Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖУЕЛМАС ЯРАЛАР

Г? айтак вакыт узды инде ул *-*авыр еллардан соң... Байтак сулар акты. Сугыш калдырып киткән материаль яралар төзәлде, интектер- геч авыр заманнар узды. Әмма бер яра төзәлеп бетмәгән әле, ул яра әле берничә буынның гомеренә җитәр, берничә буынны сагышлы уйларга төшереп, җанын әрнетеп, газаплап торыр. Бу — күңел ярасы. Бу тол калган аналарның, ятим калган балаларның ачы күз яше. Әле бик күп үсмерләр, яшь шагыйрь Шәүкәт Галиев белән бергә: Чнт кырларда, әткәй, егылып калдың, Чит туфрак ла булды бит юрган... | Чит чәчәкләр үсә яннарыңда, Баш очыңда шаулый чит урман... — дип, сугыш кырында ирек өчен башын салган әтиләрен сагынырлар. Башка тугандаш әдәбиятлардагы кебек, татар әдәбиятында да Бөек Ватан сугышы еллары турында, авыр көрәштә һәлак булган батыр ирләр турында һәм поэзиядә һәм прозада байтак әсәрләр язылды инде. Шуңа карамастан, Шәүкәт Гали- евнец «Әткәйгә хат» поэмасын 24 дулкынланып укыйсың. Юк, Шәүкәт Галиев һәр ягы әдәбият кануннарына туры килгән, шома гына, тигез генә ага торган поэма язмаган, сюжетны, композицияне •дә, укучыны кызыктырыр өчен, юри катлауландырмаган. Киресенчә, бик гади тел белән, сугышта үлгән әтисенә хат формасында, үзенең шәхси хисләрен ачып биргән. Тыныч кына кырларда эшләп йөргән ата сугышка китәргә җыена. Сүзсез генә гел тәмәке тарта, кашлары җыерыла, йөрәгендә, күрәсең, хисләр 24 Ш. Г а л и е в. «Әткәйга хат». Поэма Ьам шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1958 ел, 48 бит, бәясе 65 тиен. өермә булып бөтерелә: ничә еллар ярылмый яткан төпләрне ярып ташлый. Аннары... туган-үскән авылын, арба эзле юлларны, сукмакларны, үзе утырткан яшь каенны күздән кичерә. Болар бары да каласы... «Тал төбендә, сары авызын ачып, азык көтә карга баласы...» Аның унике яшьлек улы да шул хәлдә түгелме соң? Җил-яңгырда калган бу баланы сугыш давылы сындырмасмы?.. Поэма беренче юлларыннан ук сине үзе белән ияртеп алып бара, һәртөрле көндәлек мәшәкатьләрдән, вак борчулардан аерып, җаныңны зур тирән хисләр белән баета. Син моңарчы да күңелендә йөрткән, ләкин әле сүз белән әйтеп бирә алмаган яңа уйларыңа поэмада исем табасың. Бу инде яшь шагыйрьнең талантлы булуы, хисләрне чын итеп, тирән һәм тыенкы итеп әйтеп бирә белүе дигән сүз. «Әткәйгә хат» поэмасының иң көчле ягы—тормыштагы драматизмны дөрес итеп, азапламыйча, төчеләндермичә сурәтләп бирүендә. Сүз уңаенда әйтеп үтәргә кирәк, И. Юзиев та драматик алымнар белән яза торган шагыйрь. Аның «Фәрит белән Фәридә»се турында матбугат битләрендә шактый гына бәхәс булып алды. Д^инемчә, нигездә уңышлы язылган бу поэманың кимчелеге — кызганыч моментларга артыграк басым ясап, драматизмны сыеклатуында. 112 Мин һич тә ике авторны кара-кар- шы куярга теләмим, аларныц һәр- кайсының үз үзенчәлеге, үз алымы бар. Әмма сүз уңаенда, җае чыкканда. Илдар Юзиевкә аның кимчелеген иптәшләрчә әйтеп китү урынсыз булмас дип уйлыйм. Драматик мо- ментны кызганыч итәм дип аны су- закөчәндерә башласаң, уңышсыз сыкрануга барганыңны сизми дә каласың, киресенчә, андый моментның үзен, турыдан-туры тасвирлап бирү, гадәттә укучыга көчлерәк тәэсир итә. Мисал өчен «Әткәйгә хат» поэмасындагы атаның фронтта һәлак булу хәбәрен генә алыгыз. Бу турыда күпме кызгандыргыч сүзләр язарга мөмкин. Ләкин шагыйрь андый юл белән китсә, күп өлеш оттырган булыр иде. Ул нык кул белән, саран сүзләр белән, кырыс хакыйкатьне әйтеп бирә: Бер көн шулай, зарыгып хат көткәндә, Почта авыр хәбәр китерде: Кош теледәй кәгазь әнкәйне тол, Безне кинәт ятим иттерде... Чын поэзия нәкъ менә шундый саранлыкны, тыгызлыкны