Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУМЫНИЯДӘ УН КӨН

(Күңел дәфтәреннән)

БЕРАЗ КЕРЕШ

Казан — Мәскәү — Киев — Бухарест...

Дуслар янына алып килгән бу маршрут безнең күңелләргә җуелмас эзләр булып сызылды. Илдән илгә, йөрәкләрдән йөрәкләргә сузылган бу юлның буеннан-буена август кояшының юмарт нурлары һәм 1958 елның уңдырышлы җәе мул итеп үстергән чәчәкләр, әйтерсең,.якты маяклар булып тезелгән иде. Без аны бнк озак та һәм бик тиз дә үттек шикелле. Тиз — чөнки карашны һәм хисне сихерләгән бу сәяхәтнең нурлы минутларын дәвамлырак итәсе килде. Озак — чөнки ашкынуыбызның чиге-чамасы юк иде. Җитез жилкәй! Ис син безнең Очып барган уңайга, Сәламен Идел-диңгезнец Тизрәк житкер Дунайга!.. Әйтерсең, шул ашкыну канатлары җилпенде дә моторлар әйләнешен тизләтте. Әйтерсең, ул көнне искән җилләр дә безне бик яхшы аңлады һәм, әйтерсең, без юлга чыккан минутта ук уйлаган юл җырыбызның файдасын күрдек. Кыскасы, Дунайлы һәм елмаюлы, азат һәм кояшлы Румыния җиренә безне нибары ярты көнлек юл китерде. Хәер, якын йөрәкләр өчен ерак дигән аралар гомумән юк бит ул! Дуслар иле безне иркә нурларга коендырды һәм чәчәкләрнең хуш исенә төрде. Без биредә Карпат тауларының шифалы һавасын суладык һәм Трансильвания ширбәтләре тәмен татыдык. Безгә ярсулы тау елгалары юл башлаган күксел түбәләрне күрсәттеләр һәм’без яшел дулкыннарга күмелгән бик күп юллар буйлап йөрдек. Ләкин безнең күңелләребездә барыннан да яктырак һәм кадерлерәк истәлек булып румын һәм мадъяр дусларның безнең кулларны кыскан,, безне яратып кочкан куллары җылысы калды... БЕРНИЧӘ ЧАГЫШТЫРУ Чагыштыруларның ышандыру көче гаять зур икәнлеге билгеле. Биредә безнең адым саен диярлек чагыштыру ишетүебез һәм контрастлар күрүебез бер дә тикмәгә түгел. Элекке Румыния турында сөйләгәндә, мәсәлән, синең әңгәмәчең болан дияр:' К 84 — Безнең илебез Карпат тауларының гүзәллеге белән, үзенең гаять мул җир асты байлыклары белән, чиксез уңдырышлы туфрагы белән һәм... крестьяннарның хәерчелеге белән дан тота иде. Моның дәлиле итеп дуслар безгә яшел тау битләренә, авыллардан бераз читтәрәк калкулыкларга яки матур-матур күл буйларына җәелеп утырган элекке алпавыт йортларын һәм зиннәтләп салыш ан крепостьларны күрсәтәләр. Күптән түгел, моннан нибарысы ундүрт ел элек, бу сырлы һәм бизәкле биналар халык җилкәсенә авыр таш булып басып торганнар. Хәзер шуның барысына да халык өчен муллык җитештерүче госхозлар яки күмәк хуҗалыкчылар урнашкан. Моннан да җирлеклерәк һәм күргәзмәлерәк нинди чагыштыруның булуы мөмкин! Ә пейзаж, ә ерактан ук үзләре күзгә бәрелеп торган күренешләр?.. Әнә, крепость манараларыннан да биегрәк булып, яңа завод морҗалары яки электр линияләренең челтәрле баганалары күтәрелгән. Әнә элекке алпавыт утарларыннан ничәмә-ничә тапкыр зуррак мәйданнарга җәелгән яңа поселоклар тезелеп ята — кызыл черепица түбәле ап-ак биналар күз явын алып күренәләр, тирәләрендә җимешле яңа бакчалар шаулый. — Мебель фабрикасы поселогы... Социалистик шәһәрчек... Яңа госхоз йортлары... Безгә шулай дип аңлаталар һәм бу пейзажда без иске белән яңаның янәшә куеп чагыштырылуын күрәбез. Румыния Халык Республикасының уналты өлкәсеннән бары тик бер өлкәдә— Венгр автономияле өлкәсендә генә булсак та һәм анда бик аз гына вакыт үткәрсәк тә, безгә бик күп шундый тиңләштереп караулар һәм чагыштырулар белән эш итәргә туры килде. Бик әйбәт нәрсә бу: тизрәк төшендерә һәм конкретрак аңлата. ...Таң әле беленеп кенә килә, ә без торган тын тыкрык инде уянган, инде аякка баскан. Каршыбыздагы йортта тыр-тыр килеп мотоцикл моторы кабынды. Урам буйлап кемнәрдер марш атлап уздылар, «Эдь, кэтту, һарум!..