Логотип Казан Утлары
Хикәя

Үз кызым

Август аеның кояшлы көннәре иде. Доцент Сабир Галимо- вич төзүчеләр институтына укырга керүчеләрдән имтихан алып бетерде дә урамга чыкты һәм калыная башлаган гәүдәсенә ятышып җитмәгән тизлек белән медицина институтына таба юнәлде. Аның соңгы елларда борчый башлаган склерозлы йөрәге еш-еш тибә, яртылаш агарган чигәләре үзенә сизелерлек булып сулкылдыйлар иде. Сабир Галимович инде кырыкмаса кырык мәртәбә ташларга җыенган, ләкин ташлап бетерә алмаган тәмәкесен яңадан исенә төшерде. Аяклары аны, ирексездән, урам чатындагы лоток янына алып киттеләр. Ул бер пачка «Казбек» алды. Тәмәке кабызганда, кулларындагы җиңелчә дерелдәүне күреп, үзенең дулкынлануын аңлады һәм бераз тынычланырга кирәк дигән карарга килеп, тәмәке төтенен йота-йота, салмаграк атлый башлады. Никотин тәэсиреннән башындагы миләре ачылып, рәхәтләнеп киткәндәй булды, хәтерендә моннан күп еллар элек булган вакыйгалар уянды. 1939 елның көзе иде. Институтны тәмамлап, берничә ел төзелештә эшләгәннән соң, аспирантурага урнашкач, Сабир Галимович, ниһаять, өйләнергә дигән фикергә килде. Ләкин кемгә? Ул озакка сузылган егетлек гомерендә күңеленә ошаган кызларны хәтерләде. Аның гаҗәпләнүенә каршы, кайчандыр азмы-күпме мәхәббәт баглап, кичәләрдән соң озат- калап йөргән, кемнәрнеңдер караңгы капка төпләрендә, чат-чотларда кочаклаган, ашык-пошык үпкән кызларның барысы да кияүдә булып чыкты. Чит кешеләр аркылы танышып яратышуга ышанмаганлыктан, ул, утызны узып киткән яшен, маңгаеның ике почмагыннан коела башлаган чәчен онытып, унсигез яшьлек егетләр әрсезлеге белән танцы кичәләренә йөри башлады. Шундый кичәләрнең берсендә медицина институтында укучы Мәрьям исемле кызны очратты. Кызның йөзендәге ниндидер бер уйчанлык, буйсынучанлык, үз алдына тузгып, дулкынланып торган кара чәчләре Сабир Галимовичны гашыйк итте, әллә кая, әллә нинди татлы һәм газаплы кичерешләр эченә алып китте. Кыз игътибар итмичәрәк йөргән бер мәлне Сабир Галимович үзенең кешелеген югалтты — ашаудан язды, төн йокыларын җуйды. Әгәр ул яшьрәк булса, институтның беренче курсларында укып йөрүче, мыек чыгып кына килә торган бер егет булса, ихтимал, бу мәхәббәт аңа сөеклесе алдында яхшырак күренү өчен тагын да тырышырга ярдәм итәр иде. Ләкин Сабир Галимович бу яшьтән уйган иде инде. Ул үзен әле институтта гына укып йөрүче кыздан күп мәртәбәләр өстен санады, әмма шуңа да карамастан, Мәрьямнең кабынып-ялкынланып китмәвен күреп, А 26 тормыш җепләрен бөтенләй чуалтты. Мәҗбүри булган кандидатлык имтиханнарын да вакытында биреп бара алмый башлады. Ә Мәрьям һаман ашыкмады, Сабир Галимовичның шәһәрнең кыл уртасындагы ике бүлмәле квартиры да, алдагы перспективасы да, тормышка чыккач, Казанда калу мөмкинлеге дә кызыктырмады аны. Бары чит кешеләр буталуны сөймәүче мәхәббәт эшләренә дус кызлары килеп катышкач, Сабир Галимович алдында ук: «Юләр булма, эләктереп кал кияүне», дип сайраша башлагач кына, өстәвенә Сабир Галимович үзе дә: «Минеке булмасаң, общежитиегыз каршындагы тирәккә асылынып үләм», дип белдергәч кенә, риза булды Мәрьям. Ләкин загс бусагасын атлап кергәндә кыз әйтте (я алла, инде ничәнче кат!): — Яратмыйм бит мин сине, Сабир. Тырышып карармын инде,— диде. Сабир Галимович җавап урынына Мәрьямнең кулын катырак итеп кенә кысты... Сабир Галимовичның күз алдыннан туй мәҗлесләре, бергә тора башлауның түземсезләнеп көтеп алынган минутлары бөтен нечкәлекләре, бөтен шигъриятләре белән мәңге онытылмас сәхифәләр булып үттеләр. Туйдан соң аның мәхәббәте бермә-бер артты. Мәрьям дә ярата башлаган кебек булды. Дөнья булгач төрле хәлләр, төрле вакытлар булгандыр, ләкин аларның тормышларына кечкенә генә күләгә дә төшмәде. Бер-берсенә авыр сүз дә әйтмәделәр. Эндәшкәндә дә, бер-беренең исемнәрен әйтеп түгел, «иркәм» дип кенә эндәштеләр. Соңрак алар бу сүзне беренче булып кайсының кайчан әйтә башлавын да хәтерли алмадылар, ләкин «Сабир», «Мәрьям» дип эндәшү һәр икесе өчен бик ят һәм бик сәер булып тоела иде. Бәхетле иде Сабир Галимович! Бу бәхет өстенә нур булып дөньяга килгән кызлары Гөлшат аларның тормышын тагын да тулыландырып, матурландырып җибәрде. Матурландырды, ләкин озакка түгел. Сугыш башланып китте. Төзүчеләр институтын яптылар. Сабир Галимовичны, диссертациясен яклап өлгермәгән булса да, авиация институтына ассистент итеп күчерделәр. Нинди сәбәпләр аркасындадыр, аны сугышка алмадылар. Сабир Галимович моңа сөенде. Менә фәннәр кандидаты булам, менә доктор, профессор булам, дип очынып йөргән бер заманда, шинель киеп, мылтык асып, сугышка китү аның акылына сынмый иде. һәм ул, тылда да фронт өчен файда китерә алам, дип, баш тиңентен эшкә чумды. Көндезләрен институтта дәрес бирде, төннәрен әллә нинди оешмалар өчен сызымнар сызды, проектлар эшләде. Аз гына буш вакыты чыккан саен диссертациясе өстендә утырырга да иренмәде. Сугышның икенче елында Мәрьям дә укуын тәмамлады. Кечкенә Гөлшат янында калырга кеше булмаганлыктан, беренче елны ул эшләмәде. Сабир Галимович үзе теләмәде. Аның фикеренчә, хатын-кызның тигез