«КЫСКА ХИКӘЯЛӘР»
Т атарстан китап нәшрияты быел а бастырып чыгарган кыска хикәяләр җыентыгына 1 күп кенә авторларның 1956 елда язган әсәрләре тупланган. Монда, укучыларга инде таныш булган тәҗрибәле әдипләрнең хикәяләре белән беррәттән, каләм көчен яңа гына сыный башлаган кешеләрнең дә әсәрләре бар. Заманында ул хикәяләр «Совет Татарстаны» газетасы битләрендә басылганнар иде. Аларны бер китапка туплау — бик кирәкле һәм файдалы эш, чөнки төрлесе төрле җиргә сибелгән булганда, ул 25 26 әсәрләрнең бер өлеше киң масса укучыларга ирешми дә калыр иде. Әмма шулай да, төзүчеләргә бер киңәш бирәсе килә: киләчәктә, мондый җыентык чыгару планлашты- рылганда, республиканың яшьләр газетасы битләренә һәм яшь язучылар альманахына да күз салырга иде. Аларда әледән-әле матур гына кыска хикәяләр басыла тора бит. ‘«Кыска хикәяләр». Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1958 ел. 160 бит. Бәясе 2 сум 30 тиен. 26 .С. Ә/ № 11. «Кыска хикәяләр» җыентыгында унҗиде хикәя бар. Китапның соңгы битен япкач, кайсы әсәрләр хәтереңә сеңеп калды, нинди образлар үзләренә генә хас сыйфатлары белән күңел түрендә урын алдылар, дип сорасалар, без беренче нәүбәттә биш хикәяне атар идек. Алар — Габдрахман Әпсәләмовның «Йөрәк таш түгел», Әмирхан Еникинең «Кем җырлады», Рафаил Төхфәтул- линның «Елга аръягындагы йорт», Сафа Сабировның «Шулай да була» һәм Нурихан Фәттахның «Эттә» хикәяләре. Алар һәркайсы үзенең темасы, образларны күрсәтү алымы һәм тел үзенчәлекләре белән аерылып торсалар да, ул әсәрләрдә уртак бер як та бар. Алда исемнәре әйтелгән авторлар персонажларның эчке дөньяларын тирәннән ачарга омтылалар, геройлары хакында үзләре сөйләп барырга ашыкмыйлар, образларга юл бирәләр, гүя бу язучылар әсәрдә тасвирлана торган типларны бер читтән күзәтеп кенә торалар, ә тегеләр, тормыштагыча, үзләренең характер сызыкларын конкрет хәрәкәтләр, вакыйгалар аша ачып салалар. Тыныч елларда Совет Армиясендә хезмәт итүчеләр турында бездә бик аз языла. Г. Әпсәләмовның «йөрәк таш түгел» хикәясе әнә шул бушлыкны тутырырга тырышу белән дә әһәмиятле. Бу әсәрдә рядовой Кадыйровның яшьлек кызулыгы белән ясаган хатасы, шул нигездә туган йөрәк сызлавы хакында сөйләнә, Совет Армиясендә кеше турында аталарча кайгыртуның тәрбия эшендәге төп принципларның берсе булуы ышандырырлык күрсәтелә. Сержант Иванков белән гвардия өлкән лейтенанты Таниннан да бигрәк, гади солдат Кадыиров образы калку эшләнгән. Аның ИЗ 114 хәрәкәтләре дә, йөзе дә, намусына тукына башлагач, дорфаланып китеп ычкындырган саксызрак сүзләре дә күз алдына яшьлек җилкенүе белән ялгышкан, шул бәладән арынырга омтылган егетне китереп бастыралар. Сюжет, билгеле булганча, типик хәлләр эченә куелган героинын характерын мөмкин кадәр тулырак ачарга булышырга тиеш. Г. Әпсә- ләмов нәкъ шуңа ирешкән, һәм нәтиҗәдә мавыктыргыч хикәя туган. Бу мәсьәләгә басым ясап әйтми булмый, чөнки соцгы елларда басылып чыккан хикәяләрнең шактыена, шул җөмләдән бу китапка кергәннәренең дә бер ишесенә, нәкъ бу нәрсә җитешми. Әмирхан Еникинең «Кем җырлады» хикәясе, «Совет Татарстаны» игълан иткән конкурс ябылып, авторның чын имзасы мәгълүм булганчы ук, кулдан-кулга күчәкүчә күпләргә барып иреште. Аны авыл районнарындагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә хәтта сәхнәләштерүләр дә булды. Моның сәбәбе ачык: укучы үзенә рухи азык тапты. Хикәя психологик планда язылган һәм төп фикер башлыча авыр яралы егетнең хисләре һәм күзаллаулары аша әйтелә. Үзәк өзгеч хәлләр сурәтләнүгә карамастан, әсәр һич кенә дә төшенкелек рухы тудырмый. Ул күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, озак