Логотип Казан Утлары
Очерк

МИН АВЫЛНЫ ЯРАТАМ

ИКЕНЧЕ ХА Т афа! Әле кичә генә синнән хат килде. Син анда минем озын хатымны алып, аны кызыксынып укуың, үзебезнең туып- үскәп якларның табигатен күз алдыңа китерүең турында язасың һәм миңа чын күңелеңнән рәхмәтләр әйтәсең. Эш арасында, ашык-пошык кына сызгалаган минем язмаларымнан алай рәхәтлек тапкач, мин бик шат инде. Синең шундый озын хатны укудан бәхетең бардыр, күрәсең. Чөнки мин бу хатымны элеккесеннән дә озынрак язармын, ахры. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Бүген, минемчә, нәкъ менә дус-ишләргә иркенләп хат яза торган көн.-Моның шулай икәнлеген син хәзер аңларсың. Ике көннән бирле инде бездә һавалар нык кына үзгәреп китте әле. Кичә иртәдән алып күктә кабарынкы ак болытлар асылынып торды, көн кыздырганнан-кыздыра барды, һаваның кызулыгы һәм бөркүлеге шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта йорт арасында сулу алырга да кыенлаша башлады. Шуннан соң инде элек коры туфракка «шап-шап» итеп беркадәр вакыт тамчылар төшкәләп торды, аннары коеп ява да башлады. Еш кына күк күкрәде, яшен яшьнәде, вакыт-вакыт җил исте. Бөтен дөньяны каплап алган кайнап торган кара болытлар артыннан бик сәер һәм куркынычлы утлы камчылар, йөрәкләргә шом сала торган әллә нинди кызгылт яктылыклар күренгәләп торды. Еракларда көчле янгыннар барлыкны хәтерләтә торган бу яктылыклар әле бер якта, әле икенче якта күренделәр. Колхоз электр станциясенең трансформатор чыбыклары өстендә бүрек-бүрек кадәр ут шарлары тәгәрәп йөрде. Алар кая барып бәрелергә белмичә «чытыр-р-р, чытыр-рр» итеп бөтен тнрә-якны дер селкеттеләр. Басулардан, болыннардан, урманнардан, елга буйларыннан колхозчылар кайта башлады. Аларның һәммәсенең өс-башлары манма су, тәннәре юеш, аякларына былчырак ябышкан иде. Яңгыр һаман койды. Авыл башында сыерлар мөгерәгән, сарыклар кычкырган тавышлар ишетелде. Бераздан урамның ике ягына аерылып сыер һәм сарык көтүе кайтып керде. Көчле яңгыр астында калу аркасында тәмам шәбәреп беткән, күшеккән терлекләр туктаусыз кычкыралар, тынычсызланалар, аларның һәммәсенең дә тоякларына былчырак ияргән, колаклары шәлпәйгән, койрыклары сөйрәлә иде. 1 Беренче хат журналыбызның 10 нчы санында басылды. С 46 Хатын-кызлар, яшүсмерләр башларыннан ук җилән-бишмәт бөркәнеп, аякларына нәрсә эләксә—шуны элеп, көтү каршыларга чыктылар. Ләкин тоякларына су тигән сыерлар алларына куелган бәрәңгене дә ашамадылар, сөтләрен дә бирмәделәр, бозауларын да сөзеп җибәрделәр, үзләре өчен коры урын эзләп, абзар-кураның түренә таба ашыктылар. Күп кенә өй һәм каралты түбәләренә су үтте, ишек алларында яп- якты күлләр барлыкка килде, урамнардан елгалар акты, тау башларыннан гөжләп су ташкыннары бәреп төште. Тегермән ташларын әйләндерерлек көч белән килеп төшкән бу ташкыннар үзләренең юлында очраган бәрәңге һәм яшелчә бакчаларын кара жир итеп үттеләр. Кичә көндезге аштан соң ява башлаган бу яшенле яңгыр авылга куна килде. Ул төне буе явуында дәвам итте. Кешеләр бер урыннан икенче урынга: лапас астыннан кар базы өстенә, кар базы өстеннән келәткә, келәттән мунчага, мунчадан өйалдына, өйалдыннан өй .