Безнең календарь
ШӘҺИТ ӘХМӘДИЕВ (1888—1930) Тууына шушы елның 29 декабренда 70 ел тулган күренекле җәмәгать эшлекле- се, язучы һәм талантлы журналист Шәһит Әхмәдиевнең тормыш һәм иҗат юлы авыр һәм катлаулы була. Әтисе-әнисе үлгәч, ун яшьлек Шәһит, приютка кереп уку нияте белән, Оренбургка китә һәм андагы иске мәдрәсәләрнең берсенә кабул ителә. Шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашкан өчен мәдрәсәдән куылганнан соң, ул 1910 елда Казанга күчеп килә һәм шул заманда чыга торган газета-журналларда корректор, тәрҗемәче, хәбәрче, секретарь булып эшли. Шул елларда матбугат битләрендә аның хикәяләре, нәсерләре, әкиятләре, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла башлый. Патша строе җимерелүен Ш. Әхмәдиев шатланып каршылый. Казан эшчеләре арасында революцион агитация алып бара, Мулланур Вахитов белән берлектә Мөселман социалистлар комитетын оештыручылардан, аның актив җитәкчеләреннән берсе була. Казан шәһәрен ак чехлар алгач. Ш. Әхмәдиев Мәскәүгә чакыртылып, Мөселманнар үзәк комиссариаты коллегиясенә член һәм Бөтенроссия мөселманнары мәгариф комиссарының урынбасары итеп билгеләнә. Казан аклардан азат ителгәч, РСФСР Милләтләр Халык Комиссариаты аны Идел буе, Урал һәм Себер өлкәләрендә милли пролетар оешмаларны торгызу һәм контрреволюциягә каршы көрәшү буенча Гадәттән тыш комиссия члены итеп билгели. 1919 елның көзендә, гражданнар сугышы фронты Урта Азиягә күчкәч, андагы катлаулы шартларда партиянең ленинчыл милли политикасын тормышка ашырырга сәләтле милли кадрлар бик кирәк булганлыктан, партия Үзәк Комитеты Ш. Әхмә- диевне Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының «Кызыл Шәрык» исемле агитацион-инструктаж поездына җибәрә. Әхмәдиев шул поездда «Кызыл Шәр,ык> газетасы редакторы, партагитатор һәм халык мәгарифе инструкторы булып эшли. Урта Азиядә Совет власте урнаштырылгач, ул Төр.кстан республикасының Мәгариф Халык Комиссары итеп билгеләнә. 1921 елда яшь Совет иленең Урта Идел буе өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда да, каты ачлык була. Бу чорда Ш. Әхмәдиев, партия Үзәк Комитеты аша рөхсәт алып, ачлыкка каршы көрәшнең иң авыр участокларыннан берсе — Татарстанга кайта һәм Мәгариф Халык Комиссары булып эшли башлый, тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, интернатлар, мәктәпләр, производство мастерскойлары булдыруга, республикада совет мәгарифен юлга салуга күп көч куя. Бу катлаулы чорда Ш. Әхмәдиев һәрвакыт принципиаль позициядә тора, татар хезмәт ияләрен рус халкыннан аерырга маташучы милләтчеләргә кискен отпор бирә. РСФСР Мәгариф Халык Комиссары А. В. Луначарский 1924 елның көзендә Казанга килеп, Татарстанда уку-укыту эшләре белән якыннан танышкач, Ш. Әхмәдиевнең бу өлкәдәге эшчәнлегенә югары бәя биреп, менә ничек яза: «Татарстан, һичшиксез, бер үзе өчен генә эшләми, шунлыктан мин бу мәсьәләдә Татарстан җөмһүрияте җитәкчеләре, бигрәк тә Мәгариф Халык Комиссары Шәһит Әхмәдиев белән бер төсле уйлыйм» *. Бу елларда Шәһит Әхмәдиев партия, җәмәгать эшендә аеруча актив катнаша. Ул партия Өлкә Комитеты членлыгына кандидат итеп, СССР Үзәк Башкарма Комитеты члены булып сайлана һәм партия кушкан һәр эштә бөтен көчен һәм сәләтен биреп эшли, сәламәтлеге бик нык какшап, аяктан егылганга кадәр, коммунизм өчен актив көрәшчеләр сафында бара. Ш. Әхмәдиев озак дәвам иткән каты авырудан 1930 елның 12 августында үлә. * ‘ * Шәһит Әхмәдиевнең әдәби иҗат эшчән- леге озак дәвам итми. Аның әдәби әсәрләре һәммәсе дә диярлек 1912—1917 елларда, илдә кара реакция хөкем сөргән һәм аннан соң башланган революцион күтәрелеш чорында язылганнар. 