> (бер, ике, өч!) дигән команда тавышы ачык тәрәзәбездән бик яхшы ишетелеп калды. Менә без дә бакчада йөрергә чыктык. Нинди куе һәм никадәр күп куак! Алар чатыр булып урам өстенә капланган, алар рәткә тезелешеп ишек алларына һәм йортлар тирәсенә басканнар, алар ачык тәрәзәдән өйләр эченә үрелә. Күреп сокланабыз, Казан урамнарының әле шактый шәрәлеге күз алдына килә, аларның да тизрәк шулай киенүен телисең... Ә чәчәкләр, ә гөлләр! Алары тагын да күбрәк, тагын да купшыраклар. Яшел каланың иртәнге сафлыгыннан да күркәмрәк нәрсә бармы икән?! Иртә, бик иртә кузгалды халык. — Бәйрәм бүген бик зур булачак. Безнең 23 август — Сезнең 7 ноябрь ул. Иртә танда гостиница хезмәтчесе безне әнә шулай дип бәйрәм белән тәбрик итте. Аның русчаны вата-сындыра бик тырышып әйткән бу сүзләрендә зур мәгънә бар: румын дусларыбыз үз илләренең азат ителү көннәрен безнең Октябрь революциябез көне белән тиңлиләр! Андый бәйрәмнең кечкенә булуы, әлбәттә, мөмкин түгел. Шуңа күрә дә көндез физкультурачылар парадында катнашачак мотоциклның моторын таң белән үк тагын бер кат сынап куярга кирәк булган, һөнәрчеләр мәктәбе колоннасы шуңа күрә дә үзенең бәйрәм демонстрациясенә хәзерлеген таңнан торып тагын бер тикшерә, бәйрәм адымнарының бердәмлеген сыный. 85 Язгы һәм көзге бәйрәм демонстрацияләребезгә һәм тантаналарга безнең күзләр дә, күңелләр дә бик нык ияләшкән, бик нык күнеккән инде. Биредә без Август бәйрәмен күрәбез һәм аның үзенә бер күркәм сыйфатлары бар. ...Демонстрациягә өлкә башкаласы — Тыргу-ЛАурешның барлык кешеләре чыккан, һәркемнең шатлыгы, бөтен бакчаларның да чәчәге — урамда. Хәтта аерым урамнардагы балалар футбол командаларының махсус колонналары бар. ...Кая күз салма — шунда кояш. Бу бәйрәмне, бер дә икеләнмичә, кояш бәйрәме дип була. Күксел күктә дә, кызыл, сары һәм зәңгәр төсле еч буй-буй тасмадан торган флаглардагы дәүләт гербында да, кешеләрнең йөзләрендә дә кояш балкый. Илдә мәңге сүнмәскә кабынган бәхет балкышының символы бу. ...Лозунгларны биредә трибунадан кычкырмыйлар, ә аларны демон-, странтлар үзләре, бертавыштан кабатлап, бергә әйтә. Сүзләр билгеле бер ритмга салынган, ягъни кыска шигырь юллары итеп төзелгән. Иҗекләп һәм ачык итеп бергә яңгыратканда искиткеч матур чыга: — Э-йе-но парт, э-йе-но парт, э-йе-ио Ру-ман му-каш парт! Бәйрәмдә иң күп әйтелгән бу сүзләрне безнең телгә тәрҗемә итсәк һәм дусларга кушылып кабатласак, болай ишетелер иде: — Я-шә-сен, я-шә-сен, пар-ти-я-без я-шә-сен! Нәкъ җыр шикелле. Халыкның азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшүче Эшчеләр партиясенә рәхмәт сүзләрен иң матур җыр итеп әйтергә кирәк тә. ...Мәйданнан, социалистик хезмәтнең транспарант һәм лозунгларга.' диаграмма һәм плакатларга зур итеп, матур итеп язылган олы җиңүләре белән бергә, хөр күңелле халыкның җырлары һәм биюләре парады да уза. Тыгыз сафлар булып тезелгән һәр коллективның кечкенә генә оркестры яки квартеты бар. Бәйрәмчә итеп төрлечә киенгән бик күп төрле үзешчән ансамбльләр бер-бер артлы биеп яки җырлап үтеп торалар. Менә бер салмак әйләнеп, бер төгәл-кискен хәрәкәтләр ясап, Төньяк Трансильвания румыннары биюен башкаралар. Биюче үсмерләр чигүле киң җиңле, озын күлмәк кигәннәр. Кызлар күлмәге исә тагын да озынрак, күкрәк турылары һәм иңбашлары тагын да купшырак итеп чигелгән. Күлмәк өстеннән алар спай катринца — ян-яклары ерылмалы итәк киеп алганнар. Биеп әйләнгәндә, итәк чабулары карлыгач канатлары кебек җәелеп җилфердиләр. Үзәк һәм Көньяк Трансильвания халыклары биюен тезгә кадәр генә ак киндер күлмәк һәм тап-тар йон