эченә күчеп йөри-йөри төнне үткәрделәр. Бүген иртә белән инде яңгыр бераз басылган, ләкин әле һаман сибәли иде. Колхозның радиоузелыннан кыр эшләренең иртәгәгә кадәр тукталып торуын хәбәр иттеләр. Шунлыктан һәркем үз көнен үзенчә үткәрергә булды. Берәүләр иртүк мунча ягып җибәрделәр, берәүләр әтәч суеп яки тозлаган каз турап казан астылар, икенчеләр тәбикмәк изделәр, өченчеләр төче коймак пешерү өчен камыр тугыладылар, дүртенчеләр май атларга тотындылар һ. б. Шушындый сый-хөрмәт белән бергә, һәркем үзенең йорт эшен дә онытмады. Хатын-кызларның кайберләре кер юды, кайберләре савыт-саба чистартты, самовар агартты, кайберләре аяклы машиналар артына тегү эшенә утырды. Ирләр дә эшсез тормадылар, аларның кайберләре утын ярдылар, кайберләре тегермәнгә киттеләр, кайберләре абзаркураны рәтләргә керештеләр. Ә мин әнә шундый йорт эшләрен карап кергәннән соң, менә хәзер, иркенләп сиңа шушы хатны язарга утырдым. Син кичә генә килеп төшкән соңгы хатыңда үзебезнең дус-ишләр. белгәнкүргән кешеләрнең хәл-әхвәлләре турында язуымны сорыйсын. Хәзер мин сине шуларның кайберләренең эшләре белән таныштырыйм. Безнең белән бергә аралашып үскән замандашларыбызның күбесе бүгенге көндә шушы тирәдәге колхозларда механизатор булып эшлиләр. Син, әлбәттә, күбрәк безнең белән уйнап, шаярып үскән һәм бергә укыган Бәдгытдин Бәдретдиновның хәл-әхвәле һәм аның эшләре белән танышырга теләрсең. Шунлыктан мин сиңа элек аның турында языйм. Син әле минем белән соңгы вакытларда гына хат алыша башлаганлыктан, бәлки, белми дә торгансыңдыр, ул бит, узган яз көне зур гына бәхетсезлеккә тап булды. Ләкин ул үзенең олы җанлылыгы, өметсез- леккә бирелмәве аркасында бу бәхетсезлекне җиңде һәм яңадан сафка басты. Бу вакыйга март урталарында булды. Ул чакта Бәдгытдин Коминтерн исемендәге күрше колхозда эшли һәм анда һәртөрле хуҗалык йомышлары белән мин дә еш кына булгалый идем. Мартның беренче яртысында һавалар берничә көн рәттән чалт аяз һәм бик салкын торды. Шуннан соң себермә буран башланды. Көннәр тиз генә җылынмады, киресенчә, салкынайганнан-салкыная барды. Атналар буе төньяктан бик көчле, салкын, ачы җил исте. Менә шундый салкын көннәрнең берендә Коминтерн исемендәге колхозның ферма каралтылары тирәсеннән бик иртә бер трактор кузгалып китә. Шактый калын табанлы, озын һәм киң чана таккан бу трактор Сукаеш урманы ягына таба юл ала. Болар төзү материаллары ташучы механизаторлар булалар. Башына күн тышлы колаклы бүрек, өстенә нык кына каешлана төшкән сырган пиджак кигән, таза һәм зур гәүдәле Вәли Гомәров исем 47 ле егет тракторны идарә итә. Башка механизаторлар исә зур чананың урта бер җиренә киң авызлы иске чиләккә ут ягып, шуның ялкыннары белән кызынып баралар. Үзенә бертөрле бу транспортка ут ягып, ачык һавада бару механизаторларга бик рәхәт була. Озак та үтми, учак ягылган чананы сөйрәп баручы бу трактор Сукаеш урманына кереп югала. Ап-ак кар диңгезе уртасында сызылып киткән киң юлны тутырып барган трактор күздән югалгач, басу сәер бушлыкта кала. Кичкырын трактор бик юан бүрәнәләр төялгән әлеге озын, зур чананы сөйрәп, урман авызына килеп чыга һәм колхозга таба борыла. Бүрәнә төялгән чана өстенә ут ягып кызынып бару уңайсыз да һәм куркыныч та була. Шунлыктан механизаторлар беркадәр вакыт утырып, беркадәр вакыт җәяүләп кайтырга карар