Логотип Казан Утлары
Хикәя

Туган якларым

БЕЗНЕҢ ГАЙНЕТДИН АБЗЫЙ айнетдин абзыйны белмәгән, аңа берәр эш-йомышы төшмәгән кеше юктыр безнең якларда. Тирә-юньгә мәшһүр тимерче ул. МТСлар вакытында күп еллар буе шунда эшләде. Билгеле инде, механизатор халкы тимерчедән башка нишли ала? Машина дигәнең — трактормы ул, комбайнмы, хәтта сабаны, культиваторы гына да, — уттай эш өсте дип тормый, синең ния- тең-планнарың белән дә хисаплашмый, ватыла да куя. Имгәнгән, тузган частьны сүтеп аласың да Гайнетдин абзый янына чабасың. Еш кына тимерче эшли торган эш тә булмый әле ул үзе; чынында токарьга, слесарьга, хәтта сваркага илтә торган эш була. Әмма без гел Гайнетдин абзый янына килергә карый идек. Ник дигәндә... Мәсәлән, токарь Сафиулла бар иде. Аңа, әйтик, эштә тиз генә кирәк булган берәр шөрепфәлән кырып бирүен сорап керәсең. Сафиулла, болан да салынкы кашларын бик яман җимереп, беравык дәшми тора. Аннары гына соргылт күзләрендә ниндидер күңел өнәмәс очкыннар чагылдырып, әйтә: — Булыр иде дә... тик «кечкенә»дән генә тора эше. — ди. Еш кына «кечкенә»гә генә дә риза түгел әле. — Эшемне эш итим дисәң, дус кеше, бер яртыны куясың да... нәят! — дип күзен дә йоммыйча ярып сала. Әйтерсең лә, син үз хаҗәтең яки атаң йомышы белән генә йөрисең дә, Сафиулла исә, теге Джонмы, Смитме кебек анда, үз мастерскоен ачып җибәргән диярсең... Ничек каннарың корымас! Ә Гайнетдин абзый янына керсәң, кая ул кан бозу... Ишектә күләгәң күренү белән үк, ул бик кадерле бер кунагын каршылагандай кычкырып җибәрә: —- Ай, рәхмәт төшкере, килдеңмени, улым? Ярый, ярый, картларның хәлен белеп тору кирәк шулай. Бик әйбәт, бик рәхмәт... Я, дәү егет буласыңмы инде? Туйны кайчан ясыйбыз соң? Шулаймы? Эшләр ничегрәк бара болай? Үзе һаман сөйләнә, үзе аз гына да эшеннән туктамый. Ул арада, күрми дә каласың, синең эшеңә дә тотынган. — Кая, улым, килгән-килгән килеш, Гайнетдин абзана бераз булышып та кит инде, — дигән була. — Әнә бас әле өрдергечкә... Вәт, молодец! Инде менә бу җирен игәүли торсаң... Менә шулай. Ай, рәхмәт!.. Шулай мәж килә-килә эшеңнең беткәнен сизми дә каласың. Г 10 Киткәндә сине ишек төбенә чыгып озатып кала. «Север» пачкасын чыгара. — Кая, хәерле юлга берне көйрәтеп җибәрик. Мә, запаска да тык берне. Ал, ал, кайтасы юлың шактый... Менә шулай. Тагын килгәләп йөр, улым, онытып бетермә Гайнетдин абзацны. һәм картларча эчкерсез бер хәйләкәрлек белән шундый ягымлы итеп елмаеп куя. Күз кырыйларында, колак турыларында һәм чылгыйсыз гына куе чал мыегы тирәләрендә вак-вак җыерчыклар хасил була аның бу вакытта; бу җыерчыклар барысы да күзгә күренмәс нурлар белән тулгандай була, һәм син бик озакка кадәр әле һаман да аркаңда бу елмаюның рәхәт җылысын тоеп атлыйсың... Эш буенча гына түгел, бөтенләй үз хәсрәт-борчуларыбыз белән дә без гел Гайнетдин абзый янына йөгереп килә идек. Мотоцикл, велосипед ватылып дисеңме, кайчак кесәң саегаеп, әҗәткә акча сорап дисеңме... Тагын, тагын әллә нинди йомышлар. Ә кайчак әйтерлек бернинди йомышың булмаса да, аяклар үзеннән-үзе Гайнетдин абзый янына атлый иде. Була бит шулай, сәбәбен үзең дә белмәстән, нигәдер күңелең боеккан, нигәдер эчең пошкан чаклар... һәм менә Гайнетдин абзый үзенең олы гәүдәсе белән сине дөньяның бар иләмсез җилләреннән ышыклый, картларча нурлы елмаюы, шаян сүзләре белән күңелеңә шулай тормыш шифасы тамызып җибәрә кебек иде... Ул МТСка үз авылларыннан килеп йөреп эшләде. Көн саен алты чакрым бирегә, алты чакрым кирегә. Кулында һәрвакыт җиңелчә таяк, аркасында биштәр булыр иде. Биштәрдә көндезге азык-төлектән тыш, һәрвакыт тимер-томыр да тулы: тегесенә өйдә ухват-кыскыч ясап алып килә, монысына тегү машинасының ватылган бер частен төзәтеп китерә... Ул, таягын кулында уйнаткалап, эре-эре атлый, чал башын бервакытта да аска имәс, күзләрен кыса төшеп, мең кат үтелгән бу җирләрне әле беренче күргәндәй рәхәтләнеп күзәтеп кайта. Буш кулы белән юл кырыендагы игеннәрне сыйпаштыргалап ала, көпчәк эзенә тәгәрәгән ташларны читкәрәк тибеп җибәрә, чакрым баганасын капшап үтә. Каршы очраганнар— җәяүлеме, атлымы — һәркайсы аңа сәлам биреп