Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИСЕМЕ МӘҮЛА КОЛЫЙМЫ ӘЛЛӘ МЕЛЛАГОЛМЫ

Борынгы татар шагыйре Мәүла Колыйның соңгы вакытка кадәр чын исеме һәм бергенә шигыре дә тулы килеш билгеле түгел иде. 1957 елның апрель аенда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының (Ленинград) кулъязмалар бүлегендә шагыйрьнең ике хикмәте 5 табылды. Алар Мәүла Колыйның чын исеме, яшәгән урыны, иҗат иткән заманын ачыклыйлар һәм, шуның белән бергә, шагыйрьнең матбугатта чыккан әсәрләрендә күп бозулар киткәнлеген дә күрсәтәләр. Шуңа күрә, бу урында М. Колый турында булган кайбер гомуми мәгълүматларга кабат күз салу да урынлы булыр. Мәүла Колый турында башлап 1926 нчы елда «Кызыл Татарстан» газетасы язып чыга 6 . Мәкаләдә аның шигъри әсәрләре табылу, күләме, зурлыгы хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Аннары шагыйрь язган кулъязма җыентыкның Бөгелмә кантоны, Сөләй 7 авылының укымышлы крестьяны Вилдан углы ДАөхәммәди китапханәсеннән чыкканлыгы әйтелә. Шул ук елда профессор Габдрахман Сәгъди М. Колый шигырьләренең күчермәсен алдыра. Төп нөсхә, Мөхәммәди үлгәч, аның Зәй-Каратай авылында яшәүче кызы Гайшә кулында кала. Г. Сәгъди күрсәтүенә караганда, М. Колый шигырьләренең әлеге күчерелмәсе 1855 елда язылган булырга кирәк. Г. Сәгъди менә шушы күчермә вариант белән эш итә, һәр хикмәттән мисаллар алып, аларны матбугатта бастыра. Әдәбият дөньясы М. Колый шигырьләреннән шушы өзекләрне генә белә, шулар буенча 5 Хикмәт — акыллы сүз, акыллы сөйләм. Бу урында: «шигъри сөйләм, шигырь» дигән мәгънәдә. 6 «Кызыл Татарстан», 1926 ел, № 81. 7 С ө л ә й — хәзер Әлмәт районына карый. шагыйрь турында сүз йөртеп килә. Мәүла Колыйның яңа табылган ике шигыре иске кулъязма әсәрләр җыентыгында 66—7а—86 битләрдә урнаштырылган. Бу җыентык 1934 елда СССР Фәннәр академиясенең археография экспедициясе тарафыннан Урта Азиядән китерелеп, Ленинградтагы Көнчыгышны өйрәнү институтына тапшырылган һәм ул бүгенге көндә дә әлеге институтның кулъязмалар бүлегендә (инв. № 2472) саклана. Шушы кулъязманың күчерелмәсен исә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел-әдәбият һәм тарих институты үзенә алдыртты. Бу җыентыкка Гомәр Хәйям шигырьләре, Мөхәммәдьяр әсәрләре һәм Казан ханлыгы дәвере әдәбиятына караган кайбер башка үрнәкләр дә теркәлгән. Беренче бит белән сиксәненче битләр арасындагы әсәрләр бер кул белән күчерелгән, 2а һәм 696 кәгазьләрдә күчерелү урыны, елы һәм күчерүченең исеме әйтелгән. Ул һиҗридән 1215 елда — миладидан 1800—1801 елларда каръяи Мамеш- дә Юсеф мулла улы Нигъмәтулла тарафыннан кызы БибиХәбибә өчен күчерелгән. Мамеш — элекке Казан Б 108 губернасына караган авылларның берсе булырга кирәк 8 . Татарстанның Кызыл Юл районына кергән хәзерге Мамыш (Мамеш) булуы да ихтимал. Бу ике хикмәтне Г. Сәгъдидә булган мисаллар белән чагыштырганның соңында яз һәм кошлар турындагы- сы Мәүла Колыйның 36 нчы хикмәтенә, мелла Мамайга багышланганы — 5 нче хикмәтенә караганлыгы беленде. Яз һәм кошлар турындагы хезмәттә барысы 19 строфа — 76 юл. Менә анын кайбер юллары: с ...