бирәләр. Юл чалулы һәм казылмалы була. Тракторга тагылган чана бер караганда бөтенләй чокыр төбендә калса, икенче караганда ул текә кар өеме өстенә күтәрелгән була, һәм менә бик тирән казылмаларның берсенә чана дык итеп килеп төшүгә аның өстендәге берничә бүрәнә кинәт ычкынып китеп, юл читенә таба тәгәри. Чана яныннан янәшә атлап баручыларның берсе кинәт кычкырып җибәрә: — Ай! Бу, уң аягы бүрәнә астында калган кеше, синең дә һәм минем дә дустым Бәдгытдин була. Бөтенесе дә бик тиз хәрәкәткә киләләр һәм Бәдгытдинне, тиз генә күтәреп алып, чанага, салалар. Авыл якын булганлыктан, ярты сәгать үтүгә алар колхозга кайтып җитәләр. Бәдгытдинне шунда ук район больницасына озаталар. Больницада аны яшь кенә чырайлы, өстенә ак халат кигән дежурный врач Р. Шәкүров кабул итеп ала. Ул аны шунда ук рентген өстәленә сала. Нәтиҗә күңелне юатырлык түгел. Аяк балтыр сөягеннән сынган булып чыга. — Аягыгызны гипска салырга туры килә, иптәш, — ди яшь врач үзе кебек үк яшь чырайлы Бәдгытдингә туп-туры карап. — Борчылмагыз, бер айдан — ай ярымнан яңадан аякта булырсыз, тик түзәргә генә туры килер. — Түзәрмен, иптәш врач, — ди Бәдгытдин. Айдан артык ятканнан соң, апрельнең соңгы атнасында яшь врач аның аягын гипстан ала. Ул аңа бик нык режим саклап өйдә ятырга куша, һәртөрле киңәшләр бирә. Аннары авыруга тиешле ял турында кирәкле документларны рәсмиләштерә дә: — Хәзергә хушыгыз, иптәш Бәдгытдин, аягыгыз аз гына авыртса да, бирегә килегез, — ди. Тышта яз, басуларда чәчү эшләренең иң кызган чагы җитә. Атаклы механизаторның күңеле тыныч түгел, ул бик нык дулкынлана. Әле бит узган ел гына ул бу вакытларда катлаулы машина белән никадәр кукуруз чәчкән һәм бәрәңге утырткан иде. Ул менә шул машиналарда эшләп, бик яхшы күрсәткечләргә ирешкәнлеге өчен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашып, анда зур Көмеш медаль һәм мотоцикл белән бүләкләнгән иде. Ә хәзер?.. Ул өйалдында торган шул мотоциклны яз җитү белән яктыга алып чыгып, аны яхшылап тазарта һәм майлый. Шул вакыттан алып ул мотоциклына утырып, авыл читендә һавада йөри торган була. Җир исе, бензин исе, төтен исе, машина тавышы — барысы да бик тансык тоела аңа. Шунлыктан ул өйгә бик кәефле кайта. Ләкин хатыны Сара аның яңадан урынга ятуыннан нык саклана: 48 — Күп пәрисең, гел шул машина тирәсен каерасың. Ул эшеңне ташларга туры килер, — дип сүз башлый ул, Бәдгытдингә туры карамыйча гына, самоварга су салган арада. — Аягы сынган кеше берсе дә эш ташламый!—ди. Бәдгытдин аңа кырт кисеп. Ул болай әйтүе белән үзенең киләчәктә дә механизатор булып калачагы турында ныклы бер фикергә килгәнлеген аңлата. һәм, дөрестән дә, ул аягы сынуга карап үзенең элеккеге эшен ташламый. МаГц июнь айлары үткәнче әле мотоциклда, әле җәяү тренировка ясап йөри-йөри дә, комбайннар бер-бер артлы колхоз басуларына таба юл тота башлагач, ул ныклы карарга килә: — Хәзер үк эшкә башларга! Шул көнне Бәдгытдин үткән ел үзенең ярдәмчесе булып эшләгән яшь егет Рәис Зәкиевне ияртеп өенә кайта, һәм хатынына иртәгәдән үк комбайнга утырачагын әйтә. Сара эченнән генә икеләнсә дә, хәтта беркадәр борчылса да сиздерми. «Үз хәлен үзе белә торгандыр инде, ир кеше бит, шундый машинадан ничек аерылсын!» — дип уйлый һәм Бәдгытдинне дә, Рәисне дә якты йөз белән, кайнаган самовар белән каршы ала. — Хәзер инде, — ди чәй эчкәннән соң Бәдгытдин, — колхоз идарәсенә барып, комбайннан салам төшереп йөрү өчен бер кеше бирүне сорарга кирәк, мин шунда барып килим, иртәгә эшкә чыгарга кирәк. — Абый, анда барып йөрисе юк инде, салам төшереп баруны миңа тапшырдылар, — ди аңа үзенең бертуган энесе Фәрваз. Фәрваз җиңгәсе белән алдан сөйләшеп, абыйсының быел барыбер комбайнда эшләячәген яхшы белгән һәм аның шулай булачагына бик нык ышанган икән. Бер үк вакытта ул колхоз идарәсеннән абыйсы эшләячәк комбайнда салам төшерүче итеп билгеләүне сораган икән. Председатель Гайфулла Сәйфуллин аның бу теләген бик урынлы табып, шунда ук канәгатьләндерә. Берничә көннән инде кырлар корабы арыш басуы өстендә йөзә. Аның сулъяктагы киң ак зонты астында Бәдретдинов утырып бара, штурвалда Рәис, ә салам өйгечтә Фәрваз бара. Ул әле һаман шактый нык аксый. Шуңа күрә үзе дә саклана һәм аны агрегатта эшләүче Рәис белән Фәрваз да бик нык саклыйлар. Рәис аңа мотор кабызырга бирми, үзе кабыза, Фәрваз исә комбайнга мен- гәндә-төшкәндә һәркайчан абыйсына ярдәмгә килә. Кызу урак өсте шулай башланып китә. Биш-алты ел рәттән сезон саен дүрт-биш йөз гектар иген урып- җыйган бу комбайнчының, аягы сынса да, ихтыяр көче сынмый. Ул элекке елларда ирешкән күрсәткечләре белән генә калмауны үзенен алдына бурыч итеп куя. Ләкин көндез дә һәм төнлә дә эшләү исәбенә түгел, ә көндез бөтен көчне куеп, кирәгенчә ял итеп эшләү юлы белән ирешүне алга сөрә. Бу турыда Бәдгытдиннең үзенең фикере, үзенең карашы бар. Әле мин шушы арада гына аның белән сөйләшеп утырдым. Шул вакыт ул миңа: «Көндез эшли белгән кешегә төнлә эшләүнең кирәге бар микән, мин менә шундый карашта», диде. Бу, әлбәттә, аның үз фикере, ул моны берәүгә дә көчләп тагарга теләми. Ә каян беләсең, бәлки ул дөрес уйлый торгандыр. Чөнки ачык әйтергә кирәк, ул көн яктылыгында эшләп тә үзен бик нык танытты. Мин сиңа аның ничә гектар иген урганын, ничә центнер ашлык сукканын цифрлар белән язып тормыйм. Чөнки Бәдгытдин кебек кешеләр саннарны туктаусыз үзгәртеп торалар, нинди генә зур күрсәткечләр дә алар алдында даими булып кала алмыйлар. Бу уңай белән мин сиңа аның быел районда беренче булып Мактау тактасына менгәнлеген генә әйтеп үтәм. һәм: — Аягы сынган булса да, югарыга таба үрмәли бу егет, — диләр икән кешеләр аның турында, бу инде тикмәгә генә түгел. Сафа! Бәдгытдиннең менә шулай алга омтылып, көрәшеп яшәве турында минем озак вакытлар уйлаганым бар. Әле менә шушы хатны язганда да мин аның газета битләрендә басылып чыккан рәсеменә карап уйланып утырам. Минемчә, бу иптәш безнең арабызда һичбер кыенлыклар алдында баш иеп калмый торган, иң батыр һәм иң көчле кеше. Мин аны бер нәрсәгә охшатам. Син инде, яхшы беләсең, безнең бу яктагы авылларда төн гөле дип йөртелә торган үзенә бертөрле гөл бар бит. Ул караңгыда чәчәк ата. һәм шуңа күрә дә аңа төн гөле дип исем биргәннәр. Син күз алдыңа китер әле шул гөлне. Ул менә нәкъ куе караңгыда саргылт керфекләрен күтәреп бөреләрен ача һәм чәчәкләрен җәеп җибәрә. Мин Бәдгытдинне шул төн гөленә охшатам. Чөнки ул шәхси зур бәхетсезлекләргә очрап, уңайсыз шартларда калганда да күңелен төшермәде, эшен дәвам иттерде һәм үзенең хезмәте белән төн гөле кебек чәчәк атты. Син уйлап кара: ул бер үзе ике кеше нормасын үти, ул— Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашучы, ул — район советы депутаты. Мин безнең арабыздан менә шундый кешеләр чыгуга бик шатланам. Хәзер инде шулай ук үзебезнең якын дустыбыз итеп син телгә алган Тәлгать Фатихов турында языйм. Хәтеремдә ялгыш калмаган булса, ул син читкә чыгып киткән елны тракторга утырган иде бугай. Шул вакыттан бирле ул үзебезнең колхозда эшли. Быел ул яңа агрегат йөртә. Бу яңа агрегатның ничек эшләвен язганга кадәр мин синең хәтереңә бер нәрсәне төшереп үтим. Партия безнең илебезнең машина төзелеше промышленносте алдына авыл хуҗалыгы машиналарын тагын да камилләштерү, тагылма коралларны асылма кораллар белән алыштыра бару бурычын куйган иде бит. Бу чаралар аркасында гаять дәрәҗәдә күп металлга экономия ясалганлыкны син дә һәм мин дә яхшы беләбез. Чөнки асылмалы машиналарның тәгәрмәчләре булмаганлык- тан, аларның авырлыгы шундый ук алымлы тагылма машиналарныкына чагыштырганда бик күп кимрәк була. Шуның өстенә асылмалы машинаның тарту каршылыгы да тагылмалы машинаныкына караганда шактый кимрәк исәпләнә. Нәтиҗәдә асылмалы машиналар белән эш күбрәк эшләнә, ә ягулык азрак тотыла. Быел безгә нәкъ менә шундый машиналар кайта башлады. Шулар- ның берсе — дүрт метр киңлектәге алым белән эшли торган ургыч. Ул «НЖ-4» маркалы уру машинасы дип атала. Аны «Беларусь» тракторы белән эшләтәләр. Ләкин бу ургыч тракторның артыннан түгел, ә алдыннан бара (менә бит, нинди үзгәрешләр килеп чыкты, Сафа!). Чөнки ул тракторның алгы ягына беркетелгән. Бу яңа машинаның маневр ясау көче бик югары булганлыктан, аның белән теләсә нинди җиргә кереп була. Ләкин ул бик җитезлекне таләп итә. Чөнки агрегатта бер генә кеше эшли, аңа тракторны да йөртергә, ургыч белән дә идарә итәргә, хедерны кирәк булганда аскарак төшерергә, кирәк булганда югарырак күтәрергә туры килә. Менә шундый яңа агрегатны эшләтүне колхоз идарәсе безнең дустыбыз Тәлгатькә йөкләде, һәм аңа алмашчы машинист итеп Рәшит Шәйдуллин дигән яшь егетне беркетте. Сүз уңаенда әйтеп үтим, бу яшь егет башлангыч мәктәпне тәмам иткәч, мине машина йөртергә өйрәтегез, дип колхоз идарәсенең бусагасын таптады. Һәм колхоз аны берничә ай курста укытып кайтарды да әлеге яңа агрегатта Тәлгать белән алмашлап эшләргә билгеләде. Син, ничек эшлиләр соң? дип сорарсың. .с. ә/ At п. 49 50 Исләрең китәр! Көн саен һәрберсе үз сменасында унбиш-егерме гектарны егып кына торалар. Ләкин иң кызыгы шунда ки, Тәлгать яңа машинаны яхшы эшләтеп кенә калмый, аңа үзенең «төзәтмәсен» кертеп, аны тагын да камилләштерә. Син, бәлки, иң соңгы конструкцияле яңа машинага кем нинди үзгәреш кертә алыр икән, диярсең. Кертәләр икән шул, Сафа! һәм андый үзгәрешләр кертү нәкъ менә шул машинада эшләүчеләрнең миендә туа икән. Механизаторлык һөнәре ул гомумән кешенең зиһенен ача торган, аның акыл көчен арттыра торган һөнәр булса кирәк. Моның шулай икәнлегенә мин бик нык ышандым һәм киләчәктә туачак яңа машиналарның һәммәсе дә бүгенге механизаторларның уенда икән, дигән фикергә килдем. Беркөнне шулай бик иртә Тәлгать урдыра торган участокка киттем. Гадәттә