1 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1924 ел, 6 ноябрь. лЗ&Зп&Ң KCiJl 117 Күләм ягыннан артык күп язмаса да, Ш. Әхмәдиев үзенең әсәрләрендә чорның актуаль проблемаларын күтәрә һәм демократик татар җәмәгатьчелеген дулкынландырган сорауларга үзенчә җавап бирергә омтыла. Бу яктан караганда, аның иҗаты татарның шул чордагы демократ язучылары Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов һәм башка прогрессив әдипләрнең идея- эстетик карашлары белән чын мәгънәсендә аваздаш. Билгеле ки, Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы татар хатын-кызларының хәле аеруча авыр, кызганыч була. Аларны авыр коллыктан азат итү, киң тормыш юлына алып чыгу, аларга ирләр белән бертигез хокуклар бирү проблемасы татар әдәбиятында зур урын биләп тора. Ш. Әхмәдиевнең бу темага язылган «Суга баткан килен» (1912) исемле хикәясе аеруча зур әһәмияткә ия. «Сүи истигьмал итмәдем», «Күзләр», «Сагыш», «Тур тавында», «Шагыйрь моңая» исемле хикәя һәм нәсерләрендә Ш. Әхмәдиев яшьлек яменә, чын дуслыкка һәм саф мәхәббәткә дан җырлый. Тормышның һәркайда иҗтимагый гаделсезлеккә корылган булуын Ш. Әхмәдиев яшьтән үк күрә һәм үзенең хикәяләрендә, әкиятләрендә эксплуататорларның комсызлыгын, хезмәт ияләренең адәм түзә алмаслык коточкыч фәкыйрьлектә яшәвен күрсәтә. Кара реакция һәм сугыш алды елларында сыйнфый каршылыкларны ачыктан-ачык чагылдырган әдәби әсәрләрне дөньяга чыгарырга кыен булганга, Ш. Әхмәдиев укучыларга җиткерергә теләгән фикерен читләтеп әйтергә юллар таба, халыкны җәберләүче патшаларның, шаһларның явызлыгын, кешелексезлеген төрле әкиятләр сюжетына корып язган әсәрләрендә фаш итә. Аның «Язмыш», «Арслан», «Сәмруг», «Тәхеттән төшерелгәч» дигән хикәя-әкият- ләре шундыйлардан. Иҗатының башлангыч чорында Ш. Әхмәдиевнең социаль карашлары бераз милли рамкалар белән чикләнгән булса да, аның әсәрләрендә халык бәхете темасы шактый урын били. Биредә милли мәдәниятне үстерү юлында армый-талмый эшләүчеләрнең әдәби типларын да, милли горурлыгын югалткан, туган теленә, әдәбиятына кимсетеп караучыларның тискәре вәкилләрен дә очратырга мөмкин. «Мөгаллим» исемле хикәянең герое авыл мөгаллиме, коточкыч авыр шартларда яшәвенә һәм эшләвенә карамастан, халыкны агарту кебек изге юлга басуына аз гына да үкенми, якын дусты һәм сөйгәне, гади авыл кызы Рәфикасын да үзе укытып мөгаллимә итә, туган халкы арасында мәдәният яктысы, аң-белем тарату юлына чыгара. Пьеса формасында диалоглар белән язылган «Аэропланда» исемле фантастик хикәянең геройлары — кеше канын коючы патшаларны, байларны да, ачлыктан тилмерүче фәкыйрьләрне дә күрергә, ишетергә теләмәүче Шамун белән Мансур — шау- шулы җир йөзен ташламакчы булып, аэропланда очып китәләр. Ләкин алар реаль тормыштан читтә озак яши алмыйлар, җиргә кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булалар. Бу чын тормыштан алынган тема. 1905—1907 елларда, Шамун белән Мансур кебек, көрәш мәйданында буталган, халыкка хезмәт итү турында сөйләнеп йөргән зыялылар арасында, реакция