ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕНЕҢ ШИГЪРИ БЕР ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ—РИФМАЛАРЫ ТУРЫНДА
Мәкальләребезиең шигъри үлчәмлеге (ритмика һәм метрикасы) хакында үткәй мәкаләмдә тукталган идем L Бу юлы аларның рифмалары хакында сүз булачак. Мәкальләрнең рифмалары, күбесенчә, җөмләләрнең нинди сүз төре белән бетүләренә баглы. Телебезнең грамматик төзелешендә хәбәрләр җөмлә ахырында килүчән булганлыктан, мәкальләрнең соңгы сүзләрендә дә иң күп урынны фигыльләр ала. Мәкальләр, күбесенчә, үткән тәҗрибә нигезендә кешене алда хатага төшүдән саклану өчен (профилактик чара урынында) әйтелгәнгә һәм аларның борынгы күрәзәчелек- шаманлык культы буенча, алдан хәбәр бирү төсендә әйтелеше дә йолага кергәнгә, рифмадагы бу фигыльләр дә киләчәк заман хикәя фигыле, аның да өченче зат һәм ялгызлык өчен булганы күбрәк урын ала: Калган эшкә кар явар; Алтын черемәс, дау арымас; Батыр ярасыз булмас; Ил төкерсә күл булыр, — формасындагы фигыльләр үзләренә тиңдәш рифмалар чакыралар: Эт өрер, Бүре йөрер. Ярлы кеше яманыр, Яманыр да куаныр. 1 Көязнең кулы җитмәс, Назлының эше бетмәс. Безнең мәкальләрдә янәшә юл китер\( йолага кергән үзенчәлек 1 «Сов’ет әдәбияты» жур.налының 1958 нче елгы 5 нче санын карагыз. 3 Сарын һәм тулгаулар — бер ише мәкальләрне бергә сарып әйтү, аларны тулгап (яки каймак язган кебек тугылап) яңа мәгънә чыгару йоласы. Борынгы халык шагыйрьләре һәм сүз остасы-чичәниәр бу осталыкка ия булганнар. Н. И. икәне, моның өчен охшатулар иярчен җөмләдән бүленеп, аерым җөм-< ләгә әйләнүләре, шул чагында янәшә җөмләләрдә бер үк хәбәр фигыльләре кайтарылуы, кабатлануы билгеле хәл. Шуның аркасында безнең җырларда күрелгәнчә, мәкальләрдә дә соңгы рифмада бер үк сүз кабатланып, редиф ясалуы (рифманың соңгы сүз алдына куелуы — эчке рифма) килеп чыга: Ялгыз агач өй булмас, Ялгыз егет би булмас. Ил төкерсә күл булыр, Төкермәсә чүл булыр. Кайчагында бу эчке рифма бик зәгыйфь була яки бөтенләй дә булмый: Йөри белмәгән юл бозар, Әйтә алмаган сүз бозар. Якасы юк тун булмас, Законы юк йорт булмас. ДАондый кабатланып килүләр шул типта калыпка сарып теземнәр дәвам иттерергә җиңеллек тудырганга, борынгы җыручы-чичәннәр мәкальләрнең бу үзенчәлегеннән тезмә сарыынар, тулгаулар 3 тудыру өчен дә алым итеп файдаланганнар: Ком җыелып таш булмас, Кол җыелып баш булмас, Теше чыккан балага Чәйнәп биргән аш булмас. Булыр бала ун яшендә баш булыр, Булмас бала утызда да баш булмас. Билгеле, бу киләчәк заман фигыль белән рифмалану борынгырак М 97 бер төр генә, югыйсә, башка заман фигыльләре белән рифмалану да мәкальләрдә җитәрлек. Бигрәк тә барган, булган.., формасындагы төрдәш фигыльнең роле ҺӘхМ рифмалануы безнең өчен әһәмиятле. Мәгълүм ки, бу эпик фигыль төре га- җәп сыгылмалы һәм төрле функцияне үтәү хасиятенә ия. Ул, мәсәлән, сүз төрләрендә сыйфат та, фигыль дә була алса, җөмләдә аергыч та, хәбәр дә була ала. (Дан алган кеше. Кеше дан алган, дигәндәге кебек.) 