Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

I. КАЙДАН БАШЛАРГА? арәхмәт белән башлыйк әле сүзне» дигәи Җөмләдән безнең бәхәсебез башланып та китә ала бугай. Чөнки сез: — Тукайда бит ул: «Башлыйк әле / сүзне Карәх / мәт илә» рәвешендә — ритмлы итеп әйтелгән! — диячәксез. Мондый репликага сорау белән җавап бирергә туры килер иде: — «Карәхмәт белән башлыйк әле сүзне» дигәндәге ритмсыз (чәчмә) җөмләдә ничә иҗек булса, «Башлыйк әле / сүзне Карәх / мәт илә», диелгән ритмлы җөмләдә дә иҗекләр саны шулкадәр бит: һәркайсында унберәр иҗек! Димәк, ритмик сүзне, — димәк, шигырь төзелеше мәсьәләсен, — иҗекләр саны гына хәл итми? Менә шуннан башлап, берәүләребез — хорейләр, ямблар, стопалар хакында, икенчеләребез — цезуралар «теориясе» турында, өченчелә- ребез — ачык һәм ябык иҗекләр мәсьәләсендә чыгышлар ясап, шактый кызып, бәхәсләшеп китә алабыз. II. РИТМНЫҢ ШИГЪРИ СҮЗДӘГЕ УРЫНЫ Ритмның физиологик яклары, сулыш алуыбыз һәм йөрәк тибешебезгә багланышлы яклары бар. Әдәбиятта кайбер шагыйрьләрнең йөрәк тибеше, аларның шигырь ритмнарында. чагылуын күрсәткән материаллар да юк түгел. Шагыйрь- ләребездән Сирин үзенең бер шигырендә (ритм физиологиясе турында әйтергә теләп түгел, билгеле, ә шагыйрь буларак дөрес хис итеп) шактый кызыклы, игътибарга лаеклы фикер әйтеп үтә: Бу — минем уйларым: Бу — ритм, Бу минем йөрәгем тибүе, Бу тирән дулкынлану белән әйтелгән юлларда чынлап та кызыклы фикер бар. Ләкин безнең алда торган төп мәсьәлә бүтән булганга күрә, ритмның ул якларына тукталуны хәзергә калдырып торырга туры килә. Ритм чаралары җөмләне, синтаг- матикграмматик кисәкләрне (димәк, шигырь юлларын, строфаны) җыйнакландырырга, сүзләрне азайтырга, мәгънәне киңәйтергә ярдәм итәләр. Халыкның гадәти бер җырына күз салып үтик: Таң атарда төштә күрдем: Кара иде өстендә, Төштә кара—кайгы, диләр, Ни булдикән мескенгә? Бу җырда: «Бүген төнлә — таң. алдында мин аны төшемдә күрдем,— таң алдыннан күргән төш рас була, диләр бит, — өстенә кара кием кигән иде. Әгәр дә берәүне төшеңдә өстенә кара кием кигән итеп^күрсәң, моны бит кайгыга юрыйлар. Нинди кайгылары бар икән, ни булды икән мескенкәемә?»— дигән фикер әйтелә. Ләкин халык моны болай озын итеп әйтми. Ул моны гасырлар буенча сүтелми, тарБу минем канымның тәнемнән Кәгазьгә Әйләнеп Килүе! 102 калмый торган итеп әйтеп бирә алган. Сүзләр монда искиткеч тыгыз, мәгънә искиткеч киң, иркен, ачык. /Мондый җырлар Тукайның: «Халык шагыйрь ул...» — дигән сүзләрен хәтерләтәләр. Ритм — тел гәүһәре муенсаларының алтын җебе ул. Ритмик сүз, кешенең бала чагындагы уен такмакларыннан башлап, табышмакларын әйтешә; мәхәббәт лирикасын, туй җырларын төзешә, бәйрәмнә- рен-матәмнәрен, шатлыкларын-са- гышларын чагылдыруга катнаша һәм, кеше үзенең үтелгән гомер юлындагы сынауларын йомгаклаган көннәрендә, аның фәлсәфәсен-мә- кальләреи төгәлләшергә ярдәм итә. Кешене ритмик сүз бәллүдән алып кабергә кадәр юлдаш булып озата бара. Халык йөрәгенең гәүһәрләрен, энҗеләрен, гәрәбәләрен, муенса кебек итеп бергә тезеп, алаәны юга- лудантаркалудан саклашып килә, бер буыннан икенче буынга, бер гасырдан икенче гасырга тапшырыша. Ритмның функциясе нинди дә булса кызыклы, күңелле форма тудыруда түгел, ә эчтәлекнең ныграк тәэсир итә алу көчен арттыруда. Аның җыр-шигырьдән тыш, мәкальләрдә, табышмакларда, хәтта бөтенләй прозаик, практик эшләрдә дә кулланылуы шуны раслый. Хәтта көйле игъланнар да («Пәрәмәчнең кайнары, агып тора майлары!» рәвешендә) сүзнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, ритмның шул сыйфатыннан файдалануга нигезләнгәннәр. Безнең тел (шулай ук аның тугандашлары да) үз составындагы сүзләрнең кыска, җыйнак булуы, сүзләрне өстәмә басымнар белән баета алуы, һәрбер тартык аваз янында сузык аваз булу үзенчәлеге белән — аһәңле, ритмик яңгыр аучан бер тел. Ул, ничектер, үзениән- үзе, ритмик сөйләмгә ярашып, җайланып тора. Бу сыйфат аның җырларында гына түгел, әйтемнәре, мәкальләре, тапкыр сүзләре, хәтта табышмакларында да яңгырый. Алар кайсыдыр җырның кисәге кебек булып «эфирлап» торалар: «Иле барның өе бар, иле юкның иие бар», «Усал булсаң, асарлар, юаш булсаң, басарлар», «Идел кичми ил булмас, илсез егет ир булмас», «Авылы барның кавымы бар». Менә шушы мисалларда гына да ритм (һәм аның туган-тумачалары булр аи аһәңләү чаралары — рифмалар, аллитерацияләр) азмыни? «Димче диңгез кичерер» дигәндәге сүзләр, әйтерсең лә аллитерацияле рифмалардан гына төзелгәннәр! Шуның белән бергә мондый ритмик сөйләмнәр үзләрендәге эчтәлеккә хас якларны (гүя бу телне белмәгән кешегә дә) авазлар ярдәме белән әйтеп бирергә дә телиләр кебек тоела: «Тимер тапкан тилмермәс» дигәндә, гүяки тимер тавышы чыңлап тора. Халык күтәренке һәм тормышчан юмор белән: «Сөймдснеке сыймас» ди дә, үзе сөйгән җырлары ритмына (үлчәвенә) теләсә нинди сүзен сыйдыра ала: «Хатын ал- мак — ни кирәк? Көн дә батман ит кирәк!», «Суфый суган «ашамас»: кабыгын да ташламас», «Балык бирсәң, бәйләп бир, башын-кү- зеи чәйнәп бир» һ. б. Халык иҗаты бакчасына менә шул мәкальләр капкасыннан гына керсәң дә, андагы ритмик гөлләрдән аерыла алмыйсың. Нинди төгәл, җыйнак, гади һәм бай аның ритмикасы. Ә безнең әле менә шул тере ритмика