СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫНА
Россия Федерациясе язучыларының Беренче учредительный съезды Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына үзенең ялкынлы, сугышчан сәламен җибәрә. Съезд КПСС Үзәк Комитетының РСФСР бюросына, котлавы өчен, чын күңелдән һәм чын йөрәктән кайнар рәхмәт белдерә. Без бу котлауда безгә — Россия Федерациясе әдипләренә карата шундый көчле һәм рухландыргыч булып яңгыраган зур ихтирам, дуслык һәм мәхәббәт сүзләрен беркайчан да онытмабыз. Без социалистик җәмгыятьтә язучының югары ролен һәм илебездә коммунизм җәмгыятен киң төзү чорында әдәбиятның бурычларын бик ачык билгеләгән сүзләрне гаять зур рәхмәт хисе белән һәм үзебезнең халык, партия һәм революция каршында җа- ваплылыгыбызны аңлап кабул итәбез. Без бу сүзләрне тантаналы рәвештә үзебезгә корал итеп алабыз. Бүген бөтен илебез Никита Сергеевич Хрущевның КПССның XXI съездында сөйләячәк доклады тезисларын тикшерә. Бу — Советлар Союзы кебек гаять зур илдә коммунизмның материаль-техник базасы төзүнең әле кешелек дөньясы цивилизациясе тарихында күрелмәгән тиңдәшсез планы. Безнең күз алдында һәм безнең турыдан-туры катнашыбыз белән җир йөзендә инде коммунизм чоры башланды, хезмәтчел кешелекнең иң яхшы өметләре тормышка аша. Болар турында тәэсирләнмичә сөйләү мөмкин түгел. Алдагы җиде еллык — ул безнең бөтен промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының, фәннең һәм техниканың, культураның һәм сәнгатьнең һәр яклап үсүе, ул — Ватаныбызның материаль һәм рухи муллыкка баруының туры юлы. Тагы да бөегрәк киләчәк каршында — коммунизмга күчү алдында торган хәлдә, без, Россия Федерациясе язучыларының Беренче учредительный съездында катнашучылар, үзебезнең Коммунистлар партиясенә тантаналы сүз бирәбез: мәңгелек ленинчыл принципларга — идеялелек, сугышчан партиялелек, тормыш белән нәтиҗәле һәм максатка юнәлешле бәйләнештә булу, безнең барлык халыкларыбызның һәм барлык социалистик культурабызның туганнарча дуслыгы принципларына турылыклы булу байрагын тагын да югары тотарбыз. Без бүгенге онытылмас көннәрнең Һәм вакыйгаларның замандашлары һәм шаһитлары гына түгел. Без аларда турыдан-туры катнашучылар, чөнки, безнең бөек Пушкин әйткәнчә, шагыйрьнең сүзләре — аның эшенең асылы. Без тормышны революцион үзгәртүдә турыдан-туры катнашабыз, аны үзебезнең әсәрләребездә җырлыйбыз. Без совет халкының — чырадан алып Җирнең ясалма иярчененә кадәр булган юлны таңга калырлык тизлек белән тарихи кыска срокта үткән һәм гүзәл яшь Ватаныбызны инде коммунизмга якын ук китереп җиткергән халыкның иҗади батырлыгы белән горурланабыз. Моңа бары тик дөньяда Ленин даһилыгының балкуы һәм җир йөзендә ул төзегән иң алдынгы, иң намуслы һәм иң гадел революцион партиянең — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тууы нәтиҗәсендә генә ирешелде. Безнең бөтен халкыбыз үз партиясенең тарихи XXI съездына энтузиазм һәм кайнап торган көчле иҗади энергия белән хәзерләнә. Коммунистик хезмәт бригадалары һаман ишәя бара. Совет кешеләренең коллектив һәм индивидуаль батырлыклары арта. Без әдипләр дә бу истәлекле датага коры кул белән килмибез. Без халыкка яңа романнар, поэмалар, пьесалар, шигырьләр, сценарийлар һәм очерклар алып киләбез. Без, кайнап торган эпохабызның яшәү көче бирүче һавасын сулап, яңа иҗади планнар корабыз. 6 Без шатланып һәм рухланып эшлибез, чөнки зур эшне — халык эшен башкарганыбызны беләбез. Чөнки беләбез: партия—безнең ышанычлы дустыбыз һәм җитәкчебез — һәрвакыт безне — совет язучыларын яклап килде, яклап килә һәм яклаячак, чөнки без социалистик Ватаныбызга чын күңеллән бирелеп хезмәт итәбез, аның коммунизм төзүдәге уңышларына шатланабыз һәм бу уңышларны үз әсәрләребездә сурәтләү өчен гүзәл яңа формалар һәм җанлы, якты, дөрес буяулар табабыз. Яшәсен һәм чәчәк атсын куәтле күп милләтле Совет Россиясе! Яшәсен Ватаныбыздагы барлык халыкларның һәм барлык әдәбиятларның туганнарча какшамас дуслыгы! Яшәсен безне ныклык һәм ышаныч белән коммунизмга алып баручы партиябез! РСФСР азучыларының Беренче учредительный съезды.