Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СӘЙФИ КУДАШ БАРЛАУ һәрбер кеше хисап бирә бүген Үзенең кырык еллык эшеннән. Мин дә шулай берсе булып күпнең Тирән дулкынлану кичерәм... Өстәлләрнең бикле тартмаларын, Калдырмыйча ачып ташлад . м. Үз кулларым язган кәгазьләрне Алга тезеп барлый башладым. Күп шигырьләр җавап бирмәделәр Исемнәрен әйткән чагында. Димәк, алар бу чак юк иделәр Терек шигырьләрнең сафында... Нишләтәсең, күпләр катнашмады Берлин күгенә байрак эләргә. Бәлки, шул байракның даны өчен Туры килде егылып үләргә... Бу шигырьләр шул солдатларсыман, Үлсә әгәр алга барганда, Димәк, алар зур җиңүне даулап Көрәшкәндә егылып калганнар. БИК САГЫНСАМ... Бик сагынсам туган җирне Киләм Идел ярына. Бик озак карап торамын Туган авыл ягына. Зәңгәргә төренеп күренә Моңаеп чагыл өсте, «Кызлар тавы»ның өстендә Кызлар биегән төсле... Шаулагансыман тоела Акманай камышлары. Йөрәктә һаман куера, Куера сагышларым... Ак каеннар яулык болгап Чакырган кебек була, Йөрәгем туган ягыма Атылган кебек була... 21 МАКСУТ СӨНДЕКЛЕ САБАНЧЫ МАЛАЙ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ Юк, энекәш, сезнең яшьлек Охшамый безнекенә, Бу тракторда сиңа ул Эше дә рәхәт кенә. Сез буразна буйлап бүген Җәяү йөрмисез кырда. Кигәвеннәр сырмый торган Юргалар сезнең кулда. Әйе, сезнең яшьлегегез Безнеке кебек түгел, Ләкин сиңа малай чакны Ничек аңлатыйм бүген? Без йөрдек сабан артыннан Җәяүләп, янып көеп, Капчыктан кисеп тегелгән Бөрмәле ыштан киеп. Аякларга «чеби» чыкса, Дымлы туфракта катып, Дару урынына аякка Сөрттек без ачы катык. Белергә теләсәң безнең Күргәнне малай чакта, Ка^ыт кидереп кара син Кигәвен сырган атка... Без ике буын кешесе. Шактый зур безнең ара, Безнең кулларга уракның Тешләре салган яра. Без үскән кырлар тар иде, Бай биләп торды илне, Бер генә сикерде куян Ярлыга тигән җирне... Ә менә хәзер кара син, Сезгә ул нинди яхшы. Шуның өчен сезнең алда Безнең йөзебез якты. Әйе, энекәш, сезнең яшьлеж Охшамый безнекенә, Киләчәк буын яшьлеге Охшамас сезнекенә. БЛОКНОТТАН i ^олтуннарга түзеп торырга Мөмкин әле, кордаш, дөньяда, Сүз бирергә ләкин ярамый. Снарядка, тупка, бомбага. II Үтәр юлыбызны яктыртып Балкып тора хаклык кояшы, Шинель чабуы белән томалап Тора алмас янки кояшны. III Нинди генә һөнәр сөйсәң дә, Тирән серен өйрән эшеңнең; Мастер булыр өчен мең еллар Тимерчелек иткән кешелек. IV Кайда гына юлга чыксаң да, Адашмыйсың хәзер, кордашым Күзәтеп бар чиксез галәмдә Очып йөргән яңа юлдашны. ГАМИЛ АФЗАЛ БӘЙРӘМ КИЧӘСЕ Уч иткәндәй, бу вакытта Арка сызлый, бил авырта, Йоклар өчен бәйрәм кичен Кем көтә! Бер яшьлектә, бер картлыкта. Тәвәккәлләп уяндык та Типтерергә уйладык Бу кичтә. Маңгаемның җыерчыкларын, Маңгаемның җыерчыкларын Сыпырдым да, сикереп төштем Биергә. Шаян кызлар, мут егетләр, Бие, кызлар, бас, егетләр, Йодрыкларны таянып Бөергә! Уфага да, Казанга да, Гомергә дә, заманга да Яңгырап китсен, барып җитсен Безнең дан! Үкчәгә дә, табанга да, Үкчәгә, дә, табанга да Көчең белән, учың белән Сугып кал! Басмадыңмы, тапмадыңмы, Атладыңмы, такмагыңны Ялтыратып уртага Ярып сал! Менә сиңа! Әнә сиңа! Әнкәләре молодчина. Гафу итмәм, кызлардан Калышсаң. Анда басма, монда бас ла, «Әпипә»не биеп ташла, Кунак ашы — кара каршы, Кем тагы? Анда лап-лап, монда лап-лап, Анда атлап, монда атлап, Төшеп калган катамның Олтаны. Үч иткәндәй, бу вакытта Арка сызлый, бил авырта, Йоклар өчен бәйрәм кичен Кем көтә! Бер яшьлектә, бер картлыкта; Бер яшьлектә, бер картлыкта Бездә халык урамны Селкетә. ТҮРӘЕВ АКЛАНА -Абруена мамык кунмый, Ай азагы, план тулмый, — Премия алып булмый, Мин дуламый, кем дуласын! Начальниктан шелтә тиде: Нигә бик «саласың», диде, Выговор аласың, диде; Мин дуламый, кем дуласын! Тәнкыйтьчеләр хәбәр тезә: Имеш, хуҗа сайдан йөзә. Өйгә кайтсаң, хагын сүгә; Мин дуламый, кем дуласын! Эшчеләреңне җыясың, Клубка кереп туласың. Доклад кычкырган буласың. Мин дуламый, кем дуласын! Берәү чыгып каршы сөйли; Имеш, хуҗа эшли белми, Алдынгыларга юл куймый; Мин дуламый, кем дуласын! Кимсетелгән тоеласың, Кашларыңны җыерасың, Шап итеп өстәл сугасың; Мин дуламый, кем дуласын!