уза, машина тулы халык аңа кул болгый, шофер кабина тәрәзәсеннән баш ия. Гайнетдин абзый барысына да үзенең яңгыравыклы калын тавышы белән җавап кайтара: — Саумы-сәламәтме, туган? Ару гынамы? Яры-ый... Тынычлыгы- иминлеге белән булсын. һәм һәрбер исәнләшеп үткән саен аның йөзендә озак кына әлеге ягымлы елмаю балкып бара. 2. ЧИБӘР КЫЗ Сонгы ике елда мин комсомол путевкасы белән китеп, чирәм җирләрдә эшләдем. Үзебез тормыш алып килгән бу ачы җилле, ләкин гаҗәп игелекле, киң казакъ далалары күңелгә бик якын булып әверелсә дә, туган яклар да һай бик сагындыра икән. Һәм менә мин авылыбызга кунакка кайтып киләм. Машина үргә таба бераз баруга, яңадан үр төшә башлый, тагын үргә күтәрелә. Баш кысып килүче арыш басуы күксел урманга барып терәлә. Як-якта урманчыктай зиратлары һәм, агачлар арасыннан түбәләрен генә качар-качмас калкытып, авыллар күренеп кала. йөзәр чакрымнарга сузылган тип-тигез казакъ далалары юлларыннан соң мондый күренеш бераз сәеррәк тә тоела башлаган, ләкин шундый да тансык, шундый да сөйкемле! Арырак «Беларусь» тракторы кукуруз җирләрен эшкәртә. Бездә, Ка- загстанда, кукуруз инде кеше биеклеге үсте, ә монда тездән генә икән әле. Шулай да, көр булып, тигез булып күтәрелеп килә. Кукуруз игәргә дә остарганнар ахры якташларым, мин киткәндә әллә ни уңмый иде әле монда кукуруз. Әй, кайчан гына әле менә шушы кырларда гөрләшеп эшләп йөргән чаклар! Тизрәк, тизрәк күрешәсе иде дус-ишләр белән. Шактый үзгәрешләр булды бит соңгы вакытларда. Тракторлар, машиналар колхозларга сатылды, РТСлар оештырылды. Кемнәр кайларда эшли икән хәзер? Ә Гайнетдин абзый таза-сау микән? Сагындым, бик сагындым мин аны. Машина район үзәгенә якынлаша. Менә Гайнетдин абзыйның көн саен таптый торган юллары... Әнә хәзер дә шушы үрне күтәрелүгә, таягын кулында уйнаткалап, эре-эре атлап Гайнетдин абзый үзе килеп чыгар да киң күңел белән бик яктырып елмаеп, машина гүләвен басардай яңгыравыклы калын тавышы белән: — Сау-сәламәт кенә кайтасыңмы, улым? Ару гынамы? Яры-ый... Тынычлыгы-иминлеге белән булсын, — дияр төсле иде... Машинадагы юлдашларым да күбесе үзем кебек читтән кайтучылар туры килде, сүз кемнең кайдан кайтуы, булган-йөргән җирләре турында гына бара. Шулай инде ул безнең бу якларда, Чәчүләр бетеп, печәнгә төшмәгән шушы вакытлар җиттеме, һәр өйгә диярлек илнең әллә кай почмакларыннан кунаклар, туган-тумачалар кайта башлый. Әй, күңелле чакларга туры килде әле минем ялым да. Малай чакта кесәләр күчтәнәч конфет-перәннек белән тула иде бу вакытларда. Ярый әле, ничек башка килде, инде менә үземнең дә чемодан буш түгел... Машинадагылар да баядан бирле сүздән калдылар. Тик кабина артына аркаларын терәп утырган бер яшь лейтенант белән бик затлыдан киенгән бик чибәр бер кыз гына һаман уйнап-көлешеп баралар. Дөресен генә әйткәндә, машинага утырганнан бирле, мин бу кыздан күзләремне ала алмыйм. Алай сиздермәскә тырышам үзем, миңа таба борылса, хәзер күзләремне читкә алам... Ләкин тагын шул якка карамыйча түзә алмыйм. Я, чибәр дә соң үзе! Юк, чибәр дип кенә әйтү аз. Гүзәл, матурның матуры. Яңа таҗ ачкан кыңгырау чәчәктәй зәңгәр күзләрендә энҗе-зөбәрҗәттәй нурлар уйный, ә ап-ак чиста чырае һавадан, каймактан һәм шикәрдән коелган диярсең. Ул күкрәк, иңбашларны иң оста рәссамнар да болай ук килештерә алмас... Кызыйның урыны башта шактый өлкән яшьтәге бер таза абый белән рәттән туры килгән иде. Бу абыйның өстендә әйбәт костюм, матур галстук, өр-яңа күк плащ, ә янып торган таза чырае, тимергә батып керердәй зур куллары аның физик хезмәт кешесе икәнлеген ачык әйтеп торалар. Алар кыз белән җитди генә сөйләшеп кайттылар. Дөресрәге, абый туктаусыз сораша, ә кызый, аска гына караган килеш, кыска-кыска җаваплар бирә, үзе сиздермәскә тырышып кына иснәп тә куя иде... Үткәй авылдагы чәйханә алдында туктап алган арада кызның урыны ничектер әлеге яшь лейтенант белән янәшә булып чыкты, ә күк плащлы абый минем янга килеп утырды. һәм менә кызый, әйтерсең лә, бая шулай бөреләнгән генә булган да, инде менә кинәт чәчәк атты! Бөтен йөзе туктаусыз шаян елмаю белән балкый, ал тырнаклы нәфис куллары