ЕРАКТА, ЯКУТИЯ ҖИРЕНДӘ
Километрлар... йөзләрчә, меңнәрчә километрлар. Елгалар һәм таулар. Шәһәрләр һәм бистәләр. Аннары тайга башлана. Башлана, әмма иге-чиге күренми. Барасың-барасың да, самолет тәрәзәсеннән аска карыйсың, ә аста — тайга, тайга, тайга... Хөдәвәндә, бу кадәр иксез-чиксез урманнар булыр икән! Дөресен генә әйткәндә, бер юл да язарга исәбем юк иде минем. Үз гомеремдә инде нәрсәләр турында гына язмадым, язу эше — майлы бутка түгел, ардырган, кулга каләмне аласы да килми. Аннары тагын •мәсьәләнең бу ягы да бар: без бит якут дусларыбыз янына кунакка барабыз. Ә кунакка эш белән бару, үзегез беләсез, бик алай жайлы нәрсә түгел. Якутия язучылары безне үзләренең IV нче съездына катнашырга чакырдылар, без бу чакыруны шатланып кабул иттек. Съездда әйтелергә тиешле сүз өйдә чакта ук хәзерләнеп куелган, жан тыныч, каләмдәш дуслар белән гөрләшеп барабыз: Мәскәүдән, РСФСР язучылары союзының Оештыру комитетыннан шагыйрь Михаил Львов. Воронеж язучылары оешмасы җитәкчесе, хикәяче Виктор Петров. Югапы әдәби курсларда укучы Якутия егетләре Александр Лаврик, Петр Тоборо- ков һәм мин — арыган баш. Барабыз, уен-көлке сүзләр сөйләшәбез, бер-беребезне чеметкәләшергә тырышабыз. Зуррак аэропортларда самолет туктап торган арада, әлбәттә, тамак та чылаткалап алабыз. Хәер, шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки самолетта озата килүче кыз, «күңелегез болганмасын» дигән сылтау табып, безне юл буе әчкелт конфет белән сыйлап килә, конфет ашагач, тамак кипкәнлеге билгеле. Кыскасы, бер дә блокнотны чыгарасы килмәгән иде югыйсә, ә менә тормышның безнең өчен яңа һәм бик тә кызыклы күренешләре үзләре килеп күз алдында уйный башлагач, ихтыярсыздан антны бозарга, кулга каләм алырга булдык. I Әлбәттә, гел көлешеп, уен-көлке сүзләр әйткәләшеп кенә дә барып булмый. Бу озын юлда барысына да, шул жөмләдән бераз гына фәлсәфи уйлануларга да вакыт кала. Шулардан берсе, мине, мәсәлән, бер мәлне шулай ераклык турындагы уйлар сырып алды. Чынлап та, менә: Казаннан алып Якутскига кадәр — нинди ерак ара жәелеп ята! Электә, күңел рәнҗеше белән искә алына торган бимазалы иске заманда, бары тик хәллерәк кешеләргә генә эләккән кыңгыраулы пар атларда бу араны айлар-еллар буена үткәннәр. Язучы Владимир Короленконы, мәсәлән, әнә шул тәртиптә нәкъ ел ярым буена китергәннәр. Монда, К 94 Якутиягә килгәч, беренче рус воеводалары турында ишеттек без. Җәй өчен җәйге кибитка, кыш өчен кышкысын ясатып, үзләре ватылып-сугы- лып, шулай ук җирле халыкларга мәшәкатьләрен салып, авырып үлгән якыннарын юлда күмеп калдыракалдыра, шушы ерак араны үтеп килгәннәр алар. Ерак Себер юлы... Каторжаннарның иелгән башлары. Богау чыңнары. Зәңгелә авыруы... Юл читендә торып калган ялгыз каберләр. Ара ераклыгы ул заманнар өчен географик төшенчә булып кына калмаган, ара ераклыгы кешеләрне һәм халыкларны берсен икенчесеннән аерып тора торган куркыныч койма булып та баскан. Безнең милләттәшләребезне, бәхет кошы артыннан куып, кайчандыр ерак Себер якларына килеп