Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШЕКСПИР СОНЕТЛАРЫ

66 Үлем көтәм, арып, җаным бизгән чакта,. Лаек хезмәт хәер эстәп йөргән чакта; Җыен йолкыш кәеф-сафа чиккән чакта, Җыен мөртәт тугрылыктан көлгән чакта; Алдакчылар ялган мактау алган чакта, Фахишәлек кызлык ямен бозган чакта; Камиллеккә мәсхәрәләр яуган чакта, Чулак куллар юлга киртә корган чакта; Муза телен зур исемнәр кискән чакта, Булдыксызлар осталыкны буган чакта; Бөтен хакны нахак басып киткән чакта, Яхшылыкны яман нәрсә куган чакта, — Арып тәмам, җаным бизеп, үлем көтәм,. Үләр идем — дустым кала, үзем китәм.... 67 Ай, ул шулай ник яши соң чирен йогып,- Асыл заты яшерермени түбәнлеген? Ник тора ул һаман саен гөнаһ кылып, Пәрдә итеп каплый шуңа гүзәллеген? Ялган буяу бозмыймыни аның йөзен? Үлек төсләр тере ямьне хурламыймы? Ник эзли ул фараз иткән роза гөлен, Чын роза соң аның сынын нурламыймы? Ник яши ул? Ник табигать аңар саран? Йөз кызартыр, оялыр өчен кан да бирми? Чөнки саклый хәзинәсен анда һаман, — Башка аңар бер байлык та, ямь дә килми. Әлегә чаклы бай идем, дип раслар өчен,. Биргән барын минем дуска, саклар өчен.. 68 Аның йөзе — үткән көннәр харитасы, Ул чак ямь дә, чәчәк кебек, туган, үлгән. Хәзер анда — гүзәллекнең фаҗигасы, — Чыраенда ялган төсләр җәтмә үргән. Алтынсымак чәче дә бит шул ук хәтта, Киселмәгән, тирән гүргә салынмаган. Андый чәчне үстерергә бүтән башта Язмыш та һәм бер кеше дә базынмаган. 42 Анда балкый узган көннәр асыллыгы, Ялган буяу үткән ямьне тапламаган. Ул — үткән җәй, анда — үзенең яшеллеге! — Ят төс урлап, матурлыгын капламаган. Һәм бу йәзгә хак табигать барын язган: Кайда гадел, чын матурлык, кайда — ялган. 69 Синең сының һәм күз күргән бөтен төшең Тезәтүдән, яхшыртудан узып чыккан, — һәр тел, һәр җан мактый синең чибәр төсең, Дөреслекне әйтеп тора дус та дошман. Тышкы ямьгә лаек булгач тышкы хөрмәт, Алар сине тиккә генә мактамыйлар. Ләкин, синең тирән җанга үтеп кергәч, Сиңа бер дә мактау сүзе багламыйлар. Күрә алар синең җанда ниләр барын, Үлчи алар эшләгәнең-кылганыңны... Белә алар гөлчәчәкләр үскән багың Чүп-үләннән мыскыллатып торганыңны. Тышкы ямьгә тиңдәш түгел синең бакча, Кем дә таптый, ачык чөнки бөтен капка. 70 Яманлыйлар... Анда синең нинди гаеп? Яхшылыкның даны, күрке — гайбәт күптә. Матурлыкка шөбһә дә хас, шик тә лаек, Карга да бит кара бер тап зәңгәр күктә. Яхшы бул син, исең китми горур йөре, Синең өчен абруй гына гайбәт теле. Сөйләсеннәр. Корт та сөя тәмле бөре, Ә син — язның кер-карасыз иң саф гөле! Бирелмәдең яшь чактагы юләрлеккә, Һөҗүмнәрне тугрылыгың җиңеп торды. Шуның өчен синең сафлык — гүзәллеккә Көнче телләр гайбәт кенә сибеп торды. Йөзең-төсең капламаса яман телләр, Йөрәкләрен баглар иде сиңа меңнәр! 71 Мин үлгәч тә, кайгы кичер бик аз гына, Ишеткәнче моң яңраган чиркәү чыңын, — Шушы булыр шакшы җирдән — җир астына, Суалчаннар дөньясына киткән чагым. Шигырьләрем укыр булсаң, оныт мине, Моны язган мескен кулны хәтерләмә! Оныт мине! Үлеп сөям чөнки сине, Кайгы чигеп, үз-үзеңне җәберләмә! Шигырьләрем укып чыксаң, анык беләм: Инде ул чак туфрак булыр синең дустың. Телгә алма аның исмен, аның белән Мәхәббәтең мәңгелеккә вафат булсын. Усал телләр хәсрәтеңне белмәсеннәр, Мин үлгәч тә, сине жәлләп, көлмәсеннәр. 