен 32 сум акча түләнә һәм льготалы бәя белән 650 грамм шикәр бирелә. — Шикәр чөгендере туклыклы матдәләрне, башка төр культураларга караганда, шактый күбрәк таләп итә. Мәсәлән, чөгендер уңышының һәрбер центнерына, сабакларны һәм яфракларны да искә алып, уртача 40 килограмм азот. 12—15 килограмм фосфор һәм 40—60 килограмм калий туры килә. Украинада чөгендер игүчеләр һәр гектар җиргә 8— 10 цептнер минераль ашлама һәм 10—20 тонна органик ашлама кертә* ләр. — Шикәр чөгендерен җыеп алуга мөмкин кадәр соңрак керешәләр. Чөнки ул аеруча август, сентябрь айларында үсә һәм аңа шикәр туплану да аеруча шушы айларда бара. Бу айларда чөгендернең өстәмә рәвештә тагын бер көн үсүе аның уңышын гектарга ярты центнерга кадәр арттыра. Шулай булгач, шикәр чөгендерен көзге салкыннар һәм яңгырлар башланганга кадәр бик кыска срокта җыеп алу таләп ителә. Моның өчен чөгендер игә торган колхозның техникага бик бай булуы һәм хезмәт җитештерүчәнлеген шактый күтәрә торган эш методлары куллануы шарт... 78 Октябрь районының алдынгы колхозчылары бу зур киңәшмәдә ши- кәр чөгендеренең бик тирән уйланулар тудыра торган әнә шул үзенчәлекләре белән танышалар. Башка техник культураларга чагыштырганда үзенә бер төрлерәк таләпләр куя торган бу яңа культураны өйрәнү, аны игүне пропагандалау җыелыш һәм киңәшмә залларында гына кала алмый, әлбәттә. Бу мактаулы эшне совет матбугатына хас булган оперативлык белән шунда ук район газетасы күтәреп ала. Ул шикәр чөгендерен игүнең агротехникасы, аны игүнең файдасы турында гади тел белән язылган мәкаләләр бирә, басуларыбызга бу культураны кертүнең партиянең XX съезды карарларын турыдан-туры тормышка ашыруда бер адым булып торганлыгын аңлата һәм үзенең йөзәрләгән авыл хәбәрчеләрен шушы мәсьәлә тирәсенә туплый, һәм «Октябрь колхозчысы» исемле бу газетаның битләрендә яңа яз турында бер-бер артлы яңа хәбәрләр, кызыклы информацияләр, кечкенә-кечкенә репортажлар күренә башлый. -Хәбәрчеләрдән А. Фатихов «Үрнәк» колхозының—110 гектар, И. Гайфуллин «Заря» колхозының—100 гектар, С. Сергеев «Пролетарий» колхозының 150 гектар шикәр чөгендере чәчкәнен хәбәр итә. Шул язны «Комбайн», «Игенче», «Правда», «Сталинград», Мичурин, Жданов һәм Нәриман исемендәге колхозлар һәрберсе 150 шәр гектар чамасы чөгендер чәчәләр. Район колхозларында яңа техник культура игү эше башлану белән кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр, яңа сүзләр барлыкка килә: район газетасы типографиясендә хәреф җыючыларга үз гомерләрендә беренче- гапкыр «плантация», «шаровка», «кагатлау» дигән сүзләрне җыярга туры килә. Район советы башкарма комитеты машинисткалары шулай ук үз гомерләрендә беренче тапкыр районда чөгендер чәчүнең барышы турында сводка басарга утыралар. Агрономнар почта аркылы үзәк шәһәрләрдән яңа брошюралар алып, чөгендер бөрчәләре, чөгендер коң- 1ызлары кебек корткычлар һәм тамырша, таплылык шикелле чөгендер, авырулары турында, аларга каршы көрәш чаралары турында укыйлар. Инженерлар алдына исә бөртекле ашлык комбайннарын камил рә- вештә өйрәнү белән бергә, чөгендер ала торган «СКЕМ-3» комбайннарын да үзләштерү килеп баса. Колхоз басуларында барлыкка килгән чөгендер плантацияләре көн- нән-көн