егылган һәм соңыннан, кайтыр юлларын тапмыйча яки кайтыр хәлләре булмыйча, шунда адашып калган татарларны алып карыйк. Ничек эләксә — шулай, кайда эләксә — шунда, берсе — бер төрле язмышка дучар булып, икенчесе — икенче төрле нужа камчысы астында — кайларда гына чәчелеп калмаганнар ул бичаралар. Башка бик күп өстенлекләре һәм казанышлары белән беррәттән, безнең революциябезнең тагын бер өстенлеге шунда: ул бер халык белән икенчесе арасында үтә алмаслык койма булып яткан ераклыкларны үзенең көчле сулышы белән өреп ташлагандай итте. Хәзерге көндә инде ара ераклыгы халыкларны берсен икенчесеннән аера торган койма булып ята алмый. Моны без, аерым алганда, Якутия белән Татарстан мисалында да күрдек. Уку йортларын соңгы елларда тәмамлап чыккан яшь белгечләрме булсын, оешкан тәртиптә язылып киткән шахтерларны алып карыйкмы, алар ерак Якутия жирендә көчләренә тиң эшләрен тапканнар. Шул ук вакытта, элекке кебек, адашып та калма, аннар. Туган республикаларында калган кардәш-ырулары белән хатлар язышып, хәл-әхвәл белешеп, отпуск вакытларында кайтып-килеп йөриләр. Андыйларның кайберләре белән без дә очраштык, ләкин ул очрашулар турында алдарак тукталырбыз. II Красноярск портыннан күтәрелеп киткәч, чит-читләре боз белән капланган һәм уртасыннан ургылып боз ага торган Енисей елгасы өстеннән үткәч, безнең самолетны сизелерлек дерелдәтә башлады. Әледән- әле һава агымы арасында очрый торган «базларга» да төшереп ала, кыскасы, һаваның бик нык үзгәрә башлаганлыгын сиздереп тора .иде. Без утырып киткәндә Казанда җылы яңгыр явып калган иде, Сверд- ловскида коры көзге төн иде, Омскида да без аэровокзал каршындагы асфальтка көяз-көяз генә басып шәһәр карап кердек, ә монда менә, Красноярск тирәсендә, исән-сау гына киләсезме, дигәндәй, ак мыекларын бөтереп «Кыш бабай» сызгырып тора. Кинәт кар бураны бөтерелеп уйный башлады, караңгыланып китте. Сәгатькә карыйбыз, Казаннан Мәскәү вакыты белән куеп чыккай сәгатебез әле тик көндезге 2 не генә күрсәтә, ә монда, Красноярск краенда, инде кичке 6 булган. Самолет (Араннан качарга теләгәндәй, өскә күтәрелеп китте, менәбез болытлар өстеннән очабыз. Монда «базлар» да алай сизелми, ай да, ай яктысында мамык тауларыдай күперенеп ятучы болытлар... һәм зәңгәрлек, бөтен җирлә зәңгәрлек. Миша Львов үзенекенме, күршесене- кенме дигәндәй, ниндидер бер строфаның башлангыч юлларын кычкырып әйтеп куйды: Синий путь на Абакан, С облаками по бокам... Безнең юлыбыз Абаканга түгел, шулай да зәңгәрлек, бөтен тирә- юнебезне Такташның әтәч урлап йөргән зәңгәр төне сырып алган. Инде юлыбызда зур шәһәрләр дә калмады кебек, ләкин Якутия турында ое- 95 рәү дә авыз ачып сүз әйткәне юк әле. Башкалар әйтмәгәч, мин дә сер сынатмыйм, ераклык белән исәпләшмәгәнгә салышып, утыра бирәм. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, зәңгәрлек тә, ишелеп ята торган йомшак болытлар да, алар өстеннән берүзе жен көчләре белән ажгырып очучы самолетыбыз да, «өйләнәлми калган» ялгыз ай да — барысы да, барысы да туйдырды. Миша Львовның «Синий путь...»