еллары башлангач, үзләренең якты идеалларына төкерүче мөртәтләр, көрәш сафларын куркакларча ташлап китүче хыянәтчеләр аз булмады. Шәһит Әхмәдиев балаларда туган-үскән җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, тормышны һәм табигать күренешләрен аңлап белергә, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итә торган хикәяләр, гыйбрәтле әкиятләр дә яза, халык әкиятләрен эшкәртә. Алар арасында «Ай алдады», «Канатлы тай», «Сандугач» исемле хикәяләр аеруча осталык һәм җылылык белән язылганнар. Иҗатының башлангыч чорында язучының хезмәт ияләрен революцион көрәш нәтиҗәсендә генә азатлыкка һәм бәхетле тормышка алып чыгарга мөмкин икәнлекне аңларлык дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгәнлеге дә күренә. Бу хакыйкатьне ул бераз соңрак, эшче массалар белән якыннан аралашкач, большевиклар партиясе вәкилләре, Мулланур Вахитов кебек революционерлар белән кулга кул тотышып бергә эшли башлагач, Маркс, Ленин әсәрләре белән танышкач ачык аңлый һәм бу эволюция аның журналистлык һәм җәмәгать эшчәнлегендә бигрәк тә ачык чагыла... * * Журналист буларак, Ш. Әхмәдиев татар вакытлы матбугатында тирән эз калдырды. Аның бөтен җәмәгать эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты журналистика белән аерылгысыз бәйле. Ул чын мәгънәсендә талантлы публицист һәм һәрвакыт халык интереслары белән яшәүче, дин әһелләренә, милләтчеләргә рәхимсез каршы чыгучы, хезмәт ияләрен яклаучы ялкынлы журналист. Шул ук вакытта Шәһит Әхмәдиев театр тәнкыйтьчесе дә. Ул Ф. Әмирханның «Тигезсезләр», С. Рәмневнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» пьесалары турында махсус мәкаләләр яза. Татар театрының беренче пионерлары Г. Кариев, С. Гыйззәтуллнна- Волжская һәм башкаларның иҗади уңышларына чын күңелдән шатлана, аларның уйнавында очраган җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән киңәшләр бирә. «Сәйяр», «Нур» труппаларының спектакльләре турында эчтәлекле рецензияләр яза. Революциядән соң Шәһит Әхмәдиевнең җәмәгать һәм журналистнк эшчәнлеге тагын да киң колач ала. 1917 елның мартында ул сәүдә хезмәткәрләре, конторщиклар бюросы оештыра һәм аның каршында «Аваз» исемле газета чыгара башлый. Бу вакытта татар телендә большевистик газета булмый әле. Характеры белән вак буржуаз газета булуына карамастан, «Аваз» үзенең битләрендә Вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы юнәлдерелгән, илдә власть 118 ны Советларга бирүне талон итә торган мәкаләләр бастырып, татар хезмәт ияләрен революцион рухта тәрбияләүдә большевикларга зур ярдәм күрсәтә. Шәһит Әхмәдиев газета тирәсендә прогрессив язучыларны, революцион көрәштә эшчекрестьян массалары белән бер сафка баскан яшь иҗат көчләрен тупларга омтыла. 1917 елның 6 июлендә, ул вакытта әле яшь шагыйрь Сәйфи Кудашка җибәргән хатында ул менә нәрсә яза: «...Шигырьләрең бертуктаусыз «Аваз»да басылып килделәр. Моннан соң да чын күңелле шагыйрь, мөхәррирләргә ул халык мәйданы ачыктыр. Җырлагыз, иптәш! Мәңге изелгән эшче, фәкыйрьләрнең керфекләрен күтәреп, йөрәкләрен йомшартыгыз һәм яңадан күңелсез тормыш кайтмасын өчен мәгънәви коралландырыгыз». Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, Ш. Әхмәдиев татар совет вакытлы матбугатын оештыру, эшче-крестьян арасыннан күтәрелеп чыккан яшь журналистларны тәрбияләп үстерү юлында бөтен көчен һәм талантын биреп эшли. Төрле елларда «Эш». «Кызыл Армия», «Иш- тнракнюн» («Коммунист»), «Кызыл Шәрык» газеталарында. «Мәгариф» журналында җаваплы редактор булып эшләгәндә хезмәт ияләрен, кызыл сугышчыларны революция дошманнарына, ачлыкка һәм җимереклеккә каршы көрәшкә чакыра, хезмәт ияләрен сугыш елларында җимерелгән һәм какшаган халык хуҗалыгын торгызуга туплый. торган ялкынлы мәкаләләр белән чыга. Шәһит Әхмәдиев эшләгән һәм иҗат иткән давыллы еллар инде шактый еракта калдылар, ләкин хәзерге вакытта илебез ирешкән бөек җиңүләрдә аның да өлеше бар. Аның әсәрләре халкыбызның культура хәзинәсендә кыйммәтле бер өлеш булып торалар һәм якты, бәхетле киләчәк өчен көрәш юлында хезмәт итәләр. С. САБИРОВ героик фидакарьлекләр, драматик ситуацияләр, искиткеч көчле һәм матур рухи кичерешләр белән тулган вакыйгаларың сурәтләгән хикәяләр яза. Юулардан, мәсәлән, партизан татар кызы Рауза турындагы «Ил кызы» (1922—1923), гражданнар сугышы елларының сугышчан пафосы белән сугарылган һәм кызыл командир белән медицина сестрасының саф мәхәббәтен чагылдырган «Краском мәхәббәте» (1923), фронттагы төрле сугыш моментларын гәүдәләндергән «Өч снаряд белән» (1927), «Бирегез тупны кире!» (1927), «Зур түрә» (1927), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) һәм башка хикәяләрне күрсәтергә мөмкин. «Кызыл байрак астында» һәм «Легион юлы» дигән ике кисәктән торган «Легион юлы» дилогиясе Шамил Усмановның унике ел буе (1923 елдан 1935 елга кадәр) эшләп килгән зур һәм күренекле әсәрләреннән берсе. Бу әсәрдә Оренбург далаларында атаман Дутов кулы астындагы ак казакларга каршы барган һәм Оренбургта (Зовет властен урнаштыру һәм контрреволюция көчләрен тар-мар итү белән төгәлләнгән көрәш сурәтләнә. Тирәнтен партиялелек белән сугарылган бу дилогиядә язучы партия һәм халык эше өчен көрәшкә күтәрелгән яшь һәм әле сыналмаган көчләрнең көрәштә чыныгуы процессын ышандыра торган образларда күрсәтә. «Кичеккән фәрман» пьесасы Шамил Усмановның драма жанрындагы иң уңышлы әсәрләреннән берсе. Аның композициясе җыйнак, образлары төгәл, диалоглары индивидуальләштереп бирелгән, теле матур. Татар һәм башкорт хезмәт ияләренең явыз дошманнары булган буржуаз милләтчеләрне фаш итүдә бу пьеса заманында зур роль уйнады. Шамил Усманов — хезмәт иясе халкы бәхете өчен тормышын аямастан көрәшкән һәм күп милләтле, бердәм совет әдәбиятының бер отряды булган татар совет әдәбиятын үстерү өчен бөтен көчен биргән язучы. ШАМИЛ УСМАНОВ (1898—1937) Әдәбиятыбызга гражданнар сугышы эченнән килгән һәм әсәрләрендә шул авыр, ләкин данлыклы елларның героик картиналарын сурәтләп калдырган күренекле татар язучысы — большевик комиссар Шамил Усмановның тууына шушы елның 26 декабренда 60 ел тулды. Шамил Усманов — проза һәм драматургия жанрында эшләгән һәм кыйммәтле әсәрләр биреп калдырган язучы. Шуның белән бергә, ул актуаль темаларга багышланган (мәсәлән, татар әлифбасын латин IРафикасы нигезендә үзгәртеп кору, Татарстанны радиолаштыру, сәнгатебез һәм әдәбиятыбыз мәсьәләләре һ. б. буенча) күп кенә публицистик мәкаләләр авторы да. 1922—1929 елларда Шамил Усманов үзе актив катнашкан гражданнар сугышының КҮРЕНЕКЛЕ ТЕЛ ГАЛИМЕ {1873—1941} Күренекле тел галиме, педагог, атказанган фән эшлеклесе, орденлы профессор Мөхетдин ага Корбангалиевнең тууына 85 ел тулды. Мөхетдин