ТЕМАНЫ ТИРӘНРӘК ҮЗЛӘШТЕРҮ ЮЛЫНДА
Художник Лотфулла Фәтта- ховның «Әни күрмәгән арада» дигән картинасы бар. Әллә ни зур түгел ул. Әгәр художникның «Сабан туе», «Игеннәр өлгерде» һәм «Татарстан АССРын төзү турындагы декретка кул кую» дигән картиналары белән бер залга куйсалар, сез, ихтимал, башта аны бөтенләй күрми дә үтәр идегез. Үзенең бәләкәйлеге белән генә түгел, бәлки темасының гадилеге белән дә ул тәмам югалып калырлык. Шулай да бу бик үзенчәлекле художник турындагы сүзне нәкъ менә шул бәләкәй картинадан, бөтенләй этюд кына дип әйтерлек эштән башлыйсы килә. Берәр әдип белән танышырга уйласалар, аның әсәрләрен укып чыгалар. Әдипнең әсәрләре арасында калын-калын томнар да, озын-озын пьесалар да, кечкенә генә хикәяләр дә була. Кайчакны әһәмияте ягыннан алганда шул әдипнең теге яки бу калын романы белән һич тә тиңләштерергә мөмкин булмаган кечкенә генә бер хикәясе җанга ягымлылыгы, йөрәккә ятышлыгы, җылылыгы, самимилеге, авторның интонациясе гаҗәп рәвештә эчкерсез саф булуы белән сезне кинәт таңга калдыра. Әдип тышкы кыяфәтләре белән дә, профессияләре белән дә үзенә чак кына да охшамаган кешеләр хакында яза, ләкин сез шул хикәя әдипнең җаны һәм йөрәгенең автопортреты икәнен, шул хикәядә бу әдипкә хас булган иң яхшы сыйфатларның күбесе бик матур рәвештә бергә тупланганын сизәсез... Үтә нәфис һәм лирик булган, йөрәк җылысы һәм эчкерсез ягымлы бер елмаю белән тулган бу кечкенә генә картина да миңа әнә нәкъ шундый әсәр булып тоела. Иртә килгән яз башы. Кар инде ашалып, караеп килә. Әле шәрә булган тал кәүсәләреннән зәңгәрсу күләгәләр төшкән. Картинаның алгы планында* кар суы җәелеп ята. һәм менә шул суның уртасында муенына кызыл шарф ураган бер нәни малай чүгәләгән. Икенче бер малай аңа бик кызыксынып карап тора, ләкин әлеге нәни малай аның барлыгын да сизми. Ул бөтен дөньясын онытып, бирелеп нидер эшлн, безгә аркасы белән торганга күрәбез аның ни эшләгәнен күрмибез, әмма аның бөтен кыяфәте, башының бер якка чак кына бөгелеп торуы, резинка белән асылган һәм очы суга тиеп торган бияләйләре — барысы- барысы малайның чыраен күз алдына китереп бастыра. Шушы бик гади генә күренешне сурәтләүдәге җан җылылыгында,художникның күзәтү көчендә һәм картинаның бик уңышлы табылган исеменә үтә ярашып торган җылы юморда тормыш хакыйкате һәм шуның белән бергә фәкать Фәттаховка гына хас булган күзәтә белү осталыгы ярылып ята. Менә шул мәгънәдә алганда бу картинаның «автопортретлылыгы» турында сөйләргә мөмкин: картинага карыйсың — һәм, художникның үзен, аның чыраен күргәндәй, җырга охшаган тавышын ишеткәндәй буласың. Әгәр хәтеремә урнашып калган бер иртә исемә Х 87 төшмәсә, шушы картина белән аның авторы арасындагы бердәмлекне тою миндә ул тикле көчле дә булмас иде. Без ул нртәне Фәттахов белән аның мастерскоенда сөйләшеп утырдык. Сүз аның балачагы, беренче адымнары турында барды. Художник җиңелчә юмор беләнрәк сөйләде. Шунда ук өстәлдә «Әни күрмәгән арада» дигән картинаның репродукциясе ята иде. Художникның сөйләгәнен тыңлаган хәлдә, мин ихтыя р с ызд а н картинага к а р а п-к а - pan куя идем, һәм кинәт шул эчке бердәмлек мине гаҗәпләндерде, гәптәшемнең сөйләвеннән туган тәэссө- рат картинадан туган тәэссөрат белән якынайды, берләште, чөнки картинада да, Лотфулланың сүзләрендә дә дөньяны бер төсле үк күзаллау гәүдәләнә: аларның икесендә дә бердәй игътибарлы, акыллы һәм кайчакмы ягымлы елмаюлы күзаллау гәүдәләнә иде. Ләкин мастерскойдагы бу сөйләшү хәтергә ул ягы белән генә сеңеп калмады. Художник сүзгә бик саран булса да, ул сөйләгән нәрсә күз алдында бик образлы һәм рельфлы булып, берничә штрих белән сызып кына ташланган рәсемнәр теземе булып гәүдәләнә иде. ...