тән башланып китә торган шигыренә ачу итеп, шигырьлек дәрәжәсе чамалыр-ак булса да, үземчә рифма штаны кидерергә тырышып, ярып салам: Как бы не удивились мы синим облакам, На земле грешной веселее живется нам... Җирне сагынуыбызны сизеп алган кебек, самолет менә әкренләп аска таба иңә башлады. Элек болытлар арасына чумды, анда бер калкып, аннары янә чумып, тирбәлеп бара торгач, колак барабаннарында һава басымы шаулатып, гажәп зур тизлек белән аска төшеп китте. Бераздан без болытларның түбән ягына ук барып чыктык, безнең күз алдыбызда үзенең ерганаклары һәм елгалары, тайгасы һәм ак кары белән янә җир ачылып калды. Ә тагын да бераздан, утыру мәйданын күрсәтә торган утлары һәм без белмәгән башка төрле шартлы галәмәтләре белән, тайга арасыннан кечкенә генә аэродром да калкып чыкты. — Киренск!—диделәр географияне миннән шәбрәк белүче кешеләр. Миңа дисә ник шунда шайтанның үзе яки мөгезе түгел, жир генә булсын да тизрәк Якуiия i енә башлансын иде. Ләкин минем теләгәнем булып чыкмады, Киренск — Якутия түгел, Киренск — Иркутск өлкәсенең тайга урманында, Лена һәм Киренка елгалары култыгына качып утырган, самолет һәм су юлыннан башка юллары булмаган бер «аю өне» булып чыкты. Киренск порты янындагы кечкенә бер ашханәдә авызга жилы жир ризыгы кергәч, безнең пассажирлар шактый жанла- нып киттеләр һәм шунда, сүз иярә сүз чыгып, арадан берәү Себер елгаларыннан Лена белән Енисей турында матур гына бер легенда да сөйләп ташлады. III — Мин сиңа гашыйкмын, әйдә икебез янәшә агып, диңгезгә бергәләп юл тотыйкчы, — дип әйткән, ди, көннәрдән беркөнне Енисей Ленага. Лена, мәгъруранә бер кыяфәт саклап, иңбашы аркылы гына борылган да, ди, мыскыллы көлемсерәп әйткән, ди: — һәй, сиңа, иркәм, иң элек үсәргә кирәк әле, — дип әйтеп әйткән, имеш, Лена Енисейга. — Бу кечкенә буең, юк кына суың белән син кая минем янга үрелмәкче буласың? Шулай да Енисей хурланмаган, мәгъшукаңның кайбер капризларына түзми буламыни соң! — Алайса син әкренрәк ага тор, — дип үтенгән, имеш, Енисей Ленадан,— бераз киткәч, туктап мине көтеп торсаң да ярый. Ә. мин үз тирәмдәге вак елгачыклардан су жыеп, ишәя төшкәч, сине куып житәр- мен дә аннары бергәләп агып китәрбез. Шулай дигән дә, ди, мәгъшукасы Ленага тиң булырга тырышып, шул тирәдәге вак елгачыклардан үзенә су жыярга тотынган, ди. Әмма мәгърур Лена аны көтеп тормаган, үз юлы белән Төньяк боз диңгезе ягына аккан да аккан. Енисей бичара, көч һәм су туплап, зур өметләр белән әлеге теге алдан билгеләнгән урынга килеп житсә, ни күзе белән күрсен, Лена анда юк, ул Енисейны ташлап киткән дә барган. Шуннан соң жен ачулары чыккан Енисей, тәкәббер Ленага ачу итеп, тау-ташлар, тайга урманнары арасыннан үзенә аерым. юл салып* ярсып, ыргылып агарга тотынган, имеш. Күп сулы тәкәббер Ленаның 96 мәгъруранә тынлык саклап җәелеп агуы, ә Енисей дигәнебезнең күбекләр чәчә-чәчә ярсып, тау-ташлар арасыннан ашкынып чабуы әнә шуннан калган, имеш. Гомумән, бу сәфәребездә без Себер җиренә. Себер елгаларына, аз сүзле, әмма гайрәтле Себер кешеләренә бәйләнешле матур-матур әкиятләрне шактый күп ишеттек. Аерым алганда, Якутияне мин җәнлекләр һәм кыйммәтле ташлар иле дип кенә тора идем, ә ул, барыннан да элек, чын йөрәкле кешеләр һәм чынлыкка бик тә охшаган легендалар иле икән. Кирәк булса, т.