ага Корбангалиев 1873 елның 9 декабренда, элекке Вятка губернасы. Алабуга өязе, Сарсак-Умча волостеның Би- ектау авылында, ярлы крестьян семьясында туган. Аның атасы ХасЬиз шундагы җирләрне биләүче алпавыт Тәфкилевләрнең крепостной крестьяны булган. Мөхетдин ага үзенең бер истәлегендә: «Минем әти-әнн алпавытлардан күргәнне һичбер эт күрмәгәндер», — дип яза. М. Корбангалиев кечкенәдән үк укырга һәм белем алырга омтыла: үз авылындагы рус-татар мәктәбен тәмамлагач, Казанга 119 Татарская учительская школага укырга килә. Яшь укучы татар теле һәм әдәбияты белән дә нык кызыксына, К- Насыйри янына барып йөри һәм аннан киңәшләр ала. «Бу юлы... авыл мәктәбендә чагында җыйган җырларымны, бәетләремне алып барган идем. Ул аларны өстән-өстән генә карады да картлардан сөйләтеп җыярга кушты. Бигрәк тә алпавытлар кулында крестьяннар ничек яшәгәнлек хәбәрләрен җыярга кушты. Мин җәй көне, авылга кайткач, ул күр- гәткән юл белән байтак нәрсәләр җыйдым»,— дип яза ул Каюм Насыйри белән очрашулары турында. М. Корбангалиев шул ук вакытта алдынгы карашлы студентлар белән дә аралаша, политик темаларга фикер алыша, укучылар хәрәкәтенә актив катнаша башлый һәм шуның өчен аны бераздан школадан куалар. Шуннан соң ул туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Күрше авыл укытучысы X. Хә- сәнкәевкә имла һәм грамматика китаплары язарга булыша, русчадан татарчага педагогика һәм методика китапларының кайбер урыннарын тәрҗемә итә. Бераз вакыттан соң Корбангалиев авылдан кире Казанга килә һәм школа инспекторы Ш. Ахмеров һәм укытучылар ярдәмендә Учительская школага яңадан керүгә ирешә. 1895 елда Мөхетдин Корбангалиев, Учительская школаны Мактау язуы белән тәмамлап, элекке Казан губернасы, Мамадыш өязендәге Чирче авылына укытучы итеп билгеләнә. Менә шул вакыттан инде аның укытучылыкпедагоглык хезмәте башлана. М. Корбангалиев Каюм Насыйри күтәргән мәгърифәтчелек идеяләрен иң караңгы почмаклардагы татар авылларына тарату эшенә керешә. Ул беренче планга балаларга татар теле һәм рус теле укыту мәсьәләсен куя. 1903 елның көзендә М. Корбангалиев Казандагы татар приютына мөдир һәм укытучы итеп билгеләнә. Биредә ул яшерен марксистик түгәрәкләргә йөри башлый; Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметовлар белән таныша, татар хезмәт ияләрен рус пролетариаты белән бергә патша хөкүмәтенә каршы көрәшкә чакырып язган прокламацияләрне таратырга булыша. Шул елларда бер төркем алдынгы татар яшьләре Казанда «Шәрык клубы» ачалар. Шул вакыттан башлап Февраль революциясенә кадәр М. Корбангалиев бу клубның старшинасы хезмәтен үти һәм клубның китапханәсен оештыра. 1905 елгы революция вакытында М. Корбангалисв политик эшләргә бирелеп китә, полиция күзәтүе астында яши. Иҗтимагый һәм политик тормышта актив катнашуы белән бергә, М. Корбангалиев педагогик эшен дә җәелдерә бара, башлангыч мәктәпләр һәм зурлар мәктәбе өчен татар әлифбалары, шулай ук татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр төзи. 1913 елда Казанда «Мәктәп» журнала чыга башлый. М. Корбангалиев бу журналның һәр санында диярлек татар мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең программасы турында мәкаләләр яза, укыту методларын тәнкыйть итеп, балаларны җиңел юл белән уку-язуга өйрәтү алымнарын күрсәтә, татар телен укытуга зур урын бирү