Поэзия
КЕР ЧАЙКЫЙЛАР КЫЗЛАР 1 ^ормыш тавышын тыңлап йөри идем, Пеләтәнгә киттем Әмәттән... Ир-егетләр туйдан кайта иде, Ә балалар — кичке мәктәптән; Кер чайкыйлар иде бозлы суда Күл буеның сылу кызлары... Әйләнә дә искә килеп төшә, Юк, онталмыйм һаман шуларны. Акрын гына һаман уйландыра, Борчылдыра шунда күргәнем... Борчылмаска кирәк иде дә бит, Юк, тыңламый мине йөрәгем. 2 Тышкы яктан — эре, көр тавышлы Шаляпин күк чибәр егетләр, Яңа стильдә, пардан киенгәннәр, Туйдан кайтып килә иделәр. Туйдан кайтып килә иде алар, — Тостлар тулы булган күрәсең, — Аватүнә җырлап җибәрделәр, Сискәндереп Кабан тирәсен. Үзләре бит туйдан гына чыккан, Ә җырлары, гүя, кабактан... Кычкырасы килә: — Әй, ташлагыз: Бала-чага кайта сабактан!! Кер чайкыйлар кызлар бозлы суда — Алтын куллар күшегә, күгәрә... Сөяргә бит кирәк бу кулларны, Кадерләргә кирәк, үбәргә! 70 Ирләр туйдан кайтып килә иде, Кер чайкыйлар иде сылулар. Көтмәгәндә алар Сылуларга Бәрелеп-сугылып тиеп уздылар. Юк, кул белән, күсәк белән түгел, Яман сүзләр белән тиделәр, Тиделәр дә, — берни булмаган күк, — Җырлый-җырлый китә бирделәр. Җырлый алар хайван фәлсәфәсен, Сискәндереп тыныч күңелне, Оятсыз һәм азгын яшәешкә Өндәгәндәй эне-сеңелне: — «Пармы, имеш, безгә простой кызлар? Безгә парлар — җырчы, биюче! — Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, имеш, Безнең ишегә башын июче! Дүртне ташлыйм, бишенчене башлыйм, Алтынчысы, имеш, запаска: һәрбер иргә хәзер — дүртәр-бишәр, Нигә, имеш, яшәп калмаска!» Сугыш бәласеннән файдаланып, Типтермәкче һәрбер әшәке: «Хатын-кызны хет сабынга тапшыр, Без — дефицит хәзер» — янәсе. 4 Кер чайкыйлар иде кызлар күлдә. Күңелләре сүнде, сүрелде. Кайсыныңдыр озын керфегенә Тамчы-тамчы яшьләр тезелде. Таммый суга, таммый кызның яше, Гүяки, бу күз яшь тамчысы Сорый кыздан:—Кем ул, исеме ничек? Кемгә төшсен ятим каргышы? Кемнәр алар?! Кайсы оятсызлар Кабак теле белән узына Сугышлардан кайтмый калганнарның Сеңелесенә яки кызына?! 5 Кер чайкыйлар кызлар бозлы суда; Алсулана алтын куллары. Туганнарча рәхмәт әйтәсе дә Кадерлисе иде шуларны. 71 Шул нәни кул Безнең бу тормышны Ямьләндерү эшен үтәүдә, Шул нәни кул Азмы авырлыкны Бездән күп кат күбрәк күтәрә? Азмы алар Тормыш диңгезендә Ахыргача бергә йөзгәннәр: Крупская кебек чын юлдашлар, Крупская кебек гүзәлләр?! Кешелек дигән җылы хисләр! Кадерлисе иде шуларны, — Безнең өчен салкынга да түзгән, Ялкынга да түзгән кулларны... ... Истә һаман, истә, сеңелкәйләр, Күл буенда сезне күргәнем. Ничә әйттем: оныт, оныт, йөрәк! Юк, тыңламый мине йөрәгем... АЛМАЗ И туган тел, н матур тел... Р. Тукай. бронза Тукай Телнең сакчысыдай Мәйданнарда басып торганда, Җәлилләрнең үлмәс җырын илләр Байракларга язган елларда, Туган телем, әткәм-әнкөм теле Коммунизмга кереп барганда, Өч яшь кеше белән очрашырга Туры килде безнең заманда. — «Безгә, — диләр алар, — яшь буынга, Берничә тел белгән яшьләргә, Чабаталы әби-бабайларның Культурасыз теле нәрсәгә?! Ана телебездән башка да бит Мөмкин инде иркен яшәргә! Әлифбаны, имеш, рәтлибез, дип, Татар халкы юкка чуала: Ана теле дигән алмазыбыз Бездә, имеш, барыбер югала!..* — Сездә, белмим, бәлки югаладыр, Ә халыкта ләкин бу алмаз Чыра яктысында, Чыра яктысында югалмады, Ильич яктысында — югалмас! Һәр авылга, өйгә, Һәр йөрәккә Коммунистик бөек фикерне Ильич үзе әйткән кебек итеп, Шул туган тел азмы китерде?! Гасырларны кичте, исән калды Туган телебез булган бу алмаз, Чабаталы, Чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас! Югалмас!