хокуклылыгы ирләрдән калышмыйча, дөнья йөген сөйрәүдә түгел иде. Дөрес, баштарак Мәрьямгә өйдә иренең эштән кайтуын көтеп утыруы ничектер ялыктыргыч төсле тоелды, ләкин шулай да тора-бара ул үзенең язмышына риза булды, карышмыйча, кайгыртучан ана һәм буй- сынучан хатын Вазыйфаларын үти башлады. Ире эшкә китсә — хәерле юл теләп, озатып калды. Кайтса — ишек төбендә үк аның муенына сарылып, иреннәреннән үпте, өс-башын чишенергә булышты. Сабир Галимовичның күңеле хуш иде. Ашыйм дисә — хәзинәдә бары белән кайнар аш әзерләнгән. Йоклыйм дисә — йомшак урыны җәюле. Мунча керим дисә — керләре уылган, үтүкләнгән, оекбашлары сипләнгән. Ул үзенең утыз икегә җиткәнче өйләнми йөрүенә үкенде, хатын-кыз тәрбиясенә бәя бирмичә, буйдак булып йөрүче таныш-белешләрен «хайваннар» дип атады. Көннәрдән беркөнне, моңа кадәр юашлык һәм буйсынучанлыктан башканы күрсәтмәгән Мәрьям, искиткеч үзсүзлелек белән, тегү машинасы сорый башлады. Эч пошканда юанып утырырга, диде. Болай да 27 очны-очка чак кына бәйләп барган бер заманда, яңаны тегү түгел, сугышка кадәр бөтәйтелгән кием-салымның да кайберләрен базарга алып чыгарга уйлап йөргәндә, әлләни кадәр акча чыгарып, тегү машинасы алу Сабир Галимовичиың ниятләренә һич кенә туры килми иде. Шунлыктай ул хатынының сүзләрен я уенга борып җибәрде, я бөтенләй ишетмәмешкә салынды. Берәр атна сөйләнер дә туктар, дип уйлады. Ләкин эш ул уйлаганча булып чыкмады. Беркөнне эштән кайтып керсә, ни күзе белән күрсен: язу өстәлендә буяулары коелып беткән «Singer» утыра. Мәрьям әтисе туйда бүләк иткән алтын сәгатен саткан да машина алган иде. Сабир Галимовичның ачуы чыкты, ләкин хатынының тегү машинасы тирәсендә мәйханә килеп йөрүен күреп, кәефен кырмаска булды, тыелып калды. Хәтта машина тегә башламас борын шартлап ватылгач та, канәгать түгеллеген белдермәскә тырышты, берсүзсез төзәтеп бирде. Институтта укыганда Мәрьям кисү-тегү түгәрәгенә йөргән, вак-төякне шактый ятышлы итеп тегә белә иде. Сабир Галимович эченнән: «Яулык кырые каеган өчен дә акча түләгәнче, әйдә, ярар, ичмаса, үзе эшләр», дип юанды. Тик хатыны ул көткәнне эшләргә ашыкмады. Икенче көнне үк бер кочак тупас сукно күтәреп кайтты да, әллә кайдан өлгеләр табып, ике бармакчалы бияләйләр тегә башлады. Текте дә, әллә кая илтте, тагын сукно алып кайтты, тагын текте. Өй эче тегелгән бияләйләр, кисеп ташлаган өлгеләр, кисәк-косак белән тулды. Сабир Галимович хатынының фронт өчен эшләвен белсә дә, көлмичә түзә алмады. Әгәр өйләренә килгән кеше, фәлән нәрсә тектерәсе бар әле, дип әйтсә: — Син аны минем хатынга гына китер, — дип шаярта торган булып китте. Ләкин Мәрьямнең тегү белән мавыгуы озакка бармады. Аңа эш бирә ториш сешмада бияләйләргә заказ бетепме, бу артык җиңел эштән үзе туепмы, Мәрьям бияләй тегүне ташлады, икенче төрле тукыма, яхшырак тукыма алып кайтып, бүрек тышлары тегә башлады. Тик бу эш берен- чесеннән катлаулырак булып чыкты. Казык башына гына киертергә ярарлык чалыш-чолыш бүрек тышларын күреп, Сабир Галимович рәхәтләнеп көлде. Әллә иренең көлүенә рәнҗеп, әллә бозылган тукыманы кызганып, Мәрьям берничә көн сөмсерен коеп йөрде, хәтта күз төпләре җилсенеп тә киткән кебек күренде. Аннары тукымасын, өлгеләрен, бозылган бүрек тышларын — барысын җыйды да, илтеп кайтты. Сабир Галимович хатынының машина текердәтүен ишетеп каш җыерудан, кулындагы карандаш һәм готовальнясын ташлап, идән буйлап әрле-бирле йөренә башлаудан котылды, яңадан тынычлап калды. Яңадан аларның тормышы әүвәлге эзенә кайтты. Менә шулай тату гына яшәп килгәндә, дәһшәтле сугышларда ил язмышы хәл ителгән бер көндә, Мәрьям тотты да аерылышырга теләвен белдерде. Дошман, Идел ярларына килеп җитеп, Сталинград урамнарында йөргән бу көннәрдә Сабир Галимович, ихтимал, «Сугыш бетте. Без җиңдек!» дигән хәбәргә дә бу кадәр аптырамас иде. — Ярар, иркәм, аерылышырбыз, — диде ул бу сүзне шаяруга юрап һәм хатынының иреннәренә үрелде. Мәрьям аны якын җибәрмәде, бергә үткәрелгән өч ел эчендә беренче мәртәбә исеме белән атады: — Шаяра торган чак түгел, Сабир. Сабир Галимович бу хәлне Мәрьямнең яшь булуыннан күрде, чираттагы балалыгы дип уйлады. Хатыны аерым ятып йоклагач та, аның чынлап сөйләшүенә ышанмады, йокыдан торуына Мәрьямнең бәрәңге кыздырып. чәй кайнатып куюын күргәч, Сабир Галимовичның бу уе тагы да ныгыды, һәм ул хатынын салкын гына үбеп, тыныч күңел белән эшкә китте. Кайтышына ишек бикле булып чыкты. Мәрьям һәрвакыт өйдә утырганлыктан, ачкычны үзе белән йөртү Сабир Галимовичның гадәтендә 28 түгел иде, шуның өчен бу хәл аның күңеленә шик салды. Күрше хатын ачкыч китереп тоттыргач, бу шик тагын да көчәйде. Ул тиз генә ишекне ачты, туптай атылып өйгә керде, күз ачып йомганчы бүлмәләрне әйләнеп чыкты. Күзе язу өстәлендәге кәгазьгә төште. Анда: «Гөлшатны үзем белән алам. Курыкма, алимент сорамам. Р. S. Аш кәстрүлдә, мендәр белән каплаган» — дип язылган иде. Ул күршегә йөгерде, хатынының кайчан һәм кая китүен сорады. Күрше хатын бу эшнең иртүк булуын, ләкин Мәрьямнең кая киткәнен белмәвен әйтте. Сабир Галимович аптырап, өйгә керде