кирәклеген әйтә, башлангыч мәктәпләрнең төп бурычы укыту гына түгел, бәлки тәрбия дә бирү икәнен раслый. Реакциянең котырынган елларында да М. Корбангалиев прогрессив фикерләрен әйтүдән курыкмый. Ул кызлар өчен оештырылган югары мәктәпләрдә укучы яшьләрнең яшерен җыелышларында төрле темаларга докладлар ясый. Мисал итеп 1914 елда укытучы Фатыйма Дәүләтгилдиеваның бүлмәсендә төрле милләт студентларының яшерен җыелышында «Рус булмаган милләт мәктәпләрендә ана теле» дигән темага ясаган докладын күрсәтергә була. Монда ул патша хөкүмәтенең халык мәгарифенә карата политикасын тәнкыйтьли һәм татар яшьләре өчен мәктәп эшләренең куелышын үзгәртергә кирәклек турында сөйли. М. Корбангалиев татар-башкорт земство мәктәпләре өчен уку программалары да төзи, әмма патша хөкүмәтенең тоткарлавы аркасында аның бу хезмәтләре, үзе әйткәнчә, «яхшы теләкләр генә булып калалар». Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына М. Корбангалиевкә халыкны укыту, аңа хезмәт итү юлында булган теләкләрен чынлап, киң күләмдә тормышка ашырырга мөмкинлекләр туа. Ул, яңа көч, яңа дәрт белән эшли башлый. Укыту эше белән беррәттән, губерна халык мәгариф бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. Казанга аклар басып кергәч, карагруһ чиновниклар аны, большевиклыкта гаепләп, төрмәгә яптырырга телиләр. Корбангалиев шәһәр читендәге бер карчыкның өендә яшеренеп кенә котылып кала ала. Совет гаскәрләре Казанны азат иткәч, М. Корбангалиев совет мәктәпләрен торгызу эшенә җитәкчелек итәргә керешә. Шул ук вакытта Мөселман комиссариаты каршындагы гыйльми комиссия әгъзасы булып та эшли, укытучылык эшен дә алып бара. Башлыча, ул түбәндәге урыннарда татар һәм рус телләрен укыта: Казан татар педагогия техникумында һәм Хәрби командирлар курсларында (1920—1922). Шәрык академиясендә, Педагогия техникумында, Җир эшләре төзелеше техникумында, Татарстан өлкә партия-совет мәктәбендә, Татар коммунистлар университетында (1922—1921), Юристлар хәзерләү курсларында (1928— 1930 еллар). Шул ук вакытта М. Корбангалиев Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли һәм татар геле укыта (1928—1940), Марксизм-ленинизм институтында татар теле белән чагыштырма рәвештә рус теле укыта (1936—1937). М. Корбангалиевнең оештыру эшләрендә дә зур гына сәләтлелеге күренә. Казан губерна мәктәпләренең инспекторы булып эшләгәндә, Казан губернасында хезмәт мәктәпләре буенча курслар оештыру эше аңа тапшырыла һәм ул. урыннарга чыгып, кадрлар санлый, курсларда эшләүчеләрне хезмәт мәктәбенең принциплары һәм укыту методлары белән таныштыра. 120 1928—1929 елларда, М. Корбангалиев Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, университетның барлык факультетларында да татарлар һәм хәтта русларга да татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә. 1931 —1932 уку елында М. X. Корбангалневкә университетта үтелә торган барлык фәннәр буенча татар телендә гыйльми терминнар эшләү өчен терминология комиссиясе төзү һәм аның белән җитәкчелек итү эше тапшырыла. Аның җитәкчелегендә бу комиссия тарафыннан бер ел эчендә татар телендә 17500 фәнни термин эшләнә. Җәмәгать эшләренә актив катнашкан М. Корбангалиев, укытучылык-педагоглык, методистлык эшләре һәм фәнни хезмәтләреннән тыш, күп кенә дәреслекләр дә төзи. 1912 нче елдан алып соңгы елларына кадәр ул