Язны алты ай яратгы, Көнне төндин озатты, Пир йөзене бизәде Төрлүк чәмкян 9 эчендә. Яз жилләрен истергәч. Кошкортларны үстергән, Былбылларны сайраткан Хуш гөлестан эчендә... Әлхәмделиллаһ укыр карлыгач, И йа, гафил 10 , күзен ач. Ни ятырсың ялангач Көн-төн хыял эчендә... Лачын әйтер очармын, һаман диңгез кичәрмен, Тән тишеп кан эчәрмен, Хәлем фәрьяд 11 эчендә... Торна әйтер очармын, Сансыз төшләр гизәрмен, һиндстанда кышлармын Мәргыйзарлар 12 эчендә. Бу шигырьнең теле гади, күпләргә аңлаешлы. Әмма Сәгъди кулындагы өзекләр белән чагыштырып караганда, аның аерымлыклары да юк түгел. Бу төрлелекне — күчергәндә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Борынгы әдәби истәлекләрнең кызганыч язмышы да шунда ки, күчереп язучылардан һәркем аларга «үзенчәлекләр» кертә, заман үтү белән, сөйләм һәм әдәби телдән төшеп кала барган сүзләрне мәгънәсе һәм формасы белән төп нөсхәгә охшаган башка сүз белән алмаштыра. Нәтиҗәдә әсәрнең күчермә вариантлары шактый бозылуларга дучар була. ' Ш. М ә р ж а н и, Мөстәфад-эл-әхбар, II кисәк. Казан, 1900 ел, 276 бит. Мөхәммәтзариф Хөсәенов, Тәварахы Болгария, Казан, 1883 ел, 88 бит. 2 Чәмкян — чәчәкле урын. 3 Гафи л— кайгысыз, гамьсез. 4 Фәрьяд — зар. 5 Мәргыйзар — болын. Шуңа күрә дә кулъязманың кайсысы борыирак заманнарда күчерелгән булса, нигездә шунысына таянып эш итү 8Мелла — биредә укыган, белемле, өйрәтүче (кеше) дигән мәгънәдә. 9 Татарстанның Саба районына караган хәзерге Уит авылы булса кирәк. 10Мәгъсият — аллага каршы чыгу гөнаһы. 11 Әман ирде — ирекле иде. 12 Туган йире шәһәр Казан мәкам ирде — туган жире һәм торган урыны Казан шәһәре иде. ышанычлырак булып тора. Мелла Мамай турындагы хикмәтшигырь җыентыкның 76—8а—-86 битләрендә урнаштырылган. Анын күләме 59 юл. Хикмәттә мелла 1 Мамайның Казанда туып, үскәнлеге, аннан Урта Азиягә китеп, суфый галимнәрдән белем алып, Төркстан шәехе Балым Хуҗа кулы астында берничә ел суфыйлар башлыгыннан берсе булып торганлыгы языла. Аннары бу кешенең туган иленә — Болгарга кайтуы, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдыруы, мөритләр башында торуы, хәтта «гыйлем хикмәт китап- лары»н язуы әйтелә. Мелла Мамай нинди әсәрләр язып калдырган? Бу мәсьәлә хәзергә билгесез. Шуңа карамастан ул тарихи бер шәхес булырга охшый. Ш. Мәрҗанинын «Мөстәфад-эл-әхбар»ында (II кисәк, 217 бит) Тукай исемле кешенен Кече Шунгардан Уит2 авылына күчеп килгәнлеге сөйләнә, Тукайның өченче буын улының улы Мамай исемле булган. Бу, чама белән хисаплаганда да, шул Мәүла Колый яшәгән заманнарга барып тоташа. Шигырьдә мелла Мамайның туган җире һәм яшәгән урыны Казан икәнлеге ачык әйтелгән. Остазым мәгъсияттән3 әман ирде4 , Туган йире шәһәр Казан мәкам ирде5 ,— ди шагыйрь. Г. Сәгъдидә исә бу юллар менә ничек бирелгәннәр: Остазым мәгъсияттән әман ирде Туган йире Сембер Казан ирде. «Туган йире Сембер Казан ирде» дигән сүзләрдә мелла Мамайның туган җире конкрет түгел, бер кешенең ике шәһәрдә тууы булмый торган хәл. Биредә күчерүче гарәпчә язылган «шәһәр» сүзен, начар аңлашылганлыктан, «Сембер» дип алган булса кирәк. Чөнки Ленинград нөсхәсендә 109 «Сембер» түгел, бәлки «шәһәр» дип ■язылган. Мелла Мамай турындагы хикмәтнең Ленинград нөсхәсе түбәндәге юллар белән тәмамлана: Мөхиб 13 дустлар, бу хикмәтне әйтмеш көндә 14 Сиксән йыл прде ул көн тарих меидә 15. Әйтү ады 16 шәһри Болгар кәнтләрендә17. Гасый18 жани ААеллагол кол сүзли19 дустлар. Күренә ки, шагыйрь татар халкының үз арасыннан чыккан укымыш- лыларыннан саналып, Казан-Болгар тирәсендә яшәгән һәм Болгар шәһәрендә яки бистәләренең берсендә 1669—1670 нче елларда иҗат иткән. Биредә мөһим моментларның берсе тагын шул — без беренче мәртәбә шагыйрьнең чын исеме белән очрашабыз. Моңарчы шагыйрьнең чын ибеме дип саналып йөртелгән «Мәүла Колый» сүзләре, хәтта аның псевдонимы да түгел. Ул шагыйрьнең үзен алла колы итеп санаганлыкны гына белдерә. Шигырьдәге «Гасый жани Меллагол кол сүзли, дустлар» дигәндәге «Меллагол» сүзе, һичшиксез, шагыйрьнең чын исеме булырга тиеш. Андый исем-фамилияләрне татарлар арасында бүген дә еш кына очратып була (Рәхимкол, Рахманкол, Собханкол, Җомагол, Сөяргол һ. б.). Хисаметдин бине Шәрәфетдин элБолгари Мөслиминең «Тәварихы Болгариясендә...» 20 Болгар — Казан шәһәрләре тирәсендә: Меллагол ■Әлемгол углы, Җомагол Айдагол углы, Әлемгол Меллагол углы исемле кешеләрнең яшәгәнлекләре әйтелә. К. Насыйри «Мулла иле»нең тарихы хакында: «бу Мулла иленең .аслы бик күптәндер. Монда бер Мел- лагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр» дип яза ’. Болар барысы да безнең кулда булган документтагы «Меллагол» сүзенең шагыйрьнең чын исеме булуын куәтлиләр. Шагыйрьнең бер үк хикмәтенең икенче вариантында «Меллагол кол» урынына «Мәүла Колый» дип язылуны күчерүчеләрнең игътибарсызлы- гыннан 13Мөхиб — сөекле. 14Ә й м е ш көндә — сөйләгән вакыты. 15 һижридән 1080 ел — милади буенча 1669—1670 елларга туры килә. 16 Ә й тү ады — сөйләгән (язган) урын исеме. 17К ә н т — шәһәр бистә. 18Г а с ы й — гөнаһлы. 19 Гарәпчә язылган бу сүзнең ахыргы хәрефләре бик үк ачык түгел: «сүзе, сүзли сүзләр» дип тә укырга мөмкин. 20 Әсәрнеи тулы исеме «Рисаләи тәвари- хи Болгария вә зикри мәүляна хәзрәти Аксак Тимер вә Хараб-и шәһри Болгар», .Казан, 1897 ел, 18—19 бит. һәм саксызлыгыннан гына булган дип хисапларга кирәк. Чөнки һәрбер хикмәттә диярлек кабатланган «Мәүла Колый» (алла колы) сүзе шагыйрьнең чын исеме Меллагол урынына механик рәвештә язылган булса кирәк. Меллагол иҗаты нигездә суфый- чылык идеяләре белән сугарылган, һәм ул — суфый шагыйрь. Шагыйрьнең үзенә карата Мәүла Колый (алла колы) дип әйтүе дә аның суфый- лар мәктәбеннән булган «атаклы шагыйрьләр» сафына якын торганлыгын гына аңлата, чын исеме Мелла- голдан соң килгән «кол» сүзе исә, мистик шагыйрьләрдән Әхмәт Ясәви белән Хәким Бакырганиләргә ияреп, үзен аларның юлын дәвам иттерүче итеп санаганлыгын күрсәтә. Суфый- чылык карашлары белән беррәттән, аның иҗатында, урыны-урыны белән. хәпа биредә сүз барган ике шигыреннән алынган мисалларда да, тормыш һәм табигать картиналарын чагылдырган дөньяви моментларны да күрергә мөмкин. Шагыйрьнең хикмәтләре сүзгә, образларга бай һәм аларда көчле шигъри аһәң бар. Меллагол — татар әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең үткәндәге үсү юлында билгеле эз калдырган шагыйрь. Аның иҗатын тәнкыйть белән тикшерү үткән чорлардагы әдәби процессны өйрәнүгә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Казан ханлыгының соңгы чирегендә иҗат иткән шагыйрь Мөхәммәдьяр әсәрләрендәге әдәби алымнарның кайбер яклары, тел һәм шигъри форма үзенчәлекләре Меллагол иҗатында да үсә баруын сизеп була: 1 К. Насыйр и. Сайланма әсәрләр, 2 басма. Казан, 1956, 146 бит. (Тарих, этнография һәм археологиягә караган ’ материаллар.) ...Кичә-көндез даими рәүшан ирер. Язы, кышы галәм 1 каму2 гөлшан ирер. (Мөхәммәдьяр, Нуры-Сыдур, 96а бит). Бу тән милке сәчакләнеп гөлшан улыр, Гөл кебек андаг балкып рәүшан улыр... (Меллагол, 6 нчы хикмәт). Меллагол үзеннән соңгы кайбер шагыйрьләргә дә, бигрәк тә Га б делҗаббар Кандалыйга шигырь техникасы ягыннан сизелерлек тәэсир иткән. Меллагол теле XVII йөз татар әдәби теле төзелешендәге үзенчәлекләрне өйрәнү өчен бердәнбер үрнәк материал, тарихи документ булып тора3 . Ләкин шагыйрьнең 3564 юлдан торган 1925 нче елларда табылган шигырьләр (хикмәтләр) җыентыгы, үз вакытында кайгырту булмау сәбәпле, югалган. Габдрахман Сәгъди тарафыннан алдырылган кү1 Галәм — дөнья. 2 Каму — барысы. • Л. Җ ә л ә й, С. Банко в. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия, 1940 ел, 20 бит. чермәсе дә аерым кеше кулында калган. Бу — гыйбрәтле сабак. Кызганычка каршы, мондый аяныч хәл берәү генә түгел. XIX йөзнең урталарында ижат иткән Габделҗәббар Кандалый әсәрләренең дә берничәсе генә матбугатта билгеле, ә күп өлеше һәм аларның нөсхәләре юкка чыккан. Язучы Таҗетдин Ялчыголның 21 һәм Шәмсетдин Я рәхмәт22, Габдерафыйк Габделгаффар23 кебек шагыйрьләрнең әсәрләре дә барлан- маган. Борынгы дәвер әдипләребезнең әсәрләре барысы да юкка чыкмаган, тиешле кайгыртучанлык белән аерым чаралар күргәндә, аларның байтагын табарга мөмкин булыр иде.