яшелләнә баралар. Аларда үсемлекләрне . сирәкләүләр (шаровка) һәм рәт араларын йомшартулар үткәрелә. Чөгендер үзенә җирлек таба һәм шул җирлектә тамыр җибәрә. Нәкъ менә шул атналарда чөгендерне карап үстерү турында агроном X. Рәимов, П. Антонов, Р. Гавидинский һәм башка белгечләрнең киңәшләре белән бергә район газетасы битләрендә номер аралаш гади генә текстлы бер белдерү басылып бара. Анда: «Шикәр заводы төзү буенча «Сахстрой» трестының Норлат СМУ сына даими эшкә ташчылар, штукатурчылар һәм малярлар таләп ителә. Түләү бәяләре эш башыннан. Эшкә керергә теләүчеләр СМУның кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр», диелә. Беркадәр вакыттан соң бу яңа оешма үзенең гадәттәге белдерүенә тагын да кыюрак абзацлар өстәп бастыра башлый. Ул инде «Сахстрой» трестының Норлаттагы төзү-монтаж идарәсе каршында шикәр заводы салу буенча алты айлык ФЗӨ мәктәбе ачылганлыкны белдерә. Мәктәпнең ташчылар, штукатурчылар хәзерләп чыгарачагын һәм анда 18 яшькә җиткән, 7 класс белеме булган яшьләр кабул ителүне әйтә һәм бер үк вакытта укуның шартларын игълан итә... Норлатта шикәр чөгендере һәм шикәр заводы да бер үк вакытта диярлек туалар. Колхоз басуларында сибәләп яуган яңгыр астында чөгендер орлыкларын җылы җир куенына салган чакта Норлат станциясенең Бөгелмә ягындагы башында шикәр заводының нигезе өчен котлованнар казыйлар. Шикәр чөгендере шытып чыгып, аның яфраклары 79 югарыга үрмәли башлаган чакта заводның да нигез ташлары салына,- аның стеналары югарыга таба күтәрелә башлый. Бу яңа төзелеш мәйданын йөзләрчә кешеләр каплап ала. Болар —- ор казучылар, ташчылар, бетончылар, балта осталары, слесарьлар,- электросварщиклар тракторчылар, шоферлар һәм башкалар, һәм башкалар. Бу яңа төзелеш участокларында йөзәрләгән машиналар эшли.- Болар — бульдозерлар, скреперлар, тракторлар, экскаваторлар, автомобильләр, күтәрү краннары һәм башкалар, һәм башкалар. Бирегә кирпеч, гравий, цемент, таш, агач материаллары, металл конструкцияләр, тимер-бетон җиһазлар төялгән эшелоннар өзлексез агылып торалар. Агачлардан аксыл йомычкалар, металлардай саргылт очкыннар чәчри, машиналардан зәңгәрсу төтеннәр, кирпеч стеналардан соргылт тузаннар күтәрелә. Бер урында җирне казып, аска төшәләр, икенче урында тау-тау балчык өеп, җирне өскә күтәрәләр. Икенче төрле итеп әйтсәк, бик олы һәм авыр гәүдәләре белән төзелеш мәйданына килеп туктаган куәтле экскаваторлар озын тешле зур чүмечләре белән бер- урында җирне җирдән аералар, икенче урында исә җирне җиргә кушалар. һәрберсенә уннарча кубометр балчык сыешлы бу бик зур чүмечләрне экскаваторчылар, читтән карап торганда, гүяки бармак очлары- белән генә идарә итәләр шикелле күренә. Алга карасаң да, артка карасаң да һәм уңга борылсаң да, сулга борылсаң да — һаваларга ашып торган күтәрү краннары күзгә ташла-' на. Алар үзләренең озын борыннарын җиргә төртү белән йөзәрләгән кирпечләрне күтәреп алып, биек стеналарга менгерәләр. Анда бу кирпечләрне янып торган йөзле яшь кызлар һәм егетләр кабул итәләр. Вакыт узган саен төзелеш мәйданы үзгәргәннән-үзгәрә, үзенә бертөрле төс ала бара. Элек заводның баш корпуслары, ТЭС, дизель станциясе һәм башка объектларның гомуми