агын берне сөйләп җибәрәбез. Бусы инде капризлы Ленаның үзе турында. Безгә моны Кангалассы күмер рудникларына барганда якут язучысы Николай Гаврилович Золотарев- Якутский сөйләде. Без Лена елгасының элекке юлы булган һәм хәзер ике тау арасында утыз биш-кырык километрлык яссы аралык булып сузылып калган тигезлектән бара идек. — Ул һаман болай тугайлар-таулар кочагында гына назланып яткан дип уйламагыз, — дип башлады Николай Гаврилович, Лена елгасы турында сүз ачып. Үзе яшәгән җирнең, үз халкының бик күп мәгънәви нечкәлекләрен өйрәнеп алган һәм аларны кунаклар белән уртаклашырга һәрвакыт әзер торучы киң күңелле бу кешенең тагын берәр хикмәтле нәрсә сөйләп җибәрергә җыенганлыгын әллә кайдан сизәргә мөмкиң иде. Без форсатны, әлбәттә, эләктереп алдык. — Ленаның түбәнге агымында, — дип дәвам итте Николай Гаврилович, кыска паузадан соң, — өч исерек үгез дип йөртелә торган өч кыя бар. Ни өчен өчәү? Ни өчен өчесе дә исерек? Ул турыда хәзер мин сезгә сөйләп бирәм. Борын-борын заманда, әлеге шул безнең Якутия җирендәге җәнлек тиреләренә, кыйммәтле ташларга күзләрен яндырып йөрүче купецлар, кәрван белән мал төяп, Лена буенча безнең якларга юл тоталар. Мал дигәне нәрсә? Аракы, тактай чәй, борын тәмәкесе. Шундыйларны алып киләләр, ә безнең җиребездән кыйммәтле җәнлек тиреләре, асыл ташлар төяп кигәләр. Бер ел шулай, ун ел шулай, гел шулай, революциягә чаклы шулай. Әмма бервакыт көтмәгәндә генә планнары җимерелә бу халыкның. Әлеге шул салга аракы төяп Лена буенча безнең якларга агып ятканда, һич тә искәрмәгәндә Ленаның ачуы кузгала болаога. Кузгалып кына калса ярым бәла иде, ачуы өстендә чөеп йөртә тегеләрне. Әле бер ярга, әле икенчесенә. Купецлар идарәне кулдан ычкындыралар. Ә ачуланган Ленага шул гына кирәк тә. Ул су өстендәге кәрванны йомычка урынына иләп йөртә-йөртә дә. ахырда, әлеге теге өч кыя ташка бәреп, челпәрәмә китереп вата. Аракы мичкәләре шартлыйлар, өч кыя бушлай килгән аракыны гарык булганчы эчеп, мәңгелеккә котырып калалар... Нинди генә бизәкләр белән балкымый халык фантазиясе! Әмма кайда гына булмасын, нинди генә балкышлар ясамасын, аңарга дым һәм ризык бирүче хакыйкать тик бер генә: халык үзен җәберләүчеләрне күрә алмый. Ул андыйлардан көлә, ул андыйларны мыскыллый, кирәк икән, табигать капризларын да үзенә ярдәмгә чакырып, кара көчләргә каршы куя. IV Ниһаять, менә Якутия үзе. Элек без аның легендаларына барып җиткән идек, хәзер менә үзендә йөрибез. Территориясе ягыннан җиде Франция кадәр, җир асты хәзинәләрен әле берәү дә үлчәп бетермәгән таулар һәм кыя ташлар иле, боланнар һәм бураннар иле, ә барыннан да бигрәк, аз сүзле, чыдам табигатьле, яхшы күңелле якутлар иле, Иркутскидан алып Төньяк боз диңгезе ярларына кадәр, коточыргыч киңлекләргә тармакланып, мәңгелек туң җиргә тормыш җылылыгы би- ’• .