аның машина тавышы әллә кайдан ук ишетелә иде. Бу юлы ишетелмәде. Әллә, мин әйтәм, моның яңа машинасы ватылып-ни- теп туктап калганмы, дим. Үзем һаман атны куалыйм, эч поша, тизрәк участокка барып җитәсе килә. Ниһаять, алдагы үрне менеп, түбәнгә таба төшә башладым. Шул вакыт участок башында машинаның туктап торганлыгын күрдем, йөрәгем жуу итеп китте. Димәк, нәрсәсе булса да ватылган. Берничә минуттан мин инде агрегат янында идем, йомры гына, тәбәнәк кенә гәүдәле, битен-күзен тузан каплаган Тәлгать әлеге яңа машинаның алгы ягына чыгып баскан да, кап-кар;а күзләрен бер ноктага текәп, аска карап калган. — Тәлгать, исәнлекме? — дидем. — Бик әйбәт, — диде. — Ватылдымыни? — Юк. — Ә нишләп тик торасың? — Болай гына. Тәлгать бик аз сүзле бит. Шунлыктан аның: «Болай гына»,— дип җавап бирүеннән мин бу алдынгы механизаторның башы нәрсә белән булса да мәшгуль булса кирәк, дип уйлап алдым. Минем шулай уйлавым дөрес булып чыкты. Ул мине машина янына ук алып килде һәм аның полотносы астындагы тимер табанны күрсәтте. Чык әле кипмәгәнлектән булса кирәк, әлеге табанга балчык ияргән, аның алды ягы бөтенләй тыгылган иде. Ул мине машинаның арт ягына чакырып алды: — «Сакал» кала бит, — диде. Машина үткән җирдә берничә урында, дөрестән дә, башын иеп киселмичә калган арыш утыра иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, юеш балчык ияреп табанның алгы ягы бик нык тыгылганлыктан, арыш хедер астында башын иеп калган. — Бу тимер табанны алыштырырга кирәк, аның урынына резина кую яхшырак булыр, — диде Тәлгать. һәм берничә көн үтүгә ул ниндидер иске машиналарның резина көпшәләреннән кечкенә генә тәгәрмәчләр ясап, әлеге табаннар урынына шуларны беркетеп куйды. Мин бик иртәләтеп яңадан аның участогына бардым. Ул көнне чык аеруча нык төшкән иде. Шуңа карамастан, урылган җир өстендә бернинди дә «сакал» күренми. Машинаның тимер табанын резина белән алыштыргач, балчык никадәр юеш булса да, иярә алмый, — диде Тәлгать миңа. Шул вакыт мин безнең илебездә камилләшкәинән-камилләшә бара торган яңа машиналарның ничек тууын күрдем. Бу бит, ягъни Тәлгатьне әйтәм әзер машинаны йөртә белүче оста машинист кына түгел, ә 51 минем алдымда киләчәктә тагын да яңарак конструкцияле машиналар булдыру өчен үзенең акыл көчен, иҗат көчен кертүче яңа тип машинист— чын-чыннап коммунизм төзүче кеше басып тора. Шул көнне мин аның яныннан кузгалып киткәч, бер биеклеккә басып, Ь1к тауларына карап тордым. Син хәтерлисеңдер, шул таулар арасыннан көмеш кебек саф һәм боз кебек салкын сулы кечкенә-кеч- кенә чишмәләр чыгып ята. Алар һәрберсе үзләренә юл алып түбәнге таба агалар. Бара-бара берничә чишмә бергә кушылалар һәм челтер- челтер итеп сикерешә-сикерешә Ыкка таба ашыгалар. Ләкин кайвакыт алар үзләренең юлларында каты ташлыкларга, каткан тамырлыкларга, иске туйралыкларга очрап тоткарланып торалар. Шулай булса да, туктап калмыйлар, бу уңайсыз җирләрнең кайсын борылып, кайсын әйләнеп үтеп, агуларында дәвам итәләр. Ниһаять, Ыкны эзли- эзли тирәклекләр арасына кереп югалып торалар. Алар анда әле бер урыннан, әле икенче урыннан үзләренә юл табып, тагы кузгалып китәләр. Куе тирәклек эчендә шулай шактый вакыт уратып йөргәннән соң, Ыкның уң як ярына килеп җитәләр