дә кроватька капланды... Берничә сәгать урында аунап яткач, ул исенә килде. Мәрьямнең бергә укыган иптәшләренә, Казанда яшәүче ерак кардәшләренә йөгерде. Көне буе эзләп тә таба алмагач, милициягә барып әйтте, хатынымны табып китерегез, дип ялварды. Бер атнадан аның әтиләре янына Тәтешкә кайтып киткән булуын, шунда торуын, исәнсау икәнлеген хәбәр иттеләр. Сабир Галимовичның күңеле тынычланган кебек булды. «Бала акылы чыгып житмәгән, бераз торыр да, кайтыр», дип юатты ул үзен. Хатлар язды, телеграммалар сукты, ләкин алар ачылмаган, укылмаган килеш кире әйләнеп кайттылар. Ахырда ул түзмәде, директорга кереп, үзенең хәлен сөйләде дә, өч көнгә ял алып, Тәтешкә китте. Бабалары аны үз итеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Ләкин Мәрьям сөйләшергә дә теләмәде. — Гомердә бер генә кат ялгышырга мөмкин. Сезгә чыгып бер ялгыштым инде мин. Кабат ялгышырга исәбем юк, — дип кырт кисте. Сабир Галимович, ай буе жыеп торган, карточкага чыккан бер кило шикәрен. инде ятсынып өлгергән кызына сонды да, чәй дә эчми, кайтып китте. Кайтты да яңадан эшкә чумды. Бер яктан эш, икенче яктан буйдак тормыш Сабир Галимовичны тәмам кыргыйландырды. Вакыты булганда, ул ай саен бирелә торган талоны белән шәһәрнең иң кырыенда урнашкан ашханәгә барып ашады, ләкин трамвайлар рәтләп йөрмәгәнлектән, йөрсәләр дә утыруы бик кыен булганлыктан, күп вакытны өйдә генә уздырды, карточкага чыккан икмәген салкын су белән ашап канәгатьләнде. Ун көнгә бер кырынды, айга бер мунчага йөрде. Аның бу хәлен күргән кешеләр, бигрәк тә иптәшләре, еш кына: — Карале, бу юләрлегеңне ташла инде син. Бер ахмак хатын әчеп үзеңне бетермә, — дип аны әрләргә, юатырга тырыштылар. Шул рәвешчә ике ел узды, тик шулай да Сабир Галимовичның «иркәсе» әйләнеп кайтуга булган өмете өзелмәде. Әледән-әле Тәтешкә хатлар язды, акчалар жибәреп карады, тик хатлар да, акчалар да искиткеч төгәллек белән кире кайта тордылар... Беркөнне, яңа килгән газетаны караштырып утырганда, Сабир Галимович чак кына һуштан язмады. Газетада Мәрьямнең аерылышу турында эш кузгатуын белдереп игълан басылган иде. ...Ниһаять, суд булды. Судта Мәрьям, залдагыларның елмаеп тыңлауларына игътибар итмәстән, искиткеч житдилек белән, аерылышырга теләвенең сәбәпләрен сөйләде: — Өйдә утырудан туйдым. Минем дә башкалар кебек кинога йөрисем, спектакльләр карыйсым, концертлар тыңлыйсым килә. Ә иптәш Бикташев, — әйе, әйе, Сабир Галимович моны бүгенгәчә яхшы хәтерли, ул аны фамилиясе белән генә атады, — минем бу теләкләремне аңламый. Гомумән, без төрле кешеләр булып чыктык. Ул өйдә вакытта мин радио да тыңлый алмадым. Башкасы башка, әмма радио турында сүз чыккач, Сабир Галимовичның түземе житмәде. Ул, үзенә сүз бирелмәгән булуын да онытып, урыныннан сикереп торды да судьяга карап: 29 — Ышанмагыз! Ходай хакы өчен ышанмагыз. Чеп-чи ялган, — дип кычкырды. Аннан хатынына карап, аны беренче мәртәбә күргән кебек, дәвам итте: — Я әйт. Күземә кара да әйт. Кайчан мин сиңа радио тыңлама дидем? Кайчан радионы алып ташладым? — Мин алай димәдем, — диде Мәрьям, исе китмичә генә. — Сез алай эшләми идегез. Ләкин сез эшләп утырганда радио кычкыртырга минем вөҗданым кушмый. Шуңа мин сез өйдә вакытта радионы алып куя идем. Сабир Галимовичка утырырга куштылар. Хатынының сүзләреннән судьяның елмаюын күреп, ул үзен энә өстендә утырган кебек хис итте, хурлыгыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Шушындый вакытта, кешеләр көн дими, төн дими, фронт өчен эшләгән бер заманда, театрга йөрисем килә, шуның өчен аерылышам, дип сөйләп тор инде! Дөрес, аныц үзенең киноларга, театрларга йөрергә вакыты юк. Ул бит эш кешесе, андый вак-төякләр аны, гомумән, аз кызыксындыра. Ләкин бит, ай алла, аны кем тота! Тели икән, һәр көнне кинога йөрсен, һәр көнне театр карасын — ул бер сүз әйтмәячәк. Суд, әлбәттә, аларны аермады. Яшь кенә судья кыз аларны татулашырга, бер-берсе белән уртак тел табарга, яңадан кушылырга үгетләде. Ләкин Мәрьям сүзеннән кайтмады. Урыныннан сикереп торды да: — Акыл өйрәтергә сез яшьрәк әле, сеңелем. Мин барыбер Бикташев белән тормаячакмын!—дип кычкырып, залдан чыгып китте. Үзен кыйнап ташланган кеше кебек хис итеп, кайгы һәм оят тулы йөрәгенә чыдый алмыйча, Сабир Галимович өйгә кайтып керде. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмичә азрак утырды да, Казанда вакытта үзе белән сөйләшеп калыйм әле, кемнәргә туктаган икән, дип, Мәрьямне эзләп китте. Ләкин таба алмады. Тагын көннәр үтте. Кыш узды, яз җитте. Сугыш бетте. Дөньялар тынычланды. Сабир Галимовичның «иркәсе» кайтуга булган өмете сүрел- гәннән-сүрелә барды. Ниһаять, аңа ААәрьямнең сугыштан имгәнеп кайткан бер инвалидка тормышка чыгуы турындагы хәбәр килеп иреште. Ул ышанмады, тагын ял алды, үз күзе белән күрергә теләп, тагын Тәтешкә китте. Сугыш елларында юньле ремонт күрмәгән иске пароход күк йөзен караңгы болытлар каплаган көзге бер кичтә аны Тәтешкә китереп төшерде. Ул абына-сөртенә Идел тавын менде, ачы хакыйкатьне үз колагы белән ишетү, үз күзләре белән күрү вакытын мөмкин кадәр