чалбар кигән егетләр белән ап-ак кофталы, кап-кара итәкле кызлар күрсәтеп узды. Аларның тегеп түгел, ә тоташ бер күн кисәген шнурлап кына чүвәк шикелле итеп ясаган опийчалары шома асфальтка тиеп күңелле дә, йомшак та кыштырдый... Аннары итәкләре дә, җиң очлары да чуклы һәм чигүле күлмәкләрен киң каеш билбаулар белән буган мадъяр егетләре, аннары чигүле итекләренә вак кыңгыраулар таккан ирләр, аннары итәкләре кыңгырауга охшатып тегелгән немец кызлары биеделәр. Халыклар осталыгы, халыклар дуслыгы ярышты! Көн буе шаулап һәм дулкынланып торган чуар бизәкле урамнар һәм мәйданнар җиләс җилдә тирбәлгән гүзәл чәчәкләр келәмен хәтерләтә иде. Бизәкләр бизәге, ямьнәр яме булып балкыган сүзләр кайда да бер генг: — Яшәсен 23 август! Әйе, зур, чиксез зур бәйрәм иде бу. Үз азатлыгының, мәңгегә яулап алынган бәхетнең кадерен белә, бик яхшы белә халык! йөрәкләр бу бәйрәм тантанасын юкка гына шулай тирән кичермиләр. 86 Ил халкы үткәндәге газаплы тормышның һәм каргалган язмышның йөрәкләргә сызылган әрнүле эзләрен хәтерли. Аны дүрт гасыр буена төрек солтаннары изгән, ул гомер-гомергә ятларга эшләп тир түккән, аның бөтен байлыкларын килмешәкләр талап яшәгәннәр. Бухарестта Авыл музее дип аталган мәшһүр этнографик павильоннар арасында морҗасыз «кара өйләр» саклана. Үзләренең җәберчеләренә морҗа башыннан салына торган «төтен налогы» түләмәс өчен румын крестьяннары шундый ызбаларда яшәргә мәҗбүр булганнар. Моңа борынгының сагышлы җырлары белән хроникалары шаһит: «Кыш көннәре иде. ә без морҗаларны иштек... Кояш карый иде, җилләр исә иде, ләкин аларның берсе дә безнең күз яшьләрен киптерә алмады...» Баскыннар куылгач, илне көнбатыш капиталистлары йолыккаларга керешәләр. Румыниянең нефтен, икмәген америкалылар һәм инглизләр, немецлар һәм итальяннар талап ташый. Румын эшчесе чит ил капиталистлары өчен эшли торган моторларга җан һәм кан — кара алтын бирә, ә үзе авыр йөкләрне күтәреп ташып бөкрәя. Уңдырышлы кырлар икмәген ятлар ашый, ә румын крестьяны ачлыктан интегә, аның аркасын алпавыт камчысы каезлый. Аннары сулышларны немец-фашист илбасарлар элмәге кыса; фашист аяккулларга авыр коллык богавын сала... 1944 елның 23 августы — барлык шул богауларның чатнап өзелгән көне, азатлык ямен күргән халыкның шатлыклары чәчәкләр һәм бүрекләр, байраклар һәм салютлар булып күкләргә чөелгән көн. Шуңа күрә дә тантаналы, шуңа күрә дә аеруча кадерле бу бәйрәм. Гостиница хезмәтчебез бик дөрес, бик матур чагыштырды: бу җирләргә Бөек Октябрь чыннан да августта килде бит! Биредә аны беренче тапкыр совет солдатының кырыс кыяфәтендә һәм елмаюлы йөзендә күргәннәр. Шуңа күрә дә бу бәйрәмдә иң беренче итеп Ул искә алына, иң зирәк, иң тапкыр тиңләштерүләр Аның исеменә бәйләп әйтелә. Әнә Аның мәһабәт сыны хәзер дә мәйданның иң түрендә, иң күренекле җирендә калкып тора. Бер кулы белән кысып Ул үлемнән үзе коткарып калган баланы күкрәгенә сыендырган, икенче кулында — кылыч. Бу бәйрәмнең бөтен чәчәкләре, әйтерсең, Аңа елмаялар, бөтен күзләр дә сөенеп һәм сөйкемле итеп Аңа карый. Румыния Халык Республикасы һәм Советлар Союзы гимннарын уйнап башланган һәм «Интернационал» җырлау белән тәмамланган бу тантанада Ул иң почетлы урында, биредә Ул мәңгелек кунак. .... Кэләмэнтәл авылының күмәк хуҗалыкка берләшкән кешеләре безне ферма янындагы мәйданчыкка җыелып каршыладылар. Без алар- га, гадәттәгечә, сәламнәр тапшырдык, фермага кереп, басулар карап йөрдек. Безгә кукуруз ашап, көненә 25 литр сөт бирә торган гап-гади сыерларны, яфрак биләүсәләрдән инде чыгып, юан сабакларны җиргә иярдәй булып үскән кукуруз чәкәннәрен күрсәттеләр. Аларга