4 Безнең өчен бу фигыльнең бигрәк тә әһәмияте шунда: мәкальләр кыскалыкка ирешү юлын эзләгәндә, ул үзенең төрдәшлегеннән файдаланып, тота да ияне алыштыра. Шуның белән мәкальдә ия дә, хәбәр дә була ала һәм бу фигыльләр бер калыптан булганга, янәшә юллы мәкальләрдә ия дә, хәбәр дә рифмалашып, эчке-тышкы аваздашлык ясала. Алыйк: — Баткан тайганнан көлгән, дигән мәкальне. Тулысы — баткан кеше тайган кешедән көлгән, булыр иде. Деше-ләр кыскартылган. Баткан — ия, тайганнан — тәмамлык, көлгән — хәбәр; мәкаль шулай баштанаяк төрдәш фигыльләр тезмәсеннән гыйбарәт. Шул рәвешчә: Тапкан — сөенгән, Таныган — алган. Акрын баскан—ат булган. Ашыкмый йөргән — ир булган. Эшләгән — тешләгән, Эшләмәгән — кешнәгән. 4 Галимҗан Ибраһимов үзенең «Татар сарыфы»нда бу төр фигыльләрнең шундый һәм башкача төрләнеш хасыятьләреннән чыгып, аларны «төрдәш» дип атаган һәм ул бик хаклы да. Шуннан соң төрле яңа атамалар булса да, берсе дә уңышлы була алмады. Хәзерге грамматикаларда аның «сыйфат фигыль» дип йөртелүе күп төрле функцияләреннән берсен генә аңлатканга, бигрәк тә буталчык тудыра. Бу тик рус грамматикасындагы причастие атамасына бу фигыльне механик рәвештә көчләп сыйдырырга азаплану гына. Г. Ибраһимов исә атаманы телебезнең үз табигатеннән, бу фигыльнең үзенчәлекләреннән чыгып билгеләгән. Шунлыктан ул төрдәш дип яки, булмый икән, күчерек. фигыль, хәбәр дип аталырга тиеш. (Чөнки ул хәбәрне үзе күреп түгел, күчереп сөйләүдә кулланылган кебек, үзе дә башка сүз төрләренә күчемле.) Н- И. 7- „С. Ә.“№ и. Күренә ки, төрдәш фигыльләрнең сыгылмалыгын киң файдалану мәкальләрнең яраткан алымнарыннан берсе. Шуның белән бу алым үз ягыннан мәкальләрнең кыскаруына һәм эчке-тышкы рифмаларга баюына хезмәт итешә. Мондый рифмаларның булуы, билгеле, безнең телебезнең төп хасыятьләреннән берсе булып, мәкальләрнең шуны иҗади файдалануы күренеп тора. Билгеле, бу әйтелгәннәргә карап, мәкальләрнең рифмалары гел фигыльгә генә корыла икән дип уйларга ярамый. Эчке рифмалар куллану мәкальдә генә түгел, җырда һәм башкаларда да гомуми күренеш. (Әйтик, Тукайның «Шүрәле»- сендә: Кырлай диләр— окрярлай диләр; торган идем — урган идем; урман иде—юрган иде һ. б.) Шуның белән мәкальләрдә дә фигыль рифмалары күп очравы табигый. Ләкин аларда башка сүз төрләренә рифмалану да аз урын алмый: Минем күңелем Мнкндә, Мики күңеле ипидә. Агач күрке яфрак, Адәм күрке чүпрәк. Ач тамагым. Тыныч колагым. Бар чагында бүре күк, Юк чагында шүре күк. Ат яхшысы арканда, Ир яхшысы тарханда. Барның эше фәрман белән. Юкның эше дәрман белән. Күркем бар да бүркем юк, Бүркем бар да күркем юк. Шуны да әйтергә кирәк, янәшә юлларда бер үк фигыльләр кабатланып рифмалашканда, кайчагында мәкальләр һәр ике фигыльне кыскартып, тавтологиядән качарга да кыйбат ал м ы й л а р. Әйтсәң сүз (чыга), Төртсәң күз (чыга). Эт эткә (кушар), Эт койрыкка 98 (кушар). Оясында ни (күрсә), Очканында шул (шуны күрер). Тагын да бик әһәмиятле һәм билгеләп үтәргә тиешле фактларның берсе дә безнең мәкальләрдә юл 99 ахыры гына