кичектерергә теләп, акрын гына, таныш өй янына килде. Капкасын шакыды. Бераздан ишек алдында кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Аңа таныш булмаган кеше капка ачты. Сабир Галимовичның эче жу итеп китте. Бу кешенең өстендәге солдат формасы, эчендә кул булмау сәбәпле, азрак җилфердәп торган уң җиңе, шактый ук аксап атлавы аның соңгы өметләрен дә чабып өзгәндәй итте. Шулай да ул үзен кулга алды, капка ачучының кунакчыл чакыруын кабул итеп, өйгә таба атлады. Ул ишекне ачуга, өй эченнән бала тавышы ишетелде: — Әти, кем бар? Сабир Галимовичның тез буыннары калтырап китте. Чәчләрен пума- лаландырып, авызына карандашын кабып, балаларга гына хас гаҗәпләнү һәм сагаю белән тулы күзләрен үзенә текәп торган Гөлшатны күргәч, аның соңгы өмете, акылы инде ышанудан туктаган, ләкин күңеленең әллә кай җирендә сакланып килгән иң актыккы өмете дә сүнде. Капка ачкан кеше аңа утырырга тәкъдим итте һәм бердәнбер сул кулын сузып: — Ислам булам. Сезне кем дип белик? — диде. — Мин... бәлки, ишеткәнсездер инде... Сабир булам. Мәрьямнең ире, — дип мыгырданды Сабир Галимович авыз эченнән һәм, тәкатен җуеп, шап итеп урындыкка утырды. Һәр икесе өчен авыр да, газаплы да булган сүзсезлек башланды. Ул озак, бик озак дәвам итте. Ниһаять, капка ачучы: 30 — Чишенегез. Хәзер чәй кайнатам, юл йөрү алҗыта ул, — дип, почмак якка кереп югалды. Гөлшатның да аннан калышасы килмәде. Әти дип эндәшә торган кешесенең чалбар балагыннан чытырдатып тотып, Сабир Галимовичка борылып карый-карый, күз алдыннан юк булды. Бераздан алар әйләнеп чыктылар. Бу юлы Ислам уң кулы урынына протез киеп өлгергән иде. Сабир Галимович, йөрәгенең атылып чыгардай булып тибүен тойган хәлдә, Исламның самоварга су тутыруын, Гөлшатның, самовар капкачын тотып көтеп торуын, самовар тулып җиткәч, мышный- мышный ябарга тырышуын, аннары, әтисе телгән чыра кисәкләрен учына җыя баруын, чыраларны әтисенә биреп, ялт иттереп шырпы кабызуын һәм, ниһаять, әтисе самоварга ут салганда, әллә кайдан, дыңгырдатып, морҗа алып килүен күзәтеп, авыр һәм күңелсез уйларга чумды. Теле тирбәнде, ләкин: — Мәшәкатьләнмәгез, зинһар, — дип әйләндереп әйтә алмады. — Мәрьям бүген бүльництә, кизүлек итә. Картлар утырмага китте. Буа ягындагы туганнарына, — диде Ислам, самоварны тергезеп җибәргәч, һәм чөйдәге шинеленә үрелде. Шинелен иңбашына салды да, бер генә минут сабыр итәргә кушып, ишеккә юнәлде. — Әти, кая барасың? — дип кычкырды аңа Гөлшат һәм чит кеше белән ялгызы каласы килмәвен сиздереп, шинель итәгенә килеп тотынды. Ислам аны кире борды. «Хәзер кайтам, кызым, кунак абыең белән утыр», — дип чыгып китте. Кызы белән үзе генә калгач, Сабир Галимович чемоданын ачты. Зур курчак чыгарып, ишек төбендә сәерсенеп басып торган Гөлшатка сузды. Ләкин кыз бүләкне алырга ашыкмады. «Синдә генәме әллә ул уенчык* дигәнсыман, кровать асларыннан, мич араларыннан әллә никадәр уенчыклар сөйрәп чыгарды да, сөйләшми-нитми, идәнгә, Сабир Галимович- ның алдына өя башлады. Башта ятсыныбрак торса да, бераздан ул кыюланыбрак китте, җәһәт кенә курчакны тартып алды да, читкәрәк китеп, карарга кереште. Курчак артыннан чыккан берничә конфет исә аны бөтенләй эретеп җибәрде. Ул, курчакны кысып кочаклаган килеш, яңакларын бүлтәйтеп, конфет суыра- суыра, кунак абый белән сөйләшә, дөресрәге аның сорауларына җавап бирә башлады. Бер-бер артлы, исеменең Гөлсат булуын, үзенә тиздән «дүйт тулып, өсенсе ясенә» чыгачагын, әнисенең «Мәйям», әтисенең Ислам икәнлеген тезеп китте. Сабир Галимовичның күзләрен яшь каплады. Аның олы кешеләр тормышындагы фаҗигаләрдә аз гына да йомышы булмаган шушы баланы — үзенең газиз кызчыгын күкрәгенә кысасы, шәмәхә карандаш белән буялып беткән битләреннән үбә-үбә, туйганчы елыйсы килде. Ул кулларын сузды, ләкин кызы, җитез генә селтәнеп, ычкынып китте дә яңадан җитдиләнде, яңадан әллә нинди бер сәерсенү белән карап тора башлады. Бераздан, «Мине алай арзан гына алдама әле», — дигәнсыман, курчакны да, учындагы конфетларны да өстәлгә, Сабир Галимовичның алдына ук китереп куйды һәм борыны белән урам як тәрәзәгә барып төртелде. Сабир Галимовичның күзләреннән терекөмеш кебек авыр, ут кебек кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул аларны кул аркасы белән сөртә-сөртә, бүлмә эченә күз ташлады, һәр җирдә пөхтәлек, һәр нәрсәдә ул элек тә һәм менә бүген шушы минутта да аңлап җиткермәгән Мәрьямнең җитез куллары сизелә иде. Аның күзләре стенадагы бераз тупасрак, ләкин ыктыматлап ясалган рамга төште. Анда рәсем. Рәсемдә, итәгенә Гөлшатны утырткан Исламга чак кына сыенып. Мәрьям утыра. Сабир Галимович «Бу ничек болай булды соң әле?» дигән сорау белән Мәрьямнең күзләренә карады. Ул күзләрдә әллә нинди бер яктылык, Сабир Галимович бервакытта да күрмәгән гаҗәп бер нур балкый иде... Сабир Галимович, күзләренә тулган яшьләрен тагын бер кабат сөртте дә, кунакчыл хуҗаның кайтуын көтмичә, китәргә уйлады. Ләкин өл 31 гермәде. Шыгырдап -ишек ачылды да, бусагада Ислам күренде. Сабир Галимович аның кәсәсендәге ярты литрлы шешәне күреп алды. — Нишләп басып торасыз? Утырыгыз, — диде Ислам һәм тык иттереп шешәне өстәлгә утыртты. — Менә азрак рәт тә булды. Йөрәк әрнегәндә шифасы бар аның. Ул арада икенче кесәсеннән бер кисәк колбаса чыкты. Кайдандыр икмәк белән әле тозланырга да өлгермәгән кәбестә табылды. Гөлшат, вакыттан файдаланып, курчакны мыштым гына яңадан эләктереп алды да әтисенә күрсәтте. — У, кызымның нәрсәсе бар!