гаҗәпләнмәдек, чөнки Румыниянең кукуруз җыемы буенча дөньяда өченче урын: да икәне билгеле иде. Ләкин ерак бу мадъяр авылында гаҗәп матур ике очрашу булды. Гафу итегез, мин аның исемен сорамадым, — өлкән бер апай белән кичке чәй янында янәшә утырдык. Бергә биедек—чөнки мадъярлар табында җырсыз һәм биюсез бер генә минут та утырмыйлар. Бергә җырладык — чөнки биредә бөтен совет җырларын да русча җырлый беләләр. Кыскасы, без бөтенләй якынайдык—ана белән ул шикелле. Вакыт иркен иде, сүз арты сүз чыкты, авыл читендәге зур электр станциясендә эшләүче Совет һлендә укып кайткан белгечләр һәркемнең сөйләшүен рәхәтләнеп тәрҗемә иттеләр. 87 • Җан тетрәткеч нәрсәләр ишетәбез: апайның ярым гарип ирен, фронтка икмәк биреп аз булышканы өчен, немецлар кыйнап үтерәләр. Бердәнбер уллары солдатка алына һәм фронтка җибәрелә. 1943 елның мартында ерак Белоруссиядән хат килә: «Оршада ике көн ялга туктадык, иртәгә — фронтка...» Шуннан соң баладан бер генә юл хат та, хәбәр дә килми, ул суга чумган таш булып югала. Ана йөрәге һаман да әле сагынып, көтеп һәм билгесезлектән борчылып тибә... Җитез уйлар үткәнгә сәяхәткә оча. Онытылмас хатирә битләре актарыла... 1943 ел. Март. Орша. Нәкъ шул чакта безнең партизан отряды Орша тирәсендәге тимер юлларны, күперләрне шартлата, сугыш кораллары саклана торган складларны юк итү буенча актив эш алып бара иде. Фронтка китеп барган бер эшелонны шартлаттык. Янгын капкан загоннардан сикереп урманга йөгергән дүрт немецны әсир иттек. Юк, өч кенә немец иде, берсе үзен румын дип танытты. Әйе, ул румын егете иде. Безгә Эминеску һәм Караджале турында рухланып сөйләде, уттан куркып түгел, ә үзе теләп Совет Армиясе ягына качарга күптән теләвен әйтте. Немец солдатларын бригада штабына озаттык, ә озынча буйлы, чандыр румын егете партизан булып бездә калды. Пулеметчы иде, менә дигән итеп сугышты ул. Ә аннары, ә аннары югалттык без аны... 1944 елның башында засадага эләгеп, каты ярадан үлде. Күзеннән яшь коя-коя безнең кулыбызда җан бирде. Фашистларны җиңгәч, Румыниягә сәлам әйтергә кушты. Фашистлар инде күптән тар-мар ителде, менә хәзер без румын авылларының берсендә кунакта утырабыз. Безне мадъяр апалап пешергән тәмле кертеш-калач белән, виноград белән елмаеп сыйлыйлар. Бәлки ул да булмагандыр, ышандыруы ла читен шикелле, чөнки егетнең исеме дә, фамилиясе дә истә калмаган, ләкин боларның барысын да бу табында сөйләп бирәсе, янәшәдә утырган апайга йөрәк сүзләрен әйтәсе килде: — Юк. билгесез югалмады, хөрмәтле апай, синең батыр улың! Туган җирләренең менә бу бүгенге бәхетен яклап моннан ундүрт ел элек Белоруссия җирләрендә үлде ул. Без сезгә аның сәламен алып, аның үлемсезлеге турындагы хәбәр белән килдек... Моңсу күзләргә мөлдерәп тулган кайнар яшьләрен табындагыларга күрсәтмәскә тырышты ана. Ул безнең кулларны тагын да катырак кысып, идәннәргә тагын да катырак басып «Чардаш» биеде. Ә аннары, ә аннары безгә елтырап торган чиксез кара, чиксез матур, чиксез таныш күзләр очрады. Көмеш чишмәдәй челтерәп аккан тавышлы мадъяр кызының кара күзләре! Әнә ул элекке алпавыт ЙОРТЫ түрендәге сәхнәгә менеп баскан да авыл оркестрына кушылып безнең «Мәскәү яны кичләре»безне җырлый. Кайда күргән идек соң без бу күзләрне, ник болай якын, таныш соң бу кгзлэр? Әйе, алар безгә бер китапның битләреннән караганнар иде. Румын язучысы Адриан Чернескуның «Таңда очрашу» дигән хикәясендәге Аника күзләре ич бу. Өченче көн безгә аны Регин районы Культура йортында үзешчән сәнгать концертында да сөйләделәр. Менә ул бөтен нечкәлекләре, бөтен детальләре белән тагын безнең исебезгә төште. ... Балчык сылап, ничек җитте шулай кораштырган кечкенә генә өй авылның читендә үк тора. Кыйшаеп төшкән камыш түбә ярыкларыннан кырмавык һәм күрәннар үсеп чыккан. Бер бүлмәдә ала сыер күшәп ята, икенче бүлмәдәге тар скәмьядә сәләмә бишмәткә төренгән кечкенә кызчык ыңгыраша. Тәне ут кебек кызу, иреннәре шешеп чыккан. Балавыз кебек сап-сары йөзле ана. елый-елый, авыру баланың тәнен көрпә квасы белән ышкый. Ләкин бернинди дә өмете юк аның — төшми, кимеми температура. 