Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ЧЛЕНЫ Б. Л. ПАСТЕРНАКНЫҢ СОВЕТ ЯЗУЧЫСЫ ИСЕМЕ БЕЛӘН СЫЕШМЫЙ ТОРГАН ЭШЛӘРЕ ТУРЫНДА

СССР язучылары союзы идарәсе президиумы, РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты бюросы һәм РСФСР язучылары союзының Мәскәү бүлеге идарәсе президиумы карары СССР язучылары союзы идарәсе президиумы, РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты бюросы һәм РСФСР язучылары союзыньщ- Мәскәү бүлеге идарәсе президиумы үзләренең берләштерелгән утырышларында Б. Пастернакның эшен тикшереп, аның бу эше совет^язучысы исеме белән сыеша алмый, рус әдәбияты традицияләренә, халыкка, тынычлык һәм социализмга каршы юнәлгән, дигән бердәм фикергә килделәр. Кайчандыр «саф сәнгать» турындагы декларация белән чыккан Б. Пастернак ахырда шуңа барып җитте: буржуаз пропаганда коралына әверелде, барлык алдынгы һәм революцион хәрәкәтләргә яла ягучы, салкын сугыш оештыручы даирәләр өчен файдалы бер спекуляция объекты булып китте. Б. Пастернакның мораль-политик яктан таркалуын реакцион даирәләрнең хуплап каршы алулары аңарда ниндидер язучылык таланты күреп хөрмәт итүдән түгел, ә бәлки Б. Пастернак тарихның даими алга баруына каршы шул кара көчләр оештырган көрәшкә кушылганга гына булды. Заманыннан һәм халыктан аерылып, мин-минлек сөремендә томаланып яшәгән Б. Пастернакның әдәби сәләте күптән сүнгән иде инде. Буржуаз пропаганда шау-шуын күтәрүгә сәбәпче булган «Доктор Живаго» романы сай фикерле авторның үзен күп белдеклегә санап борын чөюен, тарихның ул уйлаган бүтән юл буенча китмәвеннән куркып шыңшучы обывательнең зар елавын гына күрсәтә. Романның идеясе ялган, бер тиенгә тормый, декаданс әдәбияты чүплегеннән казып алынган. Чыннан да, Советлар Союзы бөтен дөнья культурасы һәм фәненең иң алдынгы сафында торучы куәтле һәм мәгърифәтле бер держава булып, үзенең кырык бер еллыгын бәйрәм иткән бер вакытта, Б. Пастернак, Октябрь революциясе законлы бер хәл булмады, кирәкми иде, дип исбатларга маташа. Социализмның җиңүе Европа һәм Азиянең гаять зур территорияләрендә тарихи чынбарлык булып гамәлгә ашкан инде. Алдынгы фикергә һәм яңача үзгәртеп кору эшчәнлегенә Б. Пастернак «Доктор Живаго» романы героеның түбән бер индивидуалистик фәлсәфәсен каршы куя. «Доктор Живаго» романына 1956 елның сентябрендә «Новый мир» журналы редколлегиясе членнары язган хатта тулы һәм дөрес бәя бирелгән. Совет язучылары союзы, язучыларның иҗатларына саклык һәм игътибар белән караганга күрә, күп еллар буена Б. Пастернакка үзенең 78 ялгышларын аңларга ярдәм итәргә, аны мораль таркалудан коткарып калырга тырышты. Ләкин Б. Пастернак үзенең иле һәм аның халкы белән булган соңгы бәйләнешләрен дә өзде, үзенең исемен һәм иҗат эшен реакция кулындагы бер коралга әйләндерде. Б. Пастернакның лирикасы һәм^ прозасы өчен дигән ялган сылтау белән «Доктор Живаго» романына Нобель премиясе бирү чынлыкта реакцион даирәләр алып бара торган пычрак уенның политик ягып гына күрсәтә. Шунысы гыйбрәтле: шул бер үк көчләр милли азатлык хәрәкәтләренә каршы походлар, гарәп халыкларына каршы хәрби шантажлар оештыралар, Кытай Халык Республикасына каршы провокацияләр ясыйлар һәм Б. Пастернак исеме тирәсендә шау-шу күтәрәләр. Б. Пастернакка Нобель премиясе бирү Советка каршы кампанияне көчәйтү белән бергә алып барыла. Бу хәл үзе генә дә инде бу бүләкнең әдәбият өчен түгел, бәлки пропаганда өчен бирелгәнен күрсәтә. Кешелеккә дошман булган «салкын сугыш» көчләренә хезмәт итүчеләрне бүләкләү, социаль прогресска һәм гуманизмга каршы тәре походлары оештыручыларга әдәбият буенча Нобель премияләре бирелү, кызганычка каршы, беренче тапкыр гына түгел. Нобель комитеты Лев Толстой, Чехов, Горький. Маяковский. Шолохов тарафыннан иҗат ителгән һәм бөтен дөньяга танылган сәнгать байлыкларын күрмәде. Ә менә актив политик эмигрант булганнан соң Бунинны, ә хәзер илен