түгел, юл баш рифмаларының булуы. Моны күрү өчен түбәндәге мәкальләр теземенә игътибар итегез: Атың барда җилеп-җилеп ил таны, Ашың барда биреп-биреп ир таны. Аргымак атның баласы Аз ашар да күп юшар, Азамат ирнең баласы Аз сөйләр дә күп тыңлар. Ата күргән ук юнар, Ана күргән тун печәр. Алты яшәр юлдан килсә, Алтмыш яшәр күрешә килсен. Алтыга ал да бишкә сат, Атың булсын сәүдәгәр. Утка килгән хатынның Утыз авыз сүзе бар. Игәчем өенә барганчы, Игәрчелек он тартырмын. Бал дисәң бер кими, Бармак тисә икенче кими. Беләге юан берне егар, Белеге булган меңне егар. Я бул ы атта ял торыр, Ял тормаса җан торыр. Сигез сыер асраганчы, Симез сыер асра. Сакалына күрә эскәге, Сабасына күрә пешкәге. Туры телемне тыя алмыйм, Туганыма керә алмыйм. Капкадагы какмаса, Картайганчы кайгырыр. Кайгы юктан кайгыдыр Каенанамның кайгысы. Көн күрмәгән көн күрсә, Көндез чыра яндырыр. Килен килде, килен килде, Киле сабыдай теле килде. Кече сәкегә пире килде. Ни думбыра, ни кубыз, Ник котыра бу дуңгыз. Ярлы кеше яманыр, Яманыр да куаныр. Бу урында бәлки әйтерләр: мәкальләрдә бер төрле авазларның кабатлануы һәм чиратлашулары гомуми бер хәл, бу инде аллитерация һәм ассонанс; шулай булгач, алар теләсә эчке авазларга туры килсен, тәләсә юл башы яки юл ахырларында килсен, анысы рифмага кайтып калмый, бәлки очраклы хәл генә, диярләр. Дөрес, мәкальләр аллитераңион була алган кебек, рифмасыз да, аллитерациясез дә була ала. Ләкин юл башы авазларының кабатлануы очраклы хәл генә булмыйча, төп урыннарның берсен алып торуын күрсәтү өчен, бу мисаллар юри күбрәк китерелә дә. Тагын да күбрәген әлифба тәр- тибендә төзелгән мәкаль китапла- рына күз салучы һәркем үзе күрер. Мондый алым бик борынгы һәм та- рихи заманнарга, андагы традицияләргә кайтып кала, чөнки элек безнең мәкальләрдә генә түгел, халык җырларыбызда да юл башы рифмасы булган, бу исә әлегә кадәр сакланган борынгы җырларыбызда, бигрәк тә йола җырларында күренә: Тарак теше сыйганда Тарыктырган, инәкәм, Тарак сылу мин киттем. Тарыкмагыл инәкәм. Инә очы сынганда Интектергән, инәкәм, Инә сылу мин киттем, Инде тынгыл, инәкәм. (Бараба татарларыннан язып алган материалларымнан.) Ташлар аттым болакка, Ташым китте еракка, Ташлар ярым түгел иде, Ташлап китте еракка. (Казан җыры.) Рифмада бу ысул иҗат элек тә безнең халыкка гына хас булып калмаган. Мәсәлән, бурят-монголларда бүгенге көндә дә җырдагы рифмалар юл башында киләләр. Бу хәл аның кардәш халыкларда борын заман киң таралган йола булуын расларга җитсә кирәк. Шик юк, рифмадагы бу йолалык элек безнең татар халык мәкальләрендә төп урыннарның берсен тоткан һәм моны борынгырак халык мәкальләрендә ачыграк күрсәң, соңгыларында исә юл башында бер үк баш хәрефләрнең кабатлануында гына үз эзен күрсәтүен күрәбез. Билгеле, мәкальләрнең юл башында баш хәрефләре кабатланмаганнары да күп һәм бөтенләй үк рифмасыз булганнары да күп. Ләкин бу хәлнең 7* булуы аларда борынгы заманда шундый рифма алымы йолага кергән булуын юкка чыгара алмый. Аннары