турында, гамәлгә ярарлык бер теоретик карашыбыз гына да юк. Ләкин, ышанасы килә: «татар теленнән табар» дигәндәге «табу»- ны туры мәгънәсендә кулланып, барлык тәҗрибәләребезне бер уртак өстәлгә туплап, шигырь төзелешлә- ребезнең теоретик нигезләрен, шаять, табарбыздыр. (Бу мәсьәлә ту- р ы н д а гы ки ңә ш л әребездә, ш и гы р ь төзелешенең үз сыйфатларына яраклы атамалар алу әле ачыкланмаган булганга, «басым», «вәзен», «иҗек» кебек сүзләр, гомумән бу өлкәдәге барлык атамалар хәзергә, шартлы рәвештә, элеккечә кулланылачаклар. III. БЕЗНЕҢ ТЕЛНЕҢ БАСЫМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ Телебез ягымлы, йомшак, мелодик бер тел. Безнең тел үзенең шул үзенчәлекләре белән шарлавык ша- 103 ^зын түгел, ә чишмә челтёрәвен искә лөшерә. Бу сыйфат телебезне сак- .лап килүчеләр, аиы безгә тапшыру- яыларыбыз булган аналар, хатын- кызлар сөйләмендә аерата ачык чагыла. Без, уртак әдәби телдә сөйләүчеләр, телебезнең шул үзенчәлеген сизмәскә күнеккәнбез. Без тик телебезнең кайбер аерым диалектын, шивәләрен ишеткәндә генә, аларда көйләп сөйләүгә охшаган бер аһәң барлыгын хис итәбез. Телебезнең мелодик булуына, аның сингармоник тел булуы *, нечкә сузык авазларның саны тартыклардан ким булмавы, нечкә сүзләрнең күбрәк кулланылуы кебек үзенчәлекләре ярдәм итә булса кирәк (Тукайның «Туган тел» шигырендә нечкә сүзләрнең саны илле ягына чыга, ә калын сүзләр саны егермегә дә тулмый). Шулар янына, телне ритмлаштыруда төп чара булган басымнар килеп кушылалар. Татар теле җөмлә төзелешендә сүзләрне өстәмә басымнар белән баета ала. Бу чиксез нечкә, катлаулы мәсьәлә әле тиешенчә тикшерелеп җитмәгән хәлдә тора. «Басым» сүзе безнең тел үзенчәлегенә туры килеп җитми: безнең телдәге басымның сыйфаты «ударение» мәгънәсендә (сүзнең билгеле бер кисәгенә бәрем-басым ясап) тавышны көчәйтүдә түгел, бәлки аны бераз суза төшүдән гыйбарәт. Шуны искә алып «басым» сүзен шартлы рәвештә генә кулланырга туры килә. («Сузым» мәгънәсендәге басым казакъ телендә, «тау» (кыпчак) төркеменә кергән телләргә караганда, баерак бугай. «Таг» (җәнүби) төркемнәрдән төрекмән теле аеруча кызыклы: анда сузымлы иҗекләр ике сузык аваз белән языла иделәр. Мәсәлән: Иоолдаш, авааз.) Безнең тел үзенең кайбер сыйфатларын тулыландыру, ныгыту исәбенә сизелерлек рәвештә үзгәрү процессын кичерә. Сүзләрнең басымнары ныгая баралар. Моңа, башка .телләрдән кергән һәм алынган сүзләр дә йогынты ясыйлар бугай. Тел, гомумән, халыкның уйлау һәм сөйләү чарасы буларак, үзгәрүдә, үсүдә дәвам итә. Бездә ике сүздән төзелгән исемнәр байтак заманнар ике басымлы хәлдә дәвам итәләр, мәсәлән: кура җиләге, җир йөзе, Ак идел һ. б. Мондый сүзләрнең кайберләре инде бер басымнарын йотып, 22 Безнең тел башка телләрдән кергән сүзләрне дә үзенең сингармонизм үзенчәлегенә буйсындырырга тырыша: чәй, рәхмәт, ләкин, тәлинкә, гәзит, Мәкәрҗә, Мәскәү һ. б. — X. Т. бер сүз эченә җайлашалар, кайберләре җайлашу чорын кичерәләр. Мәсәлән: алмагач (алма агачы), ярканат (яры канат), көнбагыш, Агыйдел. Кайберләре сингармонизмга ярашырга тырышалар: гом- багыш, абыстай (абыз түти). Ике сүздән төзелгәннәрнең яңалары әле (йлара, халгара) ике басымлы хәлдә әйтеләләр22 23 . Сүз җөмлә эчендә урын алганда, аңа нинди мәгънә, нинди хезмәт йөкләнүенә карап, басымның үзгәрүе, башка иҗеккә күчерелүе мөмкин. Бу сыйфат хәтта бер иҗекле сүзләрдә дә шактый нык сизелә. Мәсәлән, «карт» сүзе сыйфат яки исем булып кулланылганда, шул эчтәлекләргә карап, аның басымы үзгәрә. Мәсәлән, «бу бүтән, бу ул карт түгел» дигәндә бу сүз табигый, гади хәлендә әйтелсә, «ул карт инде» дигәндә, бу сүз бераз сузынкылатылып (каарт рәвешендә) әйтелә. «Чапты» һәм «китте» сүзләренең басымнары ахыргы иҗектә. Ә менә: «Чапты-китте_ Миңлебай чатыр-ча- тыр» дигәндә «чапты»ның басымы беренче иҗеккә (чаапты) күчерелә. «Эзлиләр»нең басымы уртадагы иҗектә (эзлииләр). Такташ мәгънәне бу сүзнең «эзләү» өлешенә түгел, ә бәлки күпчелек өлешенә «ләр»гә йөкли һәм, гүя аның бу теләгенә буйсынып, бу сүз үзенең төп басымының байтак өлешен соңгы иҗеккә («ләр»гә) күчерә: Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан Чыгу юлын бергә эзлиләр. 2 Басым билгесен тиешенчә биреп булмау сәбәпле, басымлы сузыкларны, шартлы рәвештә, икешәр сузык хәреф белән күрсәтергә туры килә. Алдагы мисалларда ике сузык белән алынган иҗекләрнең басымнарны күрсәтүче билге икәнен искә алырга кирәк.— X. Т. 104 «Сафтаамы», «дигәәидәй»нең басымнары уртадагы иҗектә. Ләкин бу сүзләр, югарыда әйтелгәнчә (табигый басым үзенең бер өлешен эчтәлек басымына бирүе белән), асылда ике басымлы сүз хәленә киләләр: ...Кем соң синең бабаң? Бу көрәштән Читтәме ул, безнең сафтамыы? ...Эшне дә ул умырып эшли, «Я — мин! Я — ул!» — дигәндәәй. Бу мисалларда уртадагы басым үзен беркадәр сакласа да, җөмләнең мәгънә юнәлеше аны соңгы иҗеккә дә күчерә. «Нишләдең, тимәсен, үлегез» сүзләрендә басым беренче иҗекләрдә. Бу сүзләрнең басымнары җөмләдә соңгы иҗекләргә күчерелә (беренче басымнары исә бөтенләй кыскара). ...Син, Мокамай, әллә нишләдеең! ...Зөбәйдәнең сеңеле уйнап йөри, Абау матур, күзем тимәсеен! ...Тиздән үләр сезнең күбегез. ..