саткан Б. Пастернакны бик тиз күреп алды. Буржуаз матбугатның Б. Пастернакка бирелгән премияне «коммунизмга каршы бирелгән Нобель премиясе» дип бәяләве тулысынча аңлашыла. Швециянең үзендә дә, башка илләрдә дә намуслы кешеләр ачыктан-ачык: «Б. Пастернакка Нобель премиясе политик карашлардан гына чыгып бирелде», дигән фикерне белдерәләр. Шунлыктан, Б. Пастернакның политик һәм мораль яктай таркалуын, совет халкына, социализм, тынычлык, прогресс эшенә хыянәт итүен һәм моның өчен «салкын сугыш» кабызу интересларында Нобель премиясе белән сатып алынуын исәпкә алып, СССР язучылары союзы идарәсе президиумы, РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты бюросы һәм РСФСР язучылары союзының Мәскәү бүлеге идарәсе президиумы Б. Пастернакны совет язучысы дигән исемнән мәхрүм итәләр, аны СССР язучылары союзы членлыгыннан чыгаралар. (Карар бертаөьиитан кабул ителде) («Литературная газета», 28 октябрь). ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ АЧЫК ХАТЫ Б. Пастернакның, совет язучысы сыйфатын югалтып, Ватанга, халыкка хыянәт юлына басуын Татарстан язучылары 29 нчы октябрьдә булып үткән гомуми җыелышта бертаөыштан хурлык тамгасы белән билгеләп, түбәндәге хатны кабул иттеләр: Татарстан язучылары җыелышы Б. Пастернакның Бөек Октябрь казанышларына, Совет строена каршы юнәлтелгән «Доктор Живаго» исемле романын чит ил капиталистларына сатуын һәм айда бастырып чыгаруын безнең гомуми эшебезгә, Партиягә, Ватанга һәм халкыбызга кабахәт рәвештә хыянәт итү дип саный. Совет язучысы — Коммунистлар Партиясенең иң якын ярдәмчесе. Ул үзенең иҗаты һәм әдәби әсәрләре белән халкыбызга бөек коммунистик җәмгыятьне төзүдә булыша, аны яцадан-яца көрәшләргә рухландыра. Халыкка хезмәт итү, халык белән тыгыз бәйләнештә яшәү —совет язучысының изге бурычы. Дошманның сине кочаклап үбүенә караганда, дустыңның сине кыйнавы артыграк, диләр бездә. Ә Б. Пастернак исә дошманның кочагына ташланды, империалистлар җырчысы булып китте. Татарда бик матур бер мәкаль бар: «Эт йөрер, кәрван йөрер», дигән мәкаль. Сатлык җан Б. Пастернак һәм аның чит илләрдәге хуҗалары безгә каршы үзләренең әшәке агуларын никадәр генә сибәргә маташмасыннар, совет халкы үзенең бөек коммунистик җәмгыятьне төзүдәге эшен моңа кадәр булмаган дәрәҗәдәге зур уңышлар белән алып бара һәм алып барачак. Бездә бөтен дөньяны таңга калдырган бик зур көч һәм куәт бар. Без — совет язучылары Партиябезнең Үзәк Комитеты тирәсенә тагын да ныграк тупланып, бөтен халык белән бергә, Коммунистлар Партиясенең чираттан тыш XXI съезды билгеләячәк зур киләчәккә таба атлыйбыз. Без әдәби фронтыбыздан качкан, совет чынбарлыгына карата пычрак пасквиль язган, дошман ягына чыккан Б. Пастернакка тирән нәфрәтебезне белдерәбез. Без СССР язучылары союзы идарәсе президиумының, РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты бюросының һәм РСФСР язучылары союзының Мәскәү бүлеге идарәсе президиумының Б. Пастернакны совет язучылары исемлегеннән сызып ташлау турындагы карарына зур канәгатьләнү белән кушылабыз. Татарстан язучылары дошманның бу чыгышына үзләренең активлыкларын көчәйтү белән җавап бирәчәкләр һәм совет кешеләренең Бөек Октябрь нурлары астында яулап алган тарихи җиңүләрен чагылдырган әсәрләр иҗат итү өчен барлык көчләрен һәм талантларын багышлаячаклар. Татарстан язучылары тапшыруы буенча: Н. Арсланов, С. Баттал, Г. Бәширов, Я- Винецкий, И. Гази, М. Гайнуллин, Г. Галиев. Ш. Галиев, Г. Гобәй. А. Гумеров. Ә. Давыдов, Н. Дәүли, Б. Зернит, Т. Журавлев, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, Р. Ишморат, X. Камал. Г. Кашшаф, Г. Латыйп, Ш. Маннур, Г. Минский, Ш. Мөдәррис, 3. Нури, Г. Паушкин, М. Садри, X. Туфан, Г. Халит, Г. Хуҗи, X. Хәйри, С. Хәким, Ф. Хөсни, А. Шамов, И. Юзиев, Н. Юзиев, С. Әдһәмова, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, А. Әхмәт, Л. Җә- ләй һ. б.