—дип сокланган булды Ислам кызның башыннан сыйпап һәм кесәсеннән тарак чыгарып, Гөлшатның тузгыган чәчләрен тарап җибәрде. — Кем бирде, кызым? Кунак абый бирдеме, ә? Рәхмәт әйттеңме соң? Гөлшат гәрчә бу турыда оныткан булса да, аптырап тормады: — Әйттем, — дип башын селкеде. Алар өстәл янына утырдылар. Яртышар стакан эчеп җибәрделәр, ләкин ярдәм итмәде, сөйләшергә сүз табылмады. Сабир Галимович, Мәрьямнең үзенә билгесез сыйфатларына төшенергә теләп, «Бу кешенең кай җирен яратты икән?» дип, итәгендәге бала белән шөгыльләнгән арада, текәлеп-текәлеп Исламга карап утырды. Ябык һәм ничектер сузылыбрак торган йөз, таракка буйсынмаучы тупас чәч, киң һәм куе булып үскән кара кашлар, әз генә кыеграк урнашкан күзләр, кызлар йөзенә генә килешерлек кечкенә борын, юка иреннәр һәм яра эзе килбәтсезләгән түгәрәк ияк. Я алла, бер генә дә искитәрлек җире юк лабаса! Тагын яртышар стакан җибәргәч, азрак тел чишелгән кебек булып китте. Сабир Галимович Исламның кайсы фронтларда булуын, кайда яралануын сорады. Сүз уңаенда: — Ичмаса, уң кулыгыз өзелгән, сулы булса тагы бер хәл иде, — дип, аның бәхетсезлеген уртаклашкан булды. Ләкин Ислам аның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәде: — Кайсы булса да барыбер инде! — дип, исән кулын селтәде дә, Сабир Галимовичның гаҗәпләнүенә каршы, гөжләп торган самоварны өстәлгә китереп утыртты. Ул арада Гөлшат көйсезләнә башлады: аның йокысы килә иде. «Әти кеше» урын җәйде, баланы күтәреп, шунда утыртты да көйсезләнүеннән туктап җитмәгән Гөлшатка: — Тукта, кызым, сабыр ит, киемнәреңне чишеник, — дип, сыңар кулы белән күлмәген, азаплана-азаплана оекларын салдырды. Аннары, җайлап кына урынга салып, пөхтәләп өстен япты. Ул да булмады, бала ике кулы белән әтисенең муеныннан кысып кочаклады да: — Әтием, ә нишләп җырламыйсың? — дип сорады. — Ярар инде, кызым, бүген болай гына йокла, — диде Ислам Гөлшатның юрганын төзәткәләп. — Әнә кунак абыеңның чәй эчәсе килгән Мин сиңа иртәгә җырлармын. Күп итеп җырлармын, яме. Ләкин бала бирешмәде. «Әтисенең» протезыннан эләктереп алды да ялвара башлады: — Әтием дим, җырла инде! Ислам бераз аптырап торды. Аннары кроватьны тирбәтеп, акрын гына көйли башлады: Әлли, әлли, әлли... эээ, эээ, эээ... Вот солдаты идут По степи опаленной... Бүлмә эче әллә нинди серлелек, әллә нинди бер моң белән тулды. Сабир Галимович шундый каты сугышларны кичкән, никадәр авырлыклар күргән, ихтимал, күп мәртәбәләр үлемнән калган бу кырыс һәм тупас кешедән ни көтсә дә көпе, әмма мондый нәрсәне көтми иде. Ул тарала башлаган уйларын җыеп, үзенең дә әти булган вакытларын хәтерләргә 32 тырышты. Ләкин ничек кенә тырышмасын, кечкенә кызы белән менә шулай бирелеп, мавыгып үткәргән минутларын хәтерли алмады. Аның күңелендә кызыгу һәм көнләшү хисе туды, һәм менә шушы хистән, менә шушы кызыгудан, кайчандыр үзенеке булган, ләкин ни өчендер саклый алмаган, мәңгелеккә югалткан бәхете өчен әрнүдән күңеле тулды, бар булган сагышлары, кайгы-хәсрәтләре һәм газаплары ташып чыгып, бугазына килеп тыгылды, кайнар яшькә әверелеп, күзләреннән атылып чыкты. Ул аянычлы тавыш белән үксеп, өстәлгә капланды. — Менә тагын! Инде бу баласы елый башлады, — диде Ислам, аның янына килеп һәм Сабир Галимовичның иңбашына кулын куеп өстәде:— Кирәкми, туган, ир булырга кирәк. Сабир Галимович бераз тынычлана төште һәм, йомшаклыгы өчен гафу үтенеп, инде йоклап киткән кызына карады, йоклый бит нарасый! Әтисенең йөрәге әрнүендә аның һич йомышы юк. Җайрап йоклый... Тагын нәрсәләр турындадыр сөйләштеләр алар. Күбесе инде истән дә чыгып беткән. Ләкин, һәрхәлдә, сүз ул минутта көн тәртибендә тормаган, бөтенләй әһәмияте булмаган темаларга булды. Сөйләшеп торуның артык икәнлеге болай да ачык иде инде, һәм ул урыныннан торды. Китәргә җыенды. Ислам да аны артык кыстамады. Иңбашына шинелен салды да аксый-аксый озата чыкты. Бераз урам буйлап бардылар, һәр икесе мондый вакытта әйтү кирәк булган ниндидер акыллы, җылы сүзләрне эзли, һәр икесе ул сүзләрне таба алмыйча җәфалана иде. Ниһаять, Ислам аңа: — Ярый, туган, хуш. Күңелеңне бик төшермә син. Дөнья булгач төрле хәлләр була инде ул, — дип кулын сузды. Каты итеп Сабир Галимовичның кулын кысты да өстәп куйды: — Бәхет телим! — Сезгә дә... Сезгә дә... — дип җавап кайтарды Сабир Галимович.