Яңа китаплар
Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән сайланма шигырьләр, поэмалар һәм әкиятләрен аерым китап итеп чыгарды. Габдулла Тукай ! СТИХИ, ' поэмы ’< И СКАЗКИ ' Китапка бөек татар шагыйре әсәрләренең моңарчы булган иң яхшы тәрҗемәләре сайланып алынган; кайбер әсәрләренең өр-яңа тәрҗемәләре бирелгән; шулай ук беренче тапкыр тәрҗемә ителгән аерым әсәрләре дә кертелгән. Өлкән һәм зур тәҗрибәле тәрҗемәчеләрдән С. Липкин, В. Державин, В. Рождественский, В. Тушнова, Т. Спендиарова, А? Ахматова, Д. Бродский, П. Радимов, В. Звягинцева, Л. Руст һ. б. тәрҗемәләре файдаланылган. Казан язучылары да Тукайны тәрҗемә итү эшенә үзләренең кечкенә булса да өлешләрен керткәннәр: китапта Әхмәт Ерикәй, Тамара Ян һәм Вил Ганиевның уңышлы гына тәрҗемәләре бар. Тәрҗемәчеләр Тукайның шигъри үзенчәлекләрен, строфикасын, әдәби алымнарын, стилен, аерым сүз әйләнмәләрен, җөмлә һәм сүз яңгырашларына кадәр рус укучысына нәкъ Тукай рухынча итеп җиткерергә тырышканнар. Менә «Өч хакыйкать»нең тәрҗемәсеннән берничә юл: Чик-чирик все громогласней, все смелей! Не робея, закружился воробей. Сел, чирикая, на шапку богача: Настоящая, видать, каракульча! А богач стоит, дивится: «Каково! Маленький, а не боится никого!» («Три истины», С. Липкин тәрҗемәсе.) Китапның оформлениесе матур. Шагыйрьнең тормыш, иҗат юлы турында мәкалә, рәсем һәм портретлары урнаштырылган. Тәрҗемә ителгән әсәрләр саны бу китапта 200 гә якын. Әдәби текстларга художник Б. Әлменевнең аерым иллюстрацияләре бирелгән. Китапның редакторлары М. Львов һәм Р. Башкуроз. Күләме 275 бит. Бәясе 5 сум 25 тиен. Ф. Әсгать ( СҮЗЛӘРДӘН ; ЧӘЧӘКЛӘР I < Татарстан китап нәшрияты хәзерге чорның яшь укучыларына аз таныш булган Ф. Әсгатьнең (Әсгать Фәхретдиңов) «Сүзләрдән чәчәкләр» исемле хикәя, нәсерләр җыентыгын басып чыгарды. Ф. Әсгать бик яшьли — нибары 25 яшендә үлде. Бик азга сузылган иҗат эшчәнлеге дәверендә ул матур-матур хикәяләр, нәсер һәм парчалар язып калдырырга өлгерде. «Без чәчәкләрдән сүзләр, сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз», — дип язган иде ул. Чыннан да, Әсгатьнең бу җыентыкка кергән әсәрләрендә язучының менә шул иҗат «чәчәкләре» тупланган. Язучы «Ысул җәдит мәдрәсәсе» дигән әсәрендә иске мәдрәсәләрнең барлык начар якларын, «Председатель», «Указ», «Мөдир Булатов» кебек хикәяләрендә үз заманының тискәре типларын фаш итә. Ф. Әсгать әсәрләрендә шул чорның уңай типларын да очратырга мөмкин.* Мондыйларга «Кечкенә хикәя», «Үлде» һ. б. хикәяләрен кертергә була. Аның «Кечкенә хикәя»сендәге фронттан яраланып өенә кайтучы кызылармеец, «Үлде»дәге коммунист һәм комсомол егетләр хәтердә нык кала торган образлар. Ф. Әсгатьнең гади телдә, сәнгатьчә оста итеп язылган әсәрләре сыйнфый көрәш идеяләре белән сугарылганнар. Образлар халык тормышын. авыл кешеләренең политик аңнары үсүен чагылдыралар. «Председатель» хикәясендәге Кызыл Армиядән кайткан Галәви, сБзтырлзр>дагы кызылармеец Гайнетдиннең атасы, алтмышка якынлашуына карамастан. көрәшкә чыгып, кибетче .