белән чәп итеп лейтенантның яңагына кундыргандай итә. Лейтенант та бик шук егет булып чыкты, бер- сеннән-берсе мәзәгрәк анекдотларны сибә генә... Машинадагылар да лейтенантның мәзәкләреннән рәхәтләнеп көлеп кайталар. Тик күк плащлы абыйның гына бу кызыкка алай исе китми. Ул бик төпченеп миннән чирәм җирләр турында сорашып барды да инде менә үзе булган яклар турында сөйләп китте. Ул төзүче кеше икән. Балта остасы да, ташчы да, штукатурчы да булып эшләгән. Кайларда 12 гына йортлар, сарайлар, заводлар төземәгән ул. Ерак Көнчыгышта, Уралда, Идел буйларында... — Мин салган йортларны бергә тезсәң, үзе бер зур кала булыр иде. — ди ул һәм эчке мул куаныч белән елмаеп куя. — Әмма бер урында төзелеш эшләре сыегая башладымы, күңел тагын кыбырсый башлыГь Кайиапмы-кайиап торсын миңа төзелеш! Шуңа күнегелгән. Хәзер Ерак Төньяктан кайтып килә икән. Авырга килер дип, семьясын туган авылына кайтарып куйган булган икән дә инде менә алып китәргә кайта. — Барып күрмәгәннәргә дә, чебен тимәс чер итәр көшкеләргә генә куркыныч икән ул ерак төньяк, — ди. — Кызып эшләгәндә суыгы да сизелми. Киерелеп эшлисең дә шундый да тәмләп ашап җибәрәсең, һава шундый саф, таза. Курортларың бер якта торсын... Мин, аның сүзләрен җөпләштергәләп, инсафлы булып кына тыңлап барам, ә үземнең күзләрем һаман теге кызыйда. Я, бөтен кыланышлары ничек килешеп тора бит үзенә. Ул көлүләре, әйтерсең, салкын чишмә чылтыраулары!.. Кинәт аста мылтыктан аткандай нәрсәдер шарт итте дә, машина шыштырдап килеп туктады. Юлчылар ни әйтергә дә өлгермәделәр, шофер егет кабинадан өскә таба сузылып, зур бер шатлык әйткәндәй авызын ерып, хәбәр итте: — Килеп җиттек, җәмәгать, төшегез! Көпчәк шартлады. 3. ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ НИГЕЗ ТУРЫНДА Машинадан иң беренче булып күк плащлы абый сикереп төште. — Кая, җилемең бармы? — диде ул шоферга. — Бергәләшеп хәзер' ямап ташлыйбыз аны. Китер әле ачкычларыңны, көпчәкне ала торам үзем. һәм плащын, пиджагын салып, җиңнәрен сызганып алды да эшкә дә тотынды. Безгә дә боерыклар биреп өлгерде: — Син, егет, әйдә, домкратны күя башла. Ә сез, барыгыз, көпчәккә кыстырырга ташлар алып килегез. Берегез ямаулык резинаны игәү белән менә шулай итеп юкарта торсын... Җәһәтрәк, егетләр, хәзер ямап ташлыйбыз. Әлеге чибәр кызыбыз гына, кашларын җыерып, машина өстендә утыра иде. Бераздан ул да сикереп төште. — Ә мин җиләккә киттем, — диде ул һәм матур гына, шаян гына елмаеп лейтенантка карап куйды. — Әнә бит, урман ничек якын. Лейтенант бу карашны тоюга ялт итеп абый кешегә карап алды. Абый кеше, берни ишетмәстән, үз эше белән мәшгуль иде. Лейтенант та кулындагы игәвен кызурак йөртә башлады. Кызый бер як иңбашын чак кына сикертеп куйды да авыр итеп әйләнеп китеп тә барды. Чыннан да, якында гына урман полосасы башланып китә иде. Агачлар инде, очына күтәрелеп карасаң, башыңнан кепкаң төшәрлек булып, төп-төз, матур булып үскәннәр. Чын урман кебек шаулап утыра полоса. Чү, әнә кәккүк тавышы да килә ич шул яктан. Аңа җавап биргәндәй чут-чут итеп тагын бер кош сайрый... Моннан байтак еллар инде элек, мәктәптә укып йөргән чакларда, шулай бер ял көнне урман полосасы утыртышырга чыккач, укытучыбыз бик күңелле итеп әйтеп торган иде: үзегез дәү егетләр, дәү кызлар булып җиткәндә, бу нәни үсентеләр дә урман булып үсеп җитәрләр, дигән иде... Бик, бик ерак киләчәк кебек тоелган иде әле безгә ул чаклар. Карачы... Лейтенант тагын мәзәкләр сөйләргә тотынды. Аңа да колак салам, куллар көпчәккә покрышка киертеп маташа, ә хәтер дигәнең тагын истәлекләрне актарып ала... 13 Чирәм җирләргә озатканда Гайнетдин абзый әйтте: «Бик изге эшкә китәсез, улым, ди. Әтидән миңа мирас булып җиргә таш иңдереп эшләгән йорт нигезе калды. Данлыклы ташчы иде әти. Нигезен шулай мәңгелек итеп эшләсә дә, йортын күтәрергә тәки хәленнән килмәгән мәрхүмнең... Йортны үзем күтәрдем, һәм менә минем белән бергә үк салган кешеләр инде икенче өй туздыралар, ә минем өй әле тагын бер-ике буынга җитәрлек. Чөнки нигез нык. Ә сез калдырган мирас, сез салган нигез ялгыз бер йорт нигезе генә булачакмыни!.. Бик