— Бәлки, сезгә авырдыр... баланы тәрбияләргә диюем. Каршы килмәсәгез, мин җибәргәләрмен. Ислам бу нәрсәнең артык икәнлеген әйтте, үзенең агрономнар курсы бетерәчәген, берне түгел, ун баланы булса да тәрбияләргә көче җитәчәген белдерде. Алар аерылыштылар. Ислам аксый-аксый өйгә кереп китте. Сабир Галимович аның өйалды баскычыннан менүен, шыгырдатып ишек ачуын һәм акрын гына ябуын тыңлап торды да, авыраеп киткән аякларын көчкә сөйрәп, пристаньга таба атлады. Төньягыннан үзәккә үтеп керерлек ачы җил исте, тротуар буйларында үсеп утырган агачларга килеп бәрелде, аларның кәүсәләрен көч белән җиргә бөкте һәм саргаеп барган яфракларны өзеп алды да бөтерә-бөте- рә әллә кайларга алып китте. Шыбырдап яңгыр төшә башлады. Ләкин Сабир Галимович боларның берсенә дә игътибар итмәде, эшләпәсен кулына тоткан килеш, салмак кына атлап, юлын дәвам иттерде. Әллә ничек, аның күзе капка өстенә кадакланган такта кисәгенә төште. «Больница» дигән сүзне укыды ул һәм, билгесез бер импульс тәэсиренә буйсынып, ишек алдына атлады, һәр яктан агачлар белән уратып алынган больница бинасы караңгы, бары аскы яртысына пәрдә корылган бер тәрәзәдә генә ут яна иде. Сабир Галимович юлдан читкә чыкты һәм кагылып җитмәс борын салкын яңгыр тамчылары коелып торган агач ботакларын аралап, тәрәзә янына килде. Анда кемнәрнеңдер ак калфак кигән, авызлары битлек белән капланган башларын күрде. Стеналары майлы буяу белән ак төскә буялган бүлмәнең операция бүлмәсе булуын ул бик тиз аңлады. Кем белә, бәлки, әнә шул пәрдә артыннан бер калкып, бер чумып торучы башлар арасында аның Мәрьяме дә бардыр, һәм ул ялгышмады. Кыска гына вакытка пәрдә өстендә калыккан, янындагы кызга нәрсәдер әйткән һәм, кыз аркасы белән борылгач, аның халатына тирләгән маңгаен ышкыган кешенең Мәрьям булуын таныды ул. Ләкин Мәрьям шундук яңадан иелде дә пәрдә артына кереп югалды. Сабир Га- лимович катып калды, берничә секундка йөрәге тибүдән туктаган кебек булды. Шунда басып үткәргән ярты сәгать вакыт эчендә ул тагын һәм тагын күрергә теләгән, мәңге күреп туймас кебек тоелган баш бер калыкты, бер иелде. Ниһаять, тагын бер мәртәбә калыкты да, әллә нинди бер горурлык белән тураеп, бүлмәнең сул ягына китеп югалды. Ул арада күрше тәрәзәдә дә ут кабынды. Сабир Галимович озын коридорга ак халатлы хатын-кызларның операция бүлмәсеннән коляска тартып чыгуларын һәм коридор буйлап китүләрен күрде. «Операция бетте», дип уйлап алды ул һәм, яланбаш басып торуын исенә төшереп, кулындагы эшләпәсен башына киде дә китмәкче булды. Китәргә өлгермәде, операция бүлмәсе тәрәзәсенең пәрдәсе күтәрелде. Тәрәзә ачылды. Анда инде битлеген салган, ак халатының җиңен терсәгеннән югары сызганган Мәрьям күренде. Сабир Галимович, артка чигенә-чигенә, ботаклар артына посты, аңа карап тора башлады. Гәүдәсе белән тәрәзә яңагына сөялеп, бакчадан керүче җиләс һәм дымлы һаваны еш-еш сулаган Мәрьямнең алҗыган, арган икәнен аңлады. Кинәт җил исеп куйды, урам фонареның яфраклар арасыннан үтеп чыккан яктысы берничә секундка Мәрьямнең йөзенә төште. Я, нинди матур һәм нинди мәһабәт иде ул йөз! һәм ул тагын Мәрьямнең күзләрендә әллә нинди бер яктылык, үзе беркайчан да күрмәгән яктылык балкуын күрде. Сабир Галимович, тын да алмыйча, аңа карап торды, менә шулай салкын яңгыр астында бик озак, мәңге басып торасы, мәңге Мәрьямнең йөзенә карап торасы килде. Ләкин бәхетле минутлар бик тиз үтте. Мәрьям, үрелеп, тәрәзәне япты да пәрдәне төшереп, юкка чыкты... Аңлатып бирә алмаслык авыр һәм газаплы кичерешләргә чумып, ул пристаньга төште. Буфетка кереп, тагын йөз илле грамм эчте. Күңелендә авыр йөк булып яткан кайгылары таралып киткән төсле булды, алар урынына бушлык, салкын, караңгы һәм интектергеч бушлык кына калды. Казанга кайткач, ул чит ата кулында үсүче кызын онытмаска, аның киләчәге өчен кайгырта торырга кирәк дигән карарга килде. Саклык кассасында аерым счет ачып, шунда ай саен кызы өлешен сала барырга, җыярга булды. Беренче айларда ул шулай эшләде дә. Ләкин вакыт үткән саен, йөрәктәге канлы җәрәхәт төзәлеп, аның урынына тупас җөй ясалган саен, аның бу төгәллеге бозыла барды. Ул әле онытты, әле бу юлы акча кирәк чак, икенче айда күбрәк итеп салырмын дип, саклык кассасына йөрүен сирәгәйтте. Соңыннан, өйләнеп алгач, яңа хатыныннан тагын бер бала — Камил тугач, бу эшне эшләү аңа тагын да читенләште. Акчаны никадәр күп тапсаң, шул кадәр күп туза дигән шикелле, доцент булуына, кафедра мөдире булып эшләвенә карамастан, һич акчага туймады. Онытылганда гына бер Гөлшат өлешенә илле сум, йөз сум салып бара алды. Кайвакыт исә, берәр зуррак әйбер алганда яисә хатыны белән Кара диңгез буена курортка киткәндә, шул рәвешчә җыелган акчага да кул сузды, җае белән тагын салырмын әле дип, кире алды. Ләкин җаен табарга я онытты, я булдыра алмады. Нәтиҗәдә кенәгә бөтенләй бушап калды. Шуңа күрә ул, тормыш расходларына су кебек агып торган акчаны күреп, алимент белән җәфаламаганы өчен Мәрьямгә рәхмәт укыды. Аның киң күңеллелегенә сокланды. ...Менә шул уйларны башыннан кичерә-кичерә, Сабир Галимович* медицина институты урнашкан урамга килеп чыкты. Күз алдына төзүчеләр институтына керүче, бүген үзе имтихан алган Исхакова дигән кыз килде. Ул, кызның Тәтештән икәнлеген белгәч, үзенең Гөлшатының да быел мәктәпне тәмамларга тиешлеген хәтерләп, бәлки, ул да Казанга килгәндер, бәлки, ул да берәр вузга кереп йөридер, дип уйлап, артык әһәмият бирмичә генә, әлеге кыздан сорый куйды: ’’ — Тәтештән институтка керүчеләр тагын бармы? • — Бар, күп, — диде аңа кыз, билетына җавап биргәндә булмаган з. .