Жан газабы күрми үлегеез. Фигыльләрнең эчтәлеккә ярашу мөмкинлекләре аерата зур. Алар аерым хәлләрендә дә, җөмләнең таләбен үтәү рәвешендә, басымнарын үзгәртә һәм икешәр басымлы хәлгә килә алалар: «бирде», «тапты» фигыльләрендә басымнар соңгы иҗекләрдә: «Биирд^м кирәген», «биирде — пычагым», «эзләгәнен таапты, хәерсез» дигәндә, беренче иҗекләргә өстәмә басым бирелә. «Шундый саран ул: кыш көне кар бирми» дигәндә «бйрми»нең беренче иҗектәге басымы ахыргы иҗеккә дә күчә («кыш көне кар бирмии»). Әгәр дә «алма, шаярма» кебек боерыклар: «алмый тор әле, шаярмый тор әле» мәгънәсендә, кисәтү йөкләмәсе белән әйтелсәләр, ахыргы иҗекләренә тагын бер басым өстәлә: «аал-маа!», «ша-йаар-маа!» Безнең телдә басымнарның шул рәвештәге активлыгы, — бер урында катып калмаган хәлдә булулары, — шигырь төзелешебездә шактый кызыклы мәсьәлә булып тора: ритмик кисәкләрнең (буыннарның) сыйфатын баета, аларның эчтәлек белән ярашу мөмкинлекләрен киңәйтә. Силлабо-тоник системаның стопа- ларыннан шактый өстен булган синтагматик ритмик буыннар тудырыша. IV. ФОНЕТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКНЕҢ РИТМИКА БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕ Ритм сузык авазлардан башка барлыкка килә алмый. Бу һәркемгә билгеле факт. Безнең телдә тартык аваз сузык авазлардан башка «яши» алмый: әгәр ике тартык аваз бергә киләләр икән, алар сузык аваздан башка әйтелә алмыйлар (безнең телдә бер генә очракта, «л, р» авазларыннан соң «т» авазы килгәндә генә, сузык аваздан башка әйтелә алалар: карт, тарт, ялт һ. б.). «Тел, теләк, телимен» сүзләре гарәп хәрефләре чорында «тл, тләк, тлими» рәвешендә языла иде. Ләкин алариы барыбер, язылганча түгел, ә әйтелгәнчә укый идек. Аларның иҗек саны шул әйтелгән сузык авазлар санынча була. Менә «ритм» сүзе. Кагыйдә буенча ул бер сузык авазлы, димәк, бер иҗекле. Ләкин үзенең табигый кагыйдәсе буенча, безнең тел аны «ритем» дип укый: татар телендә тартык авазлар сузык аваздан башка әйтелә алмыйлар- («тел» сүзендәге сузык авазны хәзер без ике төрле хәреф белән язабыз: уртада һәм ахырда ул «е» хәрефе белән (тел, теле, пеш, сез) языла. Әгәр бу аваз сүз башында килсә «э» хәрефе белән язабыз: эл? эш, эз. Бу сузыкның калын сүзләр- дәгесе дә безнең тел үзенчәлегенә туры килми: «йыл, йыр» сүзләрен- без «ел, ер» дип сузык авазны («ы»ны) төшереп калдырып язабыз. Татар теле «эшлим, эссе» кебек сүзләрнең бер сузык авазларын төшереп калдырып «шлим, ссе» рәвешендә, бер иҗекле сүз итеп әйтмәгәне кебек үк, «стиль, щи» сүзләрендә, алардагы сузык авазларны төшермичә; «эстиль, эшчи» дип әйтә. Кыскасы: бер иҗекле итеп язылган бу сүзләр, әйтелгәнчә укылып, җырда, шигырьдә икешәр иҗекле урын алалар. Димәк, «сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була» дигән 105 кагыйдә безнең әдәби телгә карата төгәл түгел. Әгәр дә без шигырьдә трактор, Москва кебек сүзләрне орфографиябездәгечә икешәр иҗекле итеп алсак та, барыбер өч иҗекле булып әйтелүләре сәбәпле, шигырь юлындагы иҗекләр саны ритмик үлчәмдә артык булып чыга. Шуның өчен андый сүзләр халык җырларында, язылганча түгел, ишетелгәнчә кулланылалар: Кар(ы)л Марк (ы) с — бабабыз, Ленин безнең атабыз, Коммуниз(ы)м тормышына Нигез салып ятабыз. Мондый сүзләр безнең шигырьдә дә язылганча' түгел, укылганча кулланылалар: Туңып тора неф(е)т вышкалары, Калайланган тимер т(ы) рослар... Ялкын чолгап ала тирә-якны, (Ы)ск(ы)ладлар утка өртелә... Шул рәвештә язылышлары белән бер иҗекле булган кайбер сүзләр безнең шигырьләребездә (Керемель, ыштурым) өч иҗекле урын алалар. Безнең тел үзенчәлекләренә сизгерләрнең берсе булган Муса Җәлил искиткеч көчле «Алман илендә» шигырендә «Карл Либкнехт, Вильгельм, Маркс, фронт» сүзләрен, язылганча түгел, ишетелгәнчә әйтелешләрендә кулланган. Җәлил бу шигырьнең ритмын үзе ничек төзегән булса, без аны нәкъ шулай укыйбыз: шигырьнең ритмик төгәллеге саклана. Безнең телгә кергән сүзләрнең зур күпчелеге язылганча укыла торган сүзләр (машина, паровоз, фабрика, революция һ. б.). Без алар- ның язылганча укылмый торганнарын да әйтелгәнчә язмыйбыз, билгеле. Димәк, «безнең шигырь иҗекләр санына гына нигезләнә», диюче иптәшләр, бу системаны кайсы иҗекләргә нигезләүләре турында уйлана башларга тиешләр: язылганча «ни- гез»ләисәләр, иҗек саннары (шигырь үлчәмнәре дә — вәзеннәр дә) чамадан арта, әйтелгәнчә «нигез»ләнсә- ләр, чамадан ким чыга бит?! Без биредә телнең фонетик үзенчәлекләре турында гына сөйләшсәк тә, бу әңгәмә бит шигырь төзелешенә кайтып кала. Без, шагыйрьләр, хәзергә «эстиль, ысталь, ышторым» кебек сүзләрне, алар алдына сузык авазга беткән сүзләр китерү юлы белән, ритмик кыты р ш ыл ы кта н чы гу чаралар ы н башкарабыз. «Яңа стиль, беренче сталь» дигәндә күрше сузыклар бераз гына сузылып әйтелү юлы белән, шигырьдә «яңастиль, беренчесталь» рәвешендә укылып, иҗек саннары артмый торган хәлгә китереләләр. Югарыдагы бер мисалда «нефть» сүзе ике иҗекле урый алган иде: Туңып тора неф(е)т вышкалары. Ә менә монда шагыйрь «хәйлә»- сен тапкан: бу сүз шигырьдә бер иҗекле урын ала: Аңкып тора шул нефть исе тирә-якка... Бу мисалда ул «нефтисе» рәве- шендәрәк укыла ала. Ә менә түбәндәге сүздә «хәйлә»- ли алмаган: ул сүздә яшерелгән сузык аваз уртада булу сәбәпле, аңа якын килеп булмый: «Ташкынланып