88 — Бар, улым, Сафта әбине чакыр. Үләннәр алып килмәсме, Аника- быз үлә бит... Кыр буйлатып йөгер, урман авызына якын барма — Гитлер бүреләре эләктермәсен. Юл та малай ниндидер түтиләрнең читәнгә сөялеп пыш-пыш сөйләшкәннәрен ишетә. — Киләләр, ди, кодачакаем. Бөтен нәрсәне ишеп-җимереп, кырып- себереп талап узалар икән. Жандармерия унтеры Гицаның үз авызыннан ишеттем, җир йотсын менә. Хатын-кызларның эчләрен яралар, ди, чиркәүләрне яндыралар, ди. Исемнәре большевиклар икән, барысы да — динсезләр... Малай аны-моны белмичә йөгерә бирә. Утар тирәсеннән узганда аңа алпавыт этләре ябырылалар. «Нәрсә урларга килдең монда, хәерче кавымы» — дип, аны кинәт кемдер эләктереп ала, менә аны сулы мичкәгә батырып алалар, менә әлсерәгәнче кыйнап бүрәнәләр арасына ташлыйлар... Таң атканда гына аңына килеп, өенә буш кул белән кайткач, искиткеч нәрсәләр күреп аптырап кала малай. Ертылган буа шикелле көчле гүләп авылга өй хәтле зур машиналар килеп кергән. Барысы да тимер, барысының да туплары бар. Ә көпчәкләре юк, чөнки алар тырнаклы чылбыр белән шуышып йөриләр. Эчләреннән «берәр взвод» солдат чыккан. һәркайсында — бер мылтык. Араларында солдат булып киенгән кызлар да бар. Катинка түти бер итәк алма, ә аның кеп-кечкенә улы Ука бер карбыз күтәреп машина янына чыкканнар. Бүтәннәр дә шунда. Бер солдат нәни Уканы күтәреп алган да туп көпшәсенә атландырып утырткан. Ул аякларын селкетеп масаеп утыра. Бүтән балалар аңа кызыгып карыйлар. Ә өйләрендә малайның — тагын да искиткечрәк хәлләр. Аника тынган, ыңгырашмый, тып-тыныч ята. Янында солдатча киенгән рус кызы утыра — бер кулы белән Аниканың кулын тоткан, икенчесе белән аның башыннан сыйпый. Ачып куйган күн сумкасында ниндидер ялтыравык тимерләр, бармак башы хәтле генә шешәләр күренә. Ә ана, идән уртасына баскан да, бер елмаеп, бер көлеп, әледән-әле: «Кара күзкәем минем. матур күзкәем! Тереләсең бит. Большевик абыйларың белән апаларың сиңа саулык та, бәхет тә китерде...» — дигән сүзләрне кабатлый... Хәзер сәхнәдән безгә әнә шул кара күзләр, шул бәхетле кызның чиксез матур күзләре елтырап карыйлар! Никтер шулай тоела, никтер аны әнә шул таныш Аника итеп күрәсең. Хәер, хәтта алай булмаса да, барыбер ялгышмыйбыз без: «Мәскәү яны кичләре» жырын йөзләгән һәм меңләгән шул Аникаларның берсе җырлый дип чагыштырып уйларга безнең хакыбыз бар. Ә чагыштырулар биредә матур ишетеләләр. Үткән көннәрнең караңгы күләгәсе бүгенге тормыш яктысында тагын да ачыграк чагыла. ЕЛМАЕП СӨЙЛӘШҮЛӘР Монда кешеләр барысы да елмаеп сөйләшәләр. Без, кызганычка каршы, румынча да сөйләшә алмыйбыз, мадъяр телен дә белмибез. Бөтен сөйләшүләр дә бары тик тәрҗемә ителә. Ләкин, йөзләрендәге шатлыклы балкуга карап, дусларыбыз сөйләгәннәрне бик яхшы аңларга гаять тиз өйрәнеп алдык без. Кем белән дә булса сөйләшә башласаң, көт тә тор: инде әйткәнебезчә, истә кала торган канатлы сүзләрне, күңелле шаяртуларны бик күп ишетәчәксең. Совата курорты — Карпат таулары арасына сибелгән бик күп дәвалау урыннарының берсе. Биредә — тозлы күл бар. Шунда коенып дәваланырга бөтен илдән киләләр. Ял көннәрендә тирә-як авыллардан һәм 89 шәһәрләрдән