с. ә.- № п. 33 34 белдеклелек белән. — Безнең мәктәптән генә дә сигез кеше. Дус кызларым Тамара, Гөлшат... — Гөлшат? — дип бүлде аны Сабир Галимович. — Кайсы Гөлшат ул? Теге әнисе врач Гөлшат мәллә? — Әйе. Ул медицина институтына керә. Әллә сез Мәрьям апаны беләсезме? — Әйе... Юк, — диде Сабир Галимович. — Аз гына беләм, ишетеп кенә. Сөйләгез, икенче соравыгызга җавап бирегез. Кыз, бутала-бутала, механиканың өченче законы урынына икенчесен, аннары электр чыбыкларындагы каршылык турында сөйләде. Ләкин Сабир Галимович аны тыңламады, тыңлый алмады. Аның уйлары әллә кая, медицина институтына керергә йөрүче, әнисе кебек врач булырга хыялланучы кызы янында гизде. Шунлыктан ул җавап биреп газапланучы кызны бүлде дә, бишле куеп, чыгарып җибәрде. Имтиханны ничек кирәк алай алып бетергәч, кызын эзләп табарга ниятләп, медицина институтына китте. Аның Гөлшатны күрәсе, сөйләшәсе, кирәк булса, медицина институтындагы танышларына сүз катасы, конкурстан үтәргә булышасы килде. Мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итү мөмкин булган берничә кешене күңеленә беркетеп куйды. Сабир Галимович институтка килеп кергәч тә иң элек кабул итү имтиханнарына үтүчеләр исемлегеннән кызының фамилиясен эзләргә кереште. Ләкин ул, барлык исемлекләрне кат-кат укып чыкса да, кызганычка каршы Бикташева дигән фамилияне беркайдан да таба алмады. Шуннан соң ул, кызы турында кабул итү комиссиясеннән белешергә уйлап, анда керде. — һо, Сабир Галимович! Сезне нинди җил ташлады? Сау йөрисезме?— дип каршы алды аны комиссиянең председателе — әле июль аенда гына бер курортта аның белән бергә ял иткән доцент Смирнов. — Әллә улыгыз институтка керерлек тә булдымы? Әллә безгә керәме? Вай-вай- вай-вай, нинди шәп нәрсә кигәнсез! Нәрсә бу — кытай габардинымы? Каян эләктердегез? Күпме тора? — дип өстәл аша сузылып, Сабир Га- лимовичның яңа пальтосын кабалый башлады. Сабир Галимович берничә секундка югалып калды. Смирновның, пальто җиңен кулыннан ычкындырмыйча, җавап көтүен күргәч: — Мәскәүдә алган идем, — диде. Аннары, янындагы креслога утыргач: — Минем бер туганым сезгә укырга керә. Энемнең кызы. Шулай ишеткән идем. Ләкин, ни өчендер, исемлектән фамилиясен тапмадым,— диде. — Кем ул? Фамилиясе ничек? — Бикташева. Бикташева Гөлшат Сабировна... — Кызның әтисе исемен әйтеп, үзенең ялганын тоттыруын сизде дә, тукталып калды. Бәхетенә каршы, Смирнов аның сүзен тынлап бетермәде, калын гына папканы алып, исемлекләр актара башлады. Актарып бетерде дә, ике кулын җәеп: — Юк, Сабир Галимович. Бикташева юк, — диде. Сабир Галимович, кабаланып, урыныннан торды. — Гафу итегез. Күрәсең, дөрес хәбәр булмаган, — дип сөйләнеп кунды һәм саубуллашырга да онытып, чыгып китте. Коридорда аңа кагылып берничә кыз узды. Тукта, аларның берсе, әнә теге зәңгәр крепдешин күл- мәклесе, Гөлшат түгелме соң? Сабир Галимович кызларны куып җитте. _ Гафу итегез,—диде ул зәңгәр күлмәкле кызның терсәгеннән тотып. Кыз борылды. Күлмәге төсле үк зәңгәр күзләре белән, гаҗәпләнеп, Сабир Галимовичка карады. Сабир Галимович үзенең ялгышуын аңлады — Гафу итегез... Ул, нишләргә белмичә, як-ягына каранды. Кинәт аның күзләре коридорның икенче башына тупланган яшьләр төркеменә төште. Төште дә, з* 35 әллә нинди бер көч аны шул якка алып китте. Якынрак килгәч, ул биредә химиядән имтихан баруын, ишек төбендә булашучы яшьләрнең чират көтеп, иптәшләренең җавап бирүләрен көтеп дулкынлануларын аңлады. Чыш-пыш килеп, Менделеев таблицасы хакында бәхәсләшүче кызларга күз салды. Алар арасыннан үз кызын эзләмәде ул, — юк, Гөлшатның медицина институтына имтихан тотуы турындагы хәбәрнең рас булмавына инде ул ышанган иде. Тик менә шушы, үз гомерләрендәге хәлиткеч минутларны кичерүче ыгы-зыгылы кызларга карау аңа әллә ничек рәхәт тә, сагышлы да булып тоелды. Менә бит гомер ничек уза! Кайчандыр ул үзе дә менә шулай институтка кереп йөргән иде. Күптәнме соң аның Гөлшаты дөнья мәшәкатьләрендә һичбер йомышы булмаган, пумала чәчле, ирене шәмәхә карага буялып беткән кызчык иде. Ә хәзер әнә нинди зур булган, ул да шушы кызлар кебектер инде. Күрсәң икән, ниндирәк булып үсеп җитүен бер генә күрсәң икән. Шундый уйларга чумып торганда, имтихан бара торган бүлмәнең ишеге ачылды. Аннан тирләгән, чәч төпләренә хәтле кызарынган бер кыз килеп чыкты. Сабир Галимович эсселесуыклы булып китте, авып китмәс өчен янындагы шкафка тотынды. Әйе, аның алдында кызы тора, Гөлшаты басып тора иде. Бу дулкын-дулкын булып торган кара чәчләр, чем-кара күзләр, мәрҗәннәрдән тезеп ясалган шикелле кызыл иреннәр — я алла, бу кадәр дә әнисе булыр икән! — аңа артыгы белән таныш иде. Шул ук вакытта кызның кайсы җирендәдер — киң һәм яссы маңгаендамы, аз гына елмай инде, аннан соң чокырланам, дип торган шикелле алсу битләрендәме, — ул үзен дә төсмерләгән кебек булды. Сабир Галимович, көчен җыеп, бер адым алга атлады, ләкин дәвам итә алмады, кире чигенде, яңадан шкаф артына кереп сыенды һәм үзенең кызын күзәтә башлады. Менә кыз курку һәм дулкынлану белән имтихан кәгазен ачты. Ачты һәм күзләреннән шатлык очкыннары чәчелде, мәрҗән төсле иреннәре ерылып киттеләр һәм алар арасыннан кар кебек ак тешләре җемелдәде. — Биш! Бишкә'биргән!