Татар (ы) стан нефте ага» да «нефте»нең җаен тапкан, ә «Татар- (ы)стан» сүзендә «хәйлә» батмый: «ы» тел тимәс төшкә урнашкан. (Безнең тел башкорт теле алдында бераз кызарадыр, бәлки: башкорт теле үз исемен, ничек әйтсә, шулай яза: «Башкортостан». Ә без Тата- рыстанны «Татарстан» рәвешендә язабыз.) Тормышыбыз, культурабыз үсә барган саен телебез интернациональ сүзләр белән байый бару процессын кичерә. Бу хәл (кайбер сүзләрнең безнең тел үзенчәлекләре белән туганлашырга теләүләре) шигырь, бигрәк тә омряр өлкәсендә, ритмика алдына яңа проблема китереп куйды. Безнең шагыйрьләребез поэтикабызның ритмика тармагында шул мәсьәләне хәл итү юлын эзлиләр. Безгә бу эштә телчеләребезнең ярдәме кирәк. Безнең тел, нигездә, де-юре орфографияне таныса да, де-факто (гамәлдә) җырларында исә, үзенең үзенчәлегеннән ваз кичә алмый. Шулай итеп, шигырьдә сүзләрнең бер төрле язылып, икенче төрле 106 укылулары килеп чыга. Ритмик төзелешнең,—димәк, шигырь системабызның, — үлчәме итеп кайсы факторны алырга соң? Басымнарнымы? Иҗекләрнеме? Басымнарга күз салып үткәндә күрдек ки, татар теле басымнары эчтәлеккә буйсынырга тырышалар, ә хорей, анапест һ. б. лар киртәсенә керергә теләмиләр. Ә шигырь системасы — ул форма факторына нигезләнәдер бит? V. ШИГЫРЬДӘ ИҖЕКЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СЫЙФАТЫ Иҗекләрнең кайбер сыйфатларына күз салып үтәргә туры килә: бу безгә классик ритмик буыннарны тикшергәндә кирәк булачак. Шигырь төзелеше безнең алга бер сорау куя: — кайсы зуррак, ябык иҗекме, яки ачык иҗекме? Бу иҗекләрдәге сузык авазлар (икесендә дә бер үк чамада) кирәк булган кадәр сузыла алалар. «Су — зу» сүзендәге иҗекләрне уртача бер озынлыкта әйтүгә берәр секунд вакыт кирәк булуы мөмкин. Әгәр без бу иҗекләрнең берсен, мәсәлән, «зу»- ны, ябык иҗек хәленә китереп, «зур» дисәк, бу иҗек ииде, бераз зурая: элек бер секунд эчендә әйтелгән «зу» бер аваз («р» авазы) кушылуы сәбәпле, бу иҗекнең зурлыгы да, секундның ничәдән бер өлешенәдер арта. Вакыт күләме ягыннан (сузык авазларның барысы да бертигез үлчәмдә урын алырга тиешле бул- ,ган ритмда) ябык илекләр, ачык 'нәзекләргә караганда бераз киңрәк урын алырга тиешләр. Бу — бер. Икенчедән, ябык иҗекләрдә сузык авазлар тартык аваз белән ябыла, ягъни сузылуы (музыкадагы стаккато рәвешендә) киселә, туктатыла. Ә ачык иҗекләрдә бу хәл юк: алар- да (музыкадагы легато рәвешендә) үзләреннән соң килә торган иҗекләргә сарылу, тоташу, агылу сыйфаты бар. Ачык иҗекләр, үзләрен- иән соң килгән иң •I агымлыклары [Моңа аларның.— ачьпС'"_ и5кекләр- ;Пең — кыскара алу сыйфатлары да /ярдәм итә. Өченчедән, ябык иҗекләр, тавыш агымнары ябылган булу сәбәпле, ачык иҗекләрнең ритмдагы йөкләмәләрен үти алмыйлар: аларда ачык иҗекләрне алмаштыра алу, алар урынында кулланыла алу мөмкинлеге юк. Ачык иҗекләрдә исә. кыскара алу___кебек_үк,_озы11ая алу мөмкинлеге дә бар. Аларның бу сыйфаты ябык иҗекнең ритмдагы (вакыт күләме һәм көчәю кебек) сыйфатларына ярашырга да мөмкинлек бирә. Шул сәбәпле ачык иҗекләр ябык... иҗекләр ____урынында ) да килә алалар. Классик буынлы < шигырь бу хәлдән байтак урында файдалана. Димәк, кирәк булганда үзенең төп кагыйдәсеннән бераз читкә чыгарга да мөмкинлек таба. Мәсәлән, Тукайның «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш»ында, һәрбер ритмик буынның беренче иҗеге (төп басым шунда килү сәбәпле) ябык булырга тиешле ритмда, ачык иҗекләр дә очрый. Бу хәл — ачык иҗекләрдәге «ярашу» сыйфатыннан файдалануны чагылдыра. Әмма, менә шул ук ритмик буыннарның икенче иҗекләрендә, бер генә урында да ярашу мисалы юк. Ни өчен юк? Чөнки бу икенче иҗекләргә (беренче иҗекләрдәге басымнарны билгеләүче буларак) ачык иҗекләр урнашканнар. һәм алар, бу зур әсәрнең башыннан ахырына кадәр, бер генә буында да үз урыннарын ябык иҗекләргә 'бирмиләр. ~Ни өчен бирмиләр? Чөнки ябык иҗекләр (югарыда бу турыда әйтелгән иде) ачык иҗекләрне алмаштыра алмыйлар: аларда ачык иҗекләр сыйфатына яраша алу үзенчәлеге юк. Бу хәл (ритмик басымнар икенче иҗектә, ә шуны билгеләүче) ачык иҗекләр беренче иҗектә килә торган буыннардан төзелгән шигырьләрдә тагын да ачыграк күренә. Мәсәлән, Тукайның шундый («Хасиять», «Үтенеч», «Яшьләр», «Күгәрчен», «Ит базарында тәрәкъкый», «Өйләнү— түгел сөйләнү» һ. б.) шигырьләрендәге беренче иҗекләргә өстән генә күз салганда да, ачык иҗекләрдәге тәртипнең бер генә очракта да бозылмавын, ягъни ябык иҗекләрнең ачык иҗекләрне алмаштыра алмаганын күрәбез. Бу урында, сүз уңаеннан дигәндәй, классиклардагы үзенчәлекләр- _____ кеСТә[җе^~дТу л „белән'көчәйтәләр. 107 пен. берсен искә алып үтәргә кирәктер. Классиклар шигырьне, сүзләрнең грамматик формаларына нигезләп кенә түгел, бәлки татар теле (җөмләсендә ничек ишетелә алуларына нигезләп иҗат иткәннәр. Тукайда һәм башка классикларда сүзләрне язылганча гына түгел, ишетелгәнчә дә алу мисалларын, унарлап, йөзәрләп санарга мөмкин. Мәсәлән, Тукайның «Күгәрчен» шигырендә «бер урманда» сүзендә, «Өйләнү — түгел сөйләнү» шигырендә, «күз аттым», «сөйләнмә», «бер алгач», һәм «тулган айга» сүзләрендә мөмкин булмаган хәлгә очрыйбыз: грамматик формаларында язылган бу сүзләр классик буынның төп кагыйдәсен җимерәләр: бу сүзләрдә ачык иҗекләр урынына ябык иҗекләр урнашканнар! Юк, бу хәл — Тукай эше түгел, ритмик сизгерлеге көче белән дә бөекләрнең бөеге булган Тукай эше түгел! Тукай ул сүзләрне ишетелгәнчә: «бе-рурман», «кү-заттым, «силәнмә», «бе-ралгач» һәм «тулга- най» рәвешендә кулланган, һәм ачык иҗекләрнең ябык иҗекләрне алыштыра алмавын ачык рәвештә раслаган. Ачык иҗек үзенең кыскара алу сыйфаты белән классик буыннардан төзелгән ритмда бу төзелешнең 'төп, бс^ьшнары кайда икәнне курсәтерг^/аларны билгеләүгә ярдәм итә. Әгәр дә классик буыннарның төп . басымнары (аларда икенче дәрә- |җәдәге көчсезрәк басымнар да бар) ритмны төзүче — нигезче басымна- ры б^ренуе иҗекләрдә булса, аңык иҗекләр йлпрЭҺ/ГЪ2Н--йксшче,иҗек- i ләрдә) киләләр. Әгәр дә төп, ни- \гезче басымнар буынның икенче \иҗекләрендә булса, ачык иҗекләр \рлардан алда (беренче иҗекләрдә) киләләр. Моны ачыграк күрер өчен шигырьнең үзенә, әйтик, Тукайга сүз бирик: гырь ритмик булсын .өчен, билгеле. Чөнки бу шигырь ритмында икенче иҗекләрдә урнашкан басымнарны көчәйтү өчен, беренче иҗекләрдә агышлы, легатолы ачык иҗек булуы кирәк. Мондый хәл исә, ритмик төзелешнең бу төрендә мәҗбүри кагыйдә: әгәр дә бу мәҗбүрилек искә алынмый икән, ритм бозыла; шагыйрь бу шигырьдәге «качан» урынына «кайчан» сүзен куйса, беренче иҗек («кай») ябык иҗеккә, агымны өзгән иҗеккә әверелә Һәм бу хәл шигырьнең ритмик агышын тоткарлый, икенче иҗектәге басымны билгеләү көчен югалта. Бу шигырьдә без, беренче иҗектә генә түгел, ә һәрбер, ритмик буынның беренче иҗ££.е ачык иҗекләрдән- гыйбарәт икәнен күрәбез. (Фәкыйрь, бәһарең, кичең, нәһарың.) Бу хәл очраклы факт түгел: Тукайның «Кемне сөяргә кирәк?», «Татар кызларына», «Хур кызына», «Пушкиннан» «Пыяла баш», «Үз- үземә», «Мәхбүс», «Шагыйрьгә» һ. б. бик күп шигырьләрендә шул ук хәлне күрәбез. Г. Утызимәнинең «Татар поэзиясе антологиясе»нә кергән барлык шигырьләре шул рәвештә язылган: £гет булсаң егетлек күр-гәзилгә, Мәхәббәтлек /п/тасын баг-лабилгә. Һәм Г. Кандалиның «Антология»дәге: Гузәлсең бик, /Тарауда бер, күңелләргә ярауда бер, Матурсың күз карауда бер, дә хи сөйләргә телләр дә! рәвешендәге барлык шигырьләренең беренче иҗекләре ачык иҗекле буыннардан төзелгәннәр. М. Гафуриның «Нур», «Кырда» һ. б. байтак шигырьләре дә шул ук ритмик буыннар белән язылган: (Ч Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың! Качан китәр кичең, килер нәһарың? («Көз»). Тукай ни өчен бу шигырьдә, татар әдәби телендәге «кайчан» сүзе урынына, бу телнең аерым бер шивәсендәге «качан» сүзен куллана? ШиАны без һич Олуглыйбыз Халыкның корКаһарман Мулонытмыйбыз, вә зурлыйбыз: бап ы булды лапур, дибез... 1 Күргәз илгә. 108 Матур көндә чыгам кырга, Ачылмасмы күңелләр дип, Ачар хәсрәт- ләремне бу Агачлар ис- ле гөлләр дип. Менә бу югарыда телгә алынган шигырьләрнең беренче иҗекләренә генә күз салсак та, йөзләрчә юллар буенча ачык иҗекләр тезелеп торганын күрәбез. Тукайның «Мәслихәт», «Кызык гыйшык», «Кулың», «Шүрәле», «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» һ. б. шигырьләрендә исә,_. бу __хәлнең киресен очоатабыз. (Бу төрдәге шигырьләр башка классикларда да аз түгел.) Бу шигырьләрдә барлык баш иҗекләр дбык. иҗекләрдән гыйбарәт: Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә, Яд итәрләр, кем белә? рәхмәт илә..- Менә бусы «Шүрәле»дән: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр, Җырлаганда, көй өчен «тавыклары җырлай», диләр. Менә Дәрдемәндтән: Шаулый диңгез, җил өрәдер, җилкәнен киргән кораб, Төн вә көндез ул йөзәдер, юл бара ят ил карап... Менә мондый мисаллар классик шагыйрьләребезнең күбесендә (барысында да түгел) һәм безнең чор шагыйрьләрендә дә очрый. Бу мисаллардан күренә ки: бу төрдәге шигырьдә һәрбер ритмик буынның икенче иҗекләренә, — беренчеләрнең басымлы икәннәрен билгеләүче буларак,— ачык иҗекләр китерелгән. Без хәзер (буыннар төзелешен тулырак рәвештә тикшергәнчә үк инде) Тукайның «Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә» дигән шигырь юлын үзгәртеп: «Кара Әхмәттән башлыйк әле сүзне», яки: «Сүзне Карәхмәт белән башлыйк әле» дисәк, бу ике мисалда Тукайдагы ритмның ни өчен югалуын, бозылуын бераз төшенә алабыздыр: боларда — ритмик буыннардагы ябык һәм ачык иҗекләрнең тәртибе бозылу сәбәпле шигырьләрдәге ритмик төзелеш тә бозыла, үзгәрә. Бу мисаллардагы иҗекләр саны (шул ук чамада — унберәр булса да) бөтенләй әһәмиятсез нәрсә булып кала.. VI. ШИГЫРЬ ЮЛЛАРЫ НӘРСӘДӘН ҺӘМ НИЧЕК ТӨЗЕЛӘ? Шагыйрьләргә, композиторларга гына түгел, һәрбер нормаль кешегә билгеле булган бер аксиома бар: шигырь ул— ритмик нәрсә, ритмик сөйләм. Бу ритм исә, шигырь юлларындагы сүзләрнең кабатланып^ дулкынланып агыла торган аерым кисәкләрдән (буыннардан) төзелүе белән барлыка килә. Менә шул хәлне (шигырь төзелешенең аксиомасы рәвешендәге хәлне) искә алмау, әйтик, шигырь юлларындагы иҗекләр саны белән генә чикләнү,— «ритм» дигән төшенчәнең тышына чыгып китү булыр иде. Татар шигырь төзелеше үзенең үзенчәлекле, ритмик сыйфатларын билгеләү эшендә (испан, итальян,, поляк, француз һ. б.) бүтән телләр шигырь системасының әзер кагыйдәләрен ярдәмгә чакыруга мохтаҗ түгелдер бугай. Ул үз системасын (тугандаш телләр поэзиясендәге уртак якларны да искә алып), үзенең нигез сыйфатларын (кагыйдәләрен) үзе әйтә ала. Татар шигыренә («шигырь» сүзе бу мәкаләдә җыр һәм шигырьнең икесен дә эченә алган тезмә сөйләм мәгънәсендә кулланыла) һәм аның, —татар шигыренең, — ритмик чараларына күз салсак, төп фактор- булып торган, ритмик буыннарга очрыйбыз. Әгәр дә без халык иҗатының (җыр, такмак, бәет, кобаер, дастаннар, ритмик табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр һ. б. ларның) язма, шигырьдән элек туганын искә алабыз икән, бу иҗаттагы, ритмик буыннарны «беренче төр» дип танырга тиешбез. Бу беренче төрдәге (халык иҗатындагы) шигырьнең ритмик кисәкләрендә синтагмалар (ягъни, җөмлә буы н н ары — җөмлә н е ң с и н т а к с и к ^кисәкләре) белән ритмик буыннар,, күләмнәре һәм басымнары ягыннан, үзара ярашалар. Ягъни җөмлә кисәкләре булган сүзләр, ритмик буыннар күләменнән чыкмыйлар һәм сүзләрнең басымнары логик басымнар белән берләшеп, ярашып,, эчтәлекне көчәйтергә, интонация 109 һәм башкаларга киң мөмкинлек бирәләр. Мәсәлән: .. • , Сәбәбен сорамый тоз бирмә, Нәсәбен сорамый кыз бирмә. Бу ритмик мәкальнең буыннар төзелеше, әнә шул әйтеп үткәннәребезгә бар яктан да туры килә ҺӘЛМ бу хәл бик матур ритмик агым тудыра. Силлаботоник система сто- палары белән мавыгучыларча әйтсәк: — беренче буын («сәбәбен» — басым өченче иҗектә) — анапест! Икенче буын («сорамый» — басым уртада) — амфибрахий!, ә өченче буын («тоз бирмә» — басым беренче иҗектә) —дактиль!—дип аталырга тиеш. Ләкин силлабо-тоник система кагыйдәсе буенча менә мондый ритмик төзелеш ул системага керә алмый. Күренә ки, татар шигырь төзелешенең бу (синтагмалы ритмик буыннар) төре бөтенләй башка үзенчәлекләргә нигезләнгән. Шигырь төзелешенең бутөдеңә нинди а та-ма бирергә тьрокzep^jанысын |ӘЙт.о, алмыйм^ ләкин хәзергә «синтагматик буыннар төзелеше» дигән ^исемне куллана торырга мөмкин бугай. Шигыребезнең икенче төрендәге ритмик буыннар — һәрвакытта билгеле урыннарда гына килә торган басымнар нигезендә төзелгән. Шигыребезнең бу төзелешендә: 1) ритмик буыннарның күләм ягыннан бер тигезлеге (кайбер өлгеләрдә, юл ахырындагы буынның кыскарак булуы да мөмкин), 2) сүзләрнең ритмик буыннар чигеннән чыгып, алдагы буыннарга кушылуы, «ат- ландырылуы^ һәм 3) басымнарның, мәэубүри кагыйдә буларак, ритм өлгесе билгеләгән урыннарда гына килүе кебек сыйфатлар төп үзенчәлек булып тора. Бу төрдәге, ритмик буыннарның «арка сөяге» — басым- нар. ~Ш-нгырь төзелешенең бу төрен Хатип иптәш Госман «кЛа'ссук шигырь төзелеше^^дИп атаган иде. Бу — шактый тапкыр атама. Без дә моны тоткарсыз үзләштергән идек. Ләкин борынгырак классикларыбыз арасында бу төрне кулланмаучылар да барлыгын, гомумән классик әдәбиятыбыз үрнәкләренең («юк»ка чыкмаганнарының) әле һаман архивларда һәм үткән гасырлар тузаны 24 Бу төзелештәге басымнарга «ясдлма» яки «схем<ш1к_£асым» атамасы төгәл туры килә. Ләкин классик шигырьгә карата бу сүзне кулланасы килми. Бу мәкаләбездә «классик буынлылар» дип алына.— X. Т. астында күмелеп ятуда дәвам итүләрен (аларны әле тулы рәвештә барлый алмаганлыгыбызны) искә алсак, шигыребезнең бу төренә вакытлыча бүтән атама куллана тору дөресрәк булыр кебек тоела. q Хәзергә аны «тощш^^ушшщитө- * зелеше» дип йөртү дә урынсыз булмас иде. Бу «тоник» сүзе силлабо-тоник системадагы мәгънәсендә түгел, ә бәлки, шигыребезнең бу төзелешендә сүзләрнең ритмик өлгеләр таләбенә буйсындырылуы сәбәпле, синтагмадагытдбихьш—— у^хьшн-а^ын ' югалткан -хәлдә^ ритм төзегән басымнар мәгънәсендә генә алына ала. Бу төрне бәлки «басымлы__б^ыннар төзелеше» дип алу дөресрәктер?24Әгәр дә "ОарГ'турындагы бу күзәтүләр (шагыйрь буларак, интуитик тәҗрибәләргә таяныбрак әйтелгән бу фикерләр) сыналуларны күтәрә алсалар, атамалар мәсьәләсен бергәләп хәл итәрбездер. Классик буыннар төзелешен ачыклау, аның нидән гыйбарәт икәнен күрү — синтагматик буыннар төзелешен аныклауны шактый җиңеләйтәчәк, бугай. Шуны искә алып, беренче чиратта тоник буыннар мәсьәләсенә бераз тулырак тукталу яхшырак булырдыр. VII. КЛАССИК БУЫННАР ТӨЗЕЛЕШЕНЕҢ ҮСҮЕНӘ ЯРДӘМ ИТКӘН СӘБӘПЛӘР Гасырлар аша киләчәккә таба юл тоткан поэзиябез, бу гасырга килеп кергән көннәрендә, кечкенә «сәхнәле» (өйләр һәм мәктәп бүлмәләре күләмендәге), кечкенә аудиторияле поэзия иде. Ул телдә сөйләнүдән битәр, укылып тыңланыла иде. Бу поэзияне укучыларның зур күпчелеге аны сөйләп түгел, көйләп укый иде. Әгәр дә поэзиянең халык җыры тармагы өчен кичке-төнге урамнар, 110 офыктаи-офыкка сузылган киң кырлар, романтикалы карурманнар, тантаналы сабан туйлары һәм яшьлек туйлары күләмендәге тулы тавышлы көй кирәк булган булса, язма поэзиянең андый мәйданнары юк иде; язма поэзия тар диапазонлы, тын, басынкы тембрлы көйләргә дә сыя ала иде. Гомер юлына үткән гасыр ахырларында һәм бу гасыр башларында килеп керүчеләр хәтерлиләрдер, шигырьләр көйләп, тик көйләп укыла иделәр. Каюм Насый- ри агайның «Фәвакиһелҗөласа» җыентыгына урнаштырылган шигырьләргә: «Вәзене «Мөхәммәдия» көе дип Мәгърүфтер... вәзене «Бәдәвам» көе шикелледер...» — дип искәрмәләр бирүе очраклы хәл түгел. Ә хәзер без берберебезне: « Кө й л әп______ ук ы й с ы ң! шигырьне аны Сәлимҗан кебек сөйләп укырга, яки Шамук кебек сөйләргә кирәк», — дип"- шелтәлибез. Ритмны көйгә көйләбрәк сөйләүне ниндидер бер архаизм итеп карыйбыз һәм халык та шулай карый. Бу да очраклы хәл түгелдер. , Ә классик төзелештәге поэзий 'ритмик яктан, ничектер, агымлылык белән бизәкләнгән, үзеннәңзуае^^юй;? ләүне_со.