43 72 Алар сорар: кем ул теге үлгән адәм? Анда сиңа кай як ошый, нәрсә кыйбат? Шуңар күрә оныт мине, кайгы — әрәм, Һич юк миндә син сөярлек әйбәт сыйфат. Хәтирәмне бизәр өчен күрер күзгә, Матур-матур уйдырмалар эзләрсеңме? Саран чынлык теләп әйткән тугры сүзгә Көчләп тагын ялган мактау өстәрсеңме? Аһ, имин бул, мәхәббәткә ялган керер, Юкны әйтмә, имеш, миңа ярар өчен. Исмем минем тәнем белән гүрдә черер, Син дә, мин дә оялмабыз алар өчен. Юкса, оят бит: һич юк минем мактар төшем, Шул чүп, имеш, булсын синең сөйгән кешең! 73 Күрәсең син: елның миндә шундый чагы, — Җәен кошлар сайрап торган гүзәл җир дә Инде шып-шыр. Ботак саен коры, сары Ике өч яфрак шыбырдаша суык җилдә... Күрәсең син: көннең миндә шундый чагы, — Җитә кичке эңгер-меңгер, шәфәкъ бата. Кап-кара төн акрын-акрын, җиргә тагы Үлем төсле тын ял биреп, күкне баса... Күрәсең син: миндә бүген шундый учак, — Егет чагым ятып кала көлләрендә. Яшәү бирде яшьлек көчем миңа озак, Сүнәм хәзер аның йомшак мендәрендә. Син күрәсең, — үләр бәлки тиздән, диеп, Йөрисеңдер һаман мине ныграк сөеп. 74 Юк, тыныч бул! Үлем мине мәхбус итсә Мәңге бикле, мәңге ябык зинданында, ~ Синең белән калыр өчен һаман истә, Шушы җырда терелермен мин тагын да! Укып баксаң бу җырны син, уйлап туктап: Ни яхшым бар — багышладым барсын сиңа. Үзем — туфрак, алыр шуңар кара туфрак, Иң шәп нәрсәм — җаным гына калсын сиңа. Тән нәрсә ул? — куркак сукбай кадап китсә, Суалчанга табыш була, гүргә кереп. Югалтырсың тәнем генә соңгы чиктә, Хәтерләрлек берни югын үзең белеп. Тәндә түгел, җанда минем бөтен җылым, Ул — син һаман истә тотар йөрәк җырым. 75 Җылы яңгыр җәйге кырга дымын бирсә, Минем җанга син бирәсең бетмәс көчне. Үзем телим, куям ләкин үземә киртә, Байлык җыеп ач торган бер карун төсле. Йөрәк сөенә хәзинәмнән. Кинәт барын Вакыт-карак урлар диеп, шиккә калам. Ялгыз башым качып кына саныйм тагын, Эх, дим аннан, күрсә икән бөтен галәм! Карыйм сиңа: нәфис йөзең — җәннәт кенә, Сусап көтәм, баксаң икән син дә миңа! Барны өстәү, юкны эзләү — ләззәт кенә, Дөньясында бу зур бәхет барын җиңә. Көннән-көнгә сусап торам, аннан туям, Бер гүҗ булам, күп тә үтми, барын җуям. 76 Нигә сазым ярлы минем сафрак хискә, Ник юк анда төрле ысул, төрле агым? Нигә аннан нурын сипми бер дә читкә Гаҗәп имла, сәер әмәл, ятрак алым? Нигә язам бер үк төсле һаман берне? «Яңа» дисәм, таныш чүбем көйләп тора. Ник һәр сүзем әйтеп бирә минем телне, Каян, ничек туганлыгын сөйләп тора? Мәхәббәтем сәбәп моңар, дустым, кичер! Чөнки һаман синең хакта шигырь язам. Шуңар миндә шул ук бер сүз, шул ук фикер, Иске кием кигән була һәрбер яңам. Чөнки йөрәк һаман шул ук, һаман яна,— Кояш та бит көн дә иске, көн дә яңа! 77 Матурлыгың шиңгәнлеген көзге сөйләр, Гомереңнең бушка үтүен сәгать әйтер. Мөһер сугар ак кәгазьгә узган көннәр, Китабыңнан укырсың син шундый әйбер: Көзгедәге җыерчыклар тып-тын гына Сөйләп тора алда кабер ятканлыкны; Сәгать теле әйтеп тора: мыштым гына Вакыт алга, мәңге алга акканлыкны. Хәтереңдә сакланмаган гомер битен Тормышыңның китабыннан ал да карап, — Инде күптән онытылган уй һәм хисең, Таныш булып, кайтыр шунда сиңа кабат. Ешрак кара: аннан сиңа файда булыр, Синең китап һаман баер, һаман тулыр. Инглиз теленнән Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәләре-