ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕҢ ОСТАЛЫГЫ
Ю у китап та артык зур булмаган стандарт форматта, гади тышлыкта чыккан. Мәскәүдә «Советский писатель» нәшриятында совет әдәбияты классиклары турында басыла торган тәнкыйтьбиографик очерклар сериясендәге китаплардан бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый ул. Әмма безнең игътибарны әсәрнең исеме һәм аның авторы тартты. Муса Җәлил!.. Бу исем хәзер миллионлаган совет укучыларына яхшы таныш. Аның патриотик шигырьләре төрле телләрдә яңгырый. Укучылар герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында күбрәк белергә теләүләрен әйтеп, вакытында язучылар һәм тәнкыйтьчеләр исеменә хатлар да язганнар иде. һәм менә, күп милләтле укучыларның теләкләрен күздә тотып, Мәскәүдә рус телендә чыгарылган шундый китапларның берсе — безнең алдыбызда. Бу — Роберт Бикмөхәммәтовның «Муса Җәлил» исемле китабы \ Тәнкыйтьченең, яшь әдәбиятчының беренче китабы. Роберт Бикмөхәммәтов әдәби тәнкыйть белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган елларында ук кызыксына башлады. Шул елларда ук аның татар совет язучылары иҗатын тикшерүгә багышланган беренче мәкаләләре университет һәм республика газеталарында басылып чыкты. Университетны тәмамлаганнан соң, Роберт Бикмөхәммәтов Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтының аспирантурасына укырга керде. Анда да ул татар әдәбияты мәсьәләләрен өйрәнүен дәвам итте һәм 1955 елның декабренда институтның Гыйльми советы утырышында Муса Җәлилнең иҗат юлын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклауга иреште. Күренекле рус галимнәре яшь әдәбиятчының бу хезмәтенә бик уңай бәя бирделәр. «/Муса Җәлил»— шул рәвешчә, яшь авторның татар әдәбиятын һәм ДАуса Җәлил иҗатын берничә еллар буе эзлекле рәвештә фәнни өйрәнүе нәтиҗәсе буларак туган беренче җитди эше. Бу хезмәтне укыганнан соң авторның, беренче мәкаләләре белән чагыштырганда, шактый нык үскәнлеге, әдәби сиземләве үткенләнгәне, культурасы, эрудициясе күп артканлыгы күзгә ташлана. Композицион яктан китап бик гади. Үзенең төзелешендә игътибарны җәлеп итәрлек әллә ни яңалык юк. Бикмөхәммәтовның игътибар үзәгендә— Муса Җәлилнең иҗат юлы; иҗатының да билгеле бер тармагы— 1 Р. Бикмөхәммәтов. «М уса Җ ә л и л>. Мәскәү. «Советский писатель» нәшрияты. 1957 ел. Рус телендә. 157 бит. Бәясе 2 сум 80 тиен. 116 поэзиясе. Шуңа да автор шагыйрьнең тормыш юлына киң тукталмый. Биографик моментлар теге яки бу әсәрне, чорны тулыландыру өчен фон буларак кына алына. Беренче бүлектә Җәлилнең башлангыч иҗат чоры—20 иче еллардагы шигырьләре турында сүз бара. Икенче бүлектә шагыйрьнең 30—40 нчы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм поэмалары тикшерелә. Җәлилнең Моабит циклы шигырьләренә анализга бик табигый .