рап_то]эа кебек тоела 'чиде һәм' ул хәзер дә шул сыйфатын югалтмаган. Ритмик төзелеше шундый аерата үзенчәлекле бу поэзия— язма шигырь буларак туган. Бездән байтак ерак чорларда, зур күпчелеге укый-яза белмәгән халыкка, җыр, бәет, кобаер, дастан кебекләргә (үз иҗатына) күнеккән ха- ц лыкка бу_язма поэзия үзенещ эчтә- леге белән (халыкның үз иҗатына - нисбәтән) шактый катлаулы поэзия булган, билгелеТ Шуның беләьГбер- гә, бу поэзия ул чорларда бары кулъязма китап хәлендә һәм «тиражы» юк дәрәҗәсендә аз хәлдәге поэзия иде. Менә шул сәбәпләр язма поэзия алдына, аны ишетүченең, тыңлаучының хәтерендә калуы чараларына да игътибар бирү һәм ул чараларны үстерү бурычын куйган. Моның өчен шигырь юлларындагы сүзләрнең бер-берсенә бик нык ялганып торулары, аларның ритмикасы көйләнү- чән булуы соралган. Бу хәл исә, басымнар ярдәменә тагын да ныграк таянырга, ритмик басымнарга зур урын бирергә мәҗбүр иткән булса кирәк. Татар поэзиясенең үзенчәлекләрен чагылдыра алган язма кагыйдәләр, теорияләр — безнең чорда гына түгел— ул заманнарда да булмаган, билгеле. Бу хәл исә безнең классикларны үткәндәгеләрнең гүзәл тәҗрибә үрнәкләрен кагыйдә рәвешендәге өлге итеп алуга юнәлткән. Алар шул өлгеләрне чыганак итәрәк, чорлары һәм талантлары таләп кылган дәрәҗәдә үстерә, баета барганнар. ■Ритмик өлгеләр камилләнә барып, «алтын калңп» хәленә килгәннәр. Безнең Тукай ул «алтын калЬш»- ларның кайберсен: 1 у* Райта-райта, райта-райта, райтарам, Шул көйгә бас-саң, указың кайтарам.... рәвешендә күрсәткәләп тә куя. Нәрсә соң ул «алтын калып»? Башкорт сәсәннәренең— халык шагыйрьләренең— берсе Шәйдулла агай Шафигуллии: Сәсәндәрнең күңелендә алтын калып, Әйтер уен көйләп бирер шуга һалып. Тапкыр һүзен, гыйберәтле йырын-көен Бөтә халык тыңлап торыр таңга калып,— ди. Димәк «алтын калып» ул — күңелдәге уйны, тойгыны тапкыр сүзләр белән, халык яратып тыңлап торырлык итеп көйләп бирергә ярдәм итә торган ритмик өлге — шигырь төзелешенең билгеле бер өлгесе. Рус силлабо-тоник системасының фәлән стопалы ямб, фәлән стопалы дактиль һ. б. лары нәрсә соң? Шул ук ;«алтын калып» түгелмени! Гарәпләрнең бәхре~ТГо7'лары шул ук j«алтын калып» лабаса! Татар халкының: ... Айли гынам айли-айлүк Гайли айлүк айхайлүк,— рәвешендәге ритмик өлгесе дә, Тукайның: Тимта-тимта, тимта-тимта, тимтатам! Очсана, мин җөббә чабуыннан тотам,— дигәненең беренче юлдагы өлгесе, яки: Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт! Пу, Печән базары халкы күңле шат! — ның беренче юлы шул ук «алтын калып» үрнәге түгелмени? Бу урында искәрмә ясап үтәсе бар: кайберәүлә- ребез «фагыйләтеи»нәрие ишетү белән татар шигыре төзелешен Багдадка һәм Тәһранга (гарәп һәм фарсы «бәхер»ләренә) алып китәргә тырышабыз. «Фагыйләтен»... дигән ич! — бәс, мәсьәләнең очы шул якта, янәсе. Гарәп-фарсы мәдәниятенә ихтирамыбыз, һичшиксез, зур. Ләкин бездәге фагыйләтеннең тәһрани түгел, ә казани булуы да мөмкин бит! Татар поэзиясенең «ялкау килен» турындагы бәете бар: Ятадыр мисле бүре, Торып ясамый шүре, Ачуланмыйдыр ире, Яткан өчен тидия, К. Насыйри агай: «Бу бәет һәм яхшы кагыйдәле тәсниф кылынган- дыр, вәзене «Мәфагилен фегү^и»- дер, «Бәдәвам» көе шикелледер» — ди. Бу кагыйдә халыкның синтагматик буыннардан төзелгән җырларда, дастаннарда кулланыла /торган 7 иҗекле вәзене кагыйдәсе. Бу кагыйдәгә бәхер системасының принциплары гына түгел, хәФта безнең классик басымнар буыны да тулы рәвештә катнаша алмый/. К. Насыйри агай монда «Мәфагилен»нәрне шигырьнең юллары нинди басымнардан төзелгәнен түгел( нинди күләмдәге буыннардан торганын күрсәтү, өчен китергән. Тукайда бу кагыйдәнең нәкъ халыктагы ритмик төзелештә: / Кызган.амьцц_сезләрне, Ник ачмыйсыз~к\злэрпе, Киләчәктә бәхетләр Көтә безне бәдәвам... — Һәм: Сиңа сүзем шул, ишәк, Яхшы булыр килешсәк, йөзик ялган эчендә, — Син каек бул, мин — ишәк, — рәвешендә эшкәртелгән мисаллар азмыни! Бу фактлар безгә нәрсә турында .сөйлиләр? Безгә алар: «ритмик \елге» («алтын калып») дигән нәрсә — шигырь системаларының һәрберсе өчен, аларның үзенчәлекләренә нигезләнгән уртак бер хәл икәнен сөйлиләр. Алар — шигырь төзелешләренең нинди ритмик кисәкләрдән торганын күрсәтүче өлгеләр, чөнки дөньяда ритмик кисәкләрдән төзелмәгән ритм юк. Димәк, ритмик буыннардан төзелмәгән шигырь дә, ритмик өлгеләре булмаган система да булмаска тиеш. — Ә, рус силлабик шигыре? Ул бит ритмик буыннарга түгел, шигырь юлларындагы иҗекләр санына нигезләнә!—диючеләр булуы мөмкин. Мөмкин генә түгел, андыйлар бар ук: — Рус силлабикасы шундый, бәс татар силлабикасы да шундый булырга тиеш, — янәсе. Дөрес, рус силлабикасының рпт-, мик буыннары мәсьәләсе әле һаман! ачыкланып җитмәгән хәлдә тора. Ләкин XVIII гасыр башларында бу системаны нигезләүчеләрнең күренеклеләреннән булган Кантемир шигырьләре турында шактый кызыклы фикерләр бар. Жуковский ул шигырьләрнең ишетелеше искиткеч матур булуы турында әйтә. Батюшков исә: «Кантемир үз шигырьләрен укыганда, аларның тактларыңа (димәк, ритмик. .