РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ БЕРЕНЧЕ УЧРЕДИТЕЛЬНЫЙ СЪЕЗДЫНЫҢ Л. СОБОЛЕВ ДОКЛАДЫ БУЕНЧА КАБУЛ ИТКӘН РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы язучыларының Беренче съезды — СССР язучылары союзының 2539 членын берләштерүче 48 оешманың тулы хокуклы вәкаләтле органы. Съезд батыр совет халкы үзенең Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, КПСС- ның тарихи XX съезды карарларын тормышка ашырып, илнең политик, экономик һәм культура тормышының барлык өлкәләрендә гаять зур җиңүләргә ирешкән данлыклы көннәрдә җыелды. Хәзер совет халкы зур рухи күтәренкелек белән партиябезнең XXI съездына — илебезнең коммунизм җәмгыятен киң төзү чорына керүен билгели торган съездга хәзерләнә. Бу гүзәл рухи күтәренкелекне бөтен халык белән бергә совет язучылары да кичерәләр. Алар әдәбият алдына партия тарафыннан куелган һәм «Әдәбият һәм сәнгатьнең ха- лык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле партия документында һәм шулай ук иптәш Н. С. Хрущевның XXI съездда сөйләячәк доклады тезисларында күрсәтелгән җаваплы бурычларны лаеклы рәвештә үтәү теләге белән яналар. «Коммунизм төзүдә һәм яңа кешене тәрбияләүдә зур роль уйнаучы совет әдәбияты һәм сәнгате хәзерге шартларда халык тормышы белән бәйләнешләрен тагын да көчәйтергә, совет халкының коммунизм җәмгыяте төзү өчен көрәшен тагын да тулырак чагылдырырга тиеш», — диелә тезисларда. Съезд РСФСР язучыларының союзын төзү турында карар кабул итә. Съезд, Россия Федерациясенең барлык язучылары исеменнән, Совет Россиясе әдипләренең әдәбиятта ленинчыл партиялелек принцибына, социалистик реализм методына һичбер тайпылышсыз турылыклы булуларын белдерә. Ревизионизмның, безгә чит булган буржуаз идеологиянең теләсә нинди казынуларына алар һәрвакыт каты отпор бирәчәкләр. Чит ил ревизионистлары ничек кенә маташмасыннар, алар совет һәм бөтен дөнья әдәбиятының иң гүзәл әсәрләрен иҗат итүдә нигез булган социалистик реализмның сыналган принципларын барыбер пычрата алмаячаклар. Партиянең һәм халыкның совет әдәбияты алдында торган төп бурычны үтәүгә — бүгенге тормышыбызны күрсәтүгә игътибарны бик нык көчәйтергә чакыруын Совет Россиясе язучылары бердәм рәвештә хуплап каршы алуларын съезд зур канәгатьләнү белән билгеләп үтә. Заманчалык — ул безнең бүгенге көнебез, ул — коммунизм төзүче совет кешеләренең чынчыннан гүзәл эшләре. Бүгенге өчен көрәшүче язучы шул ук вакытта киләчәк өчен, коммунизм өчен дә көрәшә, чөнки коммунизм җәмгыятенең нигезе бүген безнең кешеләребезнең батыр хезмәте белән төзелә. Коммунизм ул безнең киләчәк кенә түгел, бөтен дөнья халыкларының да киләчәге. Совет әдәбиятының төп бурычы социалистик чынбарлыгыбызның байлыгын, күп төрлелеген, аның үсешендәге төп процессларны дөрес чагылдырудан, совет халкының бөек үзгәртеп кору эшчәнлеген, аның матур омтылышларын һәм максатларын, югары әхлак сыйфатларын калку һәм ышандыргыч итеп күрсәтүдән гыйбарәт. Халыкка хезмәт итү — художникның иң бөек максаты, иң мактаулы бурычы. Съезд, РСФСР язучылары союзының учредительный органы буларак, хәзер туган бу яна иҗат оешмасы — рус классик әдәбиятының һәм РСФСР дагы башка барлык халыклар әдәбиятының иксез-чиксез байлыгын һәм традицияләрен үзенә кабул итен дәвам иттерүче булуын басым ясап әйтеп үтә. Ломоносовның һәм Пушкинның, Лер монтовның, Һәм Гогольнең, Белинскийның һәм Тургеневның, Толстойның