Мостафа малае ЖәлхгЗке күтәреп бәргән Сәлхтй к»рг һ. б. образлар Г-JTS.II әйтелгән фикерне :JC.7S «Указ» хикәяГәрәй мулланың . . •төшкән налогны һәм х - о.шраты файдасына .ух.-:.* иганәләрне халык жглкәсенә салырга теләп сөйләвенә каршы, ялчы Шәрифулла: «Бетмәс монда сезнең патентларыгыз да, миганәләрегез! Келәтең тулы иген, йортың тулы терлек, ике атыңнан, өч сыерыңнан берәрсен сатып түлә. Сезнең тишекне ямап бетерә алмассың. Кешенең бүгеннән ашарына бер кадак икмәге юк, ә аңар па- 124 тент, миганә кирәк. Тот капчыгьнны!» — дип кычкыра. Гәрәй мулла образын автор көчле сатирик алымнар белән сурәтли. Ф. Әсгатьнең «Сүзләрдән чәчәкләр>ен китап шүрлегендә күрү күңелле хәл. Редакторы Г. Кашшаф. Күләме 92 бит. Бәясе 1 сум 55 тиен. Гамил Афзал ВӨҖДАН СҮЗЕ Гамил Афзалның «Вөҗдан сүзе» исемле яңа чыккан җыентыгы яшь шагыйрьнең иҗади йөзен шактый тулы чагылдыра. Аның 1957 ельы чыккан «Кар сулары» дигән беренче җыентыгына балалар өчен язылган матур гына шигырьләре туплангин иде. «Вөҗдан сүзе»нә шагыйрьнең зурлар өчен язылган юмористик, сатирн?, лирик шигырьләре, җырлары урнаштырылган. Г. Афзалның шигъри тавышы үзенчәлекле яңгырый. Ул бигрәк тә авыл тормышын, ai ыл кешеләрен яхшы белә. Аның күп кенә шигырьләрендә авыл, колхоз кешеләренең җанлы теле, аларнын характерлары, тормышка карашлары, кичерешләре, уйфикерләре ярылып ята. Г. Афзалның юмор һәм сатира остасы буларак үсүе аеруча күзгә ташлана. Ул кайбер кешеләрнең колхоз милкенә, хезмәткә булган иске карашларын, мораль яктан таркалган кешеләрне гади генә сүзләр белән фаш итә. көлкегә калдыра. «Әсмабикә җаным, ахирәт», «Ялкау кызлар», «Тотып җибәр, апаем», «Донжуан Ногман маҗаралары» һәм бяшка күп кенә юмористик һәм сатирик шигырьләр оста язылулары белән аерылып торалар. Г. Афзалның җырлары да күңелгә ятышлы. Аларда мәхәббәтле лирик рух бар. «Газинур» дигән җыр Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга багышлана. Ул: Гөлчәчәкләр көйгән чор булган, Явыз дошман килгән ел булган. Газинурдай илнең батырлары Ил бәхетен даулап ир булган, дип башлана. Бу җырда ил батырларының рухи матурлыгын күреп шатланасың. Җыентыктагы мәхәббәт җырларының кайберләреңә ягымлы гына җиңел юмор хас. «Кашларым тарткан иде» дигән җырда кызның егете кайта: Батыр да кебек үзе, Матур да кебек үзе, Сөям, диде, алам, диде, Алыр да кебек үзе. Тик егетнең «ордены юк берәү дә»... Кызның горурлыгы бар. Җыр садә генә юмор белән тәмамлана: Килеп күреште иртән Шинелен дә салмыйча, Ни кыланып йөри икән Бер орден да алмыйча? Бу җыентыкта гражданлык пафосы көчле яңгырый. Шагыйрь аерым