контурлары күренә башлый, алар белән бергә үк завод территориясендә бер-бер артлы торак- йортлар калка. Төзелеш участокларында ярыш кабынып китә. Бер үк вакытта бу утларның яктылыгы чөгендер плантацияләренә дә барып җитә. Завод, төзелешендә ташчылардан М. Фәйзуллин һәм А. Ильина, бетон җәючеләрдән Я. Захаров һәм В. Сидоров, балта осталарыннан Б. Туйгил- дин, электросварщиклардан А. Калинин, шоферлардан А. Фомин һәм башка бик күпләр, норманы бер ярымга һәм икешәр тапкырга үтәп, Мактау тактасына менгәндә, чөгендер плантациясендә эшләүчеләр дә алардан калышмыйлар. Алдынгы чөгендерчеләрдән А. Галиева, 3. Шә- рипова, Д. Морзаханова һәм башка тырыш колхозчылар, үзләре җитәкчелек итә торган звенога беркетелгән участокның һәр гектарыннан 150—200 центнер уңыш алып, дан казаналар. Районда аерым звенолар гына түгел, ә дистәләрчә колхозлар чөгендерне зур мәйданнарга чәчеп, аннан бик мул уңыш алуга ирешәләр. Мичурин исемендәге колхоз ул елны 170 гектар мәйданның һәр гектарында 227 центнер шикәр чөгендере үстерә. Дәүләткә тапшырылган чөгендер өчен колхоз 980 мең сум: чамасы акча, льготалы бәя белән 226 центнер шикәр һәм 700 центнер чөгендер түбе ала. Жданов исемендәге колхоз исә 225 гектар мәйданда өч ел рәттән чөгендер игеп, ел саен акчалата гына да уртача берәр миллион сум чамасы доход алып килә. Ә бит, бу районда шикәр чөгендере чәчү мәйданының быел 4950 гектар тәшкил иткәнлеген һәм аның, һәр гектарыннан уртача 160 центнер уңыш чыкканлыгын искә алсаң, аның колхоз экономикасын күтәрүдә нинди урын тотканлыгын аңлау’ кыен түгел. Завод төзелеше мәйданнарында биек-биек биналар, юан һәм бик текә кирпеч морҗалар, тимер юл тармаклары, электр линияләре сузылу' белән бергә, чөгендер плантацияләрендә дә шундый ук җанлы эш бара:- лида бер-бер артлы «СКЕМ-З» маркалы комбайннар, өчәр тонна йөк гарта торган автомашиналар йөреп тора. Аксыл-сары чөгендер төяд- гән бу машиналар өзлексез яца шикәр заводына таба агылалар. Без әнә шул машиналарның берсе янына килеп басабыз һәм аның .кайсы колхоздан килгәнлеге белән кызыксынабыз. Машина «Дружба» колхозыннан икән. Чөгендер тапшырырга килгән урта яшьтәге, ябык кына йөзле хатын белән ике арада әңгәмә башланып китә. Ул эре парчалы күлмәк өстеннән кыска гына сырма пиджак кигән. Бу пиджак аның гәүдәсенә сыланып тора. Башына ак яулык өстеннән мамык шәл бәйләгән, аягында озын кунычлы ялтырап торган резина итек. Без бу иптәшнең әлеге «Дружба» колхозының чөгендер игү звеносы башлыгы Кәшифә Сафиуллина икәнлеген беләбез. — Быел чөгендер бигрәк тә яхшы уңды инде. Сез уйлап карагыз, бер безнең колхоз гына да дәүләткә 30 мең центнер чамасы чөгендер •тапшырды инде. Быел колхоз чөгендер тапшырудан бер миллион сум дкча һәм әллә никадәр шикәр ала. •— Ә күпме чәчтегез? — Ике йөз ун гектар. — Уңыш? — Уртача 130 центнер. Аерым звенолар аннан да күбрәк алдылар. Зиннәт Фәтхетдинова звеносы гектардан 195 центнер, Рәхимә Хәйрул- .