с. ә - № 12. 97 реп, менә ул җәелеп ята. Без бу җирдә булдык, ләкин кыска гына вакыт эчендә аны тулысынча күрә алдык, дип уйламыйбыз. Күргән кадәр- лесе шул: яхшы кешеләр тора монда! Күргән нәрсәбезнең икенчесе шул: әле бик күп, бик күп кешеләр кирәк монда. Шушы кадәр җирне биләп торган республикада, асыл ташлар һәм кыйммәтле җәнлекләр илендә, утыны-күмере иксез-чиксез булган, икмәгебәрәңгесе үзендә үсә торган бу илдә нибарысы сигез йөз мең кеше тора. Хәтта миллионга да тулмаган. — Анда соң кибеттә шикәр буламы? — дип сорады, ди, берәүнең хатыны. Әлбәттә, теге яки бу крайдагы тормышны, барыннан да элек, 1 үзенең корсагыннан гына чыгып үлчәүчеләр дә әле бетеп җитмәгән. Алдан ук андыйларга җавап биреп үтик: бар, кибеттә шикәре дә бар, бездә булган бөтен нәрсә бар. Шул ук вакытта монда корсакка гына сыеп бетми торган байлыклар да бик күп. Мәсәлән, .Якутск шәһәреннән кырык биш-илле километр гына җирдә, Кангаллассы күмер рудникларында булган күмер байлыгын без үз күзләребез белән күрдек. Җирнең өстендә үк алты метрлы күмер катлавы. Шунда, ачык урында ук бораулап, шартлаткычлар куеп актарттыралар да автомашиналарга төяп алып китәләр. Кирәк икән, завод миченә як, телисең икән, өеңне җылыт. Утыны дисеңме, күмереме кирәк — барысы да кул сузымы җирдә генә. Бәлки шуныкыдыр, бәлки салкын як кешеләре җылының кадерен безгә караганда яхшырак белә торганнардыр, монда өйләргә бик җылы итеп ягарга яраталар икән. Кайсы гына өйгә кермә, беренче билге: җылы итеп ягылган булыр. Кангаллассы рудникларыннан кайтып килгәндә, нәкъ безнең машинабыз алдыннан, юлны аркылы кисеп, зур гына бер җәнлек узып китте. Арабызда «Мәче!» дип җиңешүчеләр дә булды, Якутия йомраны түгелме икән дип тә юрап карадык. Әмма ләкин без әйткәннәр берсе дә туры килмәгән икән. Без моны соңыннан, Якутск шәһәрендә Емельян Ярославский исемендәге музейда әлеге шул безнең юлны кисеп чыккан җәнлекнең агай-энесен күргәч, экскурсоводтан сорап белдек. Бу — тарбаган дигән кыйммәтле бер җәнлек, имеш. Кызыклы бер хасыяте тагын шунда: ул бары тик Ленаның сул ягында гына үрчи икән. Фәнни- тикшеренү максаты белән аны Ленаның уң як ярына да җибәреп караганнар, мантып китә алмаган. Ничек кенә булмасын, безнең күзебезгә бик тә сөйкемле күренде бу тарбаган дигәннәре. Их, тотып алып, тиресеннән колакчын бүрек ясап башка чәпәргә! Казаннан киеп барган эшләпәмне әле яңарак кына тоя башладым: бигрәк тә юкка чыккан нәрсә икән. Каз мамыгы кебек баштан очарга тора. Эшләпә киеп йөрүче җиңел башлар монда да юк түгел, әмма шулай да бер хакыйкатьне бик ачык төшендем — октябрь ае монда эшләпә өчен тумаган икән, егетләр. Ахрысы безнең, октябрь аенда Якутиягә эшләпә киеп барган бичара бәндәләрнең, хәлләрен сизенделәр булса кирәк, бик коры тотып кына безгә пыжик бүрекләр тектереп бирделәр. Башка бу җылы бүрекне киеп алгач, дөресен әйтим, мин якут дусларыбызның кунакчыллыгына, кеше хәленә керә белүләренә