буыннарына— Х„ Т.) кулы белән ишарә итә-итә.. укыган»,— ди. Билгеле ки, шигырьнең ритмик кисәкләрдән төзелмәгән булуы һәм андый ритмның искиткеч ягымлы булуы да мөмкин түгел. Менә бу фактлар рус силлабик шигыренең дә (ни өчендер әле һаман ачыкланмаган) ритмик өлгеләре булуын, димәк, ритмик буыннардан төзелгән булуын сөйлиләр. Ә бездә — бүгенге шагыйрьләрдә бу «алтын калып» мәсьәләсе ничегрәк соң? Әгәр дә без — ритмик сөйләмнең искиткеч төгәл, чылтырап һәм чыңгылдап торган аһәңле җәүһәрләрен биргән халыктан, әйтик шуларны иҗат итүчедән- — Бу әсәрнең ритмикасын, вәзенен, рифмаларын, строфик формасын, аңардагы аллитерацияләр, эчке рифмалар, инструментовкалар гармониясен нинди теорияләр принцибында төзедегез? — дип сорасак, ул шаккатып аптырап калыр иде һәм мондый сорау бирүче турында «акылга җиңеләйгән бугай бу мескен» дип уйлар иде бәлки. Чөнки, халык, бу әкәмәт нәрсәләр турында ill 112 уйлап та карамаган хәлдә, гасырлар буенча сыналган, камилләшә барган «алтын өлгеләр» белән, йөрәгендәге, күңелендәге өлгеләр буенча 1иҗат иткән (шигырь юлындагы иҗекләрне, әйтик, бармак белән чутлап бармаган хәлдә иҗат иткән) һәм югарыда саналган хикмәтләрнең барысына да тулы рәвештә туры килгән гүзәл җырлар бирә алган. Без, шагыйрьләр, әнә шул «тере классик»тан, халыктан, һәм мәрхүм классик бабайлар вә агайлардан мирас булып калган «алтын өлгеләр» буенча^юкат итәбезШЪктамагъш тор- мышның таләпләре йогынтысында ул өлгеләрнең яңа вариантларын эзлибез. Аларны камилләштерә ба- ' рырга омтылабыз. Без дә, шигырь чыгарганда, бер вакытта да вәзеннәрдәге иҗекләр санын «бармак исәбе» белән санап тормыйбыз: шагыйрьнең (ритмик ' сизгерлеге нормаль шагыйрьнең) интуитик тәҗрибәсе, өлгеләренең ничә иҗекле һәм нинди ритмдә икәнен бармаклар ярдәменнән башка да, санап тормыйча да, сизә ала. Халык инде элеккеге өмми (укый- яза белмәгән) масса түгел. Ул үзенең бу дөньяны үзгәртеп төзү эшен, кешелекнең иң алдынгы теорияләре белән коралланган хәлдә башкара. Ләкин безнең арабызда, шагыйрьләр арасында, үз эше теорияләрен белмәгәннәр, вәзеннәр, ритмик төрләр, гомумән шигырь төзелеше үзенчәлекләренә «бу ниткән нәрсә тагы!» дигән рәвештә, шаккатып караучылар да бар әле. Ә заман безгә теорияләр яктысында иҗат итәргә I киңәш бирә. Бу киңәшкә колак сал- ■ мауның бәласе, иҗат итүчегә генә 1 түгел, заман җилкәсенә дә төшә бугай бит. Анысы шулай, ләкин безнең шигырь төзелешендәге кайбер теоретик мәсьәләләрнең ачыкланып җитмәгән яклары да байтак әле. Хатип иптәш Госман бу мәйдандагы актуаль мәсьәләләрне уңышлы юлларга юнәлтте. Бер максатка бару- чылар буларак, эшне бергәләп дәвам итү рәвешендә кайбер детальләр турында тагын да киңәшергә тиешбездер. Татар шигыре төзелешенең нигез ташлары булган төп ҮзеНд^® шактый төсмерләнде инде. Анда төр бар. Берсе — сищагматик буыннар, "икенчесе — классик буыннар төзелеше. Болар хәз&р төп үзенчәлекләр буларак, һәрбер тәнкыйть һәм бәхәсне күтәрә алалар шикелле күренә. Ләкин алар әле конкретлашкан, бөтен яктан төгәлләнгән кагыйдәләр хәленә ирешмәгәннәр. Димәк, урта белем мәктәпләребез әле һаман кулланмасыз яшиләр. Шигырь төзелеше мәсьәләләре әле язучылар, телче, әдәбиятчылар җәмәгатьчелеге эчендә үсү, талу, яшәргә хәзерләнү чорын кичерә.^ Бу эшнең берәүләр генә түгел, күбәүләр катнашуы белән башкарылуы күңелле хәл. Бу эшне башкаруда барыбызны да аптыраткан кайбер читенлекләр бар. Аларның берсе — теория чыганагы материалының, классик поэзиябезнең текстындагы чатаклар. Классик поэзиябезнең кайсы гына үрнәген алма, хаталар, бозылулар белән тулган. «Аитология»безнең классиклар бүлегендә һәр строфада бозылулар, кычкырып торган ритмик хаталар тулып ята. Бу хәл, билгеле, бик ерактан килә. Безнең чорның гаебе — бозуда түгел, гасырлар һәм чорлар буенча бозылган текстларны төзәтергә өлгермәвебездә. Барыбызга да билгеле: Октябрьга кадәрге орфографиябезнең рәтечираты юк иде. Ул чорларда һәркемнең үз орфографиясе булган дисәк тә, дөрескә килә язар. Классикларның әсәрләре, китаплар кулдан язылган чорда да, басма китапларга күчкәч тә әнә шундый «мөхтәрәмнәр» тарафыннан «редакцияләнү» җәзасын кичергәннәр. Белепме, белмичәме, бер генә сүзен үзгәртү белән дә ритмы имгәнеп кала торган нәрсә бит ул шигырь! Бу фаҗиганың зурлыгы ни дәрәҗәдә икәнен күз алдына китерер өчен үзебезнең кайбер эшебез белән чагыштырып карыйк. Элеккеләрдән әллә ничә кат югарырак белемле булганыбыз хәлдә, шигырьне редак- циялибез икән, кычкыртып имгәтеп ташлый алабыз ич! Еракка барасы түгел: Тукайның 1943 елда чыгарылган академик басмасында «Шигырь» шигырендә 9 «данә» ритмик хата җибәрелгән. Тукайда бит, Тукайда! һәм фаҗига аның шул шигырендә генә дә түгел: кайчан ки, Тукай ’шундый «язмышка» дучар икән, XII яки аннан соңрак гасырларныкыларның бер генә чеметем үпкәләргә дә хаклары юктыр. Академик гыйльми комиссия тө- з е п, к л а сс и кл арның те кет л арын гыйльми әзерләү эшен башкара башлыйсы иде. Бу эш безнең замана башкара алмаслык эш түгел. Моңа әсәрләрнең төрле нөсхәләрендәге вариантларын чагыштыру һәм к л асси кл а р н ы ң гр а м м а т и к үзенчә- лекләрен һәм ритмик төзелешен аныклау һ. б. аша юл салырга мөмкин.