лина звеносы 176 центнер алды. Машиналар һаман бер-бер артлы үтеп тора. — Әле заводны төзү тәмам булмаган, ә инде аның тирә-ягына чөгендер таулары да өелә башлады,—дип гаҗәпләнәләр кайберәүләр. Зйе, безнең һәрбер яңа төзелешебез, һәрбер яңа заводыбыз алдан бик нык уйланган план буенча һәм алдан бик нык хәзерләнгән җирлеккә корыла. Бу безнең илебездә бара торган зур төзелешләр өчен тимердәй каты кагыйдә. Бу кайгыдә: кайда чимал, анда — завод. Кайда завод, анда — чимал, ди. Ниһаять, заводның тышкы корылмаларын төзү башлана. Аңа шикәр эшкәртергә керешү белән бик күп күләмдә су кирәк булачак. Завод, электр энергиясеннән, ягулыктан башка эшли алмаган кебек үк, судан башка да эшли алмаячак, һәм төзүчеләр алдына, инженер-техннк персонал алдына су табу мәсьәләсе килеп баса. Бу мәсьәлә заводны кора .башлаганчы ук берничә тапкыр каралган була. Ләкин менә шуны бүген яңадан аныкларга туры килә. Заводка якын гына булган түбәнлектән тавышсыз-тынсыз гына Кондырча елгасы агып үтә. Ул үз гомерендә артык көчле ташкыннары белән дә, балыкка муллыгы белән дә дан казанмаган, һәм ул үзенең өстенә аркылы салынган күперләр белән дә еш шаярмаган, аларны бер салган килеш еллар буе төзек хәлдә тоткан. Кыскасы, Кондырча артык дуламаган — җәен дә, кышын да, язын да һәм көзен дә чама белән генә аккан да аккан. Ул үз өстенә йөкләнгән, беренче карауга бик кечкенә булып күренгән бурычны гомер буе намус белән үтәп килгән: ул күрше- тирәдәге авыл халкын су белән һәм үзенә якынрак булган яшелчә, шу- .лай ук җиләк-җимеш бакчаларын хәл кадәренчә дым белән тәэмин итеп"торган. Ерганаклар һәм ясалма канаулар буйлап та артык еракларга җәелә алмаган; аның көче чикле булган; ул табигать тарафыннан бирелгән шул кечкенә генә көчен саклап һәм үзенә йөкләнгән кечкенә генә бурычны үтәп тавышсыз-тынсыз гына агып ятуында дәвам иткән. һәм менә әлеге яңа заводны төзүчеләр аның янына килеп басалар. Алар заводка керә торган чөгендерне яхшылап юу эшен Кондырчага йөкләргә булалар. Ләкин заводка көн саен кереп торырга тиешле меңнәрчә центнер чөгендерне юып, һәм махсус каналлар буйлап үткәреп -торырга Кондырчаның көче дә, суы да җитәрме? Җитмәс, әлбәттә. Шулай итеп, Коидырчага су һәм көч туплау һәм моның өчен аны бөяү, шулай ук аның яр буенда махсус насос станциясе төзү башланып китә. Күп тә үтми, әле кайчан гына тар тасма булып агып ята торган Кондырча зур бер күл төсен ала. Ул инде заводка сәгать саен 550 кубометр су биреп торырлык зур Коидырчага әверелә. Ләкин завод өчен, сулы күлләрдән башка, берничә урынга базлар да булдырырга кирәк. Төзүчеләр менә шул базларны казырга керешәләр. Экскаваторчылар ун һәм йөз меңнәрчә центнер сыек чөгендер түбе сыярлык бик зур базлар казыйлар... Бу завод төзелешенә һәм аңа чимал базасы булып хезмәт итә торган бу тирәдәге чөгендер плантацияләренә безнең килүебез бер быел гына да һәм беренче тапкыр гына да түгел иде. Ләкин мин аның куәте, ягъни елга күпме продукция эшләп чыгарырга тиешлеге белән бу вакытка кадәр, ничектер, өстән-өстән генә кызыксынып йөргән идем. Заводны төзү инде нигездә тәмам булгач һәм аның иң соңгы техника белән җиһазланган төп производство корпусына тагын бер тапкыр кереп, андагы гаҗәп күп һәм төрле-төрле механизмнар арасына килеп баскач, минем шушы завод турында кемгәдер бик әйбәтләп сөйләп бирәсем килде, һәм әле ул чакта минем өчен кем икәнлеге ачык мәгълүм булмаган бу кешегә нәрсәләр сөйләргә кирәклек турында уйланып