МӨХӘММӘТ ФОЗУЛИ
(Үлүенә 400 ел тулу уңае белән) Әзербәйҗанның бөек шагыйре һәм философы Мөхәммәт Сөләйман улы Фазу ли (1498— 1556) үзенең үлемсез әсәрләре белән Әзербәйҗанның гына түгел, бәлки бөтен Якын һәм Урта Көнчыгыш әдәбиятына кыйммәтле хәзинә кертте. Фозули Гыйракның Кәрбәла шәһәрендә туып, шунда ул заманның иң әһәмиятле фәннәреннән саналган математика, астрономия, табигать, логика, философия һ. б. белемнәрен тирәнтен өйрәнгән. Шулай ук ул үзенең туган теле — әзербәйҗан теленнән тыш гарәп, фарсы телләрен дә камил үзләштереп, гүзәл әсәрләрен шул өч телдә дә иҗат иткән. Фозули, сарайда хезмәт итүдән баш тартып, укытучылык белән шөгыльләнгән, материаль яктан бик авыр шартларда яшәгән һәм иҗат иткән. Ул үз заманында ук гарәп һәм фарсы көнчыгышында зур шагыйрь булып танылган. Аның лирик газәлләрен, касидәләрен һәм дүрт юллыкларын эченә алган диваннары, поэмалары, аеруча «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасы, «Сакыйнамә» һәм «Шикаятьнамә» кебек әсәрләре, фәлсәфи трактаты һәм тәрҗемәләре Урта һәм Якын Көнчыгышта һәм шулай ук Идел буе татарлары арасында зур популярлык казанганнар. Фозули үзенең тирән хисләр һәм фәлсәфи фикерләр белән сугарылган әсәрләрендә алдынгы социаль идеяләрне күтәрә — гаделлек һәм азатлыкны мактап җырлый, хезмәт ияләрен авыр газапларга дучар итүче феодаль тәртипләрне, ислам диненең рәхимсез кануннарын тәнкыйтьли, шаһларның һәм эре феодалларның рәхимсезлеген һәм комсызлыгын фаш итә. Тормышка һәм кешегә кайнар мәхәббәт, изүче һәм кол итүчеләргә тирән нәфрәт, хезмәтне, акылны һәм гаделлекне данлыклау — Фозули иҗатының төп мотивлары әнә шулар. Фозули үзенең туган шәһәре Кәрбәлада чума авыруыннан үлгән. ♦ * ♦ ^лтын патша — кешеләрен сатып ала көмеш белән, Никадәрле гаскәр туплый, алырга бер мәмләкәтне! Йөзи мең хәйлә, мәкер белән аны яулап алса да ул, Урнаштыра алмый тынлык, тырышса да тик ни хәтле. Язмыш беркөн әйләнә дә, һәлакәтле шул сәгатьтә Һәлак була патша үзе, мәмләкәт һәм күпме кеше. Карагыз: мин дәрвиш-патша, гаскәрләрем — сүзләр минем. Җиңү өчен шул күкрәүле сүзләрдән мин алам көчне. Һәрбер сүзем — алып батыр, көч ала ул хакыйкатьтән, Теләсә, ул буйсындыра диңгезне һәм коры җирне. Кая гына җибәрсәң дә, кызыкмый дан һәм байлыкка, Беркемне дә ябып куймый, алгач та ул яулап илне. Дөньядагы бернинди көч чыгаралмый аны юкка Һәм язмышның тәгәрмәче калдыралмый аны аста. 56 Бирмәсен бер дәрәҗә дә миңа дөнья патшалары, Тыйнак кына итеп үргән үз таҗым бар минем башта. Бар нәрсәдә ирекле мин! Син, тыңлаучым, кем булсаң да, Фанилыкка хезмәт итмә икмәк өчен беркайчан да! <^ерен халык йөрәгенең, ачып, безгә аңлата сүз. Тик туктаусыз такылдаудан дәрәҗәсен югалта сүз. Гакыллы һәм бөек сүзләр күтәрәләр безне күккә, Нинди түбән кешедә дә бөек хисләр кузгата сүз. Канат куй син сүзләреңә, йоклатканчы сине үлем, Бу дөньяның йокысыннан кешеләрне уята сүз. Көчле сүз — ул гүзәл ярның карашыдай якты була, Йөзендәге пәрдә аша, балкып, күзен уйната сүз. Бу дөньяның барлык яшерен хәзинәсен саклаучы ул. Серле мең-мең хәзинәне кем дөньяга чыгарта? Сүз! Йөзсәң гыйлем дәрьясында, аңларсың: тән — бер сәдәф ул, Балкып шул тән уртасында энҗе кебек, ни ята? Сүз. Тик, Фозули, исеңдә тот: көч түгел күп сүзлелектә,— Бик акыллы сөйләүдә дә артык була кайчакта сүз. — усал, дуслар — көчсез, алдавыч — заман. Юк ярдәмче, тирә-якны дошманнар сарган. Тик дәрт яна кояш төсле, ул да өметсез, Намуссызлар — югарыда, намуслы — ауган. Җуя бара көчен акыл, ә вөҗдан — куркак, Сөю артса, кайгы арта, калышмый аннан. Юк хакыйкать, үз ватаным читсетә мине, Урап алган бу дөньяны мәкер һәм ялган. Күңел өчен җәберләрнең чишмәсе һәр кыз, Һәр каш — гүя үткен урак: аера җаннан. Безнең белем — җил селкеткән зәгыйфь мәк кебек, Чәчәк күк ул, суда чагылып, төсен югалткан. Теләк — чикле, ирешкәнче ләкин аңар да, Үтәсең син күпме газап, күпме сынаудан!.. ... Дусларым юк, мәҗлесләрдән качам еракка, Кем күрсәтер миңа юлны? Ялгыз мин һаман. Җыерчыгын Фозулиның арттыра кайгы, Йөзе аның шуңа сулган, шуңа саргайган. змыш ♦ * Яик кушасың, мәрхәмәтсез, Баш тартырга яшәвемнән? Яндырдым мин, аһлап, күкне, — Кабыздыңмы миңа бер шәм? Бүтәннәргә дус карыйсың, Һәрбер чирне дәвалыйсың. Мине нигә аямыйсың? Сорашмыйсың ник хәл миннән? Җаным һәр төн елап чыга, Аһлап, шашып, җырлап чыга, Тынгы бирми йоклаучыга, — Күңлең кайчан ишетер икән? Юар идем синең йөзең Саф күз яшем белән үзем. Чәчәк басты дөнья йөзен, — Сизмисеңме шуны, иркәм? Фаш итмәдем кайгымны мин, Синнән ләкин сер яшермим. Тыңлыйсыңмы җырым, — белмим, — Борыламсың, көлеп миннән? Мин түгел, син гашыйк иттең, Сине күрми яшәү читен. Күргәндә бу нурлы битең, Мин гайбәттән куркыйм нидән? Фозулига шунсы хурлык: Калды илгә көлке булып. Карап баксаң, читтән торып, Гыйшык инде үтми микән? Әхмәт Исхак тәрҗемәләре.