изге эшкә китәсез, улым, мактаулы эшкә барасыз. Әмма, карагыз аны, нигезне нык итеп, мәңгелек итеп салыгыз». Гайнетдин абзыйның бу сүзләрне әйткәндәге күз карашларын һич тә онытасым юк. Үзе елмая, ә керфекләре дымлы иде... Их, каян ватылып тора соң әле машинасы да. Тизрәк кайтып җитәсе иде. Ашыга-ашыга насос белән көпчәк камерасына һава өрдереп маташканда. күзем төште: теге кыз әнә полосадан чыкты да бире килә. Кулында зур бер көлтәдәй чәчәкләр бәйләме. Чәчәкләр генә түгел, телле-телле матур яфраклы өрәңге ботаклары да бар икән. Шулай чәчәкләр белән ботакларны аралаштырып матурлап тезгән дә күкрәк турысына кочаклап тоткан, алсу чәчәкләргә алсу битен куеп иркәләнеп ала һәм шул кыяфәте белән ул үзе бәйләмдәге зур бер җанлы чәчәккә охшый. Ул аяк атлауларын гына карачы! Зифа аккош йөзеп киләмени... Абый кеше ул килеп җитүгә эшеннән башын күтәрмичә генә әйтте: — Агачларны сындырырга ярамый, кызым. Кызый үпкәләгән сабый кебек, чыклы чиядәй матур иреннәрен турсайтып куйды. — И-и... Әле китмибезмени? — диде. — Сезнең зирәк җитәкчелегегездә хәзер кузгалабыз, — диде борын очына кап-кара, түптүгәрәк тап тигән шофер егет. Юлдан тузан туздырып бер җиңел автомашина килә иде. Кызый аны күрүгә, бер кулын югары күтәреп, каршы йөгерде. Машина туктады. Эч- тэгеләр белән бераз сөйләшеп тордылар. Аннан кызый бире таба кулын болгап кычкырды: w — Иптәш лейтенант! Минем чемоданны гына китерегезче! Киттем мин. ...һәм әнә тәрәзә аша безгә кул болгап китеп тә барды. — Әби, сызгыра беләсезме? дип сорадылар ди әбидән, — диде кара борынлы шофер егет һәм авызын ерып лейтенантка карады. — Кая инде ул миңа, улым, тешләрем төшеп беткәч, дип әйтте ди әбн... — диде лейтенант һәм мәзәк кенә итеп сызгырып җибәрде. Кызны алып киткән машина тузгыткан тузан акрын гына урман полосасына, игеннәр өстенә, юл канавына сеңде. Без, барыбыз да нигәдер берьюлы сүздән калып, мыштым гына үз машинабызга менеп утырдык. — Чибәрме? — дип сорап куйды плащлы абый. . Мин инде алдагы үрдә тузан туздырып баручы әлеге машинага текәлеп карап торуымнан кинәт айнып, аңа борылдым. — Чибәр булгач, чибәр димичә... Абый лейтенантка карады. — Ничек? — Бер кашык суга сал да йот үзен, — диде лейтенант. Абый тирән генә сулап куйды. — Чибәр шул... Бик чибәр. Ни дисең... Ә шулай да «мин чибәр» дип агачларны сындырырга ярамый инде. Юкса... үз ямебез турында гына уйлап, җиребезнең, җиранабызның яме турында онытып җибәрәбез кайчак... Ә кыз чибәр! Ни дисең... 14 4. ӘНКӘЙНЕҢ ҮПКӘСЕ Бу үрне күтәрелеп, алда авылым күренүгә, ирексездән, абый кешенең иңбашына тотынып, аягүрә бастым. Карачы, никадәр яңа түбәләр арткан авылымда. Шәп күренеш бит бу! Никадәр авылдашларымның да күңеленә, шушы якты түбәләр күк, якты нур өстәлгән дигән сүз ич... Машина авылга килеп керде. Юл уртасына ук лаҗраеп яткан казлар, муеннарын сузып, бик гайрәтләнеп ысылдый-ысылдый безгә юл бирми маташсалар да, бу тырылдап-гүләп килүче дүрт көпчәкле «жанвар- ның» алай шүрләп чигәргә исәбе юклыкка ышандылар булса кирәк, кый- гылдаша-чияклаша читкәрәк тайпылырга мәҗбүр булдылар. Яртылаш өелгән бер бура янында балта тавышлары ишетелеп калды, бер ачык тәрәзәдән патефонмы, радиомы «Сарман» көен әйттерә иде. Урамда танышлар да, таныш булмаган кешеләр дә күренеп калды, берсенең дә минем кайтуга алай түбәләре күккә тигәнгә охшамаган иде, әмма үз урамыбыз чатын борылуга кулына нигәдер көянтә тоткан әни белән аягына зур галошлар өстерәгән күрше Хәтирә апа, бер көтү балачага белән узышлый чабышып, каршыга килеп чыктылар. Әй китте күрешү шау-шуы, берьюлы төрле яктан мең төрле сораулар, чемоданны күтәреп керү өчен «үзем дә үзем» дип тарткалашып алулар... Әни мескен әй кабалана, үзе туктаусыз елмая, ул арада килеп минем ачык күлмәк изүен төймәләргә тотына. «Салкын тидерерсең, җүләр, шулай йөриләрмени», ди. «Бик эссе ич, әни», дим, төймәләттермичә карышкан булам, үземнең бу җыерчыклы, кытыршы һәм шундый да йомшак кулларны кысып тотып алып, суырып-суырып үбәсем килә... Кичкә кадәр әни белән юньләп сөйләшә дә алмадык. Күршеләр керә, кордашлар килә, ыгы да зыгы... Әни гел