алдым. Шул вакыт бу төзелештә үзем күргәннәрнең бөтенесен дә яңадан күздән кичердем һәм заводның күпме, нинди төр продукция чыгарырга тиешлеген аныклау өчен дирекциягә кереп чыгарга кирәк дигән уйга килдем. Ләкин миңа бу саннарны һәм завод коллективының нинди күрсәткечләр өчен көрәшәчәген шушы баш корпустан чыкмыйча ук аныкларга туры килде. Эш болай булды. Баш корпустан чыгарга җыенганда гына миңа слесарь Владимир Бикмурзин очрады. Бик шат күңелле, энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешле, әйтергә теләгән фикерен бик ачык аңлата торган бу тырыш иптәшне минем беренче генә күрүем түгел, хәтта мин аның «Дружба» колхозында бухгалтер булып эшләүче абзыйсы белән дә танышып өлгергән идем инде. Бик табигый, аны күрү белән туктап калдым һәм исәнләштем. Ул, уң кулына тоткан бик зур тимер гайкаларны сул кулына күчереп, минем беләгемнән тотып кысты: — Кая киттегез? — диде. — Дирекциягә, — дидем мин, — заводның нинди куәт белән эшләячәген аныкламакчы идем. Ул бик матур итеп елмайды, аның өчен завод гүяки эшли дә башлаган иде инде. Бу минутларда мин аны әнә шулай күрдем. Моның шулай икәнлеген аның эчке шатлыгыннан һәм үз-үзен тотуыннан аңларга мөмкин иде һәм ул миңа карап тагын бер кат елмайды да әйтте: — Әгәр йомышыгыз шул гына булса, мин аны сезгә үзем сөйлим, әйдәгез, минем белән икенче катка күтәрелик. Анда безнең иптәшләр менә шушы гайкаларны көтәләр. Эш арасында без сезгә заводның ничек эшләячәген дә, нәрсә эшләячәген дә, күпме эшләячәген дә сөйләрбез. Аны мин дә, башкалар да беләләр, бөтенебез дә беләбез. Без икенче катка күтәрелдек. — Завод ел саен 60 мең тонна каты шикәр, 21 мең тонна шикәр комы бирәчәк. Шулар өстеиә ул 15 мең тонна патока эшләп чыгарачак. — Завод ел саен 64 мең тонна чөгендер түбе бирәчәк. Бу үзе йөз меңнәрчә терлекне ел буе ашатырга җитәчәк. Слесарьлар миңа менә шушы саннарны әйттеләр дә күтәрелеп карап куйдылар'- б-.с. ә.- М 81 — Чаллы белән Буада да шушындый ук завод салына бит, алар киләсе елга эшли башлаячаклар, бугай. Чөгендер чәчү мәйданы да республика күләмендә 50 мең гектарга җитәргә тиеш дип сөйлиләр. Хәер, сез бу турыда бездән күбрәк белә торгансыздыр, — диделәр алар миңа. Юк, алар күбрәк беләләр иде. һәм мин эчемнән генә шатланып куйдым, менә бит, безнең төзүчеләребез нинди! Нәрсә эшләячәкләрен, кем өчен эшләячәкләрен һәм ни өчен эшләячәкләрен алар бик яхшы беләләр... Нәкъ шул көннәрдә партиябезнең Үзәк Комитетында чөгендерне квадратлыоялы һәм квадратлы ысуллар белән игү турында зур киңәшмә булып үтте. Анда партия чөгендер игүче алдынгылар, фәнни работниклар, галимнәр һәм авыл хуҗалыгы машиналары конструкторлары белән сөйләште. Киңәшмәгә КПСС Үзәк Комитеты секретарьлары катнашты. Анда Үзәк Комитетның беренче секретаре Н. С. Хрущев зур речь белән чыкты. Ул үзенең сөйләгән речендә шикәр җитештерүне тагын да арттыру өчен эзләнергә, шикәр чөгендере җитештерүдә алдынгы ысулларны кулланырга, күп көч сорый торган авыр эшләрне механикалаштырырга кирәклекне әйтте. һәм Үзәк Комитетның шушы чакыруына җавап итеп, бөек бәйрәм алды таңнарында республикабызның ерак бер почмагында яңа гудок тавышы ишетелде — Норлат шикәр заводы эшли башлады!..