дә бик күп халык җыела. Тыргу-Мурештан анда махсус поезд һәм автобуслар йөри. Без Савата күленең сәерлеген күреп шаккаттык: йөзә белсәң дә, бел- мәсәи дә бу күлгә кыю сикереп төшеп була — ул сине күтәрә, ул сине батырмый. Теләсәң, суга сузылып ятып ял ит, теләсәң, колач салып йөзеп кит — нишләсәң дә батмыйсың, дөресрәге, бата алмыйсың. Өлкә Халык Советыннан Ратиан иптәш безгә моның «серен» шаяру- лы ишарә белән аңлата: — Тормыш баткаклыгында без элек чамасыз күп тончыктык. Безне бик күп дошманнар канга һәм газап дәрьяларына батырырга маташты. Ләкин, ниһаять, өскә калкып чыктык без. Инде хәзер, менә күрәсез, батыра торган сулар да юк бездә! Тозлы су турында бу шаярту, безнеңчә, һич тә «тозсыз» түгел иде. Кэләмэитәл янындагы электр станциясен күрсәткәндә, күңелле елмаешып, инженерлар безгә болай дип белдерделәр: — Бу зур яктылык гүр караңгылыгы өстендә туды. Элек-электә бу урында терлек зираты булган, бирегә төрле яклардан чүп ташып күмг әннәр икән. Шуңа күрә — гүр. Ә хәзер моннан Бухарестка һәм Болгариягә, заводларга һәм күмәкләшкән авылларга китә торган электр уты исә — шуның өстендә туган яктылык. Ул зур — чөнки бу гигант станциядә аны бик күп метан газы яндырып эшлиләр, чөнки бу электр балкышы совет кешеләренең зур ярдәме белән кабызылган, чөнки станциянең баһадир Турбиннарына Брянск заводында эшләнгән зур пар казаннары пар бирә. ...Укулар әле башланмаган, студентлар каникулда булуга карамастан, медикофармацевтика институты профессорлары һәм фәнни хезмәткәрләре барысы да диярлек безгә үз эшләре турында сөйләргә җыелдылар. Яшел урман арасыннан кызыл түбәләре генә ялтырап күренгән зур клиникаларны, берсеннән-берсе матур корпусларны карап йөрибез. Менә иркен, якты уку бүлмәләре. Менә бай җиһазландырылган лабораторияләр. Менә чиксез зур спорт залы, киң ’су бассейны... һәркайсы тирәли парк яки сквер үстерелгән — әйтерсең, бөтен җирдә яшеллек һәм чәчәк дулкыннары гына уйный. Яфракларын күңелле шебердәтеп куаклар чайкала, күзләр явын алып торган астралар һәм миләүшәләр тирбәлә. Дусларның, берсеннән-берсе яктырак елмайган йөзләрен күрәсең, берсенә-берсе ялганып дәвам иткән, берсен-берсе куәтли барган сүзләр тезелеп китә: — Элек биредә кеше үтерүчеләр хәзерләгәннәр. — Буржуаз армия офицерларын укыткан җир бу. — Хәзер без монда кеше гомере өчен ярәшүчеләр тәрбиялибез. Илгә мең ярымнан артыграк врач бирдек инде! — Без әле бик яшьләр — безгә нибары ундүрт кенә тулды. Илебезне Совет Армиясе аэат иткән көндә генә туган кешеләр без. — Иске Румыниядә мадъярларга үзләренең туган телләре — венгр телендә сөйләү тыелган иде. — Без хәзер институтта венгрча укытабыз. — Күрше шәһәребез Клужда исә мадъяр университеты бар... Институт ректоры Тибор Андрешовский безне эмбриобиология профессоры Сәке иптәш белән таныштыра. — Без илгә врачлар бирәбез. Кешеләр врачка авырган чакларында гына мохтаҗ булалар. Ә менә Сәке иптәш кешеләргә безнең һәркайсы- быз һәм һәркайчан мохтаҗ булган нәрсәне бирә. Кайнап торган энергияле яшь профессор, безнең кызыксынуыбызны төшенеп, мөлаем елмая һәм тизрәк аңлатырга ашыга: 90 — Әллә нәрсәдер дип уйлый күрмәгез, тавык йомыркасы бирәм мин, бары шул гына. Дөресрәге, профессор йомырканы күбрәк сала торган тавыклар бирә икән. Аның фәнни тикшеренүләре искиткеч кызыклы һәм нәтиҗәле: инкубаторда чебеш чыгарганда ул тавык йомыркаларын җылыту гына түгел, электр белән яктырту да кирәклеген исбатлаган. Шундый ысул белән үрчетелгән тавыклар хәзер йомырканы 26 процентка күбрәк сала- лар. Павлов тәгълиматы җирлегендә, венгр галиме тырышлыгы белән тудырылган бу яңа сыйфат