янә бер кат иман китердем. Бер кызып киткәч, арадан беребез хәтта хатынына ондатровый тун да тектереп алмакчы булган иде дә, ярый әле, хатынының үлчәвен белмәде. Беркатлы кеше шулай да. Андый нияте булгач, я хатынның үзен ияртеп алып килергә иде, я булмаса биленнән, буеннан дигәндәй үлчәү алып килсен иде. V Патша Россиясе өчен куркыныч кешеләрне сөргенгә җибәреп «адаштыру» урыны булган ерак Якутиянең революциягә кадәрге хәлен күз алдына китерү читен түгел: анда чын мәгънәсендә культурасызлык, 98 грамотасызлык, төрле чирләр җыелып яткан. Әнә шул караңгылыктан файдаланып һәр төрле шаманнар, тойонпар (җирле руханилар), табыш артыннан куып килгән ач күзле скупшиклар хакимлек иткәннәр. Бу якларда озак кына вакыт сөргендә булган В. Короленкопың «Макарныц төше» дигән хикәясе күз алдына килә. Өнендә ике авыз сүз дә ялгап әйтә алмый торган бичара Макар, әле киселмәгән һәм урманнан кайтарылмаган утынын сатып, шуның акчасына шәп кенә «төшереп алганнан» соң, кинәт бик оста телле, бай хыяллы кеше булып әверелә һәм, каядыр биек тау башына китеп, бу җәфалы дөньядан качып котылу турында уйлана... Емельян Ярославский исемендәге музейда безгә бу якның борынгы картасыннан Зашиверск дигән шәһәрнең схемасын күрсәттеләр. Ул шәһәр хәзер юк инде. 18 нче гасыр азакларында Зашиверск кешеләре чәчәк авыруыннан бөтен нәсел-нәсәпләре белән кырылып беткәннәр, соңыннан шәһәр үзе дә юкка чыккан. Хәзер гади генә бер медсестраның вакытында укол кадавы белән җиңеп була торган чәчәк авыруыннан бөтен бер шәһәр юкка чыксынчы әле! Октябрь революциясе бу яклар өчен аеруңа сәләмәтләндергеч төньяк балкышы булып дөньяны яктырта. XIX нчы йөз башларында җирле халыклар күңеленә азатлык очкыны салган Василий Манчары рухы яңадан терелә. Аның кайнар аты чапкан тайга сукмакларыннан бу юлы инде күбәүләр — большевиклар җитәкчелегендә ачык максатны күрә башлаган халык күтәрелеп чыга, һәм Совет власте чорында, башка халыклар белән беррәттән, ерактагы якут халкы да чын мәгънәсендә иңсәләрен күтәрә. Кыска гына вакыт эчендә ул материаль тормышын да, мәгънәви хәзинәләрен дә рәткә сала. Бүген исә без бу «төньяк балкышы»ның шаһитлары. Борынгы рус теремоклары сакланып калган Якутск шәһәрендә бүген Фәннәр академиясе филиалы, университет биналары калкып чыккан. Октябрь революциясенә кадәр хәтта әле язуы да булмаган якут халкының бүген гаять үзенчәлекле бай әдәбияты, театры, артистлары, үзенә хас сәнгате үсеп килә. Съезд барган көннәрдә, кичләрен, без бу якты сәнгатьнең кайбер үрнәкләрен үз күзләребез белән дә күрдек. VI Кырыс табигатьле бу Якутия җирен бары тик якутлар үзләре генә тутырып торалар икән, дип уйларга урын калдырмас өчен тизрәк әйтеп үтик: әле тиешенчә ачылып җитмәгән бу «Асыл ташлар илен» ачуда, крайның төп хуҗалары булган якутлар белән бергә, кулга кул тотынышып, илебезнең күп кенә башка халыклары, беренче чиратта күп кенә руслар, шулай ук безнең татарлар да байтак эшлиләр. Татарларның монда электән килеп калганнары да байтак булса кирәк, соңгы