кабалана, гел чаба. Чәй артыннан ук аш өлгертте, аш артыннан ук каклаган казы, карлыган-чия суы, каймагы, ул арада урман чикләвеге, балан катыгы, баллаган шомырт, тагын әллә ниләр өстәлгә килеп кенә тора. ’ Бер арада әни сорап куйды: — Бөтенләйгә кайттыңмы инде, улым? Өйне салдың да киттең, рәхәтен дә күрә алганың юк. — Әни, — дим, — синең имин яшәвең миңа бар рәхәттән дә артык бит ул. Әни тын гына елмаеп куя, ләкин шунда ук җитдиләнә. — Рәхмәт, улым, игелегеңне күп күрәм, бер нәрсәгә аптырау итмисең, бик рәхмәт, — ди. Үзе һаман плитә-мич тирәсендә булыша. Аннары, чүлмәктә нәрсәдер болгаткан килеш нигәдер акрын гына әйтә: — Синең кордашларың өйләнешеп, балачага атасы булып беттеләр инде, улым, — ди. — Әнә, күршеләрнең дә кызлары булды. Шундый да терчә, туп кебек бала. Көн саен кереп, тупылдатып сөеп чыгам бер. Менә бит тел төбе нәрсәдә әнинең... Минем дә нигәдер бая машинада бергә кайткан теге чибәр кыз күз алдыма килеп баса... Анысы, кайсы гына ана улын өйләндерү, оныкларын сөю турында хыялланмас та, кайсы гына егет кызлар турында уйламас. Анысы шулай инде аның. Анысы, минем дә буйдак булып гомер итәр исәбем юк, әни дә кайчан да булса бер оныкларын сөю бәхетенә ирешер. Әйе. Ләкин... бер дә очы-кырые күренми шул әле... Аннары, әни гомер иткән бу ата-баба нигезен ^ташлауны башына да китерми, оныкларын да нәкъ менә шушында сөю турында хыяллана. Ә мин исә чирәм җирләргә иске бер тиен кебек ялт итеп әйләнеп кайту өчен китмәдем... Белеп торам: әнинең «Бөтенләйгә кайттыңмы инде, улым?» дип суз башлавы нәкъ менә шушы мәсьәләгә ачыклык кертү теләге белән иде. Үземнең дә бу турыда уртага салып бик сөйләшәсем килә иде. Ләкин ишектән Хәтирә апаның улы — әлеге «туп кебек терчә кыз»ның әтисе 15 Мидхәт килеп керде дә, безнең сөйләшү бу юлга шулай башланып җит- мәстән үк өзелеп калды. Мин киткәндә Мидхәт кичләрен клубтан кайтып керми торган, гармонь белән урам әйләнергә бик тә инде ярата торган шук бер егет иде. Ул чакта төрле атлы эшләрдә, урак өсләрендә ярдәмче комбайнчы булып эшләп йөрде. Хәзер өлкән комбайнчы икән. Колхозның яңа гына сатып алынган өр-яңа комбайнын тапшырганнар үзенә. Бөтен йөзекыя- фәтендә, сөйләшүендә, кыланышында теге коеп куйган җитдилек... Була бит әле бераз чамадан ашыбрак тамызылган күк бер җитдилек — әнә шул! Ни генә әйтмә, ата кеше бит! Аның белән колхоз хәлләре, PTC эшләре турында сөйләшеп утырдык. МТСта бергә эшләгән иптәшләр турында, Гайнетдин абзый хакында да сораштым. Гайнетдин абзый хәзер үз колхозлары мастерскоенда эшли икән. Бу мастерскойны ул үзе оештырган. — Даулыярныкыларга бәхет килде аларга, — ди Мидхәт, — андагы кебек мастерской, белмим, районда кайсы колхозда гына бар икән? Ә бездә берәр эш чыкса, МТСка... Әй, түгел лә, РТСка чабасың. Яки анда күчмә мастерской килгәнен көтеп ят... Чәйдән соң Мидхәт белән авылны әйләнеп кайттык. Әйе, авыл төзекләнә. Атлаган саен яңа өйләр, яна бура, бүрәнә-такта өемнәре. Авылда яңа клуб, яңа магазин салганнар. Фермалар да бик төзекләнгән: елга аръягындагы калкулыкта озын-озын яңа тораклары, силос һәм су бирү манаралары белән үзенә бер шәһәрчек кебек балкып тора. Әмма бер нәрсә мине бик гаҗәпләндерде һәм әрнетте дә. Яңа өй-каралтылар никадәр арткан, ләкин ник кенә бер яңа бакча артсын да ник кенә берәр агач утыртылсын. Хәтта, әйтергә оят, яшеллек кимегән дә әле. Китәсе елның көзендә яшьләр-укучылар өмәсе ясап, урамнарга, клуб тирәсенә агачлар утырткан идек. Шуларның хәзер, белмим, чиреге исән микән? «Кәҗәләр харап итте», диде Мидхәт һәм бу сакаллы мәхлукларны җиде кат тозлапборычлап сүгәргә тотынды. Кара син, башка берәү дә түгел, ә кәҗәләр гаепле икән... Әлеге дә баягы, теге абый әйтмешли, җиребезнең яме турында онытып җибәрәбез шул! Бу турыда, җаен туры китереп, берәр җыелышта яшьләргә бик каты әйтмичә булмас. Кайтуга әни яңадан самовар куеп, чәй хәзерләп торган. Хәтирә апа да кергән, мин өстәл янына килеп утыруга, бик җитди генә әйтеп куйды: — Әниең бик үпкәләгән әле сиңа, Рәфикъ энем,—ди. Мин чын-чынлап әсәрә калдым. — Нәрсәгә, әни? Нигә? Әни шкафтагы кипкән җиләкләре, каклары