инде дүртенче буын үрчемгә нәсел сыйфаты булып күчкән. Безнең шәһәр советы башкарма комитеты рәисебез Павел Дмитриевич Тунаков озакламый Казанда да егерме мең тавыклык кош комбинаты— гигант фабрикаферма ачылачагын әйтә, әгәр анда тавыклар Сәке иптәш методы белән үрчетелсәләр, ел саен бер миллион чамасы йомырка артык алыначагына куана. Димәк, сезнең бу хезмәтегез, бу методыгыз өчен сезгә совет кешеләре дә бик күп рәхмәт әйтәчәкләр, — дип белдерә. — Димәк, безнең профессорга Тыргу-Мурешта да һәм Казан шәһәрендә лә йомырка төсле ак мрамсрдан һәйкәл куярга кирәк булачак!.. Кем белсен, ректор Андрешовскийның бу теләге, бәлки, чыннан да кайчан да булса чынга ашыр. Бер-беребезгә булышып, бер-беребездән өйрәнеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәү өчен дуслаштык та биг без! ...Шимо Гейзо исемендәге мебель фабрикасы һәм Энчел Мор исемендәге бәйләү машиналары заводы цехларында совет станоклары әйләнә. Шәһәр урамнарында безнең җитез «Победа»лар, басуларда таныш тракторлар йөри. — Болар барысы да дуслык бүләкләре. Боларның барысы өчен дә сезгә рәхмәтебез Карпат тауларыннан да зуррак. Борын-борыннан агач эшкәртү сәнгате осталары саналсалар да, машина белән гомерләрендә әле беренче тапкыр гына мебель ясый башлаган эшчеләр дә, илләре борын-борыннан авыл хуҗалыгы иле саналса да, трактор белән гомерләрендә әле беренче тапкыр ашлык суктыра башлаган шенчеләр дә бу сүзләрне бик еш кабатлый. Дусларның эштә янулары, дуслык өчен тырышлыклары күңелне куандыра. Машина булгач, яхшы юллар кирәк. Таш түшәп һәм асфальт җәеп, тирә-ягына куаклар утыртып һәм юлчыларга ял итү урыннары ясап, чәчәкләр һәм язулар белән бизәп юллар салына... Яна завод корпуслары да, яңа йортлар да, яңа бакчалар да нык итеп, пөхтә итеп, җайлы итеп, матур итеп эшләнә... Тыргу-Муреш урамнарының берсен асфальтлаучылар, мәсәлән, көндез яңа җәелгән асфальт төнге чыктан дымланмасын яки тузан кунып чуарланмасын дип булса кирәк, юлны чыпталар белән каплап калдыралар. Урамга яки юлга чүп ташлау түгел, хәтта бер бөртек тузан бөртеге дә кундырмаслар! Яхшы булгач, матур да булырга тиеш. Яхшыга гөл һәм чәчәк килешә, дәртле һәм матур җырлар килешә, һәм хезмәт кешесе үзенең тормышын җыр белән, чәчәк белән бизи. Күрәбез: үрмә яшеллекне биредә күп кенә урыннарда иң биек йортларның түбәләренә кадәр үрләткәннәр. Төртке-төртке булып тәрәзәләр генә ялтырап калган. Андый биналар ерактан ямьяшел кыяларга охшап күренә. Тәрәзә төпләрендә дә, йорт тирәләрендә дә — чәчәк, түшәмнәргә, кәрнизләргә элеп куйган яшиклар һәм чүлмәкләрдә дә — чәчәк. Бухарестка кайтыр юлга чыкканда безгә «юл чәчәкләре» букеты бирделәр. Мәскәүгә чаклы, хәтта Казанга кадәр чәчәкләрнең бер генә бөртеге дә шиңмәде. Биредә җырсыз да шулай ук бер адым да атланмыйдыр, бер минут та үткәрелмидер, бер нәрсә дә эшләнмидер шикелле. Үткәннең авыр сагышларын искә төшергән моңнарны да, бүгенгенең көр тавышлы көйләрен дә һәр урында ишетәсең. Рус җырларына мәхәббәт аеруча зур. 91 Чәчәкле Трансильвания җирләрендә без борынгы «Ермак»ны да, гүзәл «Катюша»бызны да, батыр «Өч танкист»ны да һәм моңлы «Сандугачл- ларыбызны да очрата алдык. Җырны нәкъ чын сандугачлар сайраганча иттереп уйный да, җырлый да белүчеләр күп. Региндагы агач эшкәртү комбинатының оста куллары безгә агачтан үзләре ясаган спорт самолетларын һәм су велосипедларын күрсәттеләр, үзләре эшләгән скрипка һәм гитараларда гаҗәеп матур итеп уйнадылар. Әйтерсең, ул кулларда ниндидер сихерле тартмалар иде һәм шул тартмалар эченнән күңелләрне сихерли торган серле моңнар ташып түгелде. Берәү румын җыры «Чукерлияяне