рәвештә зур игътибар бирелә. Бу нәрсә китапның күләмендә дә күренә. Соңгы өч бүлектә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында язылган шигырьләре тикшерелә. Муса Җәлилнең беренче әсәрләреннән алып, фашист тоткынлыгында туган соңгы шигырьләренә кадәр булган үсү юлын, дөньяга карашының, әдәби осталыгының камилләшә баруын автор ышандырырлык итеп ачуга ирешкән. Шулай да китапта композицион бөтенлек беркадәр аксый кебек. Бу бигрәк тә шагыйрьнең башлангыч иҗат чорын артык йөгеребрәк, ашыгыбрак тикшерүдә, сугышка кадәр булган бай иҗатын һәм поэзиядән башка өлкәдәге әдәби-иҗ- тимагый эшчәнлеген тикшерүгә чагыштырмача азрак урын бирүдә күренә. Композицион бөтенлеккә һәм тулылыкка ирешүдә китапның кечкенә күләмле булуы да комачауламый калмаган, билгеле. Шулай да китапның күләме һәм жанрының (тән- кыйть-биографик очерк) мөмкинлекләре сыйдырган кадәр автор үз бурычын яхшы итеп үтәп чыккан: китап герой шагыйрьнең иҗаты турында дулкынланып укырлык, тирән эчтәлекле. Китапның укучы өчен кызыклы булуының һәм үзенә тартуының «сере» аның Муса Җәлил турында язылуында гына түгел; Бикмөхәммәтов шагыйрьнең иҗат юлы турында мавыктыргыч, җанлы итеп язуга ирешкән. Китапта җанны өшетә торган коры академик стиль, ялган фәннилек юк. Автор битараф җансыз тикшерүче, фактларны теркәп баручы регистратор да түгел: аның Җәлилгә булган мәхәббәте, хөрмәте сизелеп тора, үз карашлары, үз дулкынлануы бар, шул карашларын үткәрүгә, дәлилләргә омтылуы һәм ышандырырга тырышуы бар. Автор язу материалына ярашлы стиль таба алган. Тәнкыйтьченең уңышлы эзләнүләре менә шунда ачык күренәләр дә инде. Очеркта дәртлелек, романтик пафос көчле. Укучыны тәнкыйтьченең эмоциональ рухлы җөмләләре, образлы чагыштырулары үзенә тарта, яшәү, тормыш, сугыш, әдәбиятның, язучының роле һ. б. турындагы фәлсәфи фикерләүләре уйландыра, милли х үзенчәлек, эчтәлек һәм форма, тра- ‘ дицион образлар, новаторлык турындагы уйланулары үз эченә алып кереп китә. Шагыйрь иҗатын җентекләп, яратып тикшерү, әдәбият законнарын һәм үзенчәлекләрен яхшы белеп эш итү, әдәби әсәрнең үзенә хас нечкәлекләрен аңлау һәм аны укучыга күрсәтә белү, татар, рус, көнбатыш, көнчыгыш әдәбияты тарихы буенча шактый бай эрудициягә ия булу, әдәби мирасны Муса Җәлил иҗатын тикшерүдә кирәк урында урынлы куллана белү авторның фәнни яктан шактый хәзерлекле булуы турында сөйли. Китапта фәнни тикшерүченең осталыгы, тикшерү методлары белән тәнкыйтьченең язу манерасы, сугыш- чанлыгы һәм җанлылыгы бергә кушылган дисәк, ялгышмабыз. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, Муса Җәлилнең поэзиясе, аның иҗат юлы әдәбиятның үткән бер тарихи чоры булып кына түгел, ә бүген дә яши һәм дулкынландыра торган поэзия булып, бүгенге көн һәм әдәбият белән якыннан бәйләнгән иҗат булып күз алдына баса. Авторның хәзерге әдәбият белеме, эстетика фәне казанышларын файдаланып, бүгенге әдәбият өчен дә кызыклы булган күп иҗат мәсьәләләрен күтәрүе тәнкыйть китабының да заман сулышы белән сулавына алып килгән. Тәнкыйтьченең Муса Җәлил әсәрләренең художество үзенчәлекләрен, поэтик нечкәлекләрен тикшерү буенча булган уңышын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Әдәби әсәрнең эчтәле- I ген һәм формасын билгеле бер берлектә карау осталыгына ирешү безнең әдәбият белеме һәм тәнкыйте алдында торган иң әһәмиятле, шул ук 117 вакытта авыр бурычларның берсе. Бикмөхәммәтов бу өлкәдә уңышлы адымнар ясый. Ул әдәби әсәрнең, лирик шигырьнең яки поэманың идея- тематик эчтәлеген сөйләп чыгу белән генә чикләнми, ә әсәрнең образлы тукымасына үтеп кереп, шигырь компонентларын җентекләп тикшерергә, жанр үзенчәлекләренә нык игътибар итәргә, башка әсәрләр белән дә чагыштырырга, язучының әдәби карашларының үсүенә дә тукталырга тырыша. Болар барысы да әсәрнең идея- тематик эчтәлеген, аның үзенчәлеген тагын да тирәнрәк ачарга ярдәм итәләр. Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләренә һәм «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек поэмаларына ясаган анализлар бу яктан аеруча аерылып торалар. Күрәсең, бу чорның әсәрләрен тәнкыйтьче аеруча зур мәхәббәт һәм тырышлык белән тикшергән. Бу бүлекләрне укыганда, үзенчәлекле әдәби, фәлсәфи уйланулар, шагыйрьнең оста тотып алынган поэтик үзенчәлекләре, беренче карашка әһәмиятсез күренгән, ә «шигырь механизмында» язучы максатын ачуда зур роль уйнаган һәм шуңа да тәнкыйтьче тикшерүендә бөтенләй башкача яктырып киткән сүзләр, детальләр еш очрый. Тик безне тәнкыйтьченең «Авыру комсомолец» поэмасына биргән бәясе канәгатьләндереп җиткерми. Р. Бикмөхәммәтов бу поэманы (аның беренче һәм соңгы вариантын да) шагыйрьнең уңышсыз язылган, элекке әдәби укышларыннан артка чигенүен күрсәткән әсәре дип саный; художество эшләнеше ягыннан натуралистик, схематик поэма дип карый. Тәнкыйтьче поэманың идея эчтәлеген, сюжетын да бик тарайтып, 1912 елгы Лена вакыйгаларына багышланган әсәр дип кенә аңлата (19 бит). Бу поэма шагыйрь'иҗатында тематик ачыш кына ясады дип карау да. безнеңчә, дөрес түгел. Әлбәттә, «Авыру комсомолец» поэмасының да, аның соңгы варианты «Үткән юллар»ның да, сәнгатьчә осталык ягыннан караганда, кимчелекләре бар. Автор аларны үзе дә күргән һәм ул кимчелекләрне бетерү өстендә туктаусыз эшләгән. Әмма шунысы да бәхәссез, «Үткән юллар» поэмасы Җәлилнең идея-художество ягыннан үсүен, схематизмнан котыла баруын күрсәткән, 20 нче еллардагы татар совет поэзиясендә эпик нигезнең ныгуын, көчәюен сөйләгән әсәр булды. Ул шагыйрьнең әдәби яктан тагын бер адым алга атлавын раслады. Анда шагыйрьнең яңа поэтик уңышларын күрергә мөмкин, шулай ук анда аның яңа кимчелекләре, каршылыклары бар. Поэма, тәнкыйтьче уйлаганга караганда да, катлаулырак төзелгән, тирәнрәк уйланылган. Гомумән, китапның «Юлның башлануы» дип исемләнгән, шагыйрьнең башлангыч иҗатын тикшерүгә багышланган бүлегендә шагыйрьнең үсеш мәсьәләләренә караган башка моментлар да бәхәс уята. Яшь шагыйрьнең эчке үсешен, эстетик карашларының формалашуын, шигырьләренең туу тарихларын тирәнрәк ачылганны күрәсе килә. Бу бүлектә әдәби мирасны өйрәнү, йогынтылар мәсьәләсе дә, безнеңчә, беркадәр җиңелрәк чишелгән. Китап буенча М. Җәлил үзенең баштагы чор иҗатында туктаусыз бер тәэсирдән икенче шагыйрь тәэсиренә, бер әдәбияттан икенче әдәбият йогынтысына күчеп йөри торган, үз җирлегеннән, мо- хитеннән, дөньяга карашыннан аерылган шагыйрь кебек булып чыга. Бу кимчелекләрен автор үзе дә белгән кебек, башка бүлекләргә күчү белән конкрет әсәргә, шагыйрьнең эстетик карашларына игътибарны көчәйтә; үзенең фикерләрен дәлилләр белән раслап, теоретик яктан нигезләп бара. Өстәвенә, анализ процессында бөтен әдәбият үсеше өчен әһәмиятле булган аерым иҗат проблемаларын да күтәрә. Мәсәлән, автор Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры лирикасы материалында халык һәм шагыйрь бердәмлеге, лирик шигырьдә композицион осталык, традицион образларны әдәби әсәрдә куллану кебек специфик әдәби мәсьәләләр белән бергә, халыкчанлык, социалистик эчтәлек һәм милли форма кебек теоретик мәсьәләләргә