елларда югары уку йортлары бетереп чыккан белгечләр дә өстәлә бара икән. Шундыйлардан минем берничә очрашу турында аерым тукталасым килә. ■Якут язучылары съезды актык көнен эшли, безгә — кунакларга — әллә ни эш тә калмаган, хуҗалар үзләре шау-гөр килеп сайлаулар үткәрәләр: идарә членнары, ревкомиссия, РСФСР язучылары союзының. Беренче учредительный съездына делегатлар сайлыйлар иде. Коридордагы китап киоскысы тирәсендә китаплар караштыргалап торганда минем яныма кулына музыкаль инструмент футляры тоткан матур гына бер кеше килеп туктады. — Гафу итегез, сез Казаннан түгелме?—диде бу кеше, кинәт куелган бу соравы өчен бераз уңайсызлана төшеп. Сорау, әлбәттә, рус телендә бирелде, әмма шулай да эшнең тикмәгә түгеллеген сизеп колакларымны торгыздым мин. Тора торгач кешегә шулай дип сорау бирә 7* 99 ләрмени! Хәер, монда әллә ни зирәклекнең кирәге дә булмады. Бер-ике сораудан соң ук футлярлы егет үзенең Казаннан икәнлеген, Гыйлаҗетдинен Салих дигән кеше булуын, Казанда әнисе торганлыгын, әле күптән түгел генә быелгы ике айлык отпускысын (монда еллык отпускны икешәр айлык итеп бирәләр) Казанда әнисе янында уздырып килгәнлеген сөйләп бирде. Минем күз аның кулындагы футлярга төшкән булса кирәк, бу нәрсә үз чиратында шулай ук сүз җилеме булды. — Музыкант кисәкләре без, — дип сүзне ялгап алып китте Салих,— 1955 нче елны Казан консерваториясен тәмамлагач җибәргәннәр идс, шуннан бирле, аллага шөкер, шушы салкын якта труба кычкыртып йөргән көнебез. Ачык чырайлы, шук телле, шат күңелле күренде бу Салих дигәннәре. Тагын да ачыграк булып, әйтмичә үк күзеннән сирпелеп торганы шул — сагынган. — Съездга Казаннан да кеше килгән дигән хәбәрне ишеткәч, без җыелып сезнең гостиницага бардык, Фатих абый. Ләкин туры гына китерә алмадык, сез каядыр чыгып киткән идегез. Сөйләшә торгач, ачыкланды: Салих ялгыз гына түгел, аның белән бергә иптәшләре — шундый ук музыкантлар — Шәрәфиев Әхмәт һәм Латыйпова Ләйлә иптәшләр дә бар һәм алар өчесе бергә Якут радиостудиясе ансамблендә уйныйлар икән. Әйтүләренә караганда, эшләреннән бик канәгатьләр, үзләренә яңа квартирлар биргәннәр, хезмәт хаклары төрле өстәмәләре белән айга мең сигез йөз, ике мең тирәсенә баса... Кыскасы, яшьләр бу салкын якта өшеп калганга бер дә охшамыйлар. — Тик менә бераз сагындыра, Фатих абый, — дип, соңыннан үзе үк чишелеп куйды Салих. Ул арада безнең янга Әхмәт тә килде, сүз тагын да җанлана төште. Ал арны репетициягә чакырып звонок булды, аннары икенчесе... Вакытның болай тапырык туры килүеннән без барыбыз да сизелерлек дәрәҗәдә көйсезләнә бара идек. Әмма бү- тәнчә сөйләшеп утырырга берничек тә вакыт булмады — аларның ул көнне, шимбә көннең киче, «печән өсте» иде, ике җирдә чыгыш ясыйсыбыз бар, диделәр, ә мин иртәгесен Якутскидан китеп бардым. — Үз телегезне онытмадыгызмы соң, егетләр? Татарча сөйләшәсезме үзара? — дип сорадым мин алардан сүз азагында. Бу сорау минем якташларымны бер үк вакытта аптыратып та калдырды, кыздырып та җибәргәндәй булды. — Онытырга мөмкинме