Алтынчы классны тәмамлагач, унөч яшьлек Лотфуллага авыл бик тар тоела. Балалык романтикасы җиле аны авылдан китәргә чакыра. Казан шәһәре дигән гөрләп, кайнап торган билгесез дөнья аиы үзенә тарта. Көннәрнең берендә Лотфулла Казанга юнәлә. Ул җәяүләп китә. Казанда ничек яшәү мәсьәләсе Лотфулланы әллә ни борчымый: унөч яшьлек малай Казандагы пионер газетасында языша торган була инде. Анда Лотфулланың шигырьләрен, хикәяләрен, хәбәрләрен, рәсемнәрен яхшы кабул итәләр, хәтта алар өчен акча да түлиләр. Ә унөч яшьлек малайга күп кирәкмени? Казанда Лотфулла җиденче класска укырга керә һәм үзе укыган мәктәптә үк кунып яши. Бу 1935 елның көзенә тикле шулай дәвам итә, ә көзен Лотфулланы Казанның художество мәктәбенә кабул итәләр. Ул Абдуллиннан, аннан соң Вәлиуллин- нан дәрес ала. Вәлиуллин... Бу фамилия сезгә бернәрсә дә сөйләмиме? Ә Фәттахов һәм Якупов аны бөтен гомерләренә сакланып калган соклану белән ка» батлыйлар һәм бу аңлашыла да. Шундый хәлне күз алдыгызга китерегез: сез, Фәттахов һәм Якупов белән бергә, художество мәктәбенең дүртенче курсына күчтегез, ди. һәм кинәт сезнең курсыгызга яңа укытучы керә. Ул яшь, җитез, сәләтле егет, әле генә Ленинградтагы художество академиясен тәмамлап кайткан. Ул укытучы гаҗәп энергияле кеше булып чыга һәм кемгә, нәрсәгә 1енә кагылмасын, шуңа аның энергиясе йога. Вәлиуллинны Художниклар союзы председателе итеп сайлыйлар һәм союз бөтенләй үзгәрә. .Мәктәпкә килү белән мәктәп үзгәрә. Өлкән курста укучыларга кагылуы белән аларның элек тын гына, салмак кына аккан тормышы үзгәрә... Хәзер мәктәпнең мастерское кайный башлый: Вәлиуллин укучылар белән бергә эшли, аларга берсе икенчесеннән мавыктыргычрак йөкләмәләр бирә. Композиция өстендә эшләүгә һәм натурадан рәсем ясауга Вәлиуллин аеруча игътибар итә. Алар бик зур киеренкелек белән эшлиләр. Мавыктыргыч өйрәнү бар кешене дә үзенә ияртә. Башка эшкә бер генә минут вакыт та калмый, һәм диплом эшенә тотынырга гына кирәк булганда, Лотфулланың да, башка күп кенә укучыларның да диплом эшләре инде тәмамланган булып чыга. һәм бу бик вакытлы да була. Ак финнарга каршы сугыш башлангач, укучылар үзләре теләп Кызыл армия сафына киткәндә, бу эскизларны диплом эше итеп кабул итәләр. Сугыш тиздән тәмамлана, ләкин һаман да киеренкелек, куркыныч кала әле. 1940 елның җәе җитә. Газеталарда дипломатларның елмаеп бер-берсенең кулларын кысып торган фоторәсемнәре урнаштырыла; ләкин алар газеталарда артык еш урнаштырыла һәм елмаюлар да артык киеренке була инде. Аида, Көнбатышта, сугыш янгыны кабынган 88 була инде — тиздән ул янгынның утлы давылга әйләнәсен күңел сизенә, һәммә нәрсә шуны белдереп тора... Әзерлек бара, давыл якынлашып килә. Дошман басып кергән һәм бөтен халкы үлеп беткән кебек тоелган шәһәрләрнең буш урамнарында фашист солдатларының авыр аяк тавышлары яңгырый. Шул ук вакытта бергә кушылган Украина, азат ителгән Бессарабия халыкларының бәйрәм тантанасы гаҗәп бер контраст булып гөрли... Азатлык алып килгән совет солдатларына халык чәчәкләр яудыра. Фәттахов шул чәчәкләр яңгырын үзе күреп бара, чөнки бу якларга азатлык алып килгән Совет Армиясе частьлары авангардында Фәттахов хезмәт итә торган дивизия бара. Аннан соң дивизияне Польшага, Германия белән чиктәш урынга озаталар. Беркөнне солдатлар урманда «Суворов» фильмын карыйлар. Киноаппаратның нәрсәседер көйсезләнә һәм картинаны күрсәтү озакка сузыла. Фильм тәмамланганда таң ата башлаган була инде. Лотфулла кайтып чишенеп йокысына ятуы була — һич көтмәгәндә дәһшәтле хәл башлана. Ул палаткадан атылып тышка ташлана һәм күзенә беренче күренгән нәрсә — бик түбән очып узган кара «Юнкерс» була. Аның тәреләр төшерелгән кара канатлары бөтен күк йөзен каплый төсле тоела... Шулай итеп сугыш башланып китә. Аннан соң сугыштан да дәһшәтлерәк хәл була. Концлагерьлар, кеше түзмәслек газаплар, кешелек сыйфатларын бетерүгә юнәлтелгән бөтен бер система, һәм барысыннан да дәһшәтлерәк булган үлем лагере Линген... Шулай дүрт ел чамасы вакыт уза. Аннан соң Лотфулла кача һәм фашистик Рейх тарафдарларының паникага бирелеп Көнбатышка агылган ташкыны аркылы фронт аша Көнчыгышка, туган ил ягына омтыла. Ниһаять, ике качкын Эльбага килеп җитәләр. Күпердә сакчы тора. Ул безнең солдат булып чыга. * * :>• Лотфулла иҗатка, сәнгатькә, башында туган образларны сурәтләүгә гаҗәп сусап кайта. Бер караганда образ тәмам оешып җиткән, күз алдында тора, күңелдә яши кебек үк... Ул образ менә-менә киндердә гәүдәләнә кебек... Ләкин юк. Киндердә гәүдәләнгән нәрсә — сурәтләргә теләгән нәрсәнең бары тик күләгәсе генә икән әле. Машиналь бер хәрәкәт белән пачкадан папирос суырып алына һәм, нервланып сытылып, почмакка ыргытыла. Берничә минуттан палитраның да шунда ук очуы мөмкин. Ләкин тагын ярты сәгать үтә һәм художник тагын киндере янына килә. Уңышсыз ясалган детальне бик тырышып кырып ташлагач, ул бик бирелеп шул ук урынны яңадан эшли. Менә тапты шикелле. Яхшы. Туктарга була. Ләкин тагы да яхшырак ясыйсы килә... һәм ул, әлбәттә, түзми, боза, сыза. Барысына да яңа баштан тотынырга кирәк хәзер аңа... һәрбер картина өстендә эшләгәндә шундый очынулар һәм күңел төшүләр әллә нихәтле була. Ә инде тырыша-тырмаша торгач, эше барып чыкса, художник үзендә зур бер иҗади канәгатьләнү тоя. Хәрби хезмәттә, әсирлектә һәм яңадан армиядә үткән алты ел эчендә күңелдә нихәтле тәэссөратлар, тойгылар тупланган—алар бит бары да бәреп чыгарга торалар. Ә биредә яңа тәэссөратлар өстәлә. Казан... Анда яшәгән чагында Лотфулла Казанны күрми йөргән икән. Күп еллар буе аерылып торганнан соң, Лотфулла хәзер шәһәрнең үзе белән сөйләшә башлаганын тоя. Казанның һәрбер ташы тарих белән, биредә яшәгән зур кешеләр белән бәйләнгән бит. Университетның шушы портигы астыннан һәр көнне аксыл чәчле егет — Владимир Ульянов үткән. Менә шушы Казанка елгасына гаҗәп тере кыяфәтле һәм чак кына гарәпкә охшаган, кара чәчле шагыйрь уйланып карап торган — ул шушы шәһәрдә «Пугачев бунты тарихы»на материал җыйган. Биредә Бауман туган. Биредә Киров яшәгән. Менә бу йортта Маяковский 89 шигырь укыган. Ә Горький! Бу урамнар һәм йортлар бик күп нәрсәләрне сөйли алалар. Бары тик художник алармы тыңлый белергә генә өйрәнсен... Ә Лотфулла тыңлый белә ул. Шулай да... Чын художник ул алай тиз генә бар нәрсәгә дә ирешә алмый. Яшь художник Лотфулла белән дә шулай була. Аның йөрәк җыры бәреп чыгарга омтыла, чыктымы — бик гади, хәтта бик тонык нәрсә булып кала. Теләк, дәрт гаҗәп зур, көч ташып тора, ә менә осталык җитми. Лотфулланың беренче башлап ясаган картинасы «Авылда 9 май көне» дип атала. Бу картина хәзер Чистай музе е н д а саклана. Композициясе ягыннан бик йомшак, рәсем эшләү ягыннан шактый тупас булган һәм кыюсыз гына ясалган бу картинасын художник шулай да ярата, шуның өстенә бу картина караучыны да ничектер тукталырга мәҗбүр итә. Нигә алай дип уйлана башласаң, сәбәбе дә ачыла. Картина чын күңелдән ясалган. Художникка татар авылы һәм авылда Җиңү бәйрәменә катнашкан һәрбер образ гаҗәп якын һәм кадерле икәне әллә кайдан сизелеп тора. Шунысы кызык: картинаның композициясе бик чуар, беркадәр буталчыграк булуы, хәтта, үзе үк аның бер өстенлеге төсле тоела, чөнки шул чуарлыкта татар авылы тормышының милли үзенчәлеген белүнең бер кисәге ята һәм шул хәл үзе инде караучыны картинага җәлеп итә дә. Бер елдан соң Лотфулла яшь Горький образын сурәтләгән өч картина ясый. Алар хәзер Казандагы М. Горький музеенда сакланалар. Шунда ук аның «А. С. Пушкин Пугачев туктап торган урында» дигән картинасы да саклана. Ул картиналарны уңышлы эшләр дип булмаса да, алар художникның Казанга кайткач дулкынланып иҗат итәргә керешкән эшләре булу ягыннан билгеле бер дәрәҗәдә әһәмият- леләр. Фәттахов тарихи темаларга мөрәҗәгать итә башлый. Ләкин ул тема аңа бирелми, ул әле күптән түгел генә үз башыннан үткән, үзе кичергән, үзе катнашкан, үз күзе белән күргән җанлы тормышны күп өлеш үткенрәк тоя. Бер эпизод художникның хәтеренә аерата нык урнашып калган. 1940 елның җәендә аларның часте Көнбатыш Украинадан бара. Бесса- рабиягә керер алдыннан гына привал ясыйлар. Копытица авылы янында алар урман эчендә тукталалар. Караңгы төшеп килә. Кемдер «Ой ты, Галя, Галя молодая...» дип җырлап җибәрә. Икенче берәү җырны күтәреп ала... һәм җыр агыла башлый. Җыр тавышына авылдан берәм-берәм дә, төркем-төркем дә булып кызлар җыела. Егетләр дә килеп чыга. Тиздән бөтен урман җырларга керешә. Бар кеше дә, солдатлар да, командирлар да, егетләр дә, кызлар да җырлый, һәм разведка ротасы солдаты Фәттахов гаҗәпләнеп: «Менә сугышка барабыз, ә тормыш кайнап тора, нинди рәхәт үзе!» — дип уйлый. Тормыш үзе!.. Нинди рәхәт үзе!.. Сугыш инде артта калгач шул хәлне картинада сурәтлисе килә. Ерак үткәндәге шул сугыш алды кичендә йөрәккә сеңеп калган нәрсәне генә түгел, бәлки сугышны кичергән кешеләрдәге ничектер тагы да йөрәклерәк һәм җитдирәк булып киткән искиткеч яшәү шатлыгын, бөтенләй яңа булган матурлык тойгысын сурәтлисе килә. Ниһаять, аларның барысына тагын бер тойгы — Фәт- таховка гаҗәп якын һәм таныш булган тойгы — туган илне сагыну тойгысы өстәлә. Чыннан да, үз гаскәрләребез белән кавышканнан соң ул бер елдан артык Совет Армиясе сафында — гитлерчылардан азат ителгән Чехословакия белән Венгрия территориясендә торган частьта хезмәт итә һәм шул чакта туган илне сагыну тойгысын аеруча көчле сизә. Менә шул тойгы, беренчесенә өстәлеп, аны тагы да баета һәм нәтиҗәдә «Туган ил турында җыр» дигән картина туа. Кич булып килә. Калку бер урында совет сугышчылары җыелганнар. Күк фонында алар бик ачык күренәләр. Ә аста, калкулык төбендә, чик 90 сез ялан, тынычлыкка чумган киңлек җәелеп ята. Бары тик еракта караеп торган саргылт-кара тәреле ватык танк кына сугышның артта калганын искә төшерә. Тынычлык. Кичке пейзажда җәелгән тынлык, калкулыкта ял итә торган сугышчыларның тыныч позалары, аларның ягымлы йөзләре, хәтта чит илдә сагышка бирелгән кешеләрнең чак кына сизелә торган моңсулыгы — болар барысы да тынычлык урнашу турында сөйлиләр, һәм алар барысы да пейзажның музыкалылыгын да һәм күләгәләрнең бик оста табылган ритмын да шундый сизелә торган итеп гәүдәләндерә алган җырга, мелодиягә салынган булса кирәк. Бу ритм ничектер картинаның уртасында туа да, ярым яткан сугышчының гәүдәсенә йомшак кына кагылып үтә һәм аннан соң җырлаучыны көчле һәм үткен кабатлану белән аерып алып күрсәтә, аның артында басып торган икенче бер сугышчыга акцент ясый һәм сугышчылар группасын түгәрәкләп торган гармоньчы силуэтында киеренкелеген йомшата. Бу ритм җырның мелодиясе кебек яңгырый. Художникның иң поэтик әсәрләреннән берсе булган бу картинаның эмоциональ төзелешен нәкъ шул мелодия билгели дә. Менә шул картинаны ясаганнан сон гына Фәттахов чын художник булып китә инде. Бу картинаны Бөтенсоюз күргәзмәсенә кабул итәләр. Фәттаховны Художниклар союзына алалар. Иптәшенең уңышына бигрәк тә Харис Якупов шатлана: аларны чирек гасыр элек башланган күп еллык дуслык бәйли бит. Алар мәктәптә 7 класста бергә укыйлар. Бергә художество мәктәбенә керәләр. Ак финнарга каршы сугыш барганда үзләре теләп бергә фронтка китәләр. Татарстан республикасының утыз еллыгын бәйрәм итәргә хәзерлек башлангач Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул кую моментын сурәтли торган картинаны ясауны аларның икесенә тапшыралар. Алар Мәскәүгә ниндидер бер киңәшмәгә киләләр. Гостиницада урын бул м ы й. Алар н ы « В секоохуд ож 11 и к» бинасында урындыклар өстендә йокларга урнаштыралар. Яшь художникларның моңа исләре китми, аларның болай бик рәхәтләнеп йоклаганнары була инде. Ләкин бу юлы алар йоклый алмыйлар. Вакыт уза, ә аларның өстендә бик зур бурыч тора бит әле. Картинада кай җирне күрсәтү мәсьәләсе аз гына да авырлык тудырмый, Ленинның Кремльдәге кабинетын күрсәтергә кирәк икәне аермачык бит. Мәсьәләнең икенче ягы катлаулы: картинада кемнәрне күрсәтергә? Ленин, Сталин, Калинин, тагын кем? Картинада шул декрет үзләренең язмышын хәл иткән кешеләрне: эшче белән крестьянны, фронтовик белән интеллигентны һәм Октябрь азат иткән татар хатыны образын күрсәтергә кирәк... Бу төнне Фәттахов белән Якупов бик озак уйланалар һәм сөйләшәләр. Шул төннән соң эш тә башлана. Икенче көнне Ленин музеена килгән кешеләр айда сәер бер күренешнең шаһиты булалар: музейда күрсәтелә торган Ленин кабинеты ишеге төбендә ике яшь егет ни турындадыр бик кызу сөйләшәләр. Әледән-әле алар бәхәсләшә башлыйлар һәм шул чакны: — Шунда!.. — Юк, анда түгел!.. — дигән сүзләр ишетелә. Аннан соң Фәттахов белән Якупов урамга чыгалар. Узып баручыларга бәреләсугыла, алар «Всекоохудож- иик»ка ■ йөгерәләр һәм, тиз-тиз генә чишенеп, пумалаларына тотыналар. Алар музейда картинада күрсәтелергә тиешле кешеләрне хәтердән генә тиешле урыннарга утырталар, ә мастерскойда — әлеге «Всекооху- дожник» бүлмәсендә — уйлаган нәрсәләрен эскизга төшерәләр. Аннан соң картиналардан рәсемнәрне киндергә күчерәләр, картинаның композициясе ачыклана башлый. Мәсәлән, менә бу эскиз нинди уңышлы. Уртада — Ленин. Ул картинаның уртасында — өстәл янында утыра. Шунда утырышкан делегация членнары да ярыйсы гына сурәтләнә кебек... 91 Ләкин шул чакны аек фикер үзенекен әйтә: — Алан ясаганнар инде, — ди. — Кем ясаган? — Грабарь картинасын искә төшерегез. — Менә шулай бәла өстенә бәла чыкты да торды, — дип исенә төшерә Фәттахов: — барып чыкты дигәндә генә, кемнеңдер картинасына барып төртелми калмый идек. Эскиз я Финогентов композициясен хәтер- .ләтә, я Грабарьны искә төшерә. Тешебезне кысып, тагын эзләргә тотынабыз... Ниһаять, композиция табыла. Киндердә ясарга да була инде. Алар бик кызып эшкә керешәләр. Көч, дәрт ташып тора. Алар иртәнге 9 дан төнге 11 гә кадәр мастерскойдан чыкмый эшлиләр. Тамак ялгар өчен киткән 15—20 минут та кызганыч, әрәм тоела: алар тиз-тиз генә, аннаи-моннан гына капкалыйлар да тагын картинага тотыналар. Шулай өч ай эшлиләр. Нәтиҗәдә «Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул кую» дигән картина туа. Картина уңышлы чыга. Әлбәттә, аның бер дә җитешсезлекләре юк дип әйтү ялгыш булыр иде. Яшь худож инклар н ы ң ә л е тәҗр и бә л әре язлыгы да, шул елларда киң урын алган тантаналыкка бирелү дә үзен бу картинада нык кына сиздерә. Шулай да Татарстан художниклары шушы зур тарихи теманы ачуда тирәнлеге белән бу картинадан өстен булган бер картина да ясаганнары .юк әле. Бу картинаның композициясе кызык кына. Өстәл янында утырган Ленин фигурасы картинаның беренче өлешенә урнаштырылган булса да, композицион хәрәкәт шундый итеп оештырылган, тамашачының күзе әледән-әле мәгънәсе һәм композициясе ягыннан да картинаның үзәге булган Ильич образына әйләнеп кайта. Делегация членнары образларын сурәтләүдә дә художниклар зур уңышка ирешкәннәр: алардагы индивидуаль конкретлык һәм милли үзенчәлек барлык совет кешеләренә хас булган типик характерлар һәм сыйфатларны гәүдәләндерү белән яраштырылып бирелгән. «Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул кую» картинасы өчен Лотфулла Фәттахов белән Харис Якуповка 1951 елда Сталин премиясе бирелә. Ф * ■■■■ «...РСФСР художникларының отчет күргәзмәсендә фикер ягыннан җитлегүләре һәм оста башкарылулары белән куандыра торган әсәрләр очрады... Алар арасында иң элек Казан художнигы Л. Фәттаховның «Арыш» дигән картинасын күрсәтәсе килә. Бу картинада пейзаж хәрәкәт өчен «фон» булып кына калмый, бәлки бай уңышны сөйләп тора. Картина уңышны җыю алдындагы колхоз кырының кабатланмас матурлыгын, озакка сузылган киеренке хезмәтнең бай җимешләрен исәпли торган кыр батырларының шатлыгын сөйли. Ул батырлар — картинаның беренче планында сурәтләнгәннәр. Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган һәм, күрәсең, үз эшенең остасы да булган колхозчы бабайның фигурасы аеруча оста ясалган». «Иң элек» дип әйтү үзе генә дә инде картинага югары бәя бирелгәнне күрсәтә. Ул сүзләрнең «Литературная газета» битләрендә әйтелүе инде бәяне тагы да күтәрә. Чыннан да карагыз әле: иксезчиксез иген кыры диңгез кебек җәелеп киткән, җилдән аның чак-чак кына дулкынланып торуы әллә кайдан күренә. Иген кыры уртасына борылмалы тар гына авыл юлы сузылган. Ул юл дулкынланып утыра торган арыш диңгезе эчендәге утрауны хәтерләтә. Кояш нурына күмелгән кешеләр алтынланып җәелеп яткан иген кыры һәм алтынсу күк йөзе белән бер бөтенне тәшкил итәләр. Художник күкне өстән аз гына күрсәтә. Ул моны бик уйлап эшләгән: шуның аркасында картинаның композициясе озыная төшкән, кешеләрнең фигуралары эрерәк булып күренә, аларны тагы да мәгънәлерәк итә торган монументальлек көчәйгән, шуның белән бергә колхоз игененең муллы- 92 гы — композициянең образ орлыгы тагы да көчәйгән. Бу картинаны караганда ул әллә ни зур көч салмастан, җиңел генә ясалган төсле тоела башлый: ул шундый гади. Соң бу тормыш үзе ич: натурадан кара да яса, һәм картина әзер! Ләкин шулаймы соң ул? Әйдәгез, художникның лабораториясенә кереп, аның «кухня»сын карыйк. Лотфулла бу картина өчен ясаган дистәләрчә эскизларын, каралама рәсемнәрен, этюдларын бик саклык белән җыеп куйган. Менә шуларны күргәч гадилекнең нинди зур көч таләп иткәнлегенә ышанасың. Хәтта икенче дәрәҗәдәге деталь өчен дә художник аерым рәсемнәр, этюдлар ясаган. Комбайнерның ботинкасын бәйләвең беркем дә тикшермәсе билгеле булса да, художник аны әлбәттә белергә тиеш. Художник бар нәрсәне белергә тиеш. Инде картинаның иң әһәмиятле ягына — кешеләргә, аларның чыраена, кул хәрәкәтләренә, киемнәренең ничек җыерылып торуларына килсәк — картинаның һәрбер герое өчен уннарча этюд ясалган. Тормыш хакыйкатенең һәм бер караганда бер дә көч сорамаган кебек тоелган гадилекнең сере менә шунда да шул! Ә композицияне эзләгәндә художник күпме баш ваткан. Беренче эскизларда кешеләр картинаның уртасында торалар, күк югарырак, ә арыш түбәнрәк. Эскиздан эскизга күчә-күчә художник кешеләрне уң яккарак куя барган, арыш кыры үсә төшкән, ә күк йөзе һаман кечерәйгән. Ләкин бер мәсьәләдә художник артыкка киткән: фән белән бәйләнешне күрсәтү өчен ул кулына лупа тоткан агроном образын алган һәм бу хәл бик хаклы ризасызлыклар тудыра. Натурадан карап өйрәнеп эшләү урынына, художник бу детальне үз башыннан уйлап чыгарган һәм ул хәл художниктан үчен алган: деталь фальшь булып чыккан. Ул бер мичкә балга салынган бер кашык дегет булып чыккан. Ләкин ул деталь. Гомумән алганда картинаны яхшы кабул итәләр. Аннан соң художникның бөтен эше яхшы бара. Күңеле бик күтәрелгән Лотфулла «Утырышлашканнар»дагы картинасын ясарга керешә. Ул чакларда шундый «конфликтлы» темалар белән мавыгалар. Лотфулла шул елларда Григорьевның «Икеле билге турында сөйләшү» дигән картинасы тәэсирендә йөри. Ә Татхудожникта еш кына таң атканчы төннәр буе утырышлар үткәрелүе художникка сюжет бирә, тема да бик тәэсирле була. Типажлар табу да әллә ни зур кыенлык тудырмый. «Васильево» ял йортында ял итүчеләр арасында папирос төтененә күмелгән учреждение кабинетларында шулай төннәр буе утырышларда утырырга күнеккән кешеләр тулып ята. Фәттахов шунда материал җыя һәм шунда, ял йортында ук, картинасын да ясый. Ул башлыча кичке яктылыкта эшли. Тәмәке төтене белән тулган тынчу кабинетның авыр һәм сасы һавасы колоритта ук сизелсен өчен ул җылы-сары колорит ала, көрән һәм кызгылт-көрән тоннар сала. Электр яктысында бу картинада әллә ни зур җитешсезлекләр сизелми. Фәттахов картинаны Мәскәүгә алып барып, күргәзмә комитетына (шулай ук электр яктысында!) күрсәтә. Картинаны бертавыштан кабул итәләр. Хәтта аның «геройлары» арасында үзләренә таныш кешеләрне таба башлыйлар. Картина күргәзмәгә куела. Шундый яхшы кабул итүгә бик куанган Лотфулла күргәзмәнең барлык экспозициясе эшләнеп беткәнче анда бармый. Күргәзмәгә ул ачылыр алдыннан гына килә һәм үзенең картинасына карагач аптырап кала: көндезге кояш яктысында картинаның барлык буяулары саргылт бер пычрак тапка әйләнгән һәм картина үзе сорыга буялган клеенканы хәтерләтә. Кичен электр яктысында, җитмәсә стеналары сарыга буялган бүлмәдә ясалган картина көндез бөтенләй юкка чыгып кала. 93 Бу Лотфулла өчен бик зур сабак була. Шул чактан бирле ул стеналары җылы тоннарга буялган мастерскойда эшләүдән һәрвакыт саклана. Өендә дә стеналарын соры-зәңгәр тоннарга буйый. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына әле. Икенче ягы шуннан гыйбарәт: ул, шул ук 1958 елда ясалган һәм «Яла ягучы» дип аталган икенче картинасындагы кебек үк, аерым образларны гротеск рәвешендә карикатурага әйләндерү юлы белән китә, җитмәсә иҗаты өчен бик очраклы булган теманы йөзгә-йөз бәреп хәл итү юлына баса, һәм бу аның өчен тагы да зуррак сабак була. Фәттаховның жнвопнсе өчен пле- нэрга 2 мәхәббәт, хәрәкәтне саф һавага, табигать эченә алып чыгарга омтылу хас. « У ты р ы шл а шк а н н а р » белән булган икеләтә уңышсызлык- тан соң бу мәхәббәт тагы да көчәя төшә. «Утырышлашканнар»га киткән бер ел вакытны ул шушы картинадагы барлыкка китерелгән утырышлар ыгызыгысына киткән сәгатьләр кебек үк әрәм саный. Аның тизрәк шул әрәм булган вакытны кайтарасы, кулларына ябышып каткан саргылт-көрән кабинет тоннарын юып ташлап, саф һавага, кояшлы тоннарга чыгасы килә... Фәттахов бик бирелеп «Күчмә лаборатория» дигән картинасын ясарга тотына. Ул күңеленә шундый якын булган авылны, колхоз кырын гаҗәп тирән белгән һәм гаҗәп гүзәл кеше булган галим — биология фәннәре докторы. И. А. Гусевны сурәтләргә тотына. Тормыштан алынган сюжет: Биектау районының Кече Кабан авыл ы и да кол хозч ыл арның як ы н дусты булган галим художникны мавыктыра. Ниһаять, биредә «Утырыш л а ш к а ш i а р » картинасы өстендә эшләгәндә шул тикле сусаган һава, кояш, пленэр була. Картина ясалып бетә. Аңарда яктылык һәм һава чыннан да бик күп була: колориты, сафлыгы ягыннан ул Фәттаховның иң яхшы эше була, ләкин... ...Әйе, тагын шул «ләкин» килеп кысыла. Сабак элекке картиналар белән булган уңышсызлыклардан ким булмый. Лотфулла үзе күргәннәр белән артык нык мавыга һәм, үзенең тәэссоратларына утырырга— кристаллашырга вакыт 2 П л е н эр —ачык һавада рәсем ясау. бирмәстән, картинасын бер тотынуда ясап ташлый. Болар барысы да соңыннан картина да, автор да бик хаклы гаепләнгән натура фиксациясенә илтә. Аннан соң ике ел үткәч ясалган «Сабан туе» картинасында фиксация элементлары күп өлеш кимрәк була инде. Художник ул картинасы өстендә ике ел эшли. Картинаны ясый башлаганчы ул бик озак һәм бик күп хезмәт куеп материал җыя. Картинада бик күп кешеләр сурәтләнә. Беренче һәм икенче планнарда дистәләрчә кеше гәүдәләнә, аларның һәркайсысы кайчакмы хәтта берни- чәшәр этюд таләп итә. Художник милли колоритны, халыкның традицион йолаларының гүзәллеген бик яратып сурәтли. Чиккән сөлгеләр җилферди, тамашачылар бик бирелеп уеннарны күзәтәләр, көрәшченең кырылган башы ялтырап тора, бәйрәм тәртибен күзәтүчеләрнең йөзләре — болар барысы да чын-чыннан кабатланмаслык итеп, чын мәгънәсендә милли итеп бирелгәннәр. Ә болар янында я өстәлгә җәелгән кызыл ашъяулык, я фотоаппарат тоткан кыз, я бик бирелеп тамаша кыла торган генерал мундиры чагылып китә һәм алар барысы да бәйрәмнең безнең көннәрдә барганын күрсәтеп торалар. Хәер, бүгенгелек бу детальләрдә генә түгел, бәлки совет кешеләрен, совет колхоз авылының шат тормышын гәүдәләндергән гомуми шат яшәү строенда да сизелеп тора. $ ** * Моңарчы без живопись турында гына сөйләдек. Ләкин Фәттахов график та, Нәваи белән Толстой, Кави Нәҗми белән Гомәр Бәширов әсәрләренә, «1001 кичә»гә һәм «Татар халык әкиятләре»нә ясалган рәсемнәрнең авторы да. 94 Матбугат йортының дүртенче катында Казан художникларының күбесенә таныш бер кабинет бар. Анда рәсемнәр белән тулган зур өстәл тора. Бу бүлмәдә Татарстан китап нәшриятының художество редакторы Байназар Әлменов эшли. Вәлиул- лин, ә соңрак Гапоненко Лотфуллага живопнсьчы булырга ярдәм итсәләр, Әлменов аның график булып үсүенә булыша. Фәттахов белән Якуповның бу өлкәдәге эшләре арасында татар халык әкиятләренә ясалган рәсемнәре аеруча кызыксыну уяталар. Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе бирелгән бу эш өчен алардан да яхшырак художник табу чыннан да кыен булыр иде. Бердән, алар татар халкының тормышын, көнкүрешен, аның гадәт-йолаларын, милли үзенчәлекләрен бик яхшы беләләр. Икенчедән, художникларның сурәтләү манерасы шул әкиятләрне рәсемләүгә гаҗәп ярашып тора. Аларның икесенә дә хас булган образны пластик төгәлләндерү, реалистик конкретлык һәм гүзәл тулылык белән бирергә омтылу художество фикеренә мистикага хәтта аз гына ишарәдән дә азат булган халык фантазиясенең байлыгы белән таңга калдыра торган татар халык әкиятләренең образлы строена үтә килешеп тора. Шуның өстенә Фәттахов белән Якупов билгеле бер күләмдә бер- берсен тулыландыралар да. Әгәр Якупов баһадирлар образлары романтикасы белән мавыгарак төшсә, Фәттахов җыр-лирика башлангычы беренче планга чыга торган рәсемнәрне аеруча оста ясый. Менә шуңа күрә иң элек аның эшләреннән «Гөлчәчәк»^ һәм «Юләр угыл» әкиятенә бик оста ясалган рәсемнәрен күрсәтәсе килә. Яки менә «Мәче һәм ярлы егет» әкиятенә ясалган рәсемне алыгыз. Соңгы ике рәсемдә художникның фольклор образлары тукымасына шундый якын булган чын халыкчан юморы бик үткен формада ачыла. Г. Әпсәләмовның повестьлары һәм хикәяләренә ясалган рәсемнәр Фәттаховның графика өлкәсендәге иң соңгы эшләре. Бу җыентыкның үзәгендә торган «Ак төннәр» повестена художник ике тапкыр: беренче тапкыр 1949 елда, икенче тапкыр 1958 елда рәсемнәр ясаган. Л4енә шул ике циклны чагыштырып карагыз һәм график Фәттаховның осталыгы никадәрле үскәнен, китапларны рәсемләүгә аның ни тикле җитдирәк һәм тирәнрәк килә башлаганын күрерсез. Чыннан да 1949 елны аның рәсемнәре саф «хезмәт итү» характерында э шл ә н гә н н әр: худож и и к а втор н ни, сюжет канвасы артыннан ияреп барып, төп сюжет положениеләрен сайлаган һәм, бер дә читкә китмәстән, шуларны ясап чыккан. Аиы повестьның фабуласы гына кызыксындырган һәм шуңа күрә — ихтыярлымы яки ихтыярсызмы — бөтен акцент повестьның маҗаралы булуына бирелгән. Ул чакта художник характерларны чагылдырырга, эмоИиональ-ли- рик мәгънәне гәүдәләндерергә омтылмаган. Ә хәзер инде ул як төп урынны алган һәм сюжет моментларын сайлауда да, аларны