кешеләрдә калган иске карашлар белән, юмористик, сатирик буларак, аяусыз көрәш алып бара. Шагыйрь хезмәт алдынгыларын ихтирам итеп, гади генә сүзләр белән зурлый («Җитен үстерүче кыз», «Корыч коючы» һ. б.), туган җир табигатенә дә саф күңел белән язылган шигырьләр багышлый. «Кыр гөлләре», «Бер талпынсаң» кебек шигырьләр, лирик яктан көчле булулары белән бергә, фәлсәфи эчтәлекләре белән дә игътибарны яулап алалар. Яшәү матурлыгы, бәхет, хезмәт турында автор җыйнак кына итеп: Дөнья ямьле кулда көчең булса, Сагыну татлы сагыныр кешең булса, Син бәхетле — яшьлек дәрте белән Җаның сөеп эшләр эшең булса, — ди. Җыентыкның редакторы Сибгат Хәким. Күләме 98 бит (соңгы биттә шагыйрь турында биографик белешмә дә урнаштырылган). Бәясе 2 сум. ... Борын-борын заманда Шәһреяр исемле усал һәм мәрхәмәтсез бер патша яшәгән. Ул көн саен бер хатын алган, ә икенче көнне нртә белән аны үтергән дә, тагын үзенә- яңаны ки- терттергән. Илдә кызлар азайганнан-азая барган. Күп ата-аналар кызларын алып, чит илләргә качып киткәннәр. Бер заманны, шәһәрдә вәзирнең үз- кызы — Шәһрезадә генә торып калган. һәм менә шушы кыз үзенең акыллы- лыгы, белемлелеге, үткенлеге белән явыз патшаны да җиңгән, патшалыктагы күп кызларны үлемнән коткарып калган. Шәһрезадә төн җитү белән әкият сөйли башлаган һәм яктыра башлау белән әкиятне юри ик кызык урынында гына туктатып калдырган. Патша / „МЕҢ ДӘ БЕР КИЧӘ„ әкиятнең ахырын ишетергә теләгән һәм кызны үтермәгән. Шәһрезадә шул рәвешчә мең төн буе үзенең гүзәл әкиятләрен сөйләп чыккан «Мен дә бер кичә» исеме белән бөтен дөньяга атаклы гарәп әкиятләренең килеп чыгуларын борынгы легенда менә шулай аңлата. «Әкият болай башлана» дигән бүлектә сүз нәкъ шул турыда — япыз Шәһреяр һәм зирәк Шәһрезадә турында, бу әкиятләрнең килеп чыгуы турында бара. Төрле эчтәлектәге әкиятләр менә шушы вакыйга белән берберсенә бәйләнәләр, бер үзәк тирәсенә оешалар. Әкият артыннан әкият тылсымлы бер дөньяга — батырлыклар, могҗизалар, маҗаралар тулы дөньяга алып керә, гаделлеккә, ке- шелеклелеккә, кыюлыкка дан җырлый. Бу әкиятләрне укыгач, Шәһрезадәнең үткенлеге, фантазия байлыгы гына түгел, ә шундый әкиятләрне ижаг иткән халыкның — гарәп халкының әдә- бн-ижат талантының көче дә гажәпкә калдыра, сокландыра. Шундый үткен, мавыктыргыч сюжетлы, бай фантазияле, тирән эчтәлекле, кызыклы әкиятләр балаларны гына түгел, зурларны да үзенә тарта. Бу әкиятләрнең дөньядагы күп телләргә тәржемә ителеп, яратып укылулары, андагы геройларның халыкның үз геройлары булып китүләре очраклы түгел. «Мен дә бер кичә> әкиятләре элеккеге аерым тәрже- мәләре буенча татар укучыларына да яхшы таныш. Татарстан китап нәшрияты күптән түгел бу әкиятләрнең яңа җыентыгын (төзүчесе Мирза Мәхмүтов) чыгарды. Җыентыкта унбер әкнят тупланган. Аларның күбесен («Әкият болай