киң генә кагыла, һәм шунысы яхшы — автор төрле теорияләргә сукырларча иярми, ае- 118 рым мәсьәләләр буенча үзенчәлекле фикер йөртә. Бикмөхәммәтовның традицион образларны әдәби әсәрдә куллану буенча булган күзәтүләре дә шактый үзенчәлекле һәм кызыклы. Тәнкыйтьчемен шундый үзенчәлекле анализын кызыксынып укып барганда аратирә уйланып бетмәгән, бәхәс уята торган моментлар да, кызганычка каршы, очрап куя. Мәсәлән, «Кандала» шигыренең эчтәлеге, аның поэтик үзенчәлекләре оста гына тик- шерелгәш Автор шулай әйбәт кенә тикшереп бара да, шигырьнең рифма төзелешенә килеп җиткәч, Җәлил үзенчәлеген тагын да күрсәтү өчен булса кирәк, «татар шигырь төзелешендә тулы рифмалашу юк» дигән үтә хата фикер әйтеп куя. Европа халыклары әдәбиятыннан үзгә буларак, көнчыгыш халыкларының әдәбиятлары (автор бу әдәбиятларга Кытай, һиндстан әдәбиятларын да кертә) әле формалашып җитмәгән, яшь әдәбият дигән фикер белән дә килешеп булмый. Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» әсәренә бирелгән бәя дә бәхәс уята. Бу урында Җәлил шигыре белән Мөдәррис шигырен бер- берсенә каршы куеп, аларны язылу жирлегеннән аерып тикшерү, әлбәттә, урынсыз. Әмма күңелне тырный торган мондый урыннар китапта аз очрый. Яхшы язылган әдәби китапларны укыганда, гадәттә, күңелдә рәхәт бер тойгы уянучан була. Әсәрдәге геройлар синең якын белгән танышларың булып китәләр, тормышның теге яки бу ягы турында фикер уяталар. Роберт Бикмөхәммәтовның «/Муса Җәлил» исемле китабын укып чыкканнан соң да күңелдә шундый матур хис кала. Язучының тормышы һәм әсәрләре турында тагын да күбрәк, тулырак беләсе килә башлый. Китап шагыйрьнең язмышы, әсәрләренең «сихри» тәэсир итү көче турында гына түгел, язучының, совет кешесенең тормыштагы урыны, туган ил һәм халык каршындагы бурычлары турында да уйландыра. Муса Җәлил укучыга тагын да ныграк якыная, моңарчы билгеле булмаган яклары белән тагын да ныграк ачылып китә. Китапның шундый тәэсирләндерү көченә ия булуы, укучыга яңалык ачуы авторның тәнкыйтьтә әдәби осталык буенча һичшиксез уңышка ирешүе турында сөйли. Хәлбуки, Р. 27 «Кара алтын илендә». Төзүчесе Г. Ахунов. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1958 ел. 132 бит. Бәясе 3 сум 10 тиен. Бикмөхәммәтовның китабы проза да, шигырь дә, драма да түгел, ә шагыйрь турында язылган тән- кыйть-биографик очерк. Беренче карашка әдәби әсәргә карата әйтелә торган укучыга эстетик тәэсир итү таләбен тәнкыйть әсәрендә куллану < гаҗәбрәк тә тоела. Ә бу — бик табигый хәл. Тәнкыйть тә бит укучылар өчен языла. Шуңа да ул аларны игътибарсыз калдырырга, үзеннән этәрергә тиеш түгел, ә сәнгать әсәре кебек дулкынландырырга, уйландырырга, кызыксындырырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, тәнкыйтьчедән зур осталык сорала. Роберт Бикмөхәммә- тов тәнкыйтьтә осталык мәсьәләләренә нык игътибар итә торган, бу өлкәдә тырышып эзләнә һәм үсә торган яшь тәнкыйтьчеләребезнең берсе. Яшь авторның соңгы вакытларда Мәскәүдә чыккан «СССР халыклары әдәбияты» исемле җыентыкта Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтен, «Дружба народов» журналында Галимҗан Ибраһимов- ның «Тирән тамырлар» романы турындагы мәкаләсен укыгач, бу фикер тагы да ныгый, тәнкыйтьченең үсә баруы, эзләнүләренең уңышлы дәвам итүе шатландыра.