белән бик мәшгуль идеме, дәшмәде. Хәтирә апа дәвам итте: — Әнисен кат-кат киендерде инде, асылыннан да, ефәгеннән дә, ди. Әмма киленгә дип кенә берни дә алганы күренми, ди. Шулай асылдан киенеп кенә туй түрендә кодагый булып утырыр көннәремне күрә аламмы — юкмы, ди... Әни чак кына көлемсерәп куйды. — Юкны сөйләп утырмачы, Хәтирә. Кеше чынга алыр... Ни генә булмасын, минем бу нечкә як турында сүз булган булырга охшый. —- Еллар тыныч булсын да таза-сау гына булыйк, аннан эш калмас, — дидем. Сүз үзеннән-үзе дөнья хәлләренә кереп китте. Әйе, еллар гына тыныч була күрсен инде. Еллап түгел, айлап-көнләп алга бара бит хәзер тормышыбыз. Кибетләргә дә әйбер бик кайта, хезмәт көннәренә дә елдан-ел мулрак бүләбез. Бик тырыша, бик тырыша инде хөкүмәт безнең өчен. Түләүләрне дә бетерде, тракторлары да үзебезнеке... Безнең шулай алга барганны бер дә күрә алмый инде бу буржуй, мәлгунь, үләт кыргыры... 16 5. ҮЗЕ БЕЛӘ ТОРГАНДЫР... Авылда бераз кунак булгач, бер иртәне Мидхәтнең велосипедына атландым да район үзәгенә киттем. Туган кырлар буйлап йөрисем, дусларны, танышларны күбрәк күрәсем, ничек сагынып кайтуымның рәхәтен күбрәк татыйсым килә... Басу юлына чыгуга, күңелнең әллә кай җирләрен рәхәт кымырҗытып, бөтен барлыгымны шундый бер тымызык дулкынлану биләп алды. Чигә чәч.Дәрен тарап, колакка выжлап баручы бу йомшак җил, солы арасындамы. һавада очып үтешлиме чут-чут сайрап калучы кошлар, хәтта әнә тузан туздырып каршыга килүче машина да миңа нәрсәдер сөйли, юк, нәрсәдер җырлый кебек иде... һәр карышы таныш, һәр буразнасы диярлек якты бер хатирә саклаучы туган кырлар... Менә бу якын басуда мин иң беренче тракторга утырган елны туңга сөргән идем. Ватылып яткан чаклар да, җырлап эшләгән көннәр дә булды... Ә бу җирләрне Әптери басуы дип йөртә идек. Беренче мәртәбә авылга трактор кайткан елны хәзерге PTC директоры Габдрахман абый шушында «Фордзон» белән җир сөргән. Шуннан калган исем. Мин дә биредә ДТ белән сөрдем. Алай шаккатып карап йөрүчеләр булмады булуын, әмма сыйфат комиссиясе башлыгы Сәгъди бабай килеп, ярты смена эшләгән эшемне ошатмыйча, бик яман әйтешкән идек... Әнә арырак Түр басу. Анда күбесенчә яшьләр эш беткәнче кайтмыйча кунып эшли идек. Уен-көлкесе дә, үпкәләшеп-тарткалашып алулар да, төрлесе була, һәм, әлбәттә, гыйшык-мәхәббәте дә була иде. Шунда бит инде мин үзе уттай, озын толымнары ялкындай учетчик кыз Санияне беренче мәртәбә кычкыртып үптем... Истәлекләр, истәлекләр... Шундый күңелле дә һәм нигәдер моңсу да истәлекләр... Түзмәдем, Әйшә ермагына җиткәч, велосипедымнан төштем дә шунда яр буена чалкан сузылып яттым. Китәсе елның урак өстендә биредә безнең кыр вагоны торган иде. Әмма бу юлы инде Саниянең яңгыравыклы көлүләре тирәбезне яңгыратмады. Әллә ничек кенә булды инде шунда... Яшьлек — юләрлек, уйлап баксаң — үләрлек, диген. Имеш, кышын мин МТСка ремонтка киткәч, ул клубта фәлән белән биегән, фәлән белән сөйләшеп торган... Ачуланыштык. Икенче елны миңа башка колхозда эшләргә туры килде. Ничек шулай булды соң әле ул?.. Иртән Хәтирә апа сөйләп утырды: ире белән әйбәт кенә торалар, ди. Ике балалары бар икән... Кичә әнә теге машинада кайткан чибәр кыз кай ягы беләндер нәкъ инде Саниягә охшаган иде. Их, менә шулай ничә мәртәбә генә мин үз бәхетемне кулдан ычкындырдым икән?.. Теге плащлы абыйга да ачу килә. Башта ук кызыйның янына үзе килеп утырып, миңа бер аркылы төште, аннары гел үземне сөйләштереп кайтып, тагын кызыйга сүз кушарга да ирек бирмәде... Әй, исемен сорау түгел, ичмасам, кайсы авылныкы икәнен генә дә белешә алмадым бит... Ә әни гел минем башлы-күзле булуым ягын каера. Каерыр шул, яшь бара бит. Улым җибәргән асыл күлмәкләремне киеп, туй түрендә утырасым килә, дип әйтә диме? Их, әни, әни... ...