уйнады — без чут-чут итеп сайрап скрипка эчләреннән чыккан сандугачларны күрдек шикелле. Икенче иптәш безнең «Яблочкояны башлады — аяклар үзләреннән-үзләре биеп китәрдәй булып тыпырдарга ашыкты. Матур җыр белән эш тә тизрәк һәм яхшырак эшләнә. Румыния хезмәт ияләре үз илләренең авыр промышленностен 1938 ел белән чагыштырганда инде сигез тапкырдан артыгракка үстергәннәр. Бер бишьеллык эчендә генә дә 79 яңа завод һәм фабрика салынган. Дәүләт хуҗалыклары һәм күмәк хуҗалыклар кырларында меңләгән трактор эшли, крестьяннарга ике йөздән артык яңа машина-трактор станцияләре булыша. «ЙӨРӘКЛӘРЕБЕЗ ЯНӘШӘ!» Кадерле минутлар бик тиз үтә. Дуслар безгә әле тагын бик күп нәрсәне күрсәтергә, бик күпне сөйләргә, күп нәрсә турында бездән сорашырга телиләр. «Тәҗрибәгезне күбрәк сөйләгез — безнең үсешебез өчен ул бик кирәк!» Дуслар безгә, ә без дусларга шулай дибез. Йөрүләр һәм күрүләр, очрашулар һәм сөйләшүләр бертуктаусыз дәвам итә. Төн йокылары турында уйлаган да юк. Самуил Телеки исемендәге китапханәдә борынгы китапларның һәркемне таңга калдырырлык хәзинәсе саклана. Унбишенче гасырдан башлап җыелган кырык мең том. Сугыш елларында халык шуны фашистлардан саклап кала алган. Бөек математик Форкаш Бояй музеенда без якташыбыз Лобачевский- ның портретын һәм Казан Кремленең ул яшәгән еллардагы рәсемен күрдек. Ташландык, пычрак стеналар, шәрә урында япа-ялгызы тырпайган Сөембикә манарасы... Тыргу-Муреш шәһәренең Халык Советы башкарма комитеты бинасына без хәзерге Казан рәсемен китереп элдек. Иделдән Мурешка бүләк! Художник Бурлан анда шул ук Сөембикә манарасын ясаган, ләкин аның янында инде бетон күперләр күтәрелгән, асфальт юллар сузылган, аның шәүләсе инде яна диңгез суларына төшеп тора. — Бик яхшы мәктәп! Телеки исемендәге урта, мәктәп турында без. бик кыска итеп, шуны гына әйтә алдык. Аныкы кебек җиһазландырылган классларны һәм интернатны, спорт залын һәм практик эшләр хуҗалыгын оештыру бездәге бик күп мәктәпләрнең бурычы әле. Моннан дүрт йөз ел элек ачылган бу мәктәп үзенең яңа яшьлеген башлаган. Хәзер моннан да юллар безнең илебезгә сузыла: биредә урта белем алган мадъяр яшьләреннән кайберәүләр Советлар Союзы ВУЗларында укыйлар. Румыния язучылары татар әдәбиятының Тукай һәм Галимҗан Ибра- һнмов, Такташ һәм Муса Җәлил кебек күренекле вәкилләре белән дә таныша алуларына бик шатлар. Мусаның «Моабит дәфтәре» биредә дә тулысымча тәрҗемә ителгән. Мадъяр язучыларының айлык әдәби журналлары «Игаз Со» («Хак сүз») татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп туплап махсус номер чыгарачак. Журнал редакторы һайду иптәшнең: «Китапларыбыз һәм әсәрләребез аша дуслашыйк», — дигән эшлекле тәкъдиме безгә, Татарстан язучыларына, мактаулы бурыч йөкли: дусларыбыз иҗатын якыннан белергә, аларны тәрҗемә итәргә һәм туган телебездә киң пропагандаларга тиеш булабыз. Румын һәм мадъяр дусларыбызга бүләккә без җырлар һәм музыка да китердек. Дуслар аларны сәхнәләрдә күбрәк яңгыратырга, эфирдан күбрәк ишеттерергә вә1~ъдә иттеләр. Безнең башкаручыларыбыз да румын дуслар иҗатын шулай ук күбрәк яңгырата алырлар иде... 1^\енә саубуллашу сүзләрен һәм соңгы теләкләрне әйтешер минутлар да җитте. — Советлар иленә — социализм пионерына безнең сәламнәрне тапшырыгыз! — Безнең дуслык менә шундый конкрет очрашуларда һәм конкрет эшләрдә ныгысын! — Хушыгыз, кадерле дуслар. Кояшлы илегездә социализм төзү хезмәтегез һәрвакыт уңышлы булсын. Сезне Казанга кунакка көтәбез!.. Без юлга чыктык, ләкин дуслардан аерылып китмәдек. Чөнки, бер румын иптәш әйткәнчә, илләребез күрше, йөрәкләребез янәшә безнең. Август—сентябрь, 1958