башлангыч, урта һәм югары мәктәпләр, шулай ук зурлар мәктәбе өчен рус һәм татар телләрендә тел дәреслекләре, әлифбалар һәм уку китаплары төзеп бастырып килә. Аларның кайберләре хәзер дә кулланылалар. М- Корбангалиевнең татар теле орфографиясен эшләү буенча хезмәтләре зур: гарәп графикасы нигезендәге алфавиттан латин графикасы нигезендәге алфавитка һәм латин графикасы нигезендәге алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчү эшләрендә ул актив катнаша. Аның татар теле грамматикасын һәм сүзлекләр төзү буенча булган хезмәте дә бик әһәмиятле. Ул рус теле белән татар телен чагыштырма рәвештә өйрәнү һәм өйрәтү өлкәсендә күп эшли. М. Корбангалиевнең «Ана телен укыту методикасы», «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» һәм башка методик хезмәтләре зур әһәмияткә ия булып торалар. М. Корбангалиев тә, Каюм Насыйри кебек, алдынгы рус культурасын пропагандалаган, татар телен гыйльми нигезләү, аны халыкка аңлаешлы әдәби тел итеп төзү эшенә зур көч куйган галим. М. Корбангалиевнең фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлегенә совет халкы югары бәя бирде. 1940 елда СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән М. Корбангалневкә атказанган фән эшлек- лесе исеме бирелде, һәм ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. М. Корбангалиев 1941 елның 3 июнендә Казанда үлде. Күренекле тел галиме, талантлы педагогметодист һәм җәмәгать эшлеклесе М. Корбангалиевне халык тирән хөрмәт белән искә ала. Ф. АБДУЛХАКОВА АЛЕКСАНДР 1ПИРВАНЗАДӘ (1858—1935) XIX йөз классик әрмән әдәбияты үз халкының социаль һәм милли омтылышларын, шул заманнарда илдә хөкем сөргән деспотизм строеннан аның тирән канәгатьсезлеген зур сәнгать көче белән чагылдырган талантлы язучыларга бай. Яңа әрмән әдәбиятына нигез салган Хачатур Абовян, бөек революционердемократ, публицист һәм тәнкыйтьче Микаэл Налбандян, драматург Г. Сундукян, романистлардан Раффи, Прошян, Агаян, Мурацан, Нар- Дос, бөек сатирик Паронян, шагыйрьләрдән О. Туманян, А. Нсаакян һәм башка бик күп сүз осталарыннан гыйбарәт булган бу плеядада Александр Минасович Ширванзадә күренекле урында тора. Критик реализм методы белән иҗат иткән бу зур язучы үзенең «Хаос» (1898) исемле романында, «Намус» (1885), «Явыз рух» (1897), «Намус өчен» дигән повестьларында капиталистик шәһәрне, аның тирән каршылыклы тормышын, буржуаз семьяның таркалуын үтә реалистик сурәтли. А. М. Горький тәэсирендә иҗат итә башлагач, ул «Артист» (1903) һәм «Еврей колагы» дигән күренекле повестьларын яза. «Морганның туганы» исемле комедиясендә А. Ширванзадә әрмән буржуа эмигрантларыннан үтергеч көч белән көлә. Матурлыкны идеалистик аңлатуга каршы көрәшкән, чын матурлыкның, димәк, поэзиянең дә чыганагы тормыш үзе дип раслаган, «Матурлыкны без хакыйкатьтән эзлибез, бары тик хакыйкый булган нәрсәне генә матур дип таныйбыз, хакыйкатьтән тыш матурлыкны без кире кагабыз», дип чыккан бу зур язучы Әрмәнстанда Советлар власте урнаштырылуын котлап каршы ала һәм социалистик әрмән культурасын үстерү өчен бөтен көчен биреп эшли, «Тормыш казанында» исемле ике томлык мемуар, «Соңгы фонтан» дигән киносценарий яза. Совет әдәбиятын үстерү юлындагы зур хезмәтләре өчен 1930 елда Александр Ширванзадәгә Әрмәнстан һәм Әзербәйҗанның халык язучысы дигән исем бирелгән иде. ГЫЙБАД АЛПАРОВ (1888—1936) Татар