һәм гүяки, син безне дә үзең, белән ияртеп алып кит инде, сине эзләп килә-килә алҗып беттек- дигәндәй, челтер-челтер итеп аның ярларына коялар. Мин Тәлгать кебек кешеләрнең иҗат көчләрен зур елгаларга килеп җитеп коя башлаган әнә шундый чишмәләргә охшатам. Алар Ыкка, Ык Камага, Кама Зур Иделгә коя. Сафа! Син хатыңның ахырында: «Дилбәр белән Мәүгыйдә әле һаман тракторчы булып эшлиләрме?» — дип сорыйсың. Әйе, һаман эшлиләр һәм, мин әйтер идем, ирләрдән дә яхшырак эшлиләр. Алар быел икесе бер агрегат белән уралар. Дилбәр трактор йөртә, Мәүгыйдә лафетлы ургычта эшли. Мин әле кичә генә алар янында булдым. Алар Әгер авылы юлы буенда кырык гектарлык яңа участокка төшкәннәр иде. Мин барып җиткәндә шул участокны ура башларга гына торалар, ләкин икесе дә бик аптырашта иде. Участокка күз салу белән мин үзем дә аптырап калдым: анда егермедән артык телефон баганасы бар, алар- ның һәммәсен дә әйләнеп үтәргә кирәк. Шуның өстенә нефтьчеләр әлеге участок аркылы югары вольтлы электр линиясе тарталар (менә нинди магистральләр үтә хәзер безнең басуларыбыздан!), алар чыбыкны җиргә сузып салганнар. Аның астыннан үтәргәме, өстеннәнме? Ә арыш көтми. Ул коелу алдында тора, аны бик тиз урырга кирәк. Менә бит, эш вакытында нинди көтелмәгән уңайсызлыклар килеп чыга, Сафа. Ләкин Дилбәр дә, Мәүгыйдә дә бик тырышлар шул. Урудан баш тартып участокны ташлап китмәделәр, эшне башлап җибәрделәр һәм бик күп тапкырлар борылырга, әйләнеп үтәргә туры килсә дә, уруны дәвам иттерделәр. Мин дә аларны ташлап китә алмадым, кичкә чаклы яннарында калдым. Кояш баеганда инде участокның яртысыннан күбрәге урылган иде. Икенче көнне төшкә кадәр аны бөтенләй урып бетерделәр. Алар гомумән колхозыбызның алдынгы механизаторларыннан саналалар. Ләкин, Сафа дус, бу турыда мин үземчә фикер йөртәм. Хатын-кыз трактордамы яки комбайндамы ничаклы гына яхшы эшләмәсен, мин бу авыр эшне алар өстенә йөкләү ягында түгел. Еш кына хәлләрдә бик зур физик көч куюны таләп итә торган һәм кайчакларда коеп яуган яңгыр астында яки көз көне карлы-бозлы салкыннарда калу белән дә бәйләнгән бу авыр эшләрне, минемчә, без ирләр үзебез генә башкарырга тиешбез. Хатын-кызның урыны җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасында, фермада һәм үзләренә хас булган башка тармакларда булырга тиеш. Ә бездә әле мәсьәләнең бу ягын тирәнтенрәк уйлап карау җитеп бетми. Аннары авылда ирләр дә аз. Әле яхшы, Рәшит Шәйдуллин кебек кайбер яшьләр башлангыч яки урта мәктәпне бетерү белән машинага утыралар. Ә бит, туры әйтергә кирәк, синең кебек авылны ташлап, читтә эшләп, йөрүче егетләр дә шактый күп санала бездә. Син болай әйткәнемә ачуланма, каты бәрелгән икән, дип үпкәләмә. Минемчә, син барыбер кайчан да булса кайтып машинага утырырсың әле. һәм тагын шулай берничә кеше кайтып рульне үз кулларына алырлар. Менә шул вакытта инде хатын-кызларны акрынлап бу авыр эштән бушатып, аларны үз урыннарына куя алырбыз. Юкса, хәзергә әле, алар үз урыннарында түгелләр. Кабат әйтәм, бу — минем үз фикерем һәм минем аны әйтергә хакым бар. Син ничек уйлый торгансың, анысы инде үз иркендә. Сафа! Миңа инде нокта куярга вакыт бугай. Хатымны тәмам итәм. Синен үзеңнән хат көтеп калам. Сәлам белән — Хәйдәр Хәмзин