Юлны бераз урап булса да, Даулыярга да сугылырга булдым. Гайнетдин абзый белән күрешеп чыкмыйча һич ярамый. Авылга керүгә, түбәсе шифер белән ябылган инеш буендагы яңа бинага күзем төште. Әллә кайдан әйтеп тора, мастерской шунда. Әнә, тирәгендә комбайннар, башка машиналар да бар. Кердем. Чыннан да, әйбәт. Кыру, бораулау станоклары, сварка җиһазлары да күренә. Инде төшке ял да җиткән ахры, осталар юк. Әнә берәү генә зур сандал өстенә менеп утырган да бик тәмләп сөт белән ипи бөгә. Якынрак килгәч, аптырабрак калдым. Бу —токарь Сафиулла иде. Күрешеп, хәл-әхвәл сораша башлауга, Сафиулла, тирән генә көрсенеп сөйләп китте: — Син киткәннән бирле күрдем мин, малай, күрмешләрне. Шул, менә моның аркасында инде, — ди, үзе ияк астына чиертеп күрсәтә. — Дөресен генә әйткәндә, МТСтан кудылар бит мине... Анысы, үзең беләсең, әйтмәделәр түгел, бик әйттеләр. «Эчмә, Сафиулла, ташла, жүнлегә алып бармый бу» дип, кемнәр генә үгетләмәде. Әйттеләр, әмма эшләре төшкәндә берәр кечкенәнеме, яртынымы куярга да саранланмыйлар иде шул... Анысы, дөресен генә әйткәндә, эчмәсәң берәү дә авызыңа каерып салмый инде ул. Синеке дә дөрес. Шуңа күрә, карчыкның да гаебе бармы дим. «Эчеп бетерәсең», дип бөтен тапканны кырып-себереп бара иде дә, шуннан тагын да битәр ачу чыгып, тәки чумара юлына кереп кителгән... Кыскасы, бер сүз белән генә әйткәндә, малай, үземне эштән кудылар, карчык ташлап китте. Нигә дисеңме? Анысын, малай, син сорама, мин әйтмим. Булды инде. Атта да, тәртәдә дә бар, дигәндәй... Кыскасы, бер сүз белән генә әйткәндә, малай, Гайнетдин абзый булмаса беткән идем мин. Баштарак кул гына селтәгән булдым. Нәрсә, мәйтәм, гарип-горабә түгел, кулдан эш килә, ничек тә ачтан үлмәм, дим. Әмма ләкин алай түгел икән ул, малай. Тегендә-монда чыккан эш белән генә бер көн тук, ике көн ач буласың икән ул. Тагын ачу чыга да, тагын шул җен төкерегенә тарта... Кереп эшләргә эш эзләп карыйм, юк, кая ул, кул гына селтиләр. Эчә дигән дан киткән теге... Булмаса, мәйтәм, төкерәм барыгызга да. Советлар Союзы киң әле, мәйтәм, юллык акча әмәллим дә ки- тәм читкә, һөнәрле кулга, мәйтәм, эш дөнья кадәр бездә... Шуннан соң, бер сүз белән генә әйткәндә, алай юллык кына кулга акча төшкән вакытлар да булды, булмады түгел. Әмма ләкин, әлеге дә баягы, шул жен төкереге бар акчаны суыра да бетерә генә бит... Иртәгесен тагын ач, тагын кесәнең сул ягы әйләндерелгән. Ябыгып, сырхаулап беттем, адәм карарлык кыяфәтем калмады, малай. Кыскасы, бер сүз белән генә әйткәндә, Гайнетдин абзый булмаса, беткән идем мин. «Эчүен ташлатуны үз өстемә алам», дип идарәдә сүз биреп, тәки мине шушында эшкә алдырды. Менә ярты ел була инде шушында эшлим. — Ә эчүне ташладыңмы соң инде? —Тамчысын да капканым юк дип әйтер идем, шушы Май бәйрәмендә йөз илле грамм булыр микән кәктем... Шуннан башка, ант итеп әйтәм, тамчысын да авызыма алганым юк... Гажәп кеше бит ул Гайнетдин абзый! Аның янында эчмәсәң дә һәрвакыт күңелең көр... — Үзенең тазалыгы ничек соң Гайнетдин абзыйның? —Таза йөри болай. Әллә сиздермиме, һич зарланганы юк. Бүген бик шатланып килгән иде әле. Кызым кайтты, ди. Кияүгә чыгарга йөри шикелле кызы, шулайрак сиздерде. Әйбәт кенә торырга язсын инде. Юкса... —- Нәрсә? — Ни... Иркәрәк нәрсә кызы. Бер караганда шулай булмый хәле дә юк, малай. Бер уллары үсеп житүгә фин сугышында үлеп калды, икенче уллары мәктәп бетереп кенә китте дә шушы сугыштан кайтмады... Бар мәхәббәтләре төпчек кызга төшкәндер инде. Улларын сагынган саен кызларын иркәләгәннәрдер. Шулайдыр ул. Әмма артыграк та иркәләп җибәрделәрме дим... Хәер, Гайнетдин абзый үзе белә торгандыр, гайбәтеннән булмасын... Әйтәм ич, бер караганда, шулай булмый хәле дә юк, икенче караганда... Кыскасы, бер сүз белән генә әйткәндә, Гайнетдин абзый үзе белә торгандыр... 6. ГӨЛЧИРӘ АПАНЫҢ ҮПКӘСЕ Мин Гайнетдин абзыйларның өйләренә киттем. Колак төбемдә нигәдер Сафиулланың соңгы сүзләре яңгырап тора: «Гайнетдин абзый үзе белә торгандыр... Белә торгандыр». Күңелгә бик 2 .с. ә.- м и. 17 18 ямьсез булып, күгәргән кадак суыргандагы кебек шыксыз шыгырдап яңгырый бу сүз. Әнә берәү коедан су чыгара. Майланмаган чарык та: «Үзе белә торгандыр... Үзе белә торгандыр...», ди. Буш бидоннар төягән ат узып китте. Бидоннар да шул ук сүзләрне тәкърарлап дыңгырдый: «Үзе белә торгандыр...» Чыннан да, Сафиулла абый, теге, үзең әйтмешли, «адәм карарлык кыяфәтең» калмаган көннәрдә Гайнетдин абзый да синең яннан шулай: «Үзе белә торгандыр», — дип кенә үтеп китсә, нәрсә булыр иде соң? Үзе белә торгандыр... ...