һәм Чеховның, Горькийның һәм Маяковскийның үлемсез иҗатлары, шулай ук Россиядәге милли әдәбиятларның һәм элекке, һәм хәзерге классикларының әсәрләре бу оешманың бөтен совет халкы каршында зур бәя алган уртак хәзинәсе булып санала. Съезд Россия Федерациясе азучыларының рус совет әдәбиятының һәм шулай ук Федерациядәге милли әдәбиятларның моңарчы урнашып килгән традицияләрен һәр яклап дәвам иттерәчәкләрен һәм үстерәчәкләрен белдерә. Съезд бигрәк тә әдәби осталыкны үстерү өчен, рус теленең һәм Россия Федерациясендәге барлык тугандаш әдәбиятлар теленең сафлыгы һәм байлыгы өчен армый- талмый көрәшергә кирәклеген басым ясап әйтә. Съезд яшь әдипләр белән эшләүне барлык язучылар оешмаларының беренче дәрәҗәдәге эше дип саный. Яшь язучыларның иҗади үсеше турында кайгырту — ул әдәбиятыбызның алдагы көпе турында кайгырту, аның киләчәктәге уңышларының нигезе дигән сүз. Съезд әдәби тәнкыйтьнең эшчәнлеген көчәйтүне әдәбиятны үстерүдәге, аның идеяхудожество сыйфатын күтәрүдәге иң мөһим шартларның берсе дип саный. Соңгы вакытларда әдәби тәнкыйть, билгеле бер уңышларга ирешсә дә. үзенең әдәби процесска актив йогынты ясау һәм совет әдәбиятының уңышларын пропагандалау бурычларын һаман да тиешенчә үти алмый әле. Матур әдәбиятыбызның тәҗрибәсе аз гомумиләш- терелә, аның үсешендәге актуаль мәсьәләләр бик йомшак эшкәртелә. Россия Федерациясе язучыларының күп кенә әсәрләре әдәби тәнкыйтьнең игътибарыннан читтә калып, аларга матбугат битләрендә бәя бирелмәүне дә нормаль хәл дип булмый. Балалар һәм яшьләр әдәбиятының яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә зур әһәмияте барлыгын, шулай ук халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору уңае белән бу әдәбиятның роле тагы да үсүен күздә тотып, съезд РСФСР язучылары союзы идарәсенә балалар һәм яшьләр әдәбияты мәсьәләләре белән даими рәвештә шөгыльләнү бурычын йөкли һәм үзенең барлык матбугат органнары редколлегияләренә яшь буын өчен язылган яңа әсәрләрне регуляр рәвештә рецензияләп барырга тәкъдим итә. Съезд әдәбиятның художество сыйфатын күтәрүдә иң мөһим шартларның берсе Россия Федерациясендә китап бастыру эшен яхшырту икәнлеген билгеләп үтә. Съезд РСФСР язучылары союзы идарәсенә республикада, бигрәк тә авыл җирләрендә, китап белән сәүдә итүче барлык оешмалардан матур әдәбият китапларын сатуны бик нык көчәйттерү бурычын тапшыра. РСФСР язучылары союзы илебездәге барлык тугандаш республикалар язучылары союзы белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә эшләячәк. Совет Россиясе әдипләре социалистик интернационализм һәм халыклар арасындагы какшамас дуслык традицияләрен киләчәктә дә үстерәчәкләр. Съезд оештыру комитетының Беренче учредительный съездны хәзерләү һәм Россия Федерациясе язучыларының союзын төзү буенча башкарган эшләрен нәтиҗәле һәм яхшы дип таба. Съезд РСФСР язучылары союзы идарәсенә һәм Россия Федерациясенең урыннардагы барлык язучылар оешмаларына съезд материаллары нигезендә язучыларның иҗат эшенә, аларның халык тормышы белән бәйләнешләрен ныгытуга, әсәрләренең идея-художество сыйфатын үстерүгә ярдәм итү өчен практик чаралар күрү бурычын йөкли. КПСС Үзәк Комитеты РСФСР бюросының съездга җибәргән мөрәҗәгатенә җавап итеп, язучылар, совет әдәбиятына партия һәм халык тарафыннан күрсәтелгән зур ышанычны аклау өчен бөтен көчебезне куеп эшләячәкбез дип, Коммунистлар партиясенә сүз бирәләр.