уйландыра һәм бер дә этми-төртми генә «Каһәр суккан сугышка ләгънәт!» дигән фикергә китерә, тынычлык өчен көрәшкә өнди. «Елга аръягындагы йорт» хикәясендә Рафаил Төхфәтуллин бик булдыклы, җиргә мәхәббәтле һәм аның һәр карышында үстерергә мөмкин булган уңышны сыгып ала белүче игенче Хөсәен абыйга сүз биргән. Бер карауга Хөсәен — бармагы үзенә генә кәкре кешедер төсле. Укучы баштарак шундый тип белән очраштым, дип уйлый. Ләкин автор әйтергә теләгән фикер йомгагын ашыкмыйча, сабыр гына сүтә бара, ниһаять, укучыны барлык авылдашларының мул тормышы һәм туган колхозның чиксез хәзинәсе турында хуҗаларча кайгырта белүче олы йөрәкле крестьянның коеп куйгандай матур образы белән таныштыра. Рәхим ит! һәм авторның соңгы юллары арасыннан кәгазьгә теркәлмәгән изге бер теләге ишетелә: күбрәк булсыннар иде шундый Хөсәен абыйлар! Хикәя гаять актуаль темага язылган. Илебездә бихисап зур мәйданнарда чирәм һәм яткын җирләр күтәрелү белән бергә, партия һәм хөкүмәт җир мәйданнарының уңдырышын арттыру мәсьәләсен дә бөтен кискенлеге белән куйдылар. Шуңа күрә, бүгенге колхоз авылының үзәк мәсьәләләреннән берсен халыкчан матур тел белән һәм җыйнак итеп язылган хикәядә кузгата белгәнлектәй, «Елга аръягындагы йорт» хикәясен район киңәшмәләрендә белгечләр һәм җитәкчеләр еш кына телгә алалар. Кызыклы факт бу! Димәк, әсәр көрәшә, гомуми эшкә файда китерә. Сафа Сабировның «Шулай да була», Нурихан Фәттахның «Эттә» хикәяләре семья, үзара ышаныч һәм балага мәхәббәт мәсьәләләренә багышланганнар. Н. Фәттах тасвирлаган сабый, мөгаен, бик күпләрнең күз алдыннан озак китмәгәндер. Чөнки автор баланың әтисен күрергә зарыгуын, үзен әтисез итеп белергә дә теләмәвен самими, изге хисләрен калку сурәтли алган. Алда сөйләгән әсәрләрдән тыш, Г. Минскийның «Фазыл», Зәки Нуриның «Телеграмма», Әхәт Фазыл- җановның «Характер», Шәүкәт Са- дыйковның «Гөлназ» хикәяләрен әйбәт әсәрләр дип атарга була. «Телеграмма» — җыентыктагы бердәнбер сатирик хикәя буларак, дикъкатьне тарта. Зәки Нурига, шигырьләрдән тыш, проза жанрында да җиң сызганып эшләргә кирәк икән ләбаса! Шулай да «Кыска хикәяләр» китабында әле җитлекмәгән әсәрләр дә бар. Мәсәлән, И. Миңлебаевның «Вакчыл кеше» хикәясе мөһим теманы кузгатса да, хәтергә сеңеп калмый. Хикәядә гомумиләштерү көче җитешми, төп персонаж — Хәниф абый чырайсыз. Хикәянең идеясе характерлар һәм хәрәкәтләр үсешеннән килеп чыкмаган, бәлки, ки s* 115 ресенчә, вакыйгалар һәм образлар автор фикеренә иллюстрация буларак тезелешеп килгәннәр. Фәләх Насыйровның «Җиңелгән үлем» хикәясе дә, идеясе, тема күркәмлеге, сюжет үткенлеге белән отканы хәлдә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бик оттыра. Эш шунда: әсәрнең исеме үк колакны сагайта. Беренче абзацлар ук врач Вагыйзь Сәләхович Вәлиевнең (бу һич татарча яңгырамый!) авыр хәлдә яткан анага ярдәмгә ашыгуын күрсәтәләр. Җитмәсә, «юл өзек, кар бата, бүген-иртәгә ташу башланырга тора», паровозның да тукталып калу ихтималы бар, чөнки «Рельс сынган!» Мондый ситуацияләр укучының игътибарын бик тиз яулый. Әмма тора-бара сүрелергә туры килә, чөнки автор врачның кичерешләрен, үлем хәлендәге хатынның тормыш иптәше Гарифның тойгыларын ышандырырлык тасвирлау өчен җитәрлек буяулар таба алмаган. Насыйров шулай ук хикәясенең теленә дә кирәк кадәр әһәмият бирмәгән. Персонажлар сөйләмен авторның үз теленнән аеруы читен. «Кыска хикәяләр» җыентыгы, тулаем алганда, матур тәэсир калдыра. Күп авторның хезмәтләре кергәнлектән, монда киләнеп укырлык, бер-берсенә чагыштырып карарлык әсәрләр бар. Ә чагыштыру бик кирәк нәрсә. Укучыда яхшы зәвык тәрбияләргә ярдәм итә ул.