телен өйрәнү өстендә күп еллар һәм нәтиҗәле эшләгән, оригиналь хезмәтләре белән танылган профессор» Гыйбад Ал- паров татар совет тел гыйлемендә марксизм-ленинизм методологиясе өчен көрәшүчеләрнең алдынгысы иде. Уфа губернасының Эстәрле өязендәге Корманай авылында туып үскән бу галим Бөек Октябрь социалистик революциясенә тикле төрле җирләрдә укытучылык итә һәм шул чорда ук татар телен фәнни өйрәнә башлый. Революциядән соң ул, урта яшьләрдәге кеше булуына карамастан, югары уку йортына кереп укый һәм зур тырышлыгы аркасында чын фән эшчесе булып үсә. Ул җәмәгать эшчәнлеген тагын да киңәйтә, өяз, губерна крестьян Советларына член булып сайлана, Уфа газета-жур- налларында эшли. 1919 елда Колчак Уфаны алгач, Г. Алпаров кызыл гаскәр белән бергә Казанга килә һәм биредә «Кызыл Армия» газетасына эшкә керә. Авыр яшьлек еллары, армый-талмый төрле тармакларда эшләү аның сәламәтлеген какшата. 1921 елда дәвалану өчен аны Урта Азиягә жи- бәрәләр. Шактый вакыт анда эшләгәннән соң, ул Казанга кайтып, төрле уку йортларында укыта. Алдынгы педагог, тәжрибәле журналист, фольклорчы, күп кенә дәреслекләр авторы Г. Алпаровның тел өлкәсендә утызлап хезмәте бар. Аларның күбесе татар, башкорт, төрекмән, үзбәк телләренең әлифба, орфография мәсьәләләренә багышланган. Аның грамматика буенча язылган әсәрләре арасында «Телебездә падеж мәсьәләсе», «Татар грамматикасының нигезләре», «Татар теленең ялганмалылык табигате турында», «Татар теленең шәкли нигездә грамматикасы» дигәннәре аеруча кыймәтлеләр. 1945 елда Г. Алпаровның «Сайланма хезмәтләре» жыентыгы басылды. Филология фәннәре докторы Латыйф Җәләй зур тырышлык салып төзегән бу сайланмада галимнең татар телен өйрәнү буенча язган күп кенә әсәрләре бар. Профессор Г. Алпаровның чирек гасыр буенча сузылган укыту һәм гыйльми тикшеренү нәтиҗәләре тупланган бу хезмәтләрендә, татар грамматикасы тарихында беренче буларак, телебезнең грамматик фактлары, аерым сүз. сүз составы, сүз ясалышы, кушымчалар тарихы, кушымчалар һәм ярдәмлек сүзләрнең, мәгънәлене мәгънәлегә кушу юлы белән барлыкка килүләре, телебезнең агглютинатив табигате, аның катлаулы механизмы, җөмлә кисәкләре арасындагы тәртип мәсьәләсе һ. б. яктыртыла. Хәзер бу китапның икенче басмасы хәзерләнә. АРХЕОЛОГ ЬӘМ ТАРИХЧЫ Республикабызның гыйльми һәм әдәби җәмәгатьчелеге күренекле археолог һәм тарихчы, Татарстанның атказанган фән эш- леклесе Николай Филиппович Калининга 70 яшь тулу көнен билгеләп үтте. Карт галимнең киң әтрафлы эшчәнлеге Казан һәм аның тарихы белән бик нык бәйле. Татарстанның тарихын һәм әдәбият дөньясын яхшы белгән Н. Ф. Калининның хезмәтләре арасында Болгар памятниклары һәм Казан Кремле төзелешләре турындагы тикшеренүләре, А. С. Пушкин һәм А. М. Горькийның Казанда булулары турындагы язмалары аеруча әһәмиятле. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында Н. Ф. Калинин күп еллар буе археологик группа белән җитәкчелек итте һәм Казан татарларының генезисына баглы йөзләрчә памятниклар тапты. Казан татарлары тарихына бәйле дистәләрчә китаплар авторы булган Н. Ф. Калинин соңгы елларда рус һәм татар телләрендә «Казан» исемле тарихи очерк чыгарды. Казан дәүләт университетында педагоглык иткән бу күренекле галим соңыннан үзләре гыйльми эшче булып танылган йөзләрчә тарихчылар һәм археологлар хәзерләде.