—дип пышылдаштылар аның тирәсендәге кызлар. Кемнәрдер Гөлшатның кулын кысты, кайсыдыр, шатлык һәм кызыгу хисен тыя алмыйча, аны чытырдатып кочаклап алды. «Ай, Тамарка, шаштыңмы әллә?» — дип кычкырып җибәрде Гөлшат һәм иптәшенең кулына чарт иттереп сугып, үзен кыскан кочактан котылды. Ул да булмады, имтихан барган бүлмәдән чыгып, тавышланмаска куштылар. «Үзегезне урманда дип белдегезме әллә?» дип ачуланып алдылар. Яшьләр шып булды. Ниһаять, Сабир Галимовичның түземе бетте. Шушындый шатлыклы минутта кызының кулын кысарга үзенең дә хакы барлыгына ышанып, поскан җиреннән чыкты да Гөлшат янына килде. — Гафу итегез... Сез бит Тәтештән, шулай бит? Гөлшат бит? — диде ул. Аннан кызының гаҗәпләнү һәм аптырау тулы күзләренә карап, әйтте:— Мөмкинме? Бер генә минутка мөмкинме? Алар, үзләренә кызыксыну белән карап торучы төркемне аралап, кырыйга чыктылар. Туктадылар, күз карашлары белән очраштылар. Сабир Галимович кызының сагаю сирпегән күзләрен күреп югала төште һәм, хәлиткеч минутларның җитүен сузарга теләп: — Читкәрәк китик. Әиә тегендәрәк, — диде. Алар күптән түгел генә Сабир Галимович басып торган җиргә — исемлекләр янына килеп туктадылар. Ата кайнар тир белән капланган учын пальтосына ышкып алды да кызына сузды: — Син Гөлшат бит? — Әйе, — диде кыз, тагын да гаҗәпләнгәнрәк төс белән, һәм кулын бирде. ■— Кызым! Гөлшат! Мин бит синең атаң инде, — диде Сабир Галимович һәм, бугазына килеп тыгылган төерне йота-йота, күзләрен томалаган яшьләрен яшерү өчен, башын аска иде. Аннан, кискен хәрәкәт бе 36 лән кызын үзенә таба тартты, кочакларга теләп, икенче кулын күтәрде. Ләкин өлгермәде. Кыз үзенең бәләкәй кулын әтисе учыннан җитез генә суырып алды да артка чикте. — Кызым! Атаң бит мин синең, туган атаң! Әллә танымыйсың дамы? — Юк, таныйм. Мин күрү белән сездер дип уйлаган идем, —дип җавап бирде Гөлшат һәм аскы иренен тешләп, түбәнгә карады да буявы ашалып беткән, баш бармагы төртеп торган чүәге белән идәнне ышкырга тотынды. Сабир Галимович ни дияргә, нәрсә дип башлап китәргә белмәде. Ярдәмгә Гөлшат үзе килде: — Ә сез минем монда икәнлегемне ничек белдегез? — Миңа Исхакова әйтте,— төзүчеләр институтына керүче. Бүген мин аңардан имтихан алдым, — дип җавап бирде Сабир Галимович тотлыга- тотлыга. Аннары, кызының сынарга теләгәнсыман, күзләрен аз гына кыса төшеп карап торуын күреп, яңадан аска карады, аның бизәкләре уңа башлаган ситсы күлмәк итәгенә, иске чүәкләренә игътибар итеп: «Хәлләре бик шәп түгел, күрәсең», дип уйлап куйды. Куен кесәсенә тыгылып, андагы акчаларын капшап алды. Стенадагы исемлеккә таба борылды да сөйләп китте: — Мин сине менә биредән эзләгән идем. Анда синең фамилияңне язмаганнар ахры, тапмадым,—диде. — Нишләп язмасыннар, — менә ич!—диде аңа кызы һәм җәһәт кенә атлап, исемлек янына килде.—Менә бит! Сабир Галимович исемлекнең кызы төртеп күрсәткән җиренә карады. Карады да, ялгыш күрәмме әллә, дип, күзлегенә кагылып куйды. — Валеева Г. С. — дигән фамилияне укыды ул һәм, аңламыйча, кызына борылды. — Ничек? Нишләп Вәлиева ул синең фамилияң? — Шулай, — диде кызы исемлектәге фамилиясенә караган килеш.— Узган ел паспорт алганда миңа чын әтиемнең Ислам түгеллеген әйттеләр. Кем фамилиясен алырга телисең, диделәр. Мин шул фамилияне алдым. — Ләкин бит, кызым... — Ә нигә, аның Бикташевадан ким җире юк ’ ич! Исемлектә дә башта ук була. «Б» хәрефе артыннан ук, — Ләкин бит синең фамилияң Бикташева!—диде Сабир Галимович, сабырлыгын җуеп. — Ул — минем фамилиям. Ә мин синең атаң! — Минем атам — мине тәрбияләгән, мине үстергән кеше,—диде Гөлшат һәм сизелеп торган абруйлык белән башын күтәрде дә өстәде: — Фамилиям дә аныкы. Сабир Галимовичның өстенә бозлы су койган кебек булды. Ул, кабаланып, кулларын габардин пальтосы кесәсенә бер тыкты, бер чыгарды. Кызының арзанлы трикотаждан тегелгән кофтасына, бизәкләре уңа башлаган ситсы күлмәгенә, баш бармагы тишеп чыгарга торган иске чүәкләренә тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Аннан, алгарак чыгып торучы кыйммәтле туфля кигән уң аягын, ашыгып, арткарак яшерде. Алар яныннан чыркылдап көлешә-көлешә ике кыз узып китте. Ишек төбенә җитәрәк, аларның берсе борылды да: — Гөлшат, кинога соңга калабыз бит, юкса кыйммәтле билетлар гына кала!— дип кычкырды. Сабир Галимович ашыгып куен кесәсенә керде, кулына беренче эләккән йөзлекләрне чыгарып, йомарлады да кызына төртте. Сез нәрсә?! —диде Гөлшат күзләрен зур ачып һәм Сабир Галимовичның кулын читкә этәрде. — Сез нәрсә! Сез мине кем дип беләсез?! Миңа сезнең акчагыз кирәкми. Кирәкми... Гафу итегез... һәм ул борылды да, башта атлап кына, ә аннан йөгереп үк, иптәш кызларын куып китте. Сабир Галимович кызының иптәшләрен куып җитүен, икесенең уртасына басып, култыклап алуын, һәм бергәләп чыгып китүләрен карап калды...