соң, Фатих абый җаным,— дип, чын күңелдән өзгәләнү белән әйтеп куйды Салих, — киресенчә, монда, туган яктан ерак җиргә килеп төшкәннән соң, үз телебезнең кадерен тагын да яхшырак белә башладык. Өчебез генә калганда гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Ниһаять, менә өченче звонок. Аерылмыйча мөмкин түгел. Без, берберебезгә уңышлар теләп, туганнарча кулларыбызны кысыштык. Бәлки, бу сагыну хисе кайнарлыгында туган бер минутлык кабынып китү генә булгандыр? Бәлки, егетләр әйткән сүз чынлап та дөрестер? Ничек кенә булмасын, еракта — зәңгәр боз илендә булган бу очрашу күңелдә бик җылы, бик самими тәэсир калдырды. Тагын бер кызыклы очрашу икенче көнне, самолетка утыргач булды. Минем самолеттагы урыным чигә чәчләре чаллана башлаган өлкән яшьләрдәге бер ханым янына туры килде. Ханым бик зат киенгән, аның өстендә кыйммәтле ондатра тиресеннән теккәй йомшак тун, ул үзенең кечкенә, җыйнак гәүдәсе белән шул гөбердәгән тун эченә ничектер качып утырган кебек күренә иде. Ләкин бу беренче тәэсир генә шулай булды. Ханым бик алай сүзчән булмаса да, авыздан сорау чыкканны көтеп тора торганнардан түгел иде. Без аның белән бик тиз сөйләшеп киттек. Болай тиз танышып китүнең ярылып яткан сәбәбе бар: ханым, исеме бе лән атап әйткәндә, Шишкина Валентина Фоминична, Казанда туып, Казанда үскән һәм соңыннан Казан университетының геология факультетын тәмамлап, хәзерге көндә, дөресрәге 1946 елдан бирле, Якутиянең ерак төньягында (Якутск шәһәреннән самолет белән ике-өч сәгать төньякка таба очасы) разведка партияләренең берсенә җитәкчелек итүче бер кеше булып чыкты. Без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләштек, юл буе диярлек сөйләшеп кайттык. Аның кызы Ленинградта тау институты бетерә, хәзер диплом өстендә эшли, әнисе кебек үк разведка партияләрендә, авыр эштә эшләргә җыйнала икән. Хәзер ул геолог ~геткә кияүгә чыккан (әллә чыгарга җыйнала дидеме?), кияүгә чыгу уен түгел, туйга әнисен чакырганнар, Валентина Фоминичнаның Ленинградка— туйга китеп барышы икән. Сүзгә алай бик юмарт булмаса да, уйламаганда Казан кешесен очраткач, Валентина Фоминична үзенең кырыс эше турында да кайбер кызыклы нәрсәләр сөйләмичә котыла алмады. Кечкенә гәүдәле, аз сүзле, каты куллы ул разведчик хатын турында бик күп нәрсәләр язарга мөмкин булыр иде. Ләкин Валентина Фоминична үзе турында язганны бер дә яратмый икән, чөнки бер вакытны аны «Социалистическая Якутия» газетасында аю белән бергә- бер көрәшүче дию пәрие сыйфатында тасвирлап, көлкегә калдырганнар. Шуннан бирле, күрәсең, безнең «каләм кыштырдатучы батарея»га бик алай исе китмичә карый башлаган. Шуннан да артыгы — ләм-мим. Мин күргәне дә, мин сөйләшкәне дә җиткән. Әмма ләкин Казанда туып-үскән һәм Казан университетын тәмамлаган кешенең шундый ерак җирләрдә, шундый зур эшләр башкарып йөргәнлеген белеп торып та эндәшми калу җиңел түгел икән, иптәшләр! Гомумән, бик кызыклы очрашулар, пейзажлар, әңгәмәләр һәм ачышлар белән тулы бер сәяхәт булды бу минем өчен. Октябрь, 1958 ел