Капканы ачып керүгә, ишек алдында тавык-чебешләр карап йөрүче Гөлчирә апа чак кына сәерсенеп торды да, яктырып китеп, каршыга атлады. — Ай ал-ла-а, Рәфикъ энем, син түгелме соң бу? Әле беркөнне генә Гайнетдин белән сөйләшеп утырган идек, күптәннән хаты да юк, нишләп йөри икән, әллә кайтырга җыена микән, дибез. Күңел үк сизенгән икән. Таза-сау гына кайттыңмы? — Тазалык-саулык, Гөлчирә апа, рәхмәт. Үзегез сау-сәламәт кенә торасызмы? — Шөкер хәзергә... Әйдә, өйгә керик, Рәфикъ энем, Гайнетдин абзац да кайтып җитәр. Сәгате тулды инде, берәр эше генә чыккандыр. Гел шул инде аның... Бик авыр булгандыр инде ул чирәм күтәрүләр? Моңарчы кеше аягы басмаган җирләр дисез түгелме соң анда? һай, бар соң безнең яшьләрдән шундый кыю җаннар... Ияләнүләр бик кыен булмадымы сон? — Ияләндек, тиз ияләндек. Маңгай тирең тамган җир бик тиз якын була икән ул. Без баскыч төбендә утырып сөйләшеп киттек. Гөлчирә апа бик җентекләп безнең ашау-эчүләребез, яту-торуларыбыз, керләребезне кем юуы, мунча-фәлән бармы-юкмы, яз-кыш юешләнеп кайтсак, кием-салымнарыбызны кайда киптерүебез, авырып китсәк, кем каравы турында бәйнә-бәйнә сораша башлады. Мин барысын да уңайга гына сөйли башласам, ышанмыйча башын селки, «И, төрле вакыт була торгандыр инде, балакайлар, әни янында кебек була алмый инде ул» дип, чын-чынлап көрсенеп куя иде. Ул үзе мин киткәннән бирле әллә ни үзгәрмәгән, шундый ук тулы, таза, шул ук әллә ни җыерчыксыз ягымлы гына түгәрәк йөз, ияк астында зур гына кара миң. Әмма нәрсәдер хәтерләргә тырышкандай уйчан гына, озак кына текәлеп караучы кечерәк коңгырт күзләр хәзер бер урынга караган килеш тагын да озаграк тора шикелле... — Үзегез ничек яшисез, Гөлчирә апа? Кызыгыз да кайткан дип ишеткән идем. — Кайтты, — диде Гөлчирә апа өзеп кенә һәм урыныннан торып рәшәткә аша бакчага очып керергә маташучы тавыкларны куарга китте. — Син аны беләсеңме, Фәүзияне?—диде ул яңадан килеп утыргач. — Хәтерлим бераз. Менә болай гына, яланаяк йөгереп йөри торган кыз иде әле. Ә соңгы килгәндә инде күрмәдем. Шәһәрдә укый иде бугай. — Шулайдыр... Кая, нигә кайтмый соң инде бу Гайнетдин? Самоварым әллә кайчан өстәлдә, кереп утырыша торыйк булмаса. — Рәхмәт. Кайтып җитәр инде Гайнетдин абзый. Беразга тын гына утырдык. _ Рәфикъ энем, сиңа гына әйтәм, бүген бик кәефемне җибәрде әле ул Фәүзия. Сиңа гына әйтәхМ... — Нәрсә булды, Гөлчирә апа? _ Кияүгә чыгарга йөри, — диде Гөлчирә апа ярым пышылдап.— Анысы, яше җиткән, күңеленә ошаганны тапкан, бик хуп, бер сүзебез юк. Шушы көннәрдә кияү буласы егет кызны алырга кайтасы... Шулай, бүген иртән, әтисе эшкә киткәч, миннән сорый: «Әни, ди, кияүне каршы- даганда ничегрәк киенерсез икән?» ди. Хәзинәдә барын күрсәттем. Үземнекен дә, әтисенекен дә. Шуннан, киемнәребезгә бер генә күз төшерде дә, әй китте бу тузынып, әй китте... Ни әйтергә дә белмичә, таш күк каттым да калдым. «Бар икән хурлыкка төшәсе көннәрем, ди. Шул ситсы белән сукноларыгызны киеп мине хур итәргә йөрисез, ди. Берәр затлырак кием дә хәзерли белмәгәнсез, адәм хурлыгы», ди. Тузынды-тузынды да чыгып китте әле. һай балакай... Гөлчирә апа яулык очы белән күзләрен сөртеп алды. Мин ни әйтергә дә белми торганда, капка ачылды да, аннан Гайнетдин абзый килеп керде. — Рәфикъ энем, син әтисенә сиздерә күрмә тагын мин сөйләгәнне. Бик эчем пошканга күрә сиңа гына әйттем, — дип, минем колакка пышылдап өлгерде Гөлчирә апа. — Кемне күрәм мин!—дип кычкырып җибәрде Гайнетдин абзый керә-керешкә. — Кара, ничек тазарып, тагы да үсеп киткән егет. Бик килешкән ахры чирәм. Әйбәт, әйбә-әт. Я, тазалык-саулыкмы? Имин генәме? Ул җилкәмнән кага-кага кулымны кысты. — Сафиулланы Гайшә әби өенә урнаштырырга сөйләштем әле. Ашау- эчүе дә тәрбияле булыр, кием-салымы да... Шуңа соңгардым, — диде ул, Гөлчирә апага карап. — Кая, әйдә, өйгә керик, Рәфикъ улым, сөйләшик әле барысын да... Шактый сулар акты бит. Әнә Фәүзия кызым да кайтып килә икән. Мин капкага таба борылдым. Аннан... кичә машинада бергә кайткан теге чибәр кыз кереп килә иде...