таләп итә дә. Аннан соң бу юллар психологик яктан да дөрес яңгырыйлар. Фронттагы ата хат килгәнче үк үлгән инде. Ләкин бу куркыныч фаҗигане аның семьясы белми яши иде, өм- сендергеч өмет иде аның күңелендә. Хат бу өметне кисте. Кешенең беренче тойгысы хат белән бәйләнгән, әйтерсең, атаның үлемендә сугыш түгел, шушы хат гаепле. Инде беренче каушаулар, беренче диңкеп калулар узгач, бала җилкәсенә төшкән авырлыклар, ныгып җитмәгән яшь организм күтәргән газаплар аркылы фаҗиганең зурлыгы тирәнрәк ачыла бара һәм, ниһаять, әсәрнең иҗтимагый әһәмияте, кан кою- лы сугышларга, шул сугышны кабызучыларга булган аяусыз нәфрәте дә көчәя. Шагыйрь шушы шәхси драманы тәмам ачып биргәннән соң, бик табигый рәвештә зур гомумиләштерү ясый: Озак үсә кеше... Ел көтәсен Киерелеп тәпи басканчы, Тагын күпме кулдан төшми әле, Сүз әйтергә авыз ачканчы... Авыр үсә кеше... Егерме ел, Чирек гасыр кирәк үтәргә, Шунда гына әле өметеңнең Чынга ашуын була көтәргә. Ата-ана, ил тырышып шулай, Керфек какмый карап, гөл итә. Сугыш исә шуны бер секундта Юкка чыгарала, көл итә... Сугышка каршы дәлилле агитация бу, әдәби калыпка салынган, ышандыргыч агитация. Бу юлларны язарга шагыйрьнең мораль хокукы да бар: беренчедән, аның әтисе сугыш корбаны булды, икенчедән, ул хәзер аталык хисләрен үзе татыган кеше, аның үзенең өч баласы ак мендәрдә гамьсез сабыйлык йокысы белән йоклап яталар. Аларның киләчәгенә битараф карый алмый ул. Чөнки әле «заманалар тыныч түгел», әле «бер- берсен табышмаган исән балалар анадан аерым йоклый», «күпме толлар, һаман ирләренең пальтоларын ябынып җылына». «Әткәйгә хат» поэмасы күңелдә икенче бер уй да кузгата: әгәр әдәбиятка җитди эш итеп караганда, яшьләрнең дә җитди зур темаларны күтәрергә көчләреннән килә икән. Тик яшьләрнең көченә күбрәк ышанырга гына кирәк икән. Поэманың кимчелекләре бармы соң? Минемчә, бар. Аларны да яшермичә, туптуры әйтергә кирәк. Иң беренче кимчелек — тигез дәрәҗәдәге детальләрнең кабатлануы. Мәсәлән, баланың таңнан торып эшкә китүе, станциядән иңгә күтәреп ашлык ташу, кяйгы яше йоту, әрем ачыларын дәшми йотарга өйрәнү, сәнәк каерылса да бил түзү, ятимлекнең ни икәнен белү — кыскача гына санап үтелгән шушы детальләр дә поэмада кайбер кабатлануларның булуын раслыйлар. Икенче кимчелек шул: әсәрдә юк-юк дигәндә дә «китапчалык», русча әйткәндә, литературщина сизелеп куя. Дөрес, ул бик аз, шулай да гөл бакчасында бер генә кычыткан үсеп утырса да, бик тиз күзгә ташлана бит! Бер генә мисал китерәм'- Авылдашын сөйли ничек итеп Кырык биштә Берлин алганын, Кара тәре төшкән «юлбарыоның Муены астына килеп калганын. Кемгә ничектер, бу юлларда, безнеңчә, яңалык юк. Боларны без шигырьләрдә байтак очраттык шикелле. Аннары бик ялкау хикәяләнгән бу строфаның поэмада булуы заруримы? Әгәр турыдан-туры сугыш картиналарын күрсәткән поэмада була икән — анда эш башка. Мәсәлән, Ф. Кәримнең «Тимерче һәм тимер турында баллада»сында авыл тимерчесе Саттарның фашистлар танкысын күккә очыруы бик табигый. Чөнки Ф. Кәрим бу сугышта тимерче белән «тимер тавын» кара- каршы бәрдереп, тимер тавының ни өчен җиңелүен фәлсәфи-психологик планда ача. Әнә шундый ышандыргыч мотивлары булмаганда, бу юллар поэмага әллә ни өстәмиләр шул. Ә гомумән алганда, поэма ышандырырлык итеп язылган. Безнең әдәбиятта, таза материалдан салынган йорт кебек, ул озын гомерле булачак. Бөек Ватан сугышында совет кешесенең җиңеп чыгу сәбәпләрен шагыйрь әйбәт ачкан. Шәүкәт Галиевне без моңарчы күбесенчә юморист буларак белә идек, бу поэмасы белән ул талантының башка якларын, көчле лирик була алу сәләтен ачты, елдан-ел үсә, камилләшә баруын күрсәтте.