башлана», «Гали баба һәм кырык карак», «Галәветдин һәм сихерле лампа», «Балыкчы турында әкият», «Оча торган ат», «Сыңар күзле патша улы турында әкият». «Сәяхәтче Синдбада әкиятләрен) Гариф Гобәй тәржемә иткән. Җыентыкта Әнәс Камал, Әбрар Кәримуллинның тәрҗемәләре дә бар. Бужыен- тыкта шунысы аеруча күзгә ташлана, «Патша улы Куса турында әкият» Мирза Мәхмүтов тарафыннан ту- рыдан-туры гарәп теленнән тәржемә ителгән. Безнең әдәбият өчен шатлыклы булган бу күренешне — гарәп теленнән—оригинал теленнән тәржемә итүне киләчәктә тагын да үстерергә, киңәйтергә, бу эшкә гарәп телен яхшы белгән карт һәм яшь белгечләрне тартырга, алардан файдаланырга кирәк. Киләчәктә татар укучылары «Мең дә бер кичә»нең аерым әкиятләрен генә түгел, ә томнарын ана телләрендә укый алсыннар иде. «Мең дә бер кичә» 13 мең тираж белән чыккан. Бәясе 4 сум 75 тиен. Кешенең әйләнә-тирәсен бик күп үсемлекләр чолгап алган. Урманнарда, болыннарда, кырларда, сазлыкларда, хәтта елгаларда, суларда нинди генә үсемлек үсми! Аларның һәрберсен кеше үзе өчен файдалана ала. Зарарлы дип исәпләнгән үсемлекләр дә кешенең Н. Верзили РОБИНЗОН ЭЗЛӘРЕННӘН теге яки бу кирәгенә ярап куялар. Мәсәлән, киемгә ябышып кешене йөдәтеп бетерә торган тигәнәкле әрекмәнне алып карыйк. Менә шул әрсез үләннең тамыры кишерне, петрушканы, пастернакны алыштыра ала икән. Аның тамырын чи килеш тә, пешереп тә ашарга мөмкин икән. Әрекмән тамыры составында 12 процент аксымлы матдәләр, 0,8 процент май, 45 процент крахмал (инулин) бар. Аннары бик күп үләннәрне дару итеп файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, эт шомырты кабыгы — ашказаны өчен, нарат бөреләре — тын юллары авыртканда, арыш анасы — кан агуын туктату өчен файдалы. Боларның барысы турында да куптән түгел Татарстан китап нәшрияты басып чыгарган «Робинзон эзләреннән» дигән китаптан укып белергә мөмкин. Китапның авторы Н. М. Верзилин, аны татарчага Р. Вәлиева тәржемә иткән. Китап бик күп рәсемнәр белән иллюстрацияләнгән. Бәясе 8 сум 25 тиен. Күләме 308 бит. Бу китапта барлык үләннәрнең дип әйтерлек файдалы һәм зарарлы үзенчәлекләре тулы һәм кызыклы итеп бирелгән. «Робинзон эзләреннән» китабы юлга, сәяхәткә чыкканда яшь туристлар, табигать сөючеләр өчен кулланма булып хезмәт итә ала. Юлда үләннәр ярдәмендә юешләнгән күк итекне киптерергә, киемнәрне һәм үзүзеңне чистартырга, буяу яки ислемай ясарга мъмкин. Үләннәрдәге «язу»ны укый алсаң, бервакытта да адашмыйсың, һава хәлен алдан әйтә аласың, вакытны беләсең. Савыт-саба кирәк булса, үләннәрдән кәрзин яки бик матур чүлмәк ясый аласың. Кыскасы, табигатьнең серен белгән кеше нинди генә хәлгә калса да, аптырамый, жаен таба. Китап яшьләр, балалар өчен дип чыгарылган. Ләкин ул зурлар өчен дә бик кызыклы. Аны һәркем яратып укыячак. Ә тиражы күп түгел — 7 мең генә.