сурәтләүдә дә үзенчә эшләргә мәҗбүр иткән. Бөтен бер биттә бары тик бер солдат кына — разведчиклар старшинасы Опанас Грай сурәтләнгән иллюстрация бөтен циклга тон бирүче төп үзәккә әйләнгән инде. Грай образында художник җитди, төпле уйланучаи, акыллы, өлгер солдатның зирәклеген һәм батырлыгын биргән. Характерлы аксыл саргылт-зәңгәрсу гаммадагы төньяк пейзажы вакыйга барган урынны күрсәтә, ә солдатның образы, аның харәкәтен сурәтләү «Ак төннәр» повестеның героик башлангычын аерым эпизодларның дистәләрчә рәсемнәреннән дә тулырак ача. Художник биредә әсәрнең автордашы булып эш итә. Ул язучы язганнарны гади рәвештә рәсемләп кенә калмый, бәлки үзенә хас образлы стиле, музыкалылыгы һәм бигрәк тә мөмкинлекләре белән графика теленә күчә. Бөтен җыентыкның нигезенә әнә шул принцип салынган. «Курай» һәм «Гөлҗимеш» хикәяләренә ясалган иллюстрацияләр аеруча уңышлы. «Гөлҗимеш» дигән хикәясендә Әпсәләмов укучыны мед- сестра Гөлнурны яралы сөекле ирен табарга тиешле урынга китерү белән чикләнә. Хикәя шунда өзелә һәм яшәү өчен көрәшә торган гөлҗимеш куагы образы хикәянең ахыры ни белән төгәлләмәсен белдереп, аны бик нечкә һәм поэтик тәмамлый гына. Хикәядә фабуланың үсеше өчен бик әһәмиятле булган бик күп драматик эпизодлар бар. Әмма Фәтта- хов алардан оары тик башлану моментын гына сайлап алуы белән мең тапкыр хаклы булып чыккан. Художникның теле бик саран. Бер генә артык сызык та, бер генә артык штрих та юк. Гөлнур күл янында утырган хәлдә күрсәтелә. Кара урман күләгәсе чагылган күлнең аксыл фонында кыз ап-ачык күренә. Гөлнурның куркыныч якынаюын сизүе беленә. Рәсем туры һәм кырыс сызыкларның ачык ритмына корылган. Лотфулла Фәттаховны кайчакны «колхоз авылы җырчысы» дип атыйлар. «Советская культура» газетасында аның хакында басылган бер мәкалә шулай дип атала. Дөресендә дә Фәттахов колхоз авылы тормышын белә һәм ярата, үзенең иҗатында еш кына шул темага мөрәҗәгать итә. 1958 елгы кышында гына бер ай авылда ятуы нәтиҗәсендә ул гаҗәп кызыклы этюдлар алып кайтты. Иҗаты шундый киң планлы һәм күп кырлы художникка карата шундый катгый билгеләмәләр биргәндә бик сак булырга кирәк булса да, бу билгеләмә күп ягыннан дөрес дияр идек. Һәм менә нигә... Худож н 11 к н ы ң шу л а й үсүенең сере — аның гаҗәп эшчәилегендә. Ул үсеш һаман дәвам итә. Әгәр дә башта бу үсеш стихия рәвешендә барса, художник чолгап алып булмаган нәрсәләрне чолгап алырга, үзен дулкынландырган бар нәрсәне дә сурәтләргә омтылса, бер темадан икенче темага ташланса, хәзер инде ул беркадәр тәртипкә килә, художникка аерата якын темалар билгеләнә һәм ул темалар арасында авыл темасы өстенлек ала. Шул ук вакытта ул тәҗрибәгә дә баеды, уңышлар тәҗрибәсен генә түгел, бәлки үсә барган художник өчен бик мөһим булган ялгышлар тәҗрибәсен дә казанды. Чыннан да, күк йөзе болытсыз булгаңда, уңыш артыннан уңыш килеп кенә торганда начар түгел бит... Ләкин алай булганда, кайчакны, таләпчәнлек кими, сизү куәте тупаслана... Художник менә шунда сынала да. Көчсезрәк кеше егылуның сәбәбен дөньядагы бүтән кешеләргә сылтый, «гаепле» кешеләрне эзли башлый, «явызлык теләүчеләрне» һәм башка усал ниятле кешеләрне орышырга тотына. Ә җитди художник уңышсызлыкның сәбәбен иң элек үзеннән эзли һәм, табып алгач, алармы җиңә. «Уты- рышлашканнар» белән булган күңелсез тәҗрибәсеннән соң Фәттахов та шулай эшләде. Ул тәҗрибә аңа зур сабак булып чыкты: художникның барлык соңгы эшләре — «Күчмә лабораториядә», «Яшьлек»; «Сабан туе» юкка гына жанр характерында ясалмаганнар. Чын-чыннаи Фәттаховча булган темалар билгеләнә башлады, һәм нәкъ менә шул хәл аны колхозчылар хезмәте- һәм тормышына, дөньяны Фәттаховча поэтик характердагы призма аша күргән лирик жанрдагы күренешләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Дөрес, Фәттаховның беренче группа темаларга ясаган зур картинала- р ы н д а художество у й л а н ы ш ы н ы ң поэтик нигезенә каршы килгән тышкы фиксация элементлары бар әле. Художникка андый картиналардагы сюжетны эшләгәндә күбрәк таләпчапрак булырга, иҗатында билгеләнгән ике сызыкның синтезын табарга, зур пландагы картиналарны лирһк темаларны чишкәндәге кебек поэтик самимилеккә ирешергә тырышырга киңәш итәсе килә. / Лотфулла Фәттаховның иҗаты хәзер шуңа таба үсә дә.