ул юл баш рифмалары бер үк хәрефләрнең туры килүләренә генә кайтып калмыйча, башка хәрефләр белән рифмалашуы да бар һәм аларның чиратлашуларының да үз кануны, үз тәртипчәнлеге бар, урын тарлыктан монда аларга тукталын- мый. Мәкальләрнең юл башы һәм юл соңгы авазлары икенче юлныкы белән кабатлану, чиратлашулары күбрәк рифмага караган як булды. Ләкин мәкальнең эчендәге авазлар төзелешендә дә еш кына вакытта бер үк авазларның кабатлану яки чиратлашуы күренә. Мәсәлән, тартык авазларның чиратлашуы: Капкадагы какмаса, Картайганчы кайгырыр. Кайгы юктан кайгы булды Каенанамның үлүе. Кызлар күңеле кызган казан. Синтәбердә син дә бер, мин дә бер. Сукыр сукса нык сугар. Тартар теленнән табар. Сузык авазларның кабатлану һәм чиратлашуларына: Аттан ала да туар, кола да туар. Ат тартмаса арба бармас. Эшле кеше эш арттырыр, Эшсез кеше эш калдырыр. Усал булсаң асарлар, Юаш б//лсаң басарлар. Шул соңгы мәкальнең сузыкларын гына тезеп барсаң, менә нинди тәртип килеп чыга: У-a У-а а-а-а У-а У-а а-а-а. Билгеле, бу сузыкларның кабатлануы тартыкларның да чиратлашуы белән бергә бара. (Шул мәкальдәге б, с, ң, л, р-ләр чиратлашуын кара.) Тагын бер мисал: Тумаганга ту бишек, Туганга тугыз бишек. Бу мәкальнең сузыкларын алып тезсәң, менә мондый кабатланулар килеп чыга: У-а а-а у-и-е У-а a-у ы-и-е. Шул сузык авазларның ритмик шәкелләре тартыкларның чиратлашулары белән бергә үрелгән. (т, г-н-г, б-ш-кләрнең урынын кара.) Димәк, мәкальләр тышкы рифмалар белән файдаланган кебек, эчке сузык һәм тартык авазларның үз тәртибендә чиратлашулары белән аваз системасы ягыннан да катлаулы музыкаль рәсемнәргә ия булып, мәгънәнең көчле, аһәңле яңгыравына хезмәт итәләр. (Ассонанс һәм аллитерация дип йөртелгән үзенчәлекләр.) Аларны күп кенә мәкальләрдә эчке рифмалар дип атап була. Билгеле, аваз чиратлашулар татар мәкальләренә генә хас нәрсә түгел, башка халыкларда да бар. Ләкин бу рифма тәртипләренең башта, ахырда, эчтә килүләрендә тик безнең телдәге авазларга, сүз басымнарына, сөйләмдәге үз ритм тәртипләренә буйсынган булучылыгында аерма һәм кагыйдәле үзенчәлекләр бар икәне дә шул мисаллардан ачык аңлашылса кирәк. Мәкаль үзенең мәгънәсен, хикмәтен, дәлилен мисал һәм сурәтләмәсен шундый ритмик үлчәмле, рифмалы формалар белән бизи, ләкин аның өчен бу формалар мәҗбүри схема һәм закон түгел. Ул кирәгенчә бу алымнар белән файдалана, әмма инде мәкальдәге мәгънәне юраучы сүзләр мондый бизәкләр тудырырлык булмаса, ул гади һәм кыска гына рәвештә әйтелә дә куя. Шул рәвешле, мәкальләр безнең телебезнең табигатеннән файдаланып, үзләренең гүзәл һәм тәэсирле булулары өчен, үзенчәлекле һәм бик бай ритмик алымнар, рифмалар системасы тудырганнар. Шулар өстенә мәкальнең эчке авазлары төрлечә кабатлану һәм чиратлашу, рифмалашу юллары белән дә аның музыкальритмик агымын бизәгәннәр. Болар бар да мәкальләрнең әйтер телгә ятышлы, мәгънәсе тәэсирле